Latin

Шигырьләр - Равил Рахмани

Total number of words is 910
Total number of unique words is 704
36.0 of words are in the 2000 most common words
53.0 of words are in the 5000 most common words
61.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Боз киткәндә
Һәркемнең купкан күңеле,
Эчтән яктырып елмая...
Җил йөгереп хәбәр йөртә:
"Боз кузгалган, боз елгада!"
Яр буенча тезелешеп,
Шау-гөр килә бала-чага.
Берсен-берсе этә-төртә,
Ташкын суда бозлар ага.
Малайларга тынгы бирми
Ярга якын килгән бозлар:
"Эх, утырып йөзәргә бер –
Күреп калсын иде кызлар!..
Озатсын иде гармуннары,
Китсәң иде ерак йөзеп...
Кайтсаң иде диңгез гизеп
Беркөн, үзәкләрен өзеп!"
Җиде бабай һәм бер онык
Әткәй ягыннан: Ырыс, Юныс, Әхмәр, Әюп, Мөхәммәд, Галиулла һәм Хәбибрахман; әнкәй ягыннан: Рахманкол, Шәрифкол, Сәеткол, Хәбибулла, Шаһиәхмәт, Җәләлетдин бабайларга
Ни кызганыч: бабайларның
Күралмадым берсен дә;
Туган... яшәгән... киткәннәр... –
Калган безгә өч җөмлә!
Их, шул җиде бабай белән
Бүген күрешсәң иде;
"Кара, ничек охшашканбыз!.." –
Дип бер көлешсәң иде!
Ябык елларның хәлләрен
Сорап белешсәң иде;
Милләтнең шатлык-хәсрәтен
Бергә бүлешсәң иде!
Чорның соры тузаннарын
Селтәнеп атсаң иде;
"Бу көнне дә күрдек бит!.. – дип
Кочып елашсаң иде.
Гасырларны алып учка,
Төбәлеп баксаң иде;
"Җиңдек-алдадык!" – дигәннең
Мәкерен ачсаң иде.
Көчләп тагылган тарихтан
Чынлыкка кайтсаң иде;
"Без башка юлдан!" – дияргә
Зур кодрәт тапсаң иде.
Ничекләр алга барырга
Ныклап киңәшсәң иде;
Дөньяның бөтен татары
Мәңге берләшсәң иде!
Бер йодрыкка төйнәлгәнне
Дошман да күрсен иде;
Безгә дә бәхет килгәнгә
Дөнья сөенсен иде!
Янда тәмле чәйләр ясап,
Әбиләр йөрсен иде:
"Бәбкәм, барча оныкларны
Чакрып кил!" – дисен иде.
Айларым, йолдызларым...
Язларымда сүнде Кояш,
Хәлемне кемнәр белсен...
Яңа туган Ай калыкты:
Синме ул, өметме соң?
Килде җиргә серле нуры,
Рәсмең иңде җаныма;
Бар җиһанга балкып тулдың,
Сызып гел югалдың да...
Айларым да инде булдың,
Булдың йолдызларым да.
Сүнмәс учак очкынланды
Ерак яшьлек ярында.
Иң караңгы төннәремдә
Сүрелми җемелдәдең;
Төнне таңнарга ялгадың,
Тик көндез күренмәдең...
Гомергәме баттың, Кояш,
Көнем ник болытлы соң?!
Ай-йолдызлы тәүге сөю,
Яктыртасың... җылытмыйсың!
Изге китап эчендә сакланган бабам васыяте
Тарих хәт(е)ре безне яттан белә, –
Аттан төшеп, ишәкләргә атланмагыз!
Тик Алыплар үтәп чыгар бурыч алда –
Вакланмагыз!
Ходай акыл, йөрәк, куәт биргән,
Тик "мин-мин" дип масаймагыз, мактанмагыз...
Бер-бер(е)гезнең юлын бүлеп тапталмагыз –
Вакланмагыз!
Ир ир булсын, хатын һәрчак хатын!
Сәбәп итеп замананы акланмагыз;
Сиб(е)леп, чәч(е)леп... төп вазифа төшми өстән –
Вакланмагыз!
Үр менәргә ачык максат кирәк,
Тәти күреп, тизрәк барып капланмагыз...
Тәңре бер ул! Җирдә кырык Алла табып –
Вакланмагыз...
Милләт көчле – җиңеп алга барса,
Бер урында тору – җиң(е)лү,
Таптанмагыз...
Мескен халык хатасына кабат баса –
Вакланмагыз!
Куа заман
Арттан куа заман чыбыркысы:
Көннәр, айлар, еллар йөгерә;
Куян чаба, Барс, Үгез чаба...
Бар(ы)сын узып кеше элдерә!
Ашыктыра тормыш ихтыяҗы,
Көннәр айга, елга бәйләнә;
Өлгерә алмый җәяү барып кеше,
Ул ябышкан көпчәк-хәйләгә...
Түгәрәк эчендә түгәрәк,
Әйләнә өстендә әйләнә:
Минутлар – сәгатькә,
Ай-еллар – гасырга,
Мизгелләр гомергә әйләнә!
Куа килә заман тәгәрмәче!
Алга куйган иблис сыбызгысын:
Абын... тор, чап – өлгер йә тиз юл сап,
Кеше диеп тормас – сытылырсың!
Туктый алмый заман тәгәрмәче, –
Аста калсак җирдә... хушыгыз!
Ярсу типкән йөрәк пешкәгеннән
Ат(ы)лып чыга янган "уф"ыбыз...
Түгәрәк өстендә түгәрәк,
Әйләнә эчендә әйләнә...
Бәйрәмнән – бәйрәмгә,
Җәйләрдән – җәйләргә,
Бәладән – бәлагә...
Көйләгән гомерләр әйләнә!
Тыныч тормыш күптән артта калган,
Гомер елы тизрәк бәйләнә;
Буыннарны буын алыштыра...
Тизлек кулда – гомерең жәлләмә!
Тәмам шашкан тиен тәгәрмәче...
Көләсе дә килә, елыйсы да –
Гомер чыг(ы)ры күптән буш әйләнә
Суы кипкән хәят коесында...
Түгәрәк эчендә түгәрәк,
Әйләнә өстенә әйләнә...
Күпме май калгандыр шәмнәрдә?
Бар җиһан зырылдап әйләнә!
Хәтер
I
Яр буйлары куак кына –
Оя-оя чатыр...
Дала иңләп илгә кайта
Шәҗәрәле Хәтер.
Сары-кызгылт яфраклары –
Безгә дигән хаттыр;
Һәрберсе – йөрәк... җөйләрен
Ятлап укыр чактыр.
Тиздән бар(ы)сы сибелешеп
Җиргә төшеп ятыр...
Җыерчыклы тарих сере –
Җәрәхәтле Хәтер!
Өсләренә яңгыр явар,
Кырау, чык чылатыр;
Фанилыкның гамьсезлеге
Сагыш-моң кузгатыр.
Тынып калыр аннан җиһан,
Кабат ак кар балкыр...
Язылмаган ап-ак кәгазь
Кемгә нәрсә әйтер?!
Сулар акмый тормас җирдә,
Кайтыр язлар, кайтыр...
Бозны тишеп чыгар сабак –
Тамырларда Хәтер!
II
Кардәш булып килеп таптың эзләп,
Йөрәгемә утлар аттың төзәп:
Биш йөз еллык хатаң, имеш, төзәт...
Бу кадәр дә ник син үҗәт, Хәтер!
Нәслең-тамрың, кылган эшең саный,
Күрше карттай кырыс – таяк яный;
Алга чыга йөг(е)реп, арттан калмый, –
Йөзең бик карт, холкың сабый, Хәтер!
Өзеп бәгърең, сызлап тора эчтә,
Телә җанны иртәсен дә, кич тә...
Юк, калдырмый урын башка хискә –
Уйдан үткен, моңнан нечкә Хәтер!
Эзәрлекләп күпме куып барыр?
Ничәвебез туктап уйга калыр...
Уй төбендә, белмим, нәрсә табыр...
Бу кадәр дә ник син авыр, Хәтер?!
Кабынырга җитә сыңар чаткы –
Балачактан картлыгыңа чаклы
Чолгый тәнне уты катлы-катлы...
Газабың да – татлы ялкын, Хәтер!
III
Югалтудан вакыт, диләр, дәва –
Фаҗигадән ерагая ара...
Буын арты буын ятып кала,
Хәтер үлми – Хәтер алдан чаба!
Карында ук сине килеп таба:
Нәсел өне күчә җаннан җанга...
Дәһшәт эзе төшә каннан канга...
Юк, төзәлми – ачык тора яра.
Барган саен алда еллар кара,
Асыл затлар поскан кайсы кая...
Ил-Ватансыз үткән гомер зая –
Җәрәхәттән, сыкрап, Өмет тама.
Табигатьнең үтә сизгер бер иркәсе –
Кызыл китапка кертелгән кылганнар турында җыр
"Таңда сәфәр чыгабыз!" – дип
Сөйләшепме куйганнар? –
Саба җиле исәр-исмәс,
Сәламләшә кылганнар!
Кая болай ашыгалар,
Хәтәр хәлме тойганнар? –
Бер-берсенең юлын бүлеп
Йөгерешә кылганнар?
Туган җирдән куганнармы,
Тамырданмы корганнар?..
Ярдан чыккан дәрья булып
Дулкынлана кылганнар.
Дөнья буйлап сибелгәннәр...
Иленнәнме туйганнар?
Гасыр арты гасыр кичеп,
Нәрсә эзли кылганнар?
Җайдак аттай үргә чаба
Һуннар, кыпчак, болгарлар...
Кырыс тарих түрләрендә
Үлмәс яугир булганнар!
...Инде сүзсез, аксакалдай,
Уйларына чумганнар:
"Кемнәр идек?.. Кем булдык?.." – дип
Башын чайкый кылганнар.
Эссе сугып, бозда туңып,
Инде мең сыналганнар...
Язмыш җиле җиргә еккан:
Сыгылган – сынмаганнар!
Бигрәк нечкә бәгырьлеләр,
Җаннары – чук кыллардан:
Җиһан сулап куйганга да
Дертләп китә торганнар.
Дәртле, тере дә җырлары...
Тора тоташ моңнардан.
Дала буйлап ятып үкси
Күңелләре тулганнар!..
Җилдә дөрләп янган утка
Әверелә курганнар...
Чыгып заман мәйданына,
Ирек даулый кылганнар!
Уйный, кача, елый, шаша,
Бәргәләнә – кол алар...
Көнгә чыкса, мең халәттә –
Хәтер җебен җуйганнар.
...Килер көнгә күчеп бара, –
Кулын болгый кылганнар;
Киң Рәсәйгә сыймаганнар,
Тәкъдиргә сыенганнар!
You have read 1 text from Tatar literature.