Latin

Шигырьләр - Мөҗәһит

Total number of words is 4264
Total number of unique words is 2379
31.6 of words are in the 2000 most common words
46.2 of words are in the 5000 most common words
54.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
***
Мәхәббәтем эзләп интекмәдем,
Язмыш үзе бирде китереп.
Хатыныма түгел, язмышыма
Рәхмәт әйтәм бик зур иттереп.
***
Урыс дәүләте какшый дип
Борчылалар түрәләр.
Димәк без дә тик ятмыйбыз –
Алар шуны күрәләр.
***
Суверенитетыбызны
Тыгып куеп табутка
Атмасыннар тәмугка.
Тик тырышалар юкка.
Алла сакласын тагын –
Аларда бөтен тотка.
***
«Татарстан», «Татария» –
Икесе дә бер сүз ласа.
Тик урысны курку баса
«Татарстан» яңгыраса.
***
Куркытулар, өркетүләр
Һаман бара ешаеп.
Ярлы халык ни югалтсын,
Ә байлар бетте баеп.
***
Безгә күрү насыйп булды
Үзгәреш заманасын:
Авылларда калка бары
Сабантуй баганасы.
***
Чират, чират, дия торгач,
Чират бетте тауарга!
Чират тора сатучылар
Сатып алучыларга.
***
Хыялында, төшендә дә
Биеклеккә үрләде.
Җитәкчеләр генә никтер
Үрләгәнен күрмәде.
***
(М.Җәлилгә ияреп)
Банкротлыкка кереп баттык инде...
Зарланулар тәмам файдасыз.
Чыгар юлыбызны кем күрсәтер,
Маркс, Энгельслар, кайда сез?
***
Тыныч кына яшәсәң дә,
Йөрәк йөрәк икән ул.
Янмасаң да, көймәсәң дә,
Йөрәк кирәк икән ул.
***
Илдә сугышлар туктаса,
Ызгышлар калыр әле.
Коралларга тутыкмаска
Бер җай табылыр әле.
***
Сәер хәл
Кала үсә, кала байый
Саладан ала – ала...
Тик каланың фәкыйре дә
Һаман калада кала.
***
Аяз көннең кадере
Көн бозылгач беленә.
***
Максатына иреште ул –
Түрә булды.
Якын – тирәгә данлыклы
Берәү булды.
Дус – ишләргә, туганнарга
Терәү булды.
***
Комсызлыкның чиге юк ул
Фәкыйрьдә дә, байда да.
Байлар ярдәм кулын суза...
Өмет итеп файдага!
***
Акчаң булса, белем кирәк түгел!–
Акча ясый һөнәр иясен...
Кайчак үзеңнән дә түбәннәргә
Тешең кысып башың иясең...

Хатынга
Үзен ничек яратканны
Әллә инде белмәде,
Шуңа күрә гомер буе
Чит хатыннан көнләде.
***
Түрәнең була төрлесе:
Ваклары һәм эресе.
Эрегә охшарга тели
Аларның һәрбересе!
***
Тулы демократия
Фикерләргә, уйларга!
Татарның мөстәкыйльлеге
Күчте сабантуйларга!
***
Почетта безнең Гыйльми,
Ә кулыннан эш килми.
Теле тегермән тарта:
Сүз йөртә, гайбәт сата.
***
Пенсиядә рәхәт чигеп,
Шатланып көн күрәләр.
Тик ялга ашыгып китми
Пенсионер түрәләр.
***
Заманы шул – сайрамасаң
Сайраталар икән шул!
Сайласаң – сайламасаң да
Сайлаталар икән ул.
***
Хикмәт яшьтәмени соң ул,
Хикмәт бит ул акылда.
Акыл кирәкмени соң ул
Власть бар чакта кулда!
***
Яшьли сөйгән ярларның да
Була төрле чаклары.
Кояш кадәр Кояшның да
Булган кебек таплары.
***
Кан дошманын мактый – мактый
Абруй казанды шактый.
***
Акылны мин саттым,
Бәясен ул куйган.
***
Нинди ирек булсын безгә.
Хәтта ирек юк сүзгә.
***
Шифаханәдә бик озак
Түшәмгә карап яттым.
Шунда күпме сорауларга
Үземә җавап таптым.
***
Көлә - көлә
Килә яз.
Елый – елый
Килә яз.
Кышны куу
Чарасын
Үзе генә
Белә яз.
***
Кышкы һава.
Кар ява.
Җәйге һава.
Бал ява.
Язын дөнья
Терелә,
Көз –
Алтынга төренә.
Яшәдек...
«Күтәрелде» бәхеткә дә,
«Күтәрелде» саулыкка.
«Төшерелде» кайчагында
Эләкмәгәч балык та.
Бер «күтәрдек», бер «төшердек»,
Җай чыкканда «салдык» та.
Кәеф – сафа корып йөреп
Калмады бит саулык та...
***
Коммунизм төзегәндә,
Атеист булды Тукай.
Динебезне торгызганда,
Һаман да кулда – Тукай!
Бианай
“Ярый инде...”, - дигән булды,
Киленен бер күрү белән.
“Ярыйсы бу!..” – диеп куйды,
Килене бер “өрү” белән.
***
Саргаеп бетә – бетә,
Ярылып бетә– бетә,
Басулар яңгыр көтә.

Акламады
“Күтәрәчәк” диделәр,
Бик авыр йөк өйделәр.
Күтәргәләп алды шул:
Сала белми салды шул...
***
Хәрәкәттә - бәрәкәт дип,
Әйдә, әйтә бирегез.
Ташбака өч гасыр яши,
Анысын да белегез.
Икейөзле
Минем турда яман хәбәр
Ишетсә аннан – моннан,
Бик борчылган атлы булып
Җиткерә шатлыгыннан.

Абыйның дә, җиңгинең дә
Балдаклары алтыннан.
Алтынга тиң үзләре дип
Калдым алар артыннан.
***
Акчаның каян килгәнен
Күпләр белеп бетерми.
Белмәс тә шул, чөнки акча
Күзгә күренеп йөрми.
***
Үз башыннан эшләмәгән,
Аңа шулай кушканнар.
Түрәләргә терәк була
Ялагайлар, куштаннар.
***
Озак утыра алмады
Коммунистлар тәхеттә.
Яшьлегебез сагындыра,
Йөзмәсәк тә бәхеттә.
***
Соңгы марка машина да
Туйдырды йөри торгач.
Самолет та алыр иде –
Баш әйләнә утыргач.

Сәясәт
Кайгы көне ясадылар
Ике кеше үлгәнгә.
Эндәшмәскә тырыштылар
Меңәрләпне күмгәндә.
***
Тиеннәрне миллионнар
Алыштырган заманда
Бер тиенсез яшәүчеләр
Арта бара һаман да.
***
Бердәнбер шәп багаж –
Ул да булса – баш.
***
Түрә булу авыр, ансын беләм.
Ә бит шуңа ябышып яталар.
Кулларыннан ычкындырмас өчен,
Хәтта намусларын саталар.
***
Гомер буе динне сүкте,
Эчте, тартты, типтерде.
Тагын заманасы килде:
Аны мулла иттерде.
***
Чит милләткә өйләнгән ул , диеп,
Яман кеше итеп карама.
Табигый хәл, хәтта имән белән
Кочаклашып үсә карама.
***
Күзлек белән дә күрмәгәч,
Күзлеген салып карый.
Җиңү кулыннан килмәгәч,
Аягын чалып карый.
***
Ык суларының юллары
Тугайлар арасыннан.
Яшьлегем, кулъяулык болгап,
Салларда бара сыман
Тал – тирәкләр серләшәләр
Күзләрен алмый судан.
Бер карасаң тын калалар,
Сәҗдәгә киткән сыман.
***
Гарипләрдән көлү – гөнаһ,
Картлыктан көлү ярый.
Гомер булса, картаюлар
Барыбызга да яный.
***
Гаделлекне эзләде –
Табалмады.
Дөреслекне эзләде –
Табалмады.
Тик ни хикмәт:
Гомере буе
Кешегә дә
Саналмады.
***
Чат ябышкан урындыкка -
Серкәмени.
Биеклекне сөя үзе –
Күркәмени.
Андый бәндә егылудан
Куркамыни.
***
Җавап сүзен ник әйтмәдең
Кителгәчтен күңелең?
Кайтып түрәңә җиткердең –
Шунда белдем кемлегең.
***
Коры дога кылып кына
Тормый бәхет тулып кына.
Шунсына да куанасың,
Китсә дә ул кунып кына.
***
Пионерлар, комсомоллар
Бергә җырлап үттеләр.
Ленин бабай оныклары
Югалдылар, беттеләр.
***
Эшкә җиңел карыйсың, дип,
Атна буе тикшерделәр.
Ничек җиңел булсын эшем –
Шабыр тиргә тшерделәр.
***
Таладылар, талыйлар,
Теләгәнчә алдыйлар.
“ Демократия бездә,
Күпме кирәк, ал “, - диләр.
***
Гомер буе урлап җыйды
Дистәләгән еллыкны.
Тик ни хикмәт: тамагыннан
Үтмәс чиргә юлыкты.
***
“Тик бер генә тапкыр” дигәч
Йомшара никтер күңел.
Әйтерсең “ бер генә” булгач,
Беркем гөнаһлы түгел.
***
Сөймәгәнем –
Яман тел.
Аннан гайре
Ялган тел.
***
Куштан –
Матур күренә тыштан.
Эчендә ни барын белсәң,
Язарга мөмкин һуштан.
***
Күзен тутырып карады,
“Аңласын бу” дигәндер.
Күзләрен кысып карады,
Бәлки, миннән көлгәндер.
Күзләрендә нур калмады,
Өметләрен өзгәндер.
***
Барып чыгамы – чыкмыймы –
Үрлиләр.
Үзен күрсәтергә тели –
Күрмиләр.
Яшеренеп нидер кыла –
Күзлиләр.
...Курку катыш өмет белән
Дан – шөһрәт эзлиләр.
***
Телебезне чит милләткә
Көчләп такмыйк.
Оныкларга исән калсын,
Бердәм саклыйк.
***
Чит милләттән татарча сүз
Чыкса әгәр,
Шатлыктан кул чабар татар
Кичкә кадәр.
***
“Телебезнең хаҗәте юк...”
Нигә моң – зар?
Әллә берсе ярдәмгә дип
Кулын сузар?
Күзләрең көлеп тора
Төпсез зәңгәр күзләреңнән
Сафлык бөркелеп тора.
Яшерсәң дә хисләреңне,
Күзләрең көлеп тора.
Чәчләреңне назлап кына
Җил булып тарар идем.
Күңелеңнең көзгесеннән
Үземне карар идем.
Ышанамын, ул көзгедә
Үземнең булачакка.
Тормышымның касәләре
Бәхеткә тулачакка.

Башкалар тимәсеннәр
Аяк атлап баруларың,
Күз сирпеп алуларың
Йөрәкләремне яндыра
Елмаеп калуларың.
Чәчләреңне толым–толым
Үрмәсәң дә буладыр.
Яратмасаң, безнең яннан
Йөрмәсәң дә буладыр.
Телләреңнән сандугачлар
Көнләшеп үлмәсеннәр.
Сиңа мине,миңа сине
Тизерәк димләсеннәр.
Сакланып йөр, җаныкаем,
Башкалар тимәсеннәр.

Авылкаем
Быел өлкәннәр елы.
Туган авылым
Түрешне дә мин өлкәннәр,
ярдәмгә мохтаҗ авыллар рәтенә кертәм.
Юкмыни соң синең берәр
Эш күрсәткән улкаең?
Санга да сукмыйлар сине,
И мескен авылкаем.
Имәннәреңне кырганда,
Булгандыр олы кайгың.
Бер чара да күралмадык,
Гафу ит, авылкаем.
Хуҗа булып таладылар,
Имделәр сөтең, маең.
Бүген бер эшче көчең юк–
Картайдың, авылкаем.
Догалардай, сине уйлап
Башлана һәрбер эшем.
Изге дә син, каһәрле дә,
И мескенем, Түрешем.
Мин дә каләм тотып кына
Бары сәлам юллаем.
Ничек ярдәм итсен сиңа
Гап–гади бер малаең?
1999, ноябрь.

Үрмә гөл
Үрмә гөл, һай, үрмә гөл,
Төшләремә кермә гел.
Яратмасаң әйт инде,
Ялындырып йөрмә гел.
Бакчаларга керәмен дә
Сиңа гөлләр өзәмен.
Киткәч ничекләр түзәрмен,
Өзелер бит үзәгем.
Үрмә гөлләргә сандугач
Кунып сайрамый икән.
Ялындырып йөргән кызлар
Җанны яралый икән.
Кыйблалардан искән җилләр
Иркәли гөлләремне.
Кемнәр юатыр икән соң
Хәзер күңелләремне?
Үрмә гөлләрнең чәчәген
Үрелеп алалмадым.
Күзләрем туйганчы сине
Бер күреп калалмадым.

Читтән карап торганда
Кайбер түрәләрнең эшенә
дөрес булмаган бәя бирәләр.
“ Тырыша халык өчен,
Көрәшә хаклык өчен,
Үзгәртә бөтен төшен,
Күрсәтә белә эшен.
Эшчәннәрне зурлый ул,
Ялкауларны хурлый ул.
Ышанмый яманнарга,
Чик куя ялганнарга.
Читтән карап торганда,
Булган да соң диярләр.
Үткәндә баш иярләр,
Данын күккә чөярләр.
Әйткән сүзе хак булыр,
Безнең сүз нахак булыр.
Ул төзегән, ул корган,
Без - читтә басып торган.
Бөтенебез эшлексез,
Җитмәсә кешелексез.
Йөкне ул гына тарта.
Абруй артканнан - арта.
Халык белән бер сүздә,
Тәнкыйтьләргә дә түзә.
Иҗади эш яратыр,
Тәҗрибәләр таратыр.
Бигрәк булган түрә ул,
Кешесенә күрә ул.
Ул булмаса, эш харап...”
Башкалар тора карап.
1989

Ялындырып йөрмә инде
Бит очларың чокырайтып,
Бигрәк серле көләсең.
Күзең кемнәргә төшкәнен
Килә минем беләсем.
Чәчләреңне син һаман да
Толым–толым үрәсең.
Үзеңә яр итә күрмә
Миннән башка берәрсен.
Күзләреңнән күреп торам:
Янасың да көясең.
Ялындырып йөрмә инде,
Син бит мине сөясең

***
Кемнәргәдер ошыйм әле, диеп
Йөрмим әле аксак килеш биеп.
Динсез башка түбәтәйләр киеп,
Хәер өмет итеп, башым иеп.

Мәхәббәт күпере
Салават күпере сыман
Төсләрдә балачагым.
Маңгаема язылгандыр
Сиңа пар булачагым.
Мәхәббәт күперләреннән
Парлашып атлыйк әле.
Сөю утын, сүндермичә,
Гомергә саклыйк әле.
Сират күперен сиңа да,
Миңа да үтәсе бар.
Мәхәббәтне икебезгә
Пар канат итәсе бар.
Күзләрең көлеп тора
Төпсез зәңгәр күзләреңнән
Сафлык бөркелеп тора.
Яшерсәң дә хисләреңне,
Күзләрең көлеп тора.
Чәчләреңне назлап кына
Җил булып тарар идем.
Күңелеңнең көзгесеннән
Үземне карар идем.
Ышанамын ул көзгедә
Үземнең булачакка.
Күңелемнең касәләре
Бәхеткә тулачакка.

Сиңа
Толымнарыңа уралып
Югалып торыйм әле.
Йөрәгемдәге сөюне
Сиңа йоктырыйм әле.
Йолдызларга очар идем
Син булсаң яннарымда.
Күз алларымда торасың
Йокысыз таңнарымда.
Сиңа әйтер сүзләремне
Сөйлим таң җилләренә.
Исемеңне кушып җырлыйм
Сагыну көйләренә.
Сизмисең сөюемне
Сине ничек сөюемне
Җилләргә сөйлим микән?
Әллә төшләрең кереп,
Йолдызлар сибим микән?
Сандугачлар булып сайрап
Торсам танырсың микән?
Сукмакларым сиңа илтсә
Каршы алырсың микән?
Йөрәгемдәге ялкынны
Әллә соң күрмисеңме?
Миңа да ут кабар диеп,
Яныма килмисеңме?

Сихерче
Сихерем килешә дигән
Сүзләреңә төшендем.
Сөю үзе сихер икән,
Мәхәббәте кешенең.
Ай сихерче,сихерче,
Сөйгәнеңне сиздерче.
Сөйгәнеңне сиздерче дә
Сөйгәнеңә сүз бирче.
Нигә мине сихерлисең,
Нигә мине үртисең?
Әллә инде минем хәлне
Күзләремнән күрмисең?
Сихерләдең йөрәгемне,
Сихерләдең җанымны.
Күрсәң иде үзеңнең дә
Сихерләнгән чагыңны.
Татарстанга килгән олы түрәләргә безнекеләр,
хөрмәт йөзеннән, түбәтәй кидерәләр.
Түбәтәй кидертеп кенә
Булмый башны идертеп.
***
Ялагайга ялагай дип
Әйтмәс берәү дә.
Ләкин аңлап калыр аны
Шул бер күрүдә.
***
Бөек кешеләрдәге ялагайлыкның яралгысы да җирәнгеч булып тоела.
***
Дин турында бик күп белде.
Тик кызганыч, яшьли үлде.
***
Колачлады бөтен дөньяны.Тик кояшны капларга гына көче җиталмады.
***
Сайланганда сайравыннан
Халыкның китте һушы.
Бүген менә баш кашыйбыз–
Нәтиҗәләре–шушы.
***
Нәфес сүзе
Нәфис сүзенә
Күләгә төшерә.
***
Көне–төне сайрый сандугач.
Сайрамый нишләсен, сан булгач.
***
Ике кешегә киңәш бирдем.
Беренчесе,
Рәхмәт әйтеп,
Аркамнан сөйде.
Икенчесе,
“Акыл өйрәтмә” дип,
Борынын чөйде.

***
Картлык шатлык түгел–
Моны һәркем белә.
Шуңа күрә ирләр
Картаймыйча үлә.
***
Атасының йөзенә кызыллык китермәде, пычрак кына атты.
***
Тырнак төбеннән кер эзләмә, башта кулыңны ю.
***
Әледән–әле аракы сорап керүче бәндәгә «аракы юк» дигәч, «акчам да юк бит» дияргә телем әйләнми. Шуннан ул теләнеп керүен тагын да ешайтты.
***
Черки бетми, бал булмас.
***
Мәгарифтә ир – ат юк.
Димәк, анда рәт юк.
***
Кояшлы көн күпкә китсә, яме бетә.
***
Тиеним дисәң балга,
Вакытың калмас ялга.
***
Баллының эше саллы.
***
«Черки үтерәм» дип, яңагына суктым.Үчемне алдым әле.

Тизрәк үсүен тели
Сәгать теле көне – төне
Әйләнә бертуктамый.
Шуңа да ул буталмый.
Булатның үсәр көннәрен
Секунд, минутлап саный.
***
Сентябрьдә тугач, бәхет
Кояштан төшеп тора.
Алмалар пешеп тора,
Ә Булат үсеп тора.
Кайчагында әллә нигә
Исәнләшми, ояла.
Инде кулын сузар, дисәм,
Борылмый да, и алла!..
Югыйсә ул бер күнеккәч
Кереп китә куенга.
Кул бирмәүне ул үзенчә
Тик аладыр уенга.
***
Казанга күпер салдылар.
Исеме – Меллиниум.
“ М” хәрефенә башлана,
“Мең ел” бит –
Миллидер ул...
***
Күрмим, белмим, ишетмим...
Ә кемнәрнең ише мин?
Кеше түгел, ишәк мин,
Яисә бер күсәк мин.
Ә баш нигә кирәк соң?
Буяу бирсәң – буйый,
Машиналы уйный.
Аяклары белән
Футбол тубын кыйный.
Кадак тапса – кага,
Пычкы бирсәң – кисә.
Безнең Булат шулай
Хезмәт сөеп үсә.
Көрәк бирсәң – ташлый,
Акыл сата башлый:
Җир казыгач кулың,
Нигә кирәк баш? – ди.
***
Үрдәк – атылыр өчен,
Чүлмәк – ватылыр өчен,
Акыл – сатылыр өчен...
***
Күзлек кигән, таяк тоткан,
Шактый алга иелгән.
Баш югары, күзләрдә– нур,
Соңгы мода киемнән.
***
Алма корты алма ашый,
Ә бал корты бал ташый.
«Кеше» атлы кортлар да бар,
«Хезмәтем»дип, бал ашый.
***
Сыердан соң күчте кәҗәгә,
Күп калмады чөнки әҗәлгә.

Варзи – Ятчи
(Җыр)
Варзи – Ятчи якларына
Очыплар барыр идем.
Сине уйлап, суларыннан
Шифалар алыр идем.
Кушымта.
Варзи – Ятчи, Варзи – Ятчи,
Бар да кайтчы сагынгач.
Анда бару берни түгел,
Сукмаклары салынгач.
Йөрәкләргә дәва өчен
Булсын икән ярың да.
Ял итүләре күңелле
Удмурт дуслар барында.
Кушымта.
Варзи – Ятчи наратлары
Иң биек нарат, диләр.
Гүзәлләре яраттыра
Күзеңә карап, диләр.
Кушымта.
Кадерләрен белеп калыйк
Бергә булган чакларның.
Сагындырып искә төшә
Варзи – Ятчи яклары.
Кушымта.

Игелек
Игелекнең ни икәнен
Илдар үзенчә белә.
...Трамвайда утырганда,
Бер әби якын килә.
– Әби, – ди Илдар шулвакыт,
–Утыр әле алдыма.
Теләмисең икән, әйдә,
Утыр минем яныма.
Әби никтер Илдар сүзен
Элми дә колагына.
Үтеп китә трамвайның
Икенче бер ягына.
Чират торалар чыгарга.
Баскан шунда әби дә.
Күрә торып, шушы хәлдә
Ярдәм итмәскә нигә?
Бөтен көченә әбине
Илдар этә башлады.
Әби мескен, чыдый алмый,
Таягын да ташлады.
Таякны алды иелеп,
Ярдәмгә ашыкты ул.
Кешеләрне этә – төртә,
Урамга да чыкты ул.
– Әби,– диде Илдар аңа,
– Әллә артык таягың?
Трамвайда барган чакта
Төзәлгәндер аягың...

Мә таягың, йөргән чакта
Ычкындырма кулыңнан.
Нигә аптырап торасың,
Чык машина юлыннан...
Бир сумкаңның бер тоткасын,
Нәрсәләр аңа салдың?
Балаларың юкмы әллә,
Ник бу көннәргә калдың?
Әби таягын алды да
Китеп барды аксаклап.
– Мәганәсез, диде Илдар,
Ник йөрдем аны саклап?..
Нигә дип аның таягын
Кулга алдым иелеп?
...Менә сиңа...өлкәннәргә
Итеп йөр син игелек...

Шагыйрә Лилия Садриеваның “Өр – яңа яз”
китабын тәкъдир итү уңаеннан
Хыялларың чынга ашты:
Ташка басылды сүзең.
Мөслимгә шаулап яз килде,
Пәйгамбәрдер син үзең.
Өр – яңа яз килә диеп
Ышанып салдың аваз.
Шул язлардан илһам алып
Яз әле, Лилия, яз.
Каләмеңнең каралары
Кипмәсен гомер буе.
Китмәсен синнән кешегә
Шатлык өләшү уе.
Халкымның былбылы булып
Сайрап тор син тирәктә.
Синең сайрау безгә якын,
Дәва була йөрәккә.
Җырлап торган сүзләреңә
Кем җыр язмый түзәлсен.
Җырларың кебек матур син,
Иҗатыңдай гүзәлсең.
Янып яшә Мөслимемдә,
Син бит безнең горурлык.
Арттырып әйтүем түгел,
Син – алтынга торырлык.
Каләмдәшең Мөҗәһит 6.12.02.

Скрипка
Кылдан нечкә тавышы
Бәгырьләрне актара.
Нечкәлек җитми күп вакыт
Безнең күк ир – атларга.
***
Бар кеше дә йолдыз булса,
Җирдә кеше калмас иде.
Шулай булгач, йолдызларга
Беркем дә күз салмас иде.
***
Ак каеннар һаман ап – ак,
Яшел әле чыршылар.
Шатлыкларны күмеп бара
Кайгылар һәм борчулар.
Әнкәйләр һәм әткәйләрнең
Арта гына кадере.
Туганнарның, дус – ишләрнең
Арта бара кабаре.
Күңелләр һаман яшь әле,
Нечкәреп кенә бара.
Сәгать саен якыная
Мәңгелек белән ара.
***
Кышын Кояш кырын гына
Күзен сирпеп ала да
Болыт юрганга төренеп
Йоклый сабый баладай.
Ай мескен зәһәр салкында
Төн үткәрә ялгызы.
Әллә гашыйк иткән инде
Җиһанның бер йолдызы.
Йолдыз атылганны күзләп,
Бәхеткә юрый – юрый,
Кавышуны өмет итеп,
Җирне урый да урый.

Ялгызлыкта янмыйк әле
Күзләреңнән күреп торам,
Әйтмисең бит дөресен.
Йөрәгемнең ялкынында
Үзең янып йөрисең.
Чәчәкләрдәй чагың синең,
Үзең дә беләсеңдер.
Шуңа күрә бертуктаусыз
Төшемә керәсеңдер.
Күләремә багасың да
Нидер әйтми каласың.
Әллә шулай мәхәббәтнең
Утларына саласың.
Ялгызлыкта янмыйк әле,
Янсак яныйк бергәләп.
Интектермә инде, зинһар,
Төшләремә кергәләп

Ак җирне яраталар
Кайбер кошлар, кышларга дип,
Безнең якка киләләр.
Кышын азык табу җаен,
Димәк, алар беләләр.
Көн җылыткач, карлар эзләп,
Кире китәләр тагын.
Яраталардыр шул алар
Җиребезнең ап – агын.
Һич төшенмим
Тыңлаусыз да соң бу әни,
Уздыра әтине дә.
Төпчек улым дип тә тормый,
Санга сукмый мине дә.
Әйттең исә гел киресен
Эшләп кенә торалар.
Ә кайчакта һич кызганмый,
Колакны да боралар.
Тәрбиясез дисәм инде...
Әти, әни үзләре.
Кем өйрәткәндер аларга
Шундый кире сүзләрне?
Бер әйберне эшләр өчен,
Мең кат сорарга кирәк.
Минемчә, алар үзләре
Тәрбиясез бигрәк.
Ни булыр соң киләчәктә
Мин охшасам аларга?
Гел киресен сөйләп торсам,
Үземнең балаларга?
Дөреслек кем ягындадыр,
Һич кенә дә төшенмим.
Ә югыйсә, һич арттырмыйм,
Чикләвекнең төше мин!..
Минем иркә пескәем
Бар минем бер пескәем,
Иркәнең дә иркәсе.
Белмим, аны башкача
Ничек атап йөртәсе?..
Кайтып керсәм, тизрәк
Минем янга сыена.
Койрыгын болгый – болгый
Шаярырга җыена.
Сыйпаганны ярата,
Шундук мырлый башлый ул.
Мин пешергән ризыкны
Бик яратып ашый ул.
Бигрәк иркә пескәем,
Минем елтыр күзкәем.
Ялкауланып ятма син,
Тыңла, зинһар, сүзкәем.
Тычкан белән күселәр
Безгә якын килмәсен.
Мыскыл итеп көлмәсен,
“Ялкау мәче” димәсен.
Тыңласаң син сүземне,
Бөтен гаиләбез белән
Яратырбыз үзеңне.
Нинди шатлык
Нинди шатлык! Көн чалт аяз.
Балыкка барачакбыз...
Рәхәтләнеп су коенып
Кызынып калачакбыз.
Нинди шатлык!
Яңгыр ява.
Болыт чыккан кай ара.
Яңгыр мине яшелчәгә
Су сибүдән коткара.
Нинди шатлык!...Кич тә җитте.
Барыбыз да табында.
Кабатланып торсын иде
Бу шатлыклар тагын да.
Торбадан килсә иде
Әбиемнәр авылында
Хәзер суга бармыйлар.
Элеккечә, өеп - өеп,
Утыннар да ярмыйлар.
Чишмә суы өйгә үзе
Килә дә керә икән.
Газ ягарга авыл халкы
Күптән өйрәнеп беткән.
Ә сыерлар һәм сарыклар
Кимегәннән кими, ди.
Күп асрарга халыкның
Көчләреннән килми, ди.
Мал азыгы да торбадан
Килсә шәп булыр иде.
Авылдашлар бер газаптан
Тагын котылыр иде.
***
Трак – трак – трактор,
Басуларны урап тор,
Үләннәрне тураттыр.
“Башка эшләр бармы?” - дип,
Бездән һәрчак сорап тор.
Рәхмәт алабыз
Сезнең авылда ничектер,
Ә бездә шәп буа бар.
Авылдашлар каз – үрдәкне
Шунда гына куалар.
Ә безне куып тормыйлар –
Туры шунда чабабыз.
Су буенда кызынабыз,
Коенып та алабыз.
Балык тотабыз, йөзәбез
Төялешеп салларга.
Кыр үрдәкләре качалар...
Без тимибез аларга.
Кыр казларын да күргән бар,
Алар да куркышалар.
“Кызыл китап”ка кергәнне
Белмиләрдер шул алар.
Казлар белән, тезелешеп,
Өйгә кайтабыз кичен.
Әле рәхмәт тә алабыз
Бәбкә саклаган өчен.
Яңгыр
Урман артыннан чыкты да
Йодрык кадәр ак болыт
Әй кабарырга тотынды
Бөтен күкләргә тулып.
Җилләр исте.Ул кабарды,
Ачуланды, каралды.
Якты яшен камчысыннан
Нәкъ урталай ярылды.
Ярылып кына калмады,
Аннан яңгыр яралды.
Коеп - коеп яуган иде,
Болытлар да таралды.
Салават күпере аша
Яңгыр китеп югалды.
Сусап беткән болыннарга
Һәм кырларга юл алды.
Карачкы ярдәм итте
Быел чеби, бәбкә белән
Тулды ишек алдыбыз.
- Әни, - димен, - ник аларны
Бу кадәр күп алдыгыз?
Син бит инде үстең, улым,
Бәбкә генә сакларсың...
Әниемнең ышанычын
Менә ничек аклармын?
Уйлый – уйлый баш ваттым да
Хәйләсен тиз таптым мин.
Бер карачкы ясадым да
Читтән карап яттым мин.
Каргалар да, тилгәннәр дә
Гел куркышып беттеләр.
Карачкыны әллә каян
Әйләнеп үк үттеләр.
Чөнки аның муенына
Мин язып элгән идем:
“Балаларны урларга һич
Ярамый” дигән идем.
Тилгәннәрнең күзе очлы,
Ерактан ук күргәндер.
Башкаларга да хәбәрне
Тилгәннәр җиткергәндер.
Йонга баткан кечкенә этләрне күргәч
Әллә тәгәрәп килә,
Әллә мәрәләп килә,
Бөтен җире йон гына,
Шуңа йөри шым гына.
Колагы ишетмидер,
Күзләре дә күрмидер.
Шуңа тавыш чыгармый,
Беркемгә дә өрмидер.
...Кара, күрә икән бит,
Хәтта өрә икән бит.
Автобуска, трамвайга
Кадәр керә икән бит.
И бичара йонлачбай,
Интегеп йөрмә болай.
Чәчтарашка кереп чык,
Йоннарыңны кырып чык.
Сәламәтлеккә файда
Бабам печән чаба, ә мин
Покостан җыям җиләк.
Покостан җыйган җиләк
Тәмле икән бигрәк.
Бабам печән чаба, ә мин
Такыялар үрәмен.
Бабам ял иткәндә, аңа
Бүләк итеп бирәмен.
Бабам печән чапкан чакта
Мин чикерткә куамын.
Бөҗәкләрнең төрлеләрен
Бергә тезеп куямын.
Әбәт ашаган вакытта
Печәнлек бәйрәм төсле.
Берәр эчемлек бар микән
Әби әйрәне төсле.
Печән чабудан да рәхәт
Эш юктыр ул беркайда.
Бабам дөрес әйтә:”Бу эш
Сәламәтлеккә файда!..”

Бәлки без дә чагабыздыр
Җәй көне кайтсак авылга,
Барчабызның кот чыга.
Чөнки сизми дә каласың –
Һәрвакытта корт чага.
Бала – чага булгангамы,
Безне күп тә чага ул.
Кайтып та тормаска иде,
Сагындыра шул авыл.
Бала – чага дигәч, без дә
Корт кебек чагабыздыр.
Әти һәм әниләр өчен
Шундыйрак чагыбыздыр.
Тиккә генә “чага” диеп
Әйтмәгәндер бабамнар.
Йөрәкләренә җәрәхәт
Ясагандыр балалар.
Минем әти - җиңүче
Минем әти җиңә генә,
Җиңелүне һич сөйми.
Кая гына барса да ул
“Җиңеп кайттык” дип сөйли.
Печәнгә барса да җиңә,
Бәрәңгене дә җиңә.
Хәтта Сабантуйда, җиңеп,
Тәкә йөртә иңендә.
Менә балыкны җиңалмый...
Сирәк – мирәк баргалый.
Кайвакытта гел буш кайта,
“Бармадым”,- дип алдалый.
Шикәр...авылда үсә
Балның каян табылганын
Барыбыз да беләбез.
Ә шикәр каян килә соң?
Шул турыда сөйләгез.
Шикәр комын кибетләргә
Капчыклап кайтаралар.
Аның өчен машиналар
Шәһәрләргә баралар.
Ә шәһәрдә шикәр комын
Каян алалар икән?
Нефть кебек җир астыннан
гына табалар микән?
Табар сиңа...Җир астында
Шикәр була димени...
Безнең авылның шәһәрдән
Берәр җире киммени?
Шикәрне дә авыл бирә,
Басуларда үсә ул.
Шикәр чөгендере булып,
Заводларга күчә ул.
Ә заводта чөгендерне
Көтеп кенә торалар.
Яхшылап эшкәртәләр дә
Капчыкка тутыралар.
Шикәр шулай урау юллар
Үтеп кайта табынга.
Шикәргә һич интекмәссез
Без авылда чагында.
Әтәч дисәң дә әтәч
Безгә кергән һәрбер кеше
Ала кулына тәпәч.
Чөнки таларга ташлана
Кызыл кәпәчле әтәч.
Ишек алдында таяксыз
Бер адым булмый атлап.
Әтәчебез әрле – бирле
Йөри тавыклар саклап.
Тавыкка да, әтәчкә дә
Бер куркыныч янамый.
Әтәч әйткәнне аңламый,
Әллә безне санламый...
“Кикрикүк!” дип аваз сала,
Янәсе:”Күрдегезме!”
“Миннән батыр юк биредә,
Сез белеп кердегезме?”
Әтәчнең шул гадәтләре
Йөрәкләрне яндыра.
Безгә кергән һәр кешене
Таякка таяндыра.
Батырлыкта - матурлык
Малайларның, белеп торам,
Батыр буласы килә.
Ә кызларның, күреп торам,
Матур буласы килә.
Матурлык әле шулай да
Түгел бит ул батырлык.
Менә батырлык ичмасам
Үзе чып – чын матурлык.
***
8 нче Март көнендә
Тамчылар торды тамып.
Чөнки кояш нурын койды
Әниләргә сокланып.
Әниләрнең йөзеннән дә
Җылы нурлар бөркелде.
Җиребезгә, җиң сызганып,
Якты, матур яз килде.
Безнең гаилә
Әни – аш – су остасы,
Әти – ашау остасы.
Абый – балта остасы,
Песи ялкау, кыскасы.
Ә үзең кем дисезме?
Мин – останың остасы.
Әтием дөрес әйтә:
Мин – дөньяның тоткасы.
Батыр калачакмын
Батырларны үлми, диләр,
Ничек батыр булырга,
Бәләкәч кенә булса да
Бер батырлык кылырга?
Батыр булу җиңел түгел,
Ансын инде чамалыйм.
Тик мине батыр итәрдәй
Бер шөгыль дә табалмыйм.
Әһә, белдем, искә төште
Батыр булу юллары.
Җитсен генә әле менә
Авыл сабан туйлары...
Бүгеннән үк энем белән
Бөтен эшне ташлыйбыз.
Өебездә мәйдан ясап
Бил алыша башлыйбыз.
Сабантуйлар авыл саен...
Аларга барачакмын.
Берсендә генә булса да
Мин батыр калачакмын.
Күрдегезме, батыр исемен
Мин ничек алачакмын?!
Бабамның медальләре
Бабам медальләрен тагып,
Чыгып бастым урамга.
Бер малай килеп бәйләнде,
Матур гына торганда.
Медальләрне урладыңмы,
Йә әйт, каян таптың?- ди.
Үзеңнекеләр булмагач,
Ник аларны тактың?- ди.
Бу – бабамның медальләре,
Ул сугышып алган, -дим.
-Юк,- ди малай,- син алдашма,
Бөтен сүзең ялган,- ди.
Мин дә сугышып карадым,
Тик медаль бирмәделәр.
Җитмәсә әле нык итеп
Үземне тиргәделәр.
Аптырап калдым. Чыннан да
Дөрес әйтә бу малай.
Ничек инде, сугышкан да
Медальле булган бабай.
Кайтам да хәзер әбидән
Дөресен сорап киләм.
Оялмыйча йөрмәм инде
Ялган медальләр белән...
Дуслыкны югалтмыйбыз
Сугышны һич теләмибез,
Ә сугышлы уйныйбыз.
Шаярып кына булса да,
Бер – беребезне кыйныйбыз.
Кайчагында шул шаяру
Чынга ашып куйгалый.
Кайберебез борыныннан
Хәтта кан да койгалый.
Аңа карап, без дуслыкны
Тамчы да югалтмыйбыз.
Үзебезнең күзебезнең
Карасыдай саклыйбыз.
Ял белмичә уйнамыйм
Йөгереп кайтсам өйгә
Чыккан тәмле аш исе.
Шунда гына аңладым:
Килгән икән ашыйсым.
Шул мине ашыктырган,
Шул мине керткән өйгә.
-Уйнама, - дигәндер ул,
-Бертуктаусыз ач көйгә.
Әниемнең ашларын
Мактый – мактый ашадым.
Ял белмичә уйнауны
Шул көннән соң ташладым.
***
Бакча тулы умарта,
Үзе җәй саен арта.
- Ишәя ул, - ди бабам,-
- Синең бәхетең барга.
- Бабай, әллә чәчеңне
Умарталар агарта?
Кайгырма син, - ди бабам,-
Мин аннан ләззәт алам.
Хезмәт хакым - бал минем,
Менә шуңа шатланам.
Әй Кояшым, Кояшым
Әй Кояшым, Кояшым,
Нурыңны аз коясың.
Нигә безне кызынудан,
Коенудан тыясың?
Сине озак көттек бит
Һәм сагынып беттек бик.
Инде җәйнең уртасына
Кадәр килеп җиттек бит.
Походларда йөргән юк,
Урманнарга кергән юк.
Чем кара шомыртларны һәм
Пешкән җиләк күргән юк.
Аллы – гөлле чәчәкләрдән
Такыялар үргән юк.
Әй Кояшым, Кояшым,
Дөньяны җылыт әле.
Безгә үпкәләрең булса,
Быелга оныт әле.

Яңгыр ява алмады
Күкри – күкри килде яңгыр,
Агачлар билен бөкте.
Үләннәр, сузылып ятып,
Корыган җирне үпте.
Ялт – йолт килде дә югалды,
Безне ник алдагандыр.
Кайсыбызга була белсен –
Җитешә алмагандыр.

Шәһәр һәм авыл кызы
Алмагачның алмалары
Алланып пешә бит ул.
Шәһәр кызы да ничава,
Авылныкы шәп бит ул.
Авыл кызларына җитми,
Алар курку белмиләр.
Бал кортының безелдәвен
Колакка да элмиләр.
Шәһәр кызы көн дә иртән
Чәч тарый, тырнак карый.
Бер көянтә суга барса,
Чып – чын эт кебек арый.
Авыл кызы, шәһәр кызы...
Берсе - җанга якыны.
Йөрәгемә алдан кабар
Кайсысының ялкыны.
***
Язын – җәен сандугачлар
Шулкадәр яраттыра.
Алар булмаганда чыпчык,
Песнәк тә ярап тора.
Ак төс
Кайгы – хәсрәт нинди төстә?
Кара төстә. Юк, ак төстә.
Әнкәйләрнең чигәсенә
Ап –ак чәчләр булып күчә.
Ә картлык соң нинди төстә?
Ансы да ак. Ак бәс кебек.
Тик маңгайга, сизмәгәндә,
Буразналар сала килеп.
Кара җиргә ак кәфендә
Аклык иңә, картлык иңә.
Шулай булсын. Җир – анага
Башка төсләр аңа нигә?
***
“Шигырь ничек языла?” - дип
Сорыйлар кичәләрдә.
Тормыштагы хәл - әхвәлләр
Башыңа күчәләр дә,
Безне кәгазьгә төшер, дип,
Һич тынгылык бирмиләр.
Язгач инде ул фикерләр
Башка килеп йөрмиләр.

Яшелчәләр кызганыч
Эт эчәгесеннән алып,
Алабутага кадәр:
Билчәнен дә, сарутын да –
Барсын да беләм мәгәр.
Белгәнгә күрә дә инде,
Бакчадан да кергән юк.
Рәхәтләнеп уйнаган юк,
Ыкта сулар кергән юк.
Чүп үләнен әйтәм әле,
Ай – яй әрсезләр икән.
Яңа утап үткән идем,
Артымнан басып киткән.
Яшелчәләрне кызгандым,
Бигрәк инде мескеннәр.
Мин булмасам, бакчабызда
Алар ничек үссеннәр.
Тукта гына тизрәк
Бабай, бабай, корт чакты...
Акырмале шулчаклы!
Корт чаккандыр бик белеп,
Йөрмә бакчага кереп,
Аларның эшен бүлеп.
Миннән сора: ни кирәк?
Карлыгандыр, йә җиләк.
Иң шәпләрен бирермен,
Тукта гына тизрәк!
***
Чишмәләрне җырлый, дибез,
Бәлки, алар елыйдыр.
Башыбызга да килмәгән
Әллә ниләр уйлыйдыр.
***
Офыклар алланган,
Үләндә - көмеш чык.
Гүзәллек югала,
Йоклама, торып чык.
Сандугач та түгә
Сихри моңнарын.
Син аны үзең дә
Йотылып тыңларсың
Табигать тә әнә
Йокыдан уяна.
Яңа көн ярала
Бүген бар дөньяга.
Ә үзләре куркалар
Карачкы тора бакчада,
Бүрек кигән, тун кигән.
Кулына бер таяк тоткан,
“Килмәгез якын” дигән.
Ә каргалар карачкыдан
Шаркылдашып көлгәннәр.
Чөнки алар карачкының
Җаны югын белгәннәр.
Җаны булса, җәй көнендә
Кем бүрек, тун кисен, ди.
Агач аяк белән үзе
Ничек монда килсен, ди.
Шулай диләр дә диюен
Ала – кола каргалар,
Ә карачкы тирәсеннән
Урлашырга куркалар.
Исемдә микән хикмәт
Озынборынның борыны
Исеменнән кыскарак.
Кемдер исем биргән инде
Шундый борынга карап.
Менә филнең борыны бит
Югыйсә җиргә тигән.
Исемендә “борын” да юк,
Кемдер аңа фил дигән.
“Озынборын” озын булгач,
Тагын исем тапканнар:
Нечкә генә, кыска гына
Черки диеп такканнар.
***
Авылда
Авылыбыз тынып калган,
Яше – карты печәндә.
Печәннән башка тормыш юк,
Кирәк бит, ни дисәң дә.
Ә печәндә авыл исе,
Җиләк исе, бал исе -
Яшел җәйнең бөтен исе.
Килә ятып ауныйсы.
Тып – тыныч авыл күгендә
Тургайлар концерт куя.
Күке дә кушыла кайчак,
Сандугачлар моң коя.
Авыл кышка әзерләнә,
Печәндә бөтен халык.
Китәргә иде шәһәргә
Шушы тынлыкны алып...
***
Җәен авылга кайткан шәһәр
балалары турында
Исемнәре татарча,
Сөйләмнәре урысча.
Татарча да булдыра
Кайберләре, тырышса.
Иртән озак йоклыйлар,
Күп эшләргә “юк” диләр.
Мал кайтмаса табалар.
Кичен, бергә җыелып,
Клубларга чабалар:
Бераз биеп алалар.
Ярты төнне уздырып,
Өй ишеген кагалар.
Җәен шәһәрдән кайтып,
“Авыллаша” балалар

***
“Бәхетлеме син?” – дип сорамагыз,
Ул сорауга бераз иртәрәк.
“Бәхетле” дип җавап бирсәм иде
Соңгы сулышларым җитәрәк.
***
Кыш кыш инде. Кошлар да бит
Морҗага елышканнар.
Җылы сөяк сындырмый, дип,
Бергә җыелышканнар.
***
Икмәк үсә балчыкта.
Әрәм итмик валчык та.
***
Кыш икән, салкын булсын,
Ут икән, ялкын булсын.
***
Хатыннан уңмады –
Гел кешене тыңлады.
Үзенең баш булмады.
***
Кудылар бөтен төштән.
“Бәхет юк”, - диде эштән.
“Хатын исән булсын икән,
Бәхет шул”, - диде эчтән.
***
Чирли бугай: ах – ух килә,
Ыңгыраша, сызлана.
Терелгәндер: тыныч йөри,
Көнләшә, комсызлана.
***
Бер аягы - җирдә,
Икенчесе - гүрдә,
Күз карашы – түрдә.
***
Гектарыннан фәлән центнер.
Кем кемне узар икән?
Җир мескеннең җаны юк шул,
Күпмегә чыдар икән?
Әллә бер кызар микән?
***
Картайган шул, сак булыгыз:
Серкәсе су күтәрми.
***
Сизми дә калдым, авыздан
Чыкты сүзнең авыры.
***
“Җиңеләйгән” дигән сүзне
Ишетү җиңел түгел.
***
Рәнҗемә дә, каргама да,
Ачуың да килмәсен.
Аңа барып егылырсың,
Дөнья хәлен белмәссең.
You have read 1 text from Tatar literature.