Latin

Шигырьләр - Мансур Сәгъдиев

Total number of words is 5483
Total number of unique words is 2935
26.9 of words are in the 2000 most common words
41.4 of words are in the 5000 most common words
50.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Ташка басылмаган китап
ЭЧТӘЛЕК:
Татар елы, шигъри цикл
1.Мөхәрриргә.
2.Татар елы
3. Тукай белән сөйләшү.
4. Татар кызына.
5. Айны, татар!
6. Китим, дисәң 7. «Тарихчы»ларга. .
* * * (Кырык алтынчы ел балалары)
Хәзинәм бар.
* * *(Беләсезме, нигә гашыйкларны).
* * * (Тормыш дигән кара урманнарга).
* * * (Җырлый-җырлый).
Бер авыз сүз.
Бәхетлеләр ямьли дөньяны.
Кемдә мескен чыпчык кайгысы
* * * (Су сипмәгез, янып калыйм әле).
Берәүгә
Каргаларны ничек аңларга?.
* * * (Типтереп кәеф коруның)
Мәдинәгә
Язган язмыш
* * * (Тормыш шулай итә)
Әминә Моратовага
Мәдинәмә мәдхия.
Рөстәм Абдуллаевка
Эх, Оренбур яклары.
Тәнкыйтьчемә
* * * (Тәңре бирә, Тәңре ала).
* * * (Узган инде елтыр шома сүзгә).
* * * (Иркәләнә белү – күркәм сыйфат)
* * * (Саумы, яшьлек, сине сәламлим мин)
* * * («Кирәк» белән «теләк»).
Акты күпер .
* * * ( Сугышларның башы серле була).
Бәхет.
Изгелекнең булмый искесе.
Бүләк Байбулатовага
Һаваларда йолдыз
Тукайга
Кара көз
Сагынылган манзара.
Авылым иман яңарта.
* * * (Тау-тау бәхет вәгъдә иткән)
* * * (Безнең ярык тагаракта). .
* * * (Сөйдем Сезне).
Кышкы кич .
* * * (Зая бүләк, гаип бүләк).
Сәер теләкләр. .
* * * (Кемгә –ничек) . .
Бер шагыйрәнең шигырь бәйләмен укыгач
Асыллардан асылларга
Дүртьюллыклар.
Чорлар чигендә
* * * (Дөнья, дөнья)
* * * (Диңгезләрдә ялгыз каек мескен)
* * * (Иллә дә кызык иттем)
* * * (Үз мохитем кыйтгалардан тарта).
Әминә апа Морадига
* * * (Хәят диңгезеннән энҗе чүплим).
Алдан күреп булмый шул.
* * * (Җаннарыбыз бер тирәккә кунган).
Мөнәҗәт
Көзге шигырь.
* * * (Шау чәчәкле мәлем булды).
Казаннарга бардым.
Көмеш туй җыры.
Сиңа киләм, Казаным.
Миләүшә.
Эх, бу тормыш дигәнең!
Яшәртәсе килә әниләрне

ТАТАР ЕЛЫ

Шигъри цикл.
Календарьга караш ташлап, үзем өчен кечкенә ачыш ясадым:
милләтебезнең иң танылган талант ияләренең юбилейлары
6 һәм 1 саннарына тәмамланган елларга туры килә икән бит.
Әгәр дә берәр елны «Татар елы» итеп игълан итә калсалар,
ул, мөгаен, шул рәттән булыр
Автор.
Мөхәрриргә
Һәр вакытның була үз төсмере:
Көз охшамас көзгә, яз – язга.
Күзлим әле заман төсмерләрен,
Бар эшемне куеп беразга
Языйм әле күңлем тулган чакта,
Сүзем биниһая татарга!
Сизәм мөхәррирем сүзләрен дә:
- Урын юк бит, абый, басарга!
- Басыйк әйдә, Фәннур, бар көлтәсен,
Гөжләп алсын татар, мыжласын
Уянсын да озын төннәрендә
Безнең белән бераз уйлансын!
Сүзем моңлы бүген, күзем моңлы,
Булыр әле төрле вакыты
Тәрәзәмне кышкы яңгыр ялый,
Бәлки шулдыр, җанны сыкрата
Март 1996.
----------------
Фәннур – Фәннур Гайсаров, «Яңа вакыт» газетасы мөхәррире.
Татар елы
Җәлил елы, Тукай елы быел –
Димәк, Татар елы , кардәшләр!
Мин дә сезгә туган телебездә
«Исәнмесез!» - диеп эндәшәм.
«Исәнмесез!» - нинди ягымлы сүз,
Димәк, татар тора каршыңда,
Димәк, теләкләре изге аның,
Шуны беледерергә ашыга.
Татар белән татар очрашканда,
Искә алыйк татар улларын.
Гомерләре, моңлы җырдай, булган,
Тик бик кыска булган аларның.
Татар, татар!
Тукай, Җәлилләрең
Бизәделәр милләт күкләрен,
Өмет булып балкып төннәрендә
Яктырттылар юлын күпләрнең.
Тауга карап, һәркем тау булалмас:
Йолдыз биек, йолдыз бөек шул
«Якты йолдыз булып кабын!» - димим,
Һич югында, гади татар бул!
«Татар улы татар гына бул!» - дим,
Татар булсын кызың-улларың,
Ә калганы бар да яхшы булыр,
Онытмасак халкым юлларын.»
Татар елы, дуслар, бездә быел –
Искә алыйк татар улларын:
Тукайларын, Җәлил, Такташларын –
Без бит – дәвамчысы аларның!
Февраль 1996.
Тукай белән сөйләшү
Килә алсаң бүген, Тукай,
Ни әйтер идең икән?
Сагышлы йөзе татарның
Күпкә яктырды микән?
Дөбер-шатыр дөньябызга
Җитми сазың авазы;
Иләс-миләс карашларда
Булалмый сөю назы.
Газиз ана телебезнең
Тарайды офыклары.
Ят телне кулай күрәләр
Татарның оныклары.
Караш ташлап дөньябызга,
Әйтерсең кебек сүзең.
Күрәзәләп карыйм әле,
Ялгышсам төзәтерсең:
-Уян, татар мәрт йокыңнан,
Гасыр бетеп барадыр!
Иҗтиһад ит, эшкә башла,
Телең бетеп барадыр!
Күрсәтче безгә, Тукаем,
Чыгу юлын афәттән:
Бабай оныгын аңламый –
Икесе - ике милләттән
Тукай юк шул фикерләре –
Изге васыять күңелдә.
Тагы бер кат әйтеп үтим
Сезгә Тукай телендә:
- Уян ,татар, гасыр бетә,
Хәстәреңне күреп кал!
Тарихларга ул үткәнче,
Фатихасын алып кал!
Апрель 1996.
Татар кызына
Талчыбыктай нәфис татар кызы –
Милләтемнең раушан көзгесе,
Колак салчы минем сүзләремә,
Йөрәгемнән чыга һәрберсе:
Тукай сиңа җырын багышлаган,
Җәлил сокланганын беләсең.
Чәчләреңне заман җиле тарый,
Шаукымнары тия күрмәсен.
Йөзең булсын айдай,
телең – майдай,
Яман телле кеше имәнеч
Телле булып сүзен әйтәлмәгән –
Телсезләрдән күпкә кызганыч.
Затлы кием –
тышкы кабык кына,
Чын якутлар булыр эчтәрәк
Ә аларны инде бәяләргә
Зирәк акыл, аек баш кирәк.
Каш ясыйм, дип,
күз чыгарып куйма
Охшыйм, диеп, күрше кызына
Син бит - Такташ сөйгән
татар кызы,
Гашыйк булсынмыни
Пушкин да?!
Сүзем тәмам. Соңгы теләк сиңа,
Замандашым – татар кызына:
Иннекләрдән элек иман нуры
Төшсә иде көләч йөзеңә!
Март 1996.
Айны, татар
Сарылгансың чатта баганага
Кай бәхетсез йортның улы син?
Кайсы ана китми тәрәзәдән,
Керфек какмый, онтып йокысын?
Тәпи басып, атлап китүеңне
Зарыгып көткән булыр ул ана,
Алпан-тилпән үткән шул адымнар
Бик кадерле булгандыр аңа!
Хәзер инде менә ничә еллар
Тәрәзәгә багып көтә ул,
Чалыш-чолыш басып, шыксыз атлап,
Шул улының эштән кайтканын.
Дүрт почмагы ана яулыгының –
Тиңсез хәсрәтләрнең шаһиты!
Бу ананы тик син – сәрхуш кенә
Итсәң итә алырсың бәхетле.
Айны татар, ике килми гомер!
Килгәне дә бик аз калгандыр
Юл дәвамын туры басып үтче,.
Шатландырып газиз анаңны!
Март 1996.
Китим, дисәң
Давыл өзгән яфрак өередәй,
Йөри татар дөнья буенча.
Үз теләге белән йөри, диләр,
Алай ук түгелдер, минемчә
Дөнья күргән татар агайлары
Ризык йөртә, диләр, бәндәне.
Бәлки, ризык, бәлки, рухи азык,
Бардыр бик күп башка сәбәбе.
Шуны өзеп әйтәм: китмәс татар,
Теләмим, дип, татар булырга.
Тик шулай да азлар җөрьәт итә
Саф татарча тормыш корырга.
Үзен татар иткән татар авылын,
Татар иткән татар мәктәбен,
Чишмә-күлен сагынып телмерә ул,
Онытмый ул барыбер үткәнен!
Китим, дисәң, туган төбәгеңнән,
Шуны истә тоту урынлы:
Кеше булу җирдә җиңел түгел,
Күпкә авыр татар булуы!
Апрель 1996.

«Тарихчы»ларга
- Кайчан соң чын тарихыбыз басылып чыгар?
Оренбург рәссамы Мидхәт Подмаревның
тарихчы Дмитрий Волкогоновка биргән соравы.
Эпиграф урынына.
«Тарихчы»лар «тарих» иҗат итә
Күпме гектар тайга киселгән.
Чүпкә тормас «даһи»ларны мактап,
Күпме сүзләр исраф ителгән!
И тырыша безнең «тарихчы»лар
Фикер булдырырга заманча.
Кичәгесе хәзер кемгә кирәк,
Куеннарны яңа җил ача!
Патша саен яңа «тарих» язып,
Килеп җиттек инде шул көнгә –
Үз илебез чикләреннән ары
Кирәкми ул «тарих» беркемгә.
Кыстамагыз «тарих» өйрәнергә,
Күбен көткән, азын көтәрмен –
Үз халкымның тапсыз, чын тарихын
Оныкларга бүләк итәрмен!
1996.
* * *
Яшьтәшләремә багышлыйм.
Кырык алтынчы ел балалары –
Тансык булдык, иркә булмадык!
Тауда агач чана шуып үстек,
Бишмәт туңды, ә без туңмадык!
Мичкә тәгәрәткән бәрәңгесе,
Корамадан сырган юрганы
Саклагандыр безне , ул елларда
Өйләр дә бит җылы булмады
Ялан тәпи йөгереп үскән буын,
Чебиләтеп аяк-кулларны,
Әллә шуңа микән онталмыйбыз
Сугыш моңы сеңгән елларны?
«Яшь булгансыз, яшьлек –
үзе - шатлык», -
Дияр инде кайсы берәүләр.
Каршы килмәс идем сүзегезгә,
Тынгы бирми башка дәлилләр
- Яшьләрдән җөй эзләү –
картлар эше, -
Диючеләр ул һәрчак була,
Әмма, кайсы яктан карасаң да,
Кара – кара, ак ул – ак була!
Тормыш үрләреннән ачылганны
Ничек инде әйтми түзәргә:
Җаным сыкранмыйча, бага алмыйм
Яшәү ямен тоймас күзләргә.
Җиткерәсем килә: «Балакайлар!
Гомер бит ул ике яшәлми,
Соңнан нинди генә сулар сипмә,
Бер корыгач, агач яшәрми!»
Юбилейлар кирәк икән, дуслар,
Узганнарга кайтып килергә,
Шәйләп кенә үтеп киткәннәрне
Күңел күзе белән күрергә.
Без бит –
күпне татып белгән буын,
Килешмәс ул безгә моңаю.
Яшь чакларның
дәртле җырын сузыйк,
Уйлансыннар яшьләр, уянып!
Декабрь 1996.
ХӘЗИНӘМ БАР
ТУГАН ТЕЛЕМ дигән хәзинәм бар –
Күзләр явын алыр хәзинә!
Мәдхиямә мохтаҗ булмаса да,
Языйм әле мин дә әз генә
Алтын-көмеш түгел, бары – сүзләр
Җемелдәшә анда гөрләшеп,
Үз кысасын, үз җөмләсен тапса,
Гап-гади сүз куя нур чәчеп
Бу байлыкны безгә, мирас итеп,
Күпме буын җыеп калдырган.
Кәгазь-каләмнәре булмаганда,
Васыять сыман , телдән тапшырган.
Нинди генә төсмер юк сүзләрдә,
Нинди генә чалым чалынмый!
Тик шул бу муллыктан кинәнергә,
(Йомшак әйтсәк) вакыт табылмый.
Туп-турыдан ярып салабыз да,
Колак салгач, уйга калабыз:
«Коңгырт» диясене «кара» диеп,
Башкайларга бәла алабыз!
Тотмыйбыз шул өлкәннәр киңәшен
Сөйли белеп сөйләү турында,
Ни дә булса әйтеп куябыз шул,
Сулап кына куяр урында
Шулай инде: барның кадере юк
(Тел байлыгын әйтәм татарның),
Ә күпмебез телсез иза чигә –
Югалганны кыен кайтару!
Телне сәнгать итәр җәүһәр сүзләр
Кулланышта гына ямьлеләр.
Тоныклана, сүнеп кала алар,
Ихтирамсыз яши алмыйлар.
Рәхмәт әйтик әле әниләргә –
Безне алар телле иткәннәр.
Туган телне – әманәтне саклап,
Уртак эшкә өлеш керткәннәр!
Хәзер инде менә чират безгә –
Тел язмышы – безнең телләрдә.
Яңгырасын тапкыр татар сүзе
Татар гомер иткән илләрдә!
Декабрь-февраль 1996-1997.

* * *
Беләсезме, нигә гашыйкларны
Пар күгәрченнәргә тиңлиләр?
Чөнки күгәрченнәр канатлылар,
Чөнки күгәрченнәр көйлеләр!
Уртак шатлык икеләтә артык,
Күпкә җиңел уртак кайгылар.
Әйтегезче, парлы булудан да
Күркәмрәк тагы ниләр бар?!
Февраль 1996.

* * *
Марсель бепән Әлфиягә туй котлавы.
Тормыш дигән кара урманнарга
Сукмак ярып кереп киткәнче,
Тыңлагызчы бездән бер-ике сүз,
Юлыгызда ярдәм итмәсме
Алдыгызны томан сарып алса,
Кояш көлеп аны таратсын,
Күңелләрне болыт каплый калса,
Җылы яңгыр булып ул аксын.
Һәрбер үткән көннән ләззәт алып,
Һәрбер аткан таңнан ямь табып,
Яшәгез сез, җирдә елмаешып,
Уйнап-җырлап, көлеп-дәртләнеп.
Дөнья бик-бик матур булганда да,
Туганкайлар, шуны белегез:
Ике йөрәк берчә типсә генә,
Чәчәк атар уртак гөлегез,
Ямьле булыр уртак көнегез!
23 март 1996.

* * *
Җырлый-җырлый
Кәеф-сафа кора
Тар читлектә
Сыңар кенәри
Ул бит
Парын җуйгач кына
Сайрый!
Андый язмыш
Миңа кирәкми!
6 март 1996.

БЕР АВЫЗ СҮЗ
Шул исемдәге казакъ җыры һәм Г. Камал театрының
«Җанкисәккәем» спектакле тәэсире астында. Автор.
Бер явыз сүз әйтү булса уеңда:
Бер авыз сүз – агулы ук кулыңда!
Бер авыз сүз – зәһәр елан куеныңда!
Бер авыз сүз –
тау-таш кеше муенына!
Бер авыз сүз ишетелсә, өн бетә,
Бер авыз сүз көйрәгәнне ут итә,
Бер авыз сүз ямьле язны көз итә,
Бер авыз сүз чишмәләрне боз итә!
Миһербанлы җылы сүзгә ни җитә!
Бер авыз сүз таш бәгырьне эретә,
Бер авыз сүз матур төшне өн итә,
Бер авыз сүз ике җанны бер итә!
Әйтим дисәң бер авыз сүз, шуны бел:
Бер авыз сүз – аваз гына түгел ул!
Март 1996.

БӘХЕТЛЕЛӘР ЯМЬЛИ ДӨНЬЯНЫ.
Кызыкмыйм мин кеше бәхетенә –
Бәхтен тапканнарга сокланам.
Өмет иңә нурсыз күзләремә
Бәхетлеләрдән мин дәрт алам.
Ни хасият көнче кызыгудан,
Язмышыңа ләгънәт атудан:
Яшь аша да елмаерга тырыш –
Бәхет ерак йөри ачудан!
Теләкләрең калыр хыялыңда,
Кул кушырып көтеп утырсаң,
Бәхет бит ул күктән килеп төшми,
Чыкса чыгар килеп, тырышсаң
Бәхет дигән нәрсә ул, мөгаен,
Күмәклекне сөя торгандыр.
Күргәнем юк ялгыз бәхетлене,
Өзеп әйтмим, бәлки, буладыр
Тау-тау маллар җыеп бер «бәхетле»
Кәеф корса афәт вакытында,
Андый «бәхет» җанны һич җылытмый,
Җырлар моңсыз андый табында.
Оҗмах булыр иде бу дөньяда –
Бәхетлеләр генә яшәсә.
Хыял, хыял! Ә чынбарлык шундый –
Хәерчегә җил дә каршы исә!
Май 1996.

КЕМДӘ МЕСКЕН ЧЫПЧЫК КАЙГЫСЫ
Таный алмый тордым Кош-корт Илен:
Бар да сөйли – кемне тыңларга?
Баксаң Ил хуҗасын – Президентны
Җыеналар икән сайларга.
Кандидатлар бик күп, беренчесе –
Илнең әлеге Башы – Ак Әтәч,
Әтәчләрнең чуарлары да бар
(Альтернативалар заманы бит,
Сайлау булмый алай итмәгәч)
Үрдәкләр дә, казлар , күркәләр дә
Кандидатка теркәп куелган.
Аерым игътибарга лаек булыр
Киң маңгайлы купшы Тукран.
Әйтеп китик, Илнең тәү Башлыгы
Булды Тукранның нәселдәше.
Шуңа бусы һәркөн тәүбә итә:
«Кабатламам, – диеп, - ялгышын!»
Килгәч-килгәч тормыш күзәтергә,
Керик инде базар эченә.
Әнә ике тавык зарланыша,
Күкәйләрен өеп кәрзингә:
- Элегәре тормыш иркен иде -
Аяк асты тулы җим иде,
Сал да 3-4 көнгә бер күкәйне,
Әйдә, тик тибенеп йөр иде
- Әйтмә инде! – (бусы ахирәте) –
Күкәем бүген дә үтмәде
Безнең күкәй хәзер кемгә кирәк,
Базар тулы чит ил күкәе!
Әйтче инде, кайчан шулай булды –
Карга күзен карга чукыды?
Бөтен гаеп мөртәт Ак Әтәчтә,
Чәнчелми дә борылып муены!
- Күптән ачылдымы өнегез!? – дип,
Әңгәмәгә кушыла Ак Тавык, -
Әтәч урынында бүтән булса,
Булыр иде томшыклар ябык!
Ни теләсә, шуны карыйсыз да,
Ни теләсә, шуны сайрыйсыз!
Сезгә тагы нәрсә җитми икән,
Тагы ниләр монда даулыйсыз!?
Кикриге камил барча кош-корт
Тавыш бирер тик Ак Әтәчкә!
Тукран тәүбәләрен күп ишеттек,
Бу көннәрне күрдек бит көчкә!
Базар базар инде – ни күрмәссең,
Илең бер базарга әйләнгәч,
Килер көнең, атар таңнарыңны
Тукран, Әтәчләргә бәйләгәч
Куначасы күккә тиеп торган
Затлы кетәкләргә урнашып,
Ул әтәчләр бик тиз оныта шул:
Җимнәр табыла тырышып-тырмашып!
Истә тотса иде президентлар
«Кош-корт Иле» дигән атны да,
Илдә көн күрергә тиеш күркә, үрдәк,
Чыпчык кебек кече затны да
Май 1996.

* * *
Су сипмәгез, янып калыйм әле
Һич югында тагын аз гына.
Дөрләп янган гына очкын чәчә,
Пыскып сүнгән өсти ыс кына!
Май 1996.
БӘРӘҮГӘ.
«Сөям!» - дидең,
«Сизәм!» - дидем,
«Янам!» - дидең, аңладым
Дөрләгән ялкыннарыңнан
токандыра алмадың
Үкенечләр, аянычлар
Азмыни бу торышта:
Берең яна, берең – туңа,
Бер сөйкемсез куышта
Май 1996.

КАРГАЛАРНЫ НИЧЕК АҢЛАРГА?
«Карр!» дип, йокым бүлеп очып үтте
Баш очымнан бүген бер карга
Кызык: кайгыданмы сөрән салды,
Шатлана, дип микән, уйларга?
Кая инде безгә, кешеләргә,
Карга язмышларын аңларга!
Үз көнебез генә моң да зар шул,
Башкалар тормышы – җыр гына
Май 1996.

* * *
Типтереп кәеф коруның
Айну дигән чагы бар
Җырлар тынган, гөлләр сулган
Бәйрәм арты таңы бар.
Ваемсыз үткән тормышның
Үкенеч хәлләре бар:
Кире килмәс,тынгы бирмәс –
Җанны сыкратыр алар
Май 1996.

МӘДИНӘГӘ
Төссез ялгыз көннәремне
Хәтерлим бүгенгедәй,
Сүнеп барган күңелемне,
Дөрләттең, яз җиледәй
Рәхмәт укыйм язмышыма,
Уянып төннәремдә.
Бәхетемә очрагансың
Шул шомлы көннәремдә.
Атма мине упкыннарга
Үпкәле караш белән.
Мин синеке-заманныкы,
Бүлешү авыр – беләм!
Тормыш каккан фәкыйреңне
Рәнҗетмәче, Мәдинәм!
Май 1996.

ЯЗГАН ЯЗМЫШ
Әйләнә дә тагы килә
Бу дөньяның көзләре
Яз да җитә, узып китә,
Калса-кала эзләре
Безгә кадәр бу юллардан
Узган күпме кешеләр:
Шәйләп үткән, сизми киткән,
Башка шуның ишеләр
Үлән үскән, карлар төшкән,
Кабат эреп акканнар.
Эзләренә, уйсыз-өнсез,
Бер үткәннәр кайтканнар
Ваемсыз яшәү чыгыры
Һич тә тынып тормаган –
Язын-җәен, көзен-кышын
Чорнаган да, чорнаган
Ә бер көнне – туктап калган
Вакыт узган – югалган.
Тузан күмгән, хәтер сүнгән –
Мескеннәрдән ни калган?!
Июнь 1996 .

* * *
Тормыш шулай итә:
Кемгә көмеш төртә,
Кемгә бакыр гына тамыза.
Берәүләрне күмә данга-малга,
Берәүләрнең яшен агыза
Июнь1996.

ӘМИНӘ МОРАТОВАГА
Сезгә түгәрәк яшь тула икән,
Бәрәкалла, күзләр тимәсен!
Якты көннәр алда насыйп булсын,
Куанычлар урап үтмәсен!
Газетаның ачмыйк кайсы санын,
Тап булабыз Сезнең фикергә.
Фикер күктән төшми, моның өчен
Кирәк күпме юллар үтәргә!
Шимбә дә юк, якшәмбе дә Сезгә,
Белмим, кайчан соң ял итәсез?
Хәбәр генә түгел, шигъри юллар
Һәр сан саен бүләк итәсез.
Сезнең ипле, төпле сүздән башка
«Яңа вакыт» китек булыр ул.
Исәнлекләр бирсен Сезгә Ходай,
Укучыдан Сезгә теләк шул!
1996 ел.
--------------
Әминә Моратова – шагыйрә, «Яңа вакыт» газетасы хәбәрчесе.

МӘДИНӘ РӘХИМКУЛОВАГА
Тарих белән киләчәккә
Хезмәт иткән ханым ул,
Татарның йөзен үзенә
Ачып биргән ханым ул!
Туган халкы күңеленә
Уйлар уйган ханым ул.
Исән чакта һәйкәлләрен
Салып куйган ханым ул!
Июнь 1996.
------------
Мәдинә Рәхимкулова – Оренбург ягы мәгърифәтчеләре турында
күп китаплар авторы. Санкт-Петербургта яши.


МӘДИНӘМӘ МӘДХИЯ

Сайрар иде микән, ай-һай сандугач та, кунып сайрар талы, мактап җырлар
таңы булмаса Әгәр, мин сандугач була алсам бөдрә талым да, мәдхияләр
җырлар таңым да, уң канатым, мәхәббәтем – ул син булыр идең, җанкисәгем-Мәдинәм!

Гомер язы гөрләп узып киткән,
Ә көзенә әле иртәрәк.
Шау чәчәкле тормыш аланнарын Йөрик әле гизеп икәүләп.
Белик әле кадрен гомерләрнең –
Чәчәкләре бигрәк матур бит!
Ел фасылы гына кабатлана,
Үткән көннәр кире кайтмый бит!
Насыйп булса иде көзләрен дә
Синең белән бергә үтәргә,
Ачы-татлы тормыш җимешләрен
Бер табактан авыз итәргә.
Сентябрь. 1996.


РӨСТӘМ АБДУЛЛАЕВКА
яшь тулу уңаеннан.


Мәшһүр Ханская сукмаклары
Китердеме әллә бу якка?
Ул кадәрен белмим тансык идең
Сәхнә сөйгән безнең халыкка!
Сүнеп барган сәнгать учагына
Яңа сулыш өреп дөрләттең.
Театр өмете – яшь көчләрне
Балаларың кебек үз иттең.
Гаиләңдә инде күптән - бабай,
Кем әйтсен соң сиңа бабай дип?
Кияү, оныкларың әйтә күрсен,
Тамашачы: «Рөстәм, давай!» - ди.
Татар шулайрак әйтә шул хәзер,
Сөйләмебез – тоташ винегрет!
Җәүһәр телебезне чистартырга
Рөстәм туган, берүк, ярдәм ит!
Әлмәндәр карт бераз сабыр итсен,
Чираты тиз генә җитмәстер.
Алда әле син башкарыр эшләр
Тавык чүпләсә дә бетмәстер!
Люцияңнең чишмә тавышына
Гармуныңның моңы кушылсын.
Татар күңеленә очкын салып,
Йөрәк җилкетерлек җыр тусын!
Иҗатыңның чәчәкләре нәфис,
Җимешләре тора өлгереп.
Уңышларның сере икәү генә:
Талант белән синең өлгерлек.
Килер ул көн: Фәйзи театры
Ачар үзенең затлы пәрдәсен.
Эзсез булмас хезмәт: балкытырсың
Калабызның шанлы сәхнәсен!
Көз 1996.
-----------
Рөстәм Абдуллаев – Татарстанның атказанган сәнгатъ эшлеклесе,
актер, режиссер, Оренбург татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе.

ЭХ, ОРЕНБУР ЯКЛАРЫ
Җыр.
Өлфәт Хәмидуллин музыкасы.
Кулыңдагы гармуныңның
Көмеш кыңгыраулары.
Алып китә яшьлегемә
Шул гармуның моңнары.
Кушымта:
Эх, Оренбур яклары,
Җәйнең матур чаклары,
Кайлардан да алып кайта
Яшьлегем сукмаклары.
Бормалы су буйларыннан
Бер урап килик әле,
Бәпкә үләннәрен таптап,
Әйттереп йөрик әле!
Кушымта шул ук.
Чишмә буе былбыллары
Тагын килгәндер әле,
Яшьлектә калган кичләрне
Хәтерлиләрдер әле.
1996.

ТӘНКЫЙТЬЧЕМӘ
Сүзләремне кагып-селкеп, туган,
Хикмәти мәгънәләр эзләмә!
Сүздә мени хикмәт,
Хикмәт – җанда!
Ә анысын
(гомер бакый бер кабыкта яшәп!)
Бик чамалы аңлыйм үзем дә!
Декабрь 1996.
* * *
Рәфыйк баҗага.
Тәңре бирә, Тәңре ала,
Без фәкыйрьгә ни кала?
Биргәннән алганга кадәр
Бары да безнең кулда!
Җырласаң да, еласаң да
Шул бер тамак, лабаса!
Ишарәгә күчеп була,
Тамакларың калмаса
Елмаю да, турсаю да
Ягарга була йөзгә
Кыскасы шул: ачылырга
Мөмкинлекләр күп безгә!
Шулай, дускай, хөррият мул
Без искерер тормышта!
Сабырлыклар бирсен Тәңре
Ирешергә уңышка!
Гыйнвар 1997.

* * *
Узган инде елтыр-шома сүзгә
Әсир булыр исәр чакларым!
Ымсынырлык чая күзләргә дә,
Ахры, уйланмыйча бакмамын
Данмы, малмы, ялмы сиңа кирәк,
Дип, баш вата таныш-белешем.
Язам икән, димәк, нидер кирәк,
Бәлки, ни беләндер килешмим
Алкышларлык даным юк-югын да,
Көн күрергә җитәр малым бар,
Арып-йончып, ял кирәккән чакта,
Җан җылытыр сердәш-ярым бар.
Бар нәрсәм дә җитеш кебек тә бит,
Җаным гына, никтер, азсына
Күңелемнең кайдыр почмагында
Чиртелмәгән кылы бар сыман.
Көйлим әле шуны, әзер торсын:
Тормыш бит бу – чыгар кирәге
Бер давылдан көйри,
бер - бушлыктан,
Гаҗәп бит ул кеше йөрәге!
Анда-санда, бәлки, чирткәләрмен,
Үзем өчен генә булса да:
Узмасын ла көннәр өнсез-эзсез,
Дөнья бит бу, фани булса да!
Гыйнвар 1997.

* * *
Иркәләнә белү – күркәм сыйфат:
Иркә гөлнең нәфис чәчәге!
Затсыз юлдаш – әрсез тигәнәкнең
Беркемгә дә булмый кирәге!
Иркәләнү – холык сынау түгел,
Хокук даулау түгел түшәктә!
Ул - хисләргә азрак ирек бирү,
Тулып-ташкан чакта йөрәкләр.
Иркәләнә белү – сирәк сыйфат,
Нәкъ иркәли белү шикелле
Кызганыч шул – бихисап парларның Гомерлек булуы – икеле!
Гыйнвар 1997.
* * *

Саумы, яшьлек, сине сәламлим мин,
Сиңа иям бүген чал башым!
Нинди генә үргә күтәрелмә,
Истән чыкмый бит ул юл башы
Бер яшьлектә, бер картлыкта, диләр,
Ашкынуы тиле күңелнең
Ике генә мизгел түгелдер лә
Кызык чагы озын гомернең!
Тиле, диләр инде сине күпләр,
Тиле идек без дә кайчандыр
Аз булса да әле шаукымының
Берәр эзе, бәлки, калгандыр
Яшьлек-тилелекнең җиле белән
Йөрибез бит әле бүген дә.
Тилеләре бетсә, бу дөньяның
Яме китәр иде шул көндә!
Яшьлектә дә булсын,
картлыкта да
Сүрелмәсен безнең ашкыну.
Яшьнә яшьлек – сиңа теләгем шул –
Шашып торсын хисләр ташкыны!
22 апрель 1997.



* * *
Гөлйөзем апайга.
«Кирәк» белән «теләк» гомер бакый
Бер сукмактан бергә атлыйлар.
Кайчак «кирәк» җиңә,
кайчак – «теләк»,
Бер генә дә килешә алмыйлар
Хәер, дөрес булмас алай дию,
«Кирәк»нең дә була төрлесе,
Теләгеңә тәңгәл килгән була,
Җанга якын була кайберсе.

Ай-һай, барыбер,күбрәк буладыр ул
Күңелгә хуш килмәс «кирәк»ләр
Аһ, ул каһәр төшкән «кирәк»ләрдән
Йончып-арып бетә йөрәкләр!
Балалар яшь, түзү кирәк, диеп,
Теләкләрне урап үтәсең,
Килер әле бәйрәм безгә дә, дип,
Өметләнеп сабыр итәсең
Алары да берчак үсеп җитә,
Ә «кирәк»ләр даулый үз җаен,
Теләкләрең генә, намус саклап ,
Кими-сүнә бара ел саен
Күп йөгердең инде, атлауга күч,
Теләкләргә азрак ирек бир.
Бетмәс бу дөньяның «кирәк»ләре,
Үзең өчен бераз яшәп күр!
22 апрель 1997.
АКТЫ КҮПЕР,,,
Акты күпер нәфрәт ташкынында
Гөлтләп сүндем – шашып сөялмам.
Чакырсаң да, инде каршы ярга
Җаным тартмас, йөзеп чыгалмам
Торма ярда, инде ярым бүтән,
Йөрәк багышланган бүтәнгә.
Чын күңелдән яратканнар гына
Хаклы бит ул сөю көтәргә!
Кысыр өмет инде нигә кирәк,
Саф хисләрне салып таптагач?
Йөрмә ярда, бул, син, үз юлыңда,
Башка сукырларның күзен ач!
7 май. 1997.

* * *
Сугышларның башы серле була,
Фаҗигале була азагы
Гади генә башкайларга төшә
Сугышларның бөтен газабы.
Җиңү Көне бүген – данлау көне,
Искә алу Көне һәр өйдә.
Моңсу бәйрәм, ә шулай да Бәйрәм,
Урыны аның күңел түрендә!
Тансык кунак бүген ветераннар –
Җиңү яулаучылар Ил өчен.
Окопларда, кырда, цехта булсын,
Аямаган һәркем үз көчен!
Вакыт җиле сыйпый чал чәчләрне,
Сирәкләнә бара аралар.
Күпләр инде тик хәтердә генә,
Исәннәрдә сыкрый яралар
Яудан кайтмый калган улын көтеп,
Күзен йомды күпме аналар
«Әти»сүзен китаплардан гына
Укып үсте күпме балалар
Сугыш беткәч батыр күбәя ул –
Хисаплаучы, бәя бирүче
Җиңүләрнең чын кыйммәтен белә
Фәкать тирен түккән җиңүче!
Бәйрәм бүген – Бөек Җиңү Көне,
Шанлы Җиңүчеләр бәйрәме!
Җиңүчеләр! Бары сезгә бүген
Гүзәл яз гөлләре бәйләме!
Май 1997.

БӘХЕТ
Бик бәхетле булу – буй җитмәс хәл,
Бәхетсезлек бит ул – фаҗига.
Шуңа да мин өзеп җавап бирмим,
Бәхетлеме, дигән сорауга.
Җавап бирмим, чөнки үзем белмим,
(Бәлки, хәерледер белмәвем)
Мин бәхетле, диеп, күкрәк какмыйм,
Юк кулымда бәхет үлчәвем.
Гомер күге болытсыз чалт аяз,
Бер кайгысыз кеше булырмы?
Узганымда да күп борчуларым,
Туар көннәрем дә томанлы
Бәхтең бармы, Ходай бәндәсе, дип,
Берүк, миннән сорау алмагыз,
Җанны кызыксыну кытыкласа,
Күзләремә генә карагыз.
31 август. 1997.

ИЗГЕЛЕКНЕҢ БУЛМЫЙ ИСКЕСЕ
Байлар булган, булды, көнен күрә,
Исемнәре телдә, әлбәттә.
Байлык күркәм итә (сүз дә юктыр),
Тик мәңгелек булмый, гадәттә.
Бай затының булгач яңалары,
Искесе дә булыр бит әле
«Яңа»лары көн дә күз каршында,
«Искертәбез» икән кемнәрне?
Йөз алтмышы тулды Әхмәт байның,
«Иске» угы анда туктармы?
«Яңа» дигән мәртәбәле исем,
Сайлар икән кайсы татарны?

Тел карыша, күңел кабул итми,
«Яңа» дип атарга тузганны.
Кайбер «яңа» дигән кыйммәтләрдән
Сөртелгән тик еллар тузаны:
Булмаганмы тозсыз типтерүләр,
Ачтан интеккәндә берәүләр,
Елга ничә фаэтон алмаштырып,
Шашынмаганнармы түрәләр?!
Әхмәт байдай байлар сирәк булган,
Халкы өчен янып йөргәннәр,
Алар милләтенә ни кирәкне
Күңел күзе белән күргәннәр.
Яңасы бар җырның, борынгысы,
Әмма, булмый җырның ертыгы –
Изгелекнең булмый искеләре,
Сөйләп тормыйм шуннан артыгын!
4 сентябрь1997.
-------------
Әхмәт бай Хөсәенов – милләтпәрвәр, күренекле химаяче татар бае.
БҮЛӘК БАЙБУЛАТОВАГА
Иҗат чәчәкләрең катлы-катлы,
Ачыла да - таңга калдыра.
Бер көлдереп ала, бер елата,
Өнсез итеп, уйга талдыра
Сәхнә ничек кенә сынау алмый:
Бер картайта, янә яшәртә,
Төшеңә дә кермәс гомерләрне
Үзеңнеке итеп яшәтә!
Язмыш сине безгә бүләк иткән,
Без дә сиңа бүләк булсакчы
Сәнгать мәйданында җиңүләргә
Һәрчак дәртләндереп торсакчы.
Алда сине еллар, юллар көтә,
Дистәләгән яңа язмышлар;
Йөрәгеңдә ялкын сүрелмәсен,
Юлдаш булсын сиңа алкышлар!
Ноябрь 1997.
-----------------
Бүләк Байбулатова – М. Фәйзи исемендәге театр артисты.

ҺАВАЛАРДА ЙОЛДЫЗ
Җыр.
Рамил Мәүлетов музыкасы.
Һаваларда йолдыз – кем йолдызы?
Кем күз салса шуңа елмая
Йолдызларга баксаң, йөзләр
нурга чума,
Ник соң күңелкәйләр моңая?
Һаваларда йолдыз – төн бизәге,
Килеп төшәр төсле кулыма
Йолдыз өмет итмим,
йолдыз түгел бит мин,
Ялгыз гына калмыйм юлымда.
Һаваларда йолдыз – күк илчесе,
Сәлам илтә таңга кичләрдән.
Юллап сәлам йөртмим,
балкып барып җитим,
Айныганчы йөрәк хисләрдән.
1998.
ТУКАЙГА
И туган тел, и матур тел
Г. Тукай.
Гади генә әйткән олуг сүзең
Бәяләнеп бетмәс бөектер.
Ничә тыңласам да, һәрчак тансык,
Әнкәм бишек җыры кебектер.
Тик йоклатмый бу сүз – күзең ача,
Битарафлык кача, гамь иңә.
Кем соң мин, дип, татар уйга тала,
Караш ташлый узган гомренә.
Чү, ялгышам, Тукай, бар татар да
Инде хәзер алай уйланмый;
Чөнки күпләр туган телен белми,
Бишек җырын тыңлап моңланмый.
Тәмен татымаган – тансык белми,
Ә тансыкның аерым ләззәте!
Шуңа да син, Тукай, бик кадерле,
Шуңа да мин сиңа рәхмәтле!
Апрель 1998.

КАРА КӨЗ
Кара көзнең соңгы көне
Китмәскә дип тартыша,
Тик салынкы болытыннан
Яңгыр түгел, кар төшә
Ярый әле аз гомерле
Көзнең шыксыз мизгеле,
Пыскып янган өметләрне
Сүндереп куяр иде
Көз 1998.

САГЫНЫЛГАН МАНЗАРА
Көязләнеп киткән урман,
Мамык шәлен ябынгач,
Җанга тигән яңгырлардан,
Сорылыктан арынгач.
Кар астында таныш сукмак,
Кыштырдамый яфраклар.
Затлы итектәй шыгырдый
Яңа яуган ап-ак кар.
Көз 1998.

АВЫЛЫМ ИМАН ЯҢАРТА.
Коммунистлар хакимлеге чорында җимерелгән Мостафа мәчете нигезенә
авылдашларым кызыл кирпечтән ялт итеп торган яңасын утырттылар.
Эпиграф урынына.
Манарада балкый өр-яңа ай,
Сабыр гына көзге таң ата
Мостафамда бүген мәчет ачыла,
Авылым бүген иман яңарта.
Хәрабәдән күтәрелде мәчет,
Иман нуры сибә манара.
Пәрдәләнгән булса кайбер җаннар,
Маңгай күзе күрер, иншалла!
Ә хәтергә килә бала чаклар,
Тузанлы юл – Мәчет тыкрыгы,
Ялан тәпи йөгереп йөргән чаклар,
Пляжыбыз – Кичү комлыгы.
Суларыбыз ул чак тирән иде,
Омтылышларыбыз саф иде,
Юк-бар кием, татлы хыял белән
Исереп йөргән исәр чак иде.
Хәтер барлый тәүге ачышларны -
Күбесе бит монда ясалган;
Манарадан табигатең күзләп,
Күңел гүзәллеккә таң калган
«Яңа кыйбла» иҗат итүчеләр
Манараны кисеп аттылар.
Мәсхәрәләп изге Аллаһ йортын,
Чит-ят кушаматлар тактылар.
«Избач» иде, соңрак «клуб» булды,
Җимерелеп мәчет котылды
Заманалар узды, иман кайтты,
Нигезенә кабат утырды.
Игелекле җаннар исән әле,
Бердәмлек бар әле халыкта:
Кул көченнән, хәер-ярдәм белән
Мәчетебез, шөкер, калыкты!
Бүген төштә ак күгәрчен күрдем,
Мәчет кәрнизендә гөрләде.
Нигә юрыйм – бары изгелеккә,
Димәк, илдә иман үлмәде!
Яңгырасын азан,
тынлык ярып,
Изге эшкә өндәп көн саен.
Кабатламыйк кылган хаталарны,
Кыйблабызны барлыйк һәрдаим!
16. 10. 1998,
Мостафа авылы.

* * *
Тау-тау бәхет вәгъдә иткән
Юлбашчылар югалды.
Җаннары очты җиһанга,
Яман даннары калды.
Декабрь 1998.
* * *

Безнең ярык тагаракта
Су да тормый,
Җим дә юк.
Әмма, гаҗәп, ач түгелбез:
«Юк»тан син дә,
Мин дә тук!
1999.
* * *
Пушкиннан.
Сөйдем Сезне:
бәлки, гыйшкымның эзе
Сүнеп тә бетмәгәндер
күңелемдә;
Бүтән хафаламас сөюем Сезне,
Борчыйсым килми
берни белән дә.
Сөйдем Сезне өнсез
һәм дә өметсез,
Йә тартынып,
йә ярсып көнләүдән;
Сезгә шундый назлы
һәм эчкерсез
Сөелү язса язсын берәүдән.
1999.
КЫШКЫ КИЧ
Пушкиннан.
Тәрҗемә күршебез Куликова Лидия Николаевнага багышлана.
Давыл офыкны томалый,
Кар-бураннар бөтереп;
Ерткыч җанвардай бер улый,
Бер елый, бала кебек.
Йә тузган кыек саламын
Шаулатып талкып ала,
Йә соңлаган юлчы сыман,
Тәрәз капкачын кага.
Алама алачыгыбыз
Моңсу да, караңгы да,
Әбкәем, ник әле өнсез
Тындың тәрәз каршында?
Әллә давыл улавыннан,
Дустым, йончып калдыңмы?
Әллә орчык зырлавыннан
Йокыга ук талдыңмы?
Эчик, нурсыз яшьлегемнең
Рәхимле ахирәте;
Салыйк хәсрәттән берәрне,
Булыр җанга сихәте.
Җырла миңа сайрар кошның
Сабыр гомер итүен.
Җырла миңа гүзәл кызның
Таңда суга китүен.
Давыл офыкны томалый,
Кар-бураннар бөтереп;
Ерткыч җанвардай бер улый,
Бер елый, бала кебек.
Эчик, нурсыз яшьлегемнең
Рәхимле ахирәте;
Салыйк хәсрәттән берәрне,
Булыр җанга сихәте.
1999.
* * *
Пушкиннан.
Зая бүләк, гаип бүләк –
Тормыш, ник мине таптың?
Ник язмыш әмере белән
Җәзалы юлга тарттың?
Кай җаһилгә кирәк булды,
Мине юктан бар итү,
Йөрәгемә ярсу салып,
Вәсвәсә уты төртү?
Максат куймадым алдыма,
Йөрәк буш, эшсез аңым,
Тормышның төссез шавыннан
Изалана бу җаным.
1999.
СӘЕР ТЕЛӘКЛӘР

Эх, ашасы иде болытка,
Кагыласы иде офыкка,
Чайкаласы иде нурларда
Киек казлар үткән юлларда.
Эндәшәсе иде җилләргә,
Елмаясы иде гөлләргә,
Чагыласы иде күзләрдә
Бер шәп бизәк булып көзләргә.
Көз 2000.
* * *
Кемгә – ничек, миңа иҗат - газап!
Куй соң, азапланма, тын, диләр.
Бер очлангач, каләм сынмый тынмый,
Каләмсезләр генә белмиләр.
28.03.2000.

БЕР ШАГЫЙРӘНЕҢ ШИГЫРЬ БӘЙЛӘМЕН УКЫГАЧ ,,,
Йортым читәннән булса да,
Сортым бүтәннән минем.
Халык мәкале.
(шагыйрә сайлаган эпиграф)
Читән читән булыр инде,
Нинди әләм элсәң дә.
Сат син аны хак бирсәләр,
Җанга жәлрәк, дисәң дә.
Юксыллар байрагын селкеп,
«Булыр!»га шөкер кылып,
Күбрәк яшәлмәде микән,
Ярлы тәкәббер булып?!
Музей-фәлән ителә калса,
Ул «тарихи» торагың,
Бер почмакта, онытылып,
Утырып калма тагын.
«Хистән үргән тәхет» кенә
Читән йортка ямь кертмәс,
«Җанлы экспонат» булулар
Татарга килешеп бетмәс.
«Сорт» дигәннән. үзбәяләр -
«Акыллылык бәласе».
Чын «ярлык»ны вакыт тагар,
Аны һәркем аласы.
Бүгенге «сорт» сортмыни ул
Мәңгелекләр каршында.
Сүзем борычлырак булыр,
Күз яшьләрсез каршыла:
Бигайбә, бу бәйләмеңнән
Ләззәт тапмадым әле -
Бар көлтәңдә бер тук башак,
Ул да - халык мәкале.
Февраль-март 2000.

АСЫЛЛАРДАН АСЫЛЛАРГА
Бәйрәмегез җиткән килеп –
Бүләк кирәк эзләргә:
Язмак булдым бер мәдхия
Махсус атап сезләргә.
Тукта, мәйтәм, атланыйм да
Пар канатлы тулпарга,
Чыгыйм әле данлар өчен
Затлы сүзләр тупларга.
Өч атларын бер сикереп,
Очты атым күкләргә:
Бөек уйлар күккә тарта,
Сер түгел бу күпләргә.
Анда инде яктылык та,
Нурлылык та чамасыз,
Тик алҗыта икән балкыш,
Җиргә төштем чарасыз.
Сүзсез аңлап теләгемне,
Ат юнәлде бакчага:
Өметләнеп куйды күңел,
Сүз табам, дип, мактауга.
Бер әйләндем, биш урадым
Күзләп бакча гөлләрен,
Ни кызганыч – табалмадым
Гөлнең сезгә тиңнәрен.
Берсе чагу, берсе тонык,
Өстенлек соң кайсында?
Ни җентекләп сайласам да,
Тәңгәллек булмас сыман.
Тулпарым менде тауларга,
Әйләнеп килде Айдан,
Тик сезгә тиң хөрмәт сүзен
Табалмадым беркайдан!
Күпме вакыт сарыф иттем
Илдә юкны эзләргә!
Нинди тиңдәш табып булсын
Яше дә юк сезләргә?!
Дөнья күрмәде мәдхиям,
Үкенүләр файдасыз.
Мәрхәмәтле җаннар бит сез,
Хәлләремне аңларсыз
Сүзем купшы чыкмаса да,
Кабул итә күрегез,
Күркәм сүздән күпкә күркәм
Икәнсез бит үзегез.
Асылларның асыллары,
Сездә бүген күзебез.
Телебезгә килмәгәнен
Күзебездән күрегез!
Бергә булыйк, тансык булыйк,
Берексен серләребез;
Мәҗлесләрне бәйрәм ясап,
Яңграсын җырларыбыз!
Март 2000.
--------------
Бөтенәеп китте чиләк,
Тигезен-тиңен тапкач.
Ачык авыз, диеп кара,
Авызны капкач япкач!
------------
Ялгыз каен, мескенкәем,
Өзгәләнә җилләрдә.
Ишен табып сыеныр иде,
Тамырлар шул җирләрдә
--------------
Омтылмыйм мин
чүлдәй мәйданнарга,
Һәйкәл-язмышларны теләмим.
Күләгәдә җанга сихәт табам,
Прожекторлар угын өнәмим!
-------------
Әллә кем булыр идек тә,
Әмәлен белеп булмый.
Хыялдагы канатларны
Иңнәргә элеп булмый.
------------
Сызгырсаң да яшьлекләргә
Юллар ябылган инде.
Гомер оекбашларына
Башлар сабылган инде!
2000.

ЧОРЛАР ЧИГЕНДӘ
Бик күпләргә тәтемәгән бәхет
Ишелеп төште безнең өсләргә:
Гасыр гына түгел, Меңъеллыкка
Насыйп икән әле үрләргә!
Хәерчелек көләпәрәләрен
Салып атып үткән елларга,
Бисмиллалап, уң аяктан атлап,
Керә күрик яңа чорларга.
Йәче инде, язмыш, безгә генә
Гелән шулай кырын карама:
Инкыйлабын бирдең, инкыйразын -
Хәттин ашты - бүтән сынама!
.Егерменче - тарих киштәсендә,
Үткәннәргә, диләр, салават.
Зарын гына түгел, башкасын да
Әйтеп үтү кирәк, аралап.
Егерменче - минеке дә иде,
Мин күрмәдем аны төшемдә:
Ялан тәпиләрем җебетеп йөргән
Җылы яңгырлары исемдә.
Илләребез улчак иркен иде,
Сулары - су, кары - кар иде,
Йөз сум белән йөз туганың барлап,
Илләр гизгән көннәр бар иде.
Ә бүген ни? Карта челтәрләре
Киртә булып ятты юлларга.
Кайда хәзер Кавказ, кемдә Кырым?
Карпаты да бары җырларда.
Шулай, дуслар, шомлы бу «чик кичү»,
Тик югалтмыйк әле өметне -
Узганнарда без өметле идек,
Өмет белән булдык бәхетле.
Алгарышның саф җилләрен тоеп,
Тибә күрсен әле йөрәкләр.
Фәрештәнең «амин» дигәненә
Туры килә күрсен теләкләр!
Декабрь 2000.

* * *
Дөнья, дөнья.
Гүзәл бакчасың син, тик.
Чытырман баскан кайбер төшең.
Чытырманнар ермыш -
Үзебез тапкан язмыш,
Әллә. юлы ялгыш?
23.02.2001.
* * *
Диңгезләрдә ялгыз каек мескен -
Җилкән көйлә, сыен җилләргә.
Алары да күбрәк каршы исә.
Пар канатлар кирәк иңнәргә.
21.01.2001.
* * *
Иллә дә кызык иттем -
«Күрми» үттем!
Кабыгым белән тойдым -
Күрелү иде бар нияте:
Чүп гамәлен таудай тоеп,
Колач җитмәс зурдан кубып,
Ыспайланып, куштанланып,
Сайрап, майлап
Күзгә керү, җанга сарылу -
Табигате.
Янсын әле, кызсын әле,
Җәтмәсендә төшем юкка
Өзгәләнсен, сызсын әле!
Оят качкан дөньясында
Савапсызга сүз коюга караганда,
Кайчак шулай
«Ишетмәвең вә күрмәвең»
Күпкә кулай.
13.03.2001.

* * *
Үз мохитем кыйтгалардан тарта -
Канга сеңгән татар мохите,
Туган телем саф чишмәсе тарта,
Туган моңым туры йөретә.
Кыйтгаларның офыклары алдыр,
Бәлки, балдыр эчкән сулары,
Әмма, сусаган җан суга мохтаҗ,
Ул су гына тели нибары
10.05.2001.

ӘМИНӘ АПА МОРАДИГА
Янәшәмдә генә шагыйрь утыра,
Мин бар ни дә, юк ни аңарга
Ашыгып-ашыгып нидер язып куя,
Оеп, янә чума уйларга.
Үпкәләмим, үземә таныш халәт:
Иҗатташы-илһам килгәндер,
Хис-хыялга төреп сизгер җанын,
Кулына кәгазь-каләм биргәндер.
Берни күрми шагыйрь мондый чакта,
Хәтта хуҗа түгел үзенә.
Күңлендәген тәңгәл тапшырырдай
Сүз эзли ул, бары сүз генә!
Сүз – җәүһәр ул, лаек урнын тапса,
Сүз – корал ул, хәтта дәва да!
Мәгънәсез сүз – бары буш аваз ул,
Кайтавазсыз очкан далага.
Язсын шагыйрь, бозмыйк мизгел ямен,
Уй-гамьнәре күчсен сүзләргә,
Кабатланмас гүзәл әсәр булып,
Ирешер алар берчак безләргә.
Бу мәл булыр шагыйрь тантанасы,
Хезмәтенең әҗер-савабы,
Ә хәзергә юк шул бер әмәл дә,
Җиңләйтердәй иҗат газабын.
Октябрь 2001.
* * *
Энҗе Шәфиевага.
Хәят диңгезеннән энҗе чүплим,
Сандыкларга салмыйм - өләшәм.
Сөенсәгез, мин дә юанырмын,
Саф җаннардан һич тә көнләшмәм.
Энҗеләрнең затлылыгы серле,
Энҗеләргә фани дөнья тар.
Берәүләргә энҗе - бер тәти таш,
Минем энҗеләрем җанлылар.
. Энҗеләрем, тере энҗеләрем
Сибелеп ята узган елларда.
Эзләгәннәр мине бер табарлар
Шул энҗеле борма юллардан.
29.01.2001.
--------------
Энҗе Шәфиева – педагог, баянчы, композитор.
Оренбургта яши.
АЛДАН КҮРЕП БУЛМЫЙ ШУЛ
Рамил Мәүлетов көе.
Күзләреңдә шәүләм күреп,
Гөлтләп кабынган идем.
Мәхәббәтем таптым, диеп,
Сиңа табынган идем.
Кушымта:
Уңга каерды сукмагың,
Сулга тартты минем юл.
Маңгайларга язылганны
Алдан белеп булмый шул
Мәхәббәтне учак диләр,
Дөрли-үрелә икән;
Күңелләрдә хисләр сүнсә,
Ул да сүрелә икән.
Кушымта шул ук.
Эчем ялкын, төнем салкын,
Җанда өмет бар әле:
Дөнья ком сахрасы түгел,
Насыйп яр очрар әле.
Кушымта. 16.01.2002.

* * *
Җаннарыбыз бер тирәккә кунган,
Өнсез калып җырың тыңлап торам.
Моңнар кушылыр,
Кавыша алмас сыннар:
Киртәләрен дөнья күптән корган.
29.03.2002.

МӨНӘҖӘТ
Бу дөньяга килгәнбездер
Зур сынаулар үтәр өчен:
Нидер күреп, нидер кылып,
Нидер алып китәр өчен.
Кеше гомре мизгел генә
Меңьеллыклар мизанында.
Нинди эзләр калыр бездән
Фани дөнья тузанында.

Хак Тәгаләм, рәхмәтең киң
Тугры юлда йөргәннәргә;
И Ходаем, бирче мәдәт
Юл табалмый йөдәгәнгә.
Кире кайтыр юллар ябык
Мәңгелеккә үткәннәргә.
И Ходаем, бир сабырлык
Киткәннәргә, көткәннәргә

21.06.2002.

КӨЗГЕ ШИГЫРЬ
Күңелемә илһам иңгән,
җаным – рәссам:
Пумаламны көзгә манып
нәкышь язам.
Көзге шигырь
сорап тора сары төсне,
Алга килгән моңсу мәлнең
үзе төсле.
Көзге шигырь – мизгел төсе,
нәкышь кенә;
Алдашмасын,
гуаһ булсын
Табигатьнең бизәгенә
08.09.2002.

* * *
Шау чәчәкле мәлем булды –
Гөлләремә кошлар кунды.
Кунды, хозурланды, очты
Иңнәремнән йомшак кына
Җилләр кочты.
Инде менә көзләр җитте,
Гөлләрем дә сулды, кипте.
Дөрес,
Кошлар урап узмый, кунгалыйлар
Карыны ачса, чыркылдашып,
Җим даулыйлар.
08.09.2002.


КАЗАННАРГА БАРДЫМ
Татар халык көенә.
Казаннарга бардым,
Күреп хәйран калдым:
Ак гөлләргә алы үрелгән.
Никләр илдән киттек,
Таралыплар беттек,
Сагыш ла сарка йөрәк түреннән.
Казаннарга бардым,
Читек-кәвеш алдым,
Үз кулымнан түләп хакларын.
Чәмчәлеләй читек,
Читтә - күңел китек,
Чыкмый ла истән туган якларым.
Казаннарга бардым,
Ишетеп өнсез калдым:
Яңгырый җыр әнкәм телендә.
Күңелеңә беркет:
Кирәкмәс лә тәхет,
Булсын ла бәхтең туган илеңдә.
23.09.2002.

КӨМЕШ ТУЙ ҖЫРЫ
Рамил Мәүлетов музыкасы.
Пар атларда җилдәй җилдерткәнме
Көмеш туйга илткән бу еллар.
Татлы төштәй генә очып үткән,
Әллә булган, әллә юк алар.
Кушымта һәр куплеттан соң:
Өлешемә төшкән көмешем син,
Асыллардан асыл газиз яр,
Сиңа гына сөйләр серләрем бар,
Сиңа гына көйләр җырым бар.
Балдакларда көмеш нурлар уйный,
Яшьлек вәгъдәләрен яңартып.
Бакчы әле, бәгърем, күзләремә
Әүвәлгедәй сөеп-яратып.
Пар балдаклы, пар канатлы булып
Яшәүләре нинди күңелле:
Янәшәңдә яшьли сөйгән ярың -
Иң зур бәхет шушы түгелме?!
09.11.2002.


СИҢА КИЛӘМ, КАЗАНЫМ
Җыр.

Язмыш җиле кая ташламасын
Тынгы белмәс татар баласын,
Күңлен биләп, дәшеп, тартып торыр
Хак мәркәзе – Казан каласы.
Кушымта:
Киләм сиңа Җаек буйларыннан
Ишетим дип моңлы азаның,
Кардәшләрнең кайнар сәламнәрен
Кабул итче, нурлы Казаным.
Мәйданнарда, нигез ташларында
Гасырларның кырыс авазы.
Чал тарихын барлап яши Казан,
Саклагандай күзе карасын.

Кушымта:
Киләм сагнып изге Болгар Илен,
Хәтеремдә данлы узганың,
Еллар сине яшәртәләр генә
Меңьяшәрем, Шәһри Казаным.
Ирек кошы кунган иңнәреңә,
Җанга шифа Идел һавасы.
Горур басып атла ал таңнарга,
Татар тәхте – Казан каласы.
Кушымта:
Киләм сиңа озын юллар үтеп,
Кыйтгаларның татып тузанын,
Әнкәм кебек, балаңдай үз күреп,
Каршы алчы, газиз Казаным.
12.10. 2002.
МИЛӘҮШӘ.
Җыр.
Миләүшә Шәфиевага багышлана.
Энҗе Шәфиева музыкасы.

Исәннәргә тагын язлар җитте -
Чәчәк белән чәчәк серләшә.
Моң чишмәсе, язлар гөле идең,
Ташлап киттең безне, Миләүшә
Һай бик иртә сулдың, яз чәчәге,
Җырың очты күккә, биеккә
Күзләреңдә моң һәм сагыш иде,
Сагышлы моң калды йөрәктә.
Бер юаныч инде хәзер безгә –
Тасмаларга язган җырларың,
Яңгырасыннар алар төсең булып,
Тибрәлдереп йөрәк кылларын!

12. 03. 2003.
-------------
Миләүшә Шәфиева – Оренбург төбәгенең популяр эстрада җырчысы.

ЭХ, БУ ТОРМЫШ ДИГӘНЕҢ!
Җыр.
Тормыш шулай итә ул -
Эзлисең-эзләнәсең,
Пәрдәләргә ашыкмасаң
Күңелең тәрәзәсен.

Кушымта:
Эзләгәнем табалмадым,
Тапканыма шатландым.
Табышым да, язмышым да,
Ул – син инде, аппагым!

Тормыш шулай итә ул –
Көтәсең-көенәсең,
Өметеңә ирешәлсәң,
Сабыйдай сөенәсең.
Кушымта:
Көтеп күзләрем каралды,
Түземнәрем калмады,
Сабырлык егетлек түгел,
Шуны соңлап аңладым.
Тормыш шулай итә ул –
Чабасың, ярышасың,
Дус-туганнан калышмыйча,
Яшәргә тырышасың.
Кушымта:
Дөньяның мәшәкатьләрен
Кем генә бетерә алган?
Гомере буе чапканнарның
Өч көнлек эше калган.
21.03.03.
ЯШӘРТӘСЕ КИЛӘ ӘНИЛӘРНЕ
Җыр.
Сибелсә дә көмеш чәчләренә,
Соклансак та ихлас яшьләренә,
Яшәртәсе килә әниләрне,
Яшәтәсе килә әниләрне.

Урын биреп өйнең түрләреннән,
Ак яулыклар салып иңнәренә
Яшәтәсе килә әниләрне,
Яшәртәсе килә әниләрне.

Куандырып гомер көзләрендә,
Нур балкытып көләч йөзләрендә
Яшәтәсе килә әниләрне,
Яшәртәсе килә әниләрне.
4. 02.2003.
You have read 1 text from Tatar literature.