Latin

Шигырьләр - Лена Шагыйрьҗан

Total number of words is 741
Total number of unique words is 492
40.5 of words are in the 2000 most common words
54.3 of words are in the 5000 most common words
60.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Туган телгә мәдхия
Әй син, телем, туган телем,
тамыр телем.
Җир астыннан тарих серен
табыр телем...
Әй син, телем, рәхәт телем,
авыр телем.
Телне тешләп канатырлык
сабыр телем...
Синең белән рәхмәт укыйм,
теләк телим.
Җырга салып сине, милли
көйләр көйлим.
Табындагы икмәгем күк
телем-телем,
Табынам сиңа,
синсез бер тәм
тоймас телем...
Әй син, телем, айлы төнем,
якты көнем.
Әремнәрдән әче,
балдан
татлы телем.
Сине саклап калыр өчен
күпме белем
кирәклеген аңладым мин,
белдем бүген...
Әткәм-әнкәм мирасы син
миңа күчкән.
Чишмә үзе сусаганда,
сине эчкән...
Алдым сине,
күчтең төбем-тамырыма,
күчтең күзәнәкләремә,
карыныма...
Кердең аңга, яттың җанга,
сеңдең канга.
Һәр гөл белә үз исемен
син кушканга...
Җиһандагы һәрбер җисем,
һәрбер матдә,
Исемем бар, дип, гүя сиңа
рәхмәт әйтә.
Әй син, телем, батыр телем,
горур телем.
Җирдә йолдыз булып балкып
торыр телем.
Халкым теле, хак телем син,
йөрәк телем.
Киләчәгем өчен мәңге
кирәк телем!

Милли, милли миллионнар
Милли, милли миллионнар
Чәчелгәннәр давыл-җилгә...
...Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Бер кайтырбыз туган илгә...
Милли, милли миллионнар
Сибелгәннәр төбәк-төбәк...
Ни көтәләр, ни уйлыйлар
Туган якка күзне төбәп...
Тарта җаны, тарта каны,
Тартып тора милли моңнар...
Ник уянмый, йоклый һаман
Милли, милли миллионнар?
Тарих безнең авыр инде...
Белмим, кемгә ошасын ул!
Милләтеңә охшамыйча,
Тагын кемгә охшасын ул!..
Милли, милли миллионнар...
Милли кызлар, милли уллар...
Укмашырга, тоташырга
Җитми мәллә юкса куллар?..
Чакырып тора кайтыр юллар,
Көтмәсә дә такыр юллар...
Оча тора, китә тора
Милли, милли миллионнар...
Милли байлык — милли саулык.
Милли җимерек, милли ватык...
Җилләр уңай искән чакта,
Җилгә ябышып кайтыр вакыт...
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз...
Үтә гомер, көтми еллар.
Өзелеп бетсә милли кыллар,
Кемнәр көләр, кемнәр елар?..
Җыен ясап, кыен ашап,
Көрәшкәндә йөзләр, уннар,
Ник кушылмый туган телгә
Милли, милли миллионнар?..
Ага Идел, ага болыт,
«Исә җилләр, күчә комлар...»[1]
Кыйблабыз бер, берләшик лә,
Милли, милли миллионнар!!!
[1]Дәрдемәнд шигыреннән.

Кипсә яшел карасы...
Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
X. Туфан
...Еламаска өйрәтсә дә,
Җырламаска өйрәтә
алмады, шөкер, дөньясы...
Җыр исән-сау йөрәктә!
Инде каныгып язмышка,
аны да алса тартып,
еламый да, җырламый да
яшәүдән үлем артык...
Еламаска өйрәтсә дә,
җырламаска өйрәтә
алмады шул дөнья-камчы...
Җәрәхәтле йөрәктә
янсын яра, бәйләмәгез,
саркып торсын, канасын!..
Шагыйрь манып җырын язар,
кипсә яшел карасы...

Давылдан соң
Без давылга юлыкмыйча калдык...
давылдан соң күрдек дөньяны.
Актарылып сынган имәннәрен
куркып карап йөрдек без аның...
Югалышып катып калдык бер мәл,
таянырбыз диеп, кемнәргә...
Давыл үзе безгә кагылмады —
тик афәте төште иңнәргә...
Тормыш — диңгез инде...
Бармы соң ул
дулкыннарның берчак тынганы?..
Нишләтергә белми тордык бер мәл
давылдан соң калган дөньяны...

Иман әлифбасы
Алдан күреп алданулар...
Ышанычлар — җимерек, ватык.
Көя төшкән җаныбызга
Иман яңартырга вакыт!..
Телдән язып, деннән язып,
Яшәгәндә хәвефләнеп,
Изге бер сүз килә телгә,
Шәрехләп үз хәрефләрен...
Таркатсаң да таралмаслык
Бербөтен ул, әйтсәң җыеп:
Төп кануны яшәешнең
Дүрт хәрефкә беткән сыеп:
Иман — Ирек ул иң элек,
Кәм — Мәхәббәт аннан килеп,
Иман — Акыл, Иман — Намус —
Иман әлифбасын белик!..
Калыр җирсез-иманасыз,
Имансызга чыкса бәндә.
Төзәлмәслек чирләр булып,
Җан бушлыгы кайткан тәнгә...
Яшим дисәң исән-аман,
Иманыңа табын, инан:
Айга карап пышылдыйм мин,
Берүк Ходай бирсен иман!..
Авызым тулсын иман белән,
Җаным тулсын иман белән.
Иман китерер вакыт җиткән
Кәммәбезгә берәм-берәм!!!

Ап-ак сөлге
Ак сөлгемә
керләр кунды,
таплар иңде,
кара сеңде...
Ап-ак иде сөлгем, инде —
кара сөлге,
кара сөлге...
Кара таплар актан көлде
хурлап көлде,
урлап көлде...
Кара таплар белми әле
ап-ак күбек белән җилне.
Җиде юдым, җиде удым,
ак күбеккә керен кудым..
Җиде чайкап җилгә элдем,
Җилфер-җилфер кибә сөлгем.
Ап-ак сөлгем —
минем билгем.
Кояш белән кушылып көлдем...
Аклык кадерен,
сафлык кадерен
Керләр юа-юа белдем...

Мәхәббәт көянтәсе
Калды бит әле, калды бит
«Яратам» дип әйтәсе...
Салават күпере булып
Мәхәббәт көянтәсе
Иңнәрдә калды эленеп,
Кайда соң чиләкләре?
Сөюнең бер йотым судай
Бар икән кирәкләре...
Барасы калды чишмәгә
Талир тәңкәләр тагып.
Чыңнарына чишмә үзе
Кушылыр хәйран калып.
Барасы калды чишмәгә
Пар чиләкләрне тагып.
Безнең мәхәббәт чишмәсе
Бетмәгән әле агып...
Калды шул әле, калды шул
Яратам дип әйтәсе.
Иңнәремдә эленеп тора
Мәхәббәт көянтәсе...

Татар шагыйренең бәясе
Имеш, хәзер шигырь яратмыйлар,
Кирәк түгел шигырь, янәсе.
Шигырьнең дә, шагыйрьнең дә, имеш,
Арзанайган, төшкән бәясе.
Рухи инфляция — шигъриятнең
Гаебе түгел юкса, бәласе...
Җыр кадерен белгән затлар кайда?
Кемнәр куя шигырь бәясен?
Сүзнең тәмен белми картаючы
Шигырь дегустаторларына
Җавабым шул: төкермәгез әле
Галиҗәнаб шагыйрь җанына!!!
Кем ул «бетерәм дип, башыгызны»,
Киереп тарткан уклы җәясен?
Кол Галидән сора, күпме тора
Татар шагыйренең бәясе?!! —
Кыйммәт тора! Үзе хәтле тора!
Чын шагыйрьнең булмый арзаны.
Кабат бәя биргән Тукаена,
Еллар узгач, Печән базары...
Шул бәһане дөнья базарында
Төшермичә саклый Җәлилләр!
Мең кат көчле усал гайбәтеңнән
Утны-суны кичкән дәлилләр.
Лирик җырлар гына языйм, дисәм,
Булып чыга тагын сәяси...
Саклап калса телен, мәңге төшмәс
Татар шагыйренең бәясе!!!
You have read 1 text from Tatar literature.