Latin

Шигырьләр - Гриф Тимурзагитович Хайруллин

Total number of words is 4323
Total number of unique words is 2350
32.3 of words are in the 2000 most common words
47.4 of words are in the 5000 most common words
54.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
КАЗАНГА ХАТ
МИН МИЛЛӘТЧЕ БУГАЙ
Мин милләтче бугай, бик яратам,
Хөрмәтлимен туган халкымны.
Шуңа берәү нахак бәла якса,
Җенләндерә минем холкымны.
Башка милләтләр дә ошый миңа,
Акыллы да алар, чибәрләр,
Даннар яулап алып, кешелекнең
Алгы сафларына кергәннәр.
Мин ихтирам итәм башкаларны,
Яклыйм сәнгатьләрен, телләрен.
Бөтен милли хокукларын яклыйм,
Таныйм тарихи җир-илләрен.
Алардан да шундый караш көтәм,
Үз халкыма көтәм ихтирам.
Көткәннәрем килсә, милләтчелек
Тумас иде миндә ихтимал.
Ләкин мәктәптә үк тукыдылар:
Татар-монгол, имеш, изүче.
Янәсе юк, имеш, зур тарихта
Бер генә дә татар изгесе.
Үз җире дә юк ди, бу халыкның,
Юлбасар ди, ләгънәт төшкере.
Теле дә юк, мәдәнияте дә,
Бер кирәксез, юкка теп-тере.
Китап битләрендә гел хезмәтче,
Я бер явыз уйлы басурман.
Хәтта дине начар икән моның,
Тәре генә мәңге балкыган.
Күпме гасыр шуны сөйләделәр,
Чуалмаган баш та чуалыр.
Булды, җитте, чыгырымнан чыктым
(Милләтчеләр шулай туадыр)!
Татар, дип, мин тавыш күтәрмәсәм,
Кем күтәрә, ди, ул тавышны?
Татар юлы данлы икән, дисәм,
Бу бүтәнгә яла ягышмы?
Бүтәннәр бик күтәрә бит мактап
Үз халкының үткән юлларын.
Мин дә мактыйм татар тарихын да,
Үз халкымның бөек улларын.
Халкың белән горурланыр өчен
Нигезең бар, татар баласы!
Татармын, дип, сөен.
Бөек халык
Тарихларда мәңге каласы.
Мин милләтче бугай,
Булсам булыйм.
Һәркем милләтче үз халкына.
Яман сүз әйтмәгез шул татарга,
Җен ябыша тагын холкыма.
ТАТАРГА ДӘҮЛӘТ КИРӘКМЕ?
Кайберәүләр: дәүләт, диләр,
Ни пычагыма кирәк?
Җир йөзендә күпме халык,
Дәүләтлеләре сирәк.
Дәүләт өчен куәт кирәк,
Без, диләр, зәгыйфь халык.
Оеша да алмыйбыз бит,
Тик яшибез таркалып.
Күршебез белән очраштык
Олы тарих юлында.
Богау түгел лә, беләзек
Такты ике кулыма.
Күршедән золым күрдекме,
Ул булмас, диләр, кабат.
Дәүләтебезне кырдымы -
Узган эшкә салават.
Бик дуамал булмыйк әле,
Зык куптармыйк юкка да,
Иминлекне уйлыйк, диләр;
Әйдә, җирне сукала,
Иген үстер, маллар кара,
Байлык тап җир астыннан;
Болар безнең кулдан килә,
Татар эштә ярсына.
Дәүләт, дисәң, Рәсәй бар ич,
Төкер үз дәүләтеңә.
Нигә, диләр, безгә гәүдә,
Риза бул шәүләсенә.
Дәүләт төзү ай-һай авыр,
Ул эш, диләр, ник кирәк?..
Татардан да туар микән
Дәүләт корырдай зирәк?
Андый зат туа сирәк.
АЗАТЛЫК КАҺАРМАННАРЫ
Тарих дәфтәрләрен актарганда
Горурланырга без хаклыбыз.
Коллык золымына баш имәгән,
Яуга чыккан туган халкыбыз.
Азатлыкны даулап көрәш ачкан
Мамыш Бирде атлы бабабыз.
Гали Әкрам, Сарый-батырларны
Тарих битләрендә табабыз.
Әхмәд-баһадирны, Җан Галине,
Карасакал, Сәет, Батырша,
Алдар-тархан, Килмәк кебекләрне
Гөнаһ булыр безгә онытырга!
Бер халыкта юктыр безнекедәй
Буын-буын батыр нәселләр.
Теләкәйдән-Күчем, аннан Акай,
Габдулланы халкым хәтерләр.
Канзафар да, Бәхтияр да чыккан
Пугачауның олы явында.
Азатлык, дип, кулга корал алган
Татар халкы тагын, тагын да.
Менә бүген шушы батырларның
Исемнәрен языйк алтыннан.
Аларньң да үлмәс җаны балки
Рәхмәт, дога көтәр халкыннан.
И БУЛГАРЫМ
И Булгарым, мөкатдәс җир,
Шушы җиргә тәүге басуым.
Эчкә сыймас тойгы-хисләр,
Тыя алмыйм ярәк ярсуын.
Тезләнәм дә, башым иям,
Кулларымда уам туфрагын.
Бәлки монда ерак бабам
Туктаткандыр җитез тулпарын.
Үз учагын, илен яклап,
Күтәргәндер ул көр тавышын.
Баскын явын кырыр өчен
Чыгаргандыр булат кылычын.
Нәкъ менә шул төштә бәлки
Җаны шаһит китеп яткандыр.
Ерак бабамның нәкъ шунда
Кайнар кызыл каны аккандыр.
Бәлки монда җирләнгән ул,
Куелгандыр ядкарь билгесе.
Исеме дә язылгандыр -
Минем өчен иң-иң изгесе.
Хәзер инде истәлек таш
Чиркәү нигезенә тезелгән,
Каберләре юкка чыккан...
Кайнар яшь атылды күземнән.
Бабам җаны көткәндер дә,
Варислары монда булыр, дип,
Чиркәү астындагы ташны
Урынына илтеп салыр, дип,
Башын иеп, дога кылыр, дип.
Учак сүнгән, димәдек тә,
Имансызлар, килмәдек тә
Бабам каберенә юл салып.
Ата-бабасын онытса -
Җирдә юкка чыга шул халык.
И Булгарым, и Булгарьм -
Ата-бабам изге туфрагы.
Кабер ташы елап ята...
Бәхет булмас, татар, тагын
Торгызмасак бабам учагын.
1992
ТАТАР ХЫЯЛЫ
Миңа ирек юк бу җиһанда,
Чыпчык урынына куялар.
Суда - кәрәкәдәй, урманда -
Куян куган кебек куалар.
Нәүмизләнәм адәм хәленнән,
Килә минем бөркет буласым.
Зәңгәр күктә, биек-биектә
Киң канатлар җәеп очасым.
Яки булсам чуртан балыгы,
Йөзәр идем Идел суында,
Ватан булыр иде Иделем
Киләчәктәге дә буынга.
Булсам әгәр эткә баш имәс
Көчле, куәтле бер ак бүре,
Азат яшәр идем урмаңда,
Матур булыр иде көнкүреш.
Юк, барс булыйм, очар канатлы.
Бер кычкырыйм татар юлында:
"Булма чыпчык, куян, кәрәкә,
Үз тормышың үзең кулында.
Язмышыңны ал үз кулыңа!"
МИЛЛӘТТӘШЕМӘ
Үз тарихын танымаган
Акылга сай халык микән без:
Ата-бабаларны онытканбыз,
Туганнарны читкә типкәнбез.
Тик ятларны якын иткәнбез.
Күпме гасыр мактап йөрдек
Үз халкыбыз түгел, башканы.
Татар белән татар килешмәде,
Туганына туган ташланды,
Коллыгыбыз шуннан башланды.
Үз халкына явыз дошман,
Канга батырырга чамалый,
Татарларны кырып салыр өчен
Урыс явы белән камалый
Чирү белән килгән Шаһгали.
Әгәр татар баш күтәрсә,
Аның җанын өзгән татары.
Читләрдән дә рәхимсезрәк булган,
Татар чапкан татар башларын.
Мондый халык кайда бар тагын?!
И Ходаем, шул татарга
Кайтарсаңчы киткән акылын.
Берсен-берсе кырып бетергәнче
Күрсәтсәңче туры, төз юлын.
Үги түгелдер бит - үз улың!
Бердәм булыр иде татар,
Аңлый башлар иде тарихын.
Башкалардай азат булыр иде
Балаларын җыйнап барысын.
Илдән, диннән, туган телдән
Мәхрүм итмәс иде варисын.
КАЗАНГА ХАТ
Борынгыдан изге туган йорт, дип,
Килгән идем сиңа бервакыт.
Армый-талмый айкап урамнарың,
Сокланып ла йөрдем, шаккатып.
Зур өметләр баглап килгән идем,
Хезмәт итәрмен, дип, халкыма.
Ләкин, Казан, никтер үги иттең,
Үз итмәдең мине чак кына.
Бәлки нигезсездер, тик үпкәләп
Киттем читләрнең дә читенә.
Ерак яклар мине ят димәде,
Якын күрде, хезмәт ит кенә.
Андый татар ялгыз бер мин булсам,
Бик күп зыян булмас иде ул.
И син мәшһүр Казан! Күп татарны
Кирәксез бер бәндә, дидең шул.
Нуриевлар белән Ирекләр дә,
Гаталар да сиңа сыймады.
Киткән балаң - кире кайтмас байлык,
Шуны, Казан, ахры, тоймадың.
Абдуллиннар сиңа кайтмадылар,
Хәмидиләр сиңа кайтмады,
Еракларда күпләр сагынса да,
Күңелеңдә үпкә сакланды.
Сәгъдиевлар белән Акчуриннар
Сыймагандыр синең куенга...
Ә шулай да бар бит кайтучылар,
Бар бит кайтып сиңа сыенган.
Миркасыймнар, Нури, Хөсәеннәр,
Мансуровлар кайгу - яхшы ла!
Сирәк-мирәк татарны да, ахры,
Аласындыр яхшы каршылап.
Шуңа өмет туа: якты йөз, дип,
Күрсәтерсең ешрак татарга,
Казан гына түгел, татар иле
Балаларын өндәр кайтырга.
Мин булмасам, балаларым кайтыр,
Кайтыр изге татар йортына.
Ходай язган булса, оныкларым
Хезмәт итәр туган халкына.
ЯЛКАУЛЫК
Ялкау булдык бугай, исем китә,
Иренәбез, ахры, уйларга.
Ни дисәләр, шуңа риза булу
Сузылды бик озак елларга.
Эч аракы, дисә, безгә берәү,
Эчкечедән артык эчтек без.
Синең телең начар икән, дисә,
Тизрәк башка телгә күчтек без.
Сүген, дисә, авызга "мат" тулды,
Динең яман, дисә, ташладык.
Җырың моңсыз, дисә, җырламадык
Уйланырга вакыт тапмадык.
Йоклап ятсын татар, дип әйтсәләр,
Рәхәтләнеп ятып йокладык.
Милли кардәшләрне кырган чакта:
Син кысылма, дисә, чыкмадык.
Ялкаулыклар көчле булды бугай,
Шәт шуңадыр бик аз дөньяда
Чын татарлар...
Ялкаулыгын татар
Ташлар микән бераз булса да?
ЧАБАТА ҺӘМ БИШТӘР
Бик борыннан бабаларым
Итек-читек кигәннәр.
Читләр ошатып читекне:
Шәп булгари, дигәннәр.
Чабаталы яулар килеп,
Күргәч кигән итекне,
Әйткән имеш, буйсынмас, дип,
Безгә мондый итекле.
Еллар үткән... Итек-читек
Салдык, бирдек читләргә.
Үзебез чабата кидек,
Биштәр астык иңнәргә.
Шуның өчен бигрәк оят
Ата-бабам алдында.
Чабата да, биштәре дә
Шул татар баласында.
Башкалар гел көлә сыман
Каһкаһә белән генә,
Әйтә кебек: җебек татар,
Чабата кимәм, димә!
Гарьләнәм дә, уйгә калам,
Белмим нәрсә эшләрне:
Ничек итеп югалтырга
Чабата һәм биштәрне?
ТАТАРВА
Әхмәтшәриф Заһитов авызыннан
Кызыл Армиядә хезмәттә
Кавалерист идем яшь чакта.
Татар ат җанлы бит, атлар тук,
Кай мәл үзебез ач булсак та.
Бервакыт мин атым янына
Китеп барам нидер уйланып.
"Серҗант Загитов!" дип акыру,
Күрмәдем замполит торганын.
"Почему же, гололобый, ты
Честъ бирмәстән үтеп киттең? - ди. -
Такой-сякой, нехристь, татарва,
Мин замполит менә, син кем?"- ди.
Башымны югалттым гарьлектән,
Тапмыйм үз-үземне тыяр көч.
Елт чыгардым кылыч, ул алсын
Җәбер өчен кайнар канлы үч!
Менә китте ярыш, куышу,
Ул йөгерә чинап алдарак.
Ә мин кылыч болгап артыннан,
Теләгем бер ярып аудармак.
Куып җитәлмәдем: чукынган
Кереп качты безнең штабка...
Иртәгәсен сугыш башланды,
Бу турыда инде сүз башка.
ИДЕЛ СУЫ
Әтил суы ака торур
Идел суы ага торыр
Күп гасырлар үткәндә дә.
Ат-ил суы, изге елга
Татар атлы шул бәндәгә,
Туган илдә, яки читтә -
Кайда гомер кичерсә дә.
Идел суы ага торды,
Дулкыны ярга ургылып.
Озак дәвер үз илендә
Яшәде татар хур булып.
Кимсетелеп, сагышланды,
Җырында тик моң-зар калды,
Идел суы ага торыр,
Җимерелер кыялары.
Бәйсез булыр татар халкы,
Эшкә ашыр хыяллары.
Халкым яшәр азат, горур.
Әтил суы ака торур.
МӨСЕЛМАН ФАРЫЗЫ
Белем табар өчен, кирәк булса
Кытайларга тиклем барырсың,
Гамәлгә тик шулай ашырырсың
Мөэмин-мөселманның фарызын.
Изге пәйгамбәр дә кушкан: "Бул, - дип, -
Я галим, я белем алучы,
Я илтифат белән галимнәрнең
Сүзләренә колак салучы;
Яки шундыйларны ихтирам ит,
Бул аларны ихлас сөюче..."
Мондый тирән уйлы асыл дингә
Булырсың да чын баш июче!
ЧИТ ИЛЛӘРДӘ ТАТАР
Кытай Армиясе генералы, милләттәшем
Мәргуб Исхаков истәлегенә
И татарым, кая гына сине
Чәчеп таратмаган язмышлар?
Күп татарга насыйп булган икән
Чит җирләрдә гомер агышлар.
Кайда торса, шунда татар үзен
Тырыш, эшчән итеп таныткан.
Игенен дә иккән, сәүдә иткән,
Кыюлыгы белән дан тоткан.
Мөгаллим дә булган шунда татар,
Мәктәп ачкан, белем тараткан.
Хезмәткәр дә булган ул, галим дә,
Оста булгандыр һәр тарафтан.
Кытай илендәге генерал да -
Милләтемнең газиз баласы.
Шушы илнең азатлыгын яклап,
Канын түккән, алган ярасын.
Үзенә ул тирән акылын да,
Төпле уйларын да сыйдырган.
Аның гаять батырлыгы исә
Дошманнарын хәйран калдырган.
Татар барда хәтәр бардыр, диләр,
Ышанмыйм мин андый сүзләрга
Татар тик дошманга хәтәрле ул,
Дусты өчен әзер үләргә.
Генерал да үз татары өчен
Дуслар өчен булган таяныч.
Ләкин Татарстанда түгел шул,
Башка җирдә. Шунысы аяныч.
Еракларга китеп, башка илгә
Хезмәт итеп йөри татарлар.
Татарстан! Синең балаларың
Арасында әллә ятлар бар,
Сиңа үги мени соң алар?
Син чакырсаң, алар кайтыр иде
Ата-бабасының җиренә.
Бөтен көчен шунда салыр иде,
Читкә түгел, туган иленә.
ИСЕМ
Яңа туган баласына
Исем табалмый татар.
Әллә кайдан исем эзләп,
Аптырар ул, шаккатар.
Милли исемнәр юк сыман,
Читләр исемен куя.
Мода артынан куам, дип,
Үз исемнәрен җуя.
Уйлап торсаң, исең китәр:
Бар татар Светланасы,
Фердинанды, Ленасы,
Индирасы һәм Альфреды,
Гансы бар, Ларисасы;
Артур белән Эдуарды,
Ирина һәм Марина;
Элеонора, Эмилия,
Изольда һәм Карина;
Роберт, Альберт, Рудольфы бар,
Жаннасы, Борис, Вадим...
Бер генә татар исеме
Юктыр, валлаһел газим!
Балаларга милли исем
Бирер көн җитәр микән?
Исемен югалтып, татар
Үзе дә бетәр микән?
АКСАК ЧЕБЕШ
Тавык чебиләре арасында
Бар иде бер зәгыйфь, аксагы.
Башкалардай йөгерәлми иде,
Артта кала, шуңа ач тагы.
Җәберсетә апа-агалары,
Эне-сеңелләре чукыйдыр.
Бу бичара якты көн күрәлми,
Белмим, ничек кенә чыдыйдыр.
Озак яшәмәде мескен чебеш,
Хуҗабика ярдәм кылса да...
Җир йөзендә яшәп була мени,
Көне-төне чукып торсалар!
Бу дөньяда аксак чебеш булма,
Кешеме син, яки милләтме.
Зур кикрикле әтәч булып яшә,
Танысыннар синең кодрәтне.
Юк, юк, әтәч булгач, гел масаеп,
Тирә-якка һәрчак лаф орма,
Ләкин синең әтәч икәнлекне,
Чукытырга ирек бирмәслекне
Күршеләрең белеп торсыннар.
ТУКТАМА
Туктап торма аптырып,
Алда дөнья яктырак.
Өмет өзмә бүген дә,
Бу хәл мәңге түгел лә!
Ачып куй җил капкасын,
Чыгып алга атларсың.
Җан биргәнгә юнь бирә
Үзең йөргәнгә күрә.
Чарла акыл пәкесен,
Йоклап яткан үкенсен.
Ә син әйдә, туктама,
Туктаганнар тукмала.
ТАТАРСТАН
Шанлы Бөек Булгар дәүләтеннән
Изге мирас - газиз Ватаным.
Явыз еллар, кара төннәр үтте,
Атты азатлыкның ал таңы!
Кушымта:
Күп милләтләр өчен изге ил,
Гүзәл Татарстан - туган ил!
Идел, Чулман суын эчкән ил,
Мәңге яшәү көче тулган ил!
Иманыбыз ныклы терәк булды,
Куәт бирде исән калырга.
Халкыбызның рухы, көче җитте
Азатлыкны яулап алырга.
Кушымта
Шаула, гүзәл илем Татарстан,
Мәңге яшә дөнья йөзендә.
Якты кояш сиңа, изге Ватан,
Нурлар сипсен тыныч күгендә!
Кушымта
ОНЫГЫМ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
Килче миңа, бик сагындым сине,
Кил алдыма, назлыйм үзеңне.
Матур ачылып та килә телең,
Бик сокланып тыңлыйм сүзеңне.
Тукта әле, нигә инде алай
Бабаеңа русча сөйлисең?
Татарчалап сөйләш, татар бит син,
Бәй, татарча әллә белмисең?
Әттәң өйрәтмәде мени сине
Монлы, гүзәл татар теленә?
Әннәң дә шул, сиңа бишек җырын
Башка телдә көйли күренә.
Эх, алар бит үзләре дә белми
Туган телне, татар булса да.
Бик татарча сөйләшерләр иде,
Кечкенәдән аңлар булсалар.
Әйе, шулай. Мин бит өйрәтмәдем
Татарчага синең әттәңне.
Ул кечкенә чакта гел хупладым
Рус телендә генә әйткәнне.
Шушы хатам бүген сиңа җиткән:
Син дә - телсез татар баласы.
Болай барсак, синең токымың да
Үзең сыман телсез буласы.
Туган тел алдында без гаепле,
Без үзебез аны кимсеттек.
Башка телне генә бөек, дидек,
Туган татар телен чит иттек.
Безнең хаталарны кабатлама,
Татар телен өйрән, кечкенәм.
Тик туган тел белән генә сиңа
Үз халкыңнан гайрәт, көч килә.
Үз телеңдә, татар җырын җырла,
Морадыңа шул тел ашырсын.
Ерак киләчәктә нәниләрнең
Нәкь татарча теле ачылсын!КЕЧКЕНӘ ОНЫГЫМА
Тимерәйгә
Урам яктан: "Калт-әт-ә-әй",
Дип кычкырган аваз килде.
Баксам, ул оныгым икән,
Кечкенә шул - сакау телле.
Сакау булса да, әйтә бит
Сүзнең гаять бер татлысын.
Җан җылысы балкып тора,
Аны ничек яратмыйсың!
Куаныччы эчкә сыймас,
Авызы колакка җиткән.
Кулын сузып миңа таба
Йөгерә ул алпан-тилпән.
И оныгым, син дә берчак
Олы яшькә ирешерсең.
Менә шундый зур бәхетне
Ходай үзеңә дә бирсен!
Сиңа да бер җан йолдызы
Булсын газиз оныкларың.
Минем изге теләкләрнең
Тапшыр син аларга барын!
Бәхетле булып үс, җаным.
1996 ел, майНӘНИЕМӘ
Нилүфәргә
Әттәң дә ярата сине,
Бик ярата әниең.
Килче монда, мин дә сине
Яратам бит, нәнием.
Син үзең нәни булсаң да,
Энекәшеңә апа.
Әнә күрәсеңме, тешсез
Авызын ерып ята.
Бабаң янында калырга
Телисең дә, нәнием,
Сезнең белән бала багып
Яшәми шул әбиең.
Әттәң эштә, әнкәеңә
Кыен булыр берьялгыз.
Энекәшеңне карарга
Булдыралмас бер ялсыз.
Ике яшь кенә булса да,
Син инда апа кеше.
Өеңә кайт инде, яме?
Өй тулы ята эшең.
Эшең беткәч килерсең,
Мин көтәрмен, күрерсең.
1996 ел, майЕЛМАЙ, ЕЛМАЙ
Рәмилгә
Тәпи йөрми әле малай,
Хәтта мүкәләми дә.
Бер сүзгә дә каршы килми,
Дәшми, үпкәләми дә.
Нәрсә бирсәң, шуңа риза,
Елавы да еш түгел.
Кәеф якларына килсәң -
Гел күтәренке күңел.
Тешсез авызларын ачып
Һәркемгә дә елмая.
Күзләр ялт-йолт итеп тора,
Күңелләре саф гаять.
Бер бик асыл егет булып
Үсәрсең, тешсез малай.
Җирдә яшәү - мавыктыргыч,
Бәхетле бул, гел елмай.
Елмай да, тагын елмай!
1996 елФОТОСУРӘТ АЛДЫНДА
Әмиргә
Хатка салып, фотосурәтеңне
Җибәргәннәр. Алдым кулыма.
Сурәт карап утырдым бик озак,
Уйга чумып, каткан сын сыман.
Ни тәкьдирләр белән килдең икән
Син, кадерлем, фани дөньяга,
Тылсымлы көч алып килдең микән
Моңарчы бер җирдә булмаган?
Искитәрлек акыл остасымы,
Хикмәт иясеме язмышың,
Тирән уй беләнме, моң беләнме
Җир йөзендә булыр балкышың?
Сабырлыкмы, дөрләп янулармы -
Нинди икән синең киләчәк?
Белмим инде. Йөрер юлларыңа
Үзем сибәр идем гөлчәчәк.
Хәтерләтсен иде гүзәл гөлләр
Синнән алда киткән җаннарны.
Ата-бабаң рухын юлдаш итсәң
Сине җиңәрлек көч чыгармы?!
Җибәргәннәр фотосурәтенңе,
Бик яраттым сине, җан гынам.
Акыл, намус, бәхет, туганчылык
Бирер сиңа Ходай. Ышанам!АКЫЛЛЫ БУЛ
Исламга
Кара әле, үскән малай,
Син үзсүзле икәнсең.
Кире малай булма алай,
Начар булып үсәрсең.
Бик акыллы булган бала
Әннәсе сүзен тыңлый.
Әннәсен тыңламаса ул,
Һич яхшы малай булмый.
Ихтирам ит олыларны,
Алар бит күпне күргән.
Олылардан бик тырышып
Яхшы гадәтләр өйрән.
Еллар үтәр, акыллы бер
Егет булып үсәрсең.
Аннан агай, соңрак бабай
Хәлләренә җитәрсең.
Син үзең дә берчак шулай
Оныгыңны сөярсең.
"Олыларны тынла, балам,
Акыллы бул,"- диярсең.
1997 елЯЗ ҖИТТЕ
Яз җитте: күк зәңгәр,
Җылы кояш нуры
Иркәләп кул суза
Югарыдан туры.
Карлар, бозлар эри,
Тамчылары тама.
Берсен-берсе куып
Гөрләвекләр ага.
Кошлар очып кайтты
Ерак-ерак җирдән.
Тәбигатькә көләч
Бәйрәм төсе кергән.МАШИНАЛАР
Урам буйлап, ярышкандай
Тыз-быз үтә
Машиналар гөр-гөр килә,
Тыр-пыр итә.
Бип-би-ип, дип, тавыш бирә
Бер-берсенә.
Узып китим әле, диләр,
Бик тиз генә.
Машиналар, машиналар
Тулы урам.
Мин аларны тәрәзәдән
Карап торам.КИТАП УКЫЙМ
Китаплар, китаплар
Яратам.
Рәсемнәр бик кызык,
Карасаң.
Әттәм дә гел укый,
Китапны.
Укуны әннәм дә
Бик мактый.
Апам дә китапны
Дус күрә.
Миңа да карарга
Ул бирә.
Тик кенә рәсемнәр
Карамыйм.
Хәрефләр өйрәнеп
Барам мин.
Өйрәнгәч, күп китап
Укырмын.
Укуда алдыигы
Булырмын.МАНАРА КОРАМ
Урамда, комда
Уйнап утырам.
Зур йортлар төзим,
Манара корам.
Ярдәмчем Әмир
Әле кечкенә.
Миңа дүрт тулды,
Аңа өч кенә.
Әмир булыша,
Комга су коя.
Мин манарага
Ярымай куям.
Әттәм бик мактый,
Ошата моны.
Төзүче булыр,
Үскәч, ди, улым.
Тик әннәм генә
Ачулы сыман.
Пычрангансың, ди,
Сиңа ком тулган.
Юк, тиргәми ул
Үзеннән сора!
Тагын киләм мин,
Манара корам.АТ-АТ УЙНЫЙБЫЗ
Җәй көне урамга
Мин чыгам шатланып.
Без ат-ат уйныйбыз,
Таякка атланып.
Бу атлар йөгерек,
Бу атлар җитезләр.
Мондый шәп атларны
Бер җирдә юк, диләр.
Атларда чабышып
Көнозын уйныйбыз.
Өйгә дә кайтмыйбыз,
Уеннан туймыйбыз.
Кич булгач, атларны
Яшереп куябыз.
Көтегез, иртәгә
Без тагын уйнарбыз!ШЫГЫР-ШЫГЫР
Шыгыр-шыгыр итә кар,
Шыгыр-шыгыр.
Чыкмый өйдән, җылыдан
Ыбыр-чыбыр.
Киез итек, тун кигән
Таныш агай,
Шыгырт карлы юл аңа
Бик ошаган.
Ник утырам соң өйдә,
Мин дә чыгам.
Бәп-бәләкәй түгел лә,
Бишем тулган.
Тиз киендем, тиз чыктьм,
Мин бит елдам.
Шыгырдатып карларны
Киттем юлдан.
Теге агай шикелле
Җәһәт барам.
Бер-берсенә аяклар
Кагып алам.
Урам буп-буш, җылыда
Ыбыр-чыбыр.
Барам һаман берүзем
Шыгыр-шыгыр.
Шыгыр-шыгыр.ӘЛЕГЕ ДӘ БАЯГЫ
Әлеге дә баягы,
Бу дәү әти таягы,
Яшеримче, эзләсен,
Беркем күрмәгән чагы.
Әлеге дә баягы,
Менә әттәм аягы,
Буйыйм кара читеген,
Буяу алып ап-агын.
Бу әннәмнең тарагы,
Ташлыйм әле урамга,
Кушып алтын балдагын.
Әлеге дә баягы,
Шушы чалбар балагын
Салып өстәл өстенә,
Кагыйм бер зур кадагын.
Әлеге дә баягы,
Инешнең тирән ягы,
Өйдәге бар уенчык
Шуннан киттеләр агып.
Әлеге дә баягы,
Ә бу - минем колагым.
Бигрәк каты бордылар,
Кичкә кадәр еладым.
Сезгә ни сөйлим тагын?КЕМ СОҢ МИН?
Белмим әле, кем соң мин?
Назлый мине әбием,
Иркәләп ул чакыра:
"Килче монда, чебием".
Әнкәм мине мактый да,
"Менә ничек үскән, - ди. -
Бигрәк уңган ярдәмчем,
Рәхмәт сиңа, бәбкәм," - ди.
Әткәм әйтә: "Куяндай
Куркак булма син, балам."
Бабам: "И колыным", - дип,
Сөеп куя аркадан.
Белмим инде, кем соң мин,
Кешеме, я түгелме?
Барыбер мин куанам:
Яраталар үземне!КОЛЫН
Ямь-яшел үләнле болын,
Уйный шаян бер колын.
Йөгереп-чабып китә ул,
Җилфердәтеп койрыгын.
Күктә кояш, җирдә чирәм,
Яшәү рәхәт, болын киң.
Сикереп тә ала колын,
Кешнәп куя: "Менә мин!"СЕРДӘШЛӘР
Бер-берсенә терәп
Башка башын,
Серләшәләр икәү
Чышын-пышын.
Бигрәк җитди сере,
Бик яшерен,
Иң якын дус кына
Ишетерлек.
Энәсеннән алып
Җебенәчә,
Бар да ачыклана
Төбенәчә.
Өч-дүрт яшьлек икәү
Серләшәләр.
Чышын-пышын гына
Сөйләшәләр.ТАТАР МУНЧАСЫ
И татарның мунчасы,
Борынгылар мирасы.
Кунакка мунча ягу -
Татарларның йоласы.
Кызу татар мунчасы,
Шартлатып чабынасы,
Юынасы, коенасы -
Юк аны онытасым!
Татарның шул мунчасы
Көн дә яккан булсачы.
Тирләреңне түгәргә
Әзер генә торсачы.
И татарның мунчасы
Көн дә әзер булсачы!АУМАКАЙ
Бик аумакай бер бәндә бар,
Аңа иң зур мактаныч -
Беркем белән телгә килмәү,
Барысы белән тыныч.
Бу әйбер кап-кара дисәң,
Риза: чын, ди, кап-кара.
Ап-ак, дип әйт, каршы түгел:
Ак икән, карасана!
Фырт дигәнгә дә килешә,
Өтек дисәң, өтек, ди.
Төзек дисәң, бик дөрес, ди.
Китек дисәң, китек, ди.
Токмач - әйе, умач - дөрес,
Чүпкә чүп ул, чукка - чук.
Ни әйтсәң, шуны кабатлый,
Юләрме аерым-ачык?
Шул бәндә яшәгән җирне
Тиңләсәң бер мунчага.
Ул үзе булыр иде тик
Мунчадагы мунчала.
Кемдер бик яратып ышкый
Мунчала белән тәнен.
Тик мунчала белми, мескен,
Дөньяда яшәү тәмен.ЯЛКАУГА ХАТ
Озак аңлый алмый йөрдем,
Син туксан тугызлымы,
Әллә кыек төтенлеме,
Бәндәнең бер азгыны.
Корыга тик селкенәсең,
Эш муеннан ашса да.
Күз акайтып, шаккатасың,
Аптырыйсың юкка да.
Галәм проблемаларына,
Эш ташлап, баш ватасың.
Җаның теләгән чагында
Тәмләп ләчтит сатасың.
Бер карасаң, эзең дә юк,
Исең-косың калмаган.
Кая югаласың, син бит
Арымаган, талмаган?
Күрмәгәнемне күрсәттең,
Корыттьң бит теңкәне.
Син бер хәйләкәр ялкаумы,
Әллә юләр бәндәме?
Бергә эшләмәбез башка,
Бу - сиңа миннән сәлам.
Бүтәннәрне алдап кара,
Бетте-китте. Вәссәлам.КИҢӘШМӘДӘ
Утырам мин киңәшмәдә,
Аңламыйм, кем, ни әйтсә дә.
Җыелганнар, әй сөйлиләр,
Миңдә иң мөһим сүз, диләр.
Юкны бушка аударалар,
Туктатырга юк чаралар.
Бераздан соң күзем йомдым,
Черем итеп алган булдым.
Болар һаман сүзен әйди,
Бер балыкның башын чәйни.
Сәгать куып сәгать үтә,
Чыдамлык та, тәкать бетә.
Кычкырсаң да, туктамаслар,
Еласаң да, уфтанмаслар.
Нотыклар да шактый икән,
Әллә тагын йоклыйм микән?
Мин һаман да киңәшмәдә,
Тыңламыйм, кем, ни әйтсә дә.ТӘНКЫЙТЬЧЕГӘ
Тегесе дә әйбәт түгел,
Монысы да бик яман.
Синең бар уй-фикерләрең
Тик шул тәнкыйтъкә табан.
Әллә нәрсәләр табасың,
Начар якларын эзләп,
Яхшылыкны түбәнсетеп,
Яманлыкка тигезләп.
Бер ягы ошамый сиңа,
Икенчесе яраса.
Ничек булыр иде икән,
Үзең эшләп карасаң?ИЗГЕ НИЯТ БЕЛӘН
Кайбер бәндәләргә таң калырлык,
Кылмышыннан файда чүт кенә.
Зыяннары, баксаң, бихисап шул,
Ә ул һаман гафу үтенә:
"Ачуланма инде, әгәр сиңа
Ялгыш берәр зәһәр ук тисә.
Үзем теләп түгел, хаталанып,
Ниятләрем изге югыйсә".
Бу - яхшылык түгел, яманлык, дип,
Моңа һич аңлата алмассың.
Барыбер үз эшен дәвам итәр.
Дөньяң аңа якын булмасын!КӨТТЕРМӘ СӨЙГӘНЕҢНЕ
Фонтан алларында йөри
Яшь кенә бер чибәр кыз.
Сөйгәне килмәгән бугай,
Көтүләре сабырсыз.
Тирә-якка карап ала,
Сәгатенә күз сала.
Бераз тора да ул, тагын
Урыныннан кузгала.
Ә егете һаман да юк,
Нигә килмидер инде.
Бу чибәр башканы табар,
Шуны белмидер инде.
И егет, көттермә болай,
Очрашута кичегеп.
Кыздан борын кагарсың бит,
Соңга калсаң, кич килеп.
Элегерәк чибәр кызлар
Мине дә бик көттеләр.
Яшьлек менә үтте-китте...
Хәзер бер дә көтмиләр.КЕРӘШЕННӘР ҺӘМ ПОП
Мөэмин-мөселманга җәберләүләр
Олау-олау килгән чакларда
Бар татарны көчләп чукындырып
Бер поп йөргән шушы якларда.
Солдат белән барган авылларга,
Солдат белән бергә талаган.
Басурманның байлык, мөлкәте дә
Попка ошап торган, яраган.
Поп сүзенә каршы чыккан бәндә
Каты җазаларга тартылган.
Ә поп зур тәресен тагын алып
Җеназага йөреп, шәп торган.
Нигәдер бер югалган бит бу поп.
Бар керәшеннәрне җыйганнар,
"Кайда сезнең сөекле поп?" - диеп,
Ифрат катгый сорау куйганнар.
Шунда бер карт әйтеп биргән имеш:
"Әйе, бик яраттык без попны.
Синең сүздән беркем чыкмас, диеп,
Тәре үбеп бирдек нык антны.
Батюшка бит безне тирги-тирги
Яңа дин канунын өйрәтте.
Иман - яман, диде, хәмер эчү -
Рәхәт икәнлеген күрсәтте.
Мәет җирләү тик поп белән бергә,
Дигән сүзләре дә хәтердә.
Ислам (әй юк, Иван!) вафат булгач,
Салдык икесен бер кабергә.
Дөрес, батюшкабыз ни өчендер
Теләмәде гүрдә калырга.
Шуның өчен туры килде аны
Шул мәеткә бәйләп салырга.
Мено хәзер Сафа (юк, Өчтапан)
Бигрәк чирли, әзер үләргә.
Тагын бер батюшка кирәк иде
Шул Өчтапан белән күмәргә".КАРТ СОЛДАТ ХӘТИРӘСЕ
- Куда нужно целиться, если враг убегает?
- В ногу, Ваше Высокопревосходительство!
"Рәхмәт алган имеш хезмәтең
Патша чорында, бер сөйләче", -
Диеп, карт бабайга килдек без.
Ярый, - диде, - хәтсез икәнсез
Моны бик белергә теләүче.
Рекрут идем, авыл егете,
Урыс телен әле белмим дә.
Өйрәндем мин мылтык атарга,
Тигез сафта бергә атларга,
Көн, атна, ай үтә, сизмим дә.
Вакыт җиткәч, килде тикшерү,
Сафка бастык, ура кычкырдык.
Превосходительство высокий
Шундый кырыс атлап килә ки,
Шүрләгәннән тетрәп калырлык.
Бара-бара сорау бирә ул,
Биш-алтының туктап берсенә
(Безнең өс-баш иске, сәләмә,
Аяктагын-анысын сөйләмә),
Каш җыерып куя, көрсенә.
Сорау миңа төште, көтә бу.
Юк урысча сүзем көтәрлек!
Иске чабаталы аягым,
"Суда надо", - дип (вәт чаялык!),
Тотып югарыга күтәрдем.
"Сакла илеңне, син маладис," -
Дип генерал мине мактады...
Өч сугыштан үттем, якладым
Туган җирне, халкым, Ватаным.
Ярый, җитәр, хәтер янчыгын күп актардым.БИЧАРА
Өем бик кысык дип, гел зарланып,
Интектергән берәү Алласын.
Чыдамнары беткәч, кушкан Ходай:
"Этең керсен өйгә, алайса".
Хәзер эт тә өйдә, ифрат тарлык,
Зар артыннан зарлар бу мәлдә.
Зарга җавап булып кәҗә керә,
Ә аннары - бозау,
Юк борылыр урын бу хәлдә.
Зарланыр көч калмый бичарада,
Иза чигү узган чигеннән...
Зар-мазар юк, шуның өчен Ходай:
"Чыксын, - дигән, - бозау өеңнән".
Иркенләнеп калган өйнең эче,
Бәндә рәхмәт укый Аллага.
Мондый иркен өйдә яшәгәч ни,
Зарланырга урын калмаган.
Шуңа Ходай тагын бер изгелек
Кыла моңа: куа кәҗәне.
Соңрак этне өйдән чыгара ул,
Шатландырып мескен бәндәне.
Бәндә куанычы - күтәрмәслек,
Өй эчләре - гаҗәп иркенлек.
Антлар итә: "Һич, - ди, - онытылмас
Күктән иңгән шушы изгелек".
Кайбер шәхес, хәтта милләтләр дә
Әнә шул бәндәгә охшаган:
Кайтарсалар әгәр ирегенең
Кеп-кечкенә генә бер бөртеген,
Шөкерана кыла хуҗага.ӘБИ ТҮГЕЛ
Кызыл трамвай, пассажирлар шыгрым тулы.
Кысылган бер карчык, сизми аяк-кулын.
Калмаган тын алыр хәле, мескен карчык,
Ни алга китәргә юл юк, ни артка юк.
Яшьләр шаяра, бер-берсен этеп-төртеп,
Ялвара боларга карчык түзем бетеп:
"И балалар, тик торыгыз, туктагыз, - ди, -
Олы яшьтәге кешене кысмагыз", - ди.
Бер мәһабәт чибәр егет менә шунда
Иптәшләрен кысырыклый анда-монда:
"Егетләр, - ди, - әйдә читкә тайпылыгыз,
Әби карчыкка бер урын тиз табыгыз".
Бу сүзләргә карчык кинәт бик рәнҗеде,
Яшь егеткә күзен текәп болай дңде:
"Нигә алай хатын-кызны кимсетәсең,
Нигә оялмыйча, әби дип әйтәсең?
Яше бераз олыгайса, олыгайсын,
Әби дияргә ярамый, ул сүз калсын.
Олыракмын, - ди, - тик "әби" нишләп инде?!"...
Кешеләрнең кәефләре бик шәп иде.ИРЛЕК ХИКМӘТЕ
Сәмигулла агай ава-түнә
Кайтып җитте ихатасына.
Шактый күп төшереп алган ахры,
Туры китте карчык каршына.
Авар-аумас басып торса да ул,
Ир кеше бит, дөнья тетрәтә.
Карчыгына гүя кан дошманы,
Ачы телләп очкын чәчрәтә.
Эттән алып эткә салып моны,
Син, ди, миңа коллык чылбыры.
Үзеңә бер кара, тефү, шыксыз,
Ник дәшмисең, шайтан алгыры?
Мин, ди, иләс-миләс бәңдә түгел,
Башка яшәмәм, ди, тинтерәп.
Чыдам бетте, көрчегемә җиттем,
Килә яшисем, ди, типтереп.
Баш әйләнү бераз тынган чакта
Карчыгына ныклап караса,
Котсыз калды Сәмигулла агай:
Бу - карачкы икән ләбаса!
Ул бакчада әтәчләнгән икән,
Ярый әле Ходай саклады -
Моны карчык күреп калмады...
Сәмигулла агай башын иеп,
Акрын гына өйгә атлады.НИ
Нине нитим, дигән идем,
Ике нием нитте дә китте.
Шул ниләрне ниттергәнче
Башка ниләр нителеп бетте.
Нитәм, нитәм, һич нителми,
Әллә ниләр нитеп нителде.
Ни беткәнче нитә-нитә,
Бөтен кәефләрем кителде.ТӘҮБӘ ИТТЕМ
Олыгайсам, акыл тирән
Булыр, диеп, өмет иттем.
Хәзер, шөкер, акыл җитә,
Күп нәрсәдән тәүбә иттем.
Дуслар белән күңел ачтым,
Кыстадылар - хәмер эчтем.
Юк хәмер дә, кыстаучы да,
Эчмим хәзер. Тәүбә иттем.
Бәхәс кызса,жтынламадым,
Сүз куертмый, ташлап киттем.
Хәзер мине тыңламыйлар,
Сүз сөйләүдән тәүбә иттем.
Күп гүзәлләр тәкъдим итте
Үз хисләрен, ялкып беттем.
Хәзер исләре дә китми,
Сөюдән дә тәүбә иттем.
Инде акылга ирештем,
Куйган морадыма җиттем.
Эх, хәмер дә эчәр идем,
Дусларга сер сөйләр идем,
Гүзәлләрне сөяр идем,
Дәрт-дәрман юк. Тәүбә иттем!ӨЙЛӘНЕРГӘ УЙЛАДЫМ
Кырык яшьне узып барам,
Әле буйдак мин пока.
Өйләнергә вакыт ахры,
Сайланып йөрмәм юкка.
Бер яшь чибәр табылса ки,
Булдыклы, тырыш, уңган,
Бик ягымлы, кайгыртучан,
Миңа шул җитеп узган.
Иртүк торып өй караса,
Эшенә дә өлгерсә,
Миңа тагын нәрсә кирәк,
Балаларны үстерсә.
Гүзәллеген, тыныч холкын
Гомергә саклап торса,
Уйламыйча да өйләнәм
Бүген, Алла боерса.
Тик нигәдер яшь чибәрләр
Миңа кырын карыйлар.
Миндәй төпле ирне түгел,
Яшь-җилкенчәк сайлыйлар.
Белмим инде, әллә кызлар
Сөю хисе тоймыйлар...КАЙТКАН ИДЕМ
Туган-үскән якларымны
Ниһаят, кайтып күрдем.
Үзгәрешләр бик күп икән,
Шуңа аптырап йөрдем.
Кайда барсам, шунда миңа:
Акчасын түлә, диләр,
Син чит илнең граҗданины,
Беләсең килсә, диләр.
Милициягә бардыңмы,
Теркәлдеңме син, диләр,
Бармасаң акчасын түлә,
Иностранный син юләр.
Туган-үскән як ят булган,
Миңа чит дәүләт имеш.
Ата-анаң янына да
Кайталмассьң бу килеш.
Хәерлегә булсын инде
Бу эшләрнең азагы.
"Беловеж күгәрченнәре"
Күрсен дөнья газабын!МИН ЯШӘРӘМ БУГАЙ
Мин яшәрәм бугай, соңгы чакта
Шулай сыман үзем үземә.
Әллә чынлап яшьлек кире кайта,
Яшьләргәме шулай күренә.
Элегерәк автобуска кереп
Берәр чибәр кызга карасам,
Яннарына барып сүз башлыймчы, -
Дигән хыял уйны уйласам,
Яшь чибәрләр шундук сикреп торып
Куллар сузар иде дә миңа,
Утырыгыз, утырыгыз, - диеп,
Күрсәтәләр иде урнына.
Ә хәзер соң, белмим, нәрсә булды,
Автобуска кереп бассам да,
Яшь кызларга күзләр чекерәйтеп
Бик текәлеп кенә баксам да,
Нолъ эмоций! Игьтибар да итми,
Ә мин торам арып, әлсерәп.
Кузгалмыйлар: әллә шундый гадәт,
Әллә мин күренәм яшерәк.
Ап-ак чәчле бөкерәйгән бабай
Яшь микән ни алар күзенә?..
Син яшь әле, - диеп, хәзер көн дә
Кабатлыйм мин үзем үземә.
You have read 1 text from Tatar literature.