Latin

Шигырьләр - Габди

Total number of words is 160
Total number of unique words is 133
41.2 of words are in the 2000 most common words
47.9 of words are in the 5000 most common words
50.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(1679-1709 елдан соң)*

[Галимнәрне якын күр]

Кичә-көндез, собхы-шам1 галимнәрне тот белеш.
Галим катындан сөрсәләр, катына отры йылыш.
Йыракдин күрсәң анларны, катына килеп кул алыш,
Күңлен алып, көн дә кил-бер вакыт булма чалыш.
Галимнәрнең хәлен соргыл-атнада, һәрбер айда.
Хәлен сорап, хәер иткән – бу заманда мондый кайда?!
Бирә күргел малың булса, булса пул2 йә баглы тай да.
Аңлап алгыл бу сүземне, хафаны итрерсән шәйда3.

[Ата-анаңны хөрмәт ит]

Атаң берлән анаңа хезмәт иткел күп-күп,
Иртә торып, һәр көндә аякларын үп-үп.
Һәр нә әйтә, айларның сүзләрен күр йөп-йөп4,
Сабыр кылгыл, һәр нәчә кыйнасалар дөп-дөп.

[Аш-су ашат халыкка]

Аш-су ашат хәлаикка5, нигъмәтең булса тигез,
Сәвенмәгел угыл-кызың туганыга, тугса игез.
Һәр нә тапсаң, дус-иш берлә бергә(ләшеп) йиеңез6,
"Кем оҗмахлык?" – дип сорсалар: "Сәхи (кеше)!" – диегез7.

* Казан утлары. – 1978. – № 11. – 141-147 б.; Татар поэзиясе антологиясе. 1 китап.-Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.-188-192 б.
1 Собхы-шам (собых-шам) – иртә-кич.
2 Пул – акча.
3 "Хафаны, һичшиксез, уздырырсың" мәгънәсендә.
4 Йәп-йәп – җөплә; хак күр.
5 Хәлаикка – халыкка.
6 Йиеңез – ашагыз.
7 "Кем оҗмахка керә?" – дип сорасалар, "Юмарт!" – диеп җавап бирегез.
You have read 1 text from Tatar literature.