Latin

Шигырьләр - Габдерәхим Утыз Имәни

Total number of words is 1682
Total number of unique words is 1057
38.1 of words are in the 2000 most common words
51.8 of words are in the 5000 most common words
58.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

Мәрсияи Габденнасыйр вәләде Габдерәхим


Кичәләрне йите бүлгән,

Мәнем өчен уйагъ торган,

Кечелекдә сөтен биргән

Шәфикамдин җөда булдым[1].

Намаз куйма дәйү сүккән,

Сабак куйма дәйү орган,

Уен өчен каһәр кыйлган

Миһербандин җөда булдым.

Нәсыйхәт сүзләрең айган[2],

Бәңа яхшы дога кыйлган,

Нәчә йөз мең хәтем кыйлган[3]

Шәфикамдин җөда булдым.

Тәгамемни пешек кыйлган,

Либасемни[4] төзек кыйлган,

Черек җамәм[5] алып юган

Шәфикамдин[6] җөда булдым.

Күзем нуры-балам, дигән,

Мөлаемлык бәңа кыйлган,

Яман эшдин мәнгъ иткән[7]

Миһербандин җөда булдым.

Кичә-көндез гамем йийгән,

Күңел эчрә нурым дигән,

Бәгъәл эчрә[8] дөррем[9] дигән

Галәфемдин[10] җөда булдым.

Тәрҗемәсе:

Кичәләрне җиде бүлгән,

Янымда гел уяу торган,

Сабый чакта сөтен биргән.

Шәфикамнән аерылдым.

Намазым калса, әрләгән,

Сабагым калса, тиргәгән,

Шаянлансам, каһәрләгән

Миһерлемнән[11] аерылдым.

Үгет-киңәш биреп торган,

Миңа изге дога кылган,

Өйрәтеп эшкә, боерган

Шәфикамнән аерылдым.

Ашымны пешереп торган,

Киемнәрем әзер кылган,

Каралса, керләрем юган

Шәфикамнән аерылдым.

Күзем нуры-балам, дигән,

Яратып елмаеп-көлгән,

Яман эштән тыеп килгән

Миһерлемнән аерылдым.

Минем өчен янып-көйгән,

Күңелемнең нуры дигән,

Йөрәк энҗем диеп сөйгән

Караучымнан аерылдым.

Киңәш

Тәрҗемә

Тисә киңәш шәменнән нур кешегә,

Тулыр нур күңленең барлык төшенә.

Ерак торса киңәшләр бакчасыннан,

Урын алыр наданлык Сәхрасыннан.

Гыйбрәтләр ярдәм итмәс ул чак аңар,

Өмет итсә дә йөз-мең яхшы хәбәр.

Укысаң да аңа Тәүрат һәм Инҗил,

Укып Коръән, шуны итсәң дә дәлил;

Пәйгамбәр сүзләрен торсаң кабатлап,

Арадан иң кирәк сүзләрне сайлап;

Сөйләп сүзләрнең иң кыйммәтлеләрен,

Өйрәтсәң дә гадәтен изгеләрнең, –

Колак салмас синең яхшы сүзеңә,

Сине хурлап, гаеп ташлар үзеңә;

Котырган эт кебек тешләр аягың,

Сугыйм дисәң, аңа җитмәс таягың.

Табылыр һәрчак аны яклаучылар,

Түгелер сүзең, гүя терек сулар.

Кадрең җуйма, кач син андый кешедән,

Үзеннән һәм күзеннән һәм эшеннән.

Киңәш тыңлаучыны тапсаң әгәр син,

Ишекләрен сүзеңнең ачар аңар син.

Берәү тыңламаса киңәшне рәтләп,

Телең тешлә, авызың куй пичәтләп.


Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә[12] бәетләр

Тәрҗемә

Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл,

Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул.

Белмәде һөнәрне гыйлемсез кеше,

Булмады анарда бәхетнең эзе.

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

Ал гыйлем, чөнки яшәүнең аслы шул,

Хәл итә барлык кыенлыкны тик ул.

Кем гыйлемле, бел асылташ дип аны,

Һич җиңалмас угры яки дошманы.

(Оригиналда:

Адәминең гәүһәре даниш улыр,

Аны нә дошман вә нә угъры алыр.)

Гыйлемлек – яшрен хәзинә, кем таба,

Ике дөнья байлыгы булыр аңа.

Шундый байлык ул – гел өстәп тор аны,

Ул, сарыф иткән саен, арта бары;

Дөньяның малы кими тоткан саен,

Өстәлә белем – сарыф иткән саен.

Күп гыйлемле булса адәм-байдыр ул,

Башкалар йолдыз кебектер,-айдыр ул.

Чын кеше димә туны булганга шәп,

Кисә дә атлас, ишәк-һаман ишәк.

Тик гыйлем аша табылды тугры юл,

Булды гөлбакча ничаклы тозлы чүл.

Ит җитәкче ул гыйлемне син үзең,

Шул вакытта дөньяда калыр эзең.

Иң элек булды гыйлем, соңыннан – эш,

Бик түбән булды гыйлемсез кылган эш.

Бәйләсәң эшкә гыйлемне-үлмәссең,

Хак юлыннан читкә барып кермәссең.

Килсә дә үлем, галим үлми һаман,

Үлеме килгәнче үк үлә надан.

(Оригиналда:

Үлмәйә галим кеше, килсә үлем,

Үлде җаһил килмәзедин бу үлем.)

Бел наданнар төркемен үлек диеп,

Үлсә галим, бел аны терек диеп.

Син гыйлем тупла, наданлыктан уян,

Ахирәт көнне надан – эттән яман.

Чын галим үзен надан диеп белер,

Күп белим дип, галим артыннан йөрер.

Бел: гыйлем нур ул, сине нурландырыр,

Ә наданлык – ут, сине ул яндырыр...

(Оригиналда:

Гыйлем-нурдыр, нурлыйдыр күңелләри,

Җәһел-нардыр, яндырыр һәм дилләри...)


Нәзмы дәр мәдхе чәй-каймак[13].

Тәрҗемә

Гүяки кәүсәрне[14] татыр

Чәйне бер эчкән кеше,

Нәкъ матур кызлар йөзенә

Охшый ал гөлдәй төсе.

Бирмәде мондый җимеш

Татлы йөземнәр бакчасы,

Эчмәгәннәр калды мәхрүм,

Булса да Рум[15] патшасы.

Син бу кәүсәрнең шәрабен

Бер татып бак: кил, и яр!

Эчми калса кем бу чәйне,

Шөбһәсез бәгъре көяр.

Син кунак булып, бу чәйне

Һич яратмасан әгәр,

Дус янында кадрен булмас

Ишәк кадере кадәр.

Язды Болгари, аны

Кәүсәр суына охшатып,

Кайчан ул каймаклы чәйне

Баккан иде бер татып.

ГАВАРИФ-ЭЗ-ЗАМАН[16]

Баштан үткәннәрне сөйләүче булек

Тәрҗемә

Лаек җаннар ишетсен моны бар да,

Кичердем күп кыенлык мин җиһанда.

Сарыф иттем егетлек дәверемне,

Алыйм күбрәк, диеп, дини белемне.

Мөселман илләренә илтте юллар,

Төшеп калды кулымнан күпме еллар.

Күп булдым галим затлар арасында,

Ядка алдым сүзләрен аларның да.

Чумып диңгезгә, күп энҗеләр алдым, -

Гамәл өчен барсын күңелгә салдым.

Җимеш җыйдым гыйлемлек бакчасыннан,

Зурын сайлап аларның арасыннан.

Мөһимнәрен кешеләргә өләштем,

Зур өстенлеккә бу эштә ирештем.

Гыйлем юлында йөреп артты нурым,

Наданлыкка үземнең бетте урын.

Бозыклыкка ният булмады миндә,

Гомер чиктем олылар хезмәтендә.

Юмартлык диңгезеннән тамчы йоттым,

Комарлык (тырышлык. – X. М.) күрсәтеп, күп энҗе оттым.

Шушы максат белән күп илдә булдым,

Бу елларда сәяхәт шактый кылдым.

Юллар мине сусыз чүлләргә илтте,

Кызудан тән үләрлек хәлгә җитте.

Ничә төрле хәтәрләр килде башка,

Качып китеп, сыгындым тауга-ташка.

Җәфа чиктерде, очрап, юлбасарлар,

Кылыч белән яралар салды алар.

Далага аттылар, бәйләп кулымны,

Юлбасарча кылып төрле золымны.

Начар дуслар кулыннан җәфа чиктем,

Күземнән канлы яшьләр күпме түктем.

Җәбер күрдем гүзәл алдакчылардан,

Золым күрдем кораллы сакчылардан.

Кичердем кимсетүләр көнчеләрдән,

Алар кылды хыянәт мина һәрдәм[17].

Тыйнак кына үтенеп авыз ачтым,

Сабыр җамыннан ачы сулар эчтем.

Мәгариф әһле хөрмәт итте бик күп,

Наданнар хурлады, кимсетте бик күп.

Бәхәсләр мәҗлесенә еш юлыктым,

Бәхәсләшеп отылдым яки оттым.

Бу дөнья әһле – солтан һәм дә ханнар

Миңа ул чакта бирде зур урыннар.

Эшен сәнгатьтәге зур осталарның

Күреп һәм дус булып күп ләззәт алдым.

Күпме гауга, газаплар баштан ашты,

Ашарга бетте икмәк, карным ачты.

Сусап кайчак, үләрлек хәлдә калдым,

Зәгыйфьләнеп тәнем, туфракка аудым.

Өемдә булды кайчак мул сый-хөрмәт,

Ничәләр, билне баглап, итте хезмәт.

Шулай аһ-зар белән бу гомрем үтте,

Сәяхәттә йөрү – ахрына җитте.

Кичәрмен бу җиһаннан, йорт италмый,

Кешеләр күк исем-данга җиталмый.

Шуңа мәҗнүн дигән исем күтәрдем,

Гадел хөкмен чыгарсын үзе тәңрем...

...Сәяхәттә егетлек дәүрем үтте,

Ватанга кире кайту вакты җитте...

МӨҺИММӘТ ЭЗ-ЗАМАН[18]

Тәрҗемәләр

Кәсеп турында

Яшәү өчен хәлялне син кәсеп ит,

Ризыкны тап көчең җиткән кадәр тик.

Ходаның биргәнен азсынма, зинһар,

Аның хөкмендә бит барлык ризыклар.

Тудырды ул анадан яп-ялангач,

Киендерде, карында итмәде ач.

Ана карнында безне тотты ул тук,

Тагын да туйдырыр, мохтаҗлыгы юк...


Егет булу турында

Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә,

Тугры дуслык путасын бәйлә билгә...

Гаделлек кыл, лаек бул изгеләргә,

Тузан чаклы җәфа кылма берәүгә.

Тидермә һичберәүгә син ачы тел,

Әгәр дә ул тидерсә, син бары көл.

Димә: күркәм минем йөз һәммәсеннән...

Китәр күркең бер-ике көндә синнән.

Шулай дисәң әгәр дә – буш адәм син,

Череп гүрдә, булырсың корт өчен җим.

Димә: мин зур, көчем күп, мин булыйм баш...

Хода әмрен үтәүдән тартма һич баш...

...Телен, күзең, кулыңны саклый күр син,

Гөнаһ эшләп, соңыннан булма хур син...


Татулык турында

Тату булып яши күрше белән кем-

Яшәр андый кеше муллыкта һәр көн.

Берәү рәнҗетсә күршесен әгәр дә,

Булыр мәхшәрдә тоткын андый бәндә.

Кыйнама, орма, керсә күрше малы,

Кума, керсә шулай ук балалары.

Табакта булса әгәр татлы нигъмәт,

Чакыр син күршеңне, күрсәт сый-хөрмәт.

Син алсан күчтәнәч берәр туганнан,

Чыгарып бир өлеш күршеңә аннан.

Сөйләмә күрше хатынын яманлап,

Ире сөйсә аны, син сөйлә мактап.

Юлың бүлмә, әгәр дә очраса ул,

Телен ачма, әдәпле ир кеше бул.

Кеше байдыр, ояты булса аның,

Ләкин байлык түгел – күплеге малның.

Малы калыр, кеше керсә кабергә,

Оят ләкин яшәр бергә гомергә.

Малым бар дип, фәкыйрьне күрмә ким-хур,

Сүзем кадерле дип, һич булма мәгърур.

Үзем яхшы булыйм дип, итмә әләк,

Ул әләк күпмеләрне итте һәлак.

Берәү килеп сөйләсә бер әләк сүз,

Син андый бәндәдән дуслык җебен өз.

Шулай ук гайбәтен сатма кешенең,

Сиңа һич файдасы юк бу эшеңнең.

Әгәр кылсаң берәүгә изге эш син,

Алырсың шундый ук изге өлеш син.

Әгәр кылсаң яманлык бер балага,

Дучар булмам, димә үзең, бәлагә.

Сиңа атса берәр адәм әгәр таш,

Ачу тотма, үзен ат син аңа аш.

Ару булыйм дисәң, су күк ару бул,

Арулый, былчырак тисә, юып ул.


Сату итү турында

Сату итсәң, хыянәт итмә колга,

Гадел аршын, гадел гер асра кулда;

Кыска кисеп, җиңел үлчәп син сатма,

Җәһәннәм утына үзеңне атма.

Җәберләп тапма малны, синең алда

Хисап көне тора, нишләрсең анда?

Бу аз гомрең әрәм итмә, гадел бул,

Гадел кеше – ходай сөйгән кеше ул.

Үзеңә хак җибәргән өлешен бар,

Шуңа тук бул, күңелне сузма, зинһар!..


Сабыр итү турында

Җәфа кылса берәү сиңа әгәр дә,

Сабыр ит син, үтәр бер көнне бар да.

Чын ир өчен сабыр итү күп артык,

Ачуың йот, аңа син атмачы ук.

Юмарт бул син, була күрмә саран бик,

Йөри күрмә, миңа килмәс әҗәл, дип.

Бу миннән ким адәм, дип, бирмә җилкә,

Гомер – өч көнлек ул, очырма җилгә.

Гомер охшый исәр җилгә, ачык бел,

Кышын, җәен күреп аның, фикер кыл.

Язын карсыз, шәрә калыр җир, агач,

Туган кебек без анадан ялангач.

Үсәр җирдә үлән, агачта яфрак,

Ана безне киендергән кебек нәкъ.

Бераз үткәч, үсәр чәчкә, үләннәр,

Егет булган кебек нәни оланнар.

Бераздан чәчкәләр җиргә төшәрләр,

Охшар картлык килүгә мондый хәлләр.

Үлән, яфрак кыраудан булса сары,

Егетләр картаюның бу мисалы.

Үләннәрне салам итәр, басып кар.

Шулай бер көнне туфрак безне каплар.

Әгәр булса гомер шул җилгә охшаш,

Ничек җирдә йөрерсең күтәреп баш?

Берәү гел изге эш эшләсә безгә,

Аның бер ел гомерен тиңлә йөзгә.

Утырсаң син галимнәр белән бергә,

Хисап ит син моны йөз ел гомергә.

Әгәр йөрсә кылып яман эш адәм,

Ни файда җирдә мең ел яшәвеңнән?

Хәләл мал тап, хәләл булсын икмәгең,

Хәләл булсын өстеңә һәм кигәнең.


Гомер итү турында

Бу гомрең күпме калган, уйла инде,

Синең гомреңдә күпме ирләр үлде!

Ничә шаһлар, ничә агалар үлде,

Ничә хәким китеп, янасы килде.

Берәүнең үлде ата һәм анасы,

Берәүнең үлде күз нуры-баласы.

Берәүнең ире үлеп, калды ул тол,

Берәү бай иде,-бөлде, калды буш кул.

Ничаклы хуҗаларның йорты тузды,

Ничә бәкнең өметен дөнья бозды.

Шул гыйбрәтләр җитәрдер, шаять, безгә,

Килер дип уйласак бу үзебезгә.

Дидеңме син: бу көн миңа юлыкмас –

Ничек тудың, булып шундый курыкмас?

Хәтәр көннәр турында уйла син уй.

Бозык һәм буш теләккә сонма һич буй.

Сөйләр ахмак: бу дөньяны беләм, дин,

Ул уйламас, кеше миннән көләр, дип.

Акыллы, белсә дә, йөрмәс, беләм, дип,

Аны, белми, диеп сөйләр юләр тик.

Акыллы сөйләр уйлап башын-ахрын,

Сөйли күр син дә белгәнеңне акрын.

Сөйлә сүзеңне син кычкырмый, көлми.

Көлеп сөйләр кем ахмак, берни белми.


Үгет турында

Үгет кермәс кешегә бирмә үгет,

Өйрәтмә син мине, дип, сүгәр ул эт.

Иманлы булса, тынлар үгетең ул,

Колак салмаса әгәр, тукта, сак бул.

Агармыйдыр юган белән кара таш,

Үгет алмас кешеләр шуңа охшаш...


___________________________________


[1] Җөда булдым – аерылдым.

[2] Айган – әйткән.

[3] Хәтем кыйлган – изге сүз сөйләгән; Коръән укыган.

[4] Либасемни – киемемне; өч-башымны.

[5] Җамәм – күлмәгем, киемем.

[6] Шәфика – шәфкатьле.

[7] Мәнгъ иткән – тыйган.

[8] Бәгъәл эчрә – куендагы; акча янчыгындагы.

[9] Дөррем – энҗем.

[10] Галәфемдин – саклаучыдан, караучыдан.

[11] Миһерле – йомшак күңелле.

[12] Төркичә – монда: татарча (X. М.).

[13] "Каймаклы чәйне мактау".

[14] Кәүсәр – җәннәт чишмәсе; җәннәт суы.

[15] Рум – Византия.

[16] "Замана укымышлылары (бүләкләре)".

[17] Һәрдәм – һәрчак.

[18] "Замананың мөһим билгеләре".

You have read 1 text from Tatar literature.