Latin

Шигырьләр - Әхмәд Үргәнчи

Total number of words is 420
Total number of unique words is 298
30.8 of words are in the 2000 most common words
41.8 of words are in the 5000 most common words
44.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

[Күңелләрне йәшәтсен игү атың]


И җаным, бел: кичәр дөнйаи фани,

Йитәр, бәс кыл бәңа имди җәфаны.

Үзең остад булыб бу киң җәһанда,

Бары хубларга үгрәтгел вафаны.

Күңелләрне йәшәтсен игү атың,

Хәзансыз хөсн теләб әйләй доганы.

Гомер багында синсез миңа мөшкел,

Кувәй йулыңда булган һәр бәлане.

Килсәң булгай сийаһ коллиям мөнәүвәр,

Кыйлурсән падишаһ Әхмәд гиданы.

Тәрҗемәсе:

И җаным, бел: кичәр дөнья (ул) фани,

Җитәр, туктат миңа дигән җәфаны.

Үзең остаз булып бу киң җиһанда,

Бары яхшыларга гына өйрәт вафаны (тугрылыкны).

Күңелләрне яшәтсен изге атың,

Көзсез матурлык теләп әйт доганы.

Гомер багында синсез миңа кыен,

Куала юлында булган һәр бәлане.

(Син) килсәң, караңгы дөньям булыр нурлы,

Кыйлырсың (син) патша Әхмәд гидайны (фәкыйрьне).


[Аксак Тимергә багышлама]

И залим вә канхур, вә тәмуг ут йакары, бибаш,

Таки акады(р) Җәйхун илә Сәйхун тула күз яшь?!

Үрләде күккә аһ-у фөган, илгә килде каза,

Белгел ки, килмәйен калмас илдин сиңа һәм җәза.

Куйлара килгән корт очрар чупан таягына,

Кем күтәрсә агыр таш, төшер үзене(ң) аягына.

Үргәнчә иктерсән арпа, үңеб солым(?) чыкады,

Һәр башакның данидин сиңа үлем чыкады.

Зәһәр салган ашымыз(г)а, ахыр үзе эчәде,

Кара туфраг үзә үз(е)гә кара кәфен бечәде,

Әхмәд аһын тыңлаб, Алла сине тәмуг(к)а салыр,

Дөньяда безә дустлык, гадаләт шаһы калыр.

Тәрҗемәсе:

И залим һәм кан эчүче, вә тәмуг утына ягасы (нәрсә), башсыз,

Кайчанга кадәр агар Аму-Дәрья белән Сыр-Дәрья тулы күз яше?!

Үрләде күккә аһ-зар, илгә килде каза,

Белгел ки, килми калмас илдин сиңа һәм җәза.

Куйга дип килгән бүре очрар чабан таягына,

Кем күтәрсә авыр таш, төшәр үзенең аягына.

Үргәнечкә иктерсәң арпа, шытып иген чыгар,

Һәр башакның бөртегеннән сиңа үлем чыгар1.

Агу салган (салучы) ашыбызга ахыр үзе эчәр,

Кара туфрак өстендә үзенә кара кәфен кисәр.

Әхмәд аһын тыңлап, Алла сине тәмугка салыр,

Дөньяда безгә дуслык, гаделлек шаһы калыр.

["...Кайгы утында һушсыз адәм мин"]*

Хәйатны севгүче күзсез адәм мин,

Вәли гамь утыда һушсыз адәм мин.

Фәкать түшемдә йуксыллар фөгане,

Күренмәс золым, вәхшәтнең туганы.

Күренмәс булганыга күңел хушдыр,

Хәйәт(и)мәс, бу хәйәт куркулы төшдер.

Гадаләт тохмын изгән зураванлар

Талар илне, түкеб биһудә канлар.

Качан тынычлык гөле йортга сачелгай,

Шу(л) дәм Әхмәдиең дә күзе ачылгай.

Тәрҗемәсе:

Тормышны (тереклекне) сөюче күзсез адәм мин,

Ләкин гамь утында һушсыз адәм мин.

Колагымда фәкать юксыллар аһ-зары,

Күренмәс золым-вәхшәтнең туганы.

Күренмәс булганга күңел хуштыр,

Хәят түгел, бу хәят-куркулы төштер.

Гаделлек орлыгын изгән залимнәр

Талар илне, түгеп гаепсезгә каннар.

Кайчан тынычлык гөле илгә чәчелер.-

Шул чак Әхмәдиең дә күзе ачылыр.


_______________

[*] Аксак Тимер 1388 елда Алтын Урда составындагы Үргәнен шәһәрен яулап ала. Каланы җимерә, аның урынына "арпа чәчәргә" боера. Биредә шул фәрман күздә тотыла.

You have read 1 text from Tatar literature.