Latin

Шәвәлы маҗаралары - Шәүкәт Галиев

Total number of words is 796
Total number of unique words is 535
47.5 of words are in the 2000 most common words
59.9 of words are in the 5000 most common words
64.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Шәвәли сәгате
Миңа булды бит әле
Әтиемнең сәгате!
Сәгате дә сәгате —
Әйбәтнең дә әйбәте!
Әйтерсең лә яхшы ат,
Чаба гына, сыптыра —
Өйдә ничә сәгат бар,
Һәммәсен узып тора!
Җил тегермәне
Җил тегермәне
Җилпенеп тора,
Бүрәнәләре
Селкенеп тора!
Куркып та куям
Мин моны күреп,
Очып китмәсен
Вертолйот кебек!
Атлап чыктым Иделне...
Сызгандым да балакны,
Таяндым да таякны,
Суздым гына аякны —
Атлап чыктым... Иделне...
«Булмас, булмас»,— дидеңме?
Кем ялган сөйли, минме?
Чын-чынлап чыктым инде,
Нәни иде Иделе —
Башланган җире иде!
Шәвәли хәйләсе
Усал эт күргәч
Ул болай диде:
— Мин тәмле түгел,
Ашама мине!..
Шәвәли ничә яштә?
Бу сорауга заманында
Ул болай җавап биргән:
— Биш тулырга унбиш минут -
Дөп-дөресе шул!—дигән.
Инде яңадан сорыйсы
Вакыт та җитте менә.
— Унбиш тулырга биш минут!-
Ди хәзер җитди генә...
Серен белдем соңыннан
Кара бәрән ап-ак мичне
Шытыр-шытыр кимерә.
Әйтерсең лә акшар ашап,
Кирпеч ялап симерә!..
Мичтән куып бәрәнне,
Бирәм пешкән бәрәңге.
Бәрән бәрәңге капмый,
Мичтән дә шәпне тапмый.
Җай табалмагач һич тә,
Борыч сиптек без мичкә.
Борынына борыч кергәч,
Төчкерә дә төчкерә.
Ашамасын — әйтерсең лә
Акшар ашап көч керә!
Китаптан укып мин моның
Серен белдем соңыннан:
Сөяккә ныклыкны бәрән
Алган акбур оныннан!
...Акбур ваклап, бәрәннәргә
Салам да мин бер учлап,
Үземнең ашны борычлап
Ашыйм хәзер тынычлап!
Узып киттем мин автобусларны
Әй барам, барам,
Барам бер заман,
Барам бик кызу,
Барам бик яман.
Аяк астында
Уйный тик тузан,
«Еһ» тә итмичә
Барсын да узам.
Узып киттем мин
Автобусларны,
Велосипедта
Чыккан дусларны.
Троллейбусларны,
Самосвалларны,
«Жигули»ларны
Уздым аннары.
Артта калдырдым
«ЗЫЛ»ны, «Волга»ны,
«Запорожетс»ны
Әйтмим дә аны!
Ышанмыйсыңмы
Моңа әллә син?
...Туктаган иде
Алар һәммәсе!
Таныш шофйор
Таныш шофйор — Шәриф абый,
Очрый һәр иртә,
Машинасын туктата да
Утыртып китә.
Таныш шофйор — Шәриф абый,
Йөри бик ерак,
Еше шундый, кичкә генә
Кайтасы урап.
Кичкә кадәр йөрергә соң
Вакытлар кайда —
Күрше авылдан Шәвәли
Тәпиләп кайта...
Ат «йөртүче» малай
Мотоциклны бирдек —
Мотоциклда йөрде.
Аннары соң ул безнең
Атта йөргәнне күрде.
«Бик гади техника!»— дип,
Шәһәр кунагы көлде.
«Ат йөртү соң эшме?»—дип,
Урындык куеп менде...
Уйнап кына атланды,
«Булды бит!»—дип мактанды,
Боргаланды, кыланды
Һәм төшеп тә капланды.
Аһ-ваһ килеп ятты да
Аксап-туксап кузгалды.
— Кайда моның тормозы?-
Диеп кенә сорады.
Әйттек кунак егеткә:
— Озак булыр аңлату,
Тормоз белү—бер нәрсә,
Кирәк атны ярату.
Машинаң кебек итеп
Ярату җитми хәтта —
Ат та сине танысын,
Яратсын сине ат та!
Әйтү бушка китмәде,
Төшендерү ярады —
Беренче кат ул атның
«Фара»сына карады...
Ялгыш адым
Трамвайга асылынып
Йөргән чакта шаярып,
Уйлагандыр — егетлек,
Өлгерлек бу, чаялык!
Бер аяк белән баскан,
Бер кул белән ябышкан.
Бик тә хәтәр ярышкан,
Бик тә хәтәр ялгышкан..
Калган ялгыш адымда —
Ялгыш баскан аягы,
Сакланып кына атлый —
Хәзер култык таягы...
Светофорның өч сүзе
Урамнарны
Күзәтеп,
Узганнарны
Кисәтеп,
Чатта тора
Светофор,
Сакта тора
Светофор.
Янып тора
Өч күзе,
Күреп тора
Ич безне.
Әйтеп тора
Өч сүзне:
— Кузгалма!— ди
Кызыл күз.
— Сабыр!— дия
Сары күз.
— Ярый!— дия
Яшел күз.
Без дә аңа
Карыйбыз,
Күзебезне
Алмыйбыз,
Ни әйткәнен
Аңлыйбыз:
— Кузгалма!— ди
Кызыл сүз.
— Сабыр!— дия
Сары сүз.
— Ярый!— дия
Яшел сүз.
Акыл теше кемгә чыга?
Абый нигә дәшми дисәм,
Ник яңагын тоткан дисәм,
Бүген аңа
Акыл теше чыккан икән!
Сорадым мин әниемнән:
— Акыл теше кемгә чыга
Әни әйтте:
— Әйткән сүзне тыңлаучыга.
Сорадым мин әтиемнән:
— Акыл теше кемгә чыга?
Әти әйтте:
— Үз сүзендә торучыга.
Сорадым мин әбиемнән:
— Акыл теше кемгә чыга?
Әби әйтте:
— Укып гыйлем җыючыга.
Сорадым мин үз-үземнән:
— Сабырлыгың чыдар микән?
Ай-һай әле
Сиңа ул теш чыгар микән?..
Күктә ниләр бар?
Барган җирдән тукталам да
Күк йөзенә карыйм мин,
Бик озак итеп карыйм мин,
Ниләр барын таныйм мин.
Син дә шулай карыйсыңмы,
Мин күргәнне күрәмсең—
Әнә Аккош һәм Каракош,
Әнә Козгын, Күгәрчен...
Көлтәне дә, Эланны да
Күрәм күкнең түрендә,
Бар Жираф та, Арыслан да,
Бар Куян да, Бүре дә!
Юк дисеңме, ышанмыйсың,
Ялганлый, дип келәмсең?
Исемнәрен белмәсәң дә,
Җисемнәрен күрәсең!—
Әнә үгез көтүчесе
Үгез бозауны эзли,
Ай, этләре белән укчы
Читтән Төлкене күзли...
Күрәсең Мичне һәм Кызны,
Көянтәне, Табакны,
Күрәсең тагын Йөкчедән
Бер читкә качкан Атны...
Әллә һаман ышанмыйсың,
Әллә һаман көләсең?
Бу бит — йолдыз исемнәре,
Күктә шуны күрәсең!
Тылсымчы малай
Орчыгын алып әбинең
Тота да менә шулай,
Терсәкләрен кагып-кагып
Уйнап җибәрә... курай!
Рояль итә дә куя ул
Өстәлне күз алдында.
«Клавишларына» баскалап,
Моңлана үз алдына.
Урындыкны тотса, Ренат
Гармунга өйләндерә,
Телисең икән, биетеп
Янында өйләндерә!
Я линейка-скрипкада
Сыздырырга керешә.
Кыланышлары үзенә
Бигрәк инде килешә.
Ул нәрсәгә кагылса да
Көйләр агыла сыман...
Болар тиздән чынга ашар,
Көлмәгез тылсымчыдан!
Магнитофон онытмый...
Ун яш тулгач Хәнифкә
Бик күп булган теләкләр.
Иң соңыннан бабасы
Магнитофон сөйләткән.
Күңелләре нечкәреп
Тыңлап тора әнисе —
Өч яше тулган көндә
Шигыр сөйли Хәнифе!
Тыңлый Хәниф үзе дә,
Тик аңламый берни дә...
Ишетсә дә көн саен,
Бу телне белми лә!
Үзе ни сөйләгәнне
Үзе төшенми торгач,
Аптыраган улына
Әтисе була тылмач...
Күрсәң иде малайның
Ничек гаҗәпләнгәнен:
— Кара әле, яш чакта
Мин татарча белгәнмен?!
«Ы туган тел...» ди Хәниф
Магнитофон аркылы.
Бер белгәнен онытмый —
Магнитофон акыллы!
You have read 1 text from Tatar literature.