Latin

Сепарат кыйсасы

Total number of words is 1306
Total number of unique words is 802
46.6 of words are in the 2000 most common words
59.6 of words are in the 5000 most common words
65.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Чын хикәя
Авыл җирендә терлек асрамыйча көн күрүне күз алдына китерүе дә кыен. Аеруча сыер малы авыл кешесенең төп туендыручысы санала. “Сыерлы көнең – сыйлы көнең”, дигән әйтем татар халкында юктан гына барлыкка килмәгәндер. Ләкин ул сыйның табынга килеп ирешкәнче авыл кешесенә никадәр борчу - мәшәкать кичәргә күпме тырышырга туры килгәнен мал асраган кеше үзе генә беләдер. Мин бу язмамда бозаудан алып, сыер булып өлгереп җиткәнче узган өч ел вакытны һәм шул чорда куелган хезмәт турында сөйләп торуны кирәк, дип санамыйм. Сыер бозаулаганнан соң берәр атна үтеп, угызы аерылып беткән, чиста, күбекләнеп, пары чыгып торган сөтне савып алып кергәннән соң башланган техник процесс турында сөйләмәкче булам. Чиләк тулы сөтне өстәлгә кертеп утыртуны, эшнең яртысы гына үтәлгән, дияргә була. Әлбәтттә, булган сөтнең күпмесендер бозауына эчерергә яисә сөт җыючыга тапшырырга мөмкин. Сүз дә юк, күпләр шулай эшли дә. Чөнки сөт сату авыл кешесенең көндәлек керем чыганагы булып исәпләнә. Ә бит сыер асрап сөтсез, яки майсыз - каймаксыз чәй эчеп утыру да дөрес булмас иде. Көндә булмаса да, ара-тирә катыгын да капкалыйсы килә. Җәйге кызу көннәрдә ачы катыктан тешләрне камаштырырлык кое суы белән әйрән ясап эчү сусавыңны гына басып калмый, кәефеңне күтәрә, эшкә дәрт өсти. Бәйрәмнәрдә яисә берәр аш мәҗлесенә катыкны куе сөттән әзерләсәләр, гадәти көннәрдә исә аертылган сөттән оеталар. Ә сөтне аертыр өчен сепарат (китапча – сепаратор) кирәк. Менә шуннан соң гына сөт эшкәртүнең техник процессы башлана. Үземне белә башлаганда безнең 1960 елда чыккан кул белән әйләндереп аерта торган сепарат бар иде. Ул хәзер дә исән - сау һәм төзек хәлдә. Бәләкәй чакта ул сепаратны күп әйләндерергә туры килде. Еш кына “син аерт та, син аерт” дип энем белән бәхәсле каршылыкка тарыган чаклар да булгалады. 2 сыерның сөтен аертып бетергәнче гомергә май яки каймак (безнеңчә сөтөсте) ашамасам да, риза дигән чаклар еш була иде. Хәзерге акыл белән фикер йөртеп карыйм, ул сепаратка рәхмәттән башка сүзем юк. Ул безнең гаиләне сөтөсте, май, катыктан өзмәде. Шул сепаратны аертырга утырган саен (көндә булмаса да, шактый еш туры килә иде) башка иң беренче, ничек итеп бу агрегатны механикалаштырырга икән, дигән уй килә иде. Шул максаттан төрле редукторлар да юнәттем. Иске кер юу машинасының моторын ремонтлап, әзерләп куйдым. Ләкин бу хыялны тормышка ашырырга насыйп булмады. Ул вакытта сатучы булып эшләүче апам, кайдадыр туры килеп, электр сепараты алып кайтты. Җитмешенче еллар азагында аның ише көнкүреш куллану товарлары табу сирәк күренеш булып истә калган. Бу сепарат өчен иң куанганы, мөгаен, мин булганмындыр. Ләкин бу куаныч бик кыска гомерле булып чыкты. Баксаң, бу чын сөтөсте чыгара торган сепарат булмаган, ә бары тик куе сөтнеке, ягъни ”сливкоотделитель” икән. Төн йокыларымны калдырып, тегеләй дә итеп карыйм, болай да боргалыйм, ләкин күпме генә тырышсам да, моннан чын сөтөсте чыгара алмадым. Күз күргәннәрдән сорашканнан соң, икенче бүкән кирәк булуы ачыкланды. Кулныкын куяр идем, тарелка тишегенә сыймый. Минем өчен тагын баш вату чоры башланды, чөнки һич кенә дә кул белән әйләндереп утырасы килми. Бу юлларны укыганда бәлки кайберәүләрдә бу гел сеперат кына әйләндереп утырган икән, дигән фикер туарга мөмкин. Алай ук түгел. Көн дә булмаса да, атнага бер яки ике туры килгәндер. Әткәй-әнкәй көне буе колхоз эшендә. Апалар мәктәпне бетереп чыгып киттеләр, энекәш бәләкәйрәк. Әнә шул бер-ике ел эчендә булган хәлләр бу. Төннәрен йокламыйча уйлап ята торгач, ниһаять, тегенең бүкәнен электрныкына кую җаен таптым. Шуннан соң гына җиңел сулап куйдым.
Бу вакыйгага 30 еллап вакыт үтте. Шуңа да карамастан, кулныкы белән электрныкын берләштереп ясалган бу сепарат бүген дә сафта, бүген дә безгә хезмәт итә. Әлбәттә, бу дәвердә ватылмыйча гына тормады. Ватылса да, тиз арада төзәтеп кую җае чыга иде. Сепарат искерде, бөтенләй сафтан чыгып туктаганчы дип, моннан ике ел элек икенчене алырга булдык. Яңа, заманча сепарат алырга дип, шуның ише көнкүреш кирәк - яраклары белән сәүдә итүче эшмәкәр абзый янына килдем. Бу абзыйның сәүдә өстәлендә карап торышка бик матур электр сепараторы утыра. Сөт казаны да безнекеннән зуррак. Җитештерүчәнлеге дә югары булырга тиеш моның, дигән уй күңелгә якты өметләр бөркеп узып китә. Өстәвенә тавышы да көчле түгел – бал корты безелдәгән кебек кенә икән. Сатучы абзый моның моторын да уңай яктан бәяли: яңа төр синхрон двигатель, электрны аз ашый, тавышсыз һ.б һ.б. Ниһаять, безгә 30 елга якын “тугры” хезмәт иткән искесен “лаеклы” ялга чыгарабыз дип, бу яңага зур өметләр баглап сепаратны сатып алдым. Алган чакта:
– Гарантиясе күпме соң моның?– дип кызыксынасы иттем.
–Өч ай – диде, абзый күзгә туры карап.
–Ә нишләп бик аз?
–Нишлисең, без билгеләгән срок түгел. Безгә гарантияне шулай куярга куштылар,–ди бу күзен дә йоммыйча.
–Гадәттә электр товарларына бер елга бирәләр түгелме соң?–дигән сорау һавада эленеп торганнан соң, иртәнге томан шикелле эреп юкка чыкты. Ни эшләмәк кирәк, матур сепаратны, матур тартмасына салып кулга тоткач, кире куеп булмый бит инде, аллага тапшырып, киттем кайтып.
Өйдәгеләргә сепаратны корып күрсәтеп, аңлата-аңлата беренче казанны аертып биргәннән соң, бу “чудо” техникага озын-зак “гомерләр” теләп, тормышыбызны дәвам иттек. Сепаратка чыннан да сүз әйтерлек түгел. Искесенең тавышы өйдән ишегалдына ишетелеп торган булса, монысы матур гына безелдәп утыра. 10-15 литр сөтне ун минут дигәндә куе сөтөсте белән сыек сөткә аерып та бирә. Ләкин безнең бу бәхетебез озакка бармады. Өч айлык гарантия срогы үтеп 22 көн дигәндә, безнең сепарат эшләп торган җиреннән, күңелләргә шом салып, аертмас булды. Моторында ниндидер тавыш барлыкка килде, әкрен әйләнә башлады. Эшмәкәр агай гарантияне өч ай гына куйса да, китабында бер ел диелгән. Бәлки сатучы абзый, шаярткан гынадыр, чынлап та бер елдыр, дигән кысыр өметләр белән, бу матур сепаратны кире тартмасына тутырып базарга киттем. Абзыйга, өмет тулы мөлдерәмә күзләр белән карап, йомшак кына итеп хәлне аңлаткач:
–Моның гарантия срогы чыккан, мин берни дә эшләтә алмыйм,–диде.
–Соң, мәйтәм, китабында 1 ел дип язылган бит, алыштырып кына булмыймы соң?– дим өстәлендә кукыраеп утырган нәкъ шундый ук икенче сепаратка ымлап.
–Ул гарантия заводныкы, без аның кадәр гарантия куя алмыйбыз. Заводына алып барсаң, алыштырып бирерләр,–ди бу прилавка артында нәрсәдер чокынып. Әйтүе генә җиңел. Заводы Әлмәттә яисә Чаллыда булса, алып та китәр идең, түгел шул Украинаның Запорожье шәһәрендә җитештерелгән диелгән китабында.
–Син үзең алып барып алыштырып кайта алмыйсыңмы соң?– дим могҗиза көткән өметле күз карашларым белән.
–Юк. Без анда чаклы бармыйбыз.
–Хәзер нишләргә инде миңа?–дип сорыйм тегеннән, өметсезлеккә бирелә башлаганны сиздермәскә тырышып.
–Гарантиясе чыккан бит, ачып карарга кирәк. Бәлки ремонтлап буладыр.
Шунда базарда ук сүтеп тә аттым. Мактаулы яңа тип синхрон двигательнең өске подшипнигы таралган. Моның сәбәбе дә гади, мае булмаган. Ябык типтагы, бармак башы чаклы бу подшипникка шырпы башы кадәр май җитәр иде, югыйсә. Әллә бу өч айдан артык эшләмәсен өчен махсус шулай эшләнәме?! Сепарат бит ул авыл халкы өчен кирәк. Ә авыл кешесе гадәттә тыйнак була. Үз хокукларын кайда да булса даулап йөрергә аның вакыты да, мөмкинлеге дә чикләнгән.
Җитештерүчегә дә, сатучыга да уңайлы бит. Өч ай ярым, дүрт ай эшли дә, ватылгач, килеп яңаны ала. Алмас иде, авылда сепаратсыз булмый. Бер электрныкына өйрәнгәч, кул белән әйләндереп утырасы килми. Менә кайда ул табыш! 3-4 ай саен 3-4 мең керә дә тора. Ләкин бер авыз пешкәч, алай тиз генә икенчене аласы килми икән шул. Шуңа да моны ремонтлап карарга кирәк, дигән карарга килдем. Сатучының үзендә аңа ярашлы подшипник булмады. Аны Чаллының “Гараж–500” базарыннан табып алып кайттым. Яхшылап майлап җыеп куйгач та эшләп китмәде бу. Әйләнә, ләкин әкрен. Бер белгечкә күрсәткәч, якоре бәргән моның, диде. Башны иеп тагын базарга килдем.
–Подшипник табып куйдым, барыбер юньләп әйләнми, якоре бәргән бугай,–дим, гаепле бала кебек аска карап.
–Мин нишләтим соң? Миндә якорь юк. Извини брат, үзең берәр җирдән тапсаң гына,–диде дә, кибетенең арткы ишегеннән чыгып китте бу. Эшмәкәр әйткән “берәр җирдән” ике ел эзлибез инде, ләкин аңа ярардай якорь дә, алмаштырып куярдай двигатель дә табылмады. Өйдәгеләр дә тынычландылар, бик борчылмыйлар хәзер. Өч ай 22 көн ял итеп алган үзебезнең иске сепаратыбыз белән аерталар сөтне. Намаз карчыгы әнкәй:
–Икәү бергә картайдык, минем гомергә түзсәң генә ярар иде,– дип догасыннан калдырмый яраткан сепаратын. Ватылып, көе киткән чакларында гына тегесен исенә төшергәли. Ул вакытларда шундый брак ясаучыларына да, аның ишене алып кайтып сатучыларына да “өлеш” чыга.
Сәүдәгәрлек итү – татар халкына хас шөгыль. Ләкин бу шөгыльдә гаделлек, бер - береңә карата кешелеклелек сыйфатлары өстенлек алсын иде. Ә сатучы абзый кайчанда булса минем сепаратка мотор табып бирәм, дип ышандыра...
You have read 1 text from Tatar literature.