Latin

Сәяси Тема

Total number of words is 253
Total number of unique words is 164
48.1 of words are in the 2000 most common words
55.9 of words are in the 5000 most common words
63.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Садретдин карт колакка каты. Радио тыңлый алмый, телевизорның да сурәтен генә карый. Шуңа күрә, дөнья яңалыклары белән аны иң беренче карчыгы Гыйльмениса таныштыра.
Гадәттә, иртән торуга, сәяси темага әңгәмәләре менә болайрак башлана:
- Сиңа әйтәм, ишеттеңме әле, Гыйракны бумбыга тотканнар бит?
Садретдин карт бу яңалыкны түгел, карчыгының әлеге соравын да ишетми, әлбәттә.
- Ә-ә? Нәстә дисең?
- Бумбыга тотканнар, дим.
- Нәстәне тотканнар, карчык?
- Гыйракны, дидем бит, чукрак!
- Ник тотканнар сыйракны?
- Вәт карт җүләр! Сиңа сыйрак тотарга гына булсын! Картаеп акыл кермәде инде...
- Ишетмим бит, карчык, нәстә дисең?
- Сәдәм Хусәенне бумбыга тотканнар!
- Ә-ә, Сәлмән Хөсәенен тотканнармыни? Берәр ярамаган эш эшләгәндер, мәлгунь.
- И-и, саңгырау, Сәлмән Хөсәене димәдем лә. Буш Гыйракны бумбыга тоткан дим, ләбаса!
- Ә, буш тоткан дисең икән. Нәрсәне буш тоткан, карчык?
- Гыйракны дим лә!
- Сыйракны буш тоткан, дисеңме? Нишләп буш тоткан икән? Кысыбрак тотарга хәле җитмәдеме икән, карчык?
- Ә-ми-ри-кә президенты Буш турында сөйлим мин, тиле...
- Кычкырма ла шулкадәр, колагымны тондырасың бит. Саңгыраумы әллә мин. Әмирикә президенты Буш турында әйтәсеңмени? Инде ул да мөгез чыгарырга йөриме? Элекке президентлары Клинтын да Мәликә Либински белән чуалып, адәм рисвае булган иде. Инде монысы да сыйракка үрелгән икән...
- Буш Гыйракны бумбыга тоткан дим мин.
- Тоткандыр, тоткандыр, тегесе дә Мәликә дигән кәнтәйне тотып кына дәрәҗәсен төшерде бит.
- И, карт тиле, сиңа телемне әрәм итеп сөйләп торган мин җүләр! Белмим, кай җирең белән тыңлыйсыңдыр...
Гыйльменисәттәй сөт чиләген алып, сукрана-сукрана абзар-кура тирәсенә чыгып китә. Һәм аларның «сәяси тема»га иртәнге әңгәмәләре шуның белән тәмамлана.
You have read 1 text from Tatar literature.