Latin

Салих Сайдашев

Total number of words is 831
Total number of unique words is 577
37.7 of words are in the 2000 most common words
50.0 of words are in the 5000 most common words
57.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(3 декабрь 1900 – 16 декабрь 1954)
Салих Сайдашев Замалетдин улы күп илләргә билгеле, күренекле татар композиторы, татар профессионал музыкага нигез салып, сәнгать әсәрләр ижат итүче.
Әтисе баласын күрми дөньядан китә. Авырып, үләр алдында, кибеттә эшләүче үзенең приказчигы, Н. Хәмитовка гаиләсен тапшыра. Салих әнисе, сеңлесе белән Хәмитовлар өендә, йомшак, күңелле кешеләр арасында тәрбияләнә. Дүрт ел мәдрәсәдә уқый. Иң беренче күңелен гармунга салучы М. Рафикова, баланың бармақларын үз бармағына бәйләп, гармун телләренә басырға өйрәтә. Өйдә күп балалар. Уен башланса, Салих зур мич капкачын ритм белән сугып, кызлар биеп шатланалар икән. Шул елларда иң яратқан хәрәкәте – гармун уйнау.
Аңа 12 яшь тулганда сеңлесе Әминә Шигаб Ахмеровка киявгә чыга. Туйга, егетнең иң беренче дусы булып, шагыйрь Габдулла Туқай килә. Бу очрашу, югары дәрәжәгә житкән, ике кешенең – С.Сайдашев белән Г.Тукайның, беренче мәртәбә юлыгып, танышып дуслашып китүенең башлануы була. Аларга башка зыялылар Г.Ибрагимов, Ф.Амирхан, Г.Кулахметов, Г.Камал да килгәли икән. Әминәнең кияве, Ш. Ахмеров үзе дә алдыңғы татар интеллигентларның берсе була. Салих сеңлесенең гаиләсендә яшәп кала. Аның музыкаға таланты барлыгын, иң беренче булып Шигаб сизә. Әтисе кебек тәрбияләп, юл күрсәтүчесе була. Үсә килә, Загидулла Яруллинда фортепиано уйнарга өйрәнә, аңа рояль сатып алып бирәләр. Казанда музыкаль училищеда уқый. Яшүсмер чагында да гармун, фортепиано, халық ансамбль музыйкасын ишетеп, ямьле тавышлар аның йөрәгенә сеңә бара. Төрле уқытучы–музыкантлар белән бергә эшләп, өйрәнеп белеме тагын арта.
1918 ел яшь музыкант оркестр оештыра. 1919-1920 ел. үзе соранып, Қызыл Армияда хезмәт итә; демобилизовать ителгәч, Оренбур музыкаль мәктәбендә эшли.
Қазанның музыкаль училищесендә композитор отделениясы булмаған. Музыка әсәре авторы булырга теләп, Сайдашев Мәскәүгә уқырга бара. Башкалага театрда эшләп, билгеле, тәжрибәле булып барса да, аңа: «Сәнгать аңында житешмәгәнлек (зияющий пробел) бар ...» - дип, күңелен ничектер суытканнар. Тырышып укып, үз талантын, ижат юлын тагын арттырып, укуын бетергәч, Сайдашев Казанга кайта.
1922 елда Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драм театрында дирижер булып, оркестрны башқара. Музыкаль әсәрләре берсе артыннан икенчесе қуела: «Галиябану» М. Файзи; »Башмағым» Х. Ибраһимов; »Ил», »Зәңгәр шәл» К. Тинчурин; «Наемщик» Т. Гиззата ... Ул 60-тан артык спектакльнең музыка авторы. Хәзерге көнгә, ул, үзе дирижер булган, әсәрләрнең берсе - «Таһир һәм Зөһрә» генә сакланган. Радиокомитетта, пожардан саклану дигән булып, башкаларын юкка чыгарганнар.
Г.Кашшаф хәтеренә төшереп яза: «Без-язучылар С.Сайдашевны яхшы беләбез, аны музыкада, безнең Туқай дип саныйбыз. Барча халық аны ихлас күңелдән, бик нық хөрмәт итеп, яратып һәм икесен бердәй күреп, «Безнең Туқай», »Безнең Сайдаш» дип мақтыйлар.» Салих Сайдашев музыкада классик булса, поэзияда классик – Габдулла Тукай.
1925 елда Салих музыкага күңеле төшкән, ягымлы, Валентина исемле қызны яратып, өйләнә. Озак бергә яши алмыйлар, бер елдан соң хатыны вафат була. Улы Альфред, яхшы гына булып үсеп, сугышта катнашып, исән кайта.
Татар дөньясына яңалық керткән, фән, сәнгать ягында атақлылар, С.Сайдашев та ислам күләгәсендә тәрбия алалар. Ислам юашлык, сабырлыкны алга куеп, қыенлыққа күнегеп яшәргә өйрәтсә дә, реформаторлар ашкынып, авырлыкны жиңеп, жан активлығы белән үз теләгенә- идеалга омтыла. Рухи белем буенча: тигезлеккә (равновесие) житкән кеше генә алга бара. Сайдашев шул урта үлчәмне таба. Беренчедән, ул кан тамыры белән татар средасында; икенчедән – уйлап эшләүче үзенчәлекле художник. Элек татар халкы гармун белән генә санашкан булса, Сайдашев татар халык музыкасын Европа музыкасы белән берләштерә. «Музыкальная драма» дип, яңа жанр да тудыра.
Татар Дәүләт академ театрында педагог, дирижер булып эшли. Күп еллар да үтми, татар искусствосы яңа юнәлеш ала. Чығыш илләрендәге кебек музыкага хор, күптавышлылық, симфония оркестры ... кушыла.
Халық, үзгәрешне яхшы күреп, үз музыкасы итеп яратып тыңлый. Бу С.Сайдашевның уңышлы рәвештә эшләп китүе була.
Татар мәдәниятен, музыка ягыннан да, башка халыклардагы югарылыкка күтәрү кирәклеге сизелгән еллар була. Казанда балалар өчен музыка мәктәбе оештырып, дәреслекне дә Сайдашев үзе язып чыгарган.
И.Штраус маршы кебек, искиткеч әһәңле, моңлы көй эзләп табып, бөтен халыкка билгеле «Совет армия маршы» яза. Жиңеш Көненең 65 еллык бәйрәмендә, 9-нчы май көннәрендә ел саен Мәскәүдә, үзенчәлекле визит карточкасы кебек, Қызыл мәйданда шул маршны башқаралар. Һәр көнне поезд Мәскәүнең Казанский вокзалыннан чыкканда, Сайдашев маршы уйнала,
Сайдашев музее Татарстан дәүләт театры янында, композитор яшәгән өйдә, 1993 елдан бирле ачык. Анда экскурция вакытында, 16 әсәрен ишеттерәләр. Музей экспонатлары арасында, «Қызыл армия маршы»н башқаруы өчен С.Сайдашевка, Нарком обороны К. Ворошилов бүләк иткән, алтын сәгатьнең капкачы сақлана. Музейда бераз үзенә караган шәхси милек: кара пианино (Берлин...), шөреп-аяклы кара түгәрәк урындык, дирижер палочкасы, абайлап, кайгыртучанлык белән, үзенең ак-бүлмәсендә саклана. Радиотарелка бар, музыка редакторы булган чакта, С.Сайдашевның тавышы, зур илебезнең калалары гына түгел, авылларга да житкәнлеген күрсәтә. Шулай ук, музейда С.Сайдашевка кыйммәтле якыннары (әнисе Мәхүпжамалның, Шиһаб Ахмеровның, Габдулла Тукайның ...) фото-рәсемнәре.
П.Чайковский төрле милләтнең музыкасында булган, халыкка читен күренгән тавышны күтәреп тә, төшереп тә төрле оттенок эзләгән. Ә үзе чын рус халқы композиторы булып қала.
С.Сайдашев та шулай, Батыш илләр музыка стиле белән матур тавышлы көйләр язса да, ә үзе чын күңеленнән татар музыка композиторы. Кыюлык белән ритмика кертә (марш, вальс), русча революцион һәм яшьләр жырын куллана. Үзе яшәгән заманның көнкүреш мәсьәләсенә багышланган музыка да аны кызыктыра, Чыгыш иле музыкасын да чит күрми. Бу ягыннан, ул Чайковскийга якын була.
Салих Сайдашев үзенең музыкалары белән халык исеннән бер дә чыкмаслык сөекле композитор. Общество, югары урында башкарып утыручылар тиешле рәвештә аны кадерләп житмәгәннәр, ахыры. Музыкага рәхәтләнеп яшәсә дә гөмере кыска булган.
Халыкара Язучылар союзы
әгъзасы, шагыйрь, тәржемәче,
Наиля Абдулкәримова Алматы 2010г
You have read 1 text from Tatar literature.