Latin

Сәхипҗамал

Total number of words is 1525
Total number of unique words is 996
35.0 of words are in the 2000 most common words
48.4 of words are in the 5000 most common words
54.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
( Дастан-поэма) Күр: ничек, ирте кояш чыкса, җиһанга нур тула, - һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззөтуллина. Г. Тукай I Ретроспекция Казан өстендә болытлар, гүләп тора ак диварлар; Казан суы өсләрендә оча көзге акчарлаклар, тавышлары ташка үтә! Петропавел чиркәвенең чәүкәләре кыш алдыннан соңгы вираж ясый күктә... «Юлларымда калыкканнар, ничек өреп аударасы?» - котыра җил. Очып бара Сөембикә манарасы гомерләрдән гомерләргә, очып бара Тарих аша. Көзге күктә кәрван-кәрван теткәләнгән болытлары... Идел көзгесенә карый көзге Казан, туган Казан... Казан берни онытмады. Бер мизгелгә артка чигеп, бүгенге көн үткәннәргә урын бирә күз алдында: ... Вознесенский буйлатып шаулый тояк тавышлары, уза погонлы җайдаклар, очкын чәчә дагалары... Александр мәйданында зеңләп куя өзәңгеләр, укшым-укшым кан шикелле, яфрак коя өрәңгеләр. Рәшә кебек пәйда була ютәлләгән кярханәләр, сау эшчеләрне кайнаткан иске сабын заводлары: җил китерә Бакалтайдан йөкчеләрнең авазларын... Ай да, бизгәк тоткан кыздай, карый моңсу чарлагыннан. Агыла көфер почмаклары, нотыклары, вәгазьләре... ишетелеп киткән сыман үткәннәрнең «Яшәсен!» һәм «Долой!» дигән авазлары, Ишетелеп китә чаттан бутышникның сыбызгысы, җигүле ат борылып керә Мәскәвески урамына, шагыр-шогыр көпчәкләре... Апуш чүккән арба төбе... Ил түрендә куылып йөри фида җаннар, нәфис җаннар. Бер тәрәздән моң агыла: «Кем белер кадереңне и...» Сәхипҗамал, Сәхипҗамал! II Казан өстендә болытлар, гүләп тора ак диварлар, Казан суы өсләрендә, ерткаланган афишадай, оча көзге акчарлаклар... Утларын кабызды Казан, бар көченә яктырды ул, кемне көтә, кемне якты тамашага чакырды ул? Мәйдан тоташ сәхнә гүя, рампа утлары кабынган... Бер күләгә менеп килә, килә Черек күл ягыннан, тамак кыра, таяк тавышы, үзе әле якынлаша, күләгәсе, мәйдан тутырып, узып китте мәйдан аша. - Әй, чал карчык, син кем? — ди җил, - Ә ул берни эндәшмәде - хәсрәт эчкән Тугызакмы син?.. Учма-учма чал чәчләре тузгып чыккан, ап-ак шәле сыйпап килә мәйдан ташын. Каберлектән киләсеңме? Әй бичара... Таяк тавышы сыкрый мәйдан ташларында бүгенгедәй. Акрын гына, өрәк төсле, атлаганы сизелми дә, узып китте мәйдан буйлап ак күләгә, озын шәүлә таягына таянган да... Узды шәүлә, озын шәүлә, ак диварларга елышып. Аңа балкып карап калды «Дворяннар җыелышы». Узды уңга, узды сулга, тыкрыктагы таш баскычтан күтәрелде... Сөялде дә язды һуштан. Хәлсез бармак көчкә-көчкә ак төймәгә баса алды. Ачылып китте гүя дөнья. Гүя тулы гасыр үткән, гүя мәйдан аша түгел, гасыр аша килеп җиткән. Ачылып китте якты ишек, өйдәгеләр шаулаштылар, аягына сарылдылар: «Синме соң бу, Сәхипҗамал, Сә-хип-җа-ма-ал ?!» Сәхипҗамал инде — Казанында! III Күрче, нинди сәхнә Казан! Декорацияләре дә әзер килеш, тот та уйна - бөтен Россияләрендә бер генә ул моңлы Казан, бер генә ул нурлы кала. Кемнәр уйный, кемнәр елый, кем көрәшә гомере буйлый, үз йолдызын үрелеп ала! Кемнәр сүнә, кемнәр түнә, кемнәр күнә тук язмышка. Шундый итеп уйнады ул, балкыды ул мең балкышка! Мохтаҗмыни ул алкышка? Алкышлады аны заман. Бүгенгә ул Казанында үзе кайный! Кайнатты ул миллионнарны заманында! Волжская! Идел кызы! Көтә Ижау бүген аны... Мутиннар вә Кариевлар, дер селкетеп бу дөньяны, уйнадылар үз-үзләрен бөек заман каршысында. Иленә гашыйк җан-Таһирлар, җан-Зөһрәләр — барысы да! Сәйяр җаннар юлда әле, Юлда — «Сәйяр» арбасында. Бүген — «Сәйяр» арбасында, иртәгә — «Нур» сәхнәсендә үз-үзеңне табасың да, юл тотасың яңасына - гомер буе сәйярлеккә! - «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә». Яфрак булыйк ярасына, керикләче дәвасына! Күрче, нинди сәхнә Казан! Уйналадыр Яңа Заман. IV Халык тарихында олы юлга - зур сәфәргә чыга Театр. Кан елатыр еллар алда синең, юлың сикәлтәле, ерактыр! Әмирханның киңәшләре истә: милләт кызы, сәхнә — синең эш. Куй, шауласын көфер почмаклары, ирләр уйный хатын-кызлар ролен, бүгеннән соң менә син тиеш! Киңәшләре истә Галиәсгарнең, соклануы истә Тукайның... Сәхипҗамал, шул сәхнәдән гайре ни шатлыгың синең, ни кайгың?.. Сәфәр чыкты Театр. Зур сәнгатьнең почмаклары алда, түрләре. ...Күкшелләнә ерак офыкларда Академиянең үрләре. V — Сәхипҗамал, җиткән, күпме юдың Апанайлар табак-савытын?! — Бәлки, сине бай кияүгә димлик? Иртә кидең тормыш камытын. Ыспай егет, кара мыек белән чәчегезне бәйлик, үскәнем!.. (Сәхипҗамал сизә иңнәрендә зур очышка канат үскәнен...) Әрҗәсен бирмиләр, кияүгә димлиләр, бирмиләр киемен, биклиләр йозакка. — Җүнлерәк яшәрсең, кияүгә бар, җүләр! — Ачыгыз ишекне, һич кермәм тозакка! — А, ничек байыйлар калфакчы кызлар, нинди бай кияүләр баш имиләр! Синең сүзне көтә яучы-димче. Карасана, син бит яшь, димиләр... Килгән егет, бар да олы купкан, бирнәләрең синең, һай, кичекте. Тора да кыз: «Кияү — Театр түгел, алыштырасым юк, ач ишекне! Ач ишекне, апа, кеше булсаң, ач ишекне, көтә юллар алда; ач ишекне, Тормыш, киң дөньяга, ак канатлар үсте, тоям җанда!» - Калфак бирәм сиңа, энҗелесен... — Кагылма син, толчок, тиң түгелсең! Театрмы, әфьюн сатучымы — ачыкланыр — алда Көн беленсен! VI Җыеныгыз, көтә Мәдәният, өч тиенгә тамак ялгасак та, Син, Кудашев, сатма чалбарыңны, бу вокзалдан алга бармасак та. Җыелдылар «Сәйяр» әһелләре: — Таралабыз, йә, хуш, Сәхипҗамал. Спектакль кабул ителмәде, акча бетте, рәт юк тамак ялгар. Җыелдылар «Сәйяр» әһелләре, Кариев та тирән уйга баткан. Әлфирактан әлмисакка илткән Сәнгать юлы төшә, һай, кыйбатка! - Җыеныгыз, көтә Мәдәният, Локман, Ильяс, Кари, Гыйлаҗ, Барый. - Сәхипҗамал туташ, сез — кыз бала, Ир-егетләр ич без, безгә — ярый!.. Чалбар сатып түгел, ат сатып та илтеп булмас иде вакытында олуг сәнгать дигән кыйблаларга, бу җигелү авыр -- хакы шунда. Ничек сезне саклап калыйк микән ач-ялангач итми, Волжская, Зөләйха вә Фәхерниса туташ? Юлга чыктык, иш беребез җитми, Ильяс кая? Берәм-берәм авыл, калаларда сибелделәр, кушылдылар тагын. Калмыйк әле, син биредә икән, шул арбада, Сәхипҗамал җаным! Бер арбада, без «Нур» арбасында киләчәккә үтик әле тагын... * Кышын кышлап, юлда җәен җәйләп, килеп чыктык Өфе, Чиләбегә... Чиләбедә уразага эләктек, туры килер озак чиләнергә. Ни эшләмәк кирәк, гөбернатыр Рөхсәт бирер, бәлки, бераздан соң. Ничәнче көн инде, ирексездән, театр да тота «ураза»сын. VII Менә... килеп җиттек. «Без -- монда» дип, яз афиша фәлән чатларга. Ява яңгыр, арба тәгәрмәче ыңгыраша ерак якларда... Җаек, Өфе, Мәкәрҗәләр аша бара ширкәт, җилдә тирбәлеп. Бара Театр, кыен мәгърифәтнең биштәрләрен иңгә күтәреп. Бара Театр халык каршысына, - кул чапмыйлар, дустым, җылыйлар... «Сәхипҗамал, кайда Кариев?» дип, аягыңнан егып сорыйлар... «Без үзебез инде зур булдыкмы, - без үзебез инде «Нур» булдык. Нур төшәме бездән күңелләргә? Нур булдыкмы, әллә... хур булдык?» Сәхипҗамал, уйнап күрсәт әле Искитмәле итеп тормышын. Ир-егетләр чәчелә төрле якка, ник атыңны туры тотмыйсың? - Сәхипҗамал, кая китте Ильяс, кая Мохтар, кая Тарханов? - Олы юлда бар да, уртак юлда Театр ул бетмәс таркалып! Бара Театр, чакрым баганалары атылып кала озын юлларда. Ярты юлын уза сәйяр булып, әверелеп аннан нурларга... Сәйяр була, күз яктысы була, ил яктысы олы сәхнәдә. И талантлы Тормыш-спектакль, ия икән олы мәгънәгә! Сәнгать бөек! Түбәләре — күктә. «Арыдым» дип, тешең агартма. Барып җит тик, шушы хакка соңгы калфагыңны салып ломбардка*! * Волжская ширкәт хакына калфагын да ломбардка салган булган. Артистканың, истәлекләреннән VIII Менә җәннәт! Сәхипҗамалкаем, чакыралар сине табынга. Ташла театрны, күч җәннәткә, аша да эч япь-яшь чагында! Табын сыйлы. Сылу сине сыйлый, күркә кебек бугаз киереп, иркәчләре килә, шампан кайный, коч ярларны, яшә сөелеп! Өстериләр аны сыйлы түргә: менә тормыш, менә театр! И замана, килмәдем табыныңа, Тормыш — сәхнә, шуны күрә тор! — Фәкыйрьлектән сине йолып алам, Менә шампан, кайный ак күбек!.. Син яшь кызсың, йөрмә дөньясында гидайларны төяп, ат кебек! Назлар кирәк синдәй нәзкәй билгә, йомшак түшәк, сеңел, түшикме? Күтәрелә, тора ят куллардан Сәхипҗамал: — Ачыгыз ишекне! Ачыгыз ишекне сез ак дөньяга, Театрга, пәрдә, күтәрел! Энҗе калфак дуслар башында дип, Мәдәният таҗын йөртә бел! Ачыгыз ишекне сез, мещан җаннар, сезләрдән без сөяк көтмибез. Ач булса да, горур безнец милләт, без тән белән сату итмибез! * Бара театр, бара төйи-төйи юл уңае рухи байлыкларны. Әкиятләр юл бирәләр!.. Әйдә гизеп кайтыйк Мәскәү, Җаекларны! Узыйк әле алга, офтанмаска, юл яктыртып кыен чорлар аша. Бу дөнья бит үзе бер театр, халык рухы — үзе бер тамаша! IX Сәхипҗамалның ак шәле Кыйбла йолдыз каршысында, Җил-җил тибрәтеп чукларын, чакыра, әйди оныкларын биек, якты офыкларга! Сәхипҗамалның ак шәле ерак еллар томанында, Киек Казлар Юлы сыман, сузыла якты кыйблаларга... Шул ак шәлне җилләр алды, илтеп дәрьяларга салды, мәхәббәте дәрьясына! Төнне яктырткан шул ак шәл, балкып татар дөньясында, иңбашында сылуларның якты сагыш, якты моңдай, йомшак наздай сузылып ята, җил-җил килеп чакыра алга! Сәхипҗамалның ак шәле, татар хатынының хәле кара шәлдәй сөйрәлгәндә инкыйлабка илткән юлда, Сәхипҗамалның ак шәле мәгърифәткә алып чыга. Караңгылык патшалыгын Үтәдән-үтә яктырта якты образ — Катерина, Сәхипҗамал — Катерина ерак еллар томанында тоныкланмас Хәтер инде. Сәхипҗамалның ак шәле Зур бирнә ул Көрәш-туйда Ил кызының батырына Сәхипҗамалның ак шәле! Саубуллашып китеп бара Ерак-ерак офыкларга... Сагыну кала оныкларга. Сәхипҗамалның ак шәле - Пакь йолдыздай туташ шәле ашып бара болытларга!.. Кемнәр уйнар яңасында?.. X Татар зиратында көз. Пәрәвез керфекләргә сарыла. Барам шуннан эзләп соңгы йортын. Комач кызыл карга миләшләре арасыннан. Афишалар укып йөриммени — укып йөрим ташка язганнарны. Кариевта булам. Ә бер чатта килеп табам Ильяс Ашказарны... Төп нигездән ерак китмәгәннәр, - күрше генә икән Тукай, Камал... Өянкеләр шавын тыңлап ята гастрольләрдән кайткан Сәхипҗамал гәүдәләре биредә. Шәүләләре тормыш сәхнәсендә, күк чатында. Көз саргаеп тезен чүккән, ул да сәҗдә кыла Татар зиратында. Зиярәт иттем мин дә күңелемнән, фигылемнән мөмкин кадәресен... һәр калкулык — йөрәк уртасында, чирәменә чаклы кадерле соң! XI Дога Фасылы Халык күзендәге карындыкны ачкан кебек, шөкер, сәхнә пәрдәсен иң беренче күтәрүчегә багышладым, кара мунчаларда, чыра кабызып, театр сүрәләрен ятлаучыга, аң орлыгын, яктылыкның нурын күз карасы кебек саклаучыга! Багышладым сәхнә колларына, өйдән өйгә читек-калфак җыйган, йөрәгенә кочак-кочак игелек сыйган туташларга, Беренче Театр улларына! Багышладым Галиәсгар җәнабләренә, «Сәйяр» ширкәтенә, аннан «Нур»га. Кариевлар шәрәфенә, Кудашевка, зобанилар җанны кыскан чорда шәмнәр булып төнне яктыртучы фида җаннар үткән кыен юлга! Багышладым беренче сукмакларда, диндар әтиләрдән кача-поса, рәеш киемен киеп, кысыла-кысыла, залга кергән беренче тамашачыга! Багышладым, шөкер, бөек сәхнә хакына читкә куеп тормыш нигъмәтләрен, диндар күсәгенә каршы барган, йөрәгенә йөз җәрәхәт алган, чүпкә санап сарай зиннәтләрен, халык мәнфәгате өчен янган фида җанлы сәхнә йолдызына, милләтебез кызына — Сәхипҗамал ядкаренә! Багышладым, шөкер, олуг мәгърифәт юлында гөлтләп янган гомерләргә. Яшәсен һәм чәчәк атсын гомер бакый Беренче Театр рухы күңелләрдә! 1984
You have read 1 text from Tatar literature.