Latin

Председатель Кызы

Total number of words is 1376
Total number of unique words is 907
45.8 of words are in the 2000 most common words
58.8 of words are in the 5000 most common words
65.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Ул төнне Сәлмән Сәлимечнең йокысы йокы булмады –урын өстендә әле тегеләй, әле болай бөтерелде ул. Аптырагач, янәшәсендә мыс-мыс сулыш алып, тыныч кына йоклап яткан карчыгы Кәшифәнең касыгына терсәге белән авырттырып төртеп алды. Тегесе йокы аралаш нәрсәдер мыгырданды да иренә арты белән борылып ятты.
Колхоз бригадиры Талип белән сөйләшү Сәлмәннең тынычлыгын алды. Нәрсә ди әле? Авызын ерып: «Сәлмән Сәлимеч, капка баганаң чагайган ахрысы, алыштырырга кирәк», — дигән булып тора бит, сасы көзән. Капка баганасын түгел, синең үзеңне алыштырырга кирәк, хәчтрүш. Ату, бригадир булып эшли башлагач, симерә башладың, мөртәт. Күп сөйләшәсең.
Эчтән шулай уйласа да, тыштан сер бирергә теләмәде Сәлимеч. Күкрәк киереп: «Минем капка баганалары ун кеше гомеренә җитәрлек әле», — дип, шартлатып җавап бирде. «Инде ике кич рәттән баганаңны Гаптери терәп торганга әйтүем. Гаптери белән багана арасында тагын кемдер бар иде. Күзләрем ялгышмаса, синең кызың Наилә бугай», — дип хихылдады аңа каршы Талип.
Б...тан көрәк булган нәрсә, күрсәтермен мин сиңа Гаптери белән багана арасын. Колхоз кадәр колхоз рәисе Сәлмән Сәлимечнең урта мәктәпне алтын мидәлгә тәмамларга җыенган кызы, авыл көтүендәге сарыкларның арт саны белән чыбыркы сабыннан башканы күрмәгән көтүче Фәхринең тракторчы малае белән типтерә, имеш. Тьфу, телеңә тилчә чыккыры.
Элгәре ышанып ук бетмәсә дә, соңыннан ныклап ук кайгыга төште колхоз рәисе. Колхозның биш баш нәселле сыеры силос базындагы сазга батып үлгәч тә, узган ел хатыны Кәшифә сәндерәгә тавык йомыркасы алырга менгән җирдән егылып төшеп, ике кабыргасын сындырып, урын өстендә ятканда да шулкадәр кайгырмаган иде ул.
Ышан хәзерге яшьләргә. Гаптерине әйтәм, мокыт кына булса да, кызлар янында сүз уйнатырга ярата икән. Тегесен күр инде син, персидәтел кызы була торып, шул, өстеннән мазут исе аңкып торган селәгәй малайга башын-күзен әйләндерттереп торсын инде. Ачуым килмәгәе ни әйтим, җебегән. Яшь чакта әнисе дә шуның сыңары иде. Әгәр, вакытында белеп алып, араларына кермәгән булсам, шул Мүкләк Садри белән гомере буе иза чиккән булыр иде. Ә хәзер кара әнә, персидәтел хатыны булып кына йәри, балда да майда гына йөзә. Дөрес, Гаптери дә майда йөздерер анысы, тик колхоз рәисе йөздергән май белән трактор мае бер түгел шул.
Нишләргә соң инде? Төн буена шушы сорауны ничә тапкыр кабатла­гандыр Сәлмән. Ләкин барыбер төпле фикергә килә алмады ул. Алай да, таң беленгәндә, арып, йокыга китәр алдыннан: «Иртәгә идарәгә чакыртырга булыр Гаптерине. Бәлки, буе җитмәстәйгә үрелгәнен аңлар, малакасус», — дигән уй күңеленең кайсыдыр бер почмагында өмет чаткысы кабызгандай итте итүен.
Иртүк торып, Кәшифә ясап китергән бер чынаяк чәйне эчкәч, йокысызлыктан кызарган күзләрен уа-уа идарәгә ашыкты ул. Иртәнге нәрәттә дә рәиснең уйлары кабат-кабат Талип әйткән сүзләргә әйләнеп кайтты. Ул, ярсуын басарга теләгәндәй, тирә-якка төкерекләрен чәчә-чәчә нидер сөйләде, берсе-берсе берәр потлы йодрыклары белән өстәлне төя-төя кемнедер ачуланды, уң кулының урта бармагын һавада селкеп, кемгәдер янады. Хәер, боларның барысы да Сәлмән Сәлимеч өчен гадәти эш. Мондый спектакльләрне көн саен куя ул. Ә бүген... «Их, Наилә, Наилә, шул малай өчен үстердеммени мин сине? Ә Гаптерие?!.»
Сәлмән үзе дә сизмәстән «малакасус» дип кычкырып ук әйтте. «Молоко» сүзе чыгуга, нәрәт башыннан бирле колхозның баш инженеры артына качып утырган ферма мөдире Әхми сикереп үк торды. Соңгы вакытта нидәндер сыерларның сөте кими. Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә, дигәндәй, рәиснең гадәтен белеп алган Әхми, шул хакта үзенә «критика» эләгәсен күптән көтеп йөри иде. Гаҗәпкә каршы, бу юлы ферма мөдире озак басып тормады, «прит» бер-ике сүз белән аны урынына утыртты.
Үзенең һәр капризын, башларын иеп, күндәм генә тыңлап утырган идарә әгъзаларын Сәлмән бер сәгатьтән таратты. Кабинеты бушап калгач, колхоз идарәсендә каравылчы да, җыештыручы да булып торган «эспүлнител» Бибиҗамалны чакырып кертте.
— Түбәноч Фәхриләргә барып, кече малае Гаптерине чакырып китер әле!
Бибиҗамал китеп, егерме минут та узмагандыр, ишектә Гаптеринең такыр башы күренде. Сәлимеч, булдыра алганча ягымлы булырга тырышып, егетне кабинетына чакырды, утырырга урын тәкъдим итте. Хәл-әхвәл сорашкач, сүзне нәрсәдән башларга белмичә туктап калды ул. Шәһәргә генә чыгарып олактырасы иде дә бит бу малай актыгын. Наилә урта мәктәпне тәмамлаганчы, йөрсен иде шунда. Тик заманасы нинди бит: яшьләр авылдан чыгып китәргә ашыкмый хәзер. Тоз сипкәннәр диярсең, бөтенесе шушында җыелып ята. Әле кайчан гына шалуны-шалуны белән шәһәргә китәләр иде бит югыйсә.
— Бәлки, берәр шәһәргә китәрсең? — дип сүз башлады рәис. — Завод-фабрика шикелле җиргә урнашсаң, төпле һөнәрең дә булыр, акчасын да көрәп алырсың...
— Шәһәрдә дә тутырып куймаганнар. Так шту авылдан беркая да китмим. Менә өйләнеп тә җибәрсәм...
— Кемгә? — дигән сорауның авызыннан чыкканын Сәлмән Сәлимеч үзе дә сизми калды.
Ә Гаптери, сорауны ишеткәч, кош тоткандай куанды, авызы колагына җитте егетнең. Шатлыктан беравык сүзен әйтә алмый торды:
— Кемгә булсын, сезнең кызыгыз Наиләгә.
Гаптери балалар сыман «гы-ы-ы-ы» дип, сузып көлде. Сәлимеч кенә ни әйтергә дә белмәде, ык-мык итте, урыныннан сикереп торып, кабинет буйлап ишекле-түрле бер кат урап үтте, өстәлдән сулы графинны алып, стаканга агызып тормыйча гына «голт» итеп бер йотты, кинәт кенә чыраен сытып, лачкылдатып идәнгә төкерде. Күрәсең, су озак алыштырылмыйча торган. «Оятсыз, — дип уйлады ул. — Кызның башына җитәргә йөри бит бу, иблис. Тәки Наиләгә укып бетерергә ирек бирмәс. Әйтәм аны, соңгы атнада көндәлегендә ике «өчле»се бар иде».
Эшнең болай гына барып чыкмасын аңлаган Сәлмән үгезне мөгезеннән эләктерергә уйлады:
— Минем кыз синең шикеллеләргә тиң түгел, энем. Буең җитмәстәйгә үрелмә, яме. Моннан соң кызым тирәсендә чуалсаң, белермен нишләтергә...
Теле белән шулай сайраса да, юк, белми иде рәис егетне нишләтәсен. Чыннан да, нишләтер соң ул аны? Гаптери кулы белән борынын «лышт» итеп сөртеп куйгач, Сәлмән Сәлимечнең уйларын сизгәндәй:
— Егет белән кыз бер-берсен яратышкан өчен статья юк әле хәзергә, — дип ярып салды.
Бу сүзләрне ишеткәч, ярсудан Сәлмәннең битләре тартыша башлады, маңгае тирләп чыкты. Ләкин гомер буе кешеләр белән эшләп өйрәнгән җитәкче үзен тиз кулга алды. Болай кинәт кенә араны бозганчы, «дипломатик мөнәсәбәтләр» урнаштыру ягын хәерлерәк күрде ул.
— Соң, энекәш, чат ябыштың шул Наиләгә. Я, нәрсәсе бар инде аның шулкадәр? Авылда кызлар беткәнмени? Әгәр аны ташласаң, саңгырау Хисмәтнең кече кызы Санияне димләргә үзем башкода булып барам. Җә, кайсы ягы белән килмәгән? Колхозда иң алдынгы савымчы... Җә, тагын ни кирәк сиңа? Соң, алай булгач, каралты-кура җиткерү өчен менә дигән чыршы-нарат агачлары кайтартам. Колхоз чутыннан... Атаң күптәннән, өй морҗасын яңартып чыгару өчен кирпеч кирәк, дип йөри иде. Завсклад Хәнифтән бүген үк яздырып алсын. Ферма артында, котельныйга янкорма салырга дип, Түбән Камадан китертелгән кирпеч чәчелеп ята, шуннан күңеленә хуш килгәннәрен үзе сайлап алыр... Җә, Гаптери энем, Наилә тирәсендә чуалуыңны туктатасыңмы? Аннан соң ни бит, энекәш, укыйсы да бар бит әле аның. Эш кешесе генә булса, чурт с ним, дияр идем. Уку, Гаптери энекәш, үзең беләсең, энә белән кое казу ул. Ә кое казыганда, мәхәббәт, гыйшык-мыйшык эшләренә урын юк, энем. Менәтрә вәт тәк, понимаешь. Кәнкритне әйт, ташлыйсыңмы кыз белән чуалуны, юкмы?
— Тәки үз ягыңа аударасың бит, бабай... әй лә, Сәлмән Сәлимеч. Саңгырау Хисмәтнең төпчек кызына башкода булып баруың кирәкмәс. Ул кызын Хисми болай да кем сораса, шуңа ияртеп җибәрергә риза. Ә менә чыршы-нарат агачлары һәм морҗалык кирпеч хакында уйлап карарга була...
Гаптери, нидер исәпләгәндәй, үлчәгәндәй сүзеннән туктап калды. «Әһә, әһә, болай булгач, эшләр пешә, — дип уйлады Сәлимеч. — Кармакка каба егетебез. Тагын бераз йомшак җирләреннән сыйпаштырсак...»
— Җәй башында атаң, ишек алдына калунка суы кертәм, дип силсәвит сукмагын күп таптаган иде. Тәки кертмәделәрме? Җирле үзидарә рәисе Мөнипне бүген үк чакырып «пешерәм». Фәхри шикелле, авылның терәге булган кешеләрнең көнкүрешләрен дә яхшыртмасак, нәрсә була инде ул? Тә-ә-әк, — дип сузды прит. — Шулар җитәрме? Хәзер ризамы инде?
Гаптери бик икеләнгән кыяфәттә басып торды да кулын председатель­нең киң учына шапылдатып:
— Тәки күндердегез. Тик карагыз аны, Сәлмән Сәлимеч, ирләр сүзе бер булсын. Вәгъдәләрегезне онытмагыз!
Сәлмәннең җилкәсеннән тау төшкәндәй булды. Төнлә керфек тә какмыйча чыгуын да онытты ул.
Ә берәр сәгатьтән колхозның бердәнбер К-700 тракторы, буш арбасына көтүче Фәхрине утыртып, шалтыр-шылтыр килеп, кирпеч төяргә ферма ягына юнәлде.
...Бригадир Талипның өйләренә кергәндә Гаптеринең авызы колагына җиткән иде.
— Рәхмәт сиңа, Талип абый, — диде ул керешли үк. — Син, Гаптери персидәтел кызы белән чуала икән, дигән сүз чыгармаган булсаң, мин тиз генә шундый зур эшләр майтара алган булыр идемме икән? Каралты-кура өчен агач та булды, кирпеч тә алып кайттык, ишек алдына калонка кертү өчен торбалар да сала башладылар әнә.
Талип хәйләкәр генә елмаеп куйды:
— Әле түбәноч Хәсән малае Фәнис тә ярдәм сорап килгән иде. Гаптериләргә файдасы тигән, ди, минем турыда да шундый хәбәр тарата алмассыңмы икән Талип абый, дигән була.
Бригадир кинәт уйчанланып калды.
— Сезнең эшләр хутта. Ә менә гомер буе бергә яшәп, малай түгел кызлары да булмаган Мөхәммәтҗан абзый белән Саҗидә апага нишләргә? Алар да кырык җирдән терәүле иске йортта яшиләр бит. Бердәнбер улы Әфганстанда ятып калган Камилә җиңгинең дә капка баганалары череп авышкан. Аларның да Сәлмән Сәлимечнең кызына тиң уллары булса, капка баганасы гына түгел, сарай салдырыр идек, — диде ул, офтанып.
Ә берәр айдан, әтисе йортындагы бөтен эшне тәмамлап, көтүче Фәхринең улы Гаптери, авылны ташлап, шәһәргә чыгып китте.
You have read 1 text from Tatar literature.