Latin

Өченче Орден - 1

Total number of words is 4523
Total number of unique words is 2151
35.9 of words are in the 2000 most common words
50.0 of words are in the 5000 most common words
57.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хыялый бәян)
Поезд, бәләкәй станцияләргә туктап та тормыйча, көнчыгышка - Себер ягына чаба. Купеда ялгызым гына торып калдым, чөнки минем белән бергә утырган сәфәрдәшләрем күптән төшеп калды.
Төн. Төрле уйлар уйлый-уйлый йоклый алмый ята торгач, ниһаять, эреп киткәнмен. Бервакыт ниндидер тавышка уянып күземне ачкан идем, каршы яктагы утыргычта олы яшьтәге бер кешене шәйләп алдым. Ул бу купега әлерәк кенә кергән иде, ахрысы. Тиз генә аның яшен дә чамалап куйдым: сиксәннәр тирәсе, чәче дә коелмаган: чаларса да, куе.
Тышта яктыра башлаган иде инде, мин урынымнан кузгалдым. Карт белән исәнләштем. Бик тиз сөйләшеп киттек. Юлдашым Ильяс атлы иде.
- Сез, Ильяс абый, сугышның башыннан ахырына кадәр катнашкансыз бугай, орден-медальләрне байтак кына җыйгансыз,- дидем мин, аның түшендәге планкаларына ымлап.
-Әйе, энекәш! Катнаштык, -диде ул, көрсенеп.- Каһәр суккан Гитлер мәңге тәмугта янсын!
- Сез инде, абый, ут эчендә йөреп, исән калып, бер-бер нәтиҗә дә ясагансыздыр. Бу сугышның башлануына кем гаепле иде соң? Кемгә кирәк иде икән ул?
Бабай башын чайкады.
- Бик авыр сорау бирдең бит әле син, энем. Уйланылгандыр инде анысы, шулкадәр яшәп тә уйламыйча булмый. Шунсы ачык, гади халыкка һич кирәге юк иде ул канкоешларның. Сугышларны һәрвакыт сәяси эшлеклеләр башлый. Иң югары баскычта торганнары – ил башлыклары. Ә алардан моны үз халыкларын талап та баюлары җитмәгән капкорсаклар таләп итә...
Сугыш хатирәләрен кузгатып, бабайның кәефен төшердем ахры: аның йөзендә борчылу галәмәтләре сизелде. Ирексездән сүзне икенчегә бордым.
-Ильяс абый! Өч дәрәҗә Дан орденын сезгә ни өчен бирделәр соң? Минем белүемчә, аларга ия кеше Советлар Союзы героена тиң бит.
Моны ишеткәч, юлдашымның йөзе яктырды.
- Өченчесе- фронт сызыгының теге ягыннан берничә “тел” алып кайткан өчен. Икенчесе- фашистлар тылыннан бик кирәкле мәгълүматлар җыеп командованиегә тапшырган өчен. Ә иң югарысы – Беренчесе – Америка Кушма штатлары президенты Рузвельтны үтергән өчен,- дип тезеп китте ул.
-Нәрсә-ә-ә!?-дип, үзем дә сизмәстән кычкырып җибәрдем мин бабайга.-Сез шаяртасыз бит, Ильяс абый! - Бабай көләргә тотынды. Миңа карый да көлә, карый да көлә. Ниһаять, ул тынычланды. Һәм бик җитди итеп:
-Алайса, тыңла, энем! – диде. - Бу хәлләр турыда заманында 4-5 кенә кеше белә иде.Хәзер инде аларның берсе дә исән түгелдер.
Хөрмәтле укучым! Ильяс бабайның башыннан кичергәннәрен автор исеменнән бәян кылсам, шәт ачуланмассың.
...Дәһшәтле 1945 елның гыйнвар ае.
Батальон һәм роталарга тизләтелгән курсларны әле генә тәмамлап чыккан яшь офицерлар китерелде. Тылдан яңа дивизияләр дә килгәнлеге беленде. Күп тә үтмәде, ял иткән һәм кешеләр, корал белән тулыландырылган,инде ялитеп туйган 19 нчы армия сугышчылары тизрәк яңадан фронтка китү турында хыяллана башладылар. Бөтен дөньяның хуҗасы булырга омтылган Гитлер Германиясе чикләренә дә инде ерак калмаган иде.
Менә шундый көннәрнең берсендә разведка взводы урнашкан гади авыл өенә ниндидер бер таныш булмаган пехота сержанты килеп керде дә:
- Лейтенант Хәбибуллин!- дип кычкырды.
- Мин монда! – диде Ильяс.
- Иптәш лейтенант! Сезне полк командиры чакыра!
Ильяс Хәбибуллин - разведка взводы командиры, тиз генә өс – башын төзәткәләп, полк штабына ашыкты.
Ул барып кергәндә, полк командиры янында ниндидер генерал – лейтенант һәм СМЕРШ капитаны утыра иде.
- Менә шушы инде ул безнең кыю егетебез,- диде подполковник.- “Тел”не шәп каптыра.
Чигә чәчләре агара башлаган генерал Ильяска сыный карады. Аннары:
- Утыр, лейтенант!- дип урын күрсәтте.- Безнең вакыт тар. Мин синең турындагы мәглүматлар белән таныштым. Сине ышанычлы кешеләрнең берсе, дип исәплим. Монда ишеткәннәреңне беркемгә дә сөйләмәссең, җиде йозакка бикләрсең. Алда мөһим бурыч тора.Сиңа тарихи вакыйгаларда катнашырга туры киләчәк. Тиздән Гитлер Германиясенә каршы сугышучы илләрнең җитәкчеләре конференциягә җыелачак. Сез әлеге киңәшмәдә катнашкан зур дәрәҗәле кунакларны саклаячаксыз. Көне килеп җитәрәк, барысын да аңлатырлар. Хәзергә капитан Яковлев карамагында булырсың.
Ильяс СМЕРШ капитанына борылып карады.Уртача буйлы, бүлтәеп чыккан корсаклы, пеләш башлы бу офицер да аңа сынаулы карашын төбәгән иде.
Ошамады Яковлев Ильяска. “Бу капитан окопларда ятмаган, күрәсең. Фронтта сугышкан кеше “май җыя алмый”,-дип уйлап куйды ул.
- Сезгә китәргә рөхсәт, лейтенант! - дип боерды генерал.
...Ильяс Хабибуллинга 25 яшь иде. Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр ул атаклы Урал заводында эшләде. Инженер буларак һәм чит телләр белгәнгә, аңа Европадан эш буенча килгән делегацияләр белән дә хезмәттәшлек итәргә туры килгәләде. Аны һичшиксез заводта калдыралар иде, әмма татар егете үз теләге белән фронтка китте. Асыл затны кайда да таныйлар, ник танымасыннар ди: Ильяс физик яктан таза, нык иде, ике дә уйлап тормадылар-разведчик иттеләр. Һәм менә 1945 елның башына ул инде үз полкында гына түгел, дивизиядә данлыклы, күкрәк тулы орденнарга ия разведка лейтенанты булып өлгергән иде.
Шул хакта уйлый – уйлый кайтканда, ул бүгенге хәлләргә бәйләнешле бер вакыйганы исенә төшерде. Моннан ике атналап элек Мәрьям исемле медицина капитаны белән танышкан иде Ильяс. Кыз Ульяновск өлкәсендәге бер кечкенә шәһәрдән иде бугай. Сугышка кадәр медицина институтында укыган, ләкин бу уку йортын тәмамларга өлгермәгән: сугыш башланган. Аларны курслары белән фронтка озатып, кыр госпитальләренә, медсанбатларга таратканнар. Кыз катлаулы операцияләр ясап, үзен – үзе аямыйча снаряд – миналар астында 16-18 сәгать эшләп абруен күтәргән һәм, капитан дәрәҗәсенә ирешеп, баш врач урынына куелган.
- Ильяс!-диде кыз ул вакытта.- Сине эзләп килүем юкка гына түгел бит. Минем өскә бик зур бурыч йөкләнгән. Сүз милләтебез язмышы турында бара. Озакламый Германиягә каршы сугышучы илләрнең башлыклары бер урынга җыелачак. Бу киңәшмәнең төп максаты, әлбәттә, фашист илбасарларын тизрәк бетерү юлларын ачыклау булачак. Әлбәттә, сугыштан соң булачак тормыш турында да сөйләшенми калынмас. Икенче Бөтендөнья сугышына чаклы эшләп килгән Милләтләр Лигасы урынына яңа дөньякүләм оешма булдыру турындагы Думбартон – Окста башланган сөйләшүләр дәвам итәчәк, дип тә уйлыйбыз әле. Бу киңәшмәдә әлеге яңа оешманың принципиаль нигезләре салынуы мөмкин. Шушы проблемаларның яшерен рәвештә, фәкать дәүләт башлыклары арасында гына каралуы мөмкин. Һәрхәлдә, иң четерекле пунктлары. Ә бит алар һәр милләткә, бигрәк тә безнеке кебек аянычлы язмышлы милләтләр киләчәгенә дә кагылачак.
Синең бурыч, Ильяс, менә шушы яшерен киңәшмә барган җиргә үтеп керү һәм ни-нәрсә сөйләнсә - шуларны ятлау. Разведчикның хәтере яхшы була, диләр бит.
Шушы көннәрдә, - дип дәвам итте Мәрьям,- әлеге булачак киңәшмәнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен фронт разведчиклары арасыннан иң ышанычлы кешеләрне сайлап алачаклар. Анкета мәгълүматларыңны, фронтта яулаган казанышларыңны исәпкә алып, без, сине дә сайларлар, дип ышанабыз.
- Мәрьям! Әгәр дә мине анда алмасалар, сезнең бу эшегезне кем башкарыр?
- Без берничә кеше әзерлибез.
- Аңлашыла. Менә син без дә без дисең. Кемнәр алар – сез?
- Без – диде Мәрьям нык тавыш белән, - халкыбызның турылыклы уллары һәм кызлары!
- Кайсы халыкның? Совет халкыныңмы?
- Татар халкының!- дип җавап бирде кыз.
- Соң!- дип аптырады егет.- Татар халкы да шул ук совет халкы түгелмени?
- Син, Ильяс, бик аңлы, башкаларга үрнәк булырлык пионер һәм комсомолец булгансыңдыр. Бик кызганыч, чөнки синең башыңдагы чүп-чарны алып атарлык минем вакытым юк.
- Яхшы! – диде Ильяс, - озак кына уйланып торгач.- Анда ишеткән күргәннәремне мин соңыннан кемгә тапшырырга тиешмен инде?
- Сине табарлар. Яки синең үзеңә мине шушы күчмә госпитальдән эзләп табарга туры килер, - дип, кыз егеткә ике кәгазь кисәге тоттырды. – Икенче кәгазьдә өй адресым. Әгәр дә фронтта очрашмасак, сугыштан соң шунда кил. Кан коюлар барыбер озакка сузылмас.Аннан соң, зинһар бу адресларны ятла да кәгазьләрне юк ит!
- Мәрьям, гафу ит мине! Фронтта төрле хәлләр була бит. Әгәр кеше җибәрергә дә өлгерә алмасаң? Өеңә дә кайтып җитмәсәң?
Кыз озак кына уйланып торды да, ниһаять, әйтте:
- Мин тормышымны синең кулыңа тапшырганымны аңлыйсыңдыр инде. Ләкин оешманың язмышын мин куркыныч астына куя алмыйм.Гафу ит, аның турыда берничә кеше генә белә. Бу оешманың нигезенә безнең ата – бабаларыбызның азатлык турындагы өмете, хыялы салынган, һәм аның изге максаты халкыбызның лаеклы киләчәге белән бәйләнгән. Килер бер көн, ул безнең юлыбызны маяк кебек яктыртыр, байрак булып алга, иреккә өндәр.
- -Һич булмаса, оешмагызның исемен әйт, - диде Ильяс.
Тирән тынлык урнашты.
- -Син хаклы, - диде Мәрьям.- Син дә күпмедер белергә тиеш. Тыңла! Аның исеме “Васыять”...
Берничә көннән төрле дивизияләрдән җыелган Ильяслар төркеме хәрби транспорт самолетында Кырым ярымутравына җибәрелде. Гитлерга каршы сугышкан коалиция илләре җитәкчеләренең конференциясе Кырымда булачагы Ильяска һәм башкаларга инде аңлашыла башлады.
Самолет, Симферополь шәһәреннән ерак та түгел, яңа гына тәртипкә китерелгән кыр аэродромына кунаклады. Сугышчылар, берничә җиңел машинага төялеп, көньяк – көнбатышка таба кузгалдылар. Фронтовикларның күбесе йокымсырап бара иде, Ильясның гына күзенә йокы кермәде, ул тирән уйга чумган иде.
...Аны үсмер чагында ук тарих кызыксындырды. Менә хәзер дә егет Кырым турында ни – нәрсәләр белгәнен хәтер сандыгыннан актарырга кереште.
Элекке заманнарда Кырым җирләре төрки халыкларның да ерак ата – бабалары саналган скифлар биләмәләре булган. Кайчандыр аның көньяк яр буена эллиннар килеп утырып, үзләренең колонияләрен төзегәннәр. Скифлар һәм бу борынгы греклар тату гына яшәгәннәр. Соңрак, тагын мең еллар үткәч, бу урыннар скифларның нәселләре бәҗәнәкләр, инде дә соңрак кыпчак халыклары иле булып, Алтын Урда составына кереп киткәннәр. Алтын Урда җимерелгәч, Кырымда, Азов һәм Кара диңгезнең төньягында яшәгән төрки халыклар Кырым татар ханлыгын тәшкил иткәннәр. Ә инде 18 - нче гасырда бу дәүләт Рәсәй тарафыннан басып алынган, һәм татар халкы куылып, Кырымга, ханлыкның башка җирләренә төньяктан урыслар күчереп утыртылган. Ә татарларның бик күбесе Төркиягә күчкән. Туган илләрендә калган татарларны былтыр гына, берсен дә калдымыйча, Урта Азиягә, Себергә сөргәннәр...
Шул чакта кемдер: “ Бахчисарай!” – диде һәм Ильясны уйларыннан бүлде. Алар хан сараена якынлашалар иде. Бөтенесе дә зур кызыксыну белән сарай капкасын, Олы мәчетне һәм Черексу күперен карап үттеләр. Сарайның корылмалары ярым җимерек хәлдә иде.
Бакчасарай артта калды. Юлчылар капыл гына көньякка борылдылар һәм Бәлбәк елгасы буйлап Кырым тауларына таба юл тоттылар. Бу урыннар ярымутрауның иң гүзәл җирләре иде. Менә Ай – Петри күренде. Ул – бу тауларның иң югары ноктасы иде. Аста, болытлар арасында Кара диңгез җәелеп ята, ә сулдарак, диңгез яры буйлап, Ялта шәһәре сузылган.
Ай – Петри тавыннан диңгез ярына төшә торган юл таш кыяларны уеп салынган. Юлның уң ягында төпсез упкын, сул ягында күккә чаклы менгән вертикаль кыя. Шундый куркыныч, автомобильләр менә - менә аска очарлар төсле.
Ниһаять, колонна туктады. Бу – диңгез ярына якын гына урнашкан Ливадия сарае иде. Ильясларны бер сәгать эчендә урнаштырып бетерделәр дә сафка чыгарып тезделәр. Ниндидер полковник алар алдында сугышчан бурыч куйды. Капитан Яковлев белән килгән төркем сарайның эчке куркынычсызлыгын тәэмин итүче җыелма взвод итеп билгеләнгән иде. Әһә, конференция шушы сарайда үтәчәк икән бит! Ә халыкара киңәшмә үткәрергә нибарысы бер генә атна вакыт калган иде. Сарайда буяу – төзекләндерү эшләре бетеп килә. Ильясларның да эшләре каты: бинаның эчен – тышын тикшерәләр, каравыл пунктлары, постлар ачалар.
Киңәшмәнең төп урыны - Ливадия сарае Ялтадан өч чакрымда урнашкан. Бу сарай Николай патшаның җәйге резиденциясе буларак, 1910 – 1916-нчы елларда салынган булган. Моннан тыш, конференциягә килгән кунакларны урнаштыру өчен, Алупка шәһәрендәге элекке граф Воронцов сарае һәм Кореиздагы князь Юсупов йорты әзерләнде.
Бу зур конференция турында шул вакыттагы Үзәк газеталар менә нәрсәләр хәбәр иттеләр: “Аргонавт” исеме бирелгән бу киңәшмә 1945 елның дүртенче февраленнан башлап, унберенә кадәр дәвам итте. СССР делегациясен И.Сталин җитәкли иде. Аннан башка тагын Ялтага Тышкы эшләр халык комиссары В.Молотов, Хәрби һава көчләре халык комиссары Н.Кузнецов, Кызыл Армиянең Генераль штабы башлыгы урынбасары А.Антонов, Америка Кушма Штатларындагы һәм Бөекбританиядәге СССР илчеләре А.Громыко, Ф.Гусев һәм башка хөкүмәт әгъзалары, Башкомандование вәкилләре килделәр.
Британия делегациясенә Премьер - министр У,Черчилль, Тышкы эшләр министры А.Иден, аның урынбасары А.Кадоган, фельдмаршал А.Брук, генерал Исмэй, маршал Портал һәм башка дәүләт эшлеклеләре, адмираллар һәм маршаллар керәләр иде.
Ф.Рузвельт җитәкчелегендәге Америка Кушма Штатлары делегациясе дәүләт секретаре Э.Стеттиниус, президентның махсус ярдәмчесе Г.Гопкинс, адмираллар: Ч.Леги, Д.Кинг, генерал Дж. Маршалл, АКШның Мәскәүдәге илчесе А.Гарриманнан һәм башкалардан тора иде.
Киңәшмә барган Ливадия сараендагы ян корпусларда АКШ делегациясе дә урнашты. Чөнки президент Ф.Рузвельт, гарип булу сәбәпле, еракка йөрергә авырсына иде.
Премьер-министр У.Черчилль үз делегациясен урнаштыру өчен инглиз готикасы стилендәге Воронцов сараен ошатты. Ә СССР вәкилләре җиһазландырылу һәм зурлыгы ягыннан тыйнаграк булган Юсупов йортында урнаштылар.
Конференциянең беренче пленар утырышында хәрби мәсьәлә - күмәкләшеп Германиянең сыртын сындырып, аның кораллы көчләрен бөтенләй юк итеп, фашистларны тизрәк капитуляция ясарга мәҗбүр итү бурычы куелган иде. Сигез пленар утырышның калганнарында исә сәяси проблемалар каралды: Германиянең киләчәге турында, аны оккупация зоналарына бүлгәләү һәм һәрберсе белән аерым – аерым идарә итү мөмкинлеге, Ерак көнчыгышта Америка Кушма Штатларына каршы сугыш алып баручы Япониягә күмәкләшеп каршы тору һәм башкалар.
Киңәшмәдә шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзү турында да зур бәхәсләр барды. Ул оешма сугыштан соңгы дөньяда иминлек һәм тотрыклылык тәэмин итү белән бәйләнгән иде. Союздаш илләр, әле Икенче бөтендөнья сугышына чаклы ук эшләп килгән, ләкин үзен уңай яктан күрсәтмәгән Милләтләр Лигасын яңа төрдәге халыкара оешма белән алыштырырга карар иткәннәр иде. Әле 1944 нче елның җәендә үк Германиягә каршы сугышучы илләр делегацияләре Думбартон – Окс шәһәрендә конференция үткәреп, зур эшлеклелек күрсәттеләр һәм булачак оешмага нигез салдылар. Инде исә шушы дәүләтләрнең иң югары җитәкчеләре Думбартон – Окс документларын үзара сөйләшеп ныгытырга тиешләр...”
Ильяс Ялта конференциясе турында уйланганда, прессада укыган чакта, шуны аңлады: Мәрьям биргән бурыч та нәкъ менә шушы мәсьәлә белән бәйләнгән икән бит. Ыгы – зыгы эчендә егет аның турыда чүт кенә онытып җибәрмәгән. Исенә төшкәч тә әле әһәмият бирмичәрәк йөрде. Ләкин берничә көннән соң борчыла башлады. Һәм, ниһаять, бернигә дә карамастан, үзенә каяндыр эчтән бирелгән бурычка буйсынгандай, Мәрьям куйган бурычны үтәргә кирәк, дип карар кылды...
Капитан Яковлев төркеменең Ливадия сараеның эчке куркынычсызлыгын тәэмин итүче җыелма взводка әйләнүен белгән идек инде. Әлбәттә, резиденциянең тышкы ягындагы постларда башка хәрби частьлардан килгән солдатлар да тора. Әмма аларның алдына куелган бурыч та, аларның эш шартлары да башка төрлерәк иде.
Ильяс Америка Кушма Штатлары делегациясе тукталган, кече конференцзал дип аталган залны һәм ял корпусларын караучы төркемгә эләкте. Алар Президент командасындагы Штатлардан килгән агентлар белән тыгыз элемтәдә эшләделәр, турысын әйткәндә, шул хезмәткәрләрнең эшендә ярдәм иттеләр.
Конференциядә каралган сораулар беркем өчен дә сер түгел иде, чөнки алар турында бөтен дөньяга белдерелде. Ә менә делегацияләрнең шушы утырышларга һәм киңәшмәләргә әзерләнү процессы куе томан белән чорналган. Аңлашыла ки, нәкъ шушы әзерләнүләр сугышта катнашучы һәр илнең сәяси һәм хәрби даирәләрен генә түгел, аларның яшерен агентларын да бик кызыксындыра иде. Чөнки бу дәүләтләр сәясәттә тактика ягыннан беректәш булсалар да, стратегия мәсьәләләрендә бер – берсенә каршы торырга тиешләр иде. Икенче яктан, Германиянең махсус разведка органнары – Абверның яки Гестапоның Тегеран конференциясе вакытындагы шикелле коалиция илләре башлыкларын юк итәргә маташып караулары да мөмкин иде.
Киңәшмәгә җыелган вәкилләрнең куркынычсызлыгын булдыруны үз өстенә алган һәм моның өчен һавада да, җирдә һәм диңгез ягыннан да күп әзерлек үткәргән Совет хөкүмәте мондый омтылышларның шансы нуль дәрәҗәсендә, дип исәпләде. Ә шулай да...
Конференцияең өченче көнендә Ильяс белән Америка Кушма Штатлары хәрби диңгез көчләренең Майкл исемле офицеры тәрәзәләре диңгез ягына караган, махсус аппаратура белән җиһазландырылган бүлмәдә утыралар иде. Дөрес, Ильясның үз урыны монда түгел, ләкин алар йомыш – фәлән төшкәндә, бер – берсенә кереп йөриләр. Америкалы офицер көләч йөзле, кеше белән тиз танышып, дуслашып китә, русча да ярыйсы гына сукалый иде.
- Элиас! Ә син нинди телләр беләсең? – дип сорады ул.- Рус теленнән башка, әлбәттә.
- Немец һәм татар телләрен,- дип җавап бирде Ильяс.
- О-о-о! – дип куйды Майкл.- Алай булгач, син миңа татар теленнән дәресләр бирерсең әле.
- Хәзер үк башласак та була,- дип көлемсерәде егет.
Тагын Пирс исемле разведка агенты белән танышты Ильяс. Монсы Ливадияне саклаучы Америкалылар ягыннан иң баш кеше, полковник булып чыкты.
Бервакыт, Майкл бүлмәдән чыгып киткәч, Ильяс әле генә америкалы өстәл өстендә онытып калдырган ниндидер кәгазь битенә күз төшерде. Бу кәгазьдә вак кына хәрефләр белән Америка Кушма Штатлары делегациясе әгъзаларының үзара сөйләшкән сүзләре язылган иде. “Бик сәер!- дип уйлады Ильяc.- Бу сводка кемгә кирәк икән? Америка Кушма штатларының бөтен югары катлавы монда бит. Ливадиядә ниләр сөйләнгәнне алар болай да белә. Бу “тәти егет” өченче як файдасына мәгълуматлар җыя түгеме соң? Димәк, ул – Германия яшерен көчләре шпионы”.
Майкл килеп кергәндә, Ильяс битараф кыяфәттә үз урынында утыра иде. Язуын оныткан өчен ярыйсы гына шомланган Майкл, Ильясны бу хәлдә күргәч, тынычланды һәм берни булмагандай аның белән сөйләшергә тотынды.
Ун минут та үтмәде, бүлмәгә тагын бер офицер килеп керде. Монысы көндә диярлек монда килеп – китеп йөрүче, Севастополь янында рейдта торган крейсерда хезмәт итүче элемтә офицеры иде. АКШ хәрби диңгез көчләренең “Кэтоктин” дигән крейсеры президент Рузвельт командасын төрле кирәк – ярак белән тәэмин итүче база хемәтен үти. Аның тирәсендә башка ярдәмче кораблар да бар иде.
Кунак, гадәтенчә, өч – дүрт минут кына сөйләшеп утырды да саубуллашып чыгып китте. Ильясның күзе шундук өстәл өстенә төште: баягы кәгазь юкка чыккан иде. Ильяс, әлбәттә, моны күрмәмешкә салышты.
Шул вакыйга турында бер – ике сәгать уйлап йөргәч, Ильяс бу турыда кемгә дә булса әйтергә карар бирде. Беренче мизгелдә үзенең турыдан – туры башлыгы – капитан Яковлевны искә төшерде. Ләкин аның янына барырга чыккач, шикләнә башлады. Бу бит әле исбат ителгән факт түгел, көлкегә калуың да бар. Аннан соң Ильяс Майклның бу сәер кыланышын полковник Пирска сөйләп күрсәтмәкче иде, ләкин аны тагын нәрсәдер туктатты. Юк, күргән – белгәннәрне беркемгә дә ычкындырырга ярамый, бәлки болардан үзе өчен берәр файда чыгарып булыр.
Мөмкинлек туу белән үк Хәбибуллин Майклны эзләп китте һәм аны баягы таныш бүлмәдә тапты. Ишекне эчтән бикләгәч, Илдар пистолетын чыгарды һәм Америкалының күкрәгенә төзәде.
- Әйт әле, Майкл! Президент Рузвельт һәм башка түрәләрегезнең яшерен әңгәмәләре турындагы сводканы кемгә биреп барасың?
Майкл,әлбәттә, мондый сорауны көтмәгән иде. Аптыравыннан сүзен дә әйтә алмады. Аннан соң бераз исенә - акылына килгәч, үзе контратакага күчте.
- Ничек исбат итә аласың?
- Гади генә. Мин синең ул сводкаларыңның күчермәсен алган идем.
- Димәк, мин сине бәяләп бетермәгәнмен,- диде америкалы беренче мәртәбә Ильяска ачулы һәм җитди караш ташлап.- Ә бит дус булып кыландың.
- Тынычлан, дускай!- диде аңа Ильяс.- Бу турыда синең белән миннән башка бер кеше генә белә. Ләкин ул лыгырдыклардан түгел.
- Кем ул?
- Анысы сер. Әгәр дә инде монда, Кырымда, мин берәр төрле серле үлем белән үлсәм, ул мин язган белдермәләрнең берсен Яковлевка, икенчесен Пирска тапшырачак.
- Димәк, син гади шантажчы,- диде бераз тынычлана төшкән һәм аналитик акылын эшкә җигәргә өлгергән Майкл.- Һәм син миннән нидер телисең булыр. Йә!
- Ашыкма!-диде Ильяс.-Вакыт җиткәч, барысын да белерсең...
“Аргонавт” дип исемләнгән бу конференциянең - ә бу исемне Черчилль тәкъдим иткән иде – соңгы эш көнендә төштән соң сәгать дүрттә Ливадиянең Америка Кушма Штатлары делегациясе яшәгән өлешендә җиңелчә ыгы-зыгы купты. Бу вакытта Ильяс Мәрьямнең кушкан йомышын үти алмаганын, аңа сөйләрлек бер төрле дә сер белә алмаганын аңлап, бу хәлдә үзенең гаебе булмаса да беркадәр пошынып, Майкл кабинетында утыра иде. Хуҗа үзе юк, ә бүлмәсе һәрвакыттагыча ачык иде.
Шулвакыт кече конференцзал булып хезмәт иткән зур бүлмәнең ишекләре ачылып китте, һәм бүлмәгә полковник Пирс йөгереп керде. Аның артыннан ук диярлек коляскадагы президент Рузвельт, тәрҗемәчеләре белән Сталин һәм Черчилль күренделәр. Ян бүлмә ишегенең ачкыч тишегеннән күзәтеп торган Ильяс эсселе – суыклы булып китте.
Кинәт ишек артыннан Рузвельтның тавышы килде:
- Полковник! Резиденциядә тәртипме!
- Һәрвакыттагыча, Президент әфәнде.
- Яхшы! Безне берсе дә ишетергә тиеш түгел. Әфәнделәр, тартырга мөмкин,- диде ул Сталин белән Черчилльгә карап.
Тегеләрнең берсе сигара, икенчесе трубка кабызды. Ә Пирс бу вакытта ишекләрне тагын бер мәртәбә тикшерергә тотынды. Ул һәр ишекне ачып карый Һәм кире ябып куя иде. Нәүбәт Ильяс утырган бүлмәгә килеп җитте. Полковник, ишекне ачып җибәрүгә Ильясны күрде һәм авып китә язды. Ләкин ул совет офицерының бу бәлмәдә утыруы өчен үзен гаепле дип санадымы, башка сәбәптәнме, эндәшмәде. Язмышның кискен борылыш ясавын сизгән Хәбибуллин, Пирсны күрүгә, чәнчә бармагын иреннәренә тидерде: “Тавыш чыгарма!”, янәсе. Полковник бик тиз “һушына килде” һәм ишекне ябып, ары китте. Ике минуттан инде ул Рузвельтка честь биреп, Бөтен нәрсәнең дә тәртиптә икәнен белдереп тора иде.
- Ә хәзер безне калдырыгыз, полковник!- дип боерды Президент. Президентны этеп йөртүче офицер белән Пирс чыгып киттеләр.
Сүзне Сталин башлады:
- Әфәнделәр! Сезне шулкадәр көтмәгәндә күзгә-күз сөйләшергә чакыруым өчен гафу итегез. Чөнки алдан әзерләнгән эш һәрвакыт фаш була. Эш менә нәрсәдә: Думбартон – Окс килешүләренә без сезнең белән мөһер суктык. Ә булачак халыкара оешма уставының иң төп маддәсен без сезнең белән карамадык.
Рузвельт белән Черчилль башта бер - берсенә, аннан соң Сталинга карадылар.
- Безнең вакыт аз,- диде Сталин, -шуңа күрә иң мөһим нәрсә турында гына әйтәм. Булачак Милләтләр Оешмасының уставына “бу сугышлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән дәүләтләр чикләре мәңгегә шул килеш калырга тиешләр” дигән сүзләр теркәргә чакырам.
-Ничек инде? – дип гаҗәпләнде Черчилль.- Аңлатып бирегез, маршал әфәнде!
- Германия һәм аның сателлитлары чикләре турында инде без сөйләштек...- дип дәвам итте Сталин.
- Шулай булгач, нинди илләрнең чикләре турында сүз бара соң? – дип сорады нәрсәдер төшенә башлаган премьер – министр.
-Дөньядагы бөтен илләрнең чикләре дә,- диде Сталин гадәттән тыш тыныч һәм битараф кыяфәт белән трөбкәсен суырып.
Бу тәкъдим Бөек Британия һәм СССР кебек гаять зур империяләр өчен бик кулай иде. Черчилль моны шундук аңлап алды һәм:
- Мин каршы түгел,-диде.
Хәзер инде алар икәүләп Президенттан җавап көттеләр.Ләкин Рузвельт үз фикерен әйтергә ашыкмады. Ниһаять, ул, кырыслана төшкән йөзен тегеләргә борып, әкрен генә:
- Бу гади маддә түгел!- диде.
- Сез бу тәкъдимнең нәрсәсенә каршы?- дип сорады үзенең фикерен инкарь итүгә күнекмәгән һәм төсе бозыла башлаган Сталин.
- Гомумән алганда каршы түгел, икенче яктан караганда, сезнең бу тәкъдимегез җир шарында яшәүче бик күп халыкларны кимсетә торган нәрсә.
- Кайсы яктан, Президент әфәнде?- дип сорады Чечилль.
- Җир шарында бик күп аз санлы халыклар көчле милләтләр кул астында яши,- дип дәвам итте Президент.- Аларның телләре, мәдәнияте юкка чыга...
- Президент әфәнде!- дип, аны тупас рәвештә бүлдерде Сталин.- Сездәге негрлар һәм һиндлеләр да сез әйткән изелгән халыклар рәтенә керәме? Аларның да бит хәлләре шәптән түгел.
- Америка Кушма Штатларындагы төп халыкның, мин нәкъ шул һиндлеләрне күздә тотам, тормышын яхшырту буенча эшлисе бар әле. Һәм бездәге демократик тәртипләр бу проблеманы чишүдә ярдәм итәрләр, дип ышанам. Ә инде негрларга килсәк, без бит инде үзебезнең гаебебезне танып, аларны тарихи ватаннарына кайтарган идек, ләкин алар анда яшәргә күнмичә, кире килделәр. Әлбәттә, негрлар проблемасы да хәл ителәчәк.
Черчилль Рузвельтка таба иелеп елмайды да:
- Президент әфәнде! Без сезнең белән сугышчан дуслар. Нигә сез мондый вак – төякләргә каршы киләсез инде?
- Бу вак – төяк түгел,- диде Рузвельт, үзенең какшамас ихтыярын күрсәтеп.- Без сезнең белән өчәү бүген бөтен дөнья халыкларының киләчәген һәм язмышын хәл итәбез.
- Моны ничек аңларга, Президент әфәнде?- дип сорады түземен югалта башлаган Сталин.
- Дөньяда прогресс бара,- дип дәвам итте Рузвельт, Сталинга карап, - телибезме без моны, юкмы, ләкин яңадан – яңа халыкларның милли үзаңы артачак. Аларның алга таба да империя колонияләре буласы, алар тарафыннан таланасы килмәс. Бигрәк тә Бөекбритания һәм СССР халыкларының.
- Бездә, Президент әфәнде, Британия империясендәге кебек колонияләр юк!- дип кырт кисте Сталин.- Без тигез хокуклы республикалар берлеге. Безнең Ватаныбызның исеме дә шуны ук аңлата.
Сталинның бу сүзләре премьер – министр Черчилльнең күңеленә ук булып кадалды, ахрысы. У шунда ук кыза төшеп, кискен җавап кайтарды:
- Бөекбритания империясенең диңгез арты җирләре белән сезнең союздаш республикалар арасынды аерма юк, дип әйтерлек, маршал әфәнде. Аерма тик шунда гына: безнең колонияләр еракта, океан – диңгезләр артында, ә сезнекеләр шунда ук, үзегезнең итекләрегез астында. Кайсыларының язмышы фаҗигалырак икәнен белергә кирәк әле. Ләкин бу әһәмиятле түгел, болар – тарихи сөрешләр.
- Бик уңай позиция,- дип көлемсерәде Президент,- башта басып алу, ә аннан соң тарихи процесс дип игълан итү.
- Россия бер илне дә сугышып алмады,- диде Сталин тупас кына.- Союздагы милләтләр Россия составына үзләре теләп кергәннәр. Күбесе. Ә Россия империясе СССР га әйләнгәч, алар инде бөтенләй дә ирекле булдылар, чөнки аларны беркем дә Союзга көчләп кертмәде.
- Димәк,- дип Сталинга борылды Рузвельт,- Россия яки СССР составындагы һәр милләт цивилизацияле илләрдәге кебек үз вакытында референдум үткәргән, аннан соң, күпчелек тавыш белән, ирекле рәвештә империягә кергән. Шулаймы, Сталин әфәнде? Бу-көлке! Большевиклар милли сәясәттә тагын да остарак эш йөрттеләр: сез Россия империясендәге халыкларны ирекле дип игълан иттегез һәм республикалар төзедегез. Ләкин бу халыкларны үз ягыгызга аудару һәм власть башына менеп утыруны җиңеләйтү өчен генә эшләнде. Ә соңрак сез аларны үзегезнең колларыгызга әйләндердегез.
Әмма, Россиянең, һәм шулай ук Советлар Союзының да, империячыл сәясәтендә, минем уемча, кенәзләр дә, патшалар да, Совет җитәкчеләре дә гаепле түгел. Рус халкы, һәрхәлдә аның экстремаль һәм империячыл омтылышларга һәвәс өлеше, әйләнә - тирәдәге көчсезрәк халыклар исәбенә яшәргә күнеккән һәм шул юнәлештә хәрәкәт иткән җитәкчеләрне генә тота. Әгәр дәүләт башлыгы шушы юл белән бара икән, халык өчен барыбер, русмы ул, татармы, грузинмы әллә немецмы. Россия ничә дистә миллион халыкларны сугышып буйсындырды, һәм моны алар өчен алга китеш, дип аңлатты. Ә чынында, нәрсә бирде ул аларга? Бертуктаусыз сугышлар, ачлык һәм милләт буларак юкка чыгу. Сез минем белән килешмисезме?
Рузвельтның бу сүзләрен Черчилль аптырабрак тыңлады: янәсе, бүген моңа ни булган? Сталин исә Президентның йөзенә җентекләп карады, һәм аның бу фикерне күптән эчендә саклаганын, ә бүген, форсаттан файдаланып, тирән ышаныч белән әйткәнен аңлады.
- Гафу итегез, әфәнделәр,- диде Сталин,- ләкин без проблемадан бераз читкә тайпылдык.
- Һич юк. Әгәр дә булачак халыкара оешманың төп мәддәсен андый пункт белән үзгәртсәк, киләчәктәге бөтен җир шарындагы тынычлык һәм иминлек астына акрын шартлаучы бомба салган булыр идек. Иреккә омтылучы халыкларның көрәше юридик яктан тыелыр, ә үзләре террорчылар рәтенә кертелер иде.
Ярсып – ярсып сөйләгән сүзләре Рузвельтның үзенә дә начар тәэсир итте бугай: ул алга иелеп ютәлләргә тотынды. Бүлмәдә беразга тынлык урнашты. Аннан соң Черчилльнең тавышы иметелде:
- Димәк, без сезне күндерә алмадык, Президент әфәнде?
- Гафу итегез! Әлбәттә, безнең бүгенге бәхәс моңа чаклы кул куйган документларга зарар китермәс, дип ышанам,- диде тегесе елмаеп.
Шунда Сталин әллә ялгыш әллә юри:
- Сезнең урынга калган кеше күндәмрәк булыр, дип ышанам,- дип ычкындырды. Һәм тәрҗемәченең күзләренә бик мәгънәле итеп карап та куйды. Юлбашчының гадәтен һәм холкын яхшы белгән тылмач югалып калмады, шул ук мизгелдә:
-Алдагы көндә кире уйларсыз, дип ышанам,- дип, дөньяны зур халыкара низагтан коткарды. Черчилль – күпне күргән карт хәйләкәр төлке - сигара төтене аша озак кына Сталинга карап торгач, тылмачка борылып:
- Сезнең тормышыгыз өчен мин цент та бирмәс идем,- диде. Сталин аның сүзләрен русчага әйләндергәнне көтеп тора иде. Тәрҗемәче:
- Ул миңа әйбәт тәрҗемәм өчен рәхмәтен белдерә,- диде.
Шул мизгелдә Ильясның кулы урындыкка тиде, һәм урындык гөрселдәп идәнгә ауды. Бер секунд та үтмәде, Ильяс качып торган бүлмәнең ишеге ачылып, тылмачның башы күренде. Сталинның: “Кем бар анда?”- дигән тавышы яңгырагач, ул бер читкәрәк тайпылды. Барысы да Ильясны күреп алдылар. Пирс та йөгереп килеп керде. Сталин Ильяска фәрман бирде:
- Якынрак килегез! Сез кем?
- Ливадияне саклау взводынан мин, иптәш Сталин. Фамилиям Хәбибуллин.
Рузвельт Пирска борылып сорау бирде:
- Полковник! Совет офицеры бу бүлмәдә утырырга тиеш идеме?
- Президент әфәнде! Без Совет агентлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез, бер – беребезгә ышанабыз һәм, йомыш төшкәндә, бер – беребезнең эш урынында да очрашабыз,- дип аңлатты йөзе агарган Пирс.
- Әфәнделәр! Офицерлар эшләрен дәвам итсеннәр,- диде Сталин.- Әйдәгез, безне көтәләр.
Бүлмә бушап калды, ә Пирс Ильястан төпченергә кереште:
- Лейтенант, сез ни өчен бу бүлмәдә утырасыз, ә?
- Мин Майклны эзли идем. Делегацияләрне озаткан вакытта каравылны көчәйтү турында аңа кайбер тәкъдимнәрем бар иде.
- Чак яндырмадыгыз!- диде Пирс.- Элиас, сездән сый.
- Ярый, булыр,- дип көлде Ильяс. Полковник Ильясны үз урынына озата китте һәм саубуллашкан вакытта аңа болай диде:
- Миңа ышана аласыз,Элиас! Без сезнең белән дуслар бит. Җитмәсә, бергә фашистларны дөмбәслибез.
- Моны ничек аңларга соң, полковник әфәнде?
- Бездә кешене тереләй тунау юк, ә менә сез, лейтенант, сак булыгыз.
Ильяс полковникның кисәтүе бик урынлы икәнен бик тиз аңлады. Ул эш урынына килгәндә капитан Яковлев офицерларның соңгы бер сәгать эчендә кайда булуын тикшерә иде. Лейтенант Хәбибулин керү белән аны да боргычлый башлады:
- Илле биш минут элек, лейтенант, син үз урыныңнан юкка чыктың. Мин сине эзләтеп тә карадым, син кайда идең?
Ильяс капитаннан мондый сорауны һич тә көтми иде, шуңа күрә җавабы да әзер булмады, ләкин каушап калуның,эндәшмәүнең хәтәр икәнен ул бик ачык сизде:
- Мине полковник Пирс үз янына чакырган иде, иптәш капитан.
- Нинди максат белән чакырды инде ул сине?- дип төпченергә тотынды Яковлев.
- Ул мине төрле йомыш белән чакыра. Бигрәк тә махоркасы беткәндә. Ул аны бик ярата икән.
- Бу юлы ни йомыш белән чакырды?-дип сорашты һаман капитан.
- Әйтергә өлгермәде,аны каядыр чакырдылар.
- Бүлмәдә син үзең генә калдыңмы?
- Әйе, иптәш капитан,-дип, Хәбибуллин баш очында болытлар куерганын сизде, йөрәге шәп-шәп итеп тибеп куйды.
- Ул чыккач ишекне ачып карадыңмы?
- Юк, иптәш капитан.
- Берәр нәрсә ишеттеңме?
- Аның ишеге калын, иптәш капитан, ниндидер тавышлар колакка чалынды, ләкин сүзләрен аермадым.
- Яхшы!- диде !-диде Яковлев,- һәм селекторның трубкасына эндәште:
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Өченче Орден - 2
  • Parts
  • Өченче Орден - 1
    Total number of words is 4523
    Total number of unique words is 2151
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    57.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Өченче Орден - 2
    Total number of words is 4550
    Total number of unique words is 1979
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Өченче Орден - 3
    Total number of words is 2042
    Total number of unique words is 1094
    45.8 of words are in the 2000 most common words
    58.4 of words are in the 5000 most common words
    66.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.