Latin

Нигә Килдең? - 1

Total number of words is 4482
Total number of unique words is 2348
34.5 of words are in the 2000 most common words
49.2 of words are in the 5000 most common words
57.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Нурия әбинең кайчандыр өе тулы балалары булуын, аларның, бер-берсенә терәк сыйфатында үсеп, данлыклы илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт алдынгылары дәрәҗәсенә ирешүләрен күпләр, хәтта авылдашлары да белми, онытканнардыр инде. Хәер, заманалар үзгәрә тора. Кичәге каһарманнарны бүгенгеләре алыштыра. Тарих та хәтерсезләнә бара, күп эшләрне онытучан. Дөньяның яшәеше шулай яратылган, башкача була алмас кебек. Әйе, шуны да онытмыйк: безне үзебездән алда яшәп узган кешеләрнең өлгеләре тәрбияли, тормышыбызны дөрес корырга өйрәтә. Юктан бар кылынмаган һәм юкка чыгу өчен генә дә яратылмаган беребез дә!
Әмма да сөйләргә теләгәнем бу хакта түгел иде. Бары әйтмичә үтеп китеп булмаганнан гына боларны искә төшерергә туры килде. Фәлсәфә сатып алуның да сәбәбе бар шул аның.
Нурия әбинең тормышка җигелеп үскән балаларыннан берсе, чибәрләрнең дә чибәре булган асыл сөяк кызы — Сөрмәясе, язмышыдыр инде, кияүгә соңарып чыкты, әмма да зәхмәткә юлыкты. «Күпме егетнең өмет күзе аңарда булган,— дип сөйләделәр,— менә шуны күтәрә алмаган ул!»
Халыкның болай сүз йөрткәләвендә дә сәбәп юк түгел иде. Сөрмәя, ягъни да кипарис-сәрви кебек зифа буй иясе кыз, чыннан да халык һәм Ходай күзенең уңында үскән бала иде. Аның эшкә осталыгына да, бер үзенең гектары белән чөгендер басуын китмән-тәпке белән эшкәртеп чыгуларына да, нинди майланып каткан керләрне дә ап-ак итеп ышкып юып, киптереп, үтүкләп куюларына да, аш-суга осталыкларына да, мәктәптә һәр фәннән өлгер булуларына да — барысына-барысына да, белеп-күреп торганнары аркасында, һәммә кешеләр таң калуда вә гаҗәпләнүдә иделәр. Сылу гәүдәсе, йөзенә килешле сары чәче, куе яшел күзләре, бит очларының бераз чокырланып кызарыбрак торулары, ул борын, ияк, иреннәренең нәкъ әкияттәге рәсем-сурәтләрдән өлге итеп күчереп эшләнелгәндәй тоелулары бер хәл, алга таба да Сөрмәя, Ходай хикмәте, үскән саен тагын да матурлана-чибәрләнә, бүген-кичә генә бакчада пешкән алма кебек тулыша барды. Монысы инде тирә-күрше егетләрне генә түгел, хәбәрен ишеткәннәрнең, очраклы күзләре төшеп калганнарның да һушларын алды. Шушы кадәр уңган булуы һәм чибәрлекләре белән бергә, ул гүяки Ходай тәгаләнең үз йөзендәге бер миңе сыман тәүфыйк мә мөгъфирәт, гыйззәт вә сәгадәт өлгесе, адәм балаларының күркәмлек нурын яктырта торган бер көзге мисалында иде. Кайсы гына усал егетләрнең хыялларында нинди кот чыккысыз ният вә уй-теләкләр тугандыр — алары хакында үзләре дә исләренә төшереп әйтергә оялырлар, әмма да берсенең дә, Ходай тәгаләнең әмереннән узып, Сөрмәягә хәтта тырнак очларын тидерер хәлләре булмады. Шунысы гаҗәп, ул үзе бер дә егетләр сайламады. Аларның араларыннан берсенә дә күз салмады, әйтерсең лә шаһзадәләр мәртәбәсендәге кемнедер затлы тугрылык белән көтә икән бу дигән сыман тоела иде. Ә андый егет килмәде дә, күренмәде дә. Сөрмәя дә әкренләп шушы хәлендә сазады. Яше дә, килә торгач, утыздан аргы якка чыкты. Тиздән кырыгы да тулмый калмаячак иде. Аның болай ялгыз каласын уйлап әтисе дә, әнисе дә өзгәләнделәр, апа-сеңелләре дә гамьнәргә тулды, абый-энеләре дә, кардәш-ыруглары да хәсрәт чиктеләр. Ярәштергәләп тә карагандай иттеләр. Әмма Сөрмәя күз дә салмады:
— Миңа моның ишене соң... Әйтмәсәгез дә ярар иде!— дип кенә белдерде.
Менә инде аны үзен әллә кемлеккә куюда, борынын югары йөртүдә, кешеләрне санламауда, сөймәүдә гаепләделәр. Ә Сөрмәя аларга үпкәләмәде. Авылда гына түгел, аның турында хәбәрләр ишетүдән генә дә мәхәббәт утларында көеп яшәгән ничәмә егет-җилән, өметләрен кисми яши торгач, тәмам ак сакалга ирешеп, теләкләрен аңардан тулысынча өзеп, ахырыл-әмер, очраганга өйләнеп, балалар үстерү кәсебенә керделәр. Әмма Сөрмәя һаман да үзе булып кала бирде. Ул гүяки картаюны белми иде. Кайчан карама, гел шул кичә генә бакча алмагачында пешкән кызыл алмадай. Көн дә район үзәгенә, егерме чакрымлы ерак юлга эшкә барырга чыга, көн дә кич белән кайтып җитә. Үзәк почтамтның бухгалтериясендә эшли диләр аны.
Елның көзе бар, кышы, язы. Яңгыры килә, бураны, кары, бозы. Кем юл чатына иртә белән чыгып басты дисәгез, ул да булса шушы гүзәл туташ Сөрмәя булыр. Ничек аны усал егетләр урлап китмәгәннәр дә, ничек аңарга нәфселе ирләрнең куллары сузылмаган? Юк шул, Ходай тәгаләнең күз уңындагы сөеклесе булсаң, акылыңнан алда намусың йөри. Ә намус ул иң кара, кабих кешедә дә көтмәгәндә көтелмәгәнчә уянучан.
Нурия апаның шушы чибәр кызын Ходай үзе менә шулай саклады. Ә гомер дигәннәре бара торды. Балалары ничек илнең төрле якларына бөек хезмәт батырлыклары өчен таралып бетсәләр, шулай ире дә, әллә ни олыгаеп һәм картаеп тормыйча гына, үз җае белән мәңгелек йортка китеп барды. Кичен, авыр эштән соң, арып-талып йокыга талды. Шуннан уянып тормады. Нурия апа төшкә кадәр көтте. Аннары Ногман мулланы дәштерде. Ул исә бу эшкә бик тә гаҗәпләнде, «тәһарәте дә бозылмаган икән, йа Ходай» дип, күзләренә яшь килүдән елый-елый «Йәсин» чыкты.
Аны шул көнне үк, каберен җитештереп, юып-кәфенләп, гүргә иңдерделәр. Балаларының кайтырдае гына җеназага өлгерде, калганнарын атна буе көтәргә кирәк иде. Иренең өчесен, җидесен, кырыгын, еллыгын уздыра-уздыра, Нурия апа да картаеп барып, әбиләр кыяфәтенә күчте. Аның бердәнбер күңел юанычы бар — кызы Сөрмәя, ул аны иртәнге якта тәрәзәдән карап озатып кала, кичкә:
— Кызым кайтмыймы?— дип, олы юл тарафына мең күз белән карап, көтеп каршы ала. Ул ишектән күренүгә, бөтен өй эченең нурланып китүеннән тәмам әсәрләнә. Телендә дә шушы догасы иде:
— Ходай тәгалә мине шушы фәрештәдәй балам белән бәхетле итте. Берүк бәла-казадан сакла үзен!
Гүяки Сөрмәя дә газиз әнкәсенең шушы догасын ишетү өчен генә өенә кайта, иртән тагын эшенә чыгып китә иде.
Әмма Ходайның да хикмәтләре була икән ул. Аларның йортына да имгәк төште. Нурия әбинең каладагы нинди гаярь, ил батыры булган улы, ниндидер бер хатын кулыннан бозылып, тәмам чирле хәлендә туган йортының нигезенә кайтып егылды. Илдә-көндә очрамаган мондый хәл телгә алып сөйләргә оят, халыкка белдерер өчен яман шеш кебек күңелгә авыр иде. Әмма исе чыкмый калмады. Күпләр моңа ышанырга теләмәделәр. Иңендә ике потлы капчыкларны янчык кебек кенә уйнатып үскән, печән чабуда, ат тотуда, машина-трактор ишеләрне йөртүдә тиңе юк саналган мондый егетнең, ирлек яшенә җиткәч кенә менә шушылай күтәрәмгә калуы, акылда саташуы, җитмәсә аракыга ихласлык итүе Ходай тәгаләнең дә, табигатьнең дә кануннарына сыеша алмый иделәр. Кешене бозса — адәм генә боза, хәтта Шайтан да андый ук мәкергә барырлык юләр түгел анысы.
Ә бәлале ир үзенә күрә генә булмады. Көннәр буе караватында ятар иде дә, Сөрмәя апасы кайтып, хәлен белешә башласа, җене котырудан ачуланырга тотыныр иде. Күзләре дә агарып чыгалар. Алышына.
Тиздән ул шушы кайтып егылган туган йорты нигезенә дә сыеша алмый башлады. Аның, Сөрмәя апасын куып чыгарырга теләп:
— Кияүгә китәсеңме син, юкмы?— дип үкерүләре авылны тетрәтеп-тетрәндереп куя башладылар.
Гомергә табак-савытлар да шалтырамаган Нурия әбинең өе тавыш һәм гауга белән тулды. Шушы кадәр зобанилык бер кешедән генә киләдер дип уйларлык түгел иде.
Бу нинди галәмәт икәнлеген белергә теләп Сөрмәя ерак юлга чыкты. Үз тирә авылларында күрәзәче-багучы ишеләр юк иде. Атна-ун көн йөреп, ул тагын да борчылырлык авыр хәбәр алып кайтты. Энесен марҗа сихерләгән. Һичбер төрле даруы һәм дәвасы юк икән. Бары тик вакытлар узу белән, олыгайгач кына үз хәленә кайтыр, өйләнер, балалар да үстерер, имеш. Әллә дөрес, әллә нахак — бүген-иртәгә генә белешле түгел.
Нурия әбинең иң курыкканы — намазын калдыру булды. Әмма улы аның бу гамәлен сөймәде. Ирексездән әби мунчага да чыгып карады. Тик мунча, бәдрәф, лапас ише урыннарда намаз уку ярамас эшләрдән икәнлеген белгәненә күрә, намаз вакытлары чыга барып, аларны еш кына казага калдырырга туры килә иде. Аңа үз гамәлләрен җиренә җиткереп кылырга бер генә мөмкинлек тә булмады. Улы ни көндез, ни төнлә рәхәт йокламады, әмма аек акыл белән дә йөрмәде. Ут-күз салуыннан да курка иделәр.
Сөрмәя һаман да иртән район үзәгенә эшенә чыгып китә, кичен кайта, хезмәтендә дә күндәм, өйдә дә энесенең теләсә нәрсә әйтеп җикерүләрен тыңлауда яши бирде. Туташның акрынлап сула-бетә баруын да инде игътибар күзенә алырга мөмкин иде.
Ул да түгел, энесенең хәрби хезмәттә чагында ниндидер шартларга эләгеп, исән калуы өчен өч урыннан арка мие сүленме суыртып алулары да билгеле булды. Солдаттан кайтып ике ел узгач болай саташуында марҗа сихере түгел, сөекле ватаныбызның бәндәләрен «кадерләвеннән» икәнлеге ачыкланды. Бу хәбәрне аларга бергә хезмәт иткән офицерның әнисе килеп сөйләп китте. Әмма кешегә белдермәүләрен, берүкләр генә, Ходай хакы өчен, алтын укалы погоннар таккан улын харап итмәүләрен үтенде. Аның бу хәбәре канлы яшьләр белән бергә йотылдылар. Әмма Нурия әби шул улының көннәрдән-беркөнне тереләчәгенә, өйләнеп балалар үстерәчәгенә чиксез ышана иде. Менә шушы өмете белән бергә ул изге кызы Сөрмәясенең дә әлегәчә кияүдә түгеллеген исенә төшерде һәм:
— Кара әле, кызыма ничә яшь икән инде?— дип, гомерендә беренче тапкыр бу олы уе эчендә аптырашта калды.— Инде уртанчы кызым кырыкка җитә. Сөрмәям аңардан өч яшькә генә кече иде түгелме соң? Йа Ходаем, үзең Хуҗа, үзең Мөгъфир, ничек болай булды әле бу? Апалары аны кияүгә бирергә вакыт диләр иде, аптырый идем, унсигез яшьлек кызны кем кияүгә бирсен әле дип. Йа Ходай, тәмам саташкан булган икәнмен бит... Үзең Хуҗа, үзең Мөгъфир!
Кешегә акыл кинәт килеп керүчән, көтмәгәндә башыннан чыгып китүчән.
Нурия әбинең хафасы шулай берсе өстенә икенчесе ташып менде. Аңа улының хәсрәте генә түгел, кызы хакындагы кайгысы да чын гамьгә әверелде. Сөрмәянең ялгыз калуында ул үзен гаепле күрә иде. Шушы уйларында, хыял һәм өметләре тәэсирендә догаларының да эчтәлеге үзгәрде. Нурия әби хәзер:
— Йа Ходаем Аллаһы тәгалә, үзең барысын да белеп һәм аңлап торучысың! Сөрмәя кызыма бәхетле-сәгадәтле кияү насыйп итеп, шушы бичара күңелемне нурландырсаң иде? Йа Ходаем, Син бит тәкъдирләргә үзең хуҗа, улымның-кызымның, һәммә балаларымның исәнлекләре өчен шушы ятим җанымнан догаларын кабул итеп алсаң иде, амин!— дип догалар кыла башлады. Мондый вакытларында ул тәмам бөрешеп кала торганнардан булды.
Аның шундый догалары ахырда кайнар күз яшьләре ага-ага битен юу белән тәмамланганга, күңеле белән бераз шикләнеп тә йөрде: намаз-догада елау Аллаһы тәгаләне кимсетү, шәригатьне бозу булмыйдыр бит? Әмма ул курку-шикләренә карап кына күзләреннән яшьләре ермак-ермак сузылудан туктамадылар. Бер яктан шиге, икенче яктан күңеленең фәкыйрьлеге аны чарасыз итә иделәр. Бары тик радиодан ишеткән хәбәрдән соң гына бераз тынычлана төште: Пәйгамбәребезгә Коръән аятьләре иңгәндә, аның, бөек ирнең дә, күзләреннән яшьләр ага, маңгаена эре-эре энҗедәй тир бөртекләре бәреп чыга торган булган икән! Боларга нигезләнгән Нурия әби, фараз итеп, догада, хәтта Коръән аятьләрен укыганда да елаудан гөнаһ юк икән диярәк фикергә килде. Колының мескенлеге хуҗасының мәртәбәсен генә арттыра, имеш! Менә бәндәлек хикмәте!
Ул хаталанмады. Ислам дине шәригате мондый гамәле гамәлләрне, җанның фәкыйрьлеген өстен күрә. «Аллаһы тәгалә мескеннәр белән!» — дигән хәбәрдә дә хата юк. Җанның фәкыйрьлеге наданлыктан түгел, бәлки нәфсе һәм мин-минлексез булу ул. Монымы инде Нурия әби белми иде?
Шушы елда авыл халкында мәчет төзетү кирәклеге хакында сүз башланып китте. Бу зур һәм изге эш иде. Ничә еллар дин хезмәтендә торган Ногман бабай вафат, ә аның муллалык таягын кулына алырлык кеше дә бик тиз табылды. Элекләрне кызыл коммунист булып йөргән Сәгыйдулла абзый, мыек үстереп җибәреп, аңа ямь өчен кара буяу да сылап, бу эшкә чыннан да кулай кеше үзеннән гайре юклыгыннан дус-кардәшләренә хәбәр салып, «чыбык һәм тал очы» дип аталган яраннарына теләген җиткерде. Алар да моның хак гамәл булырга кирәклегенә дәлилләрне тиз таптылар. Әмма ниятләрен түргә чыгару өчен берничә шартның үтәлүе ил алдында кирәк табылды. Башта аптыраган иделәр, аннары кәсебенә керделәр дә, алай дөрес, болай хак дип, теләкләренчә йолаларны боргалап һәм тигезләп куйдылар. Илдә гаугалылар аз иде.
Ахырыл-әмер, Сәгыйдулла абзый муллалык дәртенә тәмам бирелеп бетеп, йортында олы Коръән мәҗлесе ясатты. Кәсебенә кергән кеше насыйбын таба бит ул. Килгән һәм чакырылган кунаклар арасында дине-исламнан төгәл белемнәре юкларга зур игътибар бирелде. Алар түргә уздырылдылар. Авылда Коръәнне танып укучы ике кешенең берсе генә дә бу мәҗлестән хәбәрдар түгел иде. Сәгыйдулла абзый гәзитә-журналлардан берничә аять һәм дога да өйрәнеп алды. Әмма муллалык дәгъвасы өчен болар гына аз булып тоелдылар. Һәр дус-ишкә һәм туган-тумачага үзләре алдан уйлап куйган берәр дәлилне аш барышында китерүләрен йөкләп, мәҗлесне башлап җибәрделәр.
Сәгыйдулла абзый әлегә Коръән теленә җайланып җитмәгән, әмма да дәфтәр итеп төпләп әзерләп куйган аятьләрне рус-кәлисә мәкаме белән төртелә-төртелә укып чыкты. Аннары сүзләрне сузып-сузып җибәреп дога кылды. Аның бу тырышлыклары җыелган халыкка рәхәтле бер тәэсир ясады. Аларның ихласлыгы Сәгыйдулла абзыйга да күркәм тойгылар биреп, ахырда ул чиксез горурлык һәм мәртәбә белән «амин» күтәрде. Мәҗлестәгеләр дә эчке зур шатлыкта һәм куанычта аңа иярделәр.
Инде мәҗлеснең ашау-сыйлану өлеше башланып китте. Токмачның тәмлесе, калҗаларның майлысы түргә таба килде. Һәммә кунаклар да мәртәбәле «бисмиллаһ» белән корсак шәрифләрен тутыру эшенә керештеләр. Сыйлар бер-бер артлы өстәлеп, сәгать ярымнар эчендә бәлешкә дә барып ирештеләр. Сәгыйдулла абзыйның мондый рәвешле итеп үк кунаклы ясаганы үз тарихында әлегә юк иде. Гомере эш белән үткән, мәҗлес-туй итә белмәгән. Шул сәбәпле яшәеше дә каты-коты узган. Инде шушы рәвешле электән эш йөрткән булса, ил түрендә падишаһ сыйфат зат рәвештә утырасы икән бит!
Бәлешкә күпләрнең бил иркендә урыны калмаган иде. Шунда аның туган энесе, иреннәрен сыпырып, сүз ката куйды:
— Абыем Сәгыйдулла, карап-карап торам да, Коръәнне дә су кебек эчәсең икән ласа, «полный» мулла булырлыгың бар!
Бу сүз мәҗлес әһеле тарафыннан әлбәттә күптән көтелгән икән. Тик ашау-эчүгә ихласлык итүдән генә онытылып торылган булган.
Уңнан да, сулдан да «раст», «бик хак», «чын дөрест» дигән сүзләр явып, олы башлар кечерәеп калдылар. Тик арада хәбәрсезләр, сыек акыллылар да бар икән, алары инде аптырабрак калды. Әмма сүз җебен өздерергә ярамый иде.
— Кемнән өйрәндең агам шушы кадәр?— диде Сәгыйдулланың икенче энесе.
Бусы аңа ядәш буын туган аталучылардан иде.
Мулла кеше ашыкмыйча сөйләшергә тиеш. Уйлаган, искә төшергән, үлчәп аптыраган кыяфәт мондый вакытларда бик тә хуплана.
— Безнең белем инде ул, энем, кем,— дип вәкарьләде Сәгыйдулла абзый, сүзләрне дә ашыктырып газапламыйча, бүгенгеле-кичәле генә үстергән мыегын да әлегә яратып бетермичәрәк һәм җай белән сыпыра да алмыйчарак аптыратып алып,— әллә нинди олуг мәдрәсәләрдән, ишан хәзрәтләреннән түгел, үзегез дә беләсез, кичләрен тирече муллабыз Ногман карттан сабаклар алгалаганнан гына!
Аның бу сүзләрендә хаклык бардыр сыман иде. Кемдер «бәрәкаллаһ» диярәк өн тартты. Ишетелгән сүзләр тезмәсен раслау өчен шушы да җитә калды. Сәгыйдулла абзыйны Ислам дине өлкәсендә олуг галимгә чыгару эше башланып китте. Борынгы Әбүгалисина, Тафтазани, Газәли хәзрәтләренә дә тиңләргә теләүчеләр табылды. Тарихтан шушы кадәр исемнәрне белгән һәм искәртә алган кешеләр әлбәттә үзләре үк гыйлем чишмәләре аталырлык адәмнәрдән иделәр. Гәҗит-журнал укыштырган халык надан була алмый. Бу — факт! Бәхәскә урын юк!
— Гадәтләрең, әдәпләрең дә яхшы!— диделәр агай-эне.
Әмма бу дәлилләр генә йомшак сыман тоелдылар.
— Коръәнне су кебек эчә!— диде бала чактан бергә үскән күршесе.
Монысы алда әйтелгәннәрне кабатлау сыман тоелды.
— Кара әле, Сәгыйдулла, синең йортның йөзлекләре теге, Совет кергәч авылдан куылган муллабызның йортыннан кубарып алып ябыштырылган иделәр түгелме соң?
Мәҗлес шым булды. Әйткән кешенең авызы лакан чиләгенеке кебек ачылып калды. Аңларга кирәк иде югыйсә, аңларга: ул бит Сәгыйдулла абзыйның күңеленә Коръән гыйлеме шул тәрәзә йөзлекләре белән бергә күчеп килде, борынгы муллабызның мирасы анда саклана, бу бит бөек мәртәбә, бүгенге көнгә кадәр йортын иске галимнәр бәрәкәте олылап-зурлап нурландыра дип әйтергә теләде!
Агай-эне аңа бүреләрчә усаллык белән текәлеп, ни сөйлисең, Алабай, урыны бу түгел дип ябышмакчылар иде, әмма моннан түбән итагать чикмәнен култык астына кыстырып йөрергә җыенган Сәгыйдулла абзыйның башы бик тиз эшләп алды. Сүз тегермәненә җил икенче яктан исеп куяр дип кем көткән? Хуҗаның күңеле камил, ашаган ашының пары әлегә башына сугарга өлгермәгән иде.
— Дөрес сөйлисең, кем, туганым,— диде ул, барысының да таба коймагыдай майланган йөзләрен кабат үзенә каратып,— атам мәрхүм, борынгы муллабызның төсе булса да калсын дигән нияттә аларны шушы рәвештә таратмыйча-чәчтермичә саклап калдырган!
Сүзнең мондый төскә керүе мәҗлесне җиңел сулатып, авызы ачык калган агай-энегә газиз җаннарын кире кайтарды, Алабай исә, җөмләләрен чак ябыштырып, сәйләндәй итәргә тырышып тезеп тә алып китте:
— Менә бит, карендәш! Менә бит, туган! Нинди күркәм, олы, изге гамәл! Зат хәзрәтебезнең мирасын саклап калдырган бит! Моны мактап китапка кертерлек. Ул гәҗитләр кая карыйлар икән? Борынгы хәзрәтебезнең йорты төшемдә кабат җирдән үсеп чыккан иде. Менә бит, менә! Хикмәте булган икән!.. Хикмәте!— диде.
Аның шушы сүзләре кинәт хушланган аш әһеленә иң төпле һәм куандыргыч дәлилләр дип табылдылар. Бу мәҗлестә, чәй алдыннан, һичбер бәхәс итми, коммунистларча куллар күтәреп, беркетмә яздырып, Сәгыйдулла абзыйны мулла итеп куйдылар. Әмма ул:
— Җәмәгать, бик авыр эш, зур йөк саласыз картайган көнемдә,— дип, сүз йөрешен көтмәгәндә үзгәртеп, кинәт кирегә сукалый башлады.
Халык ризалашмады. Шаулашуга күчә башладылар. Мондый вакытта куштанлыкка вәгъдә кылучылар гадәттә алга чыгучан булалар. Сәгыйдулла абзый ашыктырмады. Әмма Түбән оч Хафизы да сүзгә килер дип башына китермәде. Ул адәм белән алар электән әшнә иделәр анысы. Чана төбенә утырып кына да азмы кайнар шешәләрнең башына җиттеләр. Юллары даими килешкәләп торды. Хафизның монда чакырылуы да инде аның агасы белән Сәгыйдулла абзыйның белешлек итү эшен башлау теләгеннән иде. Сүзне кузгатып та, әмма шунда ук туктап калуы өркетте. Хафизның турысын әйтеп куйгалау, шулай ямьне җибәрү галәмәте гадәтендә бар иде. Моны белгән кешеләрнең кызыллык белән нурланган йөзләре күгәреп алды.
— Тирә-күрше авылларда да синең кебек...— диде Хафиз.— Эчүче...
Баш бетәрлек сүзләрдән котның урынында калуы бер хәл, әмма Сәгыйдулла абзыйның тончыгып куюы — икенче нәрсә. Халык аш өстәленә таба бөгелеп төште: мәҗлес бозылды, аш әрәм китте!
— Эчүче...— диде тагын да Хафиз, гадәтенчә сүзләрен бәрәңге казып чыгаргандай берәмләп кенә күрсәтеп.— Тирә-күрше авылларда да Коръәнне синең кебек эчүче, синең кебек кешелекле, дин гыйлемендә камил зат юк!
Мәҗлес өстеннән фәрештәләрнең затлы канатлары тибрәнеп уздымыни, һәммәсе дә сөенечкә тулдылар. Аш әзерләүче хатыннарга да җан керде.
— Кем булсын инде, син дә баш тартсаң!
Аның болай сөйләве хуш, дөрес сукалау иде. Сәгыйдулла абзый мыек сыпырып куйды. Итагатьлек билгеләре йөзенә чыкты. Әмма күршеләреннән Кыяметдин, туганы тиешле үз адәм, шунда аңа аркылы сукты. Электән бу икәве, үзара кан карендәш тиешле кешеләр, чит-ят аталардан укмашып калган балалар төсен чыгарып, даими тарткалашып яшәүдә иделәр. Соңгы вакытларда имгә кергәннәр төсле булсалар да, араларына комган вакыйгасы килеп төртелә дә, үпкәләшүдән исәнләшмәс хәлгә җитә иделәр. Бу «комган вакыйгасы» дигәннән, Кыяметдин агай бәдрәфкә гомергә комган тотып йөрде, энесе Сәгыйдулла аның бу гадәтеннән көлә торды. Мыскыллауларга да барып җиткәли, агам мулла булыр дип әйткәннәре дә ишетелгәли иде. Инде соңгы айларда Сәгыйдулла абзыйның үзенең дә комган тота башлавын күргән туганы:
— Мине узып бәлеш төбе кимерергәме исәбең?— дип мыскыллап ничәмә тапкыр аңардан көлде.
Бу хакта Сәгыйдулла абзыйның исеннән чыккан, «комган вакыйгасы» онытылырга өлгергән, кан кардәш абыйсының берәр сүз әйтәчәге бөтенләй искәрелми калынган икән шул. Һәм менә ул ничек сукалап алып китте:
— Калада, минем ишетеп белгәнемчә, Чәкән Салихның улы мәдрәсә гыйлемле икән. Гарәпне дә белә, мәкаме дә күркәм дип ишеттем. Мондый мәсьәлә килеп чыккач... Әллә соң, әллә? — диде ул, аш өстәлен сарган ирләргә туры карап.
— Нәрсә әллә?— диде Югары очныкы Хафиз, Кыяметдиннең ниләр хакында әйткәнен бик яхшы аңлап алып.— Шуны чакырырга, мулла итәргәме? Булмый инде, җәмәгать, яшь малайларга кулымны тоттырасым юк. Үлем бар, җитем бар! Ногман картны да үзем юыштым.
Хафизның, ни кире кеше булса да, мәет юучылыкка дәгъвасы электән билгеле иде. Әмма аның бу эшен әүвәле авыл картлары яратмадылар. «Кызлар, хатыннар кармалап йөреп гомере үтте, кулы шакшы!»— диделәр. Ирләрнең дә күңелендә аңарга карата чиркану барлыкка килгән, шикләнүләре йөрәкләренә үтәргә өлгергән иде. Бары тик ул хакта дөнья җыеп кычкырып әйтүчеләр генә булмады. Илдә бәла белән китүчеләр дә юк түгел, исереге, башкасы бар. Андыйларны юганда шул Хафиздан да кулае табылмас дип торган иделәр.
Кыяметдин кинәт телен кысты. Аңлады булырга кирәк: җәмәгатьчелеккә каршы бару аның өчен хуп гамәл түгел икән шул, ашның күплеге аркасында зиһененә зыяны тигән, ни әйткәнен, кирәкмәс җирдән үртәп алырга маташуын үзе дә сизми калган.
Тыгызланып калган һаваны йорт эченең бөркүләнүенә нисбәт итеп, Сәгыйдулла абзый урам як тәрәзәләрен ачтыртмакчы иде дә, капка төпләтеп узып барышлый ят колаклар сүз ишетмәгәе дип, беразга соңарырга, тирләгән бит-йөзне алдындагы ак сөлгегә сөртеп, шулай гына сулыш алыштыру белән канәгатьләнергә итте. Аның хәленә кереп, шунда ук карендәше-кардәше арасында дәрт белән әйтелгән:
— Муллабыз бар, әлхәмдүлиллаһ!— дигән сөйләшүләр булып алды. Моның инде расланып куелуы да яхшы буласы иде.
— Җәмәгать,— диде Сәгыйдулла абзый,— чәй керә башлады бугай анда. Әйдәгез, сөннәтчә бер уртак теләккә килик. Сезнең үтенеч һәм дәлилләрегез миңа шушы олы, җаваплы эшне җилкәмә алырга мәҗбүр итә. Сезнең өчен генә, сезнең өчен!— диде. Кемнең нәрсәләр әйтергә мөмкинлеген дә сукыр исәпкә алырга өлгерде. Каршылар була алмаячак иде. Куштанлыкка дәгъвачы әле дә баягы Югары очныкы Хафиз өлгерлек күрсәтте:
— Мин кул куям! Мәчетебез дә төзелеп бетәр. Үз хәзрәтебез бар! Борынгы әүлияләр авылының кайчан мулласыз торганы бар?— диде.— Йәгез бер дога, җәмәгать, Сәгыйдулланы мулла итеп күтәрү шәрәфенә!
Коръән аятьләренә кушып укылган доганы Сәгыйдулла абзыйның үзенә башкарырга насыйп иде. Элекке коммунистик җыелышлардагыча шаулашып куллар чабаргамы-юкмы икәнлеген уйлап аптыраучы агайлар ул бәладән җиңел котылдылар, яңа килеп җиткән кайнар чәйгә керештеләр. Иреннәр пеште, чәкчәкләр, бавырсаклар берникадәр кимеде. Өстәп чәй яңартырга теләүче кунаклар табылмады. Тагын да амин тоттылар. Аш инде тәмам иде.
Бу мәҗлестә сөйләшенгән сүзләр икенче көнне авыл эчендә фаш булды. Нурия әбинең, бу хәбәрне ишеткәч, күңеленә шатлык тулды. Сәгыйдулла аның күз алдында үскән иде. Әнисе Фәхрениса белән дустанә мөнәсәбәттә яшәделәр. Олы җанлы, диндар хатын иде ул. Әмма аның ире Гыйматдин «кызыл папкалы» коммунист булып, партия сүзенә күңеленең ихласын биргән кеше иде. Фәхренисаның исә гомере аңардан тәмам коты очуда үтте. Хәтта ирен сагынып көтеп алган көннәрендә дә:
— Кайтты, Иблис!— дип, һаман да аны шушы исем белән атап йөртте. Хатынын, балаларын ачлыкта тилмертүче шушы адәме аңа бары тик дөньялыкта гына терәк, Ахирәт көне сагышлары өчен яраклы булмады.
Фәхренисаны Гыйматдин алдан белешеп, динсез йөри, комсомолка дип алган иде югыйсә. Әмма Бөек Ватан сугышы башланып китеп, халыкка бәла төшү белән бергә иман кайтып өлгерде, дини хисләр ил эчендә бердәм яңарып киттеләр. Ә Фәхренисаның ирен, Гыйматдинны, солдатка алмадылар, балалары да сугышка барырлык яшьтә түгел иде әле. Адәмендә ватанпәрвәрлек хисе бу елларны ничек котырынып үсте, партия һәм хөкүмәт эшендә дә шулкадәр үк алыштыргысыз була барды ул. Аның кызыл папкасы бервакытта да култыгыннан төшмәде. Халык моңарга тәмам күнегеп өлгергән иде, әгәр дә Гыйматдинның кулында шул мөкатдәс нәмәрсәсе булмаса, бөтенләй кечерәеп, юкка чыгып калыр сыман иде. Кайдан гына килгәне күренсә дә, әүвәле шул кызыл папкасы шәйләнә башлап, кемлеге аңлашылыр иде. Гыйматдин исә мәртәбәсенең нәрсәгә бәйле икәнлеген үзе дә аңлый иде булса кирәк. Ул хәтта тәҗрибә өчен генә дә урамнан кызыл папкасыз үтәргә, идарә йортына буш кул белән барып керергә курка башлады. Әмма моны хатынына да сиздерми. Аның бу папкасы яхшы кызыл күннән тектерелгән, очраклы рәвештә генә кулына килеп кергән, шуның белән күзгә күренерлек адәм ясаган югыйсә. Моның кыйссасын ул үзе генә белә... Тәмам кыршылып беткәндә дә төсен югалтмаган шушы кызыл папка, әгәр ялгышлык аркасында сулы чиләккә төшеп бозылмаса һәм таралып китмәсә, Гыйматдин абзый һаман да яшәячәк, шул бәхете белән узып-сүтеп йөриячәк, Ельцин заманын илгә китертмәячәк, колхозларга да бетәргә ирек бирмәячәк иде мөгаен. Әмма ул да тәкъдиреннән уза алмады.
Ә Фәхренисасы ул адәменең капма-каршысы булды. Комсомолдан яше чыгуга, дине-Исламга әйләнеп кайтты, активистка булуларын яшьлек юләрлегенә, Шайтан саташтыруына санап, шул чорларына бәддога укып тәүбә итте. Бу вакытта инде Гыйматдинда кияүдә иде ул. Көннәренең берендә иренә, үтенеч белән гозерләнеп:
— Әллә син дә асылга кайтасыңмы?— дип әйтеп караган иде, купты тавыш, чыкты гауга, гүяки җеннәр, ояларыннан кубарылып, давыл чыгардылар. Фәхрениса шул кичне үзен кара мунчага сөйрәп чыгарылып бикләнгән хәлендә тапты. Адәме аны изеп, кыйнап ташлаган иде.
Фәхрениса төнен караңгы, корымлы мунчада уздырды. Аңа бары тик иман нуры гына тынычлык һәм куәт бирде. Иртән, ире кереп, кичә нәрсәләр әйткән идең әле дигән рәвештәрәк сораштыра башлагач, хатыны берни дә хәтерләмәгәнлеген белдерде. Шуннан соң гына Гыйматдин аны үзендә яшәтеп калдырды, югыйсә куып чыгаруы белән ил хурлыгына калдырасы иде.
Аның боларын ук Сәгыйдулла белми, хәер, әнкәсенең итәгендә үскән абыйсы Кыяметдин дә белми, башкасы да. Вакыйга тарих пәрдәсе артына яшереп калдырылды. Әтисе сызган юлдан гомере буе барып, соңгы елларда гына әнисенең яшереп намаз укуларын, сиздерми генә ураза тотуларын хәтерендә яңартып, газиз әнкәсенең васыятенә, ахырыл-әмер, аның да күңеле ята башлады. Сулдан уңга таба ул тиз авышты һәм җәһәт хәрәкәтләнде. Гамәлдә-йолада шәригатьне куймый яшәүчеләрне узып китеп, аларга баш булырлык хәлгә җитеште. Бу аның тиз өлгерүчән кытай алмасы кебек бер төсле уңышлы камырдан ясалуына дәлил иде. Ул инде әллә кайчан мулла булачагын уйлап куйган, бу мәртәбәгә бары тик үзенең генә лаеклы икәнлеген исәптә тоткан, хәйләдән ары башка төрле гыйлемнәре «ташка үлчим» кадәрле генә икәнлеген уена да кертә алмаган, астыртын һәм мыштым гаугачы кешеләрдән икәнлеген оныткан. Аның йомшак сөйләшеп, көндәшләрен катыга утыртуда акылы куәтле икәнлеген белүчеләр «май кабу» җаенда торсалар, ахмаклар сизенми, башлылар бәласеннән башаяк саклана иделәр.
Нурия әби соңгылары хисабыннан булды. Әмма Фәхрениса карчыкның якты истәлеге бәрабәренә шушы Сәгыйдулланы, анасының сөекле парәсе икәнлеген ачык белеп, гомере буе хөрмәт итте. Мулла булып куелуын ишеткәч тә, беренчеләрдән булып садакасын аңа ул илтте. Үзе һәрдаим рәхмәтле бәндәләрдән икән, башкаларны да кеше шундыйдыр дип исәпләүчән бит инде. Нурия әби дә нәкъ шушындыйларның, табигый акыл белән яшәгән бәндәләрнең берсе сыйфатында гомер сөрде.
Авылда мәчет салдыру хакында сүз чыккач, кулларына дәфтәр тотып, халыктан акча җыю эше башланып китте. «Бирүчеләр аз!»— дигән авыр хәбәр дә таралып өлгерде. Акча җыюда яшь хатыннар маһирлык күрсәтүгә алындылар. Нурия әби аларга, көненә ике-өч керсәләр дә, һаман да күләмле садакалар биреп чыгарды. Анысы кирәк, монысын алмый булмый дип азмы җыйганы, эре санда таралмый саклансын әле дигән «иллелек» тә «йөзлек»ләре бар иде. Аллары беренчеләрдән булып изге ният юлына китте. Хәтта чәйлек-шикәрлеккә аталганнары да тиз бетте. Моңарчы пенсия акчасыннан бер өлешен саклык кассасында үлем-җитеменә җыйдырып бара иде, анысын да кереп алды.
«Алып сатарлар» олы йөк белән бер-бер «КамАЗ» машинасы кирпечне кыйммәт итеп сатып йөри башлаган чаклар иде бу. Ике машина кирпечлек булыр дип, аны мәчет төзелешенә илтермен диярәк, биш меңне Нурия әби яшерен, кузгалмас җиргә куйды. Халыкта һаман да:
— Мәчет төзелешенә акча бирүчеләр аз!— дип сөйли-сөйләнә тордылар.
Бу сүзләрне ишеткән саен Нурия әби бик тә борчыла иде. Авыру улыннан, көн дә эшкә йөргән кызыннан «яшереп» саклавына карамастан, һаман да шул мәчет төзелешенә акча җыябыз дип дәфтәр күтәреп йөргән яшь хатыннарга күңелен багышлап, аларга соңгы биш меңен дә биреп чыгарды. Дөньясы нурланып калды. Һай бәхетле дә иде Нурия әби!
Алар, ул мәчет төзетүче хатыннар, шуннан соң бер-ике көнгә күренми-килми тордылар.
Авыру дисәләр дә, кышлау үгез кадәр ирләр өйләрендә ятканда, Нурия әбинең улы көне-төне авыр эшләрдә газаплана иде. Таралып бетә язган илнең аякка баса алмаган яңа төр күмәк хуҗалыгы аңа хезмәт хакын да түли белмәде. Инде дә бирми калдыру оят булганга гына өләшенгән илле тәңкәлекне дә Нурия әбинең улы кассадан барып ала белмәде. Дөньялыкта эше юк кеше сыман онытылып, әле терлекләр карауда, әле ашлама ташуда йөри бирде, таң белән китте, төн белән кайтты.
Рәхмәт яугыры, беркөнне улы, төшкелеккә көтелмәгән җирдән ашарга дип кайтып, коры чәй белән генә тамак ялгап утыра иде, мәчет төзелешенә акча җыючы ике хатын, үзара белештерми, бер-бер артлы килеп керделәр. Бу юлы Нурия әбинең кулъяулыкка төреп куелган тиеннәре генә бар иде. Һәммәсен бергә санап бирде. Җәмгысы өч тәңкәгә җыелды. Ә тегеләр, Ходай барлыгын онытып, бик тә азсындылар, тагын да «давайлап»:
— Сездә дә акча булмаска инде! Балаларыгыз калада хезмәт алдынгылары. Акча көриләр!— дип шапырыну белән әйтеп, Нурия әбинең күңелен авырладылар. Улы да бу әкәмәт хәлгә аптырап, кайчаннан саклап йөрткәндер, кесәсеннән чүпрәккә әйләнә барган йөз һәм илле сумлыкларны чыгарып бирде. Кулында әлегә башкасы юк икәнлеген әйтте. Хатыннар моңа да канәгать итмичә, ачу белән иреннәрен турсайтып чыгып киттеләр.
Авылда һаман да сүз йөрде:
— Халык саран, мәчет төзергә дә акча бирмиләр! Дәфтәрдәге исемлекнең бер бите дә тулмаган!
Нурия әби, боларны кат-кат ишеткәч, бу рәвешле уена беркетеп куйды: «Үзеннән һәм улыннан гайре юмарт бәндәләр авылда бик алай күп түгелләр икән». Биргән акчасын да исәпкә салды, алар бәһасенә генә дә мәчетнең төзелеше манарага менеп җиткәндер дип өметләнде. Сарыкларының көтүдән кайтуын каршылауны сәбәп итеп югары очка таба китте. Мәчет элекке урынына салынасы иде. Шунда барып, язулы тактаны укыды. Хәрефләре кылдый-былдый иде: «Бу урында мәчет төзеләчәк».
Урман булып үсеп утырган кычытканнар арасында нигез корырга кайтартылган эре ташлардан гайре һични табылмады. Күңеленә гауга төште. Тәмам шиккә бирелеп, туган тиешле сеңлесенә кереп, ике авыз сүз белән генә сөйләп чыкты. Әйткәне тиз йөгереп, теге акча җыючы, төзелешкә «дәрт биреп йөрүче» хатыннарга да ишетелде. Алар:
— Аның өч тәңкәсенә кычыткан да урдырып булмый, ни сөйли ул?— диделәр.
Моңардан соң Нурия әби атна буена авырды. Күзләрендәге яшь бөртекләре бәгыренә тама-тама, җанын тәмам җәрәхәтләделәр. Гомере буена меңнәрчә тапкыр гына да булмас, нахак авыр сүзләрне күп тапкырлар ишетергә туры килгәндер, күтәргән. Монысына да көче җитте. «И Ходаем Аллаһы тәгалә, һәммәне үзең белеп, күреп торучысың! Гаепле иткән сүзләрне ишеттем. Ялгыш аңлаганмындыр! Андый изге юлда үз теләкләре белән йөрүчеләр Үзеңнең изге бәндәләрең булырлар. Хата ишеткәнмендер, гафу ит!»— дип, истигъфар-гафу үтенеп дога кылды.
Файдасы тиде. Икенче көнне ул үзендә савыгу галәмәтләрен тапты, кичкә таба аягына басты. Моңа акылына кайта барган улы да, хәсрәткә төшкән кызы да чиксез сөенделәр. Садака дип җыеп, мәчет салдырту эше белән йөрүче хатыннарның берсе кичәле-бүгенле кибет ачкан, икенчесе яңа йорт салдыру кәсебенә керешкән иделәр. Боларын Нурия әби тагын да бер айдан соң гына ишетте.
Кызы апа-абыйларына хәбәр салган булган. Ял көненә атап алар кайткан иделәр, теге садакачы яшь хатыннар кереп, район газетасындагы үзләре хакындагы мәкаләне аларга суздылар. Кычкырып укырга куштылар.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Нигә Килдең? - 2
  • Parts
  • Нигә Килдең? - 1
    Total number of words is 4482
    Total number of unique words is 2348
    34.5 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    57.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Нигә Килдең? - 2
    Total number of words is 3184
    Total number of unique words is 1754
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.