Latin

Нечкәбил

Total number of words is 1875
Total number of unique words is 1108
39.7 of words are in the 2000 most common words
55.5 of words are in the 5000 most common words
61.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
1
Каршыгызда, менә күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме?
Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар.
Кортлар? Нинди кортлар?
Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коя­лар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларга итәләр.
Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар.
Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән, көлө-көлө, алтын кояш та күтәрелә. Аның шаян нурлары, җиз уклары умарта өйләре­нең стеналарына тияләр дә:
— Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз,— дияләр.
Башта сирәк-мирәк кенә, берәмләп кенә, бал кортлары ояларыннан чыгалар. Кояш югары менеп киткәч, һава җылы­нып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар.
Зың-зың... Еракка-еракка, бакчаларга, кырларга, урман­нарга, болыннарга...
2
Менә бу зәңгәр ояның хуҗалары бик күп аның. Кулыңдагы бармакларыңны мең тапкыр санасаң яки күктәге йолдыз­ларның санын исәпләп карасаң, бәлки, аларның очына чы­гарсың.
Барысыннан да алдан торып, «соңга калам, ахры» дип, бар көченә йөгереп, менә шушы зәңгәр йортның ишегеннән, сөйгән өе эченнән Нечкәбил тышкы якка чыкты.
Алмагач биеклеге күтәрелгәч тә, зәңгәр өйнең кайдалы-гын билгеләде Нечкәбил: «Усаллар, килеп, өйне алмаштыр­масыннар, Нечкәбилне саташтырмасыннар». Шуңа күрә ул өйнең төсен җентекләп карады. Өйнең төсе күк төсле зәңгәр. «Сау бул, өйкәем, матур гөлкәем»,— диде Нечкәбил, өе өстендә бер-ике мәртәбә әйләнде дә ук шикелле туп-туры очты да китте.
3
Озак, бик озак очты Нечкәбил.
Өлгергән арыш, үзенең башакларын селкеп, аны сәламләп калды, чәчәкләргә төренгән кыр алкышлап каршы алды.
Нечкәбил, кечкенә очкыч моделе төсле әйләнә-әйләнә, чәчәккә килеп төште... Тирә-ягы тулы чәчәкләр: ап-аклар, сап-сарылар, зәп-зәңгәрләр, кып-кызыллар. Йомшак кына искән җил белән селкенәләр, йөрәкне җилкендерәләр. Тирә-якка хуш ис чәчәләр, әйтерсең ислемай сөрткәннәр.
Бер чәчәктән — икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчә Нечкәбил.
Бер чәчәктән икенчесенә куна-куна, чәчәк тузанына буя­лып бетә. Ул тузанны, бер чәчәктән алып, икенчесенә калды­рып китә. Шулай итеп уңышны күтәрүдә ярдәм итә.
4
Чәчәктән чәчәккә күчкәндә, аларның татлы суларын эч­кәндә, Нечкәбилгә бер саранча очрый. Җитмәсә:
— Әй йонтач!— дип, Нечкәбилгә эндәшә.
— Минем исемем Нечкәбил, сүзең булса, якын кил,—ди Нечкәбил.
Саранча якынрак килә дә Нечкәбилнең ни эшләп йөрүен сораша, аннан үзе турында да сүз ача: «Минем бабаларым бу илгә ачлык елны Иран якларыннан очып килгәннәр. Күрәсең, монда тормыш шәбрәк дип белгәннәр. Ләкин кешеләр алар-ны агулап үтергәннәр, канаулар казып күмеп бетергәннәр. Шомырт түшле сыерчыкларга кадәр безне берәмләп чүпләгән­нәр».
Нечкәбил каршы җавап кайтара. Җавапны тыңлаган са­ранчаның күзләре акая.
— Үзләренә файда китерсәң, кешеләр агулап та үтермиләр, күмеп тә бетермиләр. Җылы өй ясап үрчетәләр, тәмле ширбәт эчертеп үстерәләр. Игеннәрнең башларын коеп йөргәч, нигә үтермәсеннәр,— дип, Нечкәбил сүзен бетерә. Нәкь шул вакыт һавада сыерчыклар көтүе күренә. Арадан берсе, артык тересе, чем-кара түшлесе, теге саранчаны тота да йота.
Саранча турында сүз дә шуның белән бетә. Ә безнең Нечкәбил алга таба очып китә.
5
Чәчәктән чәчәккә күчкәндә, баллы сулар эчкәндә, Нечкәбилгә тагын кемдер эндәшә, үзе янына дәшә:
— Чага торган кортчык, минем яныма килеп чык,— ди. Нечкәбилнең исе китми, аның янына бармый-нитми:
— Минем исемем Нечкәбил, булса сүзең, үзең кил,— ди. Бусы да кешеләрдән, хайваннардан зарлана: «Кайсы кулы белән бәреп үтерә, кайсы койрыгы белән сыпырып бетерә,— ди.— Кояш нурларыннан куркам, шуңа күрә яфрак астында посып утырам, ауга да көндезен сирәк чыгам»,— ди.
Нечкәбил саранчага биргән сабакны, аңа әйткән туры җавапны моңа да әйтә:
— Кан эчәбез дип, кеше борчыйсыз, бизгәк авыруы тара­тып йөрисез!
Кичтән ач калган озынборын, Нечкәбилнең үткен сүзләрен тыңламый-нитми, чүп утаучыга таба: «Җизни, җизни, күңелем синнән бизми!» — дип безелди-безелди кан эчәргә оча. Утау­чы да аның кунганын гына көтә, озынборынны шунда ук юк итә.
Аның турында да сүз шуның белән бетә.
Ә безнең Нечкәбил башка чәчәккә күчә.
6
Чәчәктән чәчәккә очканда, мәк чәчәгендә бал суырып ят­канда, калын тавыш белән тагын кемдер эндәшә:
— Бал корты, бал корты! — ди.
— Минем исемем Нечкәбил, сүзең булса, монда кил! Үлән арасыннын выжылдау ишетелә, ике канатлы, алты аяклы, яшел башлы, күгелҗем кашлы кигәвен килә. Кигәвен Нечкәбил янына килеп җитә. Аннан үзара исәнлек-саулык сорашу башланып китә.
Кигәвен Нечкәбил янына чәчәк урындыкка утыра да ел­ларның «авырлыгыннан» зарланырга тотына:
— Печән чабу вакытын без өзелеп көтәбез, хәер, аннан соң үзебез дә үлеп бетәбез. Шул вакыт безнең өчен азык күп була. Атлар, тайлар, кешеләр белән бөтен болын тула. Ә бу елларда атлар, печән чабучылар урынына ниндидер машина килә. Үзенә тагылган машинасы-чалгысы белән бер-ике көндә бөтен болынны чабып та китә. Ул машина үзе һаман пошкы­ра, тирә-юнне бик тәмсез ис белән тутыра. Шул машинаның сыртына да кунасың, үзеңчә татлы итеп тешләгән дә була­сың, һич тә рәт чыкмый.
Нечкәбил авызын ерып көлә дә, бер-бер артлы тезеп, сөйләп тә китә:
— Ул болыннар элек алпавыт болыны иде. Хәзер аны сов­хоз болыны диләр. Тәмсез ис чыгара торган машинаны трак­тор дип атыйлар. Аңа керәчин ягалар, ә артына чабу маши­насы тагалар.
Нечкәбил аңа үзенчә аңлаткан була, җиренә җиткереп сөйләп тора, ә ул, явыз, тир исен сизә дә сыза, Нечкәбилнең кәефен боза.
Нечкәбил артына әйләнеп караса: такыр гына юлдан атын куа-куа, юлчы бара.
Нечкәбил аның дугасына күзен сала, теге, хәерсез кигәвен, шул дугага кунып бара, аннан ат ботына куна, һәм ат аны койрыгы белән җиргә бөреп төшерә.
Кигәвен турында да сүз шуның белән бетә.
Ә безнең Нечкәбил исән-сау очып китә.
8
Оча-оча шактый кителгән, ун километр ераклыктагы ур­ман артына барып җигелгән. Өенә кайтырга чыккач, Нечкәбилне дулап искән җил каршы ала. Җитмәсә, көньягыннан күк күкрәп болыт та кузгала. Җил котырып исә, очучы чып­чыкларны да, кечкенә кошчыкларны да үзе белән ияртеп алып китә. Җил бит ул менә нинди тиле, Нечкәбилне дә әл­лә кая алып китәргә тели. Нечкәбил карыша, җил белән тар­тыша.
Мескен Нечкәбил бик арыган була, җитмәсә, кайтып җитәм дигәндә генә, яңгыр астында кала.
— Инде нишләргә?
Нечкәбил аптырамый, ул шунда ук таба яхшы юл — әрекмән яфрагы астына керә, шулай итеп яңгырдан яше­ренә.
Үкереп искән җил болытларны куа... Бераздан яңгыр да тына, ялтырап кояш та чыга. Аннан Нечкәбил дә кайтырга чыга.
9
Алып кайткан балын, ашый торган азыгын кәрәз күзәнәгенә салыйм дисә, ни күрсен Нечкәбил: ятьмәдән эшләнгән бит­лек кигән бабай, шундый ук битлекле бер малай Нечкәбилләр өенә төтен өрделәр, ә умарта кортлары, төтеннән куркып, тышка йөгерәләр. Карышучыларны һәм рамда калучыларны йомшак канат белән себерәләр. Бал тулы рамнарны бал суыртучыларга илтеп бирәләр.
Әнә анда ак калайдан эшләнгән бал суырту машинасы әйләнә. Күзәнәкләрдәге сыек бал, суырту көченә каршы тора алмыйча, машина стенасына сибәли.
Аннан соң татлы бал такта чиләккә су кебек агып төшә. Тирә-якка бал исе сибелә, сизгер бал кортына гына түгел, бу ис безгә дә сизелә.
Ә нигә соң бал кортлары килмиләр. Савыт тирәли выжыл­дап очып, йөдәтеп йөрмиләр. Чөнки моннан башка чәчәкләрдә дә бал күп, барлык умарта кортлары да тук. Ә менә син, табыш беткәч, бал исе чыгарып кара, ничек чыдарсың, бича­ра! Умарта кортлары савытыңны сырып алырлар, кайсыла­ры, балга батып, чыга алмый да калырлар. Булышырга шөпшәләр дә килеп җитәр, чиләк эчендәге балың минут эчендә бетәр.
Әлеге җан тыныч, һич юк куркыныч. Агач чиләккә бал ага, кәрәз күзәнәкләре бушап кала.
10
Ә аннан соң тагын кызу эш башлана. Күмәк хезмәтчеләр барысы да кәрәзгә ташлана. Кәрәзнең күзәнәкләрен төзәтергә, яш балаларны тәрбияләп күзәтергә, күзәнәктә төренеп ят­кан бал кортларын җылытырга, өй эчен чиста тотарга...
Балавыз төсле соры, озынча гәүдәле, кыска канатлы, бөтен ояда бердәнбер булган ана корт кәрәз күзәнәге саен йомырка салып йөри.
Юан сорыкортлар, симереп, эшче кортлар ташыган балны ашап, кикереп яталар.
Бөтен эш эшче кортлар җилкәсендә: алар бал җыялар, балавыз сузалар, бала тәрбиялиләр, йорт эшен дә эшлиләр. Үзләре бик көчле булалар, дошманга каршы да торалар.
Безнең Нечкәбил дә — эшче корт, аның да җилкәсендә зәңгәр йорт.
11
Көннәрнең берендә калынаеп кына, авыраеп кына Нечкәбил эштән кайтса, хәйранга кала: зәп-зәңгәр өйләренең ишегеннән бал кортлары бертуктаусыз атылып чыгып торалар, көтүләре белән очалар, сорыкортлар выжылдыйлар.
Очалар да очалар кортлар, ояларына кире кайтмыйлар, кояшны кечкенә генә болыт кебек каплыйлар.
— Ни булган?
— Кем тия?
— Нигә бодай бал кортлары тузгыйлар?
Бал суырткан бабай белән әлеге малай шатланып йөриләр:
— Умарта аера,— диләр.
Алмагач ботагына, беренче булып, ана корт куна. Шул урынга ук эшче кортлар да куналар, бары да бергә җыйнала­лар, күп булалар. Ион йомгагы төсле булып, корт иле алма­гач ботагына сара.
Әлеге бабай белән шаян малай илнең сарып бетүен генә көтәләр, кабыктан эшләнгән тубал алып киләләр, һәйбәтләп аңа лимон мае сөртәләр. Бабай туз кашык белән җайлап кы­на кортларны тубалга соса башлый. Бик күп сандагы башка кортлар белән бергә таныш булган Нечкәбилне дә тубал эченә
ташлый.
Тубал эчендә жулау башлангач, яртысыннан артык ил ту­балга туплангач, бал кортлары үзләре үк тубалга керә баш­лыйлар.
Бал кортлары кереп беткәч, бабай тубалның авызын бәйләп куя. «Тубалны, улым, син салкынча урынга куй»,— дип, аны малайга тапшыра, үзе яңа семья өчен яңа йорт хәзерләргә керешә.
12
Еш шулай булган да булыр иде. Ләкин бабай белән теге шаян малай аны көтеп тормадылар, хәйләлерәк юлны сайла­дылар. (Мин генә сезгә шулай язып үттем, сезне дә өз генә алдалап киттем.) Зәңгәр өй урынына шуның төсле үк өйне китереп куйдылар, ә тегесен күздән җуйдылар. Умарталык­ның теге башына илттеләр дә үзләре тыныч кына кайтып
киттеләр.
Берни булмаган төсле эшче кортлар бал эчәргә ашыгып очтылар, тик инде төп йортка кайтмадылар, шикләнсәләр дә, яңа куелган өйгә кереп тулдылар. Төп йорт зәгыйфләнебрәк калды, яңа йорт үсә башлады. Ятим иделәр, ана чакырды­лар, менә дигән итеп тора башладылар.
13
Ләкин яңа өйдә әле ярлылык.
Рамнарның әле тирән күзәнәкле кәрәзләре юк. Яңа өйдә әле бер тамчы да бал юк. Ясалма кәрәзләрне бал салырга яраклы итеп, тартып-сузып эшлисе бар.
һичнигә карамый яңа хуҗалар үзләренчә җан-фәрман ты­рышкан булалар: бал ташыйлар, кәрәз ясыйлар.
Зур дәрт белән эшләгәч, көчеңне кызганмагач, яңа йорт та аякка баса.
Ләкин...
Кышка бал хәзерләнеп җитте, инде баштан кайгы китте дигәндә генә, әлеге бабай белән теге шаян малай, килеп, бал­лы кәрәзләрне кистеләр дә алып киттеләр. Суыртылган бал­ны кешеләргә — колхозчыларга бирделәр.
14
Менә кортлар өчен күңелсез көз дә җитте. Кырда, болын­нарда чәчәкләр күптән бетте. Суык җилләр исә башлады. Нечкәбил дә хәзер бал алып кайтмады.
Көннәрнең дә яме китте, кышка җыенырга вакыт җитте.
Сорыкортлар үзләре бал җыймыйлар, бик юашлар, чага да белмиләр, ә бит менә кышка дигән азыкны ашап йөриләр. Семьядагы шулкадәр сорыкортны кышлатсаң, азык күп китә, эшчеләрнең азыклары үзләренә генә җитә, шуңа күрә сорыкортларны бүгеннән үк үлем көтә.
Сорыкортларга — әрәмтамакларга каршы сугыш башлана. Нечкәбил бер симез сорыкортның җилкәсенә менеп атлана. Сугыша-сугыша очып барышлый, әрәмтамакның билен кыеп ташлый.
15
Нечкәбил бүген ишек янында, бернинди корал юк кулын­да, ләкин үзе сакта тора. Җәй көне бер корт та сакламады ишекне, өй эченә кертә торган тишекне, ә көз булгач, саклау нигә кирәк? Кайсыгыз зирәк? Әйтегез әле тизрәк.
— Әнә күрәсезме, кара гына, шома гына бер эшче корт өй тирәсендә әйләнә: өйгә керергә исәбе, белә ул кая яшерелгән бал кисмәге. Балны урлап ашарга да җәһәт кенә качарга...
Умартачы бабай зәңгәр йортның ишеген кыса төшкән, мо­ның белән Нечкәбилгә бик зур ярдәм иткән. Саклау өчен эш җиңелләшкән. Шуңа күрә ул постында нык тора, килгән ка­ракларның барысын да кире бора.
16
Беркөнне умартачы бабай белән әлеге малай умарталарны кышлыкка хәзерләп йөриләр иде.
Яңа семья йортының эчке катын бөтенләй алып ташлады­лар. Җылырак булсын өчен, аскы катны да кыса башлады­лар.
Болай актарынуга Нечкәбил иптәшенең бик ачуы килде. «Ахры, соңгы балыбызны да алырга килгәннәр»,—диде дә әлеге шаян малайның борын очына гына үзенең угын када­ды.
Малай үрле-кырлы сикерде, түзә алмагач, елап ук җибәрде. Ак сакаллы бабай җитди төс алып:
— Әйттем бит мин сиңа көз көне бал кортлары ачулы булалар, дидем, ә син битлек кимәдең, карыштың,—дип, ма­лайны орышты.
Бал кортының агулы угы малайның борынында утырып калган иде. Угы белән бергә аның эчәгеләре дә чыкты. Ул башта очып киткән булды, ләкин озак оча алмады, үлде.
17
Яфраклар коелып беткәч, кошлар җылы якка киткәч, бал кортларының ояларын җылы урынга кышларга күчерделәр.
Нечкәбилнең зәп-зәңгәр өен башка бик күп өйләр белән кышларга керттеләр.
Әкият тә шуның белән бетте.
(Кыскартып алынды)
You have read 1 text from Tatar literature.