Latin

Мулла - 1

Total number of words is 4305
Total number of unique words is 1968
33.7 of words are in the 2000 most common words
47.4 of words are in the 5000 most common words
54.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(пьеса)
Катнашалар:
Әсфәндияр — мәдрәсә тәмамлаган яшь мулла;
Самат — эшмәкәр;
Мөслимә — авыл карчыгы;
Вәлиәхмәт Габделхәтович,
Бәдретдин (Бәрттин) — Чуртыш авылы кешеләре
Налимә, Гөлназ — Чуртыш авылы кызлары;
Сәлахетдин — Чуртыш авылы мулласы;
Лемур — җирле үзидарә рәисе;
Әмир — участок милиционеры;
Илдар, Илдария, Вилдан — Мөслимәнең авылдагы шәһәрдән кайткан оныклары;
Эльбрус — Чуртыш авылы егете.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче күренеш
Самат әтиләренең авылдагы өе. Са­мат белән Әсфәндияр керәләр.
Самат. Менә, хәзрәт, сиңа өй. Бө­тен нәрсәсе бар. Газ, су кергән. Мебель дә җитәрлек. Бу безнең әтиләрнең өе. Әнкәй үлгәч, әтине үзебезгә алып кил­дек. Бу — сиңа. Дөресрәге — мәчеткә. Әгәр безнең авылда төпләнергә җыенасың икән, үзеңнеке булыр. Акча сорамыйм. Китәсең икән, ничек алган өйне шулай калдырып китәсең. Тик киткәнеңне миңа белдер.
Әсфәндияр. Зур авыл.
Самат. Элек тагын да зур иде. Тарала. Авыл зур, ләкин тәртип юк. Сине эзләп табуым да, беләсең, шуның өчен. Монда, әйткәнемчә, мулла бар. Ләкин тәртип юк. Мәчет салдыр диделәр. Салдырдым. Йөрүче юк. Мулла үзе дә мәчетне гает көннәрендә генә ача диләр. Формаль якларын мин мөфти белән, тиешле кешеләр белән сөйләшермен, кыскасы, бу авылның хуҗасы — син.
Әсфәндияр. Авыл советлары, колхоз бардыр бит.
Самат. Идарә итә алмый торган үзидарә бар, колхоз юк. Аның урынына нәрсәдер оештырдылар бугай. Кыскасы, син — хуҗа.
Әсфәндияр. Алай булмыйдыр ул.
Самат. Булдырсаң, була. Булдыра алмасаң, кит, гаепләмәм.
Әсфәндияр. Сез шундый итеп тасвирладыгыз авылны, монда кешеләр түгел, ниндидер иблисләр яшидер сы­ман.
Самат. Иблисен белмим, шай­таннар җитәрлек. Хуҗа бул. Үзидарә дә, колхоз урынына калган нәрсәнең дә председательләре синнән куркып торсыннар.
Әсфәндияр. Куркытып кешене иманга китереп булмый.
Самат. Ничек икәнен үзең карар­сың, өйрәтеп тормыйм. Өйләнгәнче-ниткәнче сиңа бит ашарга пешереп, өй җыештырып торырга да кеше кирәк. (Тәрәзәдән карый да, тәрәзәне ачып) Мөслимә апа! Кер әле, Мөслимә апа... (Әсфәндиярга) Бик чиста апа. Авылга килгән нәчәлствоны ул ашата. Борчыл­ма, хезмәт хакың җитәрлек булыр, сәдака хисабына гына яшәтмәбез, ә сәдаканы мәчет файдасына ал. Бирсәләр, әлбәттә. Өйрәнсеннәр сәдака бирергә. Өйрәт. (Кергән Мөслимәгә) Мөслимә апа, менә мәчеткә мулла алып кайттым.
Мөслимә. Әстәгъфирулла (Әсфән­диярне, карый-тикшерә).
Самат. Мондый чакта әстәгъфи­рулла димиләр, Мөслимә апа, сөбха­налла диләр.
Мөслимә. Бигрәк яшь күренә түгелме соң?
Самат. Сиңа гына яшь күренә ул. Мәдрәсә тәмамлаган белемле хәзрәт ул. Исеме — Әсфәндияр.
Мөслимә. Сәлахетдинне кая ку­ясыз сон?
Самат. Теләсә, Әсфәндияр янында йөрер. Сиңа шуны әйтергә чакырдым, Мөслимә апа. Хәзрәтебез әле өйлән­мәгән, егет кеше. Ул монда яшәячәк. Аны ашатып, өен җыештырып, керләрен юып торырга хатын-кыз кирәк. Син күршедә генә. Бер көтү малай үстердең. Нәрсәнең ничек икәнен беләсең. Әсфәдиярне сиңа тапшырам. Акчаң җитәрлек булыр.
Мөслимә. Туктале, акча дип... Казан кешесеме соң син, улым?
Әсфәндияр. Әйе, мин Казанда үстем.
Мөслимә. Шәһәр кешесенә ошап булыр микән соң?
Самат. Ошарсың. Бал-май эчендә үскән малай түгел. Ятим. Әби-бабайла-рының пенсиясенә үскән.
Мөслимә. Белмим инде тагын. Син әйткәч каршы килеп булмас инде. Рәхмәт инде сиңа, авылны онытмыйсың. Күперебез юк иде, күперле иттең. Ярар, Винирага да әйтермен. Ач тормас, Алла боерса. Берәр кыз да табып бирербез. Тик менә рәтле, юньле кыз гына калма­ды авылда. Хисмәтуллада бар иде, ул да аракы эчә башлаган, хәерсез. Унҗидесе дә тулмаган килеш.
Әсфәндияр. Авыл кызы эчәме?
Мөслимә. Авылныкы шул. Ярый, борчылма, Самат. Синең сүзеңне аяк асты салмабыз. Чыгыйм әле мин, казлар карарга чыкканыем. Кичен безгә генә кереп ашар инде, алайса. (Китә)
Самат. Ишеттеңме, хәзрәт?
Әсфәндияр. Авылны мин башкачарак күз алдына китерә идем.
Вәлиәхмәт. (Ишекне киң итеп ачып керә. Аңа Бәдретдин ияргән) Мине эзләмиләр икән, димәк, мин кирәкмим. Казан байларына сәлам бирдек. Бәрттин, исәнләш.
Бәдретдин. Әсәләмәгаләйкүм.
Вәлиәхмәт. Менә шулай. Син, Бәрттин, беркайчан да исәнләшергә онытма. Исәнмесез, Самат Закирович.
Самат. Исәнмесез.
Вәлиәхмәт. Бу егетне кем дип белик?
Самат. Ул безнең авылның мул­ласы.
Вәлиәхмәт. Мулла?! Син дә мул­ла, мин дә мулла, атка печән кем сала. (Саматка) Син алып кайттыңмы?
Самат. Әйе, мин.
Вәлиәхмәт. Әллә мөфти дә булып алдыңмы?
Самат. Синең белән акыл сатырга минем вакытым юк, Вәлиәхмәт.
Бәдретдин. Вәлиәхмәт түгел, Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Самат. (Бәдретдингә) Ә син нәрсә көпә-көндез эчеп йөрисең?
Вәлиәхмәт. Төнлә эчсә, аның эчкәнен кем күрә, әйеме, Бәрттин?
Бәдретдин. Шулай, Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Вәлиәхмәт. (Әсфәндиярга карап торып). Мулла... Әйе, муллалар күбәйгән саен гөнаһлылар арта. Исемегез ничек?
Әсфәндияр. Әсфәндияр.
Вәлиәхмәт. Мин — Вәлиәхмәт. Вәлиәхмәт Габделәхәтович Әхмәтгалиев. Кайчандыр шушы авылдан сөрелгән Мөхәммәтгали мулланың оныгы. (Бәд­ретдингә күрсәтеп.) Менә бу мәхлук минем бабамны сөргән һәм мәчет ма­нарасын кискән бәндәнең оныгы. Әйе, диген Бәрттин.
Бәдретдин. Әйе, Вәлиәхмәт Габ­деләхәтович.
Вәлиәхмәт. (Саматка күрсәтеп.) Менә бусы да минем бабамны, ягъни шушы авыл мулласын сөргән һәм мә­чет манарасын кискән адәми затның оныгы.
Самат. Җитте инде, Вәлиәхмәт.
Вәлиәхмәт. Син мине туктатма, Самат. Мин синең офисыңда утыра торган хезмәткәр түгел. (Әсфәндиярга.) Самат әфәнде бабасының гөнаһларын юар өчен авылда мәчет салдырды. Бәрт­тин, кил әле монда. (Бәдретдин килгәч) Бу мәхлук бабасының гөнаһларын юып йөри. Минем акчага. Үз акчасы юк. Нә­селләре белән хәерчеләр һәм теләнчеләр. Дөрес әйттемме, Бәрттин?
Бәдретдин. Дөрес, бик дөрес, Вәлиәхмәт Габделәхәтович.
Вәлиәхмәт. Үзе адашасы килгән кешегә юл күрсәтергә кирәкми. Киттек, Бәрттин. Сине күрергә килгән кеше үзен күрсәтергә дә килә. (Кырт борылып ишеккә таба атлый.)
Самат. Вәлиәхмәт, туктагыз әле.
Вәлиәхмәт. Туктадык.
Самат. Миннән курыкмасагыз да сез канатыгызны бик үк җәймәгез, ярыймы.
Вәлиәхмәт. Бөркет канатын җәймәсә, җиргә мәтәлеп төшә (Чыгып китә. Аңа Бәдретдин иярә.)
Самат. Бу кеше белән сак бул. Ба­басы Магнитогорскийга сөрелгәч, шунда туып үскән кеше ул. Биш ел элек авылга кайтты. Берүзе яши. Өе тулы китап. Коръәнне яттан белә диләр. Эчми, тарт­мый, бүтәннәрне эчертә. Авылда кибет ачкан. Кибетендә аракыдан башка нәрсә юк диләр. Тәүлек буе сату итә. Каратэ буенча разряды бар бугай. Үзе әйтте. Дөресмедер, анысын белмим. Ярый, мин китәм. Телефон номерын беләсең. Сиңа бер үтенечем — зарланма. Зарланганнар­ны, җылак-мескеннәрне яратмыйм.
II күренеш
Вакыт кич. Әсфәндияр намазлык өстендә ястү намазын укый. Сәлахетдин керә. Ишек төбендә Әсфәндиярның намаз укып бетергәнен көтә.
Сәлахетдин. (Әсфәндиярныңна­мазлыкны җыйганын күреп) Әссәләмә-галәйкем...
Әсфәндияр. Әссәләмәгаләйкүм. Түрдән узыгыз, бабай.
Сәлахетдин. (Түргә узып утыра. Дога кыла.) Ишеттем дә менә килдем әле. Мин бу авылда мулла булып торам. Самат яшь мулла алып кайткан диделәр. Шулай тиештер. Үзе салдырган мәчет. Сәлахетдин атлы мин. Мәдрәсә-фәлән бетергәнсеңдер иңде.
Әсфәндияр. Әйе.
Сәлахетдин. Хәзерге мәдрәсә бетергәннәр «вахабислар» була инде ул. Без дә болай, Аллага шөкер, «Әлхәм» белән «Колһуалла»ны беләбез. Кирәк чакта «Ясин»ны да чыгабыз. Үлем-җитем булганда үзебезчә җирлибез дә. Болай зарланмыйлар иде. Сәдака дигән нәрсә юк инде.
Әсфәндияр. Сезне аракы эчә дип сөйлиләр.
Сәлахетдин. Самат әйткәндер инде. Кем эчми инде хәзер. Без бит фронтта эчәргә өйрәнгән халык. Унҗиде дә тулмаган иде сугышка киткәндә. Сәгать саен үлем. Ул яшьтә үлем күреп торып әллә ниләр эчәрсең. Эчелә инде. Бүтән кешесе табылмагач алындым инде. Аллага шөкер, мәетне дога укып озатабыз. Син инде монда кирәк­мәгәнне тыңлап йөрмә. Үз эшеңне бел. Авылга үзең сыман вахабисларны җыя күрмә.
Әсфәндияр. Кем соң ваһһабист?
Сәлахетдин. Кем булсын, шул тиррур ясаучы инде. Өйләр шартлатып йөрүче. Хәер, авылда шартлатырлык өе дә калмады инде. Бетә инде авыл.
Әсфәндияр. Нигә бетә соң ул?
Сәлахетдин. Кирәкмидер инде өстәгеләргә. Шәһәр кирәк булгач тө­зиләр бит. Авыл белән нишлисең. Җир сукалап интеккәнче сатасың да аласың ризыкны Америкадан. Монда бер та­вык боты ашар өчен ел буе интегәсең. Шәһәрдә саттың да алдың Америка ботын. Рәхәтләнеп кимер... Болай, мәет юарга җирәнмисеңме?
Әсфәндияр. Юып караганым юк.
Сәлахетдин. Авылда мулла мәет юганда гына кирәк иңде ул. Җирәнсәң, ул эшне миңа калдыр. Мин өйрәнгән. Әз-мәз акчасы да шул үлем-җитем бул­ганда гына килә. Казанда ясин чыкканга ике йөз сум бирәләр ди. Без монда егер­ме тәңкәгә эшереләбез.
Вәлиәхмәт. (Керә). Әссәләмәгаләйкүм. Нәрсә, сәдака бүлешәсезме?
Әсфәндияр. Кеше өенә рөхсәт сорап керергә кирәктер.
Вәлиәхмәт. Рөхсәт сорап нәчәлство янына гына керәләр. Түрә булырга җыенмыйсындыр ич?
Әсфәндияр. Әдәп дигән нәрсә бар. Сез бит мулла оныгы. Ул әдәпсез булмагандыр.
Вәлиәхмәт. Оһо! Бабайлар ял­гышын оныклар төзәтә.
Әсфәндияр. Бабагыз ялгышкан­мыни?
Вәлиәхмәт. Ялгышкан. Кара мужикның аңгыра башына аң кертергә тырышкан. Шуның өчен мужиклар аны авылдан сөргәннәр. Алачыкта туган алга чыкмый. (Сәлахетдингә.) Ә син монда нишләп утырасың?
Сәлахетдин. Килдем әле менә.
Вәлиәхмәт. Йөрмә монда. Яшисен килсә, үләргә өйрән.
Сәлахетдин. Син дә мәңгелек­кә килмәгән, Вәлиәхмәт. Кайттың да монда...
Вәлиәхмәт. Кайтып нишләдем? Әйтеп бетер, кайтып нишләдем?
Сәлахетдин. Авылга хуҗа бул­дың.
Вәлиәхмәт. Булдым. Сарык көтүе көтүчесез булмый.
Сәлахетдин. Мыскыл итмә инде ул кадәрле.
Вәлиәхмәт. Итәм. Сез мыскыл ителергә яратылган. Сез бетәргә тиеш. Бер югалган оят табылмый. Мин сезнең авылыгызга ясин чыгарга кайттым.
Сәлахетдин. Ярый, китим инде мин, кем...
Әсфәндияр. Әсфәндияр...
Сәлахетдин. Әйе, Әсфәндияр. Ә син, Вәлиәхмәт, бик азынма. Ке­шегә ясин чыгу җиңел нәрсә түгел ул. (Китә.)
Әсфәндияр. Нигә сез шундый усал?
Вәлиәхмәт. Усал гына түгел — явыз.
Әсфәндияр. Минем янга шуны исбатларга килдегезме? (Паузадан соң.) Нигә шулай текәлеп карап торасыз?
Вәлиәхмәт. Өйрәнәм. Мин бит психолог. Синең кем икәнлегеңне күзеңә карап беләсем килә.
Әсфәндияр. Белдегезме соң?
Вәлиәхмәт. Чамаладым. Куркак малай түгел син. Тәвәккәл күренәсең. Казаңдагылар белән ызгышырлыгың бар. Югыйсә, анда власть белән бәлеш төбен бүлә алмый интегәләр.
Әсфәндияр. Бүлешер власть мон­да да бар шикелле.
Вәлиәхмәт. Мондамы власть? Бер яртыга социализмны саттылар, ике яр­тыны куйсаң, капитализмны сатачаклар. Үз җирен сатып эчкән мужикта нинди власть...
Әсфәндияр. Ә сез?
Вәлиәхмәт. Мин власть түгел.
Әсфәндияр. Әлегә мин сездән башка властьны күргәнем юк. Мин дә бит психолог. Имам-хәзрәтләр психоло­гия фәнен белергә тиешләр. Уйлавымча, бу авылга бүген сез хуҗа.
Вәлиәхмәт. Шуннан?..
Әсфәндияр. Шуннан шул. Сездәге властьны мин алырга телим. Сез авылны бетерергә, ясин чыгарга кайткан, мин аны яшәтергә килдем.
Вәлиәхмәт. Әй, сабый, сабый... Мәеткә аспиринның файдасы юк, энекәш. Әгәр проблема ясиндә генә булса. Авылның хуҗасы мин түгел. Авылның хужасы—азгынлык, бозыклык, имансызлык. Мин шуларны күреп куа­нучы гына. (Ишек шакыйлар.)
Әсфәндияр. Керегез (Налимә керә. Кулында бидон).
Вәлиәхмәт. Әнә, хуҗаларның берсе.
Налимә. Нәрсә булган? Нигә ыржаясың?
Вәлиәхмәт. Прости, тётка, ыржаймыйм, яратып әйтәм.
Налимә. (Бидонын идәнгә куеп.) Кем дидең? Нинди праститутка мин сиңа, ә? Күрсәтермен мин сиңа прас­титутка. Авызыңа берне тондырырмын. Тешләреңне җыеп ала алмассың.
Вәлиәхмәт. Йәле, тондырып кара. (Налимә кизәнеп торып Вәлиәхмәтнең йөзенә суга. Вәлиәхмәт аптырап калган.) Нишлисең син? Нишлисен син, ә? (На-лимәнең җилкә тамырыннан эләктереп ала).
Налимә. Җибәр!.. Җибәр!..
Әсфәндияр. (Налимәне Вәлиәх­мәт кулыннан аерып ала. Вәлиәхмәткә). Чыгып китегез.
Вәлиәхмәт. Вот кабәхәт, әтисе кебек кешегә суга.
Әсфәндияр. Чыгып китегез, Вәлиәхмәт Габделәхәтович. Үтенеп со­рыйм.
Вәлиәхмәт. Вот кабәхәт... (дип сөйләнеп чыгып китә).
Налимә. Күрсәтермен мин сиңа праститутка. (Муенын тотып.) Буып үтерә язды, заразы.
Әсфәндияр. Башлап үзегез сук­тыгыз бит.
Налимә. Әйтмәсен теләсә нәрсә. Рәтле сүзе юк. Өе тулы китап. Үзе та­гын мулла оныгы диләр. Вәт хәшәрәт, нәрсә ди, ә. Кеше әллә нәрсә уйлар. (Стенадагы көзге янына килеп чәчен төзәтә.) Кара син аны... (Бидонны кулына алып.) Менә Мөслимә апа аш җибәрде. (Кесәсеннән төенчек алып.) Ипие монда. Кайда икән боларның савыт-сабалары. (Шкафтан тәлинкәләр, кашыклар табып ала.) Бөтенесе бар, берсен дә алмаганнар. Самат абыйдан куркалар, бүтән булса әллә кайчан чис­тартып чыгарлар иде.
Әсфәндияр. Урлашалармыни авылда?
Налимә. Кайда урлашмыйлар соң. Урлыйлар да сатып эчәләр. (Тәлинкәгә аш сала-сала.) Бар, кулыңны ю. Кранда су бар. Сөлге шунда. (Кулларын юып килгән Әсфәндияргә.) Утыр, бисмиллаңны әйт тә аша. Бидонны алып чык диде Мөслимә апа (Урындык алып ишек янына барып утыра). Аша, оялма.
Әсфәндияр. (Өстәл янына уты­рып.) Сез кем?
Налимә. Ничек кем? Налимә.
Әсфәндияр. Мөслимә апаның кеме?
Налимә. Кеме булсын, күршесе. Аша әйдә аша, оялма. (Әсфәндиярнең ашау рәвешен күзәтеп торып.) Син чын­лап та мулламы?
Әсфәндияр. Ә нигә?
Налимә. Сакалың да юк. Сакалсыз мулла булмый инде.
Әсфәндияр. Аның каравы, түбәтәем бар.
Налимә. Түбәтәйне хәзер бөтен кеше кия инде.
Әсфәндияр. Каты суктыгыз теге кешегә. Үтерүегез мөмкин.
Налимә. Үтерерсең аны.
Әсфәндияр. Өлкән кешенең йө­зенә сугу кыз кешегә килешми.
Налимә. Нинди өлкән кеше. Оч­раганда беренче сүзе — «кайчан үләсең инде». Бөтенесе курка аңардан, мин генә курыкмыйм.
Әсфәндияр. Кыз кешегә барыбер сугышу килешми.
Налимә. Кызлар диеп торсаң монда.
Әсфәндияр. Кулыгыз да саллы ахырысы.
Налимә. Сабан туенда гер күтәрәм, кул көрәштерәм.
Әсфәндияр. Ничә яшь соң үзе­гезгә?
Налимә. Нигә кирәк ул сиңа?
Әсфәндияр. Болай гына. Бик яшь күренәсез.
Налимә. Кара моны. Олылар кебек сөйләшеп утырган була. Үзең әле миннән дә яшьтер. Озак ашыйсың икән син.
Әсфәндияр. Ризыкны хөрмәт итәргә кирәк.
Налимә. Озак ашапмы?
Әсфәндияр. Тиз ашасаң тәмен белеп өлгереп булмый.
Налимә. Барыбер бер корсакка керә инде ул. Сине монда Самат абый алып кайттымы?
Әсфәндияр. Юк, Путин җибәр­де.
Налимә. Нәрсә-ә-ә-ә?
Әсфәндияр. Ә нигә?
Налимә. Урыс ич ул мулла җибәрер­гә... И-и, котыртып утырган була...
Әсфәндияр. Чынлап. Чуртыш авылы кешеләре мәчеткә йөрми икән, барып кайт әле ди.
Налимә. (Көлеп). Дурак. Миннән көлгән була.
Әсфәндияр. Чынлап менә.
Налимә. Син мәчеткә йөрттерәсеңме?
Әсфәндияр. Йөрмәсәләр, хәбәр ит, милиция җибәрттерәм, диде.
Налимә. Бик исләре китә безнең авылда милициягә. Учаскавай үзе безнең авыл малайлары белән эчеп йөри.
Әсфәндияр. Бер дә аек кеше юк мәллә районыгызда?
Налимә. Бар да инде ул. Күбесе эчә шул.
Әсфәндияр. Сез дә эчәсезме?
Налимә. Минме? Дурак. Нишләп мин эчим. Сүзеңне үлчәп сөйлә.
Әсфәндияр. «Дурак» сезнең яраткан сүзегезме әллә?
Налимә. Әйтелә инде шунда. Ачу­ланма тагын.
Әсфәндияр. Исемегез ничек әле?
Налимә. Ничек булсын — На­лимә.
Әсфәндияр. Матур исем.
Налимә. Әти кушкан инде — Га­лимә, Сәлимә, Налимә... Аша инде тизрәк.
Әсфәндияр. Булды бугай бу. Рәх­мәт сиңа, Налимә.
Налимә. Аминыңны тот (Әсфән­диярның эченнән генә дога укыганын дикъкать белән күзәтеп). Ә син нәрсә укыдың?
Әсфәндияр. Әлхәмделиллаһи әлләзи вә тәгамәнә, вәсаканә, вәҗәгаләнә минәлмөслимин. Биррәхмәтикә ярабби. Аллаһы әкбәр.
Налимә. Матур икән. Миңа да язып бирерсең. Ату мин битне генә сы­пырып куям (Өстәлдәге табак-савытны җыештырганда Әсфәндиярның күзләрен күреп туктап кала). Нишлисең, ә? Нигә шулай карап торасың?
Әсфәндияр. Чибәр сез, Налимә.
Налимә. Алай итеп карама бүтән. Ату ашарга кертмим. (Табак-савытларны кухня ягына алып чыгып китә. Бәдретдин керә).
Бәдретдин. Әссәламегаләйкем.
Әсфәндияр. Вәгаләйкемәссәләм. Әйдә, түрдән узыгыз Бәдретдин абзый. (Бәдретдиннең кеткелдәп көлгәненә гаҗәпләнеп.) Нигә көләсез?
Бәдретдин. Түрдән уз дисең бит... (Паузадан соң.) Баш авырта, берәр нәрсәң юкмы?
Әсфәндияр. Нинди нәрсә?
Бәдретдин. Ни нәрсә дип... За­рифулла абыйның әче балы була иде. Калмады микән? Баш авырта.
Әсфәндияр. Вәлиәхмәт Габделәхәтовичта юкмыни?
Бәдретдин. Ул минем ишеләргә бирми.
Әсфәндияр. Сез кем соң?
Бәдретдин. Кем дип. Алкашлар инде без...
Налимә. (Кухня ягыннан чыга. Бәдретдинне күреп). Син монда нишләп йөрисең, алкаш? Бар. Бар-бар, йөрмә моңда. (Бәдретдинне төрткәләп чыгарып җибәрә).
Әсфәндияр. Нигә аны куасыз?
Налимә. Йөрмәсен. Ияләштермә. Куып чыгара алмассың.
Әсфәндияр. Бу бит сезнең өегез түгел.
Налимә. Булмаса тагын. Син әле аларны белеп бетермисең. Юаш булсаң, өстеңә менеп атланалар. Тьфү, заразы. Сасытып чыгып китте.
Әсфәндияр. Ул бит сездән өлкән кеше.
Налимә. Нәрсә һаман өлкән дә өлкән. Өлкән дип әллә алдына тезлә­нимме. Сау бул, иртәгә керермен. Нәрсә кертим?
Әсфәндияр. Ни булса да ярый.
Налимә. Мөслимә апа әйтә, мул­лалар бәлеш ярата ди... Ашагач укый торган доганы язып бирергә онытма (Чыгып китә).

III күренеш
Шул ук өйдә Мөслимә, Налимә, Гөлназ. Мөслимә утырып тора, кызлар өй җыештыралар.
Мөслимә. Мин чыгыйм, кызлар. Бөтен җирне әйбәтләп сөртеп чыгыгыз. Тормаган өйгә тычкан да ияләшкәндер. Исе сизелә.
Налимә. Карале, Мөслимә апа, моның өчен безгә түлиләрме соң?
Мөслимә. Кем түләсен, савабы булыр.
Налимә. Савабы дип ничә ел буш­ка эшләтәләр.
Мөслимә. Бушка эшләүнең нәрсә икәнен белмисез әле сез. Менә без эшлә­дек ул бушка. Элек тә акча түләмәделәр. Хәзер дә хезмәт хакыгыз әз булган дип пинсәне тиенләп кенә бирәләр. Өйрәнә тор, ияләшә тор бу өйгә. Бәлкем әле шуңа кияүгә дә чыгып куярсың. Өйләнмәгән ди. Төс-кыяфәте дә, Алланың биргәненә шөкер. Абыстай булып йөрерсең.
Налимә. Кит әле. Абыстай дип ул хәтле... Син кушканга гына эшлибез.
Мөслимә. Кайтып җитмәсә, ач­кычын ишек өстенә куярсыз (чыгып китә).
Гөлназ. Карале, малай, урынын кызлар кебек җыештырган. Прастыйналары чиста. Казаннан алып килгәндер инде.
Налимә. Кәнишне. Монда кем әзерләп торсын аңа.
Гөлназ. Бигрәк яшь күренә, әйеме?
Налимә. Күз читләрендә җыерчык­лар күренә инде, бигүк яшь түгелдер.
Гөлназ. Көләч кешеләрнең күз кырыенда җыерчыклар була, ди.
Налимә. Миннән көлгән була. Путин җибәрде ди. Шәймиев дисә, бер хәер.
Гөлназ. Шәймиев тә мулла җибәреп ятмый инде. Ул главаларны гына җибәрә. Боларның башлыгы мөфти дигән кеше.
Налимә. (Караватка авып). Шушында мулла хатыны булып ятсаң, ә.
Гөлназ. Тор, бөгәрлисен. Кайтып керсә...
Налимә. Кайтып керсә, яныма ятыр. Ят әле син дә, ике кеше сыя микән. (Гөлназны кулыннан тартып яткыра, кочаклый). Кайттыңмы, җаным бәгърем. Муллакаем.
Гөлназ. Алай көлмә мулладан, гөнаһы булыр.
Налимә. Мулладан көлгәннең гөнаһысы юк, Алладан көләргә генә ярамый.
Гөлназ. Тор әйдә, сөртеп чыгыйк. (Шулчак азан тавышы яңгырый. Кызлар сикереп торып, тәрәзәне ачып тыңлый­лар).
Налимә. Карале, җырлаган ке­бек...
Гөлназ. Үзе микән ул?
Налимә. Кем булсын инде тагын. (Тыңлыйлар). Кара, бер җырга охшаган бит. (Азаннан соң укылган дога аһәңенә кушылып көйли).
Гөлназ. Безнең татар теле укы­тучысы Зәки абый Мөхәммәт Пәйгамбәр татар булган дип әйтә иде бит, дөрестер ахры, иеме?
Налимә. Аңа бөтенесе дә татар инде. Иван Грузный гына урыс. Әйдә, киттек. Догасын укып бетергәч кайтыр.
Гөлназ. Кайтса соң...
Налимә. Әй, көтеп торган кебек. Болай да инде... Кичә ашарына керт­кән идем. Күзенә ялгыш караган идем, сихерле. Кочагына кергәнеңне сизми дә калырсың. Илбрүснең күзе оятсыз. Ыржаеп көлә, барыбер кызлыгыңны мин алам ди. Бирделәр ди, көтеп тор. Кагылып кына карасын, Казандагы дәү абыйның мылтыгы белән маңгаена терәп атырмын. Син беләсеңме, яратам дип миннән әйттермәкче була, үзе әйт­ми. Ничә кызның башына җитте инде, хайван.
Гөлназ. Җиткергәч җитәләр инде. Синең белән миңа җитмиләр бит.
Налимә. Җитмиләр дә... Кыз килеш картаеп та инде... Синеке килеп йөриме әле?
Гөлназ. Килә дә. Куркытканнар әле теге бандитлар. Безнең авыл кызы янына килеп йөрмә, үтерәбез дигән­нәр.
Налимә. Вәт заразы паразитлар. Үзләре дә алмый, бүтән авылга да бир­миләр.
Гөлназ. Шундый нәрсә уйлап чы­гарганнар ди. Чит авылга кияүгә чыгарга җыенсаң, башта үзебезнең авыл егете белән йоклыйсың дип әйтәләр ди.
Налимә. Сиңа әйттеләрме?
Гөлназ. Әйткәннәре юк та. Әгәр бездән качып чыксаң, иреңне имгәт­кәнче кыйныйбыз, инвалид ир белән яшәрсең дип әйтәләр ди... Әйдә, кара­ват астын гына сөртәбез дә... (Карават астына иелә. Аннан гантельләр тартып чыгара). Налимә, нәрсәләр бу?
Налимә. Куй урынына, кирәк әйбердер.
Гөлназ. Гер да бар монда, На­лимә.
Налимә. Йәле, Йәле... чынлап гер бит бу, ике потлы. (Күтәреп карый.) Әллә спортсмин микән? Юри генә мулла булып йөридер әле. (Әсфәндияр кайтып керә. Налимә гер күтәргән килеш тора­таш булып катып, Әсфәндиярга карап тора. Аннан герне атып бәреп чыгып йөгерә. Аңа Гөлназ да иярә. Әсфәндияр гер, гантельләре карават астына урна­штыра. Сәлахетдин керә).
Сәлахетдин. Керергә ярыйдыр бит.
Әсфәндияр. Әлбәттә ярый, ис­әнмесез.
Сәлахетдин. Әсәләмәгаләйкем. (Утырып дога кылгач). Түбән очның Әйзенхауыры үлгән.
Әсфәндияр. Кем?
Сәлахетдин. Шундый исемле кеше инде. Кушаматы бугай инде. Исеме белән әйтүче юк. Ниндидер ярамаган нәрсә эчеп үлгән. Уксус диме шунда. Миңа килгәннәр. Мин инде синнән узып... Ю дисәң, юармын анысы.
Әсфәндияр. Эчеп үлгән дисез­ме?
Сәлахетдин. Шуның белән кы­рыла инде халык... Нәрсә әйтәсең?..
Әсфәндияр. Нәрсә әйтәмме? Мин, Сәлахетдин абзый, эчеп үлгән кешегә ясин чыкмыйм.
Сәлахетдин. Догасыз китсен дисеңме?
Әсфәндияр. Догасыз яшәгән бит.
Сәлахетдин. Догасыз дип... ул гына да гаепле түгел инде аңа. Заманасы догасыз булгач. Яши белеп яшәмәгән икән, җәзасын тегендә алыр. Ходай Үзе белер.
Әсфәндияр. Бөтен эшне Ходайга тапшырсак, без нәрсәгә кирәк соң? Без Ходай язганны халыкка җиткерүчеләр. Безнең сүзгә колак салмыйлар икән, димәк, Ходай язганга каршы бармак­чылар. Мин исерткеч эчеп үлгәннәргә һәм үз-үзләренә кул салган мордарларга ясин чыкмыйм.
Сәлахетдин. Алай миһырбансыз булырга ярамый.
Әсфәндияр. Ә сез миһырбанлы яшисезме соң? Килгәнемә ике көн әллә ниләр ишетеп бетердем инде. Иң миһырбанлы затыбыз Аллаһы Тәгалә, әмма ул да тәмуглар яраткан. Кешеләр моны белергә тиеш.
Сәлахетдин. Вахабис дигәч тә алай ук булырга ярамый. Син килгән кеше. Без монда бергә яшәгән. Яманы да яхшысы да үзебезнеке. Тормыш син дигәнчә генә бармый инде ул.
Әсфәндияр. Мин дигәнчә түгел, Ходай кушканча барырга тиеш.
Сәлахетдин. Ходае да инде аның ияләшкәндер. Карап тора бит... Алайса үзем юып, үзем озатам инде.
Әсфәндияр. Карагыз үзегезгә. Әмма минем фатихам юк. Исәннәр гый­брәт алып, нәтиҗә ясасыннар.
Сәлахетдин. Ясамый, улым, яса­мый. Берәүсе эчеп үлә, икенчесе шуның мәете өстенә эчеп килә.
Әсфәндияр. Сез үзегез дәме?
Сәлахетдин. Син, малай, алай итеп сөйләшмә. Уйлаганыңның һәрбер­сен кычкырып әйтү егетлек түгел. Мин эчәм икән, бисмилла әйтми генә эчәм. Шуны да бел: беркайчан да исергәнче эчкәнем юк. Рәнҗеттең, энем.
Әсфәндияр. Гафу итегез. Мин сезне рәнҗетергә теләмәдем.
Сәлахетдин. Теләмибез дә бит... (Лемур белән Әмир керәләр.)
Лемур. Керергә ярыйдыр бит.
Әсфәндияр. Рәхим итегез.
Сәлахетдин. (Әсфәндиярга.) Алайса, синең рөхсәтең белән озатам...
Лемур. Кемне озатасың, Сәлахет­дин абый?
Сәлахетдин. Ишеткәнсеңдер, Әйзенхауыр үлгән.
Лемур. Нигә син йөрисең анда? Син хәзер мулла түгел инде.
Әсфәндияр. Барыгыз, Сәлахет­дин абзый. (Сәлахетдин чыгып киткәч.) Рәхим итегез, узыгыз. Тик татар өенә аяк киемнәрен салып керәләр. (Лемур ишек янына барып аяк киемен сала).
Әмир. Панимаешь, миңа аякны, фуражканы салу не положено. И минем ботинкалар чиста да. Младший лейте­нант Хабриев. Участковый.
Әсфәндияр. Бик яхшы, уты­рыгыз. Әсфәндияр Әхмәтҗанов.
Лемур. Үзидарә Председателе Ле­мур Сафиуллин. Үзегез килмәгәч менә үзем килдем.
Әсфәндияр. Лемур дидегезме?
Лемур. Лемур. Ә нигә?
Әсфәндияр. Маймыл исеме тү­гелме соң ул?
Әмир. (Шаркылдап көлеп.) Точно! Так... (Өй эченә күз йөртеп чыгып.) До­кументлар бардыр иңде сезнең?
Лемур. Әйттем бит инде, Самат Закирович алып кайтты.
Әмир. Самат Закирович понятно. Но документлар булырга тиеш. Положе­но. О назначении муллой, например.
Лемур. Туктале, Әмир. Әйтеп то­ралар бит сиңа.
Әмир. Падажди, падажди, Лемур.
Әсфәндияр. Ызгышып китмәгез тагын. Икегез дә салып алган.
Әмир. (Паузадан соң.) М-да... Значит так... Значит документлар в порядке. Яхшы. А то монда кайталар разный шантрапа. Кайсы законный переселенес, кай­сы незаконный переселенес. Разбирайся тут... Кайсы үлгән черт знает што эчеп. За всех отвечай... (Лемурга.) Мин сиңа точно әйтәм, хатыны гаепле монда. Ул белгән что муж будет искать. Специально уксусны аракы бутылкасына салып куй­ган. Айзынхауыру что? Тапкан и эчкән и вообще. Из-за бабы пьют мужики.
Әсфәндияр. Ә сез ни өчен эчәсез? Вәлиәхмәт Габделәхәтович сыйлаган­гамы?
Әмир. Какой Валиахмат?
Әсфәндияр. Сезнең кебекләр өчен кибет тота бит. Көне-төне аракы сата.
Лемур. Аның рөхсәте бар кибет тотарга.
Әсфәндияр. Сезгә барысы да законно. Закон нигезендә эчәсез.
Лемур. Ты не очень то выступай, братан.
Әсфәндияр. Я вам не братан. Зарубите на носу.
Лемур. (Урыныннан торып.) Кит­тек, Әмир.
Әмир. Че ты?
Лемур. Киттек дим.
Әмир. Че ты? Куда ашыгасың. Ну подох и подох ваш Айзанхауыр. Туда и ему дорога. (Әсфәндиярга.) Значит, не братан. Давай, давай наводи монда порядок. Лемур — маймыл значит? Обизияна. (Шаркылдап көлә.) Че ты тут, Лемур, будь хозяином. Досиделся, понимаешь.
Лемур. Әмир, кит-те-ек...
Әмир. Ярый, ярый... значит до­кументлар порядкада? Пашли, значит. (Чыгып китә).
Лемур (чыга-чыга.) Ачуланмагыз. Гафу итегез. (Чыгып китә).
IV күренеш
Җәйге төн. Әсфәндияр капка төбендәге утыргычта дөнья тыңлап утыра. Кайдадыр адашып калган сарык бәрәне кычкыра, кайдадыр эт өреп куя. Кайдадыр транзистор акырталар. Мәче башлы ябалакның чиылдап алганы да ишетелә. Ут яктысы урамга төшкән. Урамнан узучыларга Әсфәндияр күренми дә диярлек. Урамнан өч-дүрт малайны Мөслимә куып алып кайтып бара.
Мөслимә. Шушы вакытка хәтле йөрмәсәгез, дуңгызлар. Иртән уятып булмый. (Малайлар көлешкәч.) Ерма­гыз авызыгызны. Кайттылар да монда Казаннарыннан. Дуңгыз көтүчесе ясап бетерделәр әниләреннән. Вилдан! Куда пайдуш! Өйгә кайт.
Вилдан. Ну, бабушка...
Мөслимә. Бирермен мин сиңа бабушка. Ристан.
Вилдан. Дау ани, рано еще...
Мөслимә. Бирермен мин сиңа раныңны. (Илдарга) Син зур бит инде, нигә ияртеп чыгып китәсең. Син хуҗа бит, алар — кунак.
Вилдан. Мы тоже хуҗа. Синең внуки.
Мөслимә. Күрсәтермен внукиеңны. Мулла абыегызга әйтермен дә...
Вилдан. Ул нишләтә, дау ани?
Мөслимә. Нишләтергә белер. Чөкиләрегезне кисәр.
Вилдан. Нәрсә ул чөки?
Мөслимә. Атла аягыңны. Кяфыр булып беттеләр. Илтәм дә бирәм әние­гезгә.
Илдария. Илтмә, бабушка. Илт­мә, дау ани. (Мөслимәнең кайсы ку­лына, кайсы итәгенә асылынып чыгып китәләр. Вәлиәхмәт белән Бәдретдин узып бара).
Бәдретдин. Вәлиәхмәт, салып бир инде бераз гына.
Вәлиәхмәт. Вәлиәхмәт түгел. Иләктән чиләкне, бизәктән тизәкне аерырга өйрән.
Бәдретдин. Вәлиәхмәт Габделәхәтович, салып бир бераз гына.
Вәлиәхмәт. Әле яңа гына эчтең.
Бәдретдин. Әз саласың бит, тел очына да йокмый.
Вәлиәхмәт. Тезләнеп сора. Тор­мыш ул Сабан туе, Бәрттин. Кемдер көрәшә, кемдер чүлмәк вата, кемдер шуларны күреп кызык таба.
Бәдретдин (Вәлиәхмәт алдына тезләнеп). Әз генә салып бир. Үләм бит. (Вәлиәхмәт кесәсеннән шешә белән стакан алып, стакан төбенә ара­кы сала).
Вәлиәхмәт. Мә, лыкын. Үләр өчен егетлек кирәкми, үлә белеп үләргә егетлек кирәк.
Бәдретдин. Әз бит бу. Өстә иңде бераз.
Вәлиәхмәт. Нәфес нәфислекнең дошманы, Бәрттин (Берничә тамчы ара­кы өсти. Бәрттин тәмләп эчә. Вәлиәхмәт шешә белән стаканны кесәләренә тыгып куя).
Бәдретдин. Рәхмәт, Вәлиәхмәт. Әзрәк булды инде...
Вәлиәхмәт. Исерәсең килсә, аракы эчмә, гашыйк бул. Иртүк өйгә килеп керәсе булма, ботыңны сугып сындырырмын. Теге ташны күрәсеңме? Тәгәрәтеп китер шуны. (Бәрттин тәгәрә­теп китергән ташка утырып.) Җырла. «Герман көе»н.
Бәдретдин. Әз генә салып бир.
Вәлиәхмәт. Җырла. Күп итеп салырман.
Бәдретдин (Шактый ук моңлы тавыш белән җырлый).
Атландым атның биленә,
Китттем Герман иленә:
Герман җире яшел үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Без урамнан үткән чакта
Күтәрелде тузаннар;
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар.
Вәлиәхмәт. Җырла, ник тукта­дың?
Бәдретдин.
Атландым атның биленә,
Китттем Герман иленә:
Герман җире яшел үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Вәлиәхмәт. Син, бөҗәк, бу та­выш белән театрда җырларга тиеш идең. Син шуны әрәм итеп... Мә эч, тыгын. (Аракы салып бирә.) Бабаң — кабәхәт, атаң — хәшәрәт, үзең — тизәк. (Бәдретдинне тибеп ега. Әсфәндияр түзми, торып болар янына килә).
Әсфәндияр. Нишлисез сез?
Вәлиәхмәт: Ә-ә-ә, сез мондамыни? Өр шуңа эт булып, Бәрттин.
Әсфәндияр (Үзенә өргән Бәдретдинне торгызып, өстен каккалый). Бар, абзый, кайтып йокла.
Вәлиәхмәт. Өстен кагасыз, ә? Җирәнмисез.
Әсфәндияр. Ул җирәнгеч, ә сез аңардан да җирәнгечрәк.
Вәлиәхмәт. Сүзеңне үлчәп сөйлә. Телеңне тешләвен бар. Син акыллы бул­саң, тизәктән бизәк ясарга алынма.
Әсфәндияр. Кеше тизәк түгел.
Вәлиәхмәт. Бу авылда кешеләр яшәми.
Әсфәндияр. Бәлки сезнең баба­гыз да сезнең кебегрәк булгандыр. Шуңа куганнардыр.
Вәлиәхмәт. Әй, син!.. (Сугарга кизәнә. Әсфәндияр аның кулын тотып ала. Вәлиәхмәт Әсфәндияр кулының көчле икәнен сизеп, каратэ алымын кул­лана, ләкин үзе сырты белән килеп төшә. Сүзсез генә күтәрелә. Әсфәндиярга карап тора да китеп бара. Әсфәндияр ташны күтәреп алып юл өстеннән читкә алып куя да урынына барып утыра. Налимә белән Гөлназ үтеп бара.)
Налимә. Вәт заразы, тәки бәйләнә бит. Син мулла өенә кереп йөрисең икән ди. Керсә, аның ни эше бар, хайван. Бик исе китте ди ул мулланың безнең ишеләргә. Кичә миңа әйтә, үзең шун­дый чибәр, шундый сылу, ямьсез сүзләр кушып сөйләшмә ди. Дурак дигәнне дә ошатмаган, заразы дигәне дә ярамый. Ул Илбрүскә заразы дими ни дисең инде.
Гөлназ. Өендә берүзе ничек утыра икән. Клубка барырга ярамыйдыр инде аларга, иеме? Тәрәзәсеннән карыйк, нишли икән.
Налимә. Китәле, егетләр тәрәзә­сеннән карап йөрергә теге...
Гөлназ. Нинди егет булсын, мулла ич ул.
Налимә. И, дурак. Муллаларның да егетләре була инде.
Гөлназ. Тот та алайса кияүгә чык шуңа.
Налимә. Кит әле, нишләсен ул минем белән. Укып та булмады, Казанга китеп тә булмады. Шул Илбрүсләр кала инде. Ярый ла синең егетең бер.
Гөлназ. Килмәде бит әле бүген.
Налимә. Әйдә, чыннан да карыйк әле, нишләп утыра икән. (Әсфәндияр яшәгән өйнең капкасына таба атлыйлар. Налимә Әсфәндиярны күреп алып.) Бәтәч! (Баскан җиреннән катып кала).
Әсфәндияр. Хәерле кич, кызлар. (Китәргә борылган кызларга.) Качма­гыз инде. (Туктап калган кызлар янына килеп.) Менә сезнең тавышны ишеттем дә чыктым әле.
Налимә. Нәрсә сөйләшкәнне дә ишеттеңме?
Әсфәндияр. Нәрсә турында сөй­ләштегез сон? Кызларның сүзе серле була бит ул... Төнлә авылыгыз бигрәк матур.
Налимә. Авылыгыз ди. Авылыбыз диген. Хәзер синең дә авыл инде ул.
Әсфәндияр. Әйе шул. Бигрәк матур.
Налимә. Нәрсәсе матур инде.
Әсфәндияр. Мин кичә сандугач сайраганны тыңладым.
Налимә. Таңнан уяныпмы?
Әсфәндияр. Гөлназ нигә сөй­ләшми?
Налимә. Аның йөргән егете бар, ярамый.
Әсфәндияр. Сезнең юкмы?
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Мулла - 2
  • Parts
  • Мулла - 1
    Total number of words is 4305
    Total number of unique words is 1968
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    47.4 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мулла - 2
    Total number of words is 4337
    Total number of unique words is 1876
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    46.3 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Мулла - 3
    Total number of words is 1777
    Total number of unique words is 887
    47.5 of words are in the 2000 most common words
    60.1 of words are in the 5000 most common words
    68.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.