Latin

Мөслим әдипләренә эпиграммалар

Total number of words is 145
Total number of unique words is 107
38.3 of words are in the 2000 most common words
50.3 of words are in the 5000 most common words
52.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Язучы Фоат Садриевка Мөслимдә бер драматург, Мөслимдә бер язучы. “Мөслим Шолоховы” дигән Исем алып ятучы. Шагыйрь Харрас Әюпкә Харрас Әюп – олы шагыйрь, Нәшриятта баш мөхәррир. Аннан гайре спортчы да, Өстәвенә музыкант та Бармы икән берәр ир? Шагыйрь Ләбиб Леронга Лемон булган Ленарис, Ленарис булган Ләбиб. Талантын эшкә җиккәч, Ләбиб булган зур әдип. Язучы Факил Сафинга Укытучы да, галим дә, Язучы да ул Факил. Сәнгатьнең бөтен төрендә Мөслимебездән вәкил. Язучы Флүс Латыйфига Флүс, Флүс дия торгач, Үсте Латыйфигача. Беренчеләрдән булып Күчте латинчага да. Шагыйрь Зөлфәткә Зөлфәт Зөлфәт булып кала, Зөлфәт – безнең горурлык. Үзен Тукайга тиңләгән Ун шагыйрьгә торырлык. Шагыйрь Әхмәт Дусайлыга Бер карасаң, Әхмәт – шагыйрь, Хәбәрче дә, диктор да. Ничек популяр булмассың, Шәһәрдән кайтып тор да... Шагыйрә Асия Минһаҗевага Шигърият дөньясында Башта балкып күрендең. Ни булды сиңа, Асия, Нигә болай сүрелдең? Шагыйрә Шәмсия Җиһангировага Мөслим данын җырларында Яңгыратты Шәмсия. Шәмсия шигырьләр сөя, Җырлар сөя, шан сөя.
You have read 1 text from Tatar literature.