Latin

Мән еглармын, һәммә галәм көләдер

Total number of words is 147
Total number of unique words is 104
30.6 of words are in the 2000 most common words
43.9 of words are in the 5000 most common words
48.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Мәнем җаным сәнең гыйшкың белә(н)дер,
Тәнем гаҗиз, вәли җаным уладыр[1].

Бу гыйшк гәр булмаса, мән ниткәй ирдем[2],
Камуг[3] аһым мәнем гыйшкым кыладыр.

Зиһи халь[4], зиһи халь, зиһи халь! –
Мән еглармын, һәммә галәм көләдер.

Гашыйкдин сормаңыз[5] дөнья вә гокба[6],-
Гашыйк мәгъшукы өчен һәр дәм уладыр[7].

Гашыйкны көйдерер гыйшык уты,
Гашыйклар гыйшык утига мөбтәлядер[8].

Мәнең сән бакмагыл бу сурәтемгә,
Йөрәгем кан булыб, бәгърем суладыр.

Аерды гыйшык мәне хәйл-хишемдин[9],
Күзем яше акыб, мәңзем[10] суладыр.

Күрең: ни хәлгә төшде Кол Сөләйман[11],
Камуг гыйшкым мәнең рәнҗем беләндер[12].
_________________________
[1] "Тәнем көчсез, әмма җаным бардыр (яшидер)".
[2] Ниткәй ярдем – нишләр идем.
[3] Камуг – һәммә, барлык.
[4] Зиһи халь (зәһи хәл ) – гаҗәеп хәл.
[5] Сормаңыз – сорамагыз.
[6] Дөнья вә гокба – дөньяны һәм теге дөньяны; бу һәм теге дөньяны.
[7] "Гашыйк (кеше) һәр сулышында (мизгелдә) үз сөйгәне өчендер".
[8] "Гашыйклар гыйшык утына дучардыр".
[9] Хәйл-хишемдин – туган-тумачамнан, дус-ишләрдән.
[10] Мәңзем – йөзем.
[11] Кол Сөләйман – Сөләйман Бакырганыйның әдәби кушаматы.
[12] "Барлык гыйшкым минем газабымдадыр" (ягъни, газапларда күренәдер).
You have read 1 text from Tatar literature.