Latin

Мал кирәкми

Total number of words is 71
Total number of unique words is 49
51.0 of words are in the 2000 most common words
57.0 of words are in the 5000 most common words
61.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Мал кирәкми, дан кирәкми, —
Җан кирәк, җаннан[1] кирәк;
Шан кирәкми, сан кирәкми,—
Яр кирәк, висаль[2] кирәк!
Кол кирәкми, тол кирәкми,
Кыз кирәкми,— наз кирәк;
Тән кирәкми, кан кирәкми,
Сүз кирәкми, — саз кирәк!
Эзләдем дә эзләдем, бик
Күп заманнар эзләдем;
Тапмасам да эзләдем,
Һичбер өметне өзмәдем!..
Әй хури, кайда мәканең,
Илһам ит, кайдан табыйм?
Ачмасаң гарзең нәкабең[3],
Мин сине кайдан таныйм?!
________________
[1] Җаннан — җан азыгы.
[2] Висаль — чын мәхәббәт.
[3] Гарзец нәкабең — киң пәрдәңне, тәрәзәңне.
You have read 1 text from Tatar literature.