Latin

Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр

Total number of words is 359
Total number of unique words is 272
33.0 of words are in the 2000 most common words
44.6 of words are in the 5000 most common words
53.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
1
Күп яттык без
Мәдрәсәдә
Аңламадык
Бер нәрсә дә;
Селкенмәдек
Таш төсле без,
Җилбер-җилбер
Җил бәрсә дә.
2
Чаршау кордык,
Кояш безгә
Нурын чәчеп
Җибәрсә дә;
Каршы тордык,
Кудык, безгә
Яктылыктан
Ни килсә дә.
3
Юрган ябып
Йоклап яттык,
Уйганмадык,
Таң атса да;
Уйланмадык!
Бәхтемезнең
Кояшы баеп батса да.
4
Гамьсез яттык,
Сасы җирдә
Чергән тирестәй черсәк тә;
Чирканмадык,
Бу хәлләрдән
Вакытсыз гүргә керсәк тә.
5
Кибеп беттек,
Саргайдык без,
Корып беттек
Таяклардай;
Иснәп нәҗес
Ләззәтләндек
Бөтенләй кыргаяклардай.
6
Әхлак, вөждан,
Инсафларны
Сөреп чыгардык истән дә;
Бозылдык шулкадәр начар,
Уздырдык без
Иблистән дә.
7
Ашсыз-сусыз,
Утын-шәмсез
Тар җирләрдә
Яттык сасып;
Гаетләрдә
Төш күргәндә,
Коендык без
Бозга басып.
8
Капчык ясап
Җиләннәрдән,
Байлар саен
Теләндек без;
Урам саен
Йөгергәләп,
Капка саен
Терәлдек без.
9
Күрде милләт
Арзан безне
Агачтан яки таштан да;
Яурупада[6]
Газиз бит без
Күз өстендә- .
ге каштан да.
10
Оят сатсак
та, ач булдык,
Азган-тузган
Кызлар төсле.
Бетләп яттык
Ачлыктан без
Бетләгән <...>
<...> төсле.
11
Укып мантыйк[7],
Булдык палач,
Чәйнәп сагызлар лач та лач;
Ни он түгел,
Камыр түгел, —
Булдык без пешмәгән калач.

12
Ялкаулыкмы
Кирәк бездә,
Аңкаулыкмы
Кирәк бездә;
Булган, пешкән,
Уңган шәкерт
Меңнән бердән
Сирәк бездә.
13
Яшь көннәрне
Наданлыкка
Корбан иттек
тә чалдык без;
Суган саттык,
Борчак аттык,
Бәрбәр булдык:[8]
Сач алдык без.
14
Байлар итте
Бүләк безгә
Аксак-туксак,
Калган кызын;
Шуларга кол
Булдык, галлямә[9] булгач, кичен, көндезен.
15
Очраса безгә тол карчык,
Хатыннар гәр,
Йортка кердек;
Гөнаһ һич кыйлмасак та, без
Җәһәннәмгә —
Утка кердек.

16
Ни хурлыклар,
Ни зилләтләр[10]
Күрмәдек без
Бу милләттән;
Күрми изде,
Мискин! безне
Күзендә булган гыйлләттән[11].
17
Хурлау түгел
Татарларны
Бу сүзләрдән
Безнең максуд;
Күзсез булгач,
Нишләсеннәр:
Дөньяда юк
Сукырга суд.
18
Сүз юк күзсез
Татарларга,
Сүз бар күзле
Хәзрәтләргә.
Чакырмыйлар
Халыкны безнең хәлне азмаз рәтләргә.

19
Күрдек аклардан тик корсак,
Алай борсак,
Болай борсак;
Ай-һай, тирән
Бирән корсак,
Туймас корсак,
Тулмас корсак.

20
— Ислах! — дидек,
Күңел гәрчә
Ислах булмасны сизсә дә;
Кузгалмадык
Почмаклардан,
Җаннар бик күптән бизсә дә.
21
Хуш, хуш! хәзрәтләр, без киттек;
Сездән изгелекләр көттек;
Көтмәдек түгел, күп көттек;
Киттек шул без,
Инде киттек.
22
Алга, алга!
Алга табан,
Алга, дустлар,
Басыйк табан;
Моңгар чаклы
Җәһел безне
Артка тарткан
да алдаган.
23
Әйдә халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә;
Бу юлда һәртөрле хурлыкка, зорлыкларга түзмәккә!

_________________
[6]Яурупа — Европа.
[7]Мантыйк — формаль логика.
[8]Бәрбәр — парикмахер.
[9]Галлямә — бик белгеч.
[10]Зилләт — түбәнлек, мәсхәрә ителү.
[11]Гыйлләт — авыру.
You have read 1 text from Tatar literature.