Latin

Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 1

Total number of words is 4511
Total number of unique words is 2210
35.8 of words are in the 2000 most common words
49.4 of words are in the 5000 most common words
57.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хыялый бәян)
Татар халкының күренекле улы, академик, тарихчы, язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, “рыцарь Маркиз де Туран” дәрәҗәле исем иясе Әбрар Гыйбадулла углы Кәримуллинга багышлыйм.
Милләттәшебез Әбрәр Кәримуллин турында монда тәфсилләп сөйләп торасы юк, дип уйлыйм, чөнки аның казанышлары хакында белмәгән кеше сирәктер. Бу турыда галимнең өстәрәк китерелгән дәрәҗәле исемнәре дә яхшы сөйли. Ә шушы бәяннең дөнья күрүенә әдипнең киң тармаклы эшчәнлегенең бер юнәлеше сәбәпче булды. Ул да булса, Америка континентының төп халыклары белән безнең уннарча мең еллар элек яшәгән ата - бабаларыбызның кан һәм тел кардәшлеге турындагы гипотеза.
Ә. Кәримуллинның тирән тарих катламнарына күмелгән әлеге теманы “ чокый” башлавы егерменче гасырның җитмешенче елларында ук башланган булган. Беренче этәрешне Пруссия галиме Ф.Л.Отто Реригның 1861 елда ул вакытта инде дөнья куйган мәшһүр И.Хәлфинга язган хаты ясый. Галим бу мәктүптә кайсыбер Америка аборигеннары теленең төрки телләргә тиңдәш булуы турында белдерә. Ә.Кәримуллин мондый хәбәрне игътибарсыз калдыра алмый, шундук төрле дәверләрдә һәм илләрдә яшәгән галимнәрнең, сәяхәтчеләрнең һ.б. әлеге темага мөнәсәбәтле мәгълүматларын эзли башлый.
Эзләнүләренең нәтиҗәсен Ә. Кәримуллин “Прототюрки и индейцы Америки” ( Мәскәү “Инсан” 1995 ел) дигән китабында китергән. Анда Отто Реригтан кала тагын дистәгә якын авторның язмаларына таянып, югарыда китерелгән гипотезаның бик тә табышлы икәнлеге һәм татар галимнәре өчен гыйльми хезмәтләр этәргече булырга тиешлеге турында яза.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәктер, әлеге гипотезаны заманыбызның күп кенә күренекле шәхесләре дә инкяр итмиләр икән. Аларның исеме әлеге китапта бирелгән.
Ошбу язманы аз булса да җанландыру өчен Ә. Кәримуллинның китабыннан мисаллар китерәбез.
Хока – сиу телендә
Майя телендә
Татар телендә
Коке
Күке
Таң
Таң
Екта
Якта
Таңним
Таныйм
Ате
Әти
Йаш Яңа, яшел
Кун Көн
Ич Эчтә
Ош Өч
Ими Ими
Шушындый тел уртаклыклары китапта бихисап китерелгән. Болар, автор фикеренчә, һич тә очраклылык кына була алмыйлар, киресенчә, дистәләрчә мең еллар элек бу халыкларның уртак мәйданнарда яшәп, борынгы гомуми кавемнәрдән чыккан булуын күрсәтәләр. Без дә бу фикергә кушылабыз.
Автор
Маратның күчтәнәч итеп китергән юан сигарасын кабыздым да кофе кайнатып маташкан иптәшемнән сорап куйдым:
- Штатлардан нәрсәләр алып кайттың?
- Әнә ич авызыңда, - дип җавап бирде ул.
- Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт, әлбәттә. Ләкин мин синнән икенче нәрсә турында сорыйм: Америкада исең китәрлек ниләр күрдең?
- Күп нәрсә күрдем, - диде Марат,- Америка бит ул. Буш вакыт булганда сөйләрмен әле үзеңә.
- Син нәрсә, аларның шәһәрләре, техникасы, байлыгы турында сөйләп, мине шаккаттырмакчы буласыңмыни? – дидем мин көлемсерәп. – Кем хәзер Америка турында белми?
- Алай булгач, сине нәрсә кызыксындыра соң ? – дип сорады ул аптырап.
- Кешене гаҗәпкә калдырырлык нәрсә күп булмый, булса берәү генә була. Сүз уңаенда сорыйсым килә, син кайсы штатта булдың әле?
- Орегонда, - дип җавап бирде ул, -уйчанлана төшкән тавыш белән.- Ә бит син хаклы, мине гаҗәпкә калдырган нәрсә чыннан да бар, менә ул, - дип, кайдандыр бик иске бер калын дәфтәр китереп чыгарды һәм миңа тоттырды.
Искереп таркала башлаган бу дәфтәрне бик зур саклык белән генә кулыма алдым. Тышы калын, эче төрле төстәге юкарак кәгазь битләреннән тегеп эшләнгән бу дәфтәргә 200 – 300 еллап бар иде бугай. Ә иң гаҗәбе – дәфтәр битләре вак кына итеп язылган гарәп хәрефле язулар белән тутырылган иде.
- Син нәрсә, моны тегеннән алып кайттыңмыни? – дип сорадым мин исем китеп.
- Әйе, индеецлардан алдым.
- Индеецлардан?! –дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. – Сөйлә тизрәк, ничек булды бу!
- Фермерлар ассоцияциясе штатларга стажировкага барырга тәкъдим иткәндә, - дип башлап китте сүзен Марат, - миңа берничә штат атадылар. Мин көнбатыш тарафындагы Орегонны сайладым. Нигәме? Минем күптән инде Рокуэлл Кент картиналарындагы Кыялы тауларны күрәсем килә иде.
- Күрдеңме ?
- Күрү генәме соң!
- Ничегрәк?
- Таулардан да гүзәлрәк бары тик Кыялы таулар гына булуы мөмкин! Ләкин күреп торам , хәзер сине Кыялы таулар да, Америка үзе дә кызыксындырмый. Дәфтәр...
- Өстенә бастың, – дидем мин.
- Мин эшләгән фермерда бер индеец та бар иде. Оло Джон диләр иде үзен. Безнеңчә олы Джон кебегрәк була инде. Тумышы белән ул Монтанадан икән, ләкин аларны биредәге резервациягә күчергәннәр. Без аның белән дуслашып киттек. Аннан ул мине кунакка чакырды, дөресрәге мин үзем тагылдым.
Резервация дигәннәре әйбәт җир түгел икән. Берни үсми торган тау-таш арасына урнашкан ярлы авыл инде. Кыскасы, аборигеннар бетүгә юл тота. Эшләгән җирләре юк дип әйтерлек. Наркоманлык, эчкечелек хөкем сөрә. Күбесе чирле...
Анда мин күп кенә индеецлар белән таныштым. Арада Мәр Гән исемлесе дә бар иде. Ул Монтана штатындагы дакота кабиләләренең берсендә юлбашчылар булып торган нәсел ярчыгы булган. ә хәзер аларның җир-суларына башкалар хуҗа икән.
Беркөн шулай, мин Мәр Гәндә кунакта утырганда ул минем нинди кавемнән булуым белән кызыксынды. Мин аңа татарча сөйләшеп күрсәттем. Хуҗаның исе китте.
- Сезнең телегезне аңламыйм, ләкин ул миңа шундый якын булып тоела,- диде ул. Шуннан соң шушы дәфтәрне китереп чыгарды. Мин, гарәп язуларын күреп, аптырап калдым.
- Бу язмаларны укый аласыңмы?- дип сорады ул миннән.
- Элек безнең халык шундый хәрефләр белән язган,- дидем мин, - үзем дә азрак укый - язам.
- Укы,-диде хуҗа.
Мин, тырыша торгач, берничә сүз укый алдым.
- - Бу чыннан да безнең телдә.-дидем мин,-ләкин моны укып чыгар өчен белгеч булу кирәк.
- Сезнең телдә булгач, син моны ал,-диде хуҗа. Бу дәфтәрне миңа әтием калдырган иде. “ Язуны укый алган кеше очратсаң, биреп җибәр!”- дигән иде ул. Ә әтиемә бабамнан калган булган.
- Мәр Гән!- дидем мин бераздан. – Синең исемең нәрсә аңлата?
- Кайчандыр, бәлки, аңлата торган булгандыр,- диде хуҗа.- Минем әтием дә шул ук исемне йөрткән бит. Бабам да. Бәлки ул буыннан-буынга күчеп килгәндер.
Марат әлеге дәфтәрне миңа бирде. “Син яхшы гына тел белгече дә бит әле,- диде ул,- ач моның серен.”
Инде, хөрмәтле укучым, әлеге дәфтәрнең кыскартылган һәм үз сүзләрем белән бирелгән эчтәлеген сиңа тәкъдим итәм.
1741 елның июнь аенда Русия Император флотының 6 корабльдән торган эскадрасы капитан – командор Витус Беринг җитәкчелегендә Охотск портыннан кузгалып, Камчаткага таба юл алды. Иң алда Беринг үзе утырган 3 мачталы хәрби шлюп “ Изге Петр” Охотск диңгезен яра. Икенче булып “Изге Павел” дигән пакетбот, ә аңардан берничә кабельтов ара калдырып кечерәк кораблар бара.
Берингның бу сәяхәтенең максаты - Вест-Индия ярларына барып җитү иде. Русия 200 елга якын вакыт эчендә Казан һәм башка татар ханлыкларын яулап, үзенә көнчыгышка юл ачты, бөтен Ерак Көнчыгыш халыкларын басып алып, Тын океанга кадәр җәелде. Соңгы елларда шул ук Витус Беринг, Ерофей Хабаров, Василий Поярков, аннан соң Федот Попов , Семен Дежнев һәм бертуган Лаптевлар Камчатка, Сахалин тирәләренә борын тыктылар һәм андагы халыкларның җир-суларын картага төшереп, Русия биләмәләре, дип игълан иттеләр. Ә көньяктарак Русия Кытай җирләре өчен сугыш башлады, ләкин тешләре үтмичә, солых төзергә мәҗбүр булды.
Шушы хәлләрдән соң тагын берничә дистә ел үткәч, Беринг Якутск воеводасы Шуваловтан ярдәм алып, инде эшлекле урыс алыпсатарлары һәм аучылары тарафыннан үзләштерелә башлаган Камчатка һүм Алеут утрауларын узып, Америка дип атала башлаган илаһи зур җирнең төньяк – көнчыгыш ярларына таба юнәлде.
Охотск диңгезе бу көннәрдә тыныч булып, атна да үтмәде, Камчатка ярыматавының көньяк очлыгында төзелгән Камчатск төрмәсе (урыслар кайда барып урнашсалар да, башлап төрмә салалар иде) һәм шуның тирәсендә барлыкка килгән шәһәрчек белән диңгез порты күренде.
Камчатскта Беринг экспедиция өчен өстәмә рәвештә азык-төлек юнәтергә тиеш иде, ләкин тозлы балыктан башка берни дә эләкмәде. Аның каравы, юлда авырган матросларга алмашка аңа солдатлар бирделәр. “Документлар патшасы” актуариус Батиков командорга булачак диңгезчеләрнең кайбер шәхси кәгазьләрен дә бирде. “Сабуров Максим Николай улы, - диде ул соңгы солдатның кәгазен сонып.- Чукындырылган татарлардан,- дип әйтергә теләгән иде, ләкин нигәдер тынып калды.-Яхшы мушкетер,”-диде ул ахырда.
Эскадра Тын океан суларына килеп чыкты. Монда су һәм дулкыннар гына түгел, һава да икенчерәк кебек иде.
Беринг әле Камчатск портында чакта ук беренче рангтагы капитан Тизенгаузен һәм командор Чириков белән бергәләп, экспедициянең маршрутын төзеп куйды. Аларга башта төньяк-көнчыгышка 85 градуслы румб буенча йөзәргә, ярты юлны үткәч, төньяккарак борылырга кирәк булачак иде. Үтәчәк ара биш мең мильдән артыграк булса да, эскадраның юлында инде өлешчә билгеле булган Алеут утраулары урнашканга күрә, Беринг һәм аның командасы үзләренең киләчәк язмышы өчен артык хафаланмадылар. Ләкин юкка.
Биш-алты тәүлектән соң, иртән, көн яктыра башлауга, уң яктанрак офык карайды. Бу диңгезчеләрне шундук хафага салды: очсыз-кырыйсыз океан киңлекләреннән давыл килә иде. Ике-өч сәгатьтән җил көчәеп, дулкыннар корабларны әле күккә чөя, әле су төбенә кадый башлады. Шторм шул кадәр көчле иде ки, яңа гына хәрби матрос булып киткән Максим Сабуров кына түгел, күпне күргән “диңгез бүреләре”дә соңгы догаларын укый башладылар.
Дүрт-биш тәүлек дәвам иткән мәхшәрдән соң көн аязлады, һәм максим хезмәт иткән “Изге Павел”ның үтә кызганыч хәлдә икәне беленде: җилкәннәр теткәләнеп беткән, бизань-мачта бөтенләй сынган, фальшбортның эзе дә калмаган. Карый торгач, су мичкәләренең дә ярылып акканлыгы билгеле булды. Ә иң начары - төньяк тарафын-да күренгән бер корабтан башка, океан өстендә беркем дә юк иде.
Чириков, төньякка таба искән җилдән файдаланып, теге корабка таба якыная башлады, һәм аның “Камчатка” исемле шхуна икәнлеге мәгълүм булды.
Ике капитан, кают-компаниядә озак кына утыргач, командаларны тезеп, төньяк-көнчыгышка, Алеут архипелагына таба хәрәкәт итәчәкләрен белдерделәр. Анда ике-өч йөз мильдән соң бер зур гына утрау очрарга тиеш икән, шунда хәл алырга мөмкин булыр диделәр.
Бер тәүлек йөзгәч, алда зур гына утрау күренде. Корабларга ярга якынрак килергә уңайлы урын да бар икән. Утраудагы мәрхәмәтле кешеләр корабларны төзәтергә агач бирделәр, төче суларын һәм азык – төлекләрен дә кызганмадылар.
Монда утраулар күпме? - дип сорады командор авылның аксакалыннан.
- - У-у-уй! –дип куйды авылның башлыгы һәм нидер бытылдап алды.
- Бу якта берәү генә - Атту. Ә теге якта,- дип көнчыгышка күрсәтте тылмач, - алар бихисап.
- -Ә зур җир еракмы?
- -Укимакны узгач та башлана,- диде аксакал.
- -Ничек атала ул?
- -Ничек атала?- дип аптырады карт.- Төрлечә. Анда авыллар күп.
Ике көннән соң кораблар юлга чыктылар. Бу юлы Чириковның алдан билгеләнгән курс белән бармыйча, көньяккарак борылуы мәгълүм булды. Шулвакыт көтелмәгән хәл килеп чыкты: офыкта эскадрадан аерылып калган тагын бер кораб күренде. Бу – “Наварин” дигән шхуна иде. Кире утрауга кереп, аны да тәртипкә китерергә туры килде. Ниһаять, кораблар Вест-Индиянең, яки Американың җылырак сулы ярларына таба юнәлделәр.
Көннәрдән беркөнне Чириков, төче су һәм азык-төлек тулыландыру максаты белән Алеут утрауларының тагын берсенә туктарга әмер бирде. Командор бу эшне башкарырга ике шлюпкага төялгән унике матроска йөкләде. Үзләре белән берәр юньлерәк җирле кеше дә алып килергә кушты.
- Бу нинди утрау?- дип сорады ул алеуттан, үзенең боерыгы үтәлгәч.
- Белмим,- диде теге,- ишеткәнем юк.
- Хәзер инде утравыгызның исеме “Чириков” булыр,- диде командор һәм картасына нәрсәдер язып куйды.
- Тирикоф!- дип кабатлады алеут.
- Чириков, балда!
- Тирикоф, балта!
Командор ачуыннан төкереп куйды да тагын сораша башлады. Тегесе зур җирнең ярлары, андагы халыклар турында белгәнен сөйләп бирде.
Мәргәнне ( документлары буенча Максим Сабуров иде ул) артта баручы корабка күчерделәр. Менә ничәнче көн инде, буш вакыты булды исә, бушпритның төбенә утырып, ул океанны күзәтә. Аның карашы офыкны айкый, ә күңеле еракта, Идел буенда иде.
Аның рәсми исеме Максим булса да, яшертен генә мулла чакыртып куштырган исеме Мәргән иде. Чөнки бабасының бабасы Сабирҗан көчләп чукындырылган булса да, ул үзе дә, балалары һәм оныклары да беркайчан да мөселман икәнлекләрен онытмаганнар. Мәҗбүри рәвештә чиркәүгә йөрсәләр дә, авылларындагы күпчелек керәшеннәр кебек, өйдә намаз укыганнар. Балаларын ике телдә укырга-язарга өйрәткәннәр.
Мәргәнне никрутлыкка моннан биш ел элек алдылар. Башта аларны Тобольскига китерделәр. Анда яшь никрутларны озак кына җафаладылар, аннан соң, ярты ел үткәч, инде чын солдат булдылар диптер инде, Русиянең күптән түгел генә сугышып алынган һәм колониягә әйләндерелгән Ерак көнчыгыштагы биләмәләрен сакларга алып киттеләр.
Мәргәннең ата – анасы, туганнары һәм үзе дә бу гомерлеккә аерылуны бик тә авыр кичерделәр. Дөрес, дүрт ел хезмәт иткәч, Русия императоры галиҗәнаплары гомерлек солдат хезмәтен 25 елга кадәр киметте киметүен, Ләкин Мәргән һәм аның иптәшләре мондый шартларда тагын 20 ел исән – сау хезмәт итеп, туган илгә кайта алуларыннан шикләнәләр иде.
Шундый уйлардан Мәргәннең күңеле бөтенләй төшенкелеккә бирелә торган булды, үзенең фаҗигалы гомере өчен йөрәге әрнеде. “Минем бу дөньяда яшәвемнең нинди мәгънәсе бар? – дип хәсрәтләнде ул һәрчак. – Йә туганнарымны күрмәячәкмен, йә гаилә корып, балалар үстерәлмаячакмын! Миннән бу дөньяда нинди эз, нинди истәлек кала?”
Уйлана торгач, Мәргән көндәлек алып барырга карар бирде. Бәлки язмаларым туган җиремә кайтып җитәрләр, дип өметләнде ул, ә бәлки... Аннан – моннан кәгазь юнәтеп, бөтен баштан кичкәннәрен, өч – дүрт көнгә бер утырып булса да, шуңа теркәп бара башлады.
Чириковның кораблары бер айга якын вакыт эчендә тын океанның төньяк читен кисеп чыгып, июнь аенда серле яңа ярларга якынлаштылар. Бу җирләрнең көнчыгыш тарафларын ауропалыларның 250 еллар элек ачуын, аларның башта Вест – Индия, аннан соң Америка дип атала башлавын сәяхәтчеләр беләләр иде инде. Белү генә түгел, бу илаһи зур континентны биләүче ниндидер индеецлар дип аталган халык белән очрашу аларны дулкынландыра да, куркыта да иде. Нигә киләләр алар монда? Дус булыпмы әллә дошманмы? Чириков һәм аның офицерлары моны беләләрдер, ләкин гади солдатка беркем берни аңлатмый шул.
Күпсанлы утраулар арасында беренче җирле кешеләр очрый башлады. Юан агачларны чокып яисә каен тузыннан эшләнгән җиңелчә көймәләр – каеклардан диңгез камасы, балык һәм башка нәрсәләрне тотып көн күрүче Вест – Индия халкы якынаеп килүче корабларга кызыксыну катыш шомлану белән карыйлар иде.
Диңгезчеләр ярга өч кабельтов калгач, ләнкерләр төшерделәр. Шунда ук шлюпкалар эшкә җигелде, һәм унар – унбишәр кеше утырган өч зур көймә ярга таба юнәлде. Ярга җитәр – җитмәс шлюпкалардан сикерешеп төшеп, хәрби матрослар көймәләрен яр буендагы эре ташларга беркеттеләр. Бу төркемнең бурычы – яр буен һәм якын – тирәне тикшерү, разведкалау иде. Ике солдат ут ягып җибәрде, ә башкалары вак-вак төркемнәргә бүленеп, мушкет һәм башка коралларын әзер тотып, тирә - юньгә таралдылар. Ике-өч сәгатьтән соң алар учак янына кайттылар һәм әйләнә- тирә тыныч, дип белдерделәр.
Чириков бер офицерга, ярдәмчеләр алып, корабларны озаккарак урнаштыру өчен уңайлырак урын әзерләргә кушты. Ерак та түгел яраклы бухта да табылды, һәм кораблар шунда күчерелде. Бөтен солдатлар,мәш килеп, кораблардагы әйберне ярга ташый башладылар. Ахырда экипажлардан башка бөтенесе ярга күченделәр.
Колония башта куышларда гына яшәде, ләкин көз якынаюга 4-5 нык агач өй, лабаз, командор һәм колония хакимиятенең эш урыны, кеше ябар өчен махсус тәрәзәсез өй, кечкенә чиркәү салынды. Ала югары башы очланган, аскы ягы җиргә күмеп эшләнгән бүрәнәләрдән торган биек нык койма белән уратып алындылар. Бу фортка Новоархангельское дигән исем бирелде.
Колониянең шуннан соңгы тормышы өч юнәлештә барды: яңа җирләрне картага төшерү һәм аларны Русия милке дип игълан итү, җирле халык белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайлау һәм, ниһаять, икътисади эшчәнлек җәелдерү.
Бу эшләрне башкару өчен утыз-кырыгар кешедән торган өч отряд булдырылды. Алардан башка аучы һәм балыкчылардан торган зур бер төркем төзелде. Алар даими рәвештә кыйммәтле диңгез һәм урман хайваннары, затлы балык тоттылар.
Элекке мушкетер Максим Сабуров капитан-лейтенант Паначев җитәкчелегендәге төркемгә эләкте. Алар яр буйлап көньякка хәрәкәт иттеләр, утрау һәм яр буйларын үзләштерделәр, картага төшерделәр, урындагы халыкны читкә куарга тырыштылар. Ләкин шулай да җирле теленкит кавеме белән низагка кермичәрәк эш иттеләр.
Әкренләп колониядәге тормыш җайга салынды, җирле теленкитлар, көлешләр меңнәрчә ел яшәп тукланып торган урыннарыннан тауларга куыла башладылар. Диңгез бирә торган бөтен байлык алар кулыннан тартып алынып, корабларга төялә торды.
Чириков теленкитләр белән хәйлә һәм мәкергә нигезләнгән сәясәт алып барды. Җирле халыктан, аракыга алыштырып, җәнлек тиресе җыю оештырылды. Ялтыравыклы вак-төяк бәрабәренә куаннарның башлыклары сатып алына башлады. Аларның кайсылары үзләре теләп Русиягә буйсынабыз дигән кәгазьгә тамгаларын да бастылар. Әлбәттә, җирле гади халык бу эшләрдән хәбәрдар түгел иде. Ә шулай да бу кәгазьләрдә иң куәтле теленкит ыруы Чилкат куаны юлбашчысының тамгасы юк иде әле. Бу Чириковны чамасыз борчый, ул төннәрен йокламыйча, әлеге ыруны көчсезләндерү, аның горур башлыгын үзенә буйсындыру планын корды.
Көннәрдән бер көнне, һәркем үз эше белән китеп, фортта сакчылар гына калгач, бер төркем теленкитләр каекларын күтәреп урманнан чыктылар да яр буена җыелдылар. Аннан соң тыныч кына сөйләнә-сөйләнә көймәләренә утырдылар һәм элек үзләре диңгез камасы аулый торган урынга юнәлделәр. Яр буендарак йөргән бер урыс балыкчысы моны Чириковка җиткерде. Командор офицерларга тиз генә якын – тирәдәге кешеләрне җыярга кушты. Озакламый мушкетерлар һәм сакчылардан торган илле-алтмыш кешелек отряд әзер булды. Алар көймәләргә төялделәр дә, коралларын әзер тотып, индеецларны эзләп киттеләр. Озак та үтмәде, ерактан, томан эченнән атышкан, кычкырышкан, боерыклар биргән тавышлар ишетелде. Ә тагын бераздан җирле аучыларга һөҗүм иткән сугышчылар канәгать кыяфәт белән базага кайтып керделәр. Теленкитләр исә ярга чыкмады.
Мәргән ул көнне аягы авырту сәбәпле фортта калган иде. Аны факториянең көньяк почмагындагы манарасыман урынга сакка куйдылар. Шуңа күрә диңгездәге фаҗига аның күз алдында булып үтте. Әмма бу аны таң калдырмады: ничә ел патша хезмәтендә булып, мондый хәлне еш күрә иде. Нерчинскида да. Охотскида да, Камчаткада да урыслар шул ук бер сәясәтне алып бардылар: кеше җиренә сорамыйча килеп урнашу, аны патша җире дип белдерү, җирле халыкны үз ягына аудару, буйсындыру. Барып чыкмаса, кырып бетерү. Бу эшләргә Мәргән үзе шаһит булды, ирексездән үзе дә катнашты. “Боларны эшләргә кем безгә хокук биргән?”- дигән сорау аның аңында күптән инде ныклап урын алган иде.
Ике көн үткәч, иртәнге аштан соң Мәргәннәрнең төркеме колониянең эчке ягына төзелде. Ә койманың тышкы ягында калган солдатлар һәм аучылар урын алган иде. Фортта тиздән җирле халык һөҗүм итә икән, дигән имеш-мимеш таралды. Ләкин бу хәбәр өлешчә генә дөрес булып чыкты: теленкитләр килделәр, ләкин...
Башта зур-зур берничә төркем колонияне чолгап алды. Бу хәл күпне күргән солдатларга да хафа салды, ләкин алар шундук тынычлана төштеләр: фортның капкасына таба зур төркем теленкитләр сагы астында Чилкат куаны юлбашчысы килә иде. Төрле төстәге каурыйлар белән киемен бизәгән урта яшьләрдәге кеше иде бу.
Шул вакытта форт эчендә дә хәрәкәт сизелде: Чилкат юлбашчысына каршы капкага таба Чириков атлый, ә аны биш-алты офицер һәм дистә ярым кораллы мушкетер озата килә иде. Ике процессия капка янындагы мәйданчыкта очраштылар да тукталып калдылар. Беренче булып Чириков телгә килде:
- Бәлки, Бөек юлбашчы кунак өенә узар?- дип сорады ул ярым мыскыллы тавыш белән. Юлбашчыга озын трөбкә тоттырдылар, һәм ул тыныч кына төтен суыра башлады. Чириков та тәмәке кабызды.
- Командор!- диде, ниһаять тегесе.- Минем халкымнан яшерен сүзләрем юк, монда гына сөйләшик.- Аннан соң тыныч, ләкин нык тавыш белән дәвам итте:
- Әйт! Ни өчен сез безнең утыз кешене юк иттегез? Балаларын ятим калдырдыгыз?
Чириков бу сорауны көтә иде булса кирәк, тынычлыгын һич тә җуймыйча җавап бирде:
- Бөек юлбашчы! Без бу турыда ишеттек һәм шул ук көнне тикшерү үткәрдек. Сезнең кешеләрегезне ситкәлеләр кырган. Алар бит сезнең ыругдашларыгыз, ләкин һәрдаим сезгә яманлыклар эшләп торалар. Ни өченме? Безнең белән дус булганыгыз өчен.
Утраулылар белән зур җирдәге теленкитләр электән үк тату яшәмәгән булганга, юлбашчы икеләнә башлады, бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ә командор мыскыллы елмаеп, аңа карап тора бирде.
Озак кына дәшми торгач, юлбашчы болай диде:
- Соңгы вакытта сезнең белән безнең ара бозылды. Бу турыда, командор, безгә сөйләшәсе бар әле. Аннан, ситкәлеләр турында нинди дәлилләрегез бар?
- Бар, бар!- диде Чириков һәм кулын селтәде, һәм шундук бер төркем диңгезче алар алдына килеп басты.
- Менә! Сорагыз алардан, - диде командор.
Юлбашчы бераз дәшми торды да, кинәт борылып, капка тышына таба атлады. Җирле халык, коралларын әзер тоткан килеш, зур саклык белән аның артыннан киттеләр.
Чириковның мәкерлелеге, кабәхәтлеге күпне күргән Мәргәнне дә таң калдырды.
“Инде хәзер,- дип уйлады солдат,- ике тугандаш кавем арасында канкоеш башланачак. Алар бер-берсен кырачаклар. Ә Чириков кебекләргә шул гына кирәк тә инде. Ни өчен эшләнә бу? Океанга кадәр никадәр җир сугышып алынды, күпме төрле халыклар юк ителде. Һаман да аз. Инде Америка җиренә килеп тыгылдык. Нигә кирәк урыска шул кадәр җир, су, кеше мөлкәте? Бер заман тамагына таш булып утырмасмы аның? Саклый ала алырмы ул яулап алган җирләрен? Бөтен байлыгы, көче, халкының гомере шуңа гына китеп тормасмы?
Кичкә таба каравылдан бушаган Мәргән яр буена төште. Бераздан аның янына ике креол килеп утырды. Икесе дә алеут утрауларыннан бәхет эзләп килгән кешеләр иде болар. Аталары урыс булганга, икесе дә урыс телен беләләр иде. Утыра торгач, әле генә булып үткән хәлләр турында сүз чыкты. Креолларга ышанган Мәргән үзен газаплаган уйлар белән бүлеште, Чириков һәм аның ярдәмчеләренең сәясәтен хурлады. Балыкчы теленкитләрнең кем кулыннан һәлак булуын да сөйләде.
Күпмедер сөйләшкәч, тегеләрнең берсе каекка утырып көньякка китте, икенчесе фортка ашыкты. Ә Мәргән әле яр буенда озак утырды. Аның уйлары, меңнәрчә чакрымны үтеп, туган җиренә, яшьлегенә кайттылар, кардәшләре, дус-ишләре, ата-анасы янында йөрделәр. Нихәлдәләр икән мескенкәйләр, яшиләр микән әле якты дөньяда?
Мәргән гадәтенчә акрын гына җырлап җибәрде. Һәрвакыт – дозорда да, каравылда торган чакта да, авыз эченнән генә дип әйтерлек, моңлы татар көйләрен җырлый торган булды ул, шулардан үзе өчен күңел тынычлыгы, сабырлык, рухи көч ала килде.
Үзенең сөйгән яры Нәстүген – Нәсимәсен дә искә төшерде ул. Ике яшь йөрәк, бер-берсен өзелеп сөеп, көзгә туйлар ясарга да вәгъдә итешкәннәр, инде ата-аналары да каршы китмиләр иде. Ләкин язмыш аларның бәхетенә киртә куйды: Нәсимәгә авыл бае, урыслар алдында куштанланып үзе чукынган Питрәй улы Микулайның күзе төште. Нәсимә аны яратмый гына түгел, җирәнә һәм чиркана иде. Аңа хатын булу түгел, кыз хәтта үләргә дә әзер иде.
Башта Питрәй Мәргәннең һәм аның атасының өстенә яла ягып, аларны хөкем иттерергә тырышты. Ул аларны мөселманлыкта, чиркәүгә күз буяу өчен генә йөрүдә гаепләде. Ләкин бу барып чыкмады. Әмма шул чакта авылга рекрутлар җибәрү йөкләмәсе килеп төште, һәм Питрәй, акча төртепме әллә башкачамы, Мәргәнне гомерлеккә хәрби хезмәткә озаттырды.
Саубуллашу киче җиткәч. егет белән кыз су буендагы карама төбендә очраштылар. Нәсимә үзенең өметсез киләчәге өчен елады, бәгыре телгәләнгән егет аны юатырга тырышты, сабыр итүен үтенде. Алар кызның әнисе эзләп килгәч кенә аерылыштылар...
Фортка кайтканда караңгы төшеп килә иде инде. Казармага килеп керү белән үк,
аның артыннан, ишекне каерып ачып, өч кеше – фендрик Баранов һәм аның ияреп, ике солдат килеп керделәр. “Сабуров! Сине Их Превсходство командор чакыралар, тиз генә бул!”-дип җикерде фендрик, һәм аның ярдәмчеләре Мәргәнне җилтерәтеп урамга алып чыктылар.
Чириков Мәргәннән үзе сорау ала башлады. Башта ул аңа озак кына сөзеп карап торды.
- Үзең әйтеп каласыңмы әллә тереләй тиреңне туныйкмы? –дип шактый каты бәрелде ул тоткынга, ниһаять.
- Мин берни аңламыйм, Ваше Прсходство! – дип котылмакчы булды Мәргән.
- Ул аңламый, кара син аны ә!- дип җикерде командор.- Ә кем креолларга туземецларның үлеме турында сөйләде? Кем серне ачты?
- Мин бары тик дөресен генә сөйләдем!..-дип акланырга тотынды Сабуров.
- Кем кушты сөйләргә? Теге икенче креол Ситкәдәгеләргә яисә мондагы маймылларга җиткерсә, башың бетте! Аннан соң! – дип кычкырынуын дәвам итте түрә.- Син нәрсә сызгалыйсың анда көн саен? Син укымышлымыни? Күрсәт әле язмаларыңны! Бу нинди язулар? Син төрек шпионы мәллә?- дип бәйләнә башлады, Мәргәннең гарәп хәрефле көндәлеген күргәч. - Димәк син безнең көн саен нәрсәләр эшләвебез турында яза барасың һәм оттоманнар өчен белдермә әзерлисең?!
Үз өстенә шундый куркынычлы яла яксалар да, егет дәфтәрдәге язуларның нәрсә икәнен, үзенең һәм ата-аналарының кем булуын белдермәскә булды, дәшмәде.
- Яхшы! – диде Чириков янаулы тавыш белән.- Иртәгә, яктыргач, телең чишелер, дип уйлыйм. Алып китегез!- дип боерды солдатларга, Мәргәннең дәфтәрен өстәл астына яшерә-яшерә.
Төнне Мәргән тоткыннарны ябу өчен махсус эшләнгән тәрәзәсез өйдә үткәрде. Башка вакытта бу зиндан төрле сәбәпләр аркасында ябылган теленкитләр белән тулы була торган булса да, бүген буш иде. Егетнең күзенә йокы кермәде, чөнки язмышы, киләчәге шомлы томан эчендә иде кебек. Ниләр булыр, ничек котылыр ул нахак бәладән. Хәер, иблис кенә өметсез, дигәннәр бит, Аллаһе тәгалә үзе карар, ул ничек кушкан, шулай булыр. Амин...
Иртәнгә таба, ял итүче солдатлар гына түгел, сакта торучылар да йокымсыраган чакта, тышта нинидидер тавышлар, атыш ишетелде. Урман ягында җирле халык чинап кычкыра, форт эчендә хәрбиләр акырыша башлады. Борынга янгын, төтен исе килеп бәрелде. Мәргән бүрәнә ерыгыннан тышны күзәтә башлады. Теленкитләр фортны чолгап алып, ерактан гына утлы уклар белән атып фортның коймаларын, эчтәге корылмаларын яндыралар, ә солдатлар аларга мушкетлардан, туплардан аталар.
Күп тә үтмәде, бөтен фортны янгын чорнап алды. Кальгәнең коймасы кайсыбер урында җимерелеп төште. Җирле халык форт эчендәге кешеләрне иркенләп кыра башладылар. Утлы һәм утсыз уклар туктаусыз сызгырды. Солдатлар тегеләрнең күплеген, үзләренең җиңелә башлауларын сизеп, океан ярына таба тартыла башладылар. Ләкин анда да котыла алмадылар, исән калганнарына бирелергә туры килде.
Шулвакыт бер төркем теленкитләр форт эчендәге ачыграк урынга Чириковны һәм аның исән калган офицерларын чыгардылар. Күптән түгел генә кикриге шиңгән әтәчтәй кайтып киткән юлбашчы, җиңүче кыяфәтендә командордан сорау ала башлады. Хәер, ул моны гаҗәп йомшак, ачусыз тавыш белән башкара иде.
- Командор! – дип башлады ул.- Син үзеңнең мәкерле һәм кабәхәт эш иткәнлегеңне, безне кан кардәшләребез белән сугыштырырга теләгәнеңне таныйсыңмы?- Чириков дәшмәде. - Әйт әле!- дип сүзен дәвам итте тегесе.- Нигә килдегез сез монда? Без бит сезне дусларча кабул иттек, ә сез кан кою белән җавап бирдегез. Сезгә монда ни кирәк?
- Бу җирләр безнеке!- дип җавап бирде Чириков тәкәббер тавыш белән.- Рус кешесе аяк баскан бөтен җир Русиянеке. Бу элек тә шулай булды, киләчәктә дә үзгәрмәячәк.
- Чит ил җирләре, мөлкәте, байлыгы сезнең өчен кеше гомереннән югарыракмыни?- дип сорады юлбашчы. – Моның өчен сез үз халкыгызны да кызганмыйсызмыни?
- Халык? – дип елмайды Чириков масаюлы кыяфәт белән.- Халык тузан гына ул. Ул югары катлауның иминлеген, байлыгын тәэмин итү өчен генә кирәк. Бездә хатын-кыз күп, солдатлар кырыла тора, яңалары туа тора. Аннан соң, әгәр сугышта күп ганимәт алына икән, халыкның исән калган өлеше мохтаҗлыксыз яшиячәк.
- Сез бөтен халкыгызны, эшләмичә, басып, сугышып алынган ганимәт исәбенә генә яшәргә өйрәттегезмени? – дип сорады исе киткән юлбашчы.
- Моның нәрсәсе начар? – дип куйды тегесе горур тавыш белән.- Әйдә безнең өчен басып алынган халыклар тир түксен.
- Әфәнде! – диде юлбашчы кырыс тавыш белән.- Сез рәхимсез кешеләр, өстәвенә кәпрәючән. – Һәм ул дәшмичә озак кына Чириковка карап уйланып алды, аннан соң сорау бирде: - Ә кайда синең безгә ярдәм иткән намуслы солдатың?
- Ә-ә-ә! Теге басурманны, төрек шымчысын әйтәсеңме? Ул юк инде!- дип көлде Чириков.- Ул юк...
Ләкин шул ук мизгелдә Мәргән ябылып яткан корылманың түбәсе янып җимерелә башлады, һәм аннан кычкырган тавыш килде. Кабилә башлыгының ымлавы буенча берничә индеец шул якка йөгерделәр һәм сугыш балталары белән ишекне ватып, Мәргәнне азат иттеләр.
- Шулмы?- дип сорады башлык тылмач булып хезмәт итүче креолдан. Тегесе баш какты.
- Ах син хайван! Төрек танавы!- дип җикеренде Чириков, төкереген чәчеп.- Сине дар агачы көтә! Бөтен ыруың тамыры белән йолкынып юк ителәчәк...
- Командор! –диде кабилә башлыгы тыныч кына тавыш белән. –Без теленкитләр сезнең кебек сугыш яратучан халык түгелбез. Әмма сез безне кан коярга мәҗбүр иттегез. Шулай да мин сезне азат итәм. Корабларыгызга төялегез дә кайтып китегез, башка монда килеп күренмәгез! Тик башта безнең җирне талап җыйган малны ярга чыгарып куегыз!
Шуннан соң ул Мәргәнгә борылды:
- Ә син, мәрхәмәтле кеше, нинди карарга киләсең? Минем аңлавымча, илеңә кайтырга ярамый. Монда каласың икән, сине берсе дә кыерсытмас, киресенчә, хөрмәтле кеше булырсың.
Мәргән бу сүзләргә тиз генә җавап бирә алмады. Чириков белән бер корабта бару – мөмкин булмаган гамәл икәне көн кебек ачык иде. Таш өстендә утырып, солдатларның кораблардан җәнлек тиреләре бушатуын, Чириковның азат ителүен һәм иптәшләренең җилкәннәр күтәреп кузгалып китүен күзәтте. Әле кораблар кузгалып киткәч тә торып китә алмады. Әлбәттә, аның уйлары күңелсез, киләчәге өметсез иде. Нәрсә көтә аны монда? Хөрмәтле кеше булырсың, дип әйттеләр әйтүен, ләкин адәм баласына ул гына җитми бит. Туган ил кирәк аңа, ата-анасы, туганнары, яшьлек дуслары, сөйгән яры, ниһаять.
Мәргәнгә карата җирле халык чыннан да яхшы, дусларча мөнәсәбәттә булды. Аның бөтен эше диңгез яры буенда йөрү һәм Чириковның янып өлгермәгән өеннән алып чыккан көндәлекне тутыру иде.
Бер-ике атна яр буенда таптангач, Мәргән ныклы бер карарга килде: ул ирекле кеше һәм туган ягына кайтырга тиеш. Зур һәм нык кына көймәгә утырып чыкса, Алеут архипелагы буйлап утрадан утрауга күчә - күчә, Командор утравына барып җитәр төсле иде аңа. Бу турыда ул таныш креолдан сорашты. Ә аннан Камчаткага да ерак калмый. Диңгездә йөрү тәртибен белмәгән кешегә 4 – 5 мең миль араны үтүнең никадәр хәвефле икәнен аңласа да, үзе өчен бүтән чара күрми иде ул.
Көймәне теленкитләр башлыгыннан сорарга булды. Тегесе, бу уеннан кире кайтару өчен Мәргәнне озак кына үгетләгәннән соң көймә бирергә булды. Ул гына да түгел, Мәргәнгә ярдәмгә үзенең тәрҗемәче креолын да бирде, һәм бу хәл егетне бик нык сөендерде.
- Мин аңа болай гына океанга чыгарга киңәш итмәс идем, эмма ул шундый карарга килгән икән, бар Кадьякка чаклы озатып куй. Анда минем танышым кабилә башлыгы булып тора, ул сиңа кире кайтырга ярдәм итәр,- диде юлбашчы креолга.
Азык – төлек, су һәм башка кирәк – ярак нәрсәләр төялгән зур гына көймә (урыслар аларны “коч” дип атыйлар), диңгез дулкыннарында чайкала-чайкала, көнбатыш тарафына юл алды. Ишкәкләр өскә алып куелган, чөнки арттан искән җил, тиз генә әмәлләп алынган җилкәнне күпертеп көймәне алга куа.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 2
  • Parts
  • Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 1
    Total number of words is 4511
    Total number of unique words is 2210
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    57.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 2
    Total number of words is 4630
    Total number of unique words is 2032
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    59.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 3
    Total number of words is 4777
    Total number of unique words is 2113
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 4
    Total number of words is 747
    Total number of unique words is 540
    46.1 of words are in the 2000 most common words
    59.0 of words are in the 5000 most common words
    65.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.