Latin

Кызыл Кар

Total number of words is 1486
Total number of unique words is 891
50.7 of words are in the 2000 most common words
64.5 of words are in the 5000 most common words
71.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
— Җитеп торыр, балам, ят инде. Иртән торасың бар...
— Әни, әз генә калды бит.
— Җитте-җитте, яткан килеш укыма, улым, күзең авыртыр.
Яраткан әкият китабыннан теләр-теләмәс кенә аерылып, Фәндәс аны миндәре астына салып, юрганын тартыбрак ябынып ятты.
— Әни, иртәгә көтү чыгар микән?
— И, Аллакаем! Тагын нәрсәләр генә исеңә төште? Бүген абыеңнар белән картәтиең кәҗәсе өчен чыкты бит. Иртәгә сарыклары өчен чыгасы. Май аеның башы гына булса да атнадан артык чыга инде көтү, яз иртәләде бит быел, балакаем. Малкайларга чемченергә яшел үлән бар. Акмаңгаебыз күп итеп сөт алып кайтыр...
— Ә мин син сыер сауганнан соң картәтиләргә сөт илтергә барырмынмы?
— Барырсың балам, барырсың. Тик башта кәҗәләрен алып кайтырсың. Югыйсә көтүдән арып кайткан көе картәтиең берүзе эзләп йөреде.
— Дәресеңне кара, дип үзең аларга барырга рөхсәт итмәдең дә. Әни-и, мин инде зур бит, әйме?
— Әйе, балам, әйе, Аллага шөкер! Ә хәзер йокла, иртән торалмассың, мәктәпкә соңларсың, — әнисе шулай диде дә, улының битеннән үбеп алып өйгә кереп китте. Фәндәс верандада берьялгызы калды. Малайның күз алдына әле генә китаптан укыган Камыр батыр килеп басты. “Эх, аның кебек көчле булсаң икән, әнә бит ул ничек дию пәриләре белән көрәшә...”
— Кайда әле, өстеңә тагын берәр юрган ябыйм, — әнисе аның өстенә калын юрган япты. Малай бастырык белән бастырган кебек кыймылдый алмаслык булды. — Әллә кайдан ямьсез, кара болытлар чыгып тора, ягыр явармы, әллә кармы? Ходаем хәерлегә булсын.
— Әни-и май аенда да кар явамыни?
— Кайвакыт ява инде, улым.
— Фәнисә апа әллә алдый, әллә чын кызыл кар ява, ди. Әни, кызыл кар явамы ул?
— Ява диләр, балам, тик аны бар кеше дә күрми, ди.
Әнисе тыныч йокы теләп кереп китте. Менә кызык, инде тугыз яшькә җитеп аның кызыл кар да күргәне юк. И-и, бәләкәй шул әле ул. Фәнисә апасы кебек зур үскәч, күрер әле. Әнә әнисе дә ява диде бит. Ул алдамас. Яугач, бер ул гына күрми калмас. Тик нигә тизрәк яумый икән? Бәлки явып та Фәндәс күрми калгандыр? Әллә аның күзе начар күрәме? Алай дисәң былтыр укырга төшкәндә больницада аны тикшергән ак халатлы апа бер нидә әйтмәде. Юк, аның күзләре яхшы күрә. Фәндәс үзләренең җилкапксына менеп карап утырганда әтисен, абыйларын әллә кайдан, кибет яныннан ук таный. Ә картәтисенен әйтеп торасы түгел, ул аның күк эшләпәсен әллә нинди ерактан ук танып тора. Шулай уйлана торгач малай татлы йокыга талды.
* * *
...Әминә карчык карты Галиулланың ыңгырашуына уянып китте. Куркып: “Галиулла, ни булды?”—дип дәште. Тиз генә торып ут кабызды. Аннары картының күлмәген төймәләрен ычкындырды.
— Галиуллам, нәрсә булды? Эндәш, тавыш бир,— дип картына ялварды. Карты эндәшмәде, дөресрәге, нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан иде дә, тавышы чыкмады. Ул ябык, хәлсез куллары белән нәрсәдер аңлатырга теләде. Ни кадәр генә тырышмасын Әминә карчык берни дә аңламады. Ә бу минутлардаа аның карты, илле өч ел бергә гомер кичергән Галиулласы үлем белән тарткалаша иде.
Әминә карчык самовардан чәшкегә су агызып алып килгәнче карты тынып калган, аның йөрәге тибүдән туктаган иде. Әминә карчык картының күкрәгенә кулын куеп карады, йөрәге типми. Кулындагы чәшкесе төшеп ватылды. “Үлгән! Галиулласы үлгән! И, Раббым, инде ниләр генә эшләргә?! Өйдә берүзе, ялгыз, хәлсез карчык ни эшли ала? Ә нәрсәдер эшләргә кирәк. Кешеләр чакырырга.... Һичшиксез, кешеләргә чакырырга!” Ишеткәне бар карчыкның мәетне берүзен генә калдырырга ярамый! Ә ул берүзе. Булса соң, ярамый дип таң атканчы болай утырып булмас. Төн заманында урамга чыгып кычкырып булмый да инде. Кычкыруын да кычкырыр идең, тик сине кем ишетер. Вакыт та бик соң, төнге ике тулып кил. Әминә карчык картның күзләрен йомдырды, авызы ачылмасын дип ияген яулык белән тарттырып бәйләде, кулларын рәтләп куйды, өстенә юрганын рәтләбрәк япты да, тиз генә киенеп Галиулланың энесе Дәүләтханнарга китте. Кичтән кара, саргылт болытларның куерып торуы юкка булмаган икән, җир өстенә хәтфә юрган булып йомшак кар яткан. Ул йомшак, ап-ак карда Әминә карчыкның вак-вак кына галуш эзләре ятып калды. Ишекне ачу белән әйтеп салынган кайгылы хәбәргә Дәүләтхан каушап калды. Бераз ис җыйгач ул корткасы Шәмсияне ияртеп абзыйсының өенә киттеләр.
— Җиңгәчәй, кичә кичтән абзый менә дигән йөреп ята иде бит әле. Көтүдән кайтканын күрдем, бераз сөйләшеп тә тордык. Бер-бер җире авырткан кешегә дә ошамаган иде. Зарланмады...
— Шулай иде дә, менә уйламаганда китте бит,— дип җавап бирде Әминә карчык Дәүләтханга.
— Безнең әтәй дә шулай бик кинәт үлгән, дип сөйли иде безгә инәкәй. Безнең нәселдә шулай күпләр кинәт китә дигәне дә хәтердә. Инәкәй үзе дә кичтән бар, иртәнгә юк булды бит...
— Шулай инде, шулай, туган, барысы да бер Аллаһы Тәгалә кулында. Язмыштан узмыш юк. Сез кереп абзагыз янына утыра торыгыз. Мин кияү белән кызымны да уятыйм әле, – дип аларның йортына юнәлде.
Әминә карык кияве Рәис белән кызы Нәзирәне дә, күрше-күләндәге карт-карчыкларны да уятып чыкты. Алар төне буе мәетне саклап чыктылар.
Сызылып таң атты. Бүген май аеның унысы... Иртән торып тышка чыккан кешеләр яңа яуган карны күреп хәйран калды. Галиулла картның үлүе хакындагы кайгылы хәбәр дә инде авылга таралып өлгергән иде. Кемдер шушы ике вакыйга арасында бәйләнеш булганлыгын исбат итәргә тырышып микән: “Галиулла бабай үлмәсә, кар да яумаган булыр иде”— дип куйды. Икенчесе: “Изге кеше булган Галиулла карт”,— дип сүзгә кушылды. Кеше дөньялыкта изгелек кылганмы, яманлыкмы — ул үлгәч, ахирәткә, мәңгелек йортка күчкәч, аның хакында начар сүз әйтергә ярамый. Бу кешеләр шушы хакыйкатьне истә тотып, Галиулланы искә алып тордылармы, башкамы?..
Авылда хәбәр тиз таралучан: яхшысыда, яманы да. Югары очка, авылның иң читендә яшәүче Гәрәйләргә генә хәбәр бу көнне ни эшләптер барып җитмәгән икән. Гәрәй авылдагы мал көтүен чиратка салучы җаваплы кеше. Шунысы да бар: көтүне башлап аның өе яныннан түбән очка табан җыеп алып төшеп китәләр. Иртәнге сигездән биш минутка гына соңласаң да аңардан “җылы” сүз ишетәсең. Гомергә булмаган хәл бит — сәгать тугызынчы ун минут җитте, Галиулла карт һаман юк. Сарыклары өчен тагын бер көн чыгасын кичтән кисәткән иде. Әллә кичә арып кайтып йоклап ятамы бу “хитрый эшләпә”? Авыл халкы картка яратып, үз итеп шундый кушамат таккан иде. Сиксәнгә җиткән картның йоклап ятуы да икеле. Үзе булдыра алмаса оныкларына әйтсен иде, әнә үзләре бер көтү – алты бала үсеп киләләр. Гәрәй каеш чыбыркысын кулбашына салып, сукрана-сукрана түбән очка атлады.
Әлбәттә, ул Галиуллаларга ук төшеп җитә алмады, урамның теге очында картның үлеме турында әйттеләр. Ул картның күршесе Әсләмҗанга көтүгә чыгарга кушты да, Галиуллаларга кереп озак кына мәет янында утырды. Ул кичтән генә йөгереп йөргән теремек картның кинәт үлеменә тәмам аптыраган иде.
— Менә сиңа “хитрый эшләпә”, көтүгә чыкмаска була барыбер сәбәбен тапты бит! — дип җор сүзле Гәрәй шаяртты да, саубуллашып кайтып китте.
* * *
Фәндәс йокысы туеп уянды да уйланып ята башлады. “Һе-һе, әнисе тиздән аны уятырга чыгачак. Ә ул инде янган, аның килүен көтеп ята. Әнисенең якын килүе була, Фәндәс сикереп торачак. Вәт, куркачак әнисе. Тукта, нигә шул кадәр якты соң? Караңгы була иде түгелме соң ул иртән торганда? Бәлки әнисе аны уятырга оныткандыр?” Малай урынныннан сикереп төшеп өйгә керде. “Өйдә бер кеше дә юк. Сәгать ун тулып килә. Әнисе кайда? Кайда абыйлары? Кайда китеп беткәннәр болар?!” Ул күлмәген киде, чалбарын элгечтән алды. “Һи-һи, алдакчы, уятам, дигән була бит әле авыз тутырып. Шушы вакытта мәктәпкә барып кер инде, оялмыйча”.
— И-и, балам, тордыңмы? Төне буе аяк өсте йөреп бөтенләй онытканмын төпчегемне.
— Әни-и, нигә уятмадың? Хәзер менә мәктәпкә соңга калдым. Укытучы апага нәрсә дип әйтермен? Йокладым, диярмени?
Әнисенең күзләрендә яшь бөртекләрее күренде, ул аларны җиңе белән сөртте дә улын күкрәгенә кысты.
— Әни, нигә елыйсың? Елама! Фәния апага үзем әйтермен. Әнинең эше күп иде, үзем тора алмадым диярмен. Илшатлар “йокы чүлмәген” дип көлсәләр дә әйтермен, йоклап калганмын диярмен.
— Юк, балам, аңа елмыйм мин. Башыбызга олы кайгы төште. Мәктәпкә бүген бармассың...
— Мәктәпкә бармаска, нигә?
— Бүген төнлә картәтиең үлде, балам...
Башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте Фәндәснең. “Ничек инде үлде? Ничек? Аның үлгән сарык, тавык, каз күргәне бар. Әтисе аларның муенын кисә дә аларның каннары ага. Каннары аккач алар үлә. Димәк, картәтисенең дә каны аккан...” Ул әнисенең кулыннан ычкынып тышка атылды. Өстенә дә, башына да киеп тормыйча ишек төбендә яткан зур галошны өстерәде дә ике өй аша гына яшәгән картәтиләренә йөгерде.
“Менә сиңа, мә! Кар яуган, кызыл яуган”. Малай үз күзләренә үз ышанмыйча күзләрен бер ачып, бер йомып торды. Ләкин карның төсе үзгәрмәде. Карәтисе үлгән, димәк аның каны аккан! Әнисенең сүзләре дөрес булып чыга түгелме?!”. Фәндәс барып кергәндә өй эче тулы кеше иде. Малайга игътибар бирүче булмады. Аның картәтсен өйнең уртасына куелган кроватька салганнар, күзләре йомык. Картәнисе күреп калды да Фәнисне карәтисенә якынрак алып килде. Малайга карәтисе хәзер торып утырыр да: “Килдеңме, әйдә түрдән уз, утыр. Укулар ничек бара соң? Перәнник биримме?”— дияр, чәчләреннән сыйпар төсле иде. Ә картәтисе кузгалмыйча тик ята бирде. Бөтенесе үлгән дә үлгән, дигән булалар. Йөзе бераз агарган-агаруын, бит үлгәч кан була?! Малайның күзе тәрәзәгә төште. Тыштагы кар кып-кызыл. Картәтисенең каныдыр. “Үлгән”, диюләре дөрестер... Фәндәснең башы әйләнә башлады, күз аллары караңгыланды. Бер карт егыла башлаган малайны тотып калды. Шул вакыт өйгә килеп кергән Нәзирә улын күтәреп алды.
— Курыкты ахры, бала кешесе бит! — Ул шәленә төреп төпчеген өйләренә алып кайтып китте.
Галиулла картны күмеп кайтканнан соң да әле малай тиз генә терелә алмады. Авызыннан күбекләр чыгарып саташып ятты. Мич башына 2-3 кат юрганга төреп салып мәтрүшкәле чәй эчергәч кенә бераз аруланды Фәндәс, күзен ачып карап ята башлады. Өйдәгеләрнең башы күккә тиде. Икенче көнне төпчек торып йөри үк башлады. Тору белән беренче булып тәрәзәгә капланды. Кар инде эреп юк булган иде. Бер читтә улына елмаеп карап торган әнисенә барып сыенды:
— Әни, кызыл кар яумасын бер дә, кирәкми!
1995 ел.
You have read 1 text from Tatar literature.