Latin

Кыш Җыры

Total number of words is 1027
Total number of unique words is 635
48.8 of words are in the 2000 most common words
61.1 of words are in the 5000 most common words
68.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Җил көзен очраган берәүнең борынына тузан тыгып йөридер иде, хәзер инде һөнәрен үзгәрткән; урамда йөрүчеләрнең борын очларына кар йоннары ябыштырып йөри.
Кыш салкын булыр, диләр дә, мыеклар аягүрә торалар.
Кыш музыкасына биергә туры килер, ахры.
Ләкин барыбер чәчәкләрен ияртеп яз килер, барыбер без тагын ялангач, комга ятып, үрдәк малайлары кебек кояшка күзебезне кысарбыз.
Штаннарын муеннарына тагып, яз буе, штансыз, ата казлар белән сугышып йөргән авыл малайлары, телләре белән тәрәзә пыялаларын эретеп, бер күзләре белән генә урамга карыйлар.
«Курыкмагыз, кечкенә сукбайлар!»
Барыбер, барыбер яз килер һәм сез тагын да алма, кыяр бакчаларына дүрт аякланып кунакка йөрерсез!
— Күңелсез булмасын!
— Кышны биеп уздырыгыз! — ди дә, җил, «телеграф баганаларына» утырып, телеграф чыбыкларында кыш җырын җырлый, йорт трубаларын сызгырта.
Малайларга күңелсез булмасын өчен:
— Мәктәптән кайткач шуарсыз инде! — ди дә, таулар өеп куя.
Тәрәзәгә төрле яфраклар, чәчәкләр рәсемен төшереп:
— Менә болар инде сез ярата торган яз көнендә була торган нәрсәләр! — ди дә үрти.
Мәхәббәтне урамнардан, бакчалардан җылы театрларга өстерәп кертте.
Мәхәббәтнең бәясе күтәрелде.
Бер сум, ике сумнар тирәсендә йөри.
Гашыйк булырга теләдеңме:
— Театрга билет өчен бер сумыңны рәхим ит!
— Юк икән — яз башында булачак мәхәббәт урожаен көт.
Тормыш урамнардан, бакчалардан бүлмәләргә күчте.
Тик теләнчеләр генә урамда калды.
Урамда теләнчеләр йөриләр.
Нәни генә балалар, кулларын сузып:
— Абый, бер тиен генә бир! — диләр. Кайсыгыздыр миңа кайчандыр:
— Ачлык елларында минем кечкенә энем, әтиләр үлгәч, шәһәргә киткән дә югалган... Хәзер белмим кайда,— дип сөйләгән иде.
Ә, бәлки, шуларның берсе сезнең энегездер һәм урамнардан узганда сезнең күзегезгә карый торгандыр.
Язын сандугачлар утырган агач ботакларында карлар таган ясап сәленәләр.
Ата казлар, бер аякларына гына басып, озын муеннары белән ары-бире карангалыйлар да карга утыралар.
Кыш урамга чыккан кешеләрнең борыннарын кызартып кызык итә.
Язын урам буйлап нәни байракларын җиргә өстерәп йөргән октябрятлар кыш әкиятен укыйлар.
Мин теләнче кыз турында сезгә сөйлим.
Егерме беренче елда кыш булган.
Урамда йөргән йөз меңнәрчә теләнчеләрнең икесе килеп коммунист Хәлилнең ишеген какканнар һәм ишектән бер урыс карчыгы белән бер яшь кенә урыс кызы килеп кергән.
Хәлил ул вакытта мәсьүл1 бер урында эшләп паек алган.
Хәлил миңа хатыны алдында көлеп-көлеп сөйли:
— Алар керүләре белән ишек төбенә тукталдылар. Кыз башын түбән иде. Мин, аларның сорауларын көтми, бүген генә алып кайткан паек икмәгеннән бер кисәген суздым. Кызның анасы, икмәкне алып, өзлексез рәхмәтләр укыды һәм борылып чыгарга җыенды. Ләкин кыз миңа күз яшьле тавыш белән:
— Миңа теләнеп йөрергә уңайсыз, сезгә бәлки аш пешерергә, өегезне карарга кеше кирәктр. Мин аяк туфрагыгыз булыр идем,— диде һәм минем күземә карады.
Мин ни эшләргә белми аптырап калдым. Ә бераздан паекны рәтләбрәк тотканда, билгеле, ике кешегә җитәрлек, дип уйладым да риза булдым. Кыз ни эшләргә белми шатланды. Шулай итеп, миндә калды. Ә паек ике кешегә генә җитәрлек булганга анасы:
— Балам, син генә булса да бәхетле бул! — дип чыгып китте...
Шулай итеп, теләнче кызы аңарга көн дә аш әзерләп, бүлмәсен җыеп, ачлык елында ике кешелек күңелле генә бер тормыш төзегән.
— Соңыннан?
Кыз Хәлил булмаганда гына аның китапларын караштыр-галый башлаган, көннәрнең берендә Хәлил сөйли:
— Миңа һәрвакыттагы кебек эштән кич сәгать тугызда кайтырга туры килде. Кайтсам, шул, ни күзем белән күрим, кызыең урынны бик рәтләп кенә түшәгән дә, чәчләрен таратып, минем урынга менгән дә яткан һәм рәхәтләнеп йоклап ята.
1 Масьул — җаваплы.
Ул ары-бире башын кашып әйләнгәләгән дә, башка ятар урын тапмагач, менеп аның янына яткан. Икенче көнне иртән алар ирле-хатынлы булып торганнар.
Еллар йөзләрен алмаштыралар, фрак кигән еллар блуза кияләр.
Хәлил һәрвакыттагы кебек собраниеләргә1 йөри, кыз Хәлил бүлмәсендәге китапларны карый.
Хәлил ячейкаларда доклад ясый, кыз курсларга йөрергә вакыт таба.
Комсомолка була.
Шулай итеп, Октябрьнең тугызынчы кышында Ленинның:
— Ьәрбер асрау хөкүмәт белән идарә итә белергә тиешле,— дигән җанлы лозунгысы үсә.
Инде Октябрьнең унынчы кышында ул җанлы лозунг урамга чыгар.
Ә хәзер, Хәлил миңа бүген телефонда сөйли:
— Кил, Надя бер «разбойник» дөньяга китерде, дөнья җимереп кычкыра,— ди.
Димәк, аларның паек белән башланган тормышлары бу ел чәчәк аткан.
Ә урамда теләнчеләр йөриләр:
— Бу ел кыш салкын булыр,— диләр.
Ә җилнең эче поша,
кырдан кырга оча,
ул, үзен-үзе юатырга теләп, киң кырда
диңгезләр рәсмен бизәргә тырыша;
дулкыннар ясый, тагын боза,
дулкыннарны башка бер урынга күчереп карый,
ошатмый да пыр туза...
Җилнең эче поша,
килеп юлга поса.
Юлчыларның печән бәйләмнәрен
белдермичә урлап китә ул.
Бәйләм куып килгән юлчыларны
Карлы кырда кызык итә ул;
бәйләмне туктаткан була,
җитим дигәндә генә тагын алып китә,
юлчылар сүгенәләр...
Җилнең эче поша,
кырларны диңгезгә охшатырга тырыша,
дулкыннар ясый.
Дулкынланган нәфис карлы кырда
әрем сабаклары моңая:

— Күкләр зәңгәрләнер, Йолдызлар болай усал карамаслар, карлар эрер,
кояш якынлар да, яз килер. Барыбер яз килер...
Песи малайлары көн буе койрыкларын сөнгеләп идән буйлап шаярып йөриләр-йөриләр дә, йоклар өчен җылыга, аналары янына, мич башына үрмәләргә тырышалар.
Сикерәләр дә егылып төшәләр, тагын сикерәләр, тагын егылып төшәләр.
Актыгыннан, идән буйлап, озын мыеклы авызларын ачып елап йөриләр-йөриләр дә, икенче урын эзлиләр —
җылы бүрек эченә укмашып яталар.
Кич ат карарга чыкканда крәстиян агайлар бүрекләрен кияргә дип күтәрәләр дә, песи малайлары:
Лап-лоп итеп идәнгә егылып төшәләр һәм сәке астына себертәләр.
— Ах, мур кыргырлары! — дигән тавышлар гына төнге диварларга барып бәреләләр.
Ә диварның тышкы ягында кыш тәрәзәдән карый. Нәни авыл малайлары өсләренә ябынган туннары астыннан борыннарын өскә чыгаралар да тагын яшерәләр, әкият тыңлыйлар:
...булган, ди, бер патша, бик усал булган, ди, үзе алтын сарайларда көне-төне гыйше-гашрәт кылган, ди.
— Ә нәрсә ул, абый, гыйше-гашрәт1?
— Я, тик тор, тыңла, сөйлә, абый!
— Ә халкы ачлыктан, ялангачлыктан кырылган, ди, җитмәсә патша үзенең һәм яраннарының байлыкларын арттырыр өчен, башка патшалар белән сугышкан, ди, ә халкы ачлыктан, ялангачлыктан кырылган, ди. Көннәрнең берендә халык арасында шау-шу купкан, ди. Ярлы халык арасыннан Ленин атлы берәү чыгып, үзенең иптәшләре белән патшаны төшереп, бөтен халыкка тигез, бәхетле тормыш төзергә кирәк дип, халыкны патшага каршы сугышка чакыра башлаган...
— Әй абый, бу әкият түгел, чын эш ич!
— Әйе, бу әкият түгел — чын эш. Ә аны моннан сигез ел элек буржуйлар:
— Бу эш булачак түгел, бу әкият дип йөриләр иде.
— Йә, сөйлә, абый!
— Ләкин бүлдермәгез, яме? Шуннан соң...
Кышкы төннәр әкият сөйлиләр.
Ә кайчакта чәчәкләрнең оста бакчачысы — кояш үзенең кырларына карый.
Ә кырларда, нәфис нурдан дулкыннарга карап, әрем сабаклары моңая:
— Чәчәкләр күкрәрләр, җилләр болай усал булмаслар,
карлар эрер...
Кояш җиргә якынлар да, барыбер яз килер. Ә хәзергә —
күңелсез булмасын.
— Кышны биеп уздырыгыз! —
ди дә җил, телеграф баганаларына менеп, телеграф чыбыкларында кыш җырын җырлый.
Биергә туры килер, ахры.
Ләкин барыбер яз килер, барыбер без тагын да эштән бушаган көннәрне, ялангач килеш комга ятып, үрдәк малайлары кебек кояшка күзебезне кысарбыз.

Гыйше-гашрэт — күңел ачу, кәеф-сафа.
You have read 1 text from Tatar literature.