Latin

Контора Күсесе

Total number of words is 2277
Total number of unique words is 1284
43.1 of words are in the 2000 most common words
56.6 of words are in the 5000 most common words
64.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
I
Көн төшкелектән авышкан иде. Карьера хәсрәтендәге Камил Сәхабиев, өстәл артыннан чыгарга уйламый гына, басынкы караш белән кул сәгатенә карап торды. Аннары күзләре дивар буйлап йөгереп уздылар, тәрәзәгә текәлгәндәй иттеләр. Кайдан да вакытның төгәл генә ничәләр икәнлеген белеп булмый иде. Контора өстәлләрендә эш кәгазьләре, төрле тупланмалар тулып торсалар да, аларны актаруда эшкә чумган хезмәттәшләре дә күренмәделәр. Барысы да төшке ашларына киткән җирләрендә ахрысы. Кемнән сорасын икән инде? Вакыт күпме? Сәгать ничә? Үзенеке дөрес күрсәтмимени? Белмәссең, бәлки дөрестер, бәлки юктыр! Аңа гына ышанып буламыни? Соңгы ярты елда әллә нәрсә эшләде, артка да калгалый, алга да йөгергәли. Ул туктап калуларын әйтәсе дә юк. Алганында япон сәгате дигәннәр иде, кыйммәтле булды, ничә мең тәңкәлек, әмма ышанычлы дип әйтерлеге эләкмәде. Бәхетеңне сыер бер сөзсә, икенче юлы җиңел генә төзәлер димә. Менә бит ул ничек!
Камил Сәхабиев ничәнче елын шушы конторада хезмәт итә иде. Казан шәһәренең 77 нче номерлы бу оешмасы булмаса, дөньяда яшәеш һәм тормыш алга да китмәячәк, артка да калмаячак. Болары гына һәркемгә яхшы мәгълүм.
Тагын да сәгатенә карап алганнан соң, вакыт җиткәнлеген аңлап, Камил Сәхабиев үзеннән калдырмый йөрткән портфеленнән термос һәм төргәк чыгарды. Аның берсендә куе кәһвә, икенчесендә бутерброд иде. Бу аның төшкелек ашы. Дөрес, кәһвәне ул ике генә савыт эчә, артыгын кичкә калдыра. Кем белә, бәлки бүген дә аңа сәгать сигезләргәчә, хәтта тугызларгача эшләргә туры килер? Һаман да шулай булгалап тора бит. Инде унҗиде еллардыр бу конторада эшли, иртәнге сигезгә килеп җитә, кичке сигездән дә алдарак кайтып киткәне юк. Барысы да диярлек шулай эшлиләр. Назлыбикә Халисә туташ дигән берәүләре хезмәт йөген тарта башлаган иде, бер дә чыдый алмады:
— Мине сез юләр дип белдегезме әллә? Нишләп чәчәктәй гомеремне тынчу конторада уздырыйм?— диде дә, ике дә уйлап тормады, гариза язып, ярты ай эчендә китеп тә барды. Эһ, ошый иде ул җанкисәк, бик хуш килеп тора иде Камил Сәхабиевнең күңеленә. Әллә нәрсә булды бит әле, китте дә барды. Аның урынына бетле күз Сабирҗан Галиевне китереп утырттылар. Бу мокыт пеләш башка карарлык та түгел ичмасам. Җитмәсә өстәле дә Камил Сәхабиевнең нәкъ каршысында гына. Башыңны күтәрдеңме, кызыл чытык ямьсез йөзе, пеләш башы һәм чебенләгән бетле күзләре белән карап торуыннан чирканып китәсең. Җитмәсә сирәк төкле кызгылт сакал-мыек үстереп, укшыткыч кыяфәттә йөри башлады. Үзен күркәм дип беләдер инде. Камил Сәхабиевнең күпме сизенгәне бар: шушы Сыйрак Сабирҗан яшертен генә коньяк чөмерергә ярата! Ул аның термосында, термосы портфелендә йөри. Уймак кадәрле генә чәшкәсе дә бар. Шуңа бүлә дә — гөлдерт, бушатып өлгерә.
Ни өчен аны Сыйрак Сабирҗан дип атауларын Камил Сәхабиев бик яхшы белә. Әмма кешегә сөйләгәне юк. Бу Сыйрак Сабирҗан элгәрерәк елларда бер татар журналында бүлек мөдире вазифасында эшләп алган, анда яшь хатын-кызларның итәкләренә үрелә торган гадәте белән «сасысы» чыккан, ахырыл-әмер, ниндидер бер танышының тартуы аркасында, бәхеткә күмелеп, монда килеп урнашкан. Хәер, урнашкан дип, бу конторада урын табу элекләрне ай-һай авыр нәрсә иде. Ә менә ул — булдырган!

II
Камил Сәхабиев тамагын бик тиз ялгап өлгерде. Бер кисәк бутерброд һәм ике чәшкә кәһвә аның өчен бер чиләк су белән бер йөк салам ашап бетерүгә тиң иде. Ул чәйни башласамы, тешләрен артык кысмыйча, ашыкмыйча, вак-вак итеп ризыкны авызында ярты сәгатьләп болгатып утыра ала. Ярым-йорты чәйнәүне «бисмилласыз» сосуга тиңли. Менә шуңа күрә дә төшке ашка иптәшләре белән йөрми. Тагын икенче сәбәбе дә бар: ул саклык кенәгәсенә акча җыя. Инде ничәмә тапкыр «янды», меңнәреннән тиеннәр генә калды, әмма бу гамәленнән гайрәте чикмәде. Акча аңа бик тә, бик тә кирәк. Юк, ул фатирлы, аңа аны хөкүмәт бирде. Акча Камил Сәхабиевкә зур байлыклар хуҗасы булуын тояр өчен кирәк. Әгәр дә бүген кесәсенә артык ун сум килеп керсә, иртәгә үк банктагы касса счётына кереп ятачак. Әйтмәгез дә, өйрәтмәгез дә: акча ул җыелуны ярата!
Камил Сәхабиев гомергә саран кеше булды. Өйләнгәнендә дә туйны кыз ягы ясады. Хәер, ул вакытта аның акчасы табын ясарга җитәрлек түгел, хәтта, әйтергә кирәк, юк иде әле, такси яллауга һәм үзенә яңа костюм алуга ук байлыгы төкәнде, балдакны кешегә бурычка кереп кенә юлладылар. Хатыны да, үзе дә Казан университеты студентлары иделәр. Кыз: «Кияүгә чыгасым килә!»— диде. Аңа Камил: «Мин ярасам, алам!»— дип әйтте. Менә шулай дуслаштылар, гаилә корып җибәрделәр. Кызның әти-әнисе, кеше алларында хур булабыз дип куркып, аларга зурлап туй үткәрделәр. Камилнең туганнары да тезелешеп килеп, чәүкәләр кебек түргә менеп утырдылар. Әле бик алай риза да түгелләр иде. Имеш, өрлек кебек менә дигән Камилне эләктергәненә сөенсен әле кыз ягы! Мондый наданлык һәм мәгънәсезлек татарда гына түгел, һәммә төрле халыкта да булырга мөмкин. Әмма кода-кодагыйларның икенче ягы болай уйлый белмәделәр, үпкәләшүләр кыяфәткә чыкмады анысы, шулай да күңелләрендә калмады түгел.
Камил Сәхабиев нәкъ унбиш ел каен аталары белән бергә яшәде. Хатыны күркәм булып үсеп җитешкән андагы ике метрга ике метрлы бүлмә инде яңа парларга да бәхет куышы булды. Бер-бер артлы өч балалары туды. Хатыны «табам» дигәч, Камил каршы килә алмады. Кайнаталар бала ярата торган нәселдән иделәр. Хатыны исә, алып кайтып бирә дә, ялын да тутырмыйча эшенә чыга торды. Шулай гомерләре үтә-үтә, балалары мәктәп сабагын кимерә башлап, инде үсеп җитәләр бугай дигәндә, Аллаһының рәхмәте, менә бит, фатирлы да булдылар. Өч бүлмәле, киң, якты! Әмма да балалары сөенделәр. Өч кыз бит! Өч кыз! Тик менә өлкәннәре генә үзенә аерым бүлмә таләп итеп аптыраткач, Камил, хатынын кычкыртып, зал ягына күченделәр. Әлегә бергә яшәп яталар. Олы кызларын бүген кияүгә сорап килсәләр, биреп җибәрер иде дә, картаебрак бара шул, егетләр исе ишек төбендә сизелми.

III
Камил Сәхабиевнең бар-бөтен хыялы — кечкенә генә булса да бер дәрәҗә алу иде, күзгә күренерлекне, кемнәр өстеннәндер идарә итәрлекне. Элекләрне ул өметтә генә яшәде, инде хәзер кәсебенә керүдән башкасы калмады, чөнки бер дистә елдан ул пенсия яшенә якынлашып җитүчеләрдән саналачак. Аңа ничек тә менә хәзер күтәрелергә кирәк, бик кирәк! Күпме сабыр итәргә була? Аны элекләрне: «Менә фатир алгач, менә фатир алгач!»— дип ышандырып килделәр. Шулай түгелмени? Аңа хатыны да, фатирларына күченеп урнашкан көнне:
— Инде сине дәрәҗәңдә дә үстерә барырлар! Беренче баскычны уңышлы үттең!— дип тәбрикләгән иде.
Әйе, ул уңышлы үтте. Әле моңа кадәр аның дәрәҗәсендәге бер генә чиновник та унбиш ел эчендә фатирлы булу бәхетенә ирешмәгән иде. Аның өй туена килгән иптәшләре дә:
— Ак көнләшү белән көнләшәбез!— дип тостлар әйттеләр, хәерсезләр! Көнләшүнең агы-карасы буламыни аның? Көнләшү — көнләшү инде ул! Көнчелекнең кайчан изгелек яки игелек булганы бар?
Камил Сәхабиев болар хакында уйланып, бәйрәм буе борчылып утырды, әмма йөзенә чыгармаска тырышты. Ул аларның сүз мәгънәсенә төшенми сөйләшүләрен белә иде, чөнки конторада моңа бары тик Камил Сәхабиев кенә оста, маһир, башка берсе дә түгел. Шуның өчен аны хуҗалары «яраттылар да инде», моны гына ул яхшы белә.
«Унбиш ел эчендә диген? Унбиш ел эчендә!.. Бу кадәрле гомер үткәреп кеше бер конторада баш күтәрми генә эшлимени инде? Булмаганны! Күзегезне ачыгыз, Камил иптәш Сәхабиев! Сиңа иптәшләрең дә бары тик «Сәхаби» дип кенә эндәшә, атаң исемен дә белмиләр! Бу гомер эчендә хезмәттәшләрең икешәр фатир алып туздырырга ирештеләр инде! Син нишләп йоклап калдың?»— Мәҗлес гүяки шушы сүзләрне сөйли, шушы рәвешле әйтеп аңардан көлә иде. Камил Сәхабиев исә, аларны ишетеп, ахырда тәмам җебеп төште. Килгән кунаклары да, рәхәтләнеп бәйрәм итеп, җырлашып-биешеп алгач, аны уятырга һәм рәхмәт әйтеп саубуллашырга кирәк тапмыйча, хатынын исә мең кат тәбрикләп, капшап, үбеп һәм кочып таралыштылар.
Хәерчегә җил каршы, ди. Контора бүлегендә мөдирләрдән берсе булып эшләүче Мөхлис Рәвефович, бик тә шома һәм булдыклы, ярым пеләш баш ир, шушы мәҗлестән соң Камил Сәхабиевләргә ешлый башлады. Бер килде, ике, өч. Яки Сәхаби үзе өйдә була, яисә кайтып керә, йә инде ишек төпләрендә Мөхлис Рәвефовичнең кулында бер кап конфет һәм чәчәкләр тоткан чагына туры килә.
Шунда борылып кына китәсе бит. Юк инде, артыгы белән хөрмәт күрсәтеп, ишекне ачып, рәхимнәр итүләрен үтенеп, фатирга уздыру, аның белән сөенешеп утырып чәйләр эчү — болар яхшыга алып барырга тиеш иделәр. Ә Мөхлис Рәвефович тотты да араларын тәмам өзде дә куйды. Камил Сәхабиев моның сәбәбен таба алмыйча аптырап йөдәде. Хатыны исә бураннар кузгатты:
— Нишләп килә ул Мөхлис Рәвефович дигән бәндәгез? Нигә телефон кертергә булышам ди? Ни өчен миңа бәйләнә? Җир бит, хәсис, сасыган урыс токымыннан бит ул!
Камил Сәхабиев шунда хатынын тынычландырырга тотына:
— Ничек алай булсын ди? Юкны сөйлисең, җанкисәккәем! Аның үз хатыны бар. Яшь, диләр. Чибәр, диләр. Нишләп әле сиңа бәйләнсен ди?
— Юләр син, Камил, ахмак! Һич аңламыйсыңмыни? Әллә аңламаганга сабышасыңмы? Ул сиңа гына хатын-кыз беркем дә түгел. Ә бик беләсең килсә, шул Мөхлис Рәвефович ишеләр үзенекен дә читкә какмый, кешенекенә дә үрелә, ятныкын да калдырмый. Син генә ул пешмәгән бер нәмәрсә булдың. Минем урында башка бер хатын — өстеңнән йөреп туймас иде, бик беләсең килсә!— дип, сүзләре ахырында елап та җибәрде.
Һәм менә Мөхлис Рәвефович кисәктән килмәс булды шул. Аның китергән чәчәкләренә, каплы конфетларына ияләшеп җиткән иделәр югыйсә. Элек ничек май кояшы кебек балкып күрешсә, хәзер эт кояшына тиңләрлек тә елмаймый, Камил дустын күрүгә, болыт артына кереп чума. Менә шулай ул, Сәхаби, бәхетеңне бер тапкыр сыер сөзсә, дәва биреп тә аяклата алмыйсың аны!

IV
Әмма Камил Сәхабиев үз бәхетен аякка бастырырга бик тә тели иде. Ул аның кайчан, ничек, ни сәбәпле егылып китүен төшенер өчен хәтерен мең кат актарып чыкты. Һич кенә дә таба алмады, фаразлаулардан узмады. Үзендә бер генә дә гаеп юк иде кебек.
— Кеше ничек үсә соң шулай? Җитмәсә орден һәм медальләр дә ала?— дип хафаланды ул.
Берничә ел элек кенә булып узган Казан шәһәренең меңьеллыгында бик күпләргә, олы мәртәбә күрсәтеп, шушы уңайдан медальләр тапшырдылар, хәтта конторада эшли башлавына ни барысы биш ел да булмаган Тамчыгөл туташ та лаек аңарга. Бирделәр. Сөендерделәр кыз баланы. Әмма Камил Сәхабиевне исләренә дә төшереп караучылар булмады. Ул моңарга хәйран итте. Ничә көннәр бәгыре таш булып, гүяки суга баткан адәм хәлендә йөрде. Аңарга карап кына һичкем ул «хатаны» төзәтергә алынмады. Камил Сәхабиев түзмәде, бүлек мөдире булып эшләүче контора җитәкчеләреннән Евгений Борисович дигән, куе кашлы, төз чырайлы, хохол кыяфәтле руска мөрәҗәгать итте. Ә теге аны ярты сүзеннән аңлады. Кисмәгеңә капкач булсын дигәндәй, татарча гына җавабын ташлады:
— Бу хата төзәтелер дип беләм! Олырак бүләк көтә торгандыр!
Аның бу сүзләренә Камил Сәхабиев балаларча ышанды. Ул хакта, сюрприз буласына өмет итеп, хатынына да «серне» тишмичә йөрде. Әмма, көтә-көтә көтек булу хәленә карамастан, ни теге медаль, ни башка төрле бүләк аны эзләп килмәде. Бәхетен чыннан да «сыер сөзгән» иде, ни хәл итәсең!
Моннан берничә ай элек кенә конторага институт бетергән бер яшь егетне алдылар. Компьютерлар буенча белгеч иде ул. Ә Камил әфәнденең бу өлкәдә тапканы-төшенгәне — үз ирке һәм җае белән генә булды. Дөрес аларны бу техника белән таныштыру максатында укытып карадылар, әллә укытучылары шундый гына иде, әллә башка төрле сәбәп тә бар: кабызып сүндерүдән артыгын төшенә-төшендерә алмадылар. Өйрәтеп маташкан егетнең әйтүләренә караганда, контора кешеләренең акылы урындык төбендә, имеш! Әмма да Камил абзалары өйрәнде шул компьютер дигәннәрен. Тик барыбер кәгазьләрне әүвәле искечә кулдан тутыра, эшли, хәстәрен күрә, аннары гына компьютерга күчереп кертә. Ә бу яшь егет, Хөсәен Хәкимович дигәннәре, ни гаҗәп, ак йөзен, кара күзләрен мониторга текәп куя да, пианистларда гына була торган озын бармакларын клавиатура өстендә йөгертә башлый, аһ итеп өлгермисең, кирәгенчә һәм, иң гаҗәбе, тиешенчә бит әле, эшне башкара да куя. Менә бит ул ничек! Камил абыйсына боларны башкарып чыгар өчен бер көн кирәк булыр иде, ә ул, адәм кисәге димә инде, минут эчендә башкара да куя. Болай эшли башласалар, контора буш калыр иде, хәтта кирәге дә бетеп, аны ябып та куюлары мөмкин!
Әмма егетнең артыннан гайбәте дә килеп кереп, колаклардан телләргә, телләрдән колакларга йөреп чыгарга өлгерде: пәҗәбаз икән ул! Аллаһ сакласын, ягъни дә шул — күтләк, ди! Ә үзенә нинди кешеләр килә башладылар бит. Барысы да яхшыдан-яхшы киенгәннәр. Ул төс-кыяфәт, культура дисеңме, ул итагать, хөрмәт, мәртәбә дисеңме? Инде дә китергән күчтәнәчләрен әйткән дә юк: шоколад-конфетлар — тартма-тартма, зурысы-кечесе. Әле берсе аңа бүләккә алтын сәгать тә калдырып чыкты. Олы яшьтәге яһүд адәме дигәннәр иде, узып барышлый, кулындагы зонты ялгыш тиеп, Сәхаби каршындагы урындыкны урыныннан күчерде, әмма бик итагать һәм түбәнчелек белән:
— Гафу итегез!— дип, тукталып, үтенечле күз карашларын текәп алды.
«Нинди яһүд, каян килеп?.. Татар бу! Чеп-чи Казан татары!»— диде күңеле сөенеп Камил Сәхабиев үз алдына, ак маңгаена бәреп чыккан тир бөртекләрен кесә яулыгына сөртеп, сирәкләнгән маңгай чәчләрен үз тәртибенчә уңга таба сыпыруын белеп.
Әмма бу ыспайланулары артык иде, барыбер бу яһүд татары аңа кызыкмады. Камил әфәнде үзенең сөйкемсез сөяге барлыгын белә иде. Шуны исенә төшереп, үзенең бозык адәмнәрдән булмавына сөенеп куйды.
Шулай да бу сөенүе кысыр иде. Кемгә кирәге бар аның?
Ә теге егет, Хөсәен Хәкимович, үсте дә китте. Ярты ел эшләде дигәннәрендә, аны каядыр үзәккә кодалап һәм үтенеп диярлек алып киттеләр. Хәзер утызмы-алтмышмы мең алып эшли диме шунда, аена бер-ике мең доллардан артык була түгелме соң ул? Чит илләрдә чиновникларның хезмәт хаклары елына биш йөз долларлар чамасы диләр бит! Бу кадәр акчаны кая куеп бетермәк кирәк? Бәдрәфе диварына ябыштырмыйдыр бит?
Камил Сәхабиев шулар хакында да уйлап алды. Менә ул, аяк өсте басар да, контора җитәкчесенең ишегенә туп-туры килеп, тибеп-бәреп ачып керер һәм аңа барысын да тезеп әйтеп салыр! Кирәк булса, якасыннан да алыр! Әллә булдырмас дип беләсезме?
Шушында уйлары белән хыяллары буталып, Сәхаби башын түбән иде. Юк, тавыш чыгарырга булдыра алмый ул. Хикмәт курку яки курыкмауда да түгел, йөрәк дигәннәре кемдә дә бар! Әмма ахмак булып күренәсе килми аның, көлкегә кала алмый шул. Моны җаны күтәрә алмаячак!
Ахмаклык... Нинди кот чыккысыз һәм мәгънәсез сүз бу? Нишләсә дә ярый, бары тик ахмак кына булмасын, ахмак кына!
Шунда Камил Сәхабиев хәйранга калды: контора почмагындагы чүплек савыты янында бер күсе икмәк катыларын кимереп утыра иде. Кешеләр аның яныннан узып-сүтеп йөриләр, кайберләре, кәгазь ертып, бөгәрләп, шул якка томыралар, ә күсенең исе дә китми, үзе эшенә чумган, кетер-кетер китерә.
Бу күренешкә Сәхабинең бик каты ачуы килде һәм ул, үзен-үзе белештерми, урыныннан сикереп торды да, өстәленнән калын гына эш кәгазьләре томын алып, күсегә таба томырды. Инде күптән төшке ашларыннан әйләнеп кайткан, эшләренә чумган контора әһеле, башларын күтәреп, аптырап шул якка — Сәхабигә карадылар.
— Көш-көш!— диде Камил Сәхабиев, инде теге том өстенә менеп утырган, йоннарын сыпырып-рәтләп маташкан күсегә үчләнеп.— Кара аны, нишли!
Ул аңа икенче һәм өченче эш кәгазьләре томнарны да тондырды. Алай да булмагач, күсене куалый башлады. Контора җитәкчесе дә тавышка кабинетыннан чыкты, башкалар кебек хәйран хәлдә күзәтеп басып тора бирде. Камил Сәхабиев дөнья бетереп күсе кууда булды. Тик аның нәрсә артыннан, нигә, ни өчен чабуын беркем дә аңлый алмады. Тамаша билгесезлек белән шактый шомландыргыч, Сәхабинең очып-очып китүләре, кәгазьләр-томнар туздыруы белән эчне катырырлык иде. Контора әһеле ни көләргә, ни еларга белмәде.
10.03.07.
You have read 1 text from Tatar literature.