Latin

Көндәшләр

Total number of words is 1406
Total number of unique words is 905
44.0 of words are in the 2000 most common words
56.4 of words are in the 5000 most common words
62.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
Руслан белән беренче очрашудан ук борчагы пешмәде Азаматның.
Бокс буенча республика чемпионатында беренчелекне яулап кайткан көне иде. Мәктәпкә шатлык канатларында очып барды, чөнки бер атна эчендә Миләүшәсен үлеп сагынды. Гел шулай, кая да булса ярышларга китсә, ул аны бер гасырга аерылышкандай юксына башлый. Ә бергә чакта никтер гел «чәнчешеп» кенә торалар. Миләүшә артык чибәр шул, бераз масаеп та киткәли. Бәлкем Азаматның кытыгын китерер өчен шулай кыйланадыр, кызларны аңламассың. Аның каравы, бераз төкселәнешеп алганнан соң, татулашкан көннәргә ни җитә! Азамат үзе дә мәктәп күрке анысы. Юк, һич масаюы түгел! Район, республика турнирларында җиңүенең исәбе-хисабы юк. Мәктәптә әнә күпме кызый аның өчен мәхәббәт утында яна! Миләүшә кайчакта көнләшеп азаплаган була, янәсе, нигә тегеңә елмаеп карадың, моңа күз кыстың. И, җүләркәй, үзе өчен ничек өзелүен белсәме! Менә бу ярыштан да ул бердәнберенә бүләксез кайтмады, кызның йолдызнамәсе төшкән кулон алды. Сыйныф ишеген ачып җибәрүгә үк күзләре таныш партаны эзләде. Ә анда, Азаматның урынында, Миләүшәнең авызына диярлек кереп, ниндидер егет гәп сата!
Сыйныфташларының: «О, чемпион кайткан!» – дигән сөрәннәренә салкын гына:
-Сәлам! – дип җавап кайтарды да, теге билгесез зат янына килеп басты.
-Урынны бушат!
-Сатып алган урының бармы әллә?
Азаматка чын-чынлап «накаут» була язды. Бу кадәр әрсезлекне көтмәгән иде!
-Яхшылык белән торасыңмы, әллә булышыргамы? – диде ул һөҗүмгә ташланырга әзер юлбарыстай.
Моңа кадәр шау-гөр килгән сыйныф тып-тын калды, бу элгәләшүнең азагын кызыксынып күзәтә башлады.
-Нәрсә, боксер дигәч тә, үзеңне шундый текә дип исәплисеңме?
-Кызлар сыман сүз боткасы куертма, минем урыннан табаныңны ялтырат дим!
Хәлнең катлаулана барганын аңлап, Миләүшә телгә килде:
-Чү, егетләр, сез нәрсә инде! Пүчтәк өчен яклашырга әзерсез! Урын кирәк булса, мә, утыр! – диде дә, сумкасын алып, иң арттагы буш партага барып утырды.
Җир ярылса, Азамат җир тишегенә кереп китәр иде! Хурлык! Кем, кем, Миләүшә бүген аны сатты!
-Пардон, урын бушады! – дип билгесез зат та тешләрен ыржайтып, кыз ягына юнәлде.
Көне көн, дәресе дәрес булмады. Линейкада әллә мактадылар, әллә мактамадылар Азаматны! Ул Миләүшә күчеп утыру белән чыгып качарга уйлаган иде, теге мәхлүк алдында җебек булып күренәсе килмәде. Түзәргә, сер бирмәскә!
Башка чакта да араларыннан кара мәче узганда аерым сукмактан кайтканнары бар. Ә бүген... Бүген Миләүшәне теге колга озатты. Чырык-чырык көлгән була бит әле җитмәсә! Әйтерсең, бу дөньяда Азамат бөтенләй булмаган һәм юк!
Кайтты да, бүлмәсенә бикләнеп, диванга капланды. Җиңелү ачысын татыганы бар Азаматның. Әмма йөзен һәрчак шатлык яше генә юды. Спортта башкача шул. Җиңелүдән, киресенчә, көч-күәт алып өйрәнелгән. Тормышта... Тормышта нишләргә?
Ул урыныннан сикереп торды да, ялан кул җан-фәрманга почмактагы бокс мендәрен бәргәләргә кереште.
-Бирешмәскә! Сынмаска!
Икенче көнне дә Миләүшә үз урынына кайтмады. Теге ахирие чебен кебек аңа сырылган. Көн тыныч узды, ике як та бер-берсен күрмәмешкә салышты. Ә Миләүшәгә яңа партадашы белән кызык бугай, авызын җыя алмый. Тегесе дә сыйныфта үз кешегә әверелеп өлгергәнгә ошый. Тукта, ул Азамат хакында барысын да белә, ә Азамат аның каян килеп чыккан «кирәкле кишер яфрагы» икәнен белми. «Кемнән сорашырга?» –дип озак баш ватарга туры килмәде, мәктәп капкасыннан ук каршы сыйныфтагы Диләрә тагылды.
-Ой, тиледер бу Миләш, сине кемгә алыштырган!
-Аның эше! – дип коры гына сүзгә ноктасы куясы килгән иде Азаматның, Диләрә әллә ишетте, әллә ишетмәде, үзенекен тыкылдый бирде.
-Байлыгына кызыккандыр инде Русланның! Себердән күченеп кайтканнар. Скутеры да бар, Миләш гел шуннан төшми.
Тагын ниләр сөйләгәндер кызый, башка бер сүзе дә колагына кермәде. Ачуы кабарды, җанында арыслан уянды.
Себер тиклем Себердән кайтмасалар! Ни пычагым калган инде аларга бу кеп-кечкенә шәһәрчектә? Алай бик бай булгач, нигә Мәскәүдә, һич югы Казанда төпләнмәскә? Мәктәпне тәмамларга бер ел калды, аны тыныч кына укып бетерергә язмаган микәнни? Тыштан сер дә бирмәссең, ә эчтән? Эчтән дөрләп янып, күмергә калачак бит болай барса! Бәлки башка мәктәпкә күчергәдер?
Аның бу теләгенә иң беренче булып әнисе каршы төште, янәсе, нинди сүз ул, соңгы елың, ярышлардан кайтып кермисең, укытучылар синең нинди фәннән ничек укуыңны белә һәм башкалар һәм башкалар...
Җитмәсә, нәкъ менә ул укыган мәктәп каршындагы йорттан иркенрәк фатирга күчәчәкләр икән. Бик ерак торалар иде инде! Тукта, мәктәп каршында диделәрме? Бәрәч, Миләүшәләр йортына?!
Хак, шулай булып чыкты. Егет бу хәлгә ни шатланырга, ни көенергә белми йөргәндә, каршы йорт балконында Русланны күреп, өнсез калды. Ул гына җитмәгән иде! Ну, күченеп тә куйдылар болай булгач!
Чыннан да, вакыт дәвалый икән. Азаматның да Миләүшәне күргән саен йөрәгеннән кан алай ук саркымый башлады. Кызый үзе дә Руслан янында чытлыклануын киметте, сиздермәскә тырышып, Азамат ягына күз салгалый. Сизмиме соң инде! Һәр сулышын, һәр карашын җаны белән тоя.
Көндез мәктәптә вакытны этеп-төртеп үткәрә, кичен исә әтисе белән спортзалда. Әтисе тренер аның, үз улы дип һич җәлләми, җиде кат тирен чыгара. Шулай булмаса, җиңүгә дә ирешмәс иде. Әмма иптәшләренә кушылып урамда чабасы, барлык күнегүләрне ташлап, җил куып йөрисе килгән чаклары күп булды. Әтисенә үпкәләп, елап та алгалый иде. «Әти булмаса, мин дә ирекле кош булыр идем,» -дигән җүнсез уйлар да килгәләде башына.
Ел бик озак узар сыман иде, баксаң Яңа ел борын төбенә килеп җиткән! Мәктәптә пыр тузып балмаскарадка әзерләнәләр. Соңгы ел дип, кәмит ясамакчылар, янәсе, костюмнардан һәм маскалардан килергә. Азаматта бәйрәм кайгысымы! Шулай да катнашырга ниятләде, Зорро костюмына киенде. Руслан «Суппермен» иде. Миләүшә... Миләүшә кайда соң? Менә залда талгын көй яңгырады. Җир астыннан дигәндәй пәйда булып, каршысына килеп баскан кызның маска аша нур чәчкән күзләренә карагач, Азамат чак хуштан язмады.
Көй беткәнче алар бер кәлимә сүз алышмады. Нигә сүзләр! Болай да барысын да аңлашты бит йөрәкләр! Икенче биюгә Азамат кызны үзе чакырды.
-Кичер! – диде кыз йомшак кына.
-Син дә! – диде егет.
Аһ, нинди күңелле бәйрәм бу!
Каникулдан соң алар тагын бер парта артына утырды. Руслан белән араларыннан нинди кара мәче йөгергәндер, Азамат төпченмәде. Хәер, кирәге дә шуның кадәр генә! Миләүшә бит – янында. Теге чакта алып кайткан кулонын бүләк итте. Кыз аны шунда ук муенына такты.
Арттагы рәттә Русланның:
-Барахло! – дигән сүзе колакка чалынды.
Аларга кагылдымы-юкмы, Азамат ботка болгатмады, матур көннең ямен җибәрәсе килмәде. Ул, гомүмән, соңы вакытта Русланның ешаеп киткән төртмә сүзләрен ишетмәмешкә салынды, ә ипи шүрлегенә менеп төшәсе бик килә. Тегесе исә Азаматны чыгырыннан чыгармак була. Юк, Азаматка үртәлергә һич ярамый! Алда – Европа чемпионаты. Бер йодрык бәреше барлык тырышлыгыңны сызып атарга мөмкин.
Сабыр төбе – сары алтын! Монымы соң Азаматка аңлатырга! Ул бәйгегә дәртләнеп, җиңүгә рухланып китте. Күрсәтәчәк әле Себер баена көчен, күрсәтәчәк! Чын егетләр көчне рингта сынаша!
Җиңү хәбәре Азаматтан алда кайтып җитте. Беренчелекне яулап, ул илнең үзе теләгән физкультура институтына укырга керү бәхетенә дә иреште. Миләүшә алдында баш тагын да күтәрелеп китте. Тик Миләүшә нигә боек соң әле? Йөзендәге шат елмаю кая качкан? Ә, бүләк, бүләк! Ул бит аңа тагын бүләк алып кайтты. Тик кулын сузып бирергә өлгермәде, Руслан аның алдына таныш кулонны ташлады:
-Миләүшә – минеке, чүпләрең үзеңә булсын!
-Бүлешергә ул сиңа товар түгел! – дип Азамат ярсып торды.
-Бүгенге заманда кешеләр дә товар кебек, сатарга-алырга була.
-Кабатла, кара йөз, нәрсә дидең?!
-Нәрсә ишеттең, шулай дидем!
Шулчак Миләүшә чәчрәп:
-Дөрес түгел, нахак! – дип кулы белән битен каплап, елый-елый класстан чыгып йөгерде.
-Нишләттең? – Азаматның күзләренә кан йөгерде.
-Үзеннән сора! – Русланның ирен читенә мыскыллы елмаю кунды.
Азамат аны этеп җибәрде дә, Миләүшә артыннан томырылды. Кыз мәктәп бакчасындагы алмагачка сыенып үкси иде.
-Нәрсә булды? Дөресен әйт!
-Беркөнне, син юкта, базардан кайтканда скутеры белән очрады да: «Әйдә, алып кайтам!» – диде. Ә үзе шәһәр читендәге каенлыкка алып китте..., - дип башлады да, кыз тыела алмый тагын еларга кереште.
-Үтерәм! – дип үкерде Азамат.
-Юк, ул миңа тимәде,- дип тынычландырырга ашыкты Миләүшә, - бары янады гына. «Әгәр минем белән йөрмәсәң, кара даныңны таратачакмын», - диде.
Азамат башка бер сүз дә әйтмәде, Миләүшәнең кулыннан тотты да, җил-җил атлап, класска юнәлде. Дәрес башланган иде. Әмма егет укытучыга игътибар итеп тормады, кергән хутка Миләүшәне Русланның каршысына бастырды һәм:
-Гафу үтен! – дип җикерде.
-Көтеп тор! – дип әйтеп бетерүе булды, көчле куллар Русланның якасыннан эләктереп тә алды.
-Я гафу үтенәсең, яки шушында сугып аударам, егет бул! – дип кабатлады Азамат.
Шунда әле генә әтәчләнгән Руслан еламсырап:
-Мин сине күрә алмыйм! Имеш, чемпион! Имеш, аның әтисе тренер! Агылый-тагылый! Әтиеңнән башка бер адым да атлый алмыйсың! Хәерче тренер!
-Әйе, минем әтием - тренер! Ул мине җиңәргә генә түгел, көчсезләрне кыерсытмаска, борын чөймәскә дә өйрәтте. Ә синеке нәрсәгә өйрәтә? - дип җан ачуыннан йодрыгын йомарлап, Русланның борын төбенә терәде Азамат.
-Суга күрмә, Азамат! - дип шулчак арага Миләүшә керде. – Аларны әтисе ...ташлап киткән.
Төне буе уйланып ятты Азамат. Язгы пычраклар башлангач, әтисе белән тренировкага барганда Руслан скутерда аларны кар суына коендырып үткән иде. Ул чакта Миләүшә өчен үч ала дип уйлады. Баксаң, хикмәт башкада булган. Көнчелегенә чыдаша алмаган Руслан! Димәк, бәхет байлыкта түгел. Ә бит Русланның скутерына кызыккан, шул скутерда бер генә тапкыр Миләүшәне утыртып йөртергә иде дип хыялланган минутлары булды.
Күз алдыннан нәни чагы чагылып үтте: әтисе белән идәндә әүмәкләшеп уйнаганы, аның көчле кулларында һавага очынганы, беренче тренировкалар, авыртудан, уңышсызлыклардан беренче күз яшьләре, әтисенең җиңелеп җиңәргә өйрәтүе...
Әтиле булу зур бәхет икән!
2012 ел, ноябрь
You have read 1 text from Tatar literature.