Latin

Комедия биш пәрдәдә (Кыскартып алынды) - 1

Total number of words is 4601
Total number of unique words is 1832
34.8 of words are in the 2000 most common words
47.7 of words are in the 5000 most common words
54.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
КАТНАШУЧЫЛАР:
Хуҗа Насретдин.
Гөлбану — хатыны.
Сәлви — кызы
Хаммат — Сәлвинең сөйгәне.
Алчын — егет.
Зөбәрҗәт — Алчынның сөйгәне.
Сәхилә — карчык.
Бики — сәүдәгәр.
Ахун.
Колый тархан.
Җиһангир — легендар илбасар, уң аягы аксак.
Зөйнегый — аның баш вәзире.
Низамый — казый.
Гыймай — баскак.
Дәрвиш.
Сач тар аш.
Ике Касыйм.
Атамыш.
Карт.
Яш кеше.
Җарияләр, гаскәр, халык.
Вакыйга урта йөзләрдә Болгар шәһәрендә һәм аның янындагы Тимерче бистәсендә бара.
Сүзлек өстендә эш.
Бикасап чапан — бәрхеткә ука белән чигелгән яхшы ча­пан.
Дәргаһ — 1) капка төбе, ишек төбе, бусага; 2) зур дәрәҗәле кешеләрнең өялды.
Икьлим — борынгы бүленештә җирнең экватордан төньяк котыпка кадәр булган ара, җидедән бер өлеше.
Кыйл — әйтелгән сүз.
Миһләт (Мөһләт) — кичектерергә рөхсәт бирү.
Әгаһ (Әгяһ) — белеп торучы, хәбәрдар булучы.
Төһмәт (төһеммәт) — яла ягу, кешегә гаеп тагу, гаепләү, шик астына алу.
Мөстәкыйл эш.
Бәлфараз, тархан, заһир, тәкъьсир, гарыз, тәкъьдир, җәллад, әүкат, дисбе сүзләрен аңлатмалы сүзлектән карап мәгъьнәләрен ачыклагыз.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ 2 НЧЕ СӘХНӘ
Болгар шәһәрендә казый диванханәсе. Артта рәшәткә, аның уң ягында баганага «гауга барабаны» эленгән. Тагын арттарак, чокыр аша бөкре күпер. Болгар манаралары һәм Кара пулат (Черная палата) биналары күренә.
1НЧЕ ЧЫГЫШ
Хуҗа, Колый тархан, Бики керәләр. Багана төбендә туктаган ишәкнең башы күренә.
Хуҗа. һәп! Тукта шунда, ишәгем! (Ишәкне барабан ас­тына рәшәткәгә бәйли.)
Бики (арып, ахылдап, ачуланып). Уф! Ишәгем дияргә, синең ишәгеңме әллә ул?
Колый. Ә хөлләсе минеке, бикасап синеке!
Диванга1 алга узалар.
Бики. Салмый бит! Көчкә генә алып килдем, ярый ла сез атта! Уф!
Колый. Салдырырбыз! Монда чаклы китердек, капты ин­де.
2НЧЕ ЧЫГЫШ
Шулар ук һәм казый Низамый, соңыннан аршынлы ике Касыйм керәләр.
Бар да. Әссәламәгаләйкем!
Низамый. Вәгаләйкем әссәлам! (Тәбәнәк диванга уты­ра.) Җиһангир хәзрәтләренең фәрман шәрифе үзрә. Болгар йортындагы шәригате Исламиянең хөкем мәҗлесен ачык дип игьлан итәм. Бисмиллаһиррахманиррахим!.. (Салават әйтеп, яшел тышлы зур китапны ача.)
Хуҗа (алгарак чыгып). Исәнме?
Низамый җавап бирми.
Хуҗа (халыкка). Кара, кара! Менә син ашат хайванны! Казый булгач, сәлам дә алмыйсыңмы?..
Колый (Бикигә). Нәрсә ул? Казыйны әллә үзенең югалт­кан ишәге дип беләме.
Хуҗа. Койрыгы, ярый, чапан астында булсын диик, ко­лаклары ничек чалма астына сыйган соң моның?
Колый (Бикигә). Әллә ни сөйли бит бу?..
Бики (Колыйга). Тимә, казыйның ачуын китерсен әле!.. Аннан без өстәрбез!
Хуҗа халыкка якын, алга килеп утыра, аршын тоткан ике Ка­сыйм килеп керә. Бер-берсен тота-тота, сүз бүлеп сөйләшәләр.
Беренчесе. Казый әфәнде...
Икенчесе. Казый хәзрәт...
Низамый. Туктагыз! Сәлам юк, дога юк, тагын килде­гезме? Сезгә хөкем булды түгелме соң: алып ташлагыз юл өстеннән шул үлгән этнең үләксәсен! — дидек...
Беренчесе. Мин алып ташламыйм, минем өлешемдә ят­мый ул.
Икенчесе (ялган). Өлешемдә ятмый...
Низамый. Я хода! Миңа тапшырылган мәхәлләдә, олуг Җиһангир хәзрәтләре белән мин үтә торган юл өстендә, эт үләксәсе ятсын, имеш! Ике йорт арасын үлчәгез дә эт кем ягында ятса, шул алып ташларга тиеш дидек түгелме? Менә. (Китабын ача.) Бер кыйлда әйткән: мондый вакытта бер генә түгел, җиде кат үлчәргә кирәк, дигән!
Беренчесе. Җиде түгел, җитмеш үлчәдек!
Икенчесе. Үлчәдек!
Беренчесе. Менә аршын, мин сиңа әйтим, ул якка да алты чыга...
Икенчесе. Алты чыга!
Беренчесе. Бу якка да алты чыга!
Икенчесе. Алты чыга!
Беренчесе. Уртасына яткан этне ник мин алыйм?
Икенчесе. Ник мин алыйм?
Беренчесе. Син карап тор, энем Касыйм, Синең өчен мин эт ташыйм?..
Икенчесе. Минем ягым алты аршын!
Беренчесе. Минем як та алты аршын!
Икенчесе. Мә, мин өстим ярты аршын! (Суга.)
Беренчесе. Мә, мин бирим алты аршын! (Суга.)
Икесе бергә. Син дә Касыйм, мин дә Касыйм, Синең өчен мин эт ташыйм!
Аршын белән сугышалар.
Низамый. Тотыгыз үзләрен! Ике ахмак! Моның өчен хөкем бар, шәригат бар! Менә! (Бармагына төкереп, кита­бын ача.) Бер кыйлда әйткән, аршынның йөзе белән чыкма-са, кыры белән үлчәп карарга кирәк, ягъьни мәсәлән.
Беренчесе (аршын селкә-селкә). Кыры беленме? Әһә, хәзер кыры беләнме? Кирәкми? Хөкемең шул төсле булса, үләксә юл өстендә ята бирсен?
Икенчесе. Мин дә риза түгел. Бер дә дөрес хөкем бул­мады бу. Болай булгач. Тимерчедәге Хуҗа Насретдинга гына хөкемгә барасы калган икән.
Низамый. Ул нинди Насретдин, ягъьни мәсәлән?
Беренчесе. Ул безнең шундый бер хикмәтле кеше инде. Халык менә мулла белән казыйлар хөкеменнән риза булма-са, аңар бара. Ул, мин сиңа әйтим, кыл кебек өзә дә бирә инде.
Колый. Безнең Хуҗамы? Хуҗамы? Әнә утыра ул. Хуҗа Насретдин.
Әйләнеп аңа карыйлар.
Беренчесе. Сөбханалла! Менә ул үзе дә монда, казый хәзрәт!
Низамый (урыныннан торып. Хуҗага якын килеп, аны карап чыкканнан соң). Хуш, безнең хөкемебездән риза түгел­сез икән, хәким кешегезнең хөкемен ишетеп күрик!
Беренчесе. Хөкем ит, Хуҗа, менә безнең урамда...
Икенчесе (бүлеп). Безнең урамда...
Хуҗа. Ансын ишеттек. (Урыныннан торып, илтифат­сыз бер вәкар белән казый урынына барып утырып, күзен йомган килеш китабын ачып, бер җиргә бармагын төртә.) Урам кем карамагында?
Беренчесе. Урам мәхәллә карамагында.
Хуҗа (тагын ачып, төртеп). Мәхәллә кем карамагын­да?
Икенчесе. Мәхәллә? Мәхәллә, әнә, казый әфәнде кара­магында.
Хуҗа (үз кыяфәтенә кайтып). Шулай булгач? Нәрсәгә кычкырышасыз сез? Үләксәне дә казый әфәнде алып ташлар­га тиеш була.
Низамый (сикереп китеп). Ә?
Хуҗа. Шуның белән юрган да китте, тавыш та бетте. (Торып китеп үз урынына утыра.)
Беренчесе. Менә дөрес хөкем!
Икенчесе. Менә бу хөкем ичмасам! Менә рәхмәт! Без монда, ике күрше, ике Касыйм, безгә казый куша дип, урам үлчи-үлчи...
Беренчесе. Син дә Касыйм, мин дә Касыйм, Сынып бетте безнең аршын...
Икенчесе. Ә ул казыйның үз өстенә төшә икән! Я, күрше, бир кулыңны, килешик!
Беренчесе. Үбешик! Менә безне дә килештердең. Хуҗа! Менә рәхмәт!
Килешәләр, чыгалар.
3 НЧЕ ЧЫГЫШ
Казый, Низамый. Хуҗа, Колый тархан. Бики.
Низамый (үзалдына). Ә мин эт үләксәсе күтәреп кал­дым! Яхшы хөкем! Ай-һай, кем икән бу Хуҗа Насретдин дигәннәре! Өсте-башы җилле күренә, сак булырга кирәк! Нин­ди дәгъьва белән килде икән бу? (Алга чыккан Бикине күреп, аңа.) Хуш?
Бики. Хөкем ит, казый әфәнде. Иң элек шушы Хуҗа дигән кеше былтыр миннән вакытлы файдаланырга җир алып чәчте, әле булса түләгәне юк. (Кәгаз суза.)
Низамый. Дөресме?
Хуҗа. Әе. Биргән җире таш булды, биргән орлыгы пыш булды, шытмады.
Бики. Минем анда эшем юк. Менә язышкан шартнамәсе, йорты салынган, тәкъьсир.
Низамый (шартнамәне карап). Ник түләмисез, Насрет­дин әфәнде?
Хуҗа. Мин түләмим дигәнем юк. Каян чыгарган ул? (Бикигә.) Күпме бурычлы соң әле мин сиңа?
Бики. Илле өч сум.
Хуҗа. Соң шулай диген аны. Иртәгә егерме биш, аннан иртәгә тагын егерме биш сумын бирсәм, күпме кала тагын?
Бики. Өч сум.
Хуҗа. Соң шулай булгач? Өч сум өчен минем йөземне ертып, казый әфәнде алдына килеп, тавыш күтәреп йөрергә оялмыйсыңмы?
Колый. Кара, кара, ни ди ул? Туктале, синең кылмыш­ларың ул гына түгел, чыгар гаризаңны, Бики!
Бики (гаризаны биреп). Менә, казый хәзрәт, шуның өстенә ул минем туксан тугыз алтынымны алды.
Низамый (гаризаны карап). Сөбханалла! Насретдин алар-ны Алладан алдым дип дәгъьва кыла... Хуш, нинди соң бу Насретдин? Ягъьни Аллаһе Тәгалә хәзрәтләреннән алтын со­рап алырлык әүлиялыгы заһир кешемени?
Бики. Каян әүлия булсын Насретдин! Гомерендә бер мәчеткә кергәнен күрдек, анда да сыңар аягын күтәргән ки­леш намаз укыды.
Низамый (гаҗәпләнеп). Сыңар аягын күтәреп? Сөбха­налла! Мәчеттәме? Хуш? Ни өчен сыңар аягыңны күтәрдең син, Насретдин?
Хуҗа. Ул шуның өчен: минем бер аягымның тәһарәте юк иде, тәкъьсир, суым җитмәде!
Низамый (гаҗәпләнеп). Алла! Алла!
Колый. Әе, әе. Мин дә бар идем анда. Ул намаз-намаз булмады, казый хәзрәт. Бервакыт сәҗдәгә китүебез булды, мулланың «нишлисең. Хуҗа» дип кычкырып җибәрүе бул­ды. Аны бу ахмак арттан чабуыннан тарткан икән.
Низамый (шаккатып). Ә?
Бики. Әле ул алай гынамы? Мулла аңардан, ни өчен тартасың? дип сорый, ул аңа, ни өчен икәнен беләсең килсә, артымдагы кешедән сора, ди.
Низамый. Ләхәүлә! Ник алай, сәҗдәгә киткәч, мулла­ның чабуыннан тарттың син, Насретдин?
Хуҗа. Мин каян белим? Башта минем үземнең арттан чабуымны тарттылар, аннан мин аныкын!
Бики. Шул мәсхәрә аркасында бөтен мәчет шау килеп көлешеп, намаз бозып таралдык.
Колый. Бозмаслыкмыни? Мин үзем дә шуннан соң мәчеттә бер ай намаз укый алмадым. Ничек сәҗдәгә киттем, күңелгә шул килә дә тора.
Низамый. Диванамы ул?
Бики. Улмы? Алтынны да ул йөздән ким булса алмыйм дип ант итте, без аны сынар өчен туксан тугыз алтын санап алдына ыргыттык, ул аны алып, антына ханис булды. Шәри­гат буенча хәзер йөз таяк орып, шул бурычым белән алты­нымны алып бирегез, тәкъьсир.
Низамый. Димәк, туксан тугыз алтын синеке?
Бики. Янчыгына чаклы минеке. Мин ансын да бер ал­тын биреп алдым.
Хуҗа. Шулай булгач?.. Мин шул янчыгы белән йөз ал­тынга хисаплап алдым да аны. Мин ничек антымны тотма­ган булам?..
Низамый. Әстәгъьфирулла! Гакыл ирешерлек эш түгел бу! Бер яктан, ул алтын да тоткан, икенче яктан, алтынны да шуыткан! Беленде: бу адәм авызыннан шайтан сөйли, артын­да шайтан тора, әгаһ булыгыз, бервакытта да шайтан коты­рыгына иярмәгез, мөселманнар!
Хуҗа (казый янына торып килеп, арттан колагына). Каһәр суккан шул шайтан, артымнан гына килә дә, шушы минутта өстемдәге шул бикасапны сиңа салып бирергә куша, казый хәзрәт... (Бикасапны алдына куя.)
Низамый (тотлыгып). Хәер, хәер, ни әйтә идем әле? Ә... Әе... Әллә нидә бер генә шайтан сүзен тыңлап кую да ярый шул. Белмәссең, бәлки, ул синен күңелеңне сынар өчен, юри яхшылыкка димләп куяр! (Үзалдына.) Уф... буталдым мин бу адәм белән! Ә бикасабы яхшы! (Тегеләргә.) Мәгъьлүм булды, җәмәгат! Бу бер дивана адәм, имеш. Аллаһе Тәгалә, бер хак дивананың догасын кабул итеп, аңар алтын иңдергән булса, ни гаҗәп!
Бики. Ничек? Сез шушы ялганчының сүзенә ышандыгызмы?
Хуҗа. Ул үзе ялганчы, казый әфәнде. Ул әле оялмас, шушы бикасапны да үзенеке дияр.
Бики. Бикасапны? Әлбиттә, минеке.
Хуҗа (казыйга). Менә, күрдегезме? (Бикигә). Болай булса, син әле минем менгән ишәгемне дә үзәннеке диярсең. Оятың җитсә, әйт!
Бики. Ишәкме? Ул да минеке!
Хуҗа (казыйга). Менә, күрдегезме, нинди адәм белән эш итәсез!
Низамый (Бикигә). Җитте! Синең бер ялган адәм икәнең мәгъьлүм булды. Син аның диваналыгыннан файдаланып, бөтенләй көпә-көндез суярга җыенган адәм икәнсең. Синең үзеңә йөз таяк лазем булды. Хөкем тәмам.
Бики (елап). Гафу боерыгыз, казый хәзрәт. Сезгә ата­быздан калган кечкенә бер әманәт бар иде. Иң элек шуны алыгыз әле! (Янчык суза, читкә.) Ала бит, ала, ай Алла! Алдымы?..
Низамый (алып). Амин! Әманәт җан саклар. Таяк өстеңнән төште.
Бики (кесәсенә сугып, куркып). Һай! Йөз өстенә тагын йөз китте, менә бәла!
Низамый. Сезнең ни гарызыгыз бар, тархан? Хуҗа. Тарханны монда мин алып килдем. Утын китергән өчен миңа бирәчәге бар иде, тәкъьсир.
Колый. Кара, кара, син алып килдең? Тора тор! Иң элек җавап бир әле .дин, өстендәге хөллә кемнеке?
Хуҗа. Хөллә? Менә хөлләгә дә ия табылды. Синекемени ул, тархан?
Колый. Минеке, минеке. Диванага сабышып, шәригаттән котыла алмассың! Син аны урладың! (Казыйга.) Өстеннән хөлләмне салдырып алып бирегез дә шәригат буенча кисегез шул угрының кулын!
Хуҗа. Яхшы кара. Ялгышмыйсыңмы? Охшаганмы соң? Колый. Ничек охшаган гына ди? Үзе! Менә Бики шаһит. Кара чабуларын! Төймә бавын! Валлаһи, минеке! Бики. Валлаһи, аныкы!
Хуҗа (гаҗәпләнеп). Шулаймыни? Алай булгач, ул ти­рес чүмәләсе өстендә йоклаган исерек син буласың? Колый (катып кала). Тирес өстендә? Кем?.. Низамый. Сөйлә, Насретдин. Каян килде сиңа бу хөллә? Хуҗа. Табылдык хөллә ул, казый әфәнде. Низамый. Ничек табылдык?
Хуҗа. Шулай, без беркөн Хаммат белән кайтып киләбез. Безнең борынга әллә каян бик сасы бер ис килә. Нәрсә икән бу дип гаҗәпләнеп бардык. Анда, елга башында, тирес түгелгән. Хаммат әйтә, әнә тирес өстендә үләксә ята, шуннан бу ис, ди. Янына барсак, тирескә борынын төртеп берәү йок­лап ята. Үзе исерек. Янындагы агачка шушы хөллә эленгән... Низамый. Хуш, син аның кем икәнен танымадыңмыни? Хуҗа. Танырга бит, аның йөзе адәм карагысыз. Бите әллә нәрсә! Черегән йомырка бәреп киткәннәр аңа, казый хәзрәт.
Низамый (чабуы белән борынын басып). Мин буыл­дым, фу, Насретдин әфәнде, кыскарак сөйлә, фу!
Хуҗа. Сез әле монда буыласыз, ә мин анда ничек? Миңа аны уятырга кирәк бит инде. Тор, мин әйтәм, нәҗес! Көпә-көндез шулай ятарга ничек оялмыйсың? Шулай дип, моның артына бер типтем, уянмый. Шуннан Хаммат, — анын аягында үкчәсе җиз дагалы күн итек, — шундый бер типте, җир сел­кенде дип торам, уянмый. Тукта, мин әйтәм, бу дуңгызның хөлләсен алып китәләр бит, иясе сорау белән кайтарып би­рермен дип, кызганып алып киттем. Син идеңмени ул? Мә, ал хөлләңне. (Сала башлый.)
Колый. Юк, тукта... Ялгышмыйммы? (Карый.) Бу ми­неке түгел. Карале, менә син!
Хуҗа. Түгел дисеңме?
Колый. Дөрес, минем хөлләм югалды. Ләкин бу минеке түгел!..
Хуҗа. Юк, юк. Син минем өчен бер дә оялма, тархан. Синең өстеңдә минем хакым йөргән кебек, минем өстемдә дә синең хакың йөри күрмәсен. Кара чабуларын! Төймә баула­рын! Тотып кара!
Колый (тота). Әйтәм бит, бөтенләй минеке... Бөтенләй минеке түгел! (Читкә.) Менә каһәр суккыры. Кулым белән тотам, ала алмыйм.
Хуҗа. Чынлап та моны синең өстеңдә бер күргән идем шул, мә хөлләңне. (Аңа ыргыта.)
Колый. Валлаһи, бу минеке түгел. Алла сакласын! Ти­рес өстендә!.. Гомердә күргәнем юк!..
Низамый. Яхшы. Тынычлап киегез, Хуҗа. Сез, тархан, хәзер анын бурычын түләгез, аннан ялган төһеммәт тотканыгыз өчен ун алтын салым түләгез.
Колый. Аңамы?
Низамый. Юк, миңа. Аннан гафу үтенегез!
Колый. Тархан башым беләнме? Юк, ансы гомердә бул­мас! (Бикигә.) Кая, юкмы соң синдә акча?.. (Үзе читек бал­тырыннан табып алып, елак тавыш белән.) Мә! (Кулын сузган Хуҗага да биреп.) Мә!
Низамый. Башка гарызлар юкмы? Әссәламегаләйкем вә Рәхмәтулла! Хөкем тәмам! (Тора.)
Колый (буш янчыгын селкеп). Әе... Тә-мам! (Янчыгын җиргә күтәреп суга.)
Низамый (арткы рәшәткә ягыннан чыгышлый, үзен озата килгән Хуҗага.) һәй, Хуҗа, кара, бу ишәкнең башы барабанга тия күрмәсен!
Хуҗа. Тисә ни була?
Низамый. Тисә, ләхәүләңне укы. Гауга күтәрелә. (Ху­җаның иңсәсендәге бикасапны тотып куеп.) Бикасап — ми­неке!
Хуҗа. Синеке, синеке! Ястүдән соң әтәч азан әйткәч тә, килеп алырсың! Гауга күтәреләме?.. (Барабанның каешын ишәк муенына кидереп, элгечен каптырып куя. Барабанны чиртеп, Колый белән Бикигә карап.) Ишеттегезме, казый ни әйтеп чыгып китте сезгә? Бу ишәк шәригатнең юлы белән, минем кулым белән шушы барабанга бәйләп куелды. Кем дә кем бу ишәккә тисә, кубачак гауга аның башына булыр, һәй! Каяле, мин дә ишәгемә салам алып килеп салыйм әле! (Чыгып китә.)
5 НЧЕ ЧЫГЫШ
Колый,Бики,Ахун.
Ахун (елаган тавышы ишетелә). Ай-яй, яй, яй! һәлак булдым мин, һәлак булдым!.. (Килеп керә.)
Бики. Кил тизрәк, нәрсә мыжлыйсың?.. Әйт, күрдеңме. Җиһангир хәзрәтләрен? Әйттеңме аңа шул ләгъьнәт кеше ту­рында?
Колый. Әйт тиз: шул этнең башын кисәргә куштымы, юкмы ул? Ник дәшмисең? (Йөзен күреп.) Туктачы! Сиңа ни булды?
Бики (йөзенә кулын селкеп чигенә). Ахун! Син күкле-яшелле булгансың бит! Нәрсә, күкерт ашатып чыгардылар­мы әллә?
Ахун (иреннәре дер-дер итеп торгач). Күкерт! Башым китте минем! Бәхил булыгыз, оланнар! (Елап җибәрә.)
Бики. Нәрсә, кабул итмәдемени?
Колый (кызып). Әйтмәдеңмени мулла икәнеңне?
Ахун (кулын селки). Әйттем, ул да түгел, фил, фил!
Колый. Фил! (Куркып.) Нәрсә, син шул мәхәлләңә ярыйм дип, әллә филе турында сүз әйттеңме? Нишләдең син?
Ахун. Үзе сорады, мин әйттем, әйтүемә, йөзе кап-кара ки­селде. — Син мулла гына түгел, бикмулла икәнсең, алай булса, менә мин сиңа өч мәсьәлә бирәм, көн батуга, килеп җавап бирерсең, бирә алмасаң, башың (ышкып күрсәтә) кых! диде...
Колый. Өч мәсьәлә дисең? Нәрсә, нәрсәләр?
Бики. Я, я! Әйт беренчесен!
Ахун. Беренчесе: җирнең уртасы кайда?
Колый. Җирнең уртасы?
Ахун. Әе лә, я, я? Башым ярылып бара, әйтегез, олан­нар. Кая соң ул җирнең уртасы?
Бики. Җирнең уртасы! Юк-юк, без йөргән җирдә очрама­ды. Икенчесен әйт!
Ахун. Икенчесеме? Шуннан, Җиһангир хәзрәтләре сака­лын учлап тотты да, шушы сакалымда ничә бөртек йон бар? дип сорады.
Колый. Ләхәүлә! Җиһангирның үз сакалындамы?
Ахун. Я, я, син әйт, Бики: ничә бөртек?
Бики. Әе, диванага алтыннарымны бирдем дә, инде си­нең белән Җиһангирның сакалын санарга калдым!
Колый. Өченчесен әйт!
Ахун. Өченчесе шул, диде, минем ялгыш уемны күрсәт, диде.
Колый. Җиһангир хәзрәтләренең ялгыш уен күрсә­тергәме? Сиңамы?
Ахун (Бикигә). Я әйт инде, син әйт: моңа ни дип җавап бирим мин?
Бики. Миңа бик якын торма, ахун. Валлаһи, мин сәясәткә тыгылмыйм!
Ахун. Эчемә ут төште, янам бит мин, оланнар! Бүген кич башым киселәчәк! Син әйт, тархан?
Колый. Әйтәм, бире утыр син. (Ахун утыра.) Юк, юк, син ят, шунда сузылып ят. (Ахун ята.)
Колый (икәүләп баш очында дога кылалар).
Бики. Инна лиллаһи вә инна иләйһи раҗигун!
Ахун (башын тотып). Алла, башым! (Тәгәрәп төшә.)
Колый. Сакал! Кемнең сакалы бит! Шундый вакытта сәясәткә тыгылмасаң, ярамаган! Менә монда безне Хуҗа нишләтте диген, шуны әйт! Тор, гариза яз, өстеннән Җиһан­гирга керәбез.
Ахун. Гариза?
Бики. Әе, күрмисеңмени, кара җәяүгә калдым! Ике йөз алтын ул! Яз!
Ахун. Гариза? Юк, син әйт, күренәме сиңа минем ба­шым? Миңа калса, сакалым бар, башым юк кебек.
Колый. Калдыр аны, җавабын уйлый торсын, бер гариза яздырып алырбыз, ул кул гына куяр, әйдә. (Чыгалар.)
6 НЧЫ ЧЫГЫШ
Ахун, Хуҗа.
Ахун (ялгыз). Сакалы. Уртасы... Кояш баей, я Алла! Шул җирнең сакалы кайда? Кайда шул Җиһангирның урта­сы! (Карый.) Тукта, менә Хуҗа килә. Шул дошман аркасын­да бу бәлага уралдым. Әгәр дә мин бу сорауларны аңа биреп карасам, ә? Сиздермичә генә? Менә акыл! Әйтсен дивана! (Мендәр асларын күтәреп карап, нидер эзләгән була.) Ә? Хуҗа (аны күреп, янына килеп, иелеп карый). Ә? Ахун (икенче башка барып, мендәр күтәреп карый). Ә? Хуҗа (шулай ук карашып). Ә? Ниең төште, ахун? Ни эзлисең?
Ахун. Ә, ни, шуны уйлый идем әле. Хуҗа. Бәлкем аны син дә уйлагансың: мин әйтәм, бу җирнең уртасы кайда икән? — дим...
Хуҗа. Кара син аны. Нөҗүм гыйлеме2 белән дә шөгылданәсең икән син. Алай булгач, күккә карап та уйлыйсың булыр?
Ахун. Күккә карап уйламыйм уйлавын, алай да менә әле синең сакалыңны күргәч бер уй килде: ничә бөртек йон бар икән?
Хуҗа. Син Корьәндә бар нәрсә дә бар дип сөйлисең бит, анда әйтсә әйткәндер минем сакалым турында!..
Ахун. Корьәннең бөтен серенә бәндәнең гакылы ирешми, Хуҗа!
Хуҗа. Ярый, мәсьәлә бит гадәттә өч була. Өченчесен дә ишетик.
Ахун. Өченчесен дисеңме? Өченчесе: менә син әйт: ми­нем ялгыш уем нәрсә?
Хуҗа (читкә). Уйлаган идем аны: аңа бу мәсьәләләрне Җиһангир биргән! (Аңа.) Синең ялгыш уеңны әйтергәме? Әйтәм. Менә син хәзер бу дивананы юмалап өч мәсьәләгә җавап алыйм да Җиһангирга шуларны әйтеп котылыйм. Хуҗа моны сизми дә калыр, дип уйлыйсың.
Ахун (хәйран булып). Тфү! Алланың каһәре кеше икәнсең! (Алдына тезләнә.) Инде, инде үзең барысын да беләсең, кот­кар мине. Хуҗа Насретдин әфәнде!
Хуҗа. Әфәнде түгел, абзый дип сөйләш! Ярый, мин сине коткарырмын, ләкин син элекке кебек һаваланмассыңмы?
Ахун. Булган эш булган, инде моннан соң бетте, абзый, бетте!
Хуҗа. Моннан соң минем эшемә тыгылып, минем белән булышмассыңмы ?
Ахун. Бетте, җизнәм, бетте!
Хуҗа. Ярый, алай булса, сал чапаныңны!
Ахун. Чапанымны? Карале, мин сиңа бүләккә башка нәрсә табармын...
Хуҗа. Алай булса хуш!
Ахун. Тукта, мә! (Хуҗа туктый.) Мә! (Салып бирә.)
Хуҗа (аркасына әйләнеп). Яхшылап кидереп бир!
Ахун (ян-ягына карап алып, кидерешә). Уф!
Хуҗа. Инде чалмаңны да салып бир!
Ахун. Чалманы? Ә, юк!.. Чалма — руханиларның киеме. Пәйгамбәр таҗы. Анысы булмый!
Хуҗа. Ә, шулаймы?
Ахун. Уф, болай мине дә үзең шикелле диванага сапты-расың икән син. Тукта, чалманы да бирәм мин сиңа! (Суза, кире алып.) Ә, юк, булмый... Җиһангир хәзрәтләре янына ничек барыйм мин? Түбәтәйчәнме?
Хуҗа. Аңа син бармассың, мин барырмын.
Ахун. Син үзеңме? Тукта, ничек? Минем өченме?
Хуҗа. Нишләп синең өчен йөрим ди мин? Илем өчен: аңа сине илче итмәделәр, мине илче иттеләр.
Ахун. Әһә, шулаймыни? Ярар, ул чагында әлеге өч җавап­ны да минем өчен син бирерсең.
Хуҗа. Мин бирермен!
Ахун (чалмасын сала). Юк, әйт: җавапны син бирер­сеңме?
Хуҗа. Мин инде, мин.
Ахун (чалманы биреп). Тфү, тфү! Пәригә яулык, миңа саулык! Мә! Мине тотма, моны тот! (Китә-китә). Менә ко­тылдым!
Хуҗа (чалманы кия, ахунның артында биленә таккан төенчекне күреп). Тукта, артыңда ул ни?
Ахун. Ә, улмы, каз иде.
Хуҗа (килә). Пешкән казмы? (Шарт итеп җебеннән өзеп ала.)
Ахун. Алла, тукта...
Хуҗа. Нәрсәсен — тукта! Син бит аны бүләккә дип пе­шерткәнсең. Хәзер казны да мин алып барам инде.
Ахун (аңгыраланып). Казны да алгач, бу ничек була инде?
Хуҗа. Бумы? Бик һәйбәт була бу. (Төенчекне чишә, каз белән йомыркалар килеп чыга.) Кара, нинди симез каз, йомыр­калар да бар. Булды бу, юләр. (Пәкесен чыгарып, казның ботын кисеп ала.) Монда Җиһангирга да, миңа да җитәр. (Ашый.)
Ахун. Ботын кисә! Ашый Әстәгъьфирула, нишли, ахмак! Җиһангир хәзрәте үзе дә уң аякка аксак, аңа тагын шушы казны илтеп бирерсеңме?
Хуҗа. Аксакка аксак каз, аңгырага ул да юк. Синең өчен ач йөрмәм бит инде мин. (Ашавында дәвам итә.)
Ахун. Үзен мәсхәрә иткән өчен, Җиһангир башыңны гы­на өзәр!
Хуҗа. Өзсә, минекен өзәр, сиңа нәрсә? (Ашый.)
Ахун (алга узып, бер Хуҗага, бер халыкка карап). Ашый!.. (Буылып көлә.) Ярый, аша! Алып бар әле син аңа сыңар аяклы казыңны!.. Өч мәсьәләгә җавап та бир. Аннан соң ул синнән филе турында сөйләтер. Эләктеңме, ахмак! Ул гына җитмәсә, без менә хәзер Бики байлар белән бергә бик һәйбәтләп синең өстеңнән кем икәнлегеңне язып менгезик. Беттеме ба­шың? Барыйм, тизрәк гаризаларына кул куейм да, берь­юлы эшне бетерим! (Кычкырып.) Миңа китсәм дә буламы?
Хуҗа. Бар, бар! Синең миңа нәрсәгә кирәгең бар? Кеше ашаганны йотып тору яхшы кешенең эше түгел.
Сораулар һәм биремнәр.
1. Комедияне рольләргә бүлеп укыгыз. Һәр персонажның характерын­нан чыгып, дөрес тон белән укырга өйрәнегез.
2. Өченче пәрдәдәге персонажларны әйтегез. Ханлыкның өстен көчләрен характерлагыз: Колый тархан, Низамый.
3. Бу бүләктә Хуҗаның нинди сыйфатлары бирелә? Үзегез аңлаганча, анализлап карагыз.
4. Бики байны характерлагыз. Аның кайсы сыйфаты көлке тудыра?
5. Хуҗа белен ахунның диалогы сезгә ничек тәесир итте? Диалогка исем уйлагыз.
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
1 НЧЕ ЧЫГЫШ
Тышкы пәрдә күтәрелә. Эчке пәрдә алдында дүрт каравыл белән Атамыш.
Атамыш. Ишекчеләр! Урыннарыгызга! Җиһангир хәзрәт­ләре чыга.
Җиһангир. Сөйлә, вәзир.
Зәйнәгый. Ишек артында сезгә баш оручылар көтә.
Җиһангир. Халыкмы? Халыкны аны курку белән өмет арасында тотарга кирәк, вәзир! Бүләкләрен алыгыз да куыгыз үзләрен! Мин монда хан булып утырырга килмәдем, һинд-станны басып аласым бар, әнә үзләрен таларга Гыймай бас­кагым биредә калыр. Иртәгә сәфәр. Ә бүген минем ял итәсем килә, вәзир!
Зөйнәгый торып, сәхнә төбенә карап, ике мәртәбә кул чаба. Музыка. Арткы баскычтан шәл ябынган ике кыз, йөгереп төшеп. Җиһангирга сәлам ишарәсе биргәч, җыр һәм музыка астында бии башлыйлар. Алар кием һәм чырайлары белән берсе — көнне, берсе — төнне сурәтлеп, җыр һәм музыка астында, бер-берсен куышып өйләнәдер. Җиһангир кул гына селки. Бар да чыга.
3 НЧЕ ЧЫГЫШ
Җиһангир, Зәйнәгый.
Җиһангир. Шатраныжны китер!
Зәйнәйгый. Рәхим итегез. (Шахматы карулы кечкенә өстәлчекне китерә.)
Җиһангир (тезеп). Әйтче, вәзир: бармы бу илдә, ичма­сам, күңел ачардай берәр кеше?
Зәйнәгый. Монда, Тимерчедә, Хуҗа Насретдин дигән бер көлке дивана бар икән, ишеткәнсездер?
Җиһангир. Әе.
Зәйнәгый. Гаҗәп дәрәҗәдә көлке бер дивана, имеш. Хәтта... — Уен сездә калды, — хәтта олыларга туры әйтүдән дә тайчанмый, имеш.
Җиһангир. Әе, Миңа дәрвиш ул хакта сөйләде... Фил белән йөрик! (Йөри.)
Зәйнәгый. Әмма кызы ифрат дәрәҗәдә гүзәл, имеш...
Җиһангир. Мин ул кызны тотып китерергә баскагыма боердым. Шаһ! Тукта! Бу ни?
Зәйнәгый. Сезнең данлы сугыш филегез икесе дә кур­кыныч астында, тәкъьсир.
Җиһангир. Минем филләрем? (Шахматны бер кулы белән бозып, боерып.) Вәзир! Хәзер ул Насретдин тотып ки­терелсен! Әгәр дә ул чын дивана булмыйча, юри генә диванга салынган булса, башы шул урында өзеләчәк!
4 НЧЕ ЧЫГЫШ
Җиһангир, Зәйнәгый, Хуҗа. Хуҗа кереп баса, сакчылар аның юлына сөнге тоталар.
Җиһангир (ачуын көчкә тыеп). Рөхсәтсез минем дәргаһемә керәләрме?
Зәйнәгый (ашыгып, каршы барып, теш арасыннан). Кем син?
Хуҗа. Җиһангир хәзрәтләренең боерыгы буенча, кояш батуга килеп җитүче.
Җиһангир. Һа, алай булса, бу теге... ахун? Тимерчедәге минем филемне алдырырга йөрүче? Узсын, узсын! (Хуҗага мәсхәрәле бер карап алып, үзалдына.) һи! Үз башын үзе минем кылычыма орырга дип килгән! Ни дәрәҗәдә ахмак кеше!
Хуҗа, килеп, аның алдында кулын күкрәгенә куеп, тиешле тәгъьзим күрсәтә, кулында төргәге белән каз.
Ничек? Ул хәзер миңа тезен дә чүкмиме? (Хуҗага ачулы карап.) Алай? Мин куйган өчен мәсьәләнең өчесенә дә җавап бирергә килдең инде син?
Хуҗа. Әе.
Җиһангир. Аһа! Әмма берсенә генә булса да җавап бирә алмасаң, синең башың бит... (Садистлык белән кулларын Хуҗаның башына табан сузгалый, бармаклары тырпаен йөри башлый.) Нинди шарт куелганын беләсеңме син?
Хуҗа. Беләм.
Җиһангир. Аһа! Ярый, ишетик! Беренчесен әйт аңа, вәзир.
Зәйнәгый. Җирнең уртасы кайда?
Хуҗа Әнә капкада минем ишәгем тора. Чык та шуның уң арт аягын күтәреп кара. Тояк эзе кайда булса, җирнең уртасын тап шунда.
Җиһангир (гаҗәпкә калып). Ничек? Тукта?.. Ышанмыйм!
Хуҗа. Ышанмасаң, үлчә. Әгәр бер ягыннан бер ягы ар­тык яки ким чыкса, аннан соң сөйләшербез.
Җиһангир. Карагыз әле моны! Ишәк тоягы, ә? Икенче мәсьәлә ни инде, вәзир?
Зәйнәгый. Ә,ә... Сезнең сакал Шәрифләрегез турында...
Җиһангир. Әе. (Хуҗага.) Менә минем сакалымда ничә бөртек йон бар?
Хуҗа. Сезнең сакал Шәрифегездәме? Каяле... шул ишәгем­нең койрыгы бик пычрангач, мин аны кисеп алган идем... (Кесәсеннән чыгара.) Менә шул койрыкта ничә бөртек йон булса, синең сакалыңда да шул чаклы йон бар.
Зәйнәгый ике кулы белен башын тотып чүгә.
Җиһангир. Ишәк койрыгы?.. Нәрсә сөйли ул, ахмак? Тукта! Мин моның белән килешә алмыйм!
Хуҗа. Килешмәсәң, моннан бер төк, синнән бер төк йол­кып, санап карыйк! Нәкъ шулай булмаса, башымны кисәргә бирәм!
Җиһангир (вәзиргә акрын). Ничек дисең моңа син, вәзир? Шулай ук мин һаман әле аның башын кисә алмыйм­мыни?
Зәйнәгый (аңа). Сезнең кулыгызда өченче соравыгыз бар!
Җиһангир. Әе, әе. Ул юнсез минем ялгыш уемны күрсәтергә тиеш! (Хуҗага.) Ярый. Син боларыннан котыл­дың, ләкин синең алдыңда өченче сорау бар: күрсәт, минем ялгыш уем нәрсәдә?
Хуҗа. Күрсәтәм: син хәзер үзеңне Тимерче ахуны белән сөйләшәм дип уйлыйсың.
Җиһангир (бердән кәефе килеп). Дөрес! Уйлыйм да һәм сөйләшәм дә! Ләкин бит син, шартыбыз буенча, минем ялгыш уемны күрсәтергә тиеш идең? Я?
Зәйнәгый. Отылдыңмы? Я?
Хуҗа. Менә шул мине Тимерче ахуны дип уйлавың үзе ялгыш инде, тәкъьсир. Мин үзем ахун түгел, мин ул бистәнең Хуҗа Насретдин дигән кешесе генә. (Чалмасын сала.)
Җиһангир (шаккатып, үзе тезенә сугып, урыныннан сикереп торып). Хуҗа Насретдин! Тукта! Ничек? Кая соң ул ахун?.. Карале син аның йөзен, вәзир! Ахун түгелмени соң ул?
Зәйнәгый (карап). Киеме шул. Ләкин йөзе...
Җиһангир. Ул түгел? Ә? (Килеп карый.) Чынлап та бу ул түгел! Мин бу кешене беренче күрәм!.. Алай булса, ахун үзе җавап таба алмагач, үзе урынына моны җибәргән! Кара­ле моны син! Хуҗа Насретдин! Ә? Ха-ха-ха! (Карашалар, үзе алдында Хуҗаның да кыйшайганын күреп, үзен үзе тота алмыйча, нык көлә башлый.) Ха-ха-ха!
Хуҗа (тәмле кеткелдәп җибәрә). Ха-хә-хә-хә-хә!
Җиһангир. Юк, ничек мин монын башта ук ахун түгел икәнен белмәдем, ялгыштым соң?
Хуҗа (Җиһангир алдында сыгылып торган вәзирне күреп алып). Ул шуның өчен: сезнең алдыгызда гадәттә тиешеннән артыграк иеләләр, шуңа күрә сез аларның чын йөзләрен күрми каласыз.
Җиһангир (үзалдына). Юуук... Бу дивана түгел! (Ху­җага.) Ярый, ләкин син бу кыюлыкны өстеңә алган кеше булгач, ахун урынына безгә илче дә булып килгән буласың.
Зәйнәгый (Хуҗага). Олуг Җиһангир сезнең белән сәясәтчеләр телендә сөйләшмәкче була. Боерыгыз, илче! (Тәхет янында бер тәбәнәк бүкән белән акбур куеп. Хуҗа­га урын күрсәтеп. ) Әһ-һем!
Хуҗа. Кых-хым! (Бүкәннең бер ягыннан килеп утыра.)
Җиһангир бурны ала да бүкән өстенә бер түгәрәк сызык сыза. Хуҗа бурны ала да сызыкны урталай бүлә. Җиһангир уртага хәнҗәр кадый. Хуҗа төргәктән бер йомырка ала да хәнҗәр янына куя.
Җиһангир. Аңлашылды, илче! Безне вәзиребез белән калдырып торыгыз!
Зәйнәгый (аңа ишарә белән). Әһ-һем!
Хуҗа (торып китеп, ишеккә җиткәч, вәзиргә әйләнеп). Кых-хым! (Чыга, вәзир озата чыга.)
5 НЧЕ ЧЫГЫШ
Җиһангир, Зәйнәгый.
Җиһангир (тиз генә сикереп барып, иелеп карый), һа! Йомырка!.. (Зәйнәгый кергәч.) Я, вәзир, безнең сөйләшүебездән син ни аңладың?
Зәйнәгый. Сез, бер түгәрәк сызып, бөтен дөнья бер ми­неке генә булырга тиеш, дидегез.
Җиһангир. Дөрес!
Зәйнәгый. Ул сезгә: тора тор! Әнә синең чигең, менә безнеке дип, аны бүлеп чыкты.
Җиһангир. Дөрес!
Зәйнәгый. Сез аңа: ул чагында мин көч белән басып алдым! дип, уртага хәнҗәрегезне кададыгыз.
Җиһангир. Дөрес!
Зәинәгый. Ә ул менә ни өчен йомырка чыгарып куйды?
Җиһангир. Ни өчен?
Зәйнәгый. Аңлый алмадым, тәкъьсир!
Җиһангир. Аңлый алмадың! Ә мин баш вәзирем булган кешенең үткенрәк акыллы булуын таләп итәм! Мин моның өчен аңа алтын түлим. Шуны да аңлый алмаган, ә?
7 НЧЕ ЧЫГЫШ
Җиһангир, Зәйнәгый, Хуҗа.
Җиһангир. Хуш! Сөйлә, Насретдин: безнең Тимерчедәге ата филебез исәнме? Халык яхшы карыймы? Ашату авыр-фәлән дип зарланмыйлармы?
Хуҗа. Бик зарланалар, тәкъьсир.
Җиһангир (бармагы белән ымлап чакырып, аңа сузы­ла төшеп). Ә?.. Зарланалармыни? Алайса, алар миннән риза түгел?
Хуҗа. Бер дә риза түгел!
Җиһангир (кылычын тотып). Ничек риза түгел?
Хуҗа. Ничек риза булсын, бер генә фил ич ул, җитмәсә үзе ата фил. Берүзенәгенә күңелсез ич аңа, эче поша. Аша­са — аш үтми, ни ашаса — шул җитми. Менә инде ул ата филнең янына тагын бер ана филеңне дә җибәрсәң, бер мәрхәмәтең урынына, ике мәрхәмәтең булыр иде, диләр.
Җиһангир (көлеп), һай, шулай дисеңмени әле син? Безнең биредәге ана филебез дә бик пошына башлады. (Зәйнәгыйга.) Әллә бу җирнең һавасы килешмәде. Ябыга, ту­тыйларым!
Хуҗа. Шулай булыр. Безнең Икьлимгә бер ләксәң!.. (Төен­чеген чишеп, тәлинкәгә салынган казны Җиһангирга суза.) Мәрхәмәт итеп алсагыз ла, кечкенә генә күчтәнәчебез иде.
Җиһангир. Бу ни?
Хуҗа. Күрмисеңмени? Каз.
Җиһангир (карап). Каз? Бу бер дә каз булырга туры килми. Кайда соң моның тагын бер аягы?
Хуҗа. Ничек тагын бер аягы? Шаяртасыз! Каз һәрвакытта да сыңар аяклы гына була.
Җиһангир. Ничек ул сыңар аяклы гына? Тукта...
Хуҗа. Белмим. Безнең шәһре Болгар иленең казлары шулай була. Ышанмасаң, әнә, артындагы тәрәзәдән кара, шун­да сарай чишмәсе янында торалар түгелме соң? Әнә, әнә бер каз, күрәсең, сыңар аяклы.
Җиһангир (карап), һәй, хәрәмче! Ул бит салкыннан шулай бер аягын күтәргән! Ул ике аяклы.
Хуҗа. Ялгышасыз, тәкъьсир. Ул сыңар аяклы.
Җиһангир. Вәзир! Ал шул таякны, чыгып ор шул каз­ны, әгәр дә ул син оргач та ике аяклы булмаса...
Хуҗа (вәзир кулыннан таякны элеп ала). Тукта, шу­шы таяк белән оргачмы?
Җиһангир. Әе.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Комедия биш пәрдәдә (Кыскартып алынды) - 2