Latin

Колгалинең Урыс Китабы

Total number of words is 376
Total number of unique words is 314
43.8 of words are in the 2000 most common words
55.1 of words are in the 5000 most common words
61.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Арада кинәт упкын барлыкка килде. Моңа кадәр авызга-авыз, колакка-колак диярлек сөйләшеп утырган ике милләтпәрвәр идек, инде күзләребез маңгайларны узды, тыннарыбыз кысылды. Кайсыбыз беренче башлап китәр, шул өлгер һәм өстен буласы иде. Хәерсез, акыл казаны бер кәлимә сүз дә таба алмыйча шартлады. Әңгәмәдәшем, тынлыкны бозып, туйганчы сүкте, ачуланды һәм дию чокырына үземне, үзем белән бергә җаным кебек сөекле милләтемне, милләтемә тагып, бар булган гамәл сыйфат эшләребезне олактырды. Билләһи, оят булды! Ризалашып та маташтым, югыйсә. Шалкан урларга кереп тә мәмнүн калган, коры авыз һәм буш кул белән бакчадан чыгып килгән бичара малайны эләктергән исерек каравылчы ничек бөркет булып шул балага очып кунса, әңгәмәдәшем миңа карата аннан да болай гайрәтлерәк кыланды. Телемнең харабаты хәлемнең мәртәбәсенә файда итмәде.
— Мин-мин-мин-мин...— дип, мимелдәп утыра бирдем.
Сүз гәүһәрен алама коерыгына тезәргә алынган әңгәмәдәшем, арадагы упкынны тагын да киңәйтеп:
— Урыс хәрефләре белән басылган Колгалинең “Кыйссаи-Йосыф”ы да урыс китабы була!— дип, гүяки йөземә биниһая-алагаем кулы белән китереп ямады, ә мин һаман да:
— Мин-мин-мин...— дип, мимелдәп утырудан артыкка ярамадым.
Үземнең дан казанган бөек галим булуымны да, кесәгә кереп тормый гына сүз тегермәнен әйләндерерлек дөньякүләм танылган затлы шагыйрь икәнлегемне дә, хикәя һәм роман ишеләрне каләмемнән ишеп кенә ташлаучы чиксез талант иясе язучы мәртәбәсен тотуымны да онытып, урыс-татар мәсьәләсендә кәбестә шулпасы да чөмерерлек дәртем юклыктан кара көйдем. Бу хәл Казаннан йөз чакрымнар гына булмас, шактый ерактагы тоелган Мордва илендә, Темник районындагы Тархан авылында, борынгы китапларны, кабер ташларын, тарихларны өйрәнеп экспедициядә йөргән чагымда булды. Яшем, ялгышмасам, утызга җитү ягыннан өч санга гына ким иде. Әңгәмәдәшем — ил агасы Нурислам карт, тагын да куәт алып:
— Урыс хәрефе белән Коръән басылып чыкса, ул да урыс Коръәне була!— дип лаф орырга һәм миңа тагын бер кат сүз белән ямап куярга өлгерде. Әмма, ни әйткәнен кинәт абайлап, авызына бер мичкә су аударгандай шым калды. Мин дә:
— Мин-мин-мин...— дип, мимелдәп утырган җиремнән, йөрәгемне тотып, өрәк чокырына төшкәндәй тын калдым. Тәрәзә артында тыңлаштырып йөренгән мыштым җил генә, мондалыгын сизенүебездән куркыпмы, чәчәген коярга өлгермәгән сирень агачлары арасыннан бакча түренә шылды. Йа Ходаем, ярлыкый күр, Коръәнеңә сүз тигән мәл шушы иде. Хәрефенә карап кына сүз урыска яки башкага чыкса, мин инде каләм тибрәтүдәге маһирлыгымны аклый алмаган иероглифларга тартым язу сурәтем белән әллә кайчан, халык саны алынганда ук, бөек кытай милләтенең ике метрлы бер әрдәнәсе хисапланыла башлар идем. Ярый әле телнең хикмәте хәреф сурәтендә түгел, аваз рәвешендә!
27.02.04.


You have read 1 text from Tatar literature.