Latin

Китап Чыгаруны Ничек Оештырырга?

Total number of words is 432
Total number of unique words is 290
47.0 of words are in the 2000 most common words
56.6 of words are in the 5000 most common words
62.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(фикер) Татарстан китап нәшрияты республикабызның төп нәшрияты булып санала һәм бу статусын ул гасырдан артык фидакяр эшчәнлеге белән исбатлады. Нәшриятның абруе югары булганда күрә, иҗат әһелләре, язучылар үзләренең иҗат җимешләрен бары тик шушы нәшриятта гына нәшер итәргә омтылалар. Әмма авторларның әсәрләре сыйфат кимәле буенча бер-берсеннән бик аерылып тора. Сер түгел, кайбер язучылар күп санлы зур күләмле әсәрләр язып, аларның сыйфаты, зәвыклыгы турында кайгыртмый һәм укучыны җәлеп итү турында уйланмый. Кайбер очракта авторлар чиле-пешле әсәрләрен дә нәшриятка китерәләр һәм аларны ничек тә булса нәшер итү планына кертергә тырышалар. Ә Татарстан китап нәшриятының барлык китапларны да чыгару мөмкинлекләре (шул исәптән, матди мөмкинлекләр дә) кискен рәвештә чикләнгән, чөнки моның өчен штатлар да җитми, акчасы да санаулы. Төгәлрәк әйтсәк, Татарстан китап нәшриятының матди мөмкинлекләре Министрлар кабинеты тарафыннан финанслау күләме белән бәйле. Министрлар кабинеты нәшриятка бүлеп биргән акча күләме нәшер итү “одеял”ының зурлыгын билгели дә инде. Колак оши дип, шул “одеял” белән башны капласаң, аяк ачыла, аякны капласаң – баш ачыла. Аерым бер авторларның гына әсәрләрен ел саен нәшер итү планына кертсәң, башка тыйнаграк авторларның әсәрләре игътибарсыз калып, еллар буе чиратын көтеп ятарга мөмкин. Шуның белән “сәйләндәй әсәрләр” чуер ташлы ком арасында күренмичә кала ала. Мондый четерекле хәлдән чыгу юлын бары тик конкурслар аша гына табып була. Бу эш болай оештырыла ала. Билгеле бер көнгәчә авторлар әзер дип исәпләгән әсәрләрен нәшриятка китереп тапшыралар. Әсәрләр махсус журналда теркәлә. Әйтик, нәшриятка барлык авторлардан N әсәр тапшырылды ди. Шуннан соң яшерен конкурс үткәрелә, яки авторлары күрсәтелмәгән килеш әсәрләр “эксперт”ларга таратыла. Экспертлар белгечләр арасыннан түгел, ә әдәбият сөюче гади укучылар арасыннан булса әйбәтрәк. Һәр “эксперт”ка бар тик ике әсәр генә бирелә. Аның бурычы – шушы ике әсәрдән бары тик берсен, аңар үзенә ошаганын, яки яхшырагы дип санаганын сайлап алырга тиеш. Шулай итеп, барлык “экперт”лар эшен тәмамлагач, беренче этапта N әсәрдән бары тик N/2 әсәр сайланып алына. Икенче этапта исә беренче этап нәтиҗәсендә сайланып алынган әсәрләр икешәр-икешәр итеп башка экспертларга бирелә, һәм алар да ике әсәрдән берсен генә сайлый, яки N/4 әсәр кала. Шулай берничә сайлау этабы үткәрелгәч, нәшрият планының контроль санына чыгабыз. Билгеле ки, конкурс барышында барлык әсәрләр арасыннан түбән сыйфатлылары төшеп кала. Конкурс аша үтмәгән әсәрләр авторларына кире кайтарыла, һәм авторлар аларны камилләштерү өстендә эшләүне дәвам итә алалар, ә шуннан соң киләсе ел конкурсына янә бирә алалар. Конкурс дигән бу гамәл Татарстан язучылар берлеге катнашында эшләнсә, тагын да әйбәтрәк булыр иде. Конкурс бу очракта Татарстан язучылар берлегенең иҗади секцияләре ярдәмендә үткәрелә ала, һәр иҗади секциягә тиешле квоталар бүленеп бирелә ала. Мондый конкурс нәшрият планына кертелүгә бәйле күп кенә низаглардан коткарыр иде, нигезсез үпкәләүләр дә юкка чыгар иде. Язучылар да, үз әсәрләрен әзерләгәндә, аларның сыйфатына карата җаваплырак булырлар иде.
You have read 1 text from Tatar literature.