Latin

Кешегә Күп Кирәкмени?!

Total number of words is 1405
Total number of unique words is 1028
18.7 of words are in the 2000 most common words
29.3 of words are in the 5000 most common words
35.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(кыска кыйсса)
“Кешегә куп кирәкмени?!” әсәр “К” хәрефеннән башланган сүзләр белән язылган.
Бу куренеш татар теле байлыгын исбатлый: бер хәрефтән генә башланган сүзләр белән хикәя язарлык булгач, барлык сүзләр кулланып әдәби әсәрләр язуның мөмкинлекләре чиксездер...
Ихтирам белән Ринат Нуруллин.

Көннәр кыскарды, көз килде. Кырмыскалар күчләрен кышка каплап куйдылар. Каргалар кыркылган карабодай кырыннан каеннарга, каеннардан кире кырга күчкәләп каркылдыйлар. Камышлы-күрәнле Кәрәкә күлендә көмештәй куыклар келтер-келтер килеп калкып күтәрелә. Кыр казлары каңгылдашып, канатларын кагып күбекләр күтәреп күлдә коеналар. Кыр казларының канатларыннан каурыйлар коела.
Көндәгечә киез каталарын кигән Кәримулла карт көзге каршына килде, кыска камзулын каккалады, кырынырга кереште. Кырынгач, кызарып караланган күз кабакларына карап көрсенеп куйды: “Киек казлар китсәләр ки, кайтырлар. Киткән көннәр, киткән кешеләр кире кайтмый!..”
Коргаксыган каймакка кушылган күбекләнгән карлыган кайнатмасы капкалап, Кәримулла каткан күмәч кыерчыгын кимерде. Күкрәгендәге Курск камалышыннан калган кургаш кисәге кайчак кинәт кымшанганда кузгалып куйды.
...Кечкенәдән күп кыенлыклар күрде Кәрим. Кулакларга каршы көрәш куәтләнгәч, кашкалы колынын, кәҗәләрен колхозга китереп, колхозга керде. Киеренке кырыгынчыларда Курск кырларында кан койды...
Километрларга киткән Курск камалышының келәшчәсе кысылып килгәндә Кәримулланы капитан Карташов карамагындагы командага керттеләр.
Командованиеның карары катгый, Карташовка калкулыкны кичкә кадәр кулда калдыру кушылды. Комбат козырёгына кулын китерде. Калкулыкка килгәч, Карташов компаска карап картасын көйләде. Кулындагы карандашын кысты: “Көчләребез кирәгеннән кимрәк! Кара көчләр көнбатыштан килсәләр, көнбатыш кыйбласына кызылармеецларны күбрәк куярга кирәк”.
...Килмешәк “көрән күселәр” Курск камалышында капкынга капкач көчләрен кызганмадылар. Калкулык квадратына күктән картечь коелды. Кызган картечь кыйпылчыклары каеннарның кайрысын китеп-куптарып, кәүсәләрен каезлады. Кыр кухнясы казанына картечь кисәге кадалды. Казан кысасыннан кубып кыйшайды. Котелоклар, кружкалар, консерва калайлары, кашыклар комга коелды. Калкулыкта корал күтәрерлек кырыклап кызылармеец кына калды. Корыч каска кигән кораллы кешеләр күренде. Карабиннарын кулларында кысып кызылармеецлар кымшанмыйча көттеләр, карышка кирегә күченеп китмәделәр.
Комбат күн каешына куелган кобура каптырмасын куптарды, канонада куәтен каплап кычкырды:
– Кырыйк кабахәтләрне! Күрсәтик кысланың кайда кышлаганын!
Кызыл кумач калыкты, кызылармеецлар контратакага күтәрелде. Каршыга килүче кара кительле кибәндәй “капрал” Карташовның кулбашына кинжал кадады. Кәримулла каушап калмады, көрәкне күсәктәй күтәреп, кизәнеп кара кительленең каскасына кундырды. Каен кайрысын кызыл кан каплады, кабихка “капут” килде.
Кинәт кайнар кургаш кисәге Кәримулланың күкрәген кисеп керде, көн караңгыланып китте. Ком катламы Кәримулланы каплады. Контузияләнгән Кәримулланың күзенә килбәтсез кара күләгә күренде. Күмер кисәве кебек карашын Кәримуллага кадап, кара карачкы кәкре кулларын кыймылдатты:
– Комлы кабергә керүең! Кенәбашыңа кире кайтмассың!
Кәримулла карачкыны куды:
– Кит кырыемнан, карчыга!..
Күктә “Кукурузник”лар күренде. Капонирлардан көпшәләр күтәрелде. “Катюша”лар күк күкрәтеп көлтәләр көйрәтте. Каһарманнарны Крюков команованиесындагы кавалерия корпусы килеп коткарды. Кавалеристлар килмешәкләрне кысрыкладылар, кылыч кизәп кистеләр.
Ком катламыннан калкып калган кулы кыймылдаганын күреп коралдашлары Кәримулланы кантарлардан казып, култыклап күтәрделәр. Контузиядән Кәримулланың колаклары катыланган, күкрәгендә кан катыш ком камырланып килгән.
Кәримулланы кушеткага куйдылар. Кыйпылчык кабыргага кадалганга күрә, консилиум кыйпылчыкка кагылмаска кирәклеген күрсәтте. Консилиум күрсәтмәсе кушканча, кургаш кисәге күкрәктә калды.
Кәримулла Казаннан Кукмарага кайтты, комиссариатка керде.
Комиссар күзлеген кашларына кадәр күтәреп куйды:
– Кем керде?
– Кәримулла Кәбиров. Кенәбашныкы...
– Курск камалышында корбан киткән Кәбиров Кәримулламы? Китче!
– Күрәсең, кайттым!
Комиссар Кәримулланы Кукмарадан Кенәбашка кадәр кайтарып куйды. Капканың күгәннәре күгәргән, капка кыйшайган. Колхозчыларның көнкүрешен күреп Кәримулла кара көйде. Күтәрәмгә калган колхоз, кырлардагы клеверны кындырак кебек кыяклылар кыскан. Кычыткан, кузгалак, кәлҗемәдә көн кичерде колхозчылар.
Колхозны күтәрүгә Кәримулла күп көч кертте, көнозын колхоз конюшнясында кайнашты, колыннарны карады. Күкрәгендәге кыйпылчыкка карамастан киндер капчыктагы көрпәләрне күтәреп күчерде. Кичен киртәләрнең какшаган казыкларын киредән кәскә кагып колгаларын кадаклады. Кирәксә, кучкарларны кастрацияләде.
Капитуляция көнен Кәримулла кырда кузаклы культуралар кишәрлегендә каршылады.
Көннәрнең кайсыдыр көнендә күрше “Кызыл кордон” колхозы кызлары күмәкләшеп концерт куярга килде. Кызыл косынка кигән конферансье кыз көлдергечләр кыстырып, концертны килешле көенә китерә. Колхозчыларның күңелләре күтәренке, көлеп-кеткелдәп куялар. Кызыл косынкалы кыз көязләнеп Кәримулланы күзәтә кебек, кыйгач кашларыннан кояш карыйдыр кебек. Көмеш кыңгыраудай көлүләре колакларда кабатлангандай.
Кәримулла кызны күзләде. Кәримуллага каяндыр кыюлык килде, кулисаны күтәрде:
– Кичен Кәрәкәле күленә коючы кизләү кырыена кил!
Кәүсәрия кырт кисмәде, карышмады, килде. Кизләү кырыенда күрештеләр. Кәримулла кызны кочаклады, күкрәгенә кысты: “Карлыгачым! Кояшкаем!” Күзгә-күз карашып күгәрченнәрдәй күккә күтәрелделәр...
Кәүсәрия көянтәсен күтәреп кизләүгә киткәндә, кош-кортларны караганда “Күбәләгем” көен көйли. Кояшлы көн Кәбировларга кыз китерде, кызның кендеген күрше керәшен катыны Кәтүк кисте. Кәбировлар кызларына Кадрия куштылар.
Кәдрия күзгә күренерлек калыкты. Кадриянең классташы Кирам көнен кадырмыйча Кадрия кырына килде. Кирам – комбайнчы, “кырлар командиры”. Кавыштылар, Кадрия Кирамга кияүгә китте. Кызларына Кафия куштылар.
Кәүсәрия:
– Кызым! Кафияне кәбестә кебек киендермә.
– Күшекмәсме?
– Кәбировлар күшегәмени?! – кеткелди Кәүсәрия.
...Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең косасы килә! Компартиянең кызыл кәгазь катыргысын куен кесәсеннән кармалап киштәгә куючы кемнәрдер кинаялап кычкырды:
– “Корычлы” кушаматлы кәрлә көен көйләдек! Кәрлә культыннан котылдык! Коммунизм кирәкми! Капитализм корыйк!
Кордылар... Кешене космос киңлекләренә күтәргән күәтле колосс кечкенә кисәкләргә кителеп, кинәт кенә коелды. Күпчелек кешеләр кассаларда кара көнгә куелган “копейка”ларыннан колак какты. Кемдер кабала капкынына капты. Кешеләр кабиләсенең кайсы катламына керүенә карамастан котырынып кәсеп куалар.
Кайберәүләр ки караңгы кичләрен күсәк күтәреп каравыллыйлар, кешеләрнең кесәләрен капшыйлар. Күрәзәчеләр кебек кайберәүләр кәмит күрсәтүне кәсепкә куеп кинәнә. Кайберәүләр, карак күселәрдәй, карамай куып, казнаның калдык касмагын кырып, котырып-котырып коттеджлар күтәрә. Коръән китабында күрсәтелгәнчә, кыямәт көне киләмени?! Коттеджларына Кырымнан кипарислар, Кениядән крокодиллар кайтарталар, Кипр курортларында корсакларын кыздырып коеналар... Кандидатлар компроматлар кулланып көндәшләренә каршы көрәшә. Кулагайлар, куштаннар күбәйде, кимсетелгән кешеләрнең каргышыннан курыкмыйлар. Кыямәт көне килгәч, кылдай күперне кичәрләрме?! Кавказга кораллы көчләр керттеләр... Кәримнең карашы катгый: корыч кылыч күгәрде, коммунистлар кыңгыр кыланмышларны күрмәмешкә калгандай койрыкларын кысты.
Колхозлар киредән “кулак”лар, коммерсантлар кулына күчте. Кенәбашлылар кулларыннан килгәнчә көн күрә күрүен: кемдер кирпеч куя, кемдер кадак кага, кемдер камчысын калдырмыйча көтү көтә, кемдер кәйлә күтәреп күмер кисәргә китте.
Кирам, Кадрия, Кафия Казанга күченеп киттеләр. Кирамга комбайннан кранга күчүе кыенга килмәде. Кенәбашта күбесенчә карт-корылар калды. Кәримулланы Казанга күчәргә кияве Кирам күптәннән күндереп карый. Килешмичә карыша Кәримулла:
– Казаннарың кырыйга калсын! Казанда куян куып көн күримме? Кенәбаштагы күнегелгән, кыргаяклы куышымнан китмәячәкмен!
Кафия, канындадыр күрәсең, Казан консерваториясенә керде. Күренекле композиторлар көйләрен клавишлы коралларда көйләсә, күңел кыллары кузгала кебек. Кайчакта Кафия каникулга Кенәбашка кайткалый. Курчактай кыз кыска күлмәк, капрон колготки киеп, клубка кино карарга китә. Кәримулла көндәгечә кисәтеп куя:
– Кызым! Кәнтәйләрчә кыланып кеше көлкесенә кала күрмә...
– Киемгә карап каршылыйлар!
Кәримулла, керфекләрен какмыйча, кызның кайтуын көтте, корвалол капты. Кыз кайтмады...
Кинәттән Кафия килеп керде, күзләре кара көйгән, куллары калтырый:
– Көчләде... клубта!..
Кәримулла корылган кушкөбәген күтәреп клубка керде:
– Кайсыгыз?!.
Клубтагылыр каушап катып калдылар, Кәримулланың контузиядән калган кызып китүчәнлегенән кенәбашлылар куркалар.
Кысык күзле кечерәк кенә кемсә, кәпрәеп:
– Кызыйның, кулын каерып, күңелен күрдем! – Кара курткасының капюшонын күзләренә кәдәр кигәнгә күрә, Кәримулланың клубка кергәнен кыланчык күрмәде.
Кәримулла кушкөбәк көпшәсен кемсәнең касыгына кысты:
– Кулларыңны күтәр, кеше кәмәше! Кикригеңне кисәм! Киттек конторга!
Конторга кермәделәр. Конторга кермәгәч, кемсәнең коты китте. Кәримулла кыйнамады көчләүчене... Котельныйга кертеп, күкәен кисте. Кабаланмыйча, кагыйдәләренә китереп кисте, карболкасын кызганмады, каны китмәде...
Казыятькә кәгазе китерелмәгәч, криминаль карарлар кузгатылмады. Кастрат, казый карарыннан курыккандыр, колониядә көчләүчеләргә карата караш кырыс. Карабрак карасаң ки, Кәримулла “колыма”дан котылды. Киләчәктә кастрат Кенәбашта күренмәде.
Кадрия Кафияне клиникага китерде. Кафияне клиникада карагач, Кадрияне кисәттеләр:
– Кызганычка каршы, кызыгыз кысыр калачак!
Кәримулла Кафияне кайчак кызганып куя, кайчак, киресенчә, каударланып, кызып китә: “Колагына кат-кат киртләмәдеммени?!”
Кәүсәрия карчык кына кайгыны күтәрмәде ки, кәбисәле кышны Кәүсәрия кабер куенына керде, каберен кар көртләре кәфенләде. Кәримулла карт кайгылы көннәр кичерде, кискен картайды.
Кәүсәриянең кырыгына каладан кияүләре кайткач, киңәшләштеләр. Кирам Кафияне Каенсарга күченергә күндерде. Кәримулла комачауламады. Кирам “Калина” көпчәкләрен кабартты, Кафия кабинага кереп кунаклады. Кирам “Калина”сын кабызды, кузгалып киттеләр. Кәримулла койма кырыенда күңелсезләнеп калды.
...Курск карачкысы кире кайтты кебек, кичләрен кара киемле килбәтсез кортка күләгәсе Кәримнең күзләренә күренгәли. Кортка көйрәүче күмер кебек карашын Кәримгә кадый:
– Картлач, кадерең кимеде! Киявең-кызың картаймыш көнеңдә күршеләр карамагына калдырып Казанга китеп качтылар... Кәстрүл капкачын күтәрерлек көчең калмады. Каберстанга килүеңне кабат көтәм, кил, карышма!..
Каенсардан китапханәче киткәнгә күрә, Кафияне куйдылыр. Корт караучы Камалиның кечесе Камил китапханәгә кереп Кафияне күргәч, кинәт кызарып китә. Көзнең кояшлы көнендә Камил китапханәгә кызыл кашкарыйлар күтәреп килде. Кафиянең куанычтан күзләре кысылып-кысылып куйды. Кыскасы, кышын кавыштылар.
Кичкырын Каенсардан Кәримнең кодалары кунакка килде. Кодалар керүгә, кортка-күләгә каядыр качты. Кәримулла куанычыннан күкрәген киереп кодаларын каршылады.
Кодагый кәрзингә куеп күчтәнәчкә кабартма-коймаклар, күмәчләр, каклаган каз кисәге китергән.
– Килеш-килбәтең кияүләрнеке кебек! – кодагый кеткелдәп көлеп куйды, Кәримгә коңгырт кәләпүш кигезде. Кодагыйга кода кушылды:
– Карале, кода! Куанычыбыз күптин-күп! Киленебез Кафия коскалый, көмәнле күрәсең, корсагы кисмәктәге күпергән камыр кебек күперә. Котлыйм!
Кодагый кыстыбый кайнарлады, коданың кесәсеннән көмешкә күренде. Кәримулла кодасын кочаклап, кодасының кытыршы кулларын кысты. Кызыл каймалы кулъяулыгын күзләренә китереп, күз кырыйларын киптерде.
Колмактан кайнатып куылган көмешкә кодага күпкә киткәндер, кикереп куйды:
– Кырылабыз, Кәрим! Кырылабыз!.. Көнкүрешкә компьютерлар керде. Компьютерларны күпләп Кореядан кайтарталар. Компьютерларда клавиш кагу кыршау кыйшатуга кайтып кала. Компьютер коллары күлмәксез кыз-кыркыннарны карап котырыналар. Кырылабыз, Кәрим!
Кәримулла колагын кашып куйды:
– Кызмачы, Камали кода, кычытмаганны кашыма! Киләчәк куласасы караңгы. Көньяктан кытайлылар килсә, кырылырбыз.
Кәримулла кодаларының килүеннән канәгать калды. Кодалар киткәч, Кәрим кәләпүшне күкрәгенә кысты, какча күкрәген киереп, “Күбәләгем” көенә көйләде: “Капша кишер капчыгыңны, кабахәт, комсыз кортка!..”
Көзнең караңгы кичендә капылт кына кояш калыккандай Кәримулланың кәефе күтәрелде. Кәләпүшен киеп, көзге көннең караңгылыгына карамастан, кармакларын күтәреп Кәрәкә күленә китте: “Карп капмасмы?”
Кешегә күп кирәкмени?!
You have read 1 text from Tatar literature.