Latin

Кайт, Энекәш!

Total number of words is 354
Total number of unique words is 267
49.7 of words are in the 2000 most common words
61.4 of words are in the 5000 most common words
66.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Карале, энекәш!. Котыбызны алдың бит әле нимес җиреннән хат җибәреп. Без андый фасунлы конверт күргән кешемени? Ярый, ачып укыгач аңладык тагын син сырлаган хат икәнен.
Әле янымда, сәлам яз дип, җиңгәң басып тора? Туктале, минәйтәм, монда сәлам кайгысы түгел, тәмам аптыраш бит шундый җәһәннәмнән хат килеп тешкәч! Иң әүвәле, энекәш, шуны әйтеп бир: ничек килеп эләктең син нимесләр арасына? Теге чакны авылдан мал духтырына укыйм дип чыгып качкан идең бит. Шул килеш эзең суынды. Дөрес, "ул германнарга эшкә ялланып китте", дип кайтып лыгырдаганнар иде. Әмма, курше Салих абзый белән без моңа барыбер ышанмадык. "Сугышта кем җиңде? Без җиңдек! Шулай булгач, нимесләр үзләре безгә килеп ялланырга тиеш!" – дип күкрәк сукты Салих абзый.
Син хатыңда бер байның атларын карыйм, дип язгансың. Сиңа ышансак, аларның атлары бездән яхшырак яши булып чыга. Ярар, шулай да булсын ди. Ләкин бит әле син шул атларны караган акчага фатир белән машина да алдым дигәнсең. Әй, шыттырасың да инде, энекәш! Курше Салих абзый, әнә, гомере буена колхоз атларын карады. Усактан буралган алачыгы белән ватык матаеннан гайре бугы да юк. Әле ул үзен, ару яшим дип, хөкүмәткә рәхмәт укый. Ярты пенсиясе газ белән утка китеп барса да...
Син, энекәш, нимесләрдә акчаны көрәп алалар, ә кибетләрендә җаның ни тели, шул бар, дип шапырынасың. Безгә дә Сабантуй алдыннан ике йөзәр сум өләштеләр. Әле җитмәсә прит уңыш җыйгач, тагын шулкадәр алырсыз дип ышандырды. Ә авылдагы фермер ларегы синең нимес кибетеңнән бер дә ким түгел. Хәзер анда чупа-чупыстан башлап кыяр лосьонына тикле бар.
Энекәш, әгәр акылыңа килеп, кире кайтырга уйласаң, пажалысты, ишекләр ачык. Мал духтырына авылда чумара дәчурта хәзер. Дөрес, колхоз таралып бара, аның каравы, йорт саен диярлек икешәр-өчәр баш сыер. Балда-майда гына йөзәчәксең.
Менә әле җиңгәң бик нык борчыла. Ул чит ил рестораннарында әллә ниләр ашап ашказанын бозганчы, үзебездә токмачлы тавык шулпасы гына чөмереп ятар иде ди. Кайтышлый буш кул белән кайтмас өчен бераз тотылган нимес машинасы апкайтырсың. Озын сүзнең кыскасы, син анда, энекәш, иза чигеп, нимесне баетып ятма. Җиңгәң әйтмешли, күчтәнәчеңне җый да юлга кузгал. Сиңа эш мондз да җитәрлек. Әле менә сыер бозауларга тора, сарыклар да бәкәйләмәгән. Әгәр юлыңа акчаң калмаса, оялып торма, яз. Колхоз биргән теге ике йөз тәңкәне телеграф белән салырмын.
You have read 1 text from Tatar literature.