Latin

Карак Тоткан

Total number of words is 537
Total number of unique words is 398
50.7 of words are in the 2000 most common words
63.4 of words are in the 5000 most common words
72.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Авылның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты складын каравыллаучы Шәрәфигә быел да Яңа ел төнендә дежурлык туры килде. График буенча напарнигы Сәйфи каравылда торырга тиеш иде дә бит. Тик ул бәйрәмне шәһәрдә яшәүче энеләрендә каршылыйсы булгач: «Шәрәфетдин абый, зин­һар, минем урынга калып тор, буш итмәм, шәһәрдән берәр заграничный ярты алып кайтырмын»,- дигәч, ризалашты инде. «Заграничные» ук булмас-булуын, тик үзенең мич башында чыжлап утырган әче балыннан берәр кружка өлеш чыгарыр әле, дип уйлады Шәрәфи.
Әй, каравыл дигәч тә, әллә нәрсәсе юк инде аның. Кич барасы, иртән кайтасы. Моңа кадәр алай әйбергә тигәннәре булмады. Өч ел мылтык кочаклап йоклаганны, бер төнгә генә түзәрмен анысы, дип уйлады Шәрәфи...
31 декабрь кичендә каравылга чыгып киткәндә сумкасындагы ашамлыклар янәшәсенә бер башланган ярты да алган иде Шәрәфи. Сумкада шундый әйбер булганда, вакыт ай-яй акрын уза икән. Шуңадыр, Шәрәфи төнге уникене көтеп җиткерә алмады. Бер-ике сәгать күз дә йоммыйча хезмәт вазифаларын үтәгәч, теге күңелен кытыклап торучы «зәмзәм» суыннан авыз итәргә булды. Һәм бер стаканны каплап та куйды. Тозлы кыяр белән закусить итеп алгач, бөтен дөнья түгәрәкләнгәндәй булды Шәрәфигә. Клубка барып, маскарад карамаганнан үлмәм, монда күңеллерәк тә әле, дип юатты ул үзен. Хәер, клуб дигәннән, анысы да ерак түгел, кем әйтмешли, ике сикерәсе, бер атлыйсы. Каравыл өеннән бер-ике йөз метр читтәрәк кенә. Әнә әледән-әле ачылып ябылган ишегеннән музыка тавышы да ишетелеп тора хәтта. Алай бик кызып китсә, анда да кереп чыгар әле Шәрәфи. Ун-унбиш минутта гына складны күтәреп китмәсләр...
Сәгать уникенчеләр китеп барганда Шәрәфи, алып килгән аракысының соңгы тамчысын «сыгып» эчте дә, «буржуйка» миче торбасына киптерергә элгән киез итек астарын иснәп, закусить иткәч, «биләмә»ләрен бер кат барлап чыкмыйча булдыра алмады. Бар да тәртиптә иде. Клуб ягыннан яңгыраган музыкадан башка, «шылт» иткән тавыш та ишетелмәде.
Ярар соң, берәр минут «черем» итеп алыйм, диде Шәрәфи. Алай да, дөнья хәлен белеп булмый, дип, тоз белән корылган мылтыгын янәшә сөяп куйды да, якаларын күтәреп, толып эченә кереп чумды...
Күпме вакыт узгандыр, инде изрәп бара торган Шәрәфинең колагына ят тавыш ишетелгәндәй булды. Чыннан да, капка ачылып ябылды кебек. Шәрәфи сикереп торып, тәрәзәгә күз салды. Капкадан капчык күтәргән ниндидер шәүлә чыгып киткәнен шәйләде. Каравылчы мылтыгын эләктерде дә, ишеккә ыргылды, мәче елгырлыгы белән капкадан урамга чыкты. «Тукта хәзер үк, атам!»- дип кычкырды ул. Ләкин капчыклы адәм аның сүзләрен колагына да элмәде, тизлеген аз гына да киметмичә, клуб ягына элдертте.
Хәзер ычкына, клубка кереп, халык арасына качса, табармын, димә. Шәрәфи, мылтыгын ашыгып кына төзәде дә, курокка басты. «Под салдым» булса да, төз бәрде булса кирәк, шәүлә бер кулы белән арт санын тотып, «ах»ылдап җибәрде. Ләкин икенче кулы белән клуб ишеген ачкан иде инде, мизгел эчендә клубка кереп юк булды.
- Ничава, хәзер югалмассың, тамга салынды,- диде Шәрәфи, мылтыгын ашыкмыйча гына иңенә асып...
Ишекне киереп ачып, клубка килеп керде дә, Шәрәфи шаккатып, авызын ачып калды. Залда халык «шым» калган, уртада матур итеп бизәлгән чыршы янында Кыш бабай булып киенгән адәм арт санын уып, сикергәли-сикергәли кычкыра:
- Харап итте, Шәрәфи мөртәт! Өйдән килгәндә, клубка якынрак булсын өчен, склад ишек алдыннан кистереп кенә чыкмакчы булган идем бит, югыйсә-ә-ә...
Кыш бабай битлеге киеп, бик нык бизәнгән әлеге адәмне Шәрәфи тавышыннан танып алды. Карале син, Яңа елны шәһәрдә каршылыйм дип, үз урынына каравылга Шәрәфине утыртып калдырып, Яңа ел маскарадында Кыш бабай булып киенеп чыкмакчы булган икән бит Сәйфи, ә-ә! Вәт сиңа заграничный ярты!..
You have read 1 text from Tatar literature.