Latin

Каһәрле Еллар

Total number of words is 2879
Total number of unique words is 1700
24.6 of words are in the 2000 most common words
35.3 of words are in the 5000 most common words
40.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
АНЫҢ КЫЙБЛАСЫ ХАКЫЙКАТЬ
Минем авылдашым булса да, Камил абый белəн без 1985 елда гына таныштык. Ул чакларда аның белəн Уфада Башкортстан Республикасы Халык мəгарифе министрлыгында бергə эшлəгəн идек. Алтынчы дистəсен тутырып килүенə карамастан, йөзгə бик яшь күренə иде ул. Безнең ише утыз-утыз биш яшьлеклəр белəн тыгыз аралашып йөрсə дə, аның иңендə инде бай тормыш тəҗрибəсе булган. Бөек Ватан сугышында, ə аннары Япониягə каршы сугышларда катнашкан яугир, ун еллап Ерак Көнчыгышта очучы булып хезмəт иткəн, ике дистə еллык журналист стажы булган милли интеллигенция вəкиле.
Матбугатта Камил Миңнегали исеме туксанынчы елларда «Үлем баржалары» исемле күлəмле очеркы басылып чыкканнан соң билгеле булып китте. Очерк берничə мəртəбə республика һəм район матбугатында басылды. «Шəрык» радиосыннан да тапшырдылар.
Арытабан Казан һəм Мəскəүдəге татар басмаларында да чыкты. «Үлем баржалары» 2006 елда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белəн Мəскəүдə чыга торган «Татарские новости» гəзите белəн берлектə үткəргəн «Газиз халкым» исемле язмалар конкурсында икенче урынны яулады.
Аннан соң Камил абыйның «Котлован», «Камчатка – вулканнар иле», «КГБ төрмəсендə аттылар», «Байкал күле нигə ыңгыраша», «Колхоз капкасы» кебек кадерсез татар язмышларын чагылдырган башка мавыктыргыч язмалары басылды.
Камил Миңнегали (Камил Миңнегалиев) 1926 елда Чакмагыш районының Калмашбаш авылында туа. Əтисе Шагали аганың хуҗалыгы НЭП елларында хəллəнеп китə, əмма җыйган байлыгы аңа бəхет китерми. Кызганычка каршы, үзе репрессия корбаны була. 1930 елда кулга алына һəм атып үтерелə. Гаилəсен өеннəн куып чыгаралар. Хатыны Гөлсем апа берсеннəн-берсе кече дүрт баласы һəм карт сукыр бианасы белəн урамда торып кала. Беренче елны алар берəүнең иске, ташландык мунчасында кышлыйлар. Икенче елны да аларны шундый ук ятимлеклəр, мəхрүмлеклəр көтə... Бик фəкыйрь ике балалы Фəтхия исемле хатынга Шагалинең мал өен биргəннəн соң, аннан бушаган җир идəнле читəн өйгə Шагали гаилəсен кертəлəр. Камил 7 нче сыйныфны тəмамлагач, 1939 елда авылга вербовщик килə. Чита һəм Уфа шəһəрлəрендə төзелə башлаган мотор төзү заводларына кеше җыялар икəн. Гөлсем апа иренең картайган анасын авылның Кырла очындагы ерак туганына калдырып, кечкенə балалары Камил белəн Сəмəрəне ияртеп Уфага китə. Олы улы Шамил, бала килеш авыр тормыштан туеп, качып сукбайлыкта йөри. Шулай йөргəндə, поездда тотылып, Стəрлетамак балалар йортына элəгə һəм шунда тəрбиялəнə. Олы кызы Сафураны Чəрмəсəн буендагы Чатра исемле авылга асрамага җибəрəлəр.
Шагали аганың ике улы да əдəби иҗат юлыннан китəлəр. Өлкəн улы Шамил балалар йортыннан соң, Бөек Ватан сугышында катнашып, капитан дəрəҗəсенə кадəр күтəрелеп, орден, медальлəр белəн кайта. Уфада университет тəмамлап, Татарстанда драматургия белəн шөгыльлəнə башлый. Бик күп пьесалар иҗат итеп, күренекле язучы булып китə. Кече улы Камилнең язмышы да агасының биографиясен кабатлый. 1943 елда 17 яшендə армиягə алына һəм Казахстанның Уральск 5 шəһəренə очучы радистлар курсына җибəрелə. Аннан 1944 елда фронтка китə. Сугыш тəмамлангач, аларның эскадрильясен Ерак Көнчыгышка – Япониягə каршы сугышка җибəрəлəр. Амурдагы Николаевск шəһəреннəн торып, алар Сахалин һəм Курил утрауларын бомбага тоталар. 1947 – 1951 елларда Америкадан Камчаткага китерелгəн А-20 «Бостон» бомбардировщигында, аннары Б-20 һава крепостендə очып йөри. Беренче класслы радист буларак, эскадрилья, полк, дивизия командирлары экипажында хезмəт итə. Сугыштагы батырлыклары өчен II дəрəҗə Ватан сугышы ордены, күп медальлəр белəн бүлəклəнə.
1951 елда демобилизациялəнеп Уфага кайта һəм «Кызыл таң» гəзитендə эшли башлый. 1955 елда аны Балтач районының «Җиңү байрагы» гəзитенə мөхəррир итеп эшкə җибəрəлəр. Өч елдан Нуриман районының русча-татарча чыга торган гəзитенең мөхəррире булып күчə. 1960 елда читтəн торып БДУның татар теле һəм əдəбияты бүлеген тəмамлый. Чирəм җирлəрне үзлəштерү елларында Башкортстан радиокомитетының Урал аръягындагы хəбəрчесе була. Арытабан Уфага кайтып, 10 ел Мəдəният министрлыгы каршындагы уку курслары директоры булып эшли, ə аннары шактый еллар республиканың Мəгариф министрлыгында хезмəт сала. Хезмəт биографиясенең соңгы елларында
«Шəрык» радиосының журналисты була.
Кайда гына эшлəсə дə, Камил ага иҗат интеллигенциясе, язучылар, журналистлар белəн бер казанда кайный. Милли җанлы, тирəн белемле Камил Миңнегалине мөстəкыйль сəяси фикерлəү сəлəтенə тормыш үзе өйрəтə. Аны буш сүзлəр, күптəн ятланган фразалар белəн алдый алмыйсың. Һəр нəрсəгə 6 аның үз фикере, үз карашы, үз фəлсəфəсе бар. Андый фəлсəфə аңа тормышның үзеннəн килə. Тормышның ачы язмышы аңа үзе сабак биргəн. Моның шулай булуы авторның иҗатында чагыла. Язганнарының да күбесен ул үзе күргəн һəм үзе кичергəн. Коммунистик идеология хөкем сөргəн заманнарда мондый фəлсəфə, мондый фикер йөртү тыелган тема санала иде. Камил ага тормышның барыбыз да күреп-ишетеп торган, əмма кычкырып сөйлəргə ярамый торган хакыйкатъ дигəн ачы да, əрнүле дə, үкенечле дə якларын яктырта. Аның тирəн кичерешлəрдəн туган язмаларының кыйммəте дə əнə шунда төсле. Безнең сүзлəрнең хакмы, түгелме икəненə укучы үзе бəя бирер.
Марат АХУН.

КОТЛОВАН
1930 ел. Май төне. Татарстанның Арча тимер юл станциясеннəн тик «мал вагоннары»ннан гына торган эшелон кузгала. Ишеклəре пломба салып биклəнгəн бу вагоннарда үз кул көчлəре белəн көн иткəн, иген иккəн, мал асраган, илне азык белəн тəэмин иткəн чабаталы татарлар бара. Поездның расписаниесе юк – аның кай тарафка юлланганын, кайда туктаячагын беркем белми.
Шул ук вакытта Бəлəбəй, Уфа, Бөре шəһəрлəре төрмəлəреннəн конвой астында куып китерелгəн «кулаклар» шундый ук эшелонда Уфа станциясеннəн дə кузгала. Тоткыннар арасында язучылар, дин əһеллəре, качаклар, караклар, дəүлəт эшлеклелəре һəм тагын əллə кемнəр бар. Төрмəлəрдə утырып чери башлаган миллионлаган халык массасын Себер йота. Бу эшелон да аларга алмашка ашыга.
Себердə, Уралда зур төзелешлəр бара. Эшче куллар кирəк, коллар кирəк...
Кадыйр Фаткуллин 1884 елда Татарстанның Əтнə районында туа. Шул ук районның Бəрəскə авылы кызы Зөһрəгə өйлəнеп, Хəбир, Фəгыйлə, Малик, Оркыя, Мөхəммəт исемле балалары туа. Матур гына дөнья көтəлəр болар. Иген игəлəр, мал асрыйлар, кичлəрен чабата ясап, чыпта сугып, Əтнə базарында кустарь Садрыйга илтеп бирəлəр.
Татарлар төялгəн номерсыз, тимер юлы кагыйдəлəренə буйсынмаган эшелон паровозының йөрəк өзгеч гудогы астында Себертə китеп баручылар арасында алар да бар. Аларга да кайвакыт эңгер-меңгер вакытта кеше күзеннəн ераграк тупикларда тукталганда сыек баланда һəм бер кружка су бирəлəр.
Иң интектергəне шул су... Тимер вагон ут булып кыза. Карт-коры, бала-чаганың күбесе тапталган салам өстендə, чалып ташланган мал кебек, үлем көтеп ята. Күплəр вагонның тимер болтларын суыра, үз бəвеллəрен эчəргə мəҗбүр булалар. Зөһрə ханымның күкрəк сөте бетə. Аның имчəк баласы Мөхəммəт бер көн суга тилмереп ята да үлеп китə. Əнисенең тамган күз яшьлəре сабый иренендə соңгы шифалы тамчы була. Якты дөньяга бəхет өчен яратылган сабый пычрак мал вагоны идəнендə бер тамчы суга тилмереп җан бирə... Нигə? Ни өчен? Илгə нигə кирəк иде бу корбан?
Ə бəлки бу империя əлеге сабыйның үсеп кеше булуын, халкына, диненə хезмəт итүен телəмəгəндер һəм туу белəн юк итү юлларын уйлап тапкандыр?..
Ата белəн ана төпчеклəрен югалту кайгысыннан шашу хəленə җитə. Сабыйны салам өстенə салырга кыенсыналар – ул əнисе кулында поезд барган уңайга чайкалып бара да бара...
Вагонның ишегенə якын бер урында идəндə тишек тишелгəн. Шунда хаҗəтеңне үтəргə мəҗбүрсең.
Йөзлəрчə пар күз алдында моны эшлəү мөселман хатыннары өчен бигрəк тə мəсхəрəнең чиге, үлем белəн бер. Аларның чəчлəре күзгə күренеп агара.
Укучым! Əйдəле, бергəлəп канлы тарих битлəрен ачып карыйк. 15 миллион крестьян җанын кыйган чума – большевикларның махсус рəвештə ачлык оештыруы турында язылган китап юк. Нəрсəдəн башлана соң бу явызлык?
Сталинның ударник колхозчылар съездында ясаган чыгышында болай диелə: «Һəр 100 хуҗалыкка 4-5 кулак, 8-10 хəлле крестьян туры килə». Икесен бергə кушкач, юк ителү өчен 12-15 хуҗалык килеп чыга. 1929 елда 26 миллион чамасы крестьян хуҗалыгы булган. Ə һəр гаилəдə 5-6 кеше...
Вəхшилеклəрнең башы 1921 елга туры килə. Əмма крестьянны юк итү планы төрле сəбəплəр аркасында тоткарланып кала. Лəкин кешелəр аңында «Кулак! Кулак! Кулак!» дигəн моңача аңлаешсыз авазлар сеңеп кала. Халыкның аңына «кулак бенəн: бергə яшəү мөмкин түгел» дигəн уй чүкеп кертелə.
Крестьянны юк итү чумасы 1928 елның ноябрендə əзерлəнə. ВКП(б) Үзəк Комитеты хəлле крестьяннарны колхозга алуны тыя. Димəк, алар юк ителү өчен аерып алынганнар да инде. Җаннары алынырга тиешлелəрнең исемлеге əзер, хəзер конфискациялəр, сөргенгə җибəрүлəр белəн шөгыльлəнергə дə була. 1929 елның

5 гыйнварында ВКП(б) Үзəк Комитетының коллективлаштыруны тизлəтү турындагы карарында «Партия имеет полное основание перейти в своей практической работе от политики ограничения эксплуататорских тенденций кулачества к политике ликвидации кулачества как класса» дигəн сүзлəр бар. Күп тə үтми алар бөтен ил өстендə яңгырый башлый.
Гражданнар сугышы вакытында күзлəрен кан баскан ярлы-ябагай «гомере өзелгəн һəр активист өчен ун, йөз кулак юк ителергə тиеш» дигəн лозунг астында үзлəренең явыз эшлəренə тотына. Бу эштə ялкаулар, тел бистəлəре, караклар һəм эчкечелəр зур активлык күрсəтəлəр. Алар хезмəт сөючəн, дин əхлагына таянып акыллы дөнья көткəн, илнең арка сөяген тəшкил иткəн крестьянны юк итүдə зур тырышлык салалар. Кадыйр абыйны 5 баласы, гаилəсе белəн сөргенгə җибəрергə эчкече, көнчел Шмырый Гарифҗаны һəм аның иярченнəре язып биргəн бер бит кəгазь җитə. Авыл Советына барып берəр кеше өстеннəн сөйлəсəң – син активист. Уйнаштан ике бала тапкан Фəтхыя да активист.
Еллар үткəч, аның уллары бөлгенлектə, эчкечелектəн үлде. Озын Сəми белəн Кəшфи дə активист. Сугыш чыккач, Сəми урланган сыерны чабата кидереп базарга алып барганда тотыла һəм төрмəдə үлə! Кəшфи дигəне көтүче булып көн күрə һəм сазлыкка батып үлə...
...Поезд ажгырып алга чаба. Аның вагоннары крестьян язмышын упкынга ашыктыра. Крестьянны юк итү планы бик мəкерле. Көчлəп колхозга кертү! Колхозга кермəсəң – син кулак. Аерым хуҗалыкка билгелəнгəн салымны түли алмасаң – сөргенгə җибəрелəсең.
Крестьянның котын ал, ул үлəрдəй булып калтырап торсын. Шунсыз аның революция вəгъдə иткəн җирен тартып алып булмый! (Кадыйр абзый нəкъ шушы «Җир өчен» лозунгы астында Гражданнар сугышында кан койган). Ничек тə җирне тартып алырга һəм күмəк хуҗалык ясап, крестьянны крепостной хəлендə шунда биклəргə!
Əйе, авыл агае крепостнойга əйлəнде. Җир, мал-туар колхозныкы булды. Көне-төне «труддин» дигəн таякка эшлəнде. Көз көне җыеп алынган ашлыкның бөртегенə кадəр алып китə тордылар. Малың булмаса да ит, сөт, йомырка, йон тапшыру буенча салым кертелде. Син крепостной – кулыңда бернинди документ та юк. Беркая да бара алмыйсың, качсаң – төрмə. Крепостной икəнсең – шунда тугансың, шунда үлəргə тиешсең.
Бу инде икенче гражданнар сугышы – крестьянга каршы сугыш иде. Моны «Бөек сынылыш еллары» дип атадылар. Крестьянның умыртка сөяген сындырган еллар иде бу.
Ə «спецпоезд»ны («спец» дигəн сүз аның тоткыннары язмышында көн саен кабатланачак) Иркутск шəһəренə 40 чакрым җитмəс борын, бер тəүлек торганнан соң, кире боралар. Халык, «Менə бит, безнең бер гаепсез икəнне белгəннəр – илебезгə кайтаралар», дип сөенə. И беркатлы татар кешесе! Ə бит сине төшеңə дə кермəгəн каһəрле язмыш көтə. Магнитогорск дигəн шəһəр һəм беренче металлургия комбинаты синең дə сөяклəрең өстендə төзелəчəк!
Поезд Магнитка станциясенə килеп туктый.
Əнə алар – газиз халкымның үксез балалары – «мал вагоны»ннан җиргə төшəргə куркып, үзлəренең килəчəклəренə карап торалар... Əмма аларны төшереп, бер урынга җыеп: «Хəзер шунда яшəячəксез» дигəн фəрман бирəлəр дə, китеп баралар погонлы «түрə»лəр.
Ə тирə-якта дала, дала... Ерактарак кызыл-көрəн төскə кереп Əтəч тавы күренə. Əнə шул тауда галимнəр дүрт йөз миллион тонна тимер рудасы барлыгын ачыклаганнар.
– Беренче кышны палаткаларда чыктык, – дип сөйли
Кадыйр абзыйның кызы Оркыя ханым. – Һəр палаткада бишəр гаилə. Как җиргə такта-токта җəеп, булган чүпрəк-чапракка төренеп яшəдек. Иртəн торсаң, чəчлəр брезентка ябышып каткан була иде. Килеп төшүебезнең икенче көнендə үк ир-атны, имчəк баласы булмаган хатын-кызны көрəк, кəйлə тоттырып, котлован казырга җибəрделəр. Эшлəгəн кешегə талон белəн икмəк, ярма, тоз бирсəлəр, без – балаларга паек юк иде. Өс-баш юылмаганлыктан, ачлыктан халык бетлəде. Хатын-кызның чəчен кырку башланды. Ак халат кигəн əзмəвердəй ират ай-ваеңа карамыйча башыңны бот арасына кыстыра да чəчеңне алып ташлый. Күпме хатыннарның толым-толым чəчлəре шул вакытта юк булды. Шəрə башлы татар хатыннары тəгəри-тəгəри, аунап еладылар.

......

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ НƏСЕЛЕННƏН
(Ибраһим Нуруллинның «Габдулла Тукай» исемле китабы эзеннəн)
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай турында кечкенəдəн үк ишетеп, мəктəп елларында аның шигырьлəрен йотлыгып укып үссəм дə, замана агышына бирелеп, балачагым, яшьлегем кагылып-сугылып, ачлы-туклы үтүгə карамастан, аның «Шүрəле», «Су анасы», «Туган тел» шигырен яттан белə идем.
Кешелəр (аеруча соңгы елларда) шəжəрəне мəһабəт агач формасында гəүдəлəндерергə тырышалар. Дөрес, агачның тамырлары бар, агач зур-зур ботакларын җəеп яфрак яра, ботакларның чыбыклары була. Димəк, адəм балаларының да тамырлары бар, кешелəр тора-бара агач ботаклары рəвешендə төрле якка аерылалар, дөнья аларны төрле якка илтеп ыргыта.
Мисал өчен минем җəмəгатем, сөекле хатыным Оркыя ханымны алыйк. Оркыя 1926 елда (кыз фамилиясе Фəтхуллина Оркыя Кадыйр кызы) Татарстанның Əтнə авылында туган. 1930 елны аларның гаилəсен 5 баласы белəн сөргенгə җибəрəлəр. Мал вагоннарыннан торган составны Себернең бер станциясеннəн кире боралар.
Татарлар төялгəн эшелон Урал тавы аръягына килеп туктый. Бу җирдə Магнитогорск дигəн шəһəр салына Габдулла Тукайның апасы Саҗидə.
Татарларны, башка миллəтлəрдəн аерып, палаткалардан торган бер спецпоселокка илтеп тыгалар (бу вакыйгалар «Котлован» мəкалəсендə чагыла).
Оркыяның үсмер еллары шул «Əтəч тавы» (медная гора, алга таба Магнитогорск) янында баракта үтə. Ə баракта 350 кеше яши. Бер катлы нара (безнеңчə сəке), һəр кешегə ярты метр урын бирелə. Һəр ай саен комендатурада отмечаться итəлəр, əгəр дə гаилəнең берсе югалса да, бөтенесен төрмəгə утырталар.
Оркыя ханым шундагы ачы язмышлары турында гомере буе күз яшьлəренə буылып сөйли иде. Менə кечкенə бер мисал. Əнисе
Зөһрə əби яшьтəн үк чəч толымнарына көмеш тəңкəлəр таккан. Бер көнне суга барганда урыс малайлары шул тəңкəлəрне кисеп, качып йөгерəлəр. Ачлы-туклы хатын аларның артыннан куаламы соң? Баракка кайтып, тəгəрəп елаудан башка чара калмый. Оркыя ханым бу сасы фани дөньядан китте инде. Урыны оҗмахта булсын.
Моны ни өчен яздым. Бу мисал татар халкының Совет империясе чорында мəрхəмəтсез изелүен, йөзеп чыга алмаслык хəерчелектə яшəвен күрсəтə. Ходай исəнлегемне бирсə, шəхсəн үземнең һəм халкымның фаҗигале елларын мемуар формасында булса да язарга тырышырмын əле.
Хəзер сөекле Габдулла Тукаебыз турында, аның нəсел-нəсəбенə бəйлəнешле вакыйгалар хакында сөйлик инде. Уфада бик укымышлы Камилə əби бар иде. Кызын Уфага эшкə җибəргəч, ул да монда күчкəн.
Шул Камилə əби «Оркыя, син Тукай нəселеннəн» ди торган иде. Казан шəһəрендə яшəүче укытучы Госман Ибраһимов абый да шулай дип əйтə иде. Алар икесе дə мəрхүм инде.
Оркыя үзе дə, мин дə бабайлар сөйлəве буенча, бу хакта ишеткəнем бар иде.
Их үкенечлəр! Оркыя юк инде, бу җепне чишүлəр миңа калды.
Шул елларда Камилə əбинең, Госман абыйның сөйлəгəннəренə ныграк игътибар итсəм, яки берəр кəгазьгə язып куйсам, ни булган да икəн бит?! Юк, бездə ваемсызлык, нигə кирəк инде ул дигəн кебек акылсызлык бар шул. Əнə яһүдлəр яки америкалылар бер генə кешелəре югалса да, дөнья куптаралар. «Татар акылы төштəн соң» дигəн мəкаль төп-төгəл безнең хактадыр инде.
Ярый, ничек булса да булган. Габдулла Тукай абзыебыз хакында бераз сүз йөртик əле. Габдулла Тукайның тормышы, сабыйлык елларыннан алып соңгы көннəренə кадəр авыр һəм фаҗигале хəллəр, борчылулы кичерешлəр белəн тулы булды.
Габдулла Тукай җиде буыннан килə торган мулла нəселеннəн. Ул 1886 елның 15 апрелендə Казан артындагы Кушлавыч авылында Мөхəммəтгариф мулла гаилəсендə дөньяга килə. Əнисе Бибимəмдүдə исемле була. Тукай мулла нəселеннəн дигəнгə һич аптырарга кирəкми. Тукай белəн бер чорда күтəрелеп чыккан һəм 1905 елгы революциядəн соң татар əдəбиятының сикереш ясавына сəбəпче булган калəм иялəренең тəрҗемəи хəллəрен шул ук сүзлəр белəн, ягъни «мулла нəселеннəн чыккан» дип башлап китəргə туры килə.
Əдəбият, тел, тарих галимнəре, күренекле педагоглар, җəмəгать эшлеклелəренең күпчелеге белəн дə эш шулай тора.
«Тукаев» фамилиясенең кайдан килеп чыкканын, кемгə барып тоташканын əлегə ачык белмибез һəм картлардан ишеткəн риваятьлəр белəн генə чиклəнəбез.
Кайберəүлəр əйтə, шагыйрьнең ерак бабаларыннан берсе Туктаргали исемле булган һəм аның исемен кыскартып Тукай дип йөрткəннəр. Шагыйрь үзе «Исемдə калганнар» дип аталган автобиографик язмасында атасыннан кала бабасы Мөхəммəтгалим мулланы гына телгə ала. Тукайның ана ягыннан бабасы Зиннəтулла Зəйнелбəшир улы. Алар Пермь ягыннан килгəннəр.
Зиннəтулла мулла кызы Мəмдүдə Мөхəммəтгариф мулла белəн кавышалар. Аларның җимеше булып малай туа.
Аңа Габдулла дип исем кушалар. Əмма бу гаилə озын гомерле булмый. 44 яшендə мулла Мөхəммəтгариф вафат була.
Ə хəзер сүзне Габдулланың əнисе Мəмдүдə ягына күчерик. Мəмдүдə əле үсмер кыз чакта ук əнисе Камилə үлгəч, əтисе Зиннəтулла кайсыдыр авыл мулласыннан тол калган алты балалы хатынга өйлəнгəн була.
Мəмдүдəне Сасна авылы мужигы Шакирга кияүгə бирəлəр. Мəмдүдə Габдулланы вакытлыча калдырып торырга карар итə. Кушлавыч авылында фəкыйрь генə
Шəрифə исемле бер карчыкта калдырып китəлəр. Габдуллага бу вакытта өч яшь тə тулмаган була əле. Бер кыш чыккач, Мəмдүдə улын үзенə алып кайта.
Əмма Габдулланың кара бəхете үзеннəн калмый йөри бирə. 1890 елның 18 гыйнварында əнисе Мəмдүдə үлеп 102 китə. Атасыз да, анасыз да калган ятимне Сасна мулласы Өчилегə Зиннəтулла хəзрəт йортына илтеп ташлый.
Казан арты авыллары фəкыйрьлеклəре белəн аеруча нык аерылып торган. Чөнки җир аз һəм уңдырышсыз.
Бөтен халык дип əйтерлек орчык кырган, көянтə бөккəн, чабата ясаган. Оркыяның сөйлəүлəренə караганда, кече Əтнə халкы да шушы эшлəр белəн шөгыльлəнгəн. Бер кат киндер ыштан, аякта чабата булган. Зиннəтулла мулла күрше баерак авыллардан икмəк сыныклары телəнеп алып кайткалаганын исəплəсəк, фəкыйрьлекнең ни дəрəҗəдə булган икəнен күз алдына китерүе кыен түгел. Үги əбинең тырышлыгы һəм бабайның үтенүе буенча Өчиленең бер крестьяны Габдулланы арбасына утыртып, Казанга алып китə. Печəн базарында «Асрауга бала бирəм, кем ала» – дип кычкырып йөргəндə, бер кеше чыгып баланы алып китə. Бу Мөхəммəтвəли абзый була. Габдулла Мөхəммəтвəли һəм Газизə апа тəрбиясендə ике ел чамасы яши. Лəкин алар икесе дə бер юлы чирли башлаганнар. Без үлсəк, бу бала нишли инде дип, аны тагын Өчилегə бабасы Зиннəтулла карт өенə җибəрəлəр. Бабасы да, үги əбисе дə бик үк шат чырай белəн каршы алмыйлар, билгеле. Шунда ук балага яңа урын, яңа «ата-ана» эзли башлыйлар. Тиздəн телəклəренə дə ирешəлəр.
Кырлай авылында яшəүче Сəгъди абзый белəн Зөһрə апаның ир балалары булмый. Шулай итеп, Өчилегə килеп, Сəгъди абзый Габдулланы балалыкка алып китə.
Монда Габдулла ике ел ярым гомер итə. Бу вакытларда Мөхəммəтгариф мулланың сеңлесе Газизə Җаек каласында (хəзерге Уральск) кияүдə була. Шунда яшəүче апасы Габдулланы чакыртып Уральскига китертə.
Алты-биш Сапый дигəн кешенең хатыны итəгенə утырып, өсте каплаулы, чыпта чанада озын һəм мəшəкатьле юлга чыгып китə.
Оркыяның сөйлəүлəренə карганда, бабасы Фəтхулла хəзрəт Мөхəммəтгариф мулла белəн бик якын кешелəр
103 булганнар. Ашка йөрешкəннəр, алыш-биреш иткəннəр.
Зəйнулла хəзрəт белəн дə якын кешелəр булганнар.
Лəкин аларның чын-чыннан кардəшлеген белү өчен өстəмə рəвештə Арчада, Əтнəдə, Казанда архивларны тагын бер карап чыгасы бар. Əмма шунысы гаҗəп һəм сөенечле: Оркыя белəн Габдулланың охшашлыгы шагыйрьнең чыбык очы аңа килеп тоташканлыгы – һичшиксез дөрес дип əйтергə урын бар.
Өстəмə рəвештə миңа тагын бер тапкыр архивларда буласы һəм өстəмə мəгълүмат җыясы бар əле.

ЙОМГАКТА ƏЙТƏСЕ СҮЗЕМ БАР
Бу китапка төрле елларда язылган, «Кызыл таң» газетасында, Мəскəүдə чыга торган «Татар яңалыклары» журналында һəм башка вакытлы матбугат битлəрендə басылып чыккан язмалар, биш буын вəкиллəре белəн төшкəн фотолар кертелде.
Аюп хəзрəт Бибарсов, оныгым Эльвира Вахитова матди ярдəм иттелəр. Тарих белгече, язучы Марат
Ахуновның киңəшлəрен тыңладым. Фоторəссам Илфир Исламгазин фотоларны эшкəртеп китапка кертте. Рəссам Əнвəр Кашаев сурəтлəр төшерде. «Кызыл таң» газетасы хезмəткəрлəре Гөлназ Садыкова,
Айрат Ахунов китапны чыгару буенча тырышлык һəм осталык күрсəттелəр.
Китапны чыгаруда катнашкан барчасына да рəхмəтемне белдерəм.
Камил ШАГАЛИ.
Камчаткада хезмəт иткəн чор. 1949 ел.

ЭЧТƏЛЕК

Аның кыйбласы хакыйкать

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Котлован
Үлем баржалары
Кайтаваз. Үлем баржалары
Дөреслек нигə яшерелə?
КГБ төрмəсендə аттылар
Колхоз капкасы

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Камчатка – вулканнар иле
Атом солдатлары
Байкал күле нигə ыңгыраша
Фронттан хат
Яшьлек таңым «Кызыл таң»да балкыды
Айда азан əйтəлəрме, əллə
Дөньяда бердəнбер
Габдулла Тукай нəселеннəн

ФОТОАЛЬБОМ
Йомгакта əйтəсе сүзем бар
You have read 1 text from Tatar literature.