Latin

Инженер Гаринның Гиперболоиды - 01

Total number of words is 3722
Total number of unique words is 2075
33.5 of words are in the 2000 most common words
48.0 of words are in the 5000 most common words
55.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(роман)
Мәктәп китапханәсе.
Татарстан китап нәшрияты.
Казан 1972
1
Бу җәйдә Парижның эшкуарлары иртәнге ашны «Мажестик» гостиницасында ашый торган булып китте әле. Анда җыелган халык арасында французлардан башка бөтен милләтләрнең дә вәкилләрен очратырга мөмкин. Ашап-эчкән арада, оркестр уйнап, бөкеләр атып, хатын-кызлар чырк-чырк килеп гөрләшкән арада, зур сөйләшүләр алып барыла, сату-алу эшләре җайга салына.
Гостиницаның бер дигән холлында, күчәргә утыртылган пыяла ишекләр катында, Франциянен элек-тәге батыр ирләренә тартымрак мәһабәт гәүдәле, чал чәчле бер агай бик эре генә кыяфәт белән кыйммәтле аласлардан арлы-бирле йөренгәләп тора. Өстенә ул киң ара фрак, аякларына ефәк оек белән лаклы, каптырмалы туфля кигән. Күкрәгенә көмеш чылбыр аскан. Бу агай швейцарлар башлыгы, гостиница тотучы акционерлар ширкәтенең ышанычлы вәкиле.
Шешенке кулларын артка куеп йөренгәндә, ул ара-тирә туктап калгалый. Пыяла стенаның теге ягында, зур-зур яшел агач кисмәкләрдәге шау чәчәккә күмелгән агачлар, пальма яфраклары арасында аның клиентлары ашап-эчеп утыра. Аңдый чакны аквариумдагы үсемлекләр һәм бөҗәкләр дөньясын өйрәнүче профессорга охшап китә.
Хатын-кызларына тел тидерерлек түгел, чибәрләр. Яшьләренә яшь дип кызыгасың, ул күзләре инде янып тора: англосаксларга хас зәңгәрләре дисеңме, Көньяк Америка хатын-кызларына хас төң карасыдайлары дисеңме, французларга хас миләүшә төслеләре дисеңме — һәммәсе бар. Өлкәнрәк хатыннар йсә, аш-суны әчкелтем соуслар белән тәмләткән шикелле, таушала башлаган
матурлыкларын кнем-сальим, бизәнү белән янартып җибәргәннәр.
Хатын-кызлар анысы чибәрләр, әйтәсе дә түгел. Тик менә ресторанда утырган ирләргә швейцар агай икенче төрлерәк карый.
Кап-корсак. Симез гәүдәле, сакал-мыекларын кырган чагында пәке,үтмәстәй, шешенке йөзле, йонлач бармакларын балдаклар белән бизәгән бу егетләр сугыштан сон каян, нинди шайтан таякларыннан яралганнардыр?
Алар бер таңнан икенче таңга, кадәр кабалана-каба-лана төрледән-төрле шәрәп чөмерәләр. Йомшак бармаклары исә һавада акча саный, акча ясау, белән мәшгуль. Аларның күбесе Америкадан килеп оялаган. Ә бит ул нәләт төшкере илдә тездән алтынга батып йөриләр, иске изге дөньяны арзан гына бәягә кулларына төшерергә маташалар.

2
Гостиницаның ишек төбендә кузовлары кызыл агачтан эшләнгән мәһабәт машина — рольс-ройс тавышсыз гына килеп туктады. Швейцар, муенындагы чылбырын чыңлатып;ишеккә юнәлде.
Иң әүвәл тәбәнәгрәк буйлы, кыска гына кара сакаллы, саргылтрак чырайлы, итләч борынының яфраклары киңәеп киерелгән берәү килеп керде. Аның өстендә иләмсез киң озын пальто, тубал эшләпәсен маңгаена ук төшереп кигән иде.
Ул мәгърур кыйфәт белән үзенең юлдашын көтеп алырга туктады. Аның беләң бергә килгән хатын ишек төбендәге колонна ышыгыннан атылып чыккан егет белән сөйләшеп калган иде. Егеткә баш кагып, хатын күчәрле ишектән эчкә керде. Бу Париҗдагы иң гүзәл хатын-кызларның берсе,— озын зифа буйлы, соргылт күзле, сөттәй ак постау костюм кигән мәшһүр Зоя Монроз иде.
— Роллинг, без ашап-эчеп алабыздыр ич? — дип сорады ул тубал эшләпәле кешедән.
— Юк әле. Ашаганчы тегенең белән сөйләшәсем бар.
Мондый кискен җавапка да үпкәләмәвен белдергән сыман Зоя Монроз көлемсерәп куйды. Ул арада ханым белән автомобиль янында сөйләшкән әлеге егет тә керде. Өстендәге иске пальтосын җйлбәгәй җибәргән, йомшак эшләпә белән таягын кулына тоткан. Сипкел баскан йөзеңдә дулкынлану сизелә. Сирәк кенә тырпу мыегы ябыштырып куйган төсле. Ул, мөгаен, кул биреп күрешергә дә теләгәндер, әмма Роллинг, кесәләреннән кулларын чыгармыйча гына, баягыдан да кырысрак итеп:
— Семенов, сез чирек сәгатькә кичектегез,— диде.
— Эшем булды... Шул эш инде... Гафу кылгайсыз... Җайланды тагы... Алар риза... Иртәгә Варшавага чыгарга әзерләр.
Роллинг моңа каршы:
— Бөтен гостиницага акыра торган булсагыз, сезне моннан куып чыгарачаклар,— диде. Аның төссез күзләреннән рәхим-шәфкать көтәрлек тугел иде.
— Гафу кылгайсыз, пышылдап кына әйтим алайса... Варшавада һәммә нәрсә әзер: паспортлар да, киемнәр дә, корал-фәлән дә... Апрель башларында алар чик аша үтәчәкләр...
— Хәзер мин мадемуазель Монроз белән ашап-эчеп алам,— диде Роллинг.— Сез ул әфәнделәргә барып әйтегез: мин аларны бүген сәгать дүрт тулып узгач күрергә телим. Кисәтеп куегыз үзләрен: әгәр дә мәгәр мине кәкре каенга терәтергә җыеналар икән, полициягә тоттырачакмын...
Бу сөйләшү 192... елның язында булды.

3
Таң атканда Ленинградтагы Крестовка елгасында Көймәчеләр мәктәбе турысына пар ишкәкле бер көймә килеп туктады.
Көймәдән ике кеше төште. Яр кырыенда ук кыска гына сөйләшү булып алды: берсе хәйран кырыс тавыш белән нидер кушты, икенчесе, тын гына аккан караңгы суга текәлеп, тыңлап торды.
Крестовка утравындагы урман артыннан зәңгәр төн пәрдәсен ертып алсу таң атып килә иде.
Аннары икесе дә көймәгә иелде, шырпы сызгач, аларның йөзләре күренде. Көймәдән кәгазь төргәкләре алдылар, сөйләгәнне тыңлап торучысы шуларны кыстырып урман эченә кереп китте, сөйләүчесе исә көймәгә сикерде дә ашыга-ашыга ишәргә кереште. Суның шәфәкъ нуры төшкән сызыгын узды да аргы ярның күләгәсенә кереп чумды. Су өстендә дулкыннар гына чайкалып калды.
«Спартак» командасының тиз йөрешле сай бер көймәсендә төпкә җигелеп ишә торган ишкәкче Тарашкин ул төнне клубта дежур тора иде. Яз җиткәнлектән һәм яшълеге аркасында ул гомерен ваемсыз рәвештә йоклап уздырмыйча, ике тезен кочаклап, йокыга талган суга карап бонда утыра иде.
Төнге тынлыкта уйландырган нәрсә — ул да булса зур суны төшләрендә дә күрмәгән Мәскәү командасының ике ел рәттән бер кешелек, ике кешелек, дүрт кешелек көймәләрдә җиңеп чыгуы иде. Гарьләнми ничек түзәсең моңа!
Җиңелүдән соң җиңүгә ирешеп, булгаңың спортсмен яхшы аңлый иде. Шуны аңлау, аннары әчкелтем үлән, дымсу агач исләрен алып килгән ямьле яз Тарашкинга күңелен төшерергә ирек бирми, июнь аенда булачак ярышка хәзерләнергә дәрт өсти иде.
Бонда (Бон — яхт-клубларда спорт көймәләре, яхталар килеп туктый торган басма) утырган Тарашкин пар ишкәкле көймәнең килеп туктаганын да, кузгалып киткәнең, дә күреп торды. Дөнья хәлләренә ул алай артык шаккатмый иде, тик бу юлы бер әйбер аны ярыйсы ук гаҗәпләндерде: ярга төшкән ике кеше бер-берсеңә пар ишкәктәй охшашлар иде. Буйлары да бер чама, өсләрендә дә бер үк төстәге киң пальто, йомшак эшләпәләрен маңгайларына ук төшереп кигәннәр, икесендә дә чөй сакал.
Әй, ис китәрлек нәрсә юк ла, Республикада үзең төсле кеше белән бергә коры җирдәме, елгадамы булсын төнлә йөрү тыелмый лабаса. Тарашкин ул чөй сакалларны шундук онытыр да иде, тик өлгерә алмый калды: шул ук көнне Көймәчеләр мәктәбе янында гына, каен урманы эчендәге ташландык дачада могҗизалы хәлләр булып алды.
Алсу шәфәкътән утраудагы әрәмәлек өстенә кояш күтәрелгәч, Тарашкин мускулларын шытырдатып бер селтәнде дә клуб ихатасыннан йомычка җыярга тотынды. Сәгать биш тулып, алтынчыга киткән генә иде әле. Ян капка шыгардап куйды, кибеп җитмәгән юлдан велосипедын җитәкләп Василий Витальевич Шельга килеп керде.
Шельга бик тә чыныккан, көчле спортсмен, урта, буйлы, нык муенлы, җинел гәүдәле, җитез хәрәкәтле; тыныч һәм сак эш итүчән кеше иде. Ул уголовный розыскта эшли, мускулларын ныгыту өчен спорт белән шөгыльләнә иде.
Ул велосипедын болдыр буена куеп:
— Ни хәлләр бар соң, иптәш Тарашкин? Ал да гөлме?—дип сораштыра башлады.— Буыннарны бераз язып алыйм дип килгән идем әле... Кара инде бу чүп-чарны, ай-яй.
Ул гимнастеркасын, салып, җиннәрен сызганды — аның куллары чандыр булса да мускуллары нык иде— боннарны ремонтлаганнан соң ихатада өелеп яткан такта кисәкләрен җыештырырга тотынды.
Бүген заводтан егетләр килә, бер төн эчендә ялт иттерербез,— диде Тарашкин.— Василий Витальевич, алты ишкәкле көймәгә языласызмы соң?
Шельга сумала мичкәсең, тәгәрәтеп барган мәлгә:
— Нишләргә дә аптыраган әле,— диде.— Мәскәү егетләренең борынына чиерткәндә ярар иде дә бит, килә алмам дип куркам... Бер мәзәк эш чыгып тора әле.
— Тагын бандитлардыр инде?
— Юк, алай гына түгел — халыкара масштабтагы җинаять...
— Кызганыч, бергә-бергә ишкән булыр идек.
Боннар ягына чыккач, су өстендә йөгерешкән кояш нурларына карап, Шельга себерке сабын тук-тук бәргәләп ныгытты да шыпырт кына Тарашкинны чакырып алды:
— Бу тирәдәге дачаларда кемнәр яшәгәнен яхшы беләсез булыр?
— Зимагурлар яши шунда.
— Март урталарында бу дачаларның берәрсенә күченеп килүче булмады микән?
Тарашкин кояш нурында тирбәлгән елгага күз төшереп алды, бер аягы белән икенчесен кашып куйды. Шуннан соң гына:
— Әнә теге агачлыкта ишек-тәрәзәләренә такта сугылган бер дача бар,— диде.— Өч-дүрт атна элек,
шулай хәтердә калган, ни күрим — тегенең морҗасыннан төтен чыга. Без аны шундук, бандитлар-мазар түгел микән, дип уйлаган идек.
— Ул дачага урнашучыларның берәрсен күрмәдегезме соң?
— Туктагыз әле Василий Витальевич. Бүген иртән шуларны күрдем шиклле бит.
Сазлы ярга көймә белән килгән теге кешеләр турында егет бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Шельга аның сүзен җүпләп торды, үткен күзләре исә кысылганнан-кысыла барды.
Әйдә, күрсәт әле шул дачаны,— диде ул һәм каеш белән аркасына аскан револьвер кабурасын барлап куйды.

5
Сирәгрәк кенә, каенлыктагы дача ташландык булырга тиеш иде: болдыры черегән, тәрәзә капкачлары өстеннән аркылы-торкылы такталар сугылган. Чардак тәрәзәләренең пыялалары коелып төшкән, почмакларындагы яңгыр торбасы чәрдәкләнеп, тетелеп беткән, асларына мүкләр үскән, өй тирәсен алабута баскан.
Дачаны агачлар арасыннан гына караштырганнан соң, Шельга саклык белән генә тарәли әйләнеп чыкты да:
— Дөрес әйткәнсез, яшиләр,— диде.— Бүген дә булганнар әле... Ни пычагыма тәрәзәдән кереп йөриләрдер — һич аңламыйм. Килегез әле монда, бу тикмәгә түгелдер.
Алар җәһәт кенә, болдырга якынлаштылар. Болдырда яңа эзләр ярылып ята иде. Болдырның сул ягындагы тәрәзә капкачын яңарак кына кубарып ташлаганнар, тәрәзә эчке якка шар ачык. Юеш комда тагын аяк эзләре калган. Зур-зур эзләр, курәсен, авыр гәүдәле кешенекедер; шулар янында ук кичерәгрәк эзләр дә бар, анысының аяк очлары эчкә табарак караган.
— Болдырда бөтенләй башка эзләр,— диде Шельга. Ул тәрәзәдән өй эченә күз салды һәм акрын гына сызгырып тавыш бирде.
— Әй, абзыкай, тәрәзәгез ачык калган, берәр нәрсәгезне чәлеп китмәгәйләре.
Җавап бирүче булмады. Караңгы бүлмә эченнән ниндидер тәмсез төче ис килә иде.
Шельга кычкырып та карады. Аннары тәрәзә төбенә менеп, револьверын чыгарды да өй эченә сикереп төште.
Беренче бүлмә буш булып, аяк астында штукатурка, кирпеч ватыклары, газета кисәкләре аунап ята иде. Яртылаш ачык калган ишектән кухняга керделәр. Ис җыя торган калпагы тутыгып беткән плитә, өстәл һәм утыргыч өсләрендә примуслар, фарфор тиглиләр, пыяла һәм металл ретортлар, банкалар, цинк тартмалар. Бер примус әле дә булса пыскып утыра.
Шельга тагын бер мәртәбә «абзыкай»га эндәшеп карады. Аннары башын чайкап алды да саклык белән генә икенче бүлмәнең ишеген ачты. Бүлмә ярыйсы ук караңгы, тәрәзә капкачлары ярыгыннан гына кояш яктысы саркый иде.
— Әнә ул!—дип куйды Шельга.
Түрдәге тимер караватта берәү чалкан ята. Өстен дә чишенмәгән. Куллары баш артына каерылып, карават чыбыкларына бәйләнгән. Аяклары да бау белән уралгаң. Күкрәк турысында пиджагы дэ, күлмәге дә умырылган. Башы иләмсез каерылган, чөй сакалы тыр-паеп тора.
— Әһә, кадап үтергәннәр икән,— дип сөйләнде Шельга, күкрәк астына батырылган финкага ишарәләп.— Озак газаплаганнар... Күрегез әнә...
— Василий Витальевич, бу бит теге... көймә белән килгән кеше. Үтергәннәренә дә бер-ике сәгатьтән артык түгелдер әле.
— Шушында гына саклап торыгыз. Бернигә кагыласы, берәүне дә кертәсе булмагыз. Ишеттеме колагыгыз, Тарашкин?
Берничә минуттан Шельга клубта телефоннан сөйләшә иде инде:
— Вокзалларга наряд җибәрегез... Пассажирларның һәркайсын тикшерегез... Гостиницаларга наряд оештырыгыз. Иртәнге алтыдан сигезгә кадәр әйләнеп кайтучыларның һәммәсен тикшереп чыксыннар. Бер агент минем янга эт алып килсен.

6
Эт килгәләгәнче, Шельга чардактан башлап бөтен дачаны җентекләп тикшерергә булды.
Кая карама чүп-чар, пыяла ватыклары, обой кисәкләре, тутыгып беткән консерв банкалары аунап ята.
Тәрәзәләрне пәрәвез сарган, өй почмаклары күгәреп, гөмбәләнеп беткән. Дачаны 1918 нче елларда ук ташлап киткәннәр булса кирәк. Кухня белән тимер караватлы бүлмәдә генә кеше аягы йөргәнлеге сизелә. Үтерелгән кешенен кесәсеннән табылган француз булкасы белән бер телем чәй колбасасыннан башка бернинди ризык ише нәрсә, дөнья кирәк-яраклары күзгә чалынмый.
Монда кеше яшәмәгән, бирегә тик ниндидер яшертен, эш белән генә килә торган булганнар. Өйне тентеп чыкканнан соң, Шельга әнә шундый фикергә килде. Кухняны әйбәтләп күздән кичергәч, ниндидер химик препаратлар беләән эш иткәннәре мәгълүм булды. Плитә өстендәге көл өемнәрен актаргач, шундагы брошюраларның бөкләнгән битләрен укыштыргалагач, ул, үтерелгән кеше юк-бар пиротехника (Пиротехника — фейерверклар ясау һәм очыру техникасы.) белән шөгыльләнгән булырга тиеш, дигән икенче нәтиҗәне да ясады.
Мондый нәтиҗәгә килү Шельганы тәмам аптырашта калдырды. Ул тагын бер мәртәбә үтерелгән кешенең киемнәрен тентеп чыкты, ләкин берни таба алмады. Шуннан ул мәсьәләгә икенче яктан килергә тырышып карады.
Тәрәзә төбендәге эзләрне искә алганда, үтерүчеләр икәү булган, һәм алар тәрәзәдән кергәннәр, ә бу шактый хәвефле нәрсә, чөнки дачадагы кешенең тәрәзә ватып кергәнне ишетеп, каршылык күрсәтүе бик мөмкин бит.
Димәк, алар дачадагы кешедән ничек кенә булса да берәр нәрсә алу янсә аны үтерү нияте белән кергәннәр.
Ярый, алар бу кешене үтерергә теләделәр, дип карыйк. Алай дисәң, алар бит бу эшне җиңелрәк башкара алырлар, әйтик, дачага килгәнен сагалап торган булырлар иде; бу кешенең кыяфәтенә караганда, алар аны җәфалаганнар, шуннан соң гына пычак кадаганнар. Димәк, үтерүчеләр моңардан нидер сораштырып та, бусы әйтмәгән булса кирәк.
Нәрсә таләп иткәннәр икән соң? Акча дияр идең — ташландык дачада пиротехника белән шөгыльләнергә ниятләгән кешенең юлга чыкканда үзе белән зур акча алуы икеле. Дөресрәге — алар бу кешенең төнге һөнәренә бәйле берәр серне белергә теләгәннәрдер.
Уйлый торгач, Шельга кухняны кабат тикшереп чыгарга ниятләде, Стена кырындагы әрҗәләрне урыннарыннан кузгаткан иде — кухня астына казылган подвал капкачы күзенә ташланды.
Тарашкин, шәм төпчеге, яндырып, идәнгә ятты да дым бәргән идән астын - яктыртып торды, Шельга исә чери башлаган юеш баскычтан аска төшеп китте. Озак та үтмәде, ул карангыдан:
— Шәмегезне алып монда төшегез әле! — дип кычкырды.— Менә кайда икән анын чын лабораториясе.
Подвал бөтен дача буйлап сузылган иде: кирпеч стена буйларында кузлага утыртылган берничә такта өстәл, газ баллоннары, кечерәк кенә мотор, динамик, электролиз ясау өчен пыяла ванналар, слесарь инструментлары, өстәлләрдә исә көл өемнәре.
— Менә бит ул нәрсә мәтәштергән,— диде Шельга, подвал стенасына сөяп куелган калын агач борысларны һәм табак-табак калайларны караштыргалап. Агач та, калай да үтәдән-үтә, тишкәләнеп, ә кайберләре тетелеп беткән — карап торышка утта көйдерелгән сымак тоела.
Имән тактаны энә белән тишкәләгәннәр диярсең! Бер миллиметрдан да нәзегрәк итеп урта бер җиренә 3УР_3УР хәрефләр белән «П. П. Гарин» дип язылган. Шельга тактаның икенче чгын әйләндереп караган иде — шул ук хәрефләрнең киресен күреп, таң калды Калын имән тактаны ничектер үтәдән-үтә тишеп язганнар.
— Кара инде бу хикмәтне,— дип сөйләнде Шельга,— юк, П. П. Гарин монда пиротехника белән шөгыльләнмәгән.
Тарашкин аңарга ниндидер соры матдәдән пирамида төсле итеп эшләнгән, биеклеге утыз биш — кырык, иңе егерме—утыз миллиметр чамасы бер нәрсәне китереп күрсәтте:
— Василий Витальевич, бу нәрсә булыр икән?
— Каян алдыгыз аны?
— Алар анда тартмасы беләң ята.
Шельга пирамиданы әйләндерде-тулгандырды, иснәп карады, аннары өстәл кырыена куеп, яна торган шырпы кадады да үзе подвалның аргы почмагына китеп басты, Ш рпы янып беткәч, пирамида гөлт итеп дөрләп кабынды да биш-алты минут иссез-нисез, күгелҗем ялкын белән янды.
— Моннан болай тәҗрибәләр ясамаска киңәш итәм,— диде Шельга.— Пирамида, газ шәме булган булса, подвалдан чыгып та өлгерә алмас идек. Ярый, инде килеп нәрсә белдек дигәндә, мондый нәтиҗә чыгара алабыз. Беренчедән, үч алу яки талау нияте белән үтермәгәннәр. Икенчедән, мәрхүмнең фамилиясең белергә тырышып карыйк — П. П. Гарин. Безгә мәгълүме шулар гына. Сез, Тарашкин, моңа каршы үз фикерегезне куясыз: көймә белән киткәне П. П. Гарин түгел микән, дисез. Алай булмаска тиеш. Тактага фамилияне Гарин үзе язган. Психологик күзлектән чыгып караганда, бу аңлашыла да. Әйтик, мин меңә шундыйрак берәр гаҗәеп нәрсә уйлап тапсам, куанычымнан сезнең фамилияне язмас идем, үземнекен язар идем әле. Мәрхүмнең лабораториядә эшләгәне безгә мәгълүм. Шулай булгач, аның уйлап табучы, икенче төрле әйткәндә, Гарин икәнлегенә шик калмый.
Шельга белән Тарашкин подвалдан чыгып, болдырга кояшка утырдылар да, тәмәке тарта-тарта, эт алып килүче агентны көтә башладылар.

7
Үзәк почтадагы чит илләргә телеграмма кабул итә торган тәрәзәләргә берәү дерелдәгән симез кулы белән язулы бланк сузды.
Телеграфист егет шул кулга, берәр секунд, карап торды да, эшнең нидә икәнең төшенеп, үзалдына: «Әһә, бишенче бармагы юк икән, чәнти бармагы»,— диде һәм бланктагы язуны укырга кереште:
«Варшава. Маршалковская. Семеновка. Йомышыгыз яртылаш кына үтәлде, инженер китеп барды, документларын калдырмады, әмерегезне көтәм. Стась».
Телеграфист «Варшава» сүзенең астына кызыл карандаш белән сызып куйды. Аннан соң урыныннан торды да, гәүдәсе белән тәрәзәне каплап, рәшәткә аша телеграмма бирүчегә күз салып алды. Урта яшьләрдәге, шешенке саргылт чырайлы, арпа мыегы авызын томалаган юан гына бер кеше. Күзләрен күрерлек түгел — күз кабаклары җилсенгән. Такыр башында көрән төстәге бәрхет картуз.
— Нәрсә булды? Нигә телеграмманы алмыйсыз? — дип сорады ул тупас кына.
— Шифрлы бит ул,— диде телеграфист.
— Ничек инде ул шифрлы булсын ди? Нәрсә тузга язмаганны сөйлисез? Сату-алу эшен язам, алмаска хакыгыз юк. Мин Польша консуллыгыннан, удостове-рениемны күрсәтә алам. Тоткарлаган өчен җавапка тарттырам!
Дүрт бармаклы кеше зәһәр ачуланып, такыр башын селки-селки тиргәште тиргәшүен, әмма тәрәзәдәге кулы барыбер дерелдәүдән туктамады.
— Эш болай тора бит, гражданин,— диде анарга телеграфист,— сез, бу телеграммада сату-алу эшен язам, дип ышандырырга тырышасыз, ә мин әйтәм, политикага бәйле, шифрлы, дим.
Телеграфист көлемсерәп тора бирде. Сары чырайлы әфәнде исә тавышын күтәргәнңән-күтәрә барды. Ул арада анын телеграммасын сиздермичә генә алып, бүген озатылган хәбәрләрне тикшерер утыручы Василий Витальевич Шельга өстәленә илтеп салдылар.
«Варшава. Маршалковская» дип язылган бланкны күргәч, ул зал ягына чыкты да ачулы әфәнденен артына килеп басты һәм телеграфистка ым какты. Егет исә борыннарын җыерып, паннар тоткан политикага карата бер-ике сүз әйткән булды да квитанция язарга утырды. Поляк ачудан мышный-мышный, лаклы ботинкаларын, шыгырдатып, бер аягыннан икенче аягына авышкалады. Шельга анын зур-зур аякларын күргәч, тышкы ишек катына барып, дежур торучы агентка полякны күзәтергә кушты.
Кичәге эзләнүләр бертөрле дә нәтиҗә бирмәде: эт ис белән дачадан Крестовка елгасына килеп туктады-җинаятьчеләр көймәгә утырып киткәннәр, ахрысы. Вокзаллардан эзләу дә уңышсыз бетте: күрәсең, Ленинградта оялары яхшыдыр. Телеграммалардан да юньле нәрсә чыкмады. Менә бу соңгысы гына—Варшавага Семеновка җибәрелә торганы кызыксыну уята уятуын...
Телеграфисттан квитанцияне алгач, поляк кесәсенә акчага дип тыгылды. Нәкъ шул чакны тәрәзә янына карасу күзле, чибәр йөзле, чөй сакаллы берәү кулына бланк тотып килеп басты да, урын бушаганны көтеп, тәкәллефсез генә усал полякның зур корсагына карап тора башлады.
Аннары Шельганың күз алдында хәйран бер күренеш булып алды: тегенең дүрт бармаклы кулын күрүгә, чөй сакалны корт чаккандай булды, ул полякның йөзенә текәлде.
Күз карашлары очрашкан иде — полякның авызы шар ачылып, төшенке күз кабагы югары сикерде, тонык күзләрендә коточкыч курку чагылды, йөзе хамелеонныкыдай үзгәрде — кургашын төсенә керде.
Шунда гына Шельга эшнең серенә төшенде: ул поляк каршысындагы чөй сакал Крестовка утравындагы урман дачасында үтерелгән кешенең игезәге дип уйларлык иде...
Поляк карлыккан тавыш белән кычкырып җибәрде дә җәһәт кенә ишеккә юнәлде. Аны күзәтергә тиешле агент һичбер төрле тоткарлык ясамады, аңарга тагылып урамга чыкты.
Мәрхүмнең игезәге тәрәзә янында торып калды. Аның кара каймалы салкын кузләре гаҗәпләнүдән гайре берни сиздермәде. Ул иңнәрен1 җыерып алгандай итте, поляк чыгып киткәч, телеграфистка бланк сузды:
«Париж. Батиньоль бульвары, 555 иче номер сорап алыр. Хәзәрдән үк анализ ясарга керешегез, сыйфатын илле процентка күтәрегез, май урталарында беренче посылкагызны көтәм. П. П.»
Телеграфистка ул болай диде:
— Минем дустымны Неорганик химия институты Парижга командировкага җибәрде, шул башкара торган фәнни эш турында сүз бара.
Үзе ашыкмыйча гына кесәсеннән папирос тартмасы чыгарып, папиросын тартмага суккалап алды да саклык белән генә кабызып җибәрде.
Шельга аңа әдәпле генә итеп сүз кушты:
— Сезгә бер-ике сүзем бар иде,— диде.
Чөй сакал аңа текәлеп карады да, керфекләрен аска төшереп, үтә нәзакәтле итеп җавап кайтарды:
— Тыңлыйм. Сөйләгез.
Мин уголовный розысктан — диде Шельга һәм кенәгәсен ача төшебрәк:—Сөйләшергә җайлырак урын тапсак та, зарар итмәс иде,— дип өстәде.
— Сез мине кулга алмакчы буласызмы?
— Уемда да юк. Мин сезне кисәтеп кенә куярга телим: моннан уктай атылып чыгып киткән поляк сезне үтермәкче була, кичә ул Крестовкада инженер Гаринны үтергән.
Чөй сакал беравык уйга кайып торды. Ләкин ул тынычлыгын да, игътибарлы булуын да җуймады.
— Әйдәгез соң, минем әле унбиш минут вакытым бар,— диде.

8
Урамга чыгулары булды, Шельга янына тимгел-тимгел кызарынган дежур агент йөгереп килде:
— Иптәш Шельга, теге ычкынды бит.
— Нигә җибәрдегез?
— Аны автомобиль белән көтеп торганнар.
— Сезнең дә мотоциклыгыз бар иде түгелме соң?
— Эшкә ярамый—диде агент, почтамт ишегеннән йөз адым чамасындагы мотоциклга күрсәтеп.— Йөгереп тә барды, шинына пычак та кадады. Мин сыбызгы сызгыртып калдым, ә ул машинасына утырды да — выжт.
— Машинасының номерын күрә алдыгызмы соң?
— Юк шул.
— Өстегездән рапорт язам.
— Ничек күрәсең ди аның номерын — юри пычракка буягач!
— Ярар алайса. Хәзер угрозыскка барыгыз, егерме минуттан мин дә килеп җитәрмен.
Шельга чөй сакал артыннан китте. Беркадәр вакыт алар дәшми-тынмый бардылар. Профсоюзлар бульварына борылдылар.
— Сез бик тә инде мәрхүмгә охшагансыз,— диде Шельга.
— Миңа моны ишеткәләргә туры килгәне бар инде. Минем фамилиям Пьянков-Питкевич. Кичәге газетадан укып Гаринны үтергәннәрен белдем. Кызганыч. Миң аны бик яхшы белә идем. Бик уңган кеше, менә дигән химик. Аның Крестовкадагы лабораториясендә булга-ларга, туры килә иде. Ул хәрби химия өлкәсендә гаҗәеп зур ачыш ясарга хәзерләнә иде. Төтен шәмнәре дигән нәрсәне ишеткәнегез бармы сезнең?
Шельга аңарга кырын гына карап алды да җавап бирәсе урынга үзе сорап куйды:
— Ничек уйлыйсыз — Гаринны үтерү Польша файдасына бәйле берәр нәрсә микән?
— Юктыр. Анын сере тирәндәрәк ята. Гарин эшли торган нәрсә турында Америка матбугатында басып чыгарганнар. Польша ике арада бәйләнеш тоту өчен генә кирәктер.
Бульварда Шельга утырырга тәкъдим итте. Кеше-кара күренми иде. Шельга, портфелен ачып, рус һәм чит ил газеталарыннан кисеп алынган хәбәрләрне берәм-берәм тезенә җәйде.
— Гарин химия өлкәсендә эшләгән иде, анын турындагы хәбәр чит ил матбугатына үтеп кергән, дисезме әле? Менә боларнын кайсыберләре сез әйткәннәргә туры килә, кайбер нәрсәләр исә миңа бөтенләй үк аңлашылып җитми. Укып карагыз әле менә:
«...Америкада бер рус уйлап табучысының эшләре, турында Ленинградтан алынган мәгълүматлар зур кызыксыну тудырды. Анын приборы монарчы билгеле булганнар арасында иң зур җимерү көченә ия икән, дигән фикерләр йөри».
Питкевич укыды да:
— Сәер инде... Белмим шул, ишеткәнем булмады... Гарин турында түгелдер бу,— дип куйды.
Шельга аңарга икенчесен сузды:
«...Америка флотының Тын океанда үткәреләчәк зур маневрлары уңае белән, хәрби министрлыкка Советлар Россиясендә эшләнеп яткан биниһая зур җимерү көченә ия булган приборлар хакында мәгълүматыгыз бармы? — дигән сорау куелды».
Питкевич, язып та карыйлар инде, дигәндәй бер кыланыш белән Шельга кулыннан өченче хәбәрне алды:
«...Химия короле миллиардер Роллинг Европага китте. Аның сәяхәте күмер сумаласы һәм аш тозы продуктларын эшкәртүче заводлар трестын оештыруга бәйләнгән. Париҗда биргән интервыо-сында Роллинг, революңион көчләр дер калтыраткан Иске Дөнья илләренә үзенең аҗдаһа химия концерны тынычлык алып киләчәк, дигән ышаныч белдерде. Советлар Россиясен Роллинг аеруча агрессив итеп телгә алды: ишетүемчә, ул илдә җылылык энергиясен еракка юнәлдерү өстендә ниндидер серле эшләр алып барыла икән, диде».
Питкевич илтифат белән укып чыкты. Уйга калды. Аннары кашын җыерып:
— Гаринның үтерелүе менә шушы мәкаләгә бәйләнгән булуы бик ихтимал,— диде.
Көтмәгәндә Шельга:
— Сез спорт белән шөгыльләнәсезме? — диде дә, Питкевичның кулын алып, учын өскә әйләндерде.— Мин үзем спорт дип үләм инде.
— Ишкәк тотып кулы кабармаган микән, дисез инде, иптәш Шельга... Әйе, ике җирдән кабарып чыккан— бу инде минем начар ишкәкче икәнемне күрсәтә: өченче көн Гаринны көймә белән Крестовка утравына чыгарганда сәгать ярымлап иштем... Шундый мәгълүматка сез канәгатьме?
Шельга анын кулын җибәрде дә көлеп куйды:
Үткен кеше икәнсез, иптәш Питкевич, сезнең белән чынлап торып мавыгу да зарар итмәс иде.
— Көрәштән минем бервакытта да баш тартканым юк.
— Әйтегез әле, Питкевич, теге дүрт бармаклы полякны сез моңарчы да белә идегезме?
— Дүрт бармаклы кулны күргәч, нигә исе китте икән, дисез инде? Күзегез үткен икән, иптәш Шельга. Әйе шул, таң калдым... алай гына да түгел — котым алынды.
— Нигә?
— Нигә икәнен әйтәсем килми.
Шельга иренен тешләде. Тын бульварның аргы башына күз салды.
Питкевич сүзен дәвам итте:
— Аның кулы гына гарип түгел, күкрәгендә дә кыйгачлап төшкән эз бар. Ул Истәлекне мең тугыз йөз унтугызынчы елда Гарин калдырган иде. Стась Тыклин-ский аның исеме...
— Нәрсә, мәрхүм, Гарин әллә аны да өчәр дюймлы такталарны тураклаган төсле гарипләткәнме?
Питкевич ялт итеп гәптәшенә таба борылды. Беравык алар күзгә-күз карашып тордылар: берсенең карашы тыныч һәм астыртын, икенчесенеке исә көләч һәм ачык иде.
— Әллә мине ахыр чиктә кулга алырга җыенасыз инде, иптәш Шельга?
— Юк... Анысы качмас.
— Бик дөрес... Мин, әлбәттә, күпне беләм. Тик инде сер итеп, саклый торган нәрсәмне әйттерергә һич кенә дә мәҗбүр итә алмаячаксыз. Үзегез күреп торасыз, җинаятькә минем бертөрле дә катнашым юк. Телисез икән — ачыктан-ачык уйныйбыз, һәр һөҗүмнән сон очрашып фикер алышабыз. Шахмат уйнаган кебек. Берберебезне үтерүгә китереп җиткермибез. Әйтсәм әйтим инде, гәпләшеп утырган арада сезне үтерүе берни түгел иде. Чынлап әйтәм. Әгәр сезнең урында Стась Тыклин-ский утырган булса, мин як-ягыма караныр идем дә беркем юк икәненә тәмам ышангач, салмак кына атлап Сенат мәйданына китеп барыр идем. Аны шушы эскәмиядә үле хәлендә, бөтен тәнен тимгел баскан килеш табарлар иде. Ләкин кабатлап әйтәм, аның ише фокусларны сезгә карата кулланмаячакмын. Я, уйныйбызмы соң?
— Уйныйбыз. Риза,—диде Шельга, күзен утланды-рып.— Беренче булып мин һөҗүм итәмдер инде?
— Үзәк почтада эләктермәгән булсагыз, мин үзем килеп сезгә уйнарга тәкъдим итмәгән булыр идем әле. Дүрт бармаклы полякның эзенә төшәргә булышырмын. Кайда гына очратсам да, шундук сезгә я телефоннан, я телеграф белән хәбәр итәрмен.
— Булды бу. Ә хәзер, Питкевич, теге куркыныч әйберегезне күрсәтегез инде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Инженер Гаринның Гиперболоиды - 02
  • Parts
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 01
    Total number of words is 3722
    Total number of unique words is 2075
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 02
    Total number of words is 3770
    Total number of unique words is 2117
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 03
    Total number of words is 3762
    Total number of unique words is 2191
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 04
    Total number of words is 3657
    Total number of unique words is 2042
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 05
    Total number of words is 3805
    Total number of unique words is 2156
    34.1 of words are in the 2000 most common words
    50.2 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 06
    Total number of words is 3797
    Total number of unique words is 2119
    34.1 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 07
    Total number of words is 3627
    Total number of unique words is 2059
    34.8 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    56.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 08
    Total number of words is 3659
    Total number of unique words is 2065
    34.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 09
    Total number of words is 3623
    Total number of unique words is 2147
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    47.3 of words are in the 5000 most common words
    54.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 10
    Total number of words is 3808
    Total number of unique words is 2088
    35.7 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    56.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 11
    Total number of words is 3787
    Total number of unique words is 2038
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 12
    Total number of words is 3806
    Total number of unique words is 2198
    34.5 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 13
    Total number of words is 3840
    Total number of unique words is 2160
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.4 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 14
    Total number of words is 3839
    Total number of unique words is 2256
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    44.8 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 15
    Total number of words is 3618
    Total number of unique words is 2125
    31.1 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 16
    Total number of words is 3766
    Total number of unique words is 2249
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    53.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 17
    Total number of words is 3750
    Total number of unique words is 2210
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 18
    Total number of words is 3718
    Total number of unique words is 2141
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    46.5 of words are in the 5000 most common words
    54.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Инженер Гаринның Гиперболоиды - 19
    Total number of words is 1695
    Total number of unique words is 1155
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.