Latin

Ил Күчерер Сары Бия

Total number of words is 4855
Total number of unique words is 2509
34.4 of words are in the 2000 most common words
48.5 of words are in the 5000 most common words
56.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
1
Көннең матурлыгы күңелгә ямь бирми калмый. Әле әбиләр чуагы башланмаган. Сентябрьнең тәүге, көздә генә була торган илаһи сафлыгы белән дан тоткан салкынчарак кояш үзенең чиксез-төпсез зәп-зәңгәр биниһая күкләр биләмәсендә ялгызы гына диярлек хуҗа булып, җәй буе үстергән басуларының, агачларының муллыкларына сөенеп йөри, гүяки аның һәркемгә белдерәсе килә:
— Сез нинди бәхетлеләр!
Әйе, ышанасы иде, ышанасы!..
Олы Җәке мулласы Гариф Мөхәммәдьяровның кече улы Шәйхелислам, бу язда Күл буе мәдрәсәсен тәмамлап, туган авылына мөгаллим итеп кайтарылды. Мәдрәсәләре әллә ни зур түгел исә дә, җәдитчә электән укыткан булуы сәбәпле тирә-юньдә мәртәбәлеләрдән санала иде. Дөрес, Шәйхелислам үзе абыйсы Фатыйх кебек Казан дәрелфөнүненә, ягъни Император галиҗәнапларының университетына кереп уку хыялында исә дә, тәкъдиреннән уза алмыйча, бу ниятендә соңарырга тиеш табылды. Кече угыл буларак ул ата-ана йортында яшәргә тиешлеген һәм нәсел-нәсәптән килүче, данлыклы Җәгъфәр ишаннан ук тернәкләнеп киткән муллалык шәҗәрәсенең тамырына балта чабып, аны үсештән туктатырга хакы юк икәнлеген бик яхшы белә иде. Шул шәҗәрәнең башында болар язылган иделәр: “Мулла Җәгъфәр бине Ягъкуп бине Әлмәт бине Үтәк, асыл ватаннары шәһри Болгар булып, мулла Җәгъфәр 1700 нче елда Спас өязе Акма Елга (Йорткүл) карьясенә күчеп, берничә ел мулла булып торып, соңра Казан өязе Юртыш карьясенә күчеп, Хәмит хәзрәттән әүвәле, илленче елларга кадәр имам-хатыйп, мөдәррис булдыгы хәлдә, мәңгелек йортка күченеп, Юртыш зиярәтенә күмелгәндер. Аннан соңында Мөхәммәт-Әмин, Сәйфулла, Фәйзулла, Нигъмәтулла, Рәхмәтулла исемнәрендә биш данә угылыннан таралмыш нәсел-нәсәпләреннән гыйбарәттер...”
Боларны укыганда Шәйхелислам мәхдүмнең күзләреннән яшьләр килә иделәр дә, кайчандыр бабаларының борынгы Болгар ханнарыннан булуын искәреп күңеле эри, ахырда: “Ай дөнья, вай дөнья!”— дип җаны кискәләнүгә күченмәктә иде. Бу шәҗәрәнең 1911 нче елда үз кулы белән бер нөсхәсен күчереп тә алган иде ул. Шушы “Нәсел агачы” хакында хәбәрләр таралып, 1913 нче елда Казан китапчылары аны бастырып та чыгардылар. Әмма Шәйхелислам, үз кулы белән төзелгәнен мөкатдәсрәк күреп, аларга яңа хәбәрләрне дә өстәп куйгалый барды. Аның фамилиясе әлеге дә баягы шул Фәйзулла ишанның улы Мөхәммәдьяр мулладан ук килә, шәҗәрәдә белдерелгәннәрдән аңлашылганча, аларның туган-тумачасы бик ишле булып, кунактан-кунакка йөргәндә дә кимендә бер гомер сарыф ителәчәген уйларга мөмкин иде. Бакыр бабаларыннан булган Фәйзулла ишан, аның исәп-хисабы буенча, Әби патша заманнарында яшәгән, имештер. Телдән ирешкән хәбәрләрдән тагын да шунысы билгеле иде аңа: Буа мәдрәсәсендә укып ятканнарында Фәйзулла, шәкерт чагы икән, мөдәррисе Сәлимҗан хәзрәтнең кушуы буенча “Нәһҗел-фәрадис”, ягъни дә мәсәлән, “Җәннәтләр ачкычы” китабын бик матур каләм белән күчергән. Хак булса, әйтүләренә караганда, ул данлыклы китапны Мәхмүд Болгари дигән борынгылардан бөек бер галим язып калдырган, Казан китапчылары тарафыннан бастырылып та чыгарылмый калмаска тиеш иде. Һәрхәлдә ул китапның ата йортына кайтып кергәне юк, Шәйхелислам мәхдүм аны табып уку өметендә генә калырга мәҗбүрлеген аңламый калмады.
Менә шушылар сәбәбе белән бәйләнештә ул фәннәр дөньясына тартылган нәфсесен тыеп, Аллаһы һәм гореф-гадәт таләп иткән кануннарга буйсынырга мәҗбүр булды. Милләтне тәрбия итүнең дөньялык һәм ахирәт каршында мактаулы гамәл икәнлеген Күл буе мәдрәсәсе мөдәррисе Касыйм хәзрәт, Шәйхелислам кебек имтиханнарын бик яхшыга гына биргән шәкертләренә, дәресләре саен сөйләнелеп килгәннәргә өстәмә рәвештә тагын да бер кат аңлатып биргәндә:
— Ходай тәгаләнең барлыгын һәм гамәлегезнең изгелеген онытып бетерә күрмәгез,— дип тә әйткәч, бу сүзләрнең хәдистән һәм Коръәннән булуларын яхшы аңлап, һәммәсе дә кәсепләре итеп мөгаллимлекне сайлауларына сөенделәр.
Менә ул, Олы Җәке авылына кайтып, җәй буе мәдрәсәне көздә балалар кабул итәрлек дәрәҗәгә китерер өчен тырышып әзерләттерде, түбәсен яматтырды, яңа өстәл һәм урындыклар кайтарттырды, язу такталарын буятты. Бу галәмәтләрдән мәдрәсәсе матураеп, кукыраеп китте. Казанча булсын дип тырышты.
Мәсихи ел исәбе белән 1916 нчы ел иде. Герман сугышының бөтен мәгънәсезлеге, илне җәһәннәм чокырына алып баруы һичкемгә сер булмыйча, Шәйхелисламның киләсе елның мартларына солдатка да алынырга тиешлеге билгеле исә дә, әтисе Гариф хәзрәтнең инде хөкүмәтнең бу мәсьәләдә эшне хәл итүче кирәкле кешеләренә гозер белән барырга сукмакны яңартырга йөрүен белсә дә, андый ук олы вакыйгаларны Аллаһының тәкъдиренә тапшырды. Алмый калмаслар, мундир кидертерләр. Барыр әле, барыр. Заманы шундый. Андый эштән кемнәр читтә калсын?
Абыйсы Фатыйх — табип, врачлык шиһадәтнамә-дипломы белән университетны тәмамларга җыена, хәрби хезмәткә алынган исәпләнсә дә, Казан гарнизонында калдырылды. Аның эше татар солдатларын фронтка әзерләп җибәрүдән гыйбарәт исә дә, һаман да тынгысызланып, госпитальләргә, сырхауханәләргә барып, андагы татарларның хәлләрен белешә, кирәк кадәр үгет-нәсыйхәт белән бергә, аларның нинди казага юлыгуларын ачыклап, авыруларына шифа итү гамәлендә иде. Шулай итеп, ул үзенә күрә үз дөньясы белән яши, ата-ана йорты хакында тыныч күңел белән уйлап куя, энесенең анда кайтуына сөенеп бетә алмый шул. Соңгы елларда гына җефетләнмеш Өммегөлсеме гаҗәеп күреклек зат булып, Касыймдагы кайнатасы Әләт мирза, кияүләренә ихлас итү хөрмәтеннән сөенеп, аларга читекче Апанаевларның тоз заводы ягында салынган, иске булса да күркәм йортын сатып алып бүләк итте. Аңарга Духтыр Фатыйх әүвәлдән үк ошады. Килгәнендә-киткәнендә, кызына һаман да:
— Пезнең кияү — кияүләрнең кияве! Кадереңнән ташлама, сүзеннән чыкма, хөрмәттә генә тот!— дип, хәтта әмер итә, кай вакытларда арттырып ук җибәреп: — Юкса Ходаның рәхмәтенә ирешмәссең, мәнем бәхиллегемне тапмассың!— дип, казанчалап бик оста уратып-төртеп әйтеп куя торган иде.
Бу җәйне килүендә дә киявенең һаман да эш белән генә мәшгуль булуына хәйран итеп, хәтта Өммегөлсеме зарланса да:
— Ир кеше өйдә тозланып ятмас инде! Булмаганны!— дип, тагын да кадерле кияве Духтыр Фатыйхны өстен чыгарды.
Кемгә ничектер, әмма Фатыйхка тагылган “Духтыр” кушамат-ләкабенә кадәр аңа ошый иде.
Аллаһының рәхмәте, Өммегөлсем буйга узган, күз күркәменә алынырлык көмәнле иде. Моңа инде газиз әткәсенең сөенече эченә сыймады:
— Кияү, Ходай боерыгы, утарымдагы бер танамны туар оныгыма багышладым! Рәхмәтеннән ташламас!— дип, пәйгамбәрләр һәм әүлияләр рухына атап дога чыкты. Гәүдәгә — калку, йөзгә-биткә — ак, фикердә мөкәммәл Әләт мирзаның тавышы артыгы белән каты исә дә, эчке ниндидер моңы барлык сәбәпле күңелгә үтеп керүчән иде. Хәер, сүзләре дә ниндиләр! Мөгаен шуның өчен дә аңа “Әләт” кушаматы таккан булганнардыр? Аны хәтта үзе кебек мирзалар шулай атап, мулла кушкан исемен онытып бетергәннәр иде. Моңа аның хәйранына көч килмәде, күңеле белән күнеп, хәтта теле белән дә, яңа кеше белән танышканнарында җиңел кулдан гына үзен:
— Әләт кенәз буламыз!— дип әйтеп ташлый иде.
2
Кичкә бераз суытып җибәрде. Шәйхелислам мулла марилар ягыннан алган урманын кайтарту кайгысында иде. Алдан җыена башлады. Сәхәр намазыннан соң чыгып китсә, өйләгә барып ирешер сыман. Хәсрәтләнәсе юк. Игеннәр җыелып беткән. Ара-тирә кырпак кар яугалап үтсә дә, бу көнгә кадәр җир ныгып өлгермәгәнлек кенә бераз борчый.
Сөйләшенгәнчә, иртәгәдән авыл агайлары да агач кайтарта башлаячак иделәр. Шәйхелислам мөгаллимнең әтисе Гариф хәзрәтнең ниятләре зурдан: шушы кече улын, дөньялар бөтенләй дә болганып киткәнче, бу көздә өйләндерергә, монысы — беренчедән, ә икенчедән — яшьләр өчен үзенең ике катлы дәү йортына куштырып, аерым бер бүлмә эшләттерү. Монысын кышка бурап куйсалар, җәйгә җиткерерләр, Аллаһ боерса.
Бәхетләре бар икән улы Шәйхелисламның да. Булмый ни! Сабыр, тыныч. Бозылып-нитеп, Ходайның рәхмәте, дөньяны бутаучы гыйсьянчы Мөхәммәтгаяз мәхдүмнәргә ияреп, падишаһны төшерәбез, гадел җәмгыять төзибез, әллә кем булабыз дип бер дә сөйләнеп-тавышланып йөрмәде. Андый эшләр рухына ят булды. Илдә конституцион демократия урнашса, милләткә пәрәнҗәсен ачып йөз күрсәтерлек кенә булса да мөмкинлек бирелсә, аңа шул җитәдер кебек иде. Ходай кушып, шушы газиз мөселман кавеменнән саналган татарлар тәрәккыять мәйданына килеп керсәләр, дөнья йөзендәге һәммәләргә үрнәк булырлар әле алар. Ирек менә шулай килә ул! Башкалар хөрмәт итсәләр, милләткә һичкем күсәк күтәреп сугышырга базмас!
Кызлар кулын тоту түгел, күзләренә текәп карый алганы да юк әле аның, машаллаһ!
Әтисе Гариф хәзрәтнең Күл буе мәдрәсәсеннән Касыйм ахун белән дуслыклары бер дә таркалмады. Улы начар булса, әллә кайчан үпкәләшерләр иде әле. Казанга барып чыга калса, Гариф мулланы Касыйм мөдәррис чәйгә чакыра, кай вакытларда олы ашка туры килеп, кала миллионерларының кәттә сарай-йортларындагы олуг мәҗлесләрендә дә, аңа ияреп килеп, катнаша торган булды. Монда үзе түгел, улы Фатыйхның халык арасында мәртәбәсенең дәүлеге төп көчкә ия икәнлеген ул сизенә, әмма сер бирми иде. Ә Шәйхелислам мәхдүме тыныч булды, тәүфыйк вә сабырлык иясе бу зат абыйсы кебек мин кемлек каланчасына кукыраеп менеп яшәүне түгел, язмышка буйсынуны өстен күрде. Хәер, аны да аңлап була, бусы да аның үз ихтыярыннан шул. Абыйсы кебек рухы көчле икән, бу акылы, бу башы белән әллә кемнәр булачак әле ул, Аллаһы боерса.
Дөньялык йөзендә кешеләре дә ни җитте генә түгелләр шул. Алар никадәр наданрак булсалар, шулкадәр үк борыннарын чөеп:
— Бер дә әллә кем түгелләр әле!— дип, башкаларны мыскылларга яраталар, Күперасты Ибраһим кебек инде.
Кайдан һәм нәрсәдән башланып киткәнлеген Гариф мулла да сизеп-төшенеп кала алмады. Ибраһим аңа күзгә күрсәтеп диярлек һаман теш ыржайта бирде. Югыйсә, аның малайлары булдыклы да, эшчәннәр дә бит, әмма үзләренә сыя-сыеша алмыйлар. Кыек яктан нәрсәгә күзләре төшү бер хәл, туймас җаннардан булдылар. Ул печәнне, утынны, саламын-ашлыгын җыялар-җыялар. Ә аңа карап бәрәкәтләре юк. Утынны да, кем әйтмешли, черетеп ягалар, печәннәрен дә, саламнарын да шулай малларына ашаталар. Ул бит әле өеп куюдан гына булмый, мал-туар чама тотып азыклатканда гына яхшыра. Терлек асрауның мең төрле сере бар аның. Малның күзеннән барысы күренеп тора, аны симертеп бозудан мәгънә юк!
Ибраһимның өч улы да Гариф мулла мәдрәсәсендә бер-берсенә ияреп, биш-алты ел кием туздырып, тузаннарын кактырып йөрсәләр дә, “Әлиф”не таяк дип тә белергә теләмичә сабакларын ташладылар.
— Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың,— дип Ибраһим сүз җиткерде.
Халык та:
— Малайларны белемле итәм дип, Гариф мулланы ашатып ятарга бер дә чутым юк әле дигән ди Ибрай. Хәзер муллаларга көн бетә, имеш. Казанда да солдатлар кайнаштыра, бөек ак падишаһыбызны сакламый, “Сугыш бетсен! Сугыш бетсен!” дип даулыйлар икән. Болайга китсә, сугыш та бетмәс, тынычлык та булмас. Алдан “аяк киенеп”, түрәләр юлында йөреп, балаларын солдаттан алып калган кешеләрнең дә күңелләренә корт төшкән. Битаман мулласы Исмәгыйльнең дә олы угылын сугышка алганнар,— дип, юкка барны, барына юкны кушып-кушып күп сөйләде.
Халыкның авызын томалап булмый инде, анысы. Тик менә гайбәткә юл куя башлауларына гына ризалык итәргә ярамый. Гөнаһка батып бетәчәкләр. Халыкны күрә торып ул хәлгә төшерү килешмәс. Казан муллары нәрсә әйтер? Күзеңне ачырмаслар, калага юлны бикләтерләр!
3
Юлның ерак буласын Шәйхелислам мәхдүм белә иде. Мари урманына барып җитү өчен яки караңгыдан чыгып китәргә, яисә куну нияте белән кузгалырга кирәк иде. Сәхәр намазыннан соң юлга чыгармын дигәненә дә күңеле ятып бетми.
— Улым, тәвәккәллик. Җир тәмам катып өлгерсә, ат тоягына зыянлы булыр. Әллә соң кисә башлыйсыңмы?— диде атасы Гариф мулла, әүвәле көн чәй янында Шәйхелисламына борылып.
— Кайчаннан?— диде мәхдүм.
— Көннәр яхшы тора,— диде хәзрәт, әлегә үзе дә тәвәккәл итеп җиткермичә,— нәкъ вакыты да инде аның, әйе. Чебен-черкиләр дә бетте. Яфраклар да куе урманнарда коелгандыр инде... Нәкъ вакыты!
Әтисенең бу сүзләренә ризалык белән җавап кайтармый кала алмады улы. Ничә көннәр инде аны авыр эш арасына катнаштырмый, атларны да юкка-барга кузгатмый, түл җыйдыра килделәр. Һәм менә вакыты иреште, Шәйхелислам иртәгә кара таңнан ук юлга чыгасы иде. Ул барып җитеп, урманда чатыр корып, кәгазь эшенең тәртибе буенча урманчыдан диләнкене белешеп куярга тиеш. Һәрхәлдә урман эшен ул шулай күз алдына китерә. Бер-ике көн эчендә аңа авылдашлары килеп кушылачаклар икән...
Уйларының ахыры килеп, Аллаһ боерыгы, иртәнге намаздан соң кузгалды Шәйхелислам мәхдүм. Юлы да җиңел булды. Йолкыш кына кебек күренсә дә, сары биясе юыртуыннан бер генә туктап кала белмәде. Башын игән хәлендә, дилбегә кайсы якка тартылса, шунда борылып, арбасын келтерәтте дә келтерәтте...
— Күпме кисәлсәң, барысы да синеке!— диде аңа урманчы.— Бүген-иртәгә диләнкене ачабыз дип тора идек.
— Алай икән,— диде Шәйхелислам, бераз аптырабрак. Аның уенча, урманнан тиешле кадәр генә бүлеп бирәләр дә, шуны кисәсең, тәмам чистартып, урманчыга тапшырып китәсең булырга тиеш иде түгелме? Ә бу нәрсә ди? Диләнкене ачалар да, кемгә күпме кирәк, кисеп алып китәсең һәм вәссәлам...
— Алай икән...
Урманчы өстәл артында утыра иде. Инде кайтып китәргә җыенган, кәгазьләрен бикләп куйган. Әмма кузгалырга гына ашыкмыйча, уйга баткан хәлендә тоткарланып каласы иткән. Шәйхелисламга болай туры килүе эшенең башыннан ук уңайдан китәсе дигән сүз иде бу.
— Сез, быгырлар,— диде урманчы, татар булуына карамастан, үзенең Казан ягы кешесе түгеллеген сиздереп,— фатирга кергәндә дә таләпчән буласыз инде. Кайда кунарсыз икән? Каравылчы йортында кеше тулгандыр... Икенче атна буена ятучылар да бар. Авыл башында гына... Иртәгә диләнкегә төшәрбез, болай булса,— диярәк сөйләнә-сөйләнә, ишек катындагы бушлатына үрелде. Киенеп, башына бүреген каплады да сүндерергә дип лампа янына килде, филтәсен кысты.— Мине калдырып китәрсең әле, йортым шул башта, каравыл өеннән ерак түгел генә!— диде.
Ул әйтеп бетергәндә лампа уты сүнәргә өлгергән иде инде. Алар ишектән бер-бер артлы чыктылар. Аяз күк йөзенә йолдызлар сибелеп, тулган ай калыккан. Табигать үзенә күрә суык сыман булса да, кар явардай түгел, кырпак төшәрлек кенә иде.
4
Дөнья ышанычсыз, диләр. Хәерлегә булсын, әмма күз курыкса да кул эшли икән аны. Икенче көнгә килеп җиткән авылдашлары да монда булгач, Ходай ярдәмедер, Шәйхелисламга урман аудару авыр тоелмады. Әмма дә өч улы белән кубарылып җитешкән Кукы Ибраһим аның үзәк бәгырьләренә үтте дә соң инде.
— Ишәк җигеп урман кайтарыргамы?— дигән булды ул әүвәлен, үзенең елкылдап торган атларына соклануын яшермичә, Шәйхелисламның сары биясеннән көлеп.
— Мулла кия ак ыштан!— дип кушылды аңа олы улы, моның әтисеннән өйрәнеп алган бер хикмәтле сүз булуын искәрткәндәй авызын ерып.
— Тәртәң кыскарак, мәхдүм Шәйхелислам!— дигән булды икенче юлы Ибраһим, аннары киңәш биргәндәй итте:— Очынарак җик, елгыррак булыр!
Сүздә җиңдереп торасы түгел иде. Әмма Шәйхелисламны кызылбаш марилары бутап ташладылар:
— Син, быгыр агай, бу бияң белән кайтып җитә алмассың, юне киткән,— дип, кайтара-кайтара сөйләнделәр.
Шәйхелислам аңлый алмый иде: нигә дип аның биясе һичкемгә дә ошамый соң? Тегеләрнең атлары, арбаларын-агачларын сөйри алмыйча батып ятканда да, аның сары биясе, артларыннан җитешеп, аларны күкрәге белән этеп чыгара торды. Бу хикмәткә күзләре маңгайларында иде, югыйсә!
5
— И-и Шәйхелислам, бәхетең бар икән!— диде аңа Ибраһим, иртәдән олылап эндәшеп.
Бу хәлләр көтелгән вакыйгалардан түгел иде. Кем-кем, ә менә Кукы Ибрайның Шәйхелисламга карата гомерендә беренче тапкырдыр хөрмәтле мөнәсәбәте. Әйткәннәре мәхдүмнең күңеленә хуш килде. Кәефе күтәрелеп китте. Урманнан агачлар да чыгарылып бетерелгән, өеп куелган. Урманчының үлчисе, бәялисе һәм, рөхсәт бирелүгә, боларны кайтара башлыйсы гына калган иде. Җәмгысы буе белән унике төп нарат булып, берәмләп сөйрәткәндә дә айга якын сузылырлык эш иде. Бер көне кайтуга китсә, икенче көне монда килүгә! Ходай кушса, кышкы кар бураннарына кадәр эш итеп өлгерер. Язда буралап куйсалар, печәнгә кадәр, сабантуйлар арасында күтәртеп тә өлгертерләр. Осталар белән килешенсә, көзгә үз почмак бүлмәләре булыр.
Урманчының конторы төбендә кеше-кара күренми иде. Шәйхелислам беренче булып ишек какты. Ни икән шул, бер ярты сәгатьләп көтәргә туры килер. Ярар, анысына гына сабырлыгы җитәр. Аллаһы уң итсә, юлы матур булып, кичкә Олы Җәкегә кайтып та ирешер.
Иртәнге эңгер качып, көн яктыра башлады. Ул арада, гомер булмаган хәл диярсең, чибәр ат белән мари адәме килеп туктады. Ул да түгел, уңнан-сулдан бүтән төр кешеләр дә күренеп, Ибраһим алга чыкты һәм:
— Менә ат ичмасам бу!— дип, әле генә килеп тукталган мариның хикмәт булып төз басып торган айгырын мактый башлады.
Ул хаклы иде. Чыннан да Шәйхелисламның биясе бу айгыр янында шөкәтсез, хәтта сыерга тартым хәлендә салынып тора, инде егылып китәр дә, оятыннан җан тәслим кылыр сыман.
— Котыл син моннан!— диде Ибраһим, болдырда басып торган мәхдүмгә якынаеп.— Мин җаен табармын, карендәш! Кызылбаш мари белән үзем сөйләшермен. Авылыбыз мулласын менә нинди шәп айгыр җиктереп йөртергә кирәк. Мари пубына бия дә ярар!
Поп димәктән, Шәйхелислам бу айгыр белән килгән мари ягына карап алды. Ул бер дә попка охшашлы түгел иде.
— Ялгышмыйсыңмы?— диде ул, Ибраһимга сынау күзен ташлап.
Тегенең шөкесе ишелде. Куркынып ук куйды. Әмма сүзен өзми генә каплады:
— Бер дигән айгыр! Кара син аның күреклеген, колаклары үрә кукыраеп тора!
— Юк,— диде Шәйхелислам, Кукы Ибрайны тагын да өшәндереп. Әмма аның бу “юк” дигәннәре айгыр мәсьәләсендә түгел, бәлки сүзләренең җайланып җитмәвеннән генә иде.
6
Һаман да хакыйкать шундый ук кала килә дигәндәй: күз — курка, кул — эшли икән ул. Шәйхелислам көнен дә кичектермичә агачларын Олы Җәкегә ташый бирде. Бер көнен килде, икенчесендә алып кайтты. Берәр буй бүрәнәдән шулай ташый торгач, почмаклык агач җиткерелеп, исәп-хисап буенча идән-түшәмлек тә чыгарга тиеш иде алардан. Шәйхелисламның күңеле инде Казанга, Фатыймасына тартылды. Ниләр генә эшләп яталар икән дигәндәй, бер барып, юк эшен бар итеп күреп тә килсә, ирләрне яллап, такта яруга тотынып, мәдрәсәдә укыту эшләрен дә тәртипкә салып җибәрәсе бар аның. Быел көздә уздырылган Буа мөгаллимнәр утырышына да бара алмады. Гәҗитләрдә язуларына караганда, уку-укыту эше бу елда соңарылса да, сугыш-афәт дип тору түгел, милләтне китаптан аермас өчен тырышу кирәклеге авыл укытучыларына аталып белдерелгән иде.
Шәйхелислам мари айгырын да уйлады. Җитмәсә Ибраһим да, халык арасында сүз чыгарып:
— Безнең мәхдүм хәтәррәк кыланды, яхшы айгыр җигеп йөрисе иде,— дип сөйләнгән булган.
Сары биясеннән бер дә юкка Шәйхелисламның гайрәте чигеп, тагын да бер кат бәхетен сынап карау уен күңеленә бикләп, юк эшен бар иткәндәй, берничә көн ялдан соң кабат урман хуҗалыгына төбәп юлга чыкты. Сары биясе тәмам ныгып җиткән, атлауларына кадәр җиңел иде. Урманчылыкка килеп кергәнче артык тирләргә дә өлгермәде, көне буе юыртты да юыртты.
Аның шатлыгына, мари урман кисүчеләре дә монда иделәр. Сары биясеннән Шәйхелисламны танып та алдылар, теге айгырны каршысына чыгарып, бәхәс тә кыла башладылар.
Сер бирәсе түгел иде. Шуңа да Шәйхелислам урманчылык конторына кереп китте. Кәгазьләренең тәртиптә булуларын тикшертте дә, ун минут та үтмәде, кире чыкты. Биясенең уңы-сулында марилар бәхәс кылып басып тора, ә алар янындагы теге чибәр айгыр гүяки хикмәт, әкияти җан иясе иде.
— Алышабызмы?— диде, Шәйхелисламга аркылы чыгып баскан җирән сакаллы караңгы мари.
— Ни бәрабәренә?— дип, Шәйхелислам аның айгырына карап алды.
Ул арада мари агае мәхдүмнең сулына һәм уңына төшәргә өлгерде.
— Бу атны тәкъдим итәсезме? Уйларга булыр...— диде, һаман да серле калган Шәйхелислам.
— Нинди уйлау инде ул? Кул сук та ал да кит!
Ибраһимның монда икәнлеген Шәйхелислам белми иде. Көтелмәгәндә әйтелгән сүзләрен ишетүгә, тавышыннан ук танып алып, аның исәнлеген сорашты. Ике куллап күрештеләр.
— Шушы мари халкын аңламыйм. Синең йолкыш бияңә шушы коштай айгырны алышмакчы булып торалар бит, һай!— Ибраһимның күзләре ялтырап алды.— Бер дә минем атларга кызыкмыйлар, юньсезләр...
7
Гомумән алганда, дөньяның матурлыгы кешеләрнең яхшылыклы булуларына бәйле ул!
Шәйхелисламның куанычы эченә сыймады дисәк тә дөрескә чыгар. Бүген яхшы, чибәр айгыр җигеп кайта бит! Чыбыркыларга да кызганырсың, билләһи! Бу марилар, яхшы кешеләрдән булсалар да, ай-һай усаллар икән. Әнә бит, айгырны камчылап, сыртын буй-буй ярып-каезлап бетергәннәр, миһербансызлар! Мондый атка сугалар димени? Өф-өф кенә итеп йөртәләр аны. Менә Шәхелислам кебек. Атлатып кына кайта үзен. Тәмам хәлсезләндергәннәр, мескенне. Үләм-үләм дип бара.
Кичкә Олы Җәкегә кайтып җитәрләр. Шәйхелислам аңа җылы башак бирер, бер-ике көн абзарыннан да чыгармый ял иттерер. Менә рәхәтләнеп китәр, ныгып алыр. Тагын да чибәрләнер.
Бу Ибраһимга үпкәләүләре дә юкка булган. Яхшы кеше икән. Нинди айгырга ия итте бит үзен. Җитмәсә:
— Безнең үрчемгә дигән биябез бар. Аңа-моңа ризалашма, минем бәямә чаптырырбыз айгырыңны! Нәселгә бик яхшы күренә!— дип мең кат сөйләнде, Шәйхелисламның сүзен алды.— Аны үземнекенә алышмакчы идем, мариларга синең бияң генә ошады. Менә аңа булса, диделәр. Ничек тә безнең якка кайтсын айгыр, яхшы нәселен алырбыз, дидем. Төн йокыларымны югалттым, малай!..
Аның сүзе күп иде. Ни дошман күренгән Кукы Ибраһимның болай сердәш булып китүе, дуслашып алуы хәерле хәл күренсә дә, фалы начарга иде, югыйсә. Әмма Шәйхелислам сөенеп бетә алмады.
Кайта торгач, шактый соңарылып, ул кара төнгә калды. Сары биясе бу вакыт эчендә инде әллә кайчан җылы башак кимереп яткан булыр иде. Айгыр ашыкмады. Дөрес юлдан китмәдеме, әллә адаштымы, дисәң, элекке, өйрәнелгән юл иде.
... Һәм менә кайтып ирештеләр. Йорттагылар җиденче төшләрен күрә иделәрме, әллә бүген үк көтмәгәннәрме — Шәйхелислам җылы мунча казаныннан гына су алып, онны күбрәк сибеп, айгырга башак бирде, чиләге белән солы да куйды. Малкай ризык рәхәтенә чумды, нигъмәткә иреште. Аңа әтисе Гариф хәзрәт куаначак, айгырны күреп мең шөкер итәчәк әле! Менә бит: “Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына!”
8
Шәйхелислам бу араларда Казанга барырга, булачак җефете Фатыйма белән күрешеп, дөнья барышларын бер читкә калдырып, йөрәк һәм күңел хасиятләренә чумарга тиеш иде. Һәм менә ул яхшы айгыры белән аларның турларына килеп туктар. Кем килде икән диярәк, тәрәзә пәрдәсен чак кына күтәреп, җанашы урам якны күзләп алыр. Шәйхелисламны күрер, йөрәге төшеп киткәндәй тоелыр. Дөньялыкны аның җылы елмаюы каплар. Йа Хода, булса да булыр икән Фатыймасы кебек гыйффәтле гүзәл зат! Ничек аны Казанның усал егетләре эләктермәгәннәр дә, җефетлеккә ярәшеп, бәхетләренә ирешмәгәннәр?
Гариф хәзрәт иртәнге намазны уздырырга мәсҗидкә киткән иде. Әтисе кайтканчы Шәйхелислам мәхдүм дә тәһарәтен алып, намазын төгәлләгән, китереләчәк чәен дә көтеп тормастан айгырын күрергә абзарга кереп чыккан, аның ваклап кына печән кетердәтүенә мөкиббән китеп карап торган, капка тавышын ишеткәч, ашыгып өйгә кергән иде. Гариф хәзрәт:
— Кичә абыең Фатыйхтан хат килгән иде. Казанга барып кайтырсың, улым! Бераз он, ит җибәрик. Анда ачыгып тормасыннар,— дип әйткәч, Шәйхелислам мәхдүмнең күңеле тагын да күтәрелеп:
— Ярый, әти, баш өсте!— диде.
Ул сөеклесе Фатыйманы күрми калмаячак, Аллаһы боерса. Икендегәчә барып ирешсә, кичкә кадәр әүвәле аларның хәлләрен белешеп, якынлашып килергә тиешле туйга әзерлек хакында да сүз катар.
Эһ, ул бүген җанкисәккәе Фатыймасы белән очрашачак! Нишләп кенә, ничекләр генә торып яталар икән, рәхмәт төшкереләр!
9
Казан юлы такыр иде. Көз ныгып алган, юлларның чокыр-чакырларына кар тулып бозланган. Йөрергә җиңел булса да, Олы Җәкедән чыгып берәр сәгать баруга, Шәйхелисламның айгыры тәмам хәлсез калды. Әле аксагандай тоелды, әле алан-йолан каранды.
— Таныш түгел юл булгангадыр... Курыкма, малкай!— дигән булды мәхдүм, айгыр белән сөйләшеп, аның хәленә керергә теләгәндәй. Әмма ул айгырының хәерсез икәнлеген башына да кертеп карамады. Ике авыл араларында юлчылар очрап, арба артына гына утырган бер хатын:
— Ерак юлдан киләсез булыр, атыгыз арыган,— дип сүз катып караса да, Шәйхелислам сер бирәсе итмәде. Бары тик:
— Киләбез әле, Казангача ук иде,— диярәк мыгырданып алды.
Аларны җиңел генә узып киткән атлылар, аның айгырына кызыгыптыр инде, борылып-борылып карадылар. Мәхдүм үзен горур тотты. Кара мыегын уңлы-суллы сыпыргалап куйды: “Күрегез,— янәсе,— кем килә!”
Әмма аның горурланырлыгы алай ук түгел иде шул. Шәйхелислам моны аңлап бетермәде. Ул алданганын, ил күчерер сары биясен купшы куыкка алыштырып көлкегә калуын әле һаман да аңламый, күңеленә дә кертеп карый алмый иде. Җитмәсә әтисе Гариф хәзрәт тә:
— Ай-һай, улым, яхшы айгырга тап булгансың! Сары биябезнең колыны киләсе елга тай булыр, нәселе яхшы иде. Кулдан китмәде! Моны ничек сиңа бирергә булганнар?— дип, вакыйгадан хәбәр алгач, кат-кат сөйләде. Дөнья күреп гомер сөргән, ил халкына игелектән гайре гамәле тимәгән мулланың күңеле шулкадәр яхшылыкта булып та, бу чаклы бәрәкәт ирешеренә ышанып җитмәсә дә, күңеле куаныч белән арыш-бирештә иде...
Кичкә кар ява башлады. Юкәче марилар куып җитеп, узып барышларында Шәйхелислам алардан калышмаска итте. Арбасыннан төшеп калганда теге юлчы хатын:
— Бу атың алан-йолан каранудан гайрене белми, йөрәксез, ахрысы,— дип, рәхмәте урынына шиген тәгәрәтеп, мәхдүмнең болай да гаугалы күңеленнән ямен куарга итте.
Казанга килеп җиткәндә Шәйхелислам чибәр айгырын кыйный-кыйный арыган, аннан тәмам гайрәте чигеп, үкереп елар хәлгә җиткән иде. Шулай да ул үзен тынычландырырга тырышты. Әмма “йөрәксез айгыр”, инде юкәче марилардан да калып, мескен кыяфәтендә сөйрәлә, хуҗасына үзе урынына арбага җигелеп барырга кушадыр кебек тоела башлады. Моңа артыгы белән җен ачулары чыккан Шәйхелисламны:
— Һо, кияү, нинди юллар белән?— дип каршы алган бабасы, ягъни ярәшелгән Фатыйманың атасы Габдрахман шушы кайгысыннан айнытып җибәрде.— Шәүләңнән таныдым, Шәйхелислам кияү. Әйтәләр иде аны, кияү буласы кешенең өрәге дә күңелеңә хуш килә дип, хак сүз икән!
10
Габдрахман бөтен Казанны уң-сулында адаштыра алган затлы маклерлардан иде. Кияве җигеп килгән чибәр айгырны беренче күрүеннән үк яратмады. Аңа:
— Ишәк бу, йөрәге дөрес түгел моның!— дип бәя бирде.— Аякларында буталуыннан ук күренеп тора. Яндырганнар моны, кияү, харап иткәннәр. Сары бияң кая соң? Менә ат иде, ичмасам!
Ишеткән һәр сүзендә мыскыллану тойган Шәйхелислам, марилардан алдануын тагын да ачыграк аңлап, хәзер шул юньсезләрнең хушлана-хушлана аракы чүмерүләрен күз алдына китерә барды. Ибраһим да алар арасындадыр, өч малае уртасына утырып бәйрәм итәдер сыман тоелды.
Менә ничек шул ул. Кешегә ышанырга мөмкинме соң бу дөньяда? Авылдашыңа, мөселман баласы булса да, таянырлыкмы?
Алдадылар Шәйхелисламны, алдадылар! Сары биясен харап итте. Ялтырый дип тәтәйгә кызыкты, кулындагы энҗесенә алышты. Менә юләр, менә ахмак!
Фатыйх табибка күчтәнәч буларак аталган бәрәңге һәм ит, тагын да башка төр ризыктан булган вак-төякләрне шул килеш кенә җылы абзарда, арбадагы хәлендә каплап калдырдылар. Әмма дә:
— Күсе-мазар тимәстер инде, шәт?— дип сорады Шәйхелислам, абзар ишеген яба башлаганнарында тукталып калып.
— Салкын алмаса, күседән зыян булмас,— диде Габдрахман маклер. Мал кадерен белүче кеше икәнлеген дә сиздереп узды:— Өч көн элгәре генә олавы белән ак он шушында кунды. Рәхмәт төшкере, күсе-тычкан ише яһүди калдыклары борын да тыкмаганнар. Хуҗасы да хәвеф кичергән иде. Монда җылы. Ул юньсезләргә башка төр ризык та җитәрлек!
Шулвакыт болдырдан Фатыйма төшкәне күренде. Шәйхелислам аны шунда ук танып алды. Итагать итеп кенә:
— Исәнмесез!— дип башлап аваз салды.
— Исәнмесез,— диде Фатыймасы да, аңа йөзен күрсәтми генә, хөрмәт билгесе буларак туктала калып.— Исән-имин генә килеп җиттегезме?
— Сезнең хәер-фатихада!— диде Шәйхелислам, кабатланып:— Сезнең хәер фатихада идек!
Инде генә кузгалып китәм дигәнендә кызы Фатыймага әтисе Габдрахман эндәште:
— Кунак килгән, кызым, кая барышың әле болай кичләтен?
— Күрше кызы Гөлсембану янына кереп чыгасым бар иде, йомыш белән!— диде Фатыйма, каушый төшеп. Әмма туктатылган җиреннән бу юлы кузгалып китәргә кыймады. Аның кара сукно пәлтәсенең иңе буенача диярлек салынган озын ак шәле үзенә гаҗәеп тә килешеп тора, кичке караңгылыкны ертып чыккан нурлы ай яктысын хәтерләтә иде.
Әтисе Габдрахман нидер уйлап алдымы, эндәшмичәрәк торды да:
— Йә, ярый алайса, бар, кызым! Озаклама,— дип, аңа китәргә рөхсәт бирде. Шәйхелисламны ияртеп йортка таба китте. Бу вакыт арасында Фатыйма да капкадан чыгып китәргә өлгерде. Киявенең бәгыре өзелеп калганлыгын сизенми иде булырга кирәк. Үз хәле хәл шул аның. Инде әллә кайчан Шәйхелисламының килгәнлеген абайлап, каушавыннан тәмам хәле китеп, әнисе Гайникамал абыстайның сизгер күңеле ярдәмендә генә бәладән башаяк булып, Гөлсембану тутасы янына юк йомышын бар итеп керергә тиеш ителде.
Шәйхелисламны баба йортында ачык йөз һәм сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Кичке аштан соң ял иткәндә, Габдрахман маклер, ваклап-ваклап кына кузгата торгач, киявенең нинди ялганга һәм кемнәрнең тозагына килеп кабуын, моннан югалтуларсыз гына ничек котылу юлын да ачык кына бәян итеп, чибәрлектә илгә бер, әмма гамәлдә сукыр бер тиенгә тормас айгырын юньлерәк берәр атка алыштырырга җаен һичшиксез табачагын, атчы Гыйльми белән танышлыгы зурлыгын сөйләп бирде. Шәйхелисламның да ризалыгын алгач, тәмам канәгатьлек кылып, алыш-бирештә килеп чыгарга мөмкин булган чыгымны да күтәрешергә булышачагын әйтте. Эшнең шушы кадәр дә җиңел хәл ителәчәгенә хәйран иткән кияү кешенең җилкәсеннән йөк төшкәндәй булды. Ул арада Фатыйма да кайтып керде.
Ястү намазыннан соң йокларга урыннар әзерләнеп, Фатыйманы ян бүлмәгә кертеп җибәрделәр, Шәйхелисламга түр өйдәге урыннан ният иттеләр. Монда Фатыйманың йокы урыны икәнлеген ул белә иде инде.
— Миңа ишек төбендә дә ярар, алай ук зурламасагыз иде,— дип үтенеп караса да:
— Тәртибе шулай аның!— диделәр дә бүтән күтәреп сүз кузгатырлык урын калдырмадылар. Күз кырые белән генә күзәтелеп калынган Фатыйманың тиздән үз кочагына керәсе, вәгъдәләшкән сәгатьнең ирешәчәге аны ашыкмаска, даим сабырлыкта калырга мәҗбүр итте. Ул җанашының шәүләсен хис итүдән дә риза иде.
Ә урын-җирдән Фатыймасының исе аңкыды, башын әйләндерде һәм Шәйхелислам эреп йокыга китте. Төшендә Мисыр күгәрченен тотканын күреп уянып киткәнендә булачак бабасы Габдрахман маклер иртәнге җәмәгать намазына китәргә җыенып йөри иде. Шәйхелислам аның артыннан ашыкты. Тәһарәтен камил иткәч, икәүләп мәсҗидкә кузгалдылар. Габдрахман маклерның улы Газиз бу елны Кышкар мәдрәсәсендә укуда иде.
11
Атчы Гыйльми айгырны намаздан соң ук кереп карады. Муен турындагы кан тамырын сыйпап, атның башына колак куеп бераз торганнан соң, алдына-артына чыгып, тешләрен тикшереп, ахырда шундый фикергә килгәнен әйтте:
— Яхшы айгыр булган бу, бәхырь! Яндырганнар моны. Ничек исән калгандыр? Йөрәген бозганнар... Кан йөреше авырайган. Кыш буена дәвалаганда, җылы сөт эчереп... Мал багучы Гыйсьмине эшкә җиккәндә, җәйге базарга бәлки дә бер дигән товар булачак!
Аның бу сүзләрендә рийа-ялган юк иде. Габдрахман маклер да, озын какча йөзен сыпырып, куе сакалларын рәтләштереп алды. Олы бияләе култык астыннан төшеп китте. Аннан да болайрак калын тиреле, борын, ирен һәм каш, яңак шәрифләрен ясаганда Ходай тәгаләдән нечкәләп аптыратылмаган таза атчы Гыйльми һаман да сөйли бирде:
— Булдыра алсагыз, үзегезгә карагыз... Әмма миндә моңа алмашка ат табылыр!— диде.
Бу сүзләренә дикъкать биреп торган Шәйхелисламның нечкә йөз чалымнары җәелеп киткәнен күз читенә генә элде дә, һаман үз дигәнен сөйли бирде ул:
— Харап иткәннәр малкайны! Урыс белән марида ат багу һөнәре юк инде, юк... Кеше итәрбез, Аллаһы боерса... Кара әле, мәхдүм, моңа алмашка сары биямне бирәм!— дип сүзен бетерде.
“Йа Ходаем, сары биям, әллә мариларны урап, кабат үз абзарына әйләнеп кайтамы?”— дип уйлап куйды Шәйхелислам. Габдрахман маклер бияләенең җирдә ятканлыгын абайлап, шунда гына күтәреп алды. Шәйхелислам мәхдүм марида калдырган сары биясен уеннан җибәрмәде: “Һай ат булган икән ул, җанкисәккәем, ил күчерер ат булган!”
Алар кул сугыштылар. Чәйләп тә тормастан, айгырга йөгән кидереп, кала халкының күз уңына керә-керә Гыйльмиләргә илтеп, сары бияне җитәкләп кайттылар. Шәйхелисламның кәефе юк дәрәҗәдә иде. Бу сары бия, чибәр айгыр янында гына түгел, теге марига калдырганыннан да шөкәтсезрәк тоелды аңа. Ничек моны җигеп йөрмәк кирәк? Адәм көлдерерлек түгелме соң бу? Әле кыз аласы бар! Бу ат белән ничек кияү егете булып килер икән? Ярый хет теге сары биясе кебек арый да, ялкаулана да белмәсә!
Әмма бу сары биясе тегесе ише генә дә түгел иде шул. Шәйхелислам мәхдүм әлегә моны белеп бетермәде. Атчы Гыйльми генә, аның күңеле төшкәнен күреп:
— Шөкәтсез, димә! Анысына исең китмәсен, әмма дә гайрәте дөнья бәһасе тора. Бурлак белән бер!— дип озатып калды.— Бәхетеңә, йа Рабби Ходаем!
12
Абыйсы Фатыйх өйләрендә булмады. Урам себерүче Зиннәтулла агай аның бик соң гына кайтып, таңнан чыгып китүен әйткәч, әти-әнисе җибәргән күчтәнәчләрен калдырып, Шәйхелислам аңа адреслап бер мәктүп тә язды. Аллаһы боерса, каз-үрдәкләрдән соң эре малны суйгач, бәлкем әле туй белән киләчәген, аңынчы бер күрешү өметендә калуын да белдерде. Ни дисәң дә, бертуган абыйсы шул.
Туй мәсьәләсендә маклер Габдрахман белән сөйләшеп тә, әмма Гариф хәзрәтнең Газизә абыстай белән килеп, улларына Фатыйманы олылап сорау тиешлеген кузгату белән сүзне тәмамлаган иделәр. Эшнең башы Шәйхелисламның атасы кулында булганлыктан, бу мәсьәләнең чишелеше бүтән төрле мәслихәт күрелми иде.
Әмма бу сары бия дә гаҗәеп ат булып чыкты. Казан урамнарында башын салындырып кына йөрсә дә, кайту юлына чыккач, йөрәкләнеп алды һәм эһ тә итми җилдертә торды. Шәйхелислам арбасыннан базар күчтәнәчләрен барлады. Алар арасында Фатыймасы төс өчен дип бәйләгән ак шарф та бар иде. Шәйхелислам аны муенына урады, тәненә шуннан гына да мең төрле рәхәтлек йөгерде.
Аны, кабат сары бия җигеп кайткач, нәрсә дип каршы алырлар икән? Кукы Ибрай ни әйтер? Көнчелек катыгы бавырын бозып әчерме?
Ә бу сары биясе чыннан да ил күчерер гайрәткә ия иде. Кая ди ул чибәр айгырга аның белән ярышу, хәтта марида калдырган сары биясе алай ук әллә нәрсә булмаган икән. Җилдерә дә җилдерә бу. Гүяки мең йөреп ияләнгән юлыннан бара.
— И-и, бичараның аягына су төшкән булган икән шул!— дип, юктан гына чибәр айгырны да кызганып куйды Шәйхелислам. Үзенең ат рәтен белмәвен дә уйларында искәреп.
Әмма аның күңелен бераздан тагын да куаныч биләп алды:
— Кара әле, ничек бара! Ат кына түгел бу, сөбханаллаһ, кош бу, кош, Сәмруг кошы!
Ул шулай сөйләнә-сөйләнә, догаларын укый-укый кайта бирде. Юлында очраган ындырчы чуашларның буш олауларын да, юкәче мариларның төялешеп кайткан атларын да җәһәт һәм җиңел генә үтеп китте. Аны кем килә дип каршы алдылар, һай гына ла аты диярәк озатып калдылар.
Җәкегә килеп кергәнендә икенде узган, әтисе Гариф хәзрәт капка төпләренә җитеп килә иде инде. Улының кабат сары бия җигеп кайтканын күргәч:
— Атыңны кире кайтарып алдыңмы әллә? Аллаһыга шөкер!— дип, әллә шаяртып, әллә чынлап сораганын ишеткәч, Шәйхелислам авызын ерды. Әтисе тагын да өстәп куясы итте:
— Ил күчерер сары биябез шул бу, сөбханаллаһ!
Бия чынлыкта башка булса да, сүзләре хак иде аның.
08.09.01.–15.05.02.


You have read 1 text from Tatar literature.