Latin

Икенче Гомер

Total number of words is 1805
Total number of unique words is 1076
45.3 of words are in the 2000 most common words
58.8 of words are in the 5000 most common words
65.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
I
Өч тәүлек буенча коры, үзәккә үтә торган салкын җил исте. Әле күптән түгел генә ап-ак халат кигән төсле ак бәсләргә төренеп, тирән хыялга, очсыз-кырыйсыз уйларга чумып торган биек наратларның ылыслары, яшь килендәй нәфис ак шәл бөркәнгән ак каеннарның ботаклары шәрәләнде, каралды. Урман, кара урман, кемнәргәдер ачуланган сыман, меңнәрчә тавышлар чыгарып шаулады, үкерде. Кургашын төсендәге авыр, соры болытлар белән капланган күк йөзендә көндез — кояш, төннәрендә ай һәм йолдызлар күренмәде. Бары вакыт-вакыт, төнге караңгылык чаршавын ертып, ак ракеталар гына күккә күтәрелде, һәм ерак тупларның ялкыннарыннан кабынып-кабынып киткән кызгылт шәүләләр генә, аҗаган утлары кебек, бик азга ялтырадылар.
Фронт сызыгы артта, еракта калды. Андагы пулемет һәм автомат тавышлары монда бик тонык ишетелә. Биредә, дошман тылында, бары тик урман гына шаулый һәм бер үзләренә генә билгеле булган сукмаклардан үткен разведчиклар гына йөри...
Таңга таба җил басыла төште. Урман хәлдән тайган аю кебек тынды. Озак та үтмәде, күбәләк-күбәләк кар ява башлады.
Наваның бу үзгәреше безне ифрат шатландырды. Без, өч тәүлек буенча дошман тылында йөреп, өстебезгә йөкләнгән бурычны үтәгәннән соң, үз подразделениебезгә кайтып килә идек. Артта, ап-ак тасма шикелле, чаңгы эзләре сузылып кала. Менә шул эзләр күңелне борчый. Алардан һичкая качып булмый. Буран безгә ярдәмгә килде. Хәзер чаңгы эзләре кар белән күмеләчәк һәм дошман безнең кайдан килеп, кая китүебезне һичбер вакытта да белә алмаячак. Койрыкны тоттырмый торган кызыл разведчикларны ул, коты очып, төннәр буе, әле уңнан, әле сулдан, әле арттан, әле алдан көтәчәк. Ә безгә шул кирәк тә!
Иртә белән кар явудан туктады. Күк йөзе, авыр болытлардан әкрен-әкрен генә арчылып, зәңгәр күл сыман, урман өстенә җәелде. Бу зәңгәрлек шулкадәр көчле иде ки, ул, яңадан ап-ак халатларга төренеп өлгергән наратларга да, нәфис тюль бөркәнгән зифа каеннарга да, ап-ак мамык юрган ябынган аланнарга, күлләргә, сазлыкларга да йокты. Аннары, ялтырап, якты кояш күтәрелде. Эх, бу минутта Карелия урманының матурлыгын күрсәгез иде! Меңнәрчә, миллионнарча кар энҗеләре җем-җем итеп балкыйлар. Наратларның ябалдашлары кояш яктысында сихри алтын шәмнәр төсле яна. һава саф, урманда шылт иткән тавыш та юк. Кайчагында кайдадыр еракта тукран тукылдаса, аның тавышы апачык булып ишетелә, әйтерсең ул берничә адымда гына. Яңа яуган кар өстендә урман тавыкларының бөдрә эзләре, болан сыерларының сукмаклары очрый. Бу күренеш алдында нинди сунарчының кайнар йөрәге типмәс тә, нинди сунарчы шушы эзләр буенча урман эчләренә кереп китмичә түзәр!
Командир разведчикларны ялга туктатырга карар бирде. Менә шушы ачык аланны үтәсе дә әнә теге түгәрәк үргә күтәреләсе бар. Анда — ял итәр өчен бик җайлы урын. Ләкин командир «киттек!» дияргә өлгермәде, баш дозордан хәбәр китерделәр.
— Иптәш Андрианов, анда ниндидер ят ис бар,— диде связной, тирән-тирән сулап,— көйгән чүпрәк, янган ит исенә охшый.
Разведчиклар, связнойны чолгап, сораштыра торган арада, әкертен җил дулкыны әлеге исләрне бирегә үк алып килде. Разведчиклар арасында борчылу, мәсьәләне тизрәк хәл итәргә ашкыну сизелде. Барысы да автоматларын хәзерләделәр. Ул да булмады, сугышчыларның берсе кулы белән үрнең сулъяк почмагына төртеп күрсәтеп:
— Әнә күрәсезме? Зәңгәр төтен күтәрелә,— диде. Барыбыз да ул күрсәткән якка борылдык.
II
Учак янына килеп туктагач, коточкыч бер күренеп! алдында шаккатып калдык. Безнең һәркайсыбыз үз башыннан үлем куркынычларын кичергән, бик күп авыр хәлләргә очраган, акфиннарның ерткычлыкларын күп күргән булса да, тәннәребез чемердәп китте. Әйе, бу минутта кичергән тойгыларны, күкрәктә кайнаган нәфрәтне аңлатырлык сүзләр кеше телендә юк әле. Тамак төбенә каты төер килеп тыгылды, куллар автоматларны ныграк кыстылар. Һәркем шунда эченнән ант итте:
— Үч, үч, рәхимсез рәвештә үч алырга! Разведчиклар башларын иеп, сүзсез карап торган күренеш
менә нинди иде ул (онытмагыз, иптәшләр!).
Инде сүнеп барган учак өстенә аркылы ташланган бер кеше ята. Аның киемнәре янып беткән диярлек, аяк киемнәре юк: аяк бармакларының тырнаклары астына шырпы кисәкләре кадалган; йөзе коточкыч газаплардан чытылган, уң күзе ярымачык, анда үлем дәһшәте чагылган.
Кем ул, монда кайчан, ничек килеп эләккән — без берни белә алмадык. Аның янында документ-фәлән юк, бары киеменең янмый калган өлешендәге йолдызлы төймәләр генә аның совет сугышчысы икәнен сөйлиләр иде.
Бер-ике секунд вакыт үткәндер. Уннарча куллар исемсез геройның гәүдәсен, учак өстеннән алып, йомшак ятакка салган кебек, яңа яуган .кар өстенә салдылар. Берәүләр аның әле төтәп торган киемнәрен сүндерергә тотынды, ә санинструктор аның янына тезләнде.
— Иңбашында — пуля ярасы... берәү, икәү...
Кинәт санинструкторның бармаклары җитезрәк кыймылдый башладылар, һәм ул кычкырып җибәрде:
— Иптәшләр! Иптәшләр, җаны бар! Йөрәге тибә!
III
Ял итәргә, тамакны туйдырырга туктаган идек. Бол арның берсен дә эшләмәдек. Бөтен ару-талуларыбызны онытып, безнең һәрберебез өчен чиксез якын дустыбыз булып әверелгән әлеге сугышчыны, бер иптәшнең җылы тунына төреп, чаңгыларга салдык та, частебызга ашыктык. Юлда ничек кайтканбыздыр, нәрсәләр эшләгәнбездер,— берсен дә хәтерләмим. Безнең бөтен теләгебез, бөтен уйларыбыз бу билгесез геройны коткаруга юнәлдерелгән иде.
Кич белән подразделениебезгә кайтып җиттек. Иптәшне санчастька тапшырдык. Санчастьтан аны — медсанбатка, медсанбаттан госпитальгә озатканнар.
Шуннан соң без аның турында һичнәрсә ишетмәдек. Аның кем икәнен, фашистлар тырнагына ничек килеп эләгүен, хәтта үлеме, тереме икәнен дә белә алмадык. Әгәр дә очраклы бер хәл туры килмәгән булса, бу вакыйга безнең барыбыз өчен дә гомер буена онытылмаслык серле бер фаҗига булып калган булыр иде.
Апрель азагында сугышларның берсендә мин яраландым һәм госпитальгә килеп эләктем. Операциядән соң, хәлем әзрәк рәтләнә төшкәч, сестрадан укырга берәр нәрсә алып килүен үтендем. Бераздан соң ул берничә брошюра алып килде. Ләкин мин ал арны элек үк укыган идем инде, шуңа күрә китапларны тәрәзә төбенә куйдым да, кулыма таянып, таныш булмаган шәһәрнең урамына карый башладым. Тышта инде май ае — кояш көлә. Ләкин бу ерак шәһәрнең урамнарын кар баскан. Кызыл чүлмәк түбәле, сырлап эшләнгән ак болдырлы, ак балконлы йортларга хәрби кешеләр кереп-чыгып йөри. Гражданский халык бөтенләй диярлек күренми.
Шулай уйланып карап торганда, кемдер:
— Эх, бездә хәзер сандугачлар сайрый инде, ә монда кар-бураннар уйный әле,— дип куйды.
Мин артыма әйләнеп карадым. Койкам янында өстенә кара халат кигән, чем-кара чәчле, кош канатлары сыман кыйгачланып киткән шундый ук кара кашлы, урта буйлардагы берәү басып тора.
— Син татармы әллә? — дип сорады ул. Җавап урынына мин аның йөзенә текәлдем.
— Нигә болай өздереп карыйсың, әллә күргәнең бар идеме? — дип яңадан сорады ул һәм балаларча ачык итеп елмайды.
— Кайдадыр күргән идем шикелле, ләкин хәтерли алмыйм,— дидем мин.
— Бик мөмкин, күргәнсеңдер дә...
Шулай без аның белән таныштык. Шуннан соң госпитальнең озын көннәрен кыскарта-кыскарта, озак-озак сөйләшә торган булдык. Аның исеме Вакыйф, фамилиясе Гарифул-лин, үзе Татарстан егете булып чыкты.
Мин байтак вакытларга чаклы «улмы, түгелме?» дип, эчемнән уйланып йөрдем, йөрдем дә беркөнне кисәктән генә:
— Вакыйф, сөйлә әле, кайда яраландың, кайчан, ничек? — дип сорадым.
Моңа кадәр мин аның яралары турында сүз кузгатканым юк иде. Ул авыр итеп сулады да уң кулы белән маңгаен сыпырып алды.
— Моңарчы сорашмагач, һичкайчан сорамассың дип уйлаган идем. Сорамавың хәерлерәк булган булыр иде...— диде ул.
Аның тавышында мин бүгенгә кадәр һич тә ишетмәгән әллә нинди сагыш, әрнү сиздем һәм үземнең бу саксыз-лыгым өчен аңардан гафу үтендем.
— Зарар юк,— диде ул, бераз тынычланганнан соң.— Хәзер ул хәтле авыр түгел инде... Авыр көннәр артта калды... Ярар, соравыңны бушка куймыйм. Аннары үземнең дә бер тапкыр күңелемне бушатасым килә. Бәлки бераз җиңелрәк булмасмы...
Шулай көннәрнең берсендә без разведкага чыгып киттек. Мин разведчик бит. Ике тәүлек чамасы бугай, дошман тылында йөргәннән соң, көтмәгәндә финнарның разведкасына туры килдек. Сугышсыз гына котылырга мөмкин түгел иде. Без дә ут ачтык, алар да ут ачтылар. Караңгы төшкәнче көчле атыш барды. Алар берничә мәртәбә безне камап алырга маташтылар. Ләкин һәрвакыт яралыларын, үлекләрен калдыра-калдыра чигенделәр. Эңгер-меңгер вакытында финнарга, аэрочаналарга утырып, өстәмә ярдәм килде. Алар тагын да һөҗүм итә башладылар. Мин ике тапкыр яраландым, патроннар бетте. Иптәшләрнең дә байтагы йә яраланды, йә үлде. Тора-бара мин бөтенләй ялгыз калдым. Гранаталарымны кулыма алам. Финнар якынлашалар, түшләре белән шуыша-шуыша миңа таба киләләр. Берне чөям. Тегеләр чигенәләр. Бераздан яңадан килә башлыйлар. Аларның ак халатлары кар белән кушыла. Мин күзләремне авырттырганчы карыйм. Тагын, тагын гранаталар чөям. Тегеләр ягыннан ыңгырашулар ишетелә, сүгенәләр. «Рус, сдавайся!» — дип кычкыралар. Шунда мине өченче тапкыр яраладылар. Хәзер чигенү турында уйларга да мөмкин түгел иде инде. Кул да, аяк та эшләми. Эх, минәйтәм, үләргә туры килә, ахры, Ә яшисе иде. Мин бит әле — өйләнмәгән егет, сөеп йөргән кызым да бар... Ләкин дошман кулына тереләй эләккәнче, үлем артыграк. Соңгы гранатамны кулыма тотып, фашистларның мине чолгап алуларын көтә башладым. Озак көтәргә туры килмәде. Менә алар якыная, якыная. Тагын бер-ике секунд... Атмыйлар, тереләй алырга уйлыйлар. «Эх, сез, мескеннәр! Кемне алырга уйлыйсыз!» — дим дә гранатамны янымдагы ташка бәрәм...
Тарифу л лин башын иде һәм берничә минут сүзсез торды. Аннары ишетелер-ишетелмәе кенә тавыш белән сүзен дәвам итте:
— Ләкин, бәхетсезлеккә, граната шартламады. Мин пычагыма сузылдым, тик соң иде инде... Менә шулай мин дошман тырнагына эләктем. Анда нәрсә булганын, туганкай, сорама да, сөйләмим дә. Шуны гына кабатлап әйтәм, фашистлар кулына эләккәнче, үлем мең мәртәбә артыграк. Мине дәвалаган өлкән врач әйтә, син, ди, Гарифуллин, дөньяга икенче тапкыр тудың. Сине монда алып килгән чакта, кеше дип атарлык бернәрсәң дә юк иде, ди... Янып, көеп беткән бер ит кисәге генә идең, син, ди...
Кемнәр мине кеше ашаучыларның канлы авызыннан тартып алгандыр, кемнәргә мин гомерем буе рәхмәт укырга тиешмендер, белмим. Әгәр дә мин ул кешеләрне очратсам, алар өчен нәрсә генә эшләмәс идем дә аларга нинди генә рәхмәт укымас идем!
Менә шундый хәлләр, туганкай, баштан үтте. Хәзер рәтләнеп киләм инде. Тиздән яңадан фронтка барырмын дип уйлыйм. Элек мин башка кеше идем. Күңелем йомшак иде минем. Хәзер зәһәрләндем, дошман миннән пощада көтмәсен, өзгәлән ташлаячакмын.
Мин, дулкынлануымны сиздермәс өчен, тәрәзәгә таба борылдым. Ә Вакыйф әкрен генә урыныннан торды да үзенең палатасына юнәлде. Мин аны туктатмадым.
Тагын берничә көн үтте. Мине носилкага салып перевяз-кага алып киттеләр. Операция өстәлләрендә башка авырулар булганлыктан, миңа әзрәк көтәргә туры килде. Башымны күтәреп язу өстәле ягына карасам, өлкән врач каршында Гарифуллин басып тора.
— Менә, иптәш Гарифуллин, безгә аерылырга туры килә,— диде өлкән врач, салмак кына.— Без сезне дәваладык. Дөресен әйткәндә, сез икенче тапкыр дөньяга тудыгыз. Терелерсез дип башта мин үзем дә ышанмаган идем. Хәзер без сезне алты айга туган авылыгызга кайтарабыз. Сезгә ял кирәк. Иртәгә китәрсез.
— Туган авылыма! — диде Гарифуллин, әкрен генә. (Эх, белсә идегез, аның тавышында никадәр шатлык, никадәр бәхет иде!) — Рәхмәт, иптәш өлкән врач, рәхмәт! — Гарифуллин кинәт туктап калды һәм бераздан бөтенләй икенче тавыш белән дәвам итте: — Ләкин илгә кайтыр чак түгел, иптәш өлкән врач... Кайгыртуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Ләкин мине фронтка, частема җибәрегез,— диде.
— Юк, юк, бу мөмкин түгел, иптәш Гарифуллин. Сезнең организмыгыз бик нык талчыккан, сезгә ял кирәк.
— Сугыш беткәч ял итәрбез. Мине фронтка җибәрегез. Бик үтенеп сорыйм, иптәш өлкән врач. Сез миңа, дөньяга икенче тапкыр тудыгыз, дип әйттегез. Туган илем өчен, ике түгел, өч гомерем булса да кызганмас идем, иптәш өлкән врач!
Шул чакта мине операция өстәленә салдылар. Гарифул-линның сүзләрен артык ишетә алмадым. Бары тик палатага кайтып, берничә сәгать үткәннән соң гына минем яныма Вакыйф үзе килде. Аның йөзе кояш: кебек балкый иде.
— Йә туганкай, аерылышыр көннәр дә килеп җитте,— диде ул.— Чын күңелемнән әйтәм: бик яраттым үзеңне. Моннан соң, давай, хат язышып торыйк.
— Ярый. Кая, илгәме?
— Юк, частема, фронтка! Җибәрәселәре килмәгән иде, малай, комиссарга, госпиталь начальнигына кадәр барып җиттем. Күп даулаша торгач, риза булдылар. Сине, диләр, Гарифуллин, үлем җиңә алмагач, без генә җиңә алмыйбыз, әйдә, синеңчә булсын, диделәр. Үзләре көләләр. Чыннан да, үзең уйлап кара, илгә кайтсам, мин нишләр идем? Ял итә алыр идемме? Юк! Ә фронтта мин кирәк. Бәлки, мине коткарган иптәшләрне дә очратырмын. Син ничек уйлыйсың, очратырмынмы?
— Фронт — бик зур урын, шулай да бәлки очратырсың,— дидем мин. Бу төнне без икәү бик озак сөйләшеп утырдык. Ә икенче көнне, Гарифуллины озаткач, кулыма каләм алдым да, иптәшләремә — фронтка хат язарга утырдым.
1943
You have read 1 text from Tatar literature.