Latin

Ике Туган

Total number of words is 414
Total number of unique words is 251
54.1 of words are in the 2000 most common words
66.6 of words are in the 5000 most common words
73.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(әкият)
Бик ерак заманнарда, әллә дөрес, әллә юк, яшәгән, ди, ике туган. Бу ике туганның булган, ди, бик якын дуслары Яз. Яз аларга һәр ел саен кунакка килә икән. Ул аларга бүләккә сандугачлар-тургайлар, гөлләр һәм кояш нурлары алып килгән, ди. Ә ике туган аларны бик сагынып каршы алган икән. Бик күңелле һәм бәхетле генә яшәгәннәр, ди, болар. Шулай итеп, ничә еллар арта калган.
Бер көнне туганнарның берсе абыйсыннан бик еракка китеп урнашкан һәм бер үзе генә гөмер итә башлаган, ди. Ул үзенә йорт салган, йорт янына тагын йорт салган, агачлар утырткан, җир сөргән, иген иккән, гади генә итеп әйткәндә, дуслар тапкан ходайның биргәненә рәхмәт әйтеп һәр көн өчен шатланып гөмер иткән. Шулай итеп, бу кечкенә туган үзенә Авыл дигән исем алган.
Ә олы абыйсына килгәндә, ул да тик кенә ятмаган, йортлар салган. Йортларны биек-биек, күп-күп итеп төзеткән. Үзенең комсызлыгына түзә алмыйча зур-зур завод-фабрикалар кордырган. Бик тиз арада зур байга әверелгән... Матур, киң юллар ясаткан.
Аның завод-фабрикалары һавага кара төтен чыгарган, елгаларга пычрак су агызган. Ләкин бернигә дә карамый үз эшен дәвам иткән ул. Шулай итеп, олы туган үзенә Шәһәр дигән исем алган.
Көннәрдән бер көнне Шәһәргә Яз дуслары кунакка килеп төшкән. Ул һәр елдагыча гөлләр-чәчәкләр, сандугачлар-тургайлар алып килгән, ди. Ләкин, ләкин олы туган бер ел өчендә бик баеган, ди. Хәтта үзенең иң якын дустын тиешенчә каршы да ала алмаган, ди. Язның гөлләре Шәһәрнең пычрак һавасында чәчәк ата алмый азапланганнар, ди, сандугачлар-тургайлар кунып сайрарга агач таба алмаганнар икән. Ә күбәләкләр иркәләнер, назланыр өчен кояш нурларын эзләп таш өйләр арасында адашып йөрегәннәр, ди.
Шәһәрнең Язга бик исе китмәгәнлектән, ул кояшның җылы нурларын да, Язның иркә гөлләрен, моңлы сандугач һәм тургайларын да күрмәгән, тыймаган, ди. Шәһәр өстендә бары тик тузан болыты, ә җирдә таш юллар гына икән.
Шулай итеп, Яз икенче дусты кече туганга ашыккан. Ә кече туган Язны бик сагынган булган икән. Ул аны бик шатланып каршы алган. Кырлар һәм болыннар кояш нурына күмелгән. Агачлар ямь-яшел яфракларга төренгән. Болыннар аллы-гөлле чәчәкләр белән тулган. Шул чәчәкләргә кунып, күбәләкләр уйнап очкан. Ә сандугачлар-тургайлар агачларга кунып моңлы көйләрен сузган. Авыл да яз килгәнгә бик шатланып, язгы эшләргә керешкән икән. Кояшның җылы нурларыннан бөтен авыл ямьгә күмелгән, ди.
Шул көннән соң Яз Шәһәргә бик-бик тизгә генә, сандугачсыз-тургайсыз, күбәләксез, гөлләрсез генә килә икән. Шәһәр Язның килгәнен тоймый да кала, ди. Ә Авыл Яз килгән саен яшеллеккә күмелә, ямьләнә, матурлана, ди. Шуңа күрә Авыл Язны, Яз Авылны сагынып, күрешү көнен көтеп яшиләр икән. Ә Шәһәр, Авыл туганы җибәргән ит-май, ипи белән көн итеп, көннән-көн баеп, табигатьнең матурлыгын да тоймый гөмер итә, ди.
You have read 1 text from Tatar literature.