Latin

Идел Акчарлагы

Total number of words is 5528
Total number of unique words is 2690
33.1 of words are in the 2000 most common words
47.4 of words are in the 5000 most common words
54.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Бер-берсен моңа кадәр күрмәгән, белешмәгән кешеләр тәүге очрашуларыннан сагыш утларында янарга мәҗбүр ителәләр икән, моны без изге мәхәббәт, тәкъдир бүләге дип атыйбыз. Янарга, мәңге янарга!
Идел өсләрендә ачыргаланып кычкырган ялгыз акчарлакны күрүдән татарның бөек язучы Шәриф Камалның бәгыре сызылып, мәңгелек савытына каләме манчылып язылган повесте милли әдәбиятыбызның тарихына күз яше булып тамган да эзен калдырган.
Мин дә күрдем ул кошны. Гадәти күрү бер нәрсә. Әйе, акчарлаклар Идел өстендә күп, бик күп, оя-оя. Әмма шушы кадәр мыжгыган төркем булып мәш килүләренә юлыгу берни түгел, арада ялгызларын очратуы бик авыр тәэсир калдыра. Идел акчарлагы!
Акчарлак ул ялгызлык билгесе. Аны хәтта төштә күрсәң дә сагышка юрыйлар.
Идел акчарлагы, ә сиңа бит бәхет кошы буласы иде! Синең дә канатларың күңелең кебек үк ак. Каерылып-каерылып очасың. Әмма җаның тыныч түгел, авазларың — авыр, иңрәп-иңрәп чыга. Нәрсә булды синең белән? Нигә ул канат очларың тормышның карасына манчылып алганнар да, гүяки сафлыгыңа, пакьлегеңә үтеп кермәкчеләр? Тәкъдирнең яман шаяртуымы, әллә инде табигатьнең тантанасымы бу?
Мин ул сорауларга җавапларны күп барладым, әмма хакыйкатьнең серенә озак вакытлар төшенә алмадым. Синең гомерең үзе боларга җавап түгелме икән?

I
Күз алдыма җәйге җылы көн, кояш тантанасы килә. Син авыл урамын тузанга батырып кызулаган машина артыннан йөгерәсең, кычкырасың:
— Әнием, әнием, калдырма мине, үзең белән ал!
Йөзең буйлап кайнар күз яшьләрең ермак-ермак агалар. Юлың өстендә яткан ташны күрмисең, аңа аякларың белән чалынып егыласың. Тезләреңне ватасың. Ап-ак күлмәгең белән тузанга чумасың. Күзләреңнән яшьләр туктамый. Тән тирең бәреп чыга. Инде шактый ераклашкан машина артыннан күтәрелеп калган авыр тузан чәчләреңә, йөзеңә, ак күлмәгеңә, ватылып канаган тез башларыңа иңә. Син туфрак белән тәмам укмашасың. Шунда яныңа килергә, кулларымны биреп, кочаклап күтәреп алырга мин дә юк...
Менә артыңнан әбиең якынлаша. Орыша башлый. Аның ачулы сүзләре синең әлегә оешып та җитмәгән юка элпә җаныңны пыяладай уалдыра. «Кайда сез, кешеләр, ник мәрхәмәт итмисез?!.»— дип кычкырасың килә, әмма сине һичкем ишетми. Үз анасы ташлап киткән бала кемнәргә кирәк булсын ди?
Син менә шунда дөньялыкның ачысы белән беренче тапкыр очраштың. Ә яралар төзәлә икән алар, әмма авыртулары гына йөрәккә мәңгелеккә сызылып кала. Бәлки шуңаргадыр каерылып кычкыргандай итәсең, и Идел акчарлагы!

II
— Исәнме, җанашым! Исәнме, бәгырем кисәге!
Ә син минем белән бервакытта да шушылай дип исәнләшмәдең. Андый сүзләрне әллә белми идең, әллә аларга ышанычың юк иде?
— Исәнме, матурым минем!
Синең иптәшләрең-белешләрең инде әллә кемнәр булып беттеләр, тормышка ябыштылар. Алар хәзер Җир уллары, Җир кызлары. Син генә һаман да ни күкләрдән төшеп җитмәдең, ни җирләрдә кала белмәдең, шагыйрәнә урталыкта адаштың. Сагышларыңны йөзләреңнән сыпырып алыр да суларга агызыр идем. Елама, күз яше әле беркемгә байлык һәм матурлык алып килгәне юк. Борчылма, барысы урынына кайтыр әле, кайтыр.
Синең хакта: «Аның елмаюы да ялган, язгы боз сыман!»— диләр. Нишләмәк кирәк, алар — хаклы. Чыннан да сагыш аша якты елмаю мөмкин түгел ул!
Дөнья һәммә нәрсәне үз урынына куя бара. Азмы булдылар борын чөеп йөрүчеләр, кеше өстеннән сөйләүчеләр? Ахырда алар да сүз һәм теләкләрендә тигезләштеләр, сабырлык һәм канәгатьлек таптылар. Гайбәтчеләрне ишеткәч, кемдер турында сөйләүләре колагыңа керүдән сәерсенсәң, бер дә аптырама һәм тел айгырын йөгәнсез итмә. Аз вакыт та үтәргә өлгермәс, яныңнан китүгә, башкалар белән андыйлар синең хәлеңне яманлыкка алып тел чайкарлар.
Елмаюың сагыш аша, дидем. Бәлки миндә хаклык яисә хата бардыр, бәлки сагыш аша түгел, җәбер яки канәгатьсезлекне аркылы үтеп елмаюдыр бу? Кешеләрнең эчке дөньясын тикшерүче галим-табиплар моңа әллә кайчан җавап тапканнар булыр.
Идел акчарлагы! Биек ярларга басып, Идел шавына колак куеп торасың да ниләр уйлыйсың икән? Үтенеп сорыйм, бары мине генә исеңә төшермә! Мин синең йөрәк яраң да, сагышың да, хәсрәтең дә түгел. Ә шулай да бу фәкыйрең бер-бер киңәш бирә ала икән, ул үзен шуның белән бәхетле тояр.

III
Тормыш һаман дәртле агышы белән бара тора инде. Син берне уйлыйсың, ул башканы алдыңа китереп куя. Яшәү белән үлем арасында ниләр генә күрелми дә нәрсәләр аша гына үтелми. Син, ятим булмаган хәлеңдә, ятим үсәргә мәҗбүр ителгән, ерак каладан кояшлы бер авылга, әбиең тәрбиясенә кайтарып куелган бала. Бәлки әти-әниең, ялгыз башы калган әбиеңне, берүк үзләрен сагынмасын, бала багып булса да юансын, дигәннәрдер? Бәлки, бәлки... Ә бәлки бу хакта башларына да китереп карамаганнардыр?
Акчарлакны төшеңдә күрсәң, ятимлек сагышыннан хәбәр дә әле ул!
Идел — Татар йортының бөек дәрьясы, туган як, туган туфрактан саркып чыккан меңнәрчә чишмәләрне һәм инешләрне, елгаларны үзенә җыйган. Рух тамырыбыз кебек. Татар баласы шул Идел өстендә ачыргаланып кычкырган акчарлак сыман инде ул.

IV
Син йөргән сукмаклардан, синең эзләрең җылысы калган юллардан әйләнеп уздым. Һәр тузан бөртегендә үзеңне тойдым, һәр елмайган чәчәктә сагышлы сагынудан тамган күз нурларыңны таптым, һәр хәтфә үлән төсеңне-затыңны саклыйлар кебек тоелды. Шушы тар тыкрык буйлап син каз бәбкәләрен, үрдәкләрне кечкенә инешкә әйдәп төшергәнсең түгелме? Хәтереңә китер әле: алар туктап-тукталып кала иделәр дә үз телләрендә куанышып нидер сөйләшәләр! Бер гаилә, тулы оя булып үсүләренә сөенүләрен тоймый идеңмени? Син дә алдагы гомереңне шулай булыр дип хыялланмадыңмы әллә? Бәхетле, камил гаилә булып, оя казлар кебек яшәве илаһи изгелекнең кадерле бөртеге шул ул!
Мин үзем дә бу дөньяның меңнәрчә затлары кебек үк, ягъни һәрбер җан иясе сыман беренче, тәүге мәхәббәт хисләренең сөремендә калган кешеләрдән идем. Йөрәкнең кайдалыгын, җанның тән буйлап ничек кайнарланып йөгереп йөргәнлеген белдерер өчендер Аллаһы тәгалә һәр бәндәсенә шул хисләрне бирә. Алар әле тал үсентеләре кебек зәгыйфьләр, ялгыш искән җилдән дә сынып калырга мөмкиннәр. Мондый вакытта хисләреңне төендә тотмаска, чишеп җибәрергә, тойгыларыңны кемгәдер сөйләргә кирәк. Ә аның, сөеклеңнең, колагы — «саңгырау», күзе — «сукыр». Ул — аңламас. Җаныңа иптәш кирәк. Синең дә андый чагың бар иде.
Нәкъ шундый вакытта минем күз алдымда чандыр йөзле, мең яшәгән Әбуталип пәйда булды. Киңәшләрен хәзер дә колагымда ишетәм, күңелемдә йөртәм, ул һаман да минем белән кебек.
— Син,— диде ул миңа, тыныч һәм сабыр тавышы белән,— шушы тарафка аккош булып очсаң, җылы якларга барып чыгачаксың!..
Без авылыбызның өстенә борын төртеп торган Мишәр тавында идек. Түбән сыйныфларда ук танытылган дүрт тарафны да яхшы беләм. Шуңа күрә дә Әбуталипка карышып, аның белән фикер ярыштырып алырга, күрсәткәненең нәкъ кире ягында котыпка барып чыгасың дип коткы салырга, шөреп шәрифләрен бушатып карарга өлгердем. Күңел еракка ашкынып куйды. Әмма мәңгелекнең бер тамчысы буларак тәнемә иңдерелгән җан кайнарлана барган хисләремнең тезгененә басты. Мондый халәтне әлегә кичергәнем юк иде. Акылым шашынды, аранында аңа кысан иде. Һичшиксез тел бүлмәсенең йомшак ирен ишекләрен ачтырып, ак теш киртәләрендә тукталдырмыйча, сүз йөгерекләрен сикертеп чыгартмакчы иде. Күңелнең пәһлеван егетләрчә моңарчы хисләр айгырын иярләгәне булмаганлыктан, бу халәттә хәтерем шашына калды.
Әбуталип минем ашкынуларымны сизенмәгәндәй үзен тотты. Тау чагылына кар оялаган кебек калынаеп күпереп торган чал һәм куе кашлары гына бераз кузгалып куйдылар. Бүренекедәй сыек яшел-сары күзләре офык сызыгына ябышып калган мамык ак болытларга төбәлгән, йөзендәге билгеләр нидер әйтеренә ишарә сыман иделәр. Ә ул эндәшмәде. Бу тынлык кайнарланырга өлгергән сүзләр табунын чыбыркы шартлатып куып йөрткәндәй тәэсир итте...
— Син әле яшь,— диде ул миңа, күңелемне тынычландыру теләге белән булырга кирәк,— күргән-белгәнең дә шушы авылдан, аның урманы, җире, суы, кырларыннан узганы юк!
Тагын җаным буйсынырга теләмәде. Үземне бик-бик күп белгән кешедәй тойдым, шәхесемне аның болай кимсетүе дә күңелемә хуш килмәде. Әмма ул гүяки миңа игътибар да итми кебек иде.
— Хәйраның ташып чыгарга тора!
Бу сүзләре тагын да ошамадылар. Тормышымның иң авыр чакларында аның киңәшчем булачагын күз алдыма китерми идем әлегә. Хәер, мин әле яшьлеккә аяк басарга атлыккан, әмма яшел килеш кала биргән егет кисәге генәмен! Әбуталипның сүзләренә колак салып торачакмынмы? Аны үзем хыялымда уйлап чыгардым, каршыма китереп бастырдым. Онытсам — юкка чыгачак ул. Миңа беркемем дә түгел!
Әйе, болар һәммәсе хакыйкать. Әмма мин әлегә Әбуталипның, аны онытырга теләп кенә, шул ук мизгелдә төтен яисә рәшә кебек юкка чыкмаячагын белми идем. Хәер, аңа игътибар бирмәскә, сүзләренә колак салмаска тырыштым. Ул юк бит, тормышта була алмый дип уйладым. Аңа да карамастан, Әбуталип күз алдымнан китмәде. Һаман еракка таба төбәлеп карап тора бирде. Башындагы ак чалмасы да, кулындагы яшел таягы да, өстендәге шулай ук яшел, әмма итәк очында кара каймалы чапаны һәм ак киемнәре дә — болар һәммәсе дә хыялым җимеше иделәр. Әмма сүзләре? Аларын ни өчен ул мин теләгәнчә әйтми?
Кешеләр үзләренә киңәшче эзләүчән. Бигрәк тә тормышларының катлаулы чакларында. Ярый да уй-хисләрен аңлаучыны таба алсалар! Менә шуның өчен кирәк инде ул дуслар, киңәш-табыш итәргә. Һәр адымыңны, теләк-омтылышларыңны белеп, алардан хәбәрдар булып торганнары яныңда йөрсеннәр. Менә шундыйларны аркадаш дияләр дә инде. Әгәр иренә хатыны, хатынына ире терәк түгел икән, бергә яшәүләре тормышны алып баруы шулай җиңел кебек тоелуга гына нигезләнсә, мондый гаиләләр таркалмаса да, эчке җылылыктан мәхрүм калалар.
Хәер, ул вакытларда мин бу фәлсәфәне аңлап җиткерми идем, шулай да аның барлыгын тоя башлаган чакларым икәнен яшермим. Әйләнә-тирәмдә генә иде алар: бәхетле, бәхетсез, җылы, салкын гаиләләр.
Безнең өйдә әткәй белән әнкәй һаман да бер-берсенә аркадаш була килделәр. Алар, бигрәк тә әнкәй, көндәлек тормышта очрап торган һәртөрле мәсьәләләрдә әткәйне үзенә киңәшчесе итә белде. Ул сөйли дә сөйли. Әткәй тыныч кына, уйланып тыңлый да тыңлый һәм нәтиҗә чыгарып бара:
— Дөрес эшләгәнсең!
Хәер, бу сүзләрен ул сирәк әйтә, әмма нәкъ кирәк җирендә. Әнкәй тагын да балкып китә. Йөзенә бәхетле җылылык җәелә. Сүзләренең дәвамы тагын да зар белән тула. Әнкәй үзен сөйләүгә, килеп төртелгән тормыш мәсьәләсен ничек чишәргә омтылышына, кемгә нәрсә әйтүенә күчә. Әткәй тагын да:
— Дөрес эшләгәнсең!— дип нәтиҗә чыгара. Әмма кай вакытларны:
— Эндәшми калырга иде!— ди.
Әнкәй аптырый. Сүзенең аста калуы белән бергә сөйләгән вакыйгасы да бәлки йөрәген тырнагандыр? Әткәй белән килешми. Ә ул тагын да:
— Моңа кадәресен дөрес эшләгәнсең, ә аннарысында эндәшми калырга иде!— дип аңлатырга алына. Әткәйнең менә шул «эндәшми калырга иде» дигән сүзләре, ахыр килеп, әнкәйнең җанын тәмам яралый. Ул үпкәләвен белдерә. Шуннан тынып калалар. Сүзләре бетә.

V
Тормыш диңгезе чайкала да чайкала. Ул берәүләрнең язмыш көймәсен үзенең шаулы дулкыннарына ияртеп алып китә, икенчеләрнекен тыныч култыкларда калдыра, ә өченчеләренекен әйләндереп ташлый, төпкә чумдыра.
Хәтерлисеңме, бәлки юктыр да, ә минем күңел сандыгында ул истәлекләр яшерен сакланып калганнар.
Җәйге җылы кич иде. Август аеның икмәк исе белән аңкыган чагы. Бүген-иртәгә, авылларны гөрелтегә күмеп, игенчеләр кыр эшләренә төшәрләр. Күк йөзе чиксез йолдыз энҗеләре белән чигелгән. Син безнең авылга кунак булып килгәнсең дә, яныбызга якынаеп, велосипедларда бер көтү җыелган малайлар каршында торасың.
Һичкемнең исе китмәде. Нишләп йөри икән бу дип игътибар итүче дә булмады. Без, бер йомарлам малайлар, әлегә унбер-унике яшьләрдә генә идек, күңел күзебез ябык чаклар. Ул вакытларда да авылыбызга матурдан-матур, чибәрдән-чибәр кунак кызлары килә торган иделәр микәнни? Малай-шалайлар аларга күз салуның нәрсә икәнлеген дә белмәгәнбез, искәрткәнемчә, әлегә «сукырлар» булганбыз. Каян белик ди кызларның күңел күзләре иртәрәк ачылганын?
Велосипедларыбызны көйләп бетердек дә шуларда үз юлларыбыз белән чаптырып китеп бардык. Артларыбызга әйләнеп карарга, кызларның хәленә керергә уйлап карамадык. Араларындагы синең дә күңелең ертылып калганлыгын мин әлегә белми һәм аңламый идем.
Урамнарны тутырып, шау-гөр килеп ничә кат әйләнгәнбездер, белмим. Кичке рәхәтлек иңгән, дөньялык авыр хезмәттән соң тынып калган. Күпме кирәк, шул кадәр уйнарга мөмкин.
Шунда тагын тукталдык. Кайда булсын инде, кызлар җыелган җирдә. Һәм син, минем янга килдең дә велосипедымда бер йөреп алырга рөхсәтемне сорадың. Каршылык итә алмадым. Дөресе — велосипедым иптәш малайларныкы белән чагыштырганда иң искесе һәм көйсезе иде. Син шуңа күрә дә анда ерак китә алмадың. Егыла яздың. Курыктың. Велосипедымны җитәкләп кайтарып бирдең һәм:
— Монда йөреп булмый!— дидең. Рәхмәтең дә, миңа бәяң дә шушы иде. Хәйран итмәдем.
Шуннан бирле минем велосипедыма кызыгып, аңа утырып караучы кызлар табылмадылар. Аларга иптәш малайларымныкы ошады.
Бу вакыйга сәбәбеннән мин үземнең һичкемгә кирәк түгеллегемне төшендем. Ялгыз калуымны җаным гына кабул итә алмый иде.
Малайлар, тимер атларына кызларны да утыртып, урам буйлап йөреп киттеләр. Мин аларга велосипедымда иярдем. Йөкләре шактый булса да сер бирмәделәр, ә минем хәл, бер караганда — җиңел, ә икенче яктан, ялгызлыгым аркасында авыр да, күңелсезлеккә тулган да иде. Шулай син безнең оч малайлары белән дуслашып киттең. Әмма һаман сайланган булгансың икән. Велосипедларда куышлы уйный башлагач, ничектер без икебез бергә туры килдек. Син нигәдер:
— Бу йолдызларны таныйсыңмы?— дип сорадың. Баш очымда җемелдәгән меңнәрчә күзләр безгә карап тора иделәр. Беләм, алар — йолдызлар, ерак планеталар һәм кояшлар, нурлары белән төнге күгебезне бизиләр.
— Бусы — «Казык», «Тимер Казык йолдызы», бусы — «Җидегән»!— дидем.
— Юк, аларын мин дә беләм!— дип, син минем хәбәрдарлыкны кире кактың.— Аларын сорамыйм. Ә менә монысын әйтәм. Олы, ялгыз, серле булганын!
— «Чулпан»нымы?— дидем.
— «Чулпан йолдызы» шушымыни? Ә мин белми идем,— дип, әллә юри, әллә чынлап, әмма йомшак кына әйтеп куйдың.— Җырларда җырлана торган, нинди матур исемле!
— Кайсы төше матур инде?— дип аптырадым. Минем әлегә, билгеле инде, күңел күзем ачылмаган, маңгаемдагысы «ботак тишеге» кебек кенә булган.— «Чулпан» дигән сүз «аксак» дигәнне аңлатмыймыни?
— Фу!— дидең.— Синең күңелең усал! Мин усалларны яратмыйм!
— Исем китте, йөгердем!
Әйе, чыннан да исем китмәде. Сине үртәү, синең хисләрдән көлү миңа ниндидер ләззәт бирде. Велосипедымны яратмавың өчен дә үчемне кайтарасым бар иде һәм шушы рәвешле ул теләгемә дә ирештем. Ә бу кичтә син башка минем белән очрашырга теләмәдең булырга кирәк, юлларыбыз бергә туры килгәндә дә янымнан китү ягын карый идең. Моңа хәйран калмадым, шулай кирәк диярәк кабул иттем.
Әбуталип әйтте: «Кешенең күңеле чуар булучан, ул һәрвакыт яктыга, матурлыкка тартыла. Син дә шулай, башкалар да. Әгәр дә башкача булса, яшәешнең мәгънәсе бетәр иде!»
Бу сүзләре белән ризалашмыйча мөмкин идеме соң? Шулай да, ә нәрсә соң ул — матурлык?
Әлегә мин моны белми һәм хәтта ямьсезлекнең дә нәрсә икәнлеген аңламый идем. Хикмәт һаман да шул күңел күзендә, аның әлегә ачылмаган булуында!
Азмы чибәр кешеләрне күргәнем бар! Кашлары кыйгач кара, чәчләре матур итеп ясалган, йөзләре, буй-сыннары күркәм, әмма аларда нигәдер эчке җылылык юк, курчаклар кебек тоелалар. Хәер, бәлки курчаклар белән чагыштыруым да хатадыр, аларны күңелләребезгә хуш килерлек итеп шундый оста итеп ясыйлар, йөз сурәтләренә җанны кызыктырырлык ниндидер чалымнар өстиләр, биһуш булабыз, кулларыбыздан төшерми уйныйбыз. Дөрес, миңа кызлар кебек курчак уйнап үсәргә туры килмәде, әмма сеңлекәшемнең аның белән сөйләшә-сөйләшә мәш килгәнен карап торганым бар.
Чибәр кешеләрне бездә:
— Курчак кебек!— диләр.
Шул гына җитә микәнни матурлык иясе булу өчен?
— Әлбәттә!— диячәкмен.
Ул вакытларда башкача уйлый да белми идем. Матур кешеләр тумыштан ук бәхетле булалар. Кайда гына барсалар да, кем күзенә генә чалынсалар да андыйларны сөяләр, иркәлиләр, яраталар.

VI
Бервакыт безнең авыл клубына Казан Курчак театры килде. «Чуртан кушуы буенча» уенын күрсәтәселәре икән. Курчак тамашасы балалар һәм сабыйлар өчен көндезге якта булачак. Бәясе дә әллә никадәр түгел, унбиш-егерме тиеннәр генә. Урындыкта да минем, үрмәләп менеп, аяк болгап утыра торган чакларым, биш яшем чамасыдыр. Андый тамашаны күргәнем әлегә юк, әмма курчаклары тере булачак, имеш.
— Булмаганны,— диделәр өлкәннәр,— ул курчакларны артистлар кулларына кидертеп хәрәкәтләндерәләр.
— Ничек инде?
— Бияләй кебек!
Әткәй ак сарык йоныннан бәйләнгән перчатка-бармакчаны уң кулына киеп, ике бармагын югары калдырып, калганнарын бер йодрык итте дә, мичтән кара күмер алып, аңарга ике күз ясап куйды. Нәкъ куян булды инде менә, хәтта колакларын да селкетә. Курыкса — аларны түбән төшерә, каранса — үрә торгыза. Әткәй тавышы белән сөйләшә. Минем исемне дә белә, ничә яшемдә икәнне сорый. Мин:
— Биш тула!— дип мактанам.
— Кайчан?
— Кыш җиткәч, Чыршы бәйрәмендә!
Куян миннән көлә, әткәйнең пәлтә җиңе эченә кереп кача, үзе:
— Тот мине, тот мине!— ди.
Эләктереп кенә булмый чукынчыкны!
— Өнемә качтым!— ди дә, башын тыгып карарга өлгерми, тагын әткәйнең пәлтә җиңенә кереп китә. Аны тотарга тырышам, тик елгырлыгым гына җитми. Үртәлеп, еламакчы итәм, ә ул кабат:
— Тот мине!— ди дә, өненнән чыгып, колакларын селкетә.
Һәм мин аны эләктерәм. Ул ычкына да тагын кача. Сагалап утырам. Өнендә куян озак качып ята, әмма сабыры төкәнә. Күренүенә, тагын эләктермәкче итәм.
Шулай әткәй белән озак уйныйм. Миңа — кызык. Аннары куян куудан туям. Пәлтәсе җиңеннән әткәй кулын чыгара. Ә куян — юк. Аны эзләп җиңгә башымны тыгам, анда да күренми. Качып өлгергән!
— Куян кая?— дим.
— Урманга качкан!— ди әткәй.
— Нигә алай иткән?— дип, авыз-борынымны турсайтам.
— Улыбыз йокласын дип әйтеп китте. Әгәр көне буе тәртипле булса, уйнарга иртәгә тагын килермен диде.
Әткәйнең бу сүзләренә мин дә ышанам.
— Ярар,— дип, караватка менеп ятам, тик йоклыйсым гына килми.
Бәлки ул кичне шулай, иртәгә киләсе куянны көтеп, йокыга да киткәнмендер, белмим. Ә менә икенче бер көнне курчак театрын карарга барганым әлегедәй хәтеремдә.
Әүвәле кулларыма тавык күкәйләре тоттырып җибәрделәр. Кибеткә аларны илтеп бирәсең дә акча аласың. Ә анда, магазин төбендә, усал малай-шалайлар җыелган. Өлкәнрәкләр. Кесәләрнең кабарып торуларын күрсәләр, юри:
— Күкәй салдыңмы әллә?— дип сорыйлар.
— Күрсәт әле!— диярәк, уңнан һәм сулдан төшәләр, ялгыш төртелеп киткән булалар. Ә күкәйләр — изеләләр. Аларның кабыгы бик юка шул. Кибетче апа каршысына барып, кесәләреңә тыгыласың, кулларың гүяки маңкага батып чыга. Күкәйләрең харап булган. Елап кайтып китәргә генә кала. Ә өйдә и сине орышалар, и орышалар. Булдыксыз, мескен, эшкә яраксыз, диләр. Оятыңнан җир тишегенә кереп китәрдәй буласың. Тик ул идән ярыгы гына түгел, аны кайдан эзләп тапмак кирәк?
Әнкәй ул көнне миңа ике күкәй тоттырып җибәрде. Берсе-берсе алты тиеннән. Кибетче апа көмеш ун тиенлек, бер ике тиенлек бакыр акчалар бирергә тиеш. Боларын гына аера беләм, анысы. Тик менә гел бакырлардан гына бирсә, ничек санын чыгарырмын?
Кибеткә күкәйләрне исән-имин алып барып җиткерә яздым. Әмма каршыма авылның теге усал малайлары очрадылар. Аларның исәпләре мине кызык итү икәнлеген белеп торам. Борылып та кача алмыйм, нәкъ тырнакларына каптым бит. Кибет тә анда гына, әмма, йөгереп уза калсам, аяк чалулары бар!
Шунда үз абыемның мине бервакыт алдаганы исемә төште. Ул заманнарда авыл мәктәбебезнең директоры Зиннуров Зөфәр Зиннурович иде. Аңардан абыем яшендәге вак-төяк укучы балалар гына түгел, хәтта усал малайлар да куркып торалар. Урамда күренүенә, тизрәк кайсы кая качу ягын карыйлар. Ә минем исем дә китми. Чөнки аның мине куркытканы юк. Әле мәктәп яшенә җитеп өлгермәгәнемә күрә инде.
Син күр дә мин күр, теге мордар малайлар мине уратып та алдылар, көлешә дә башладылар, үзләре:
— Күкәй салдыңмы әллә?— диләр.— Күрсәт әле, эреме салган күкәйләрең?
Күзләремне мөмкин кадәр ныграк шарландырырга тырыштым һәм, куркынып:
— Зиннуров килә!— дип кычкырып җибәрдем. Тегеләр:
— Кайда?.. Кая?..— дип, уң-сулларына каранырга тотындылар һәм, ай күрде, кояш алды — кайсы ничек тараканнар кебек качышып та беттеләр. Мин, авызымны ерып, кибет ишегенә таба юнәлдем, исән-имин барып та кердем. Ун тиенлек көмеш акча һәм ике тиенлек бакыр сорап, күкәйләремне кибетче апага суздым. Ә ул:
— Кәнфит алмыйсыңмы, матурым?— дип, юриме кызыктырып та маташты әле.
— Юк!— дидем.— Бүген мин курчак театрына барам!
— Нәрсә карарга?
— «Чуртан кушуы буенча»!— дим.
— Буең — карыш, башың — арыш!— ди кибетче апа. Ә мин:
— Авызыңа бал да май!— дим.
Ул көлә башлый. Миңа унбиш тиенлек көмеш акча суза. Алам. Карыйм. Унбиш тиенлек икәнлеген таныйм. Кемнән отып алган сүзем булгандыр, анысын ук белмим, әмма:
— Миндә «сдача» юк!— дип, акчасын кире бирмәкче итәм. Әмма шикләнәм: нәрсә дип әйттем икән мин аңа, сүгенмәдемме? Бигрәкләр дә ямьсез сүз бугай бу — «сдача»!
Кибетче апа тагын көлә. Унбиш тиенлегем янына ике тиенлек бакыр акча өсти.
— Кирәкми «сдачаң», бусы да миннән!— ди.— Кем малае әле син?
— Балта остасы Зәки малае!
Кибетче апа тагын көлә, аннары:
— Кил әле, бер кочаклап үбим үзеңне!— ди.
— Әйе, үптереп торды әле монда, йә битемне пычратырсың!— дидем дә, рәхмәт тә әйтеп тормастан, акчаларымны учлагач, чыгып йөгердем.
Онытканмын, ә анда мине теге урам малайлары көтеп алды. Алдап качканым өчен кирәгемне бирәчәкләр инде болар. Тагын тырнакларына каптым бит. Алар урап алырга ук өлгерделәр.
— Кая күкәйләрең?— диләр.
— Чебиләрен чыгардылар да тавык булып очты киттеләр,— дим, күземне дә йоммыйча алдап. Монысын Сәрия апамнан отып алганымны ачык беләм, тик нәтиҗәсе нәрсә белән бетәр?
— Ничә тиенлек булды?— диләр теге малайлар, сүзләремне колакларына да элмичә.
— Тиен агачта була, сикерә дә оясына кереп кача!— дим, һаман да Сәрия апамнан ишеткәнчә сүзләремне сакау телемдә йөгертеп.
— Әйдә әле, сикертеп күрсәт!— диләр болар, акчалы учымны ачырга таләп итеп үрти-үрти. Ә мин:
— Зиннуров килә!— дип кычкырып җибәрәм.
Бу юлы боларның исләре дә китми. Шаулашып, ике ботымнан эләктереп, күккә чөеп, кесәләремне какмакчылар. Шунда:
— Малайлар, нишлисез анда?— дигән тавыш ишетелә. Тагын боларны ай күреп, кояш ала. Тараканнардан да җәһәтрәк качышып бетәләр. Мин Зиннуров абый белән урам уртасында йөзгә-йөз калам. Бер дә аннан курыкмыйм. Ул да моңа аптырый булса кирәк.
— Исәнмесез!— дим.
Ул да, сүзләремә ияреп, башын чайкап:
— Исәнмесез!— ди.
Әллә өлкәннәрчә кул биреп тә алыйм микән дип уйлап куям. Әмма аңа сузарга буем җитәчәгенә шикләнәм, борынымны гына тартып мәшәкатьлим.
— Нәрсә булды монда?— ди, авыр тавышлы таләпчән усал йөзле директор абый.
— Күкәй саттым!— дим.
— Үзең сыттыңмы?— ди.
— Әйе, үзем саттым!— Мин әйтәм.
— Малайлар сытмадымы?— ди.
— Юк, сыта алмадылар, сатып, акча алдым!— дим.
— Акча белән нишлисең?
— Һи, белмисеңме, бүген бездә театр була, курчакныкы. «Чуртан кушуы буенча»,— дим,— шунда барам.
— Бик дөрес эшлисең,— ди директор абый.— Ә мәктәпкә кайчан киләсең?
Мин ике бармагымны күрсәтәм:
— Менә шушы кадәр ел үткәч!
— Сине мәктәптә күргәнем юкмы?— ди.
— Бар,— мин әйтәм,— апама ияреп баргалыйм.
— Анда нишлисең?
— Укырга булышам!
— Алай икән!— дип аптырый директор абый.
— Мин кем икәнеңне беләм!
— Кем?
— Зиннуров Зөфәр директор абый!
Аның кырыс йөзенә шунда гына елмаю йөгерә.
— Ярар, бар, театрыңа соңга калма,— ди,— йөгер!
Мин урам уртасыннан клубка таба китәм. Теге дошманнарым кайсы кайда, читән буйларындагы кычыткан артларында, багана төпләрендә поскан җирләрендә кузгала да алмыйча куркышып, качкан җирләрендә калалар. Директор абый да артымнан күзәтеп тора сыман.
Кесәләренә күкәйләр тутырган кызлар ул арада юлыма очрыйлар, алар да театрлык акча юнәтмәкчеләр инде, бичаракайлар!
Әллә кем булып, телләренә билчән чыгарырдай итеп быдыр-быдыр сөйләшеп, исәнләшмичә дә узып киттеләр. Ә мин, астыртын гына елмаеп:
— Барыгыз, бар, анда сезне усал малайлар көтә,— дип, артларыннан хәерле юллар теләп калдым. Әмма бер багана арасы узарга да өлгермәдем, урамны аларның чәрелдәве күмде.
— Күкәйләремне сыталар!— дип кычкыра берсе.
— Йөзеңә бәрәм бит!— ди икенчесе.
— Әни!..— дип чәрелди өченчесе.— Әнигә әйтәм!
Аларга дүртенчеләре, бишенчеләре кушыла. «Һи,— дип уйлап куям,— бу кызлардан теге юньсезләр күкәй салдырмакчылар!»
Мин, Минзәлә инеше аша агач басмадан чыгып, күрше Ләшәүтамак авылына гына барган идем. Аңа безнең очтан якын. Ул авылыбыз Дүсемгә терәлеп кенә торганлыктан, әллә ни еракта да түгел. Ә ике арада агач клубыбыз бар. Театр шунда буласы. Анда да кереп чыктым. Билетларны башланыр алдыннан гына саталар икән. Ә минем, курчаклар уенын карарга керер өчен инде, ни бары өч тиен генә акчам җитми булып чыкты. Тизрәк өйгә йөгердем. Билетларын егерме тиенлек үк диләр шул!
Кайтып керсәм, әнкәй белән бер матур апа майлап-баллап чәй эчеп утыралар. Ашларына таракан булып төшәсем килмәде. Ул арада абый да, кайдан пәйда булгандыр, мине үтеп, түргә узды.
— Әнкәй, миңа утыз тиен кирәк, курчак театрын карарга барыр өчен!— дип даулый да башлады. Аның хәйләсен мин белми идем. Ул егерме тиенгә уен тамаша итеп, калган ун тиенен кәнфит алырга тотмакчы икән.
— Миңа билетны егерме тиен генә дип әйттеләр!
Бу сүзләремә аның ачуы килде. Төйнәлгән йодрыгын күрсәтте, кирәгеңне бирәм, янәсе, тик кенә тор! Алай куркытуы ярады тагын, телемне авызым куышына бикләдем.
Абыйга кунак апа илле тиенлек акча тоттырды. Ул, рәхмәт әйтеп тә тормастан, куанып чыгып йөгерде. Мин дә, телгә килеп:
— Әнкәй, өч тиенем җитми!— дип үтенеп, абый этеп кертеп җибәргән мич арасыннан теләнеп килеп чыктым.— Миңа өч тиен кирәк...
— Абау,— диде кунак апа,— бу малай да синекемени? Бигрәк шөкәтсез, пәри баласы кебек!
Аның сүзләре мине телсез калдырдылар. Оятымнан артка таба чигендем, кабат мич арасына кереп киттем һәм, почмакка сеңеп, сыктап кына елап җибәрдем. Абыемның матур малай булуын, аны шуңа күрә дә артыграк яратуларын һәм иркәләүләрен белә идем. Әмма минем үземә атап шушы рәвешле, шөкәтсез, пәри баласы кебек дип, һичбер яшерүсез әйткәннәре юк иде. Күземнең яшьләре тыелгысыз йөгерделәр. Шунда әнкәй, хәлемне аңлап, яныма килде дә учыма мин сораган өч тиенлек акчаны тоттырды.
— Театрыңа соңга калмыйсыңмы анда?— дип сорады.
Борыным салынган хәлдә ишеккә таба мышык-мышык килеп атладым. Урамга чыктым. Клубка киттем. Барып җиттем. Билет алып, озын, дүрт аяклы эскәмиягә үрмәләп менеп утырдым. Урыным арткы рәтләрнең берсендә иде. Шунда бер апа килеп:
— Менә бу матур малай белән утырабыз!— дип, минем яшьләр тирәсендәге бер кызчыкны яныма ябыштырып та куйды.
Әмма аның сүзләренә ышанмадым. Шулай да күңелем тынычланырга шушы әйткәннәре җитә калдылар. Уен башланып киткәндә инде тәмам онытылып, авызымны дәү итеп ерып җибәрдем. Курчакларның чыннан да тере булулары, йөгерешеп йөрүләре, сөйләшүләре, кулларын болгаулары — барысы да гаҗәеп бер тамаша иде. Онытылып карап утыра бирдем. Юләр Иван инде генә Чуртанны бәкедән чиләгендә чыгарды. Һи, боларның балыклары да адәм теле белән сөйләшә икән! Җибәрергә куша. Имеш, Юләрнең нинди әмере булса, шуны үтәячәк. Бары әйтсен генә: «Чуртан кушуы буенча!»— дисен. Тәки ышандырды бит! Иван, аның сүзенә карап, ычкындырды чукынчыкны! Кем шундый олы балыкны суга кире җибәрә инде?
Юк икән, алдамаган Чуртан, дөресен әйткән. Юләр Иван: «Чуртан кушуы буенча!»— дип әмерен бирергә дә өлгермәде, чиләкләре аякландылар да өйләренә кайтып киттеләр. Ул гына түгел, Иван, ат та җигеп тормастан, чанада урманга барды, агачлар да әмеренә күрә киселеп аудылар, утын булдылар. Ул аларны бармак та селкетми генә чанага йөкләде, өстенә утырып, кайтып та китте. Менә хикмәт, менә әкәмәт! Мондый балыкны эләктерсәң, и дә яхшы булыр иде инде менә! Акча кирәктә дә, әнкәйдән күкәй сорап аптыратып, усал малайлар көлкесенә төшеп харап булыр хәлләрдә йөрмәс идем. Чуртанга:
— Күкәйләрне кибеткә илтеп бир, акчага сатып кайт!— дип кенә әмер итәргә була.
Үз хыялларыма да сөенеп, әллә нинди хәлләрне уйлап бетереп, курчак тамашасының тәмамланганын сизми калганмын. Ул елак патша кызының күз яшьләре белән тулган чиләкләре, Юләр Иванның кочагына керүләре, мич башына гына утырып йөрүләре — әллә нәрсәләр булып бетте. Көлеп тә, аптырап та, мыскылланып та алдым. Тамаша тәмамланды.
— Юләрне бәхет басты!— диделәр, балаларына ияреп килгән апалар.
— Юләргә яшәве рәхәт!— диделәр, оныкларын кочаклап утырган әбиләр.
— Минем дә юләр буласым килә!— дип еладылар вак-төяк малай-шалай.
— Минем дә юләргә барасым килә!— дип аларга кушылдылар чәби кызлар.
Бу сүзләргә исә хәйран калудан уза алмадым. Ул да түгел, алгы рәтләрдә утырган усал малайлар юләрләнеп шаулаша башладылар. Аларга үз корма кызлары кушылдылар. Бу җен туен калдырып, мин өйгә кайтып киттем. Белә идем: андый Чуртан балыкны барыбер эләктерә алмаячакмын! Аларны безнең Минзәлә инешендә юк, диләр.
Өйгә кайтып керүемә, кунак апаның сүзләре исемә төште: «Бигрәк шөкәтсез, пәри баласы кебек!» Нигә алай мыскыллавын әнкәйдән сорамакчы идем, онытып җибәргәнмен. Чөнки өстәл өсте тулы тәм-том, самавырыбыз да кайнап утыра, әти дә кулларын юып йөри. Инде чәй эчәргә дип утырдылар. Мине дә яннарына чакырдылар.
— Курчакларны күрдеңме?— диделәр.
Сөйли башладым. Әмма тәм-том авызымны йомдырды, хәтеремне адаштырды.

VII
Әбуталип минем шушылар хакында истәлекләремне ишетте дә: «Кешеләрнең хәтерләрен сафландыра торган нәрсә — күз яше!»— диде. Аның белән килешәсем килмәде. Кайгы аша акылны уздырудан гына сафлыкка ирешергә мөмкин икән, ул вакытта яшәүнең яме дә калмаска тиеш. Мин боларны аңа әйттем.
— Ә ни өчен әле кешеләр һәммә нәрсәне дә хәтерләүне, исләрендә тотуны максат итәргә тиешләр?— дип сорады ул, тагын да аптырашта калдырып.
Без еракка, болытлар агышына озак-озак карап тордык. Шул вакытта таулар тез чүгеп, иркен кыр һәм болыннар белән тигезләшеп калгандай тоелдылар.
— Хәтер — кешелекнең сагында торучы көч ул!— дидем. Кайдан, кемнән отып алган сүзем булгандыр?
Әбуталип та минем белән килешер кебек иде, тик бераздан:
— Әмма... Әмма...— дип сүзен башлады да, тынып торганыннан соң, ашыкмыйча гына дәвам итте:— Әйе, хәтер — кешенең сагында тора. Әмма ул аны харап та итә! Без шул хәтеребез аркасында үткәнгә, инде беткәнгә ябышып ятабыз. Яшисе урында һаман хәтер караңгылыгында казынабыз. Әйе, тарихлар гыйбрәт бирәләр, акыл. Әмма артыгын түгел. Яшәеш үткәндә була алмый, ул — киләчәктә. Хәтта бүгенге барлыгың да, ирешелгәннәрең дә бернәрсә түгел. Бары тик киләчәк кенә иҗат көченә ия. Ә яшәеш — иҗат ул!— диде.
Бу әйткәннәре хакында озак уйланып йөрдем. Әбуталипның сүзләрен аста калдырыр өчен әллә ничә төрле дәлилләрне фикер казаныннан тартып чыгардым. Әмма алар аныкы алдында көчсез һәм мәгънәсез иделәр. «Ничек инде хәтергә, тарихка кирәксез, файдасыз бер нәрсә итеп карарга мөмкин? Ялгыша ул, хаталана!»
— Үткәненнән котыла алмаган кешеләрнең киләчәге дә юк!
Бу минем, Әбуталип белән күңелдән бәхәсләшеп йөргәннәремнән соң, үзем дә аңлап өлгерми ясаган нәтиҗәм иде. Әмма аны кабул итә алмадым. Алга таба үз-үзем, үз уйларым, фикерләрем белән бәхәсләшә тордым, гүяки җаным белән акылым үзара тарткалаша башладылар. Берсе әйтте:
— Минем җәннәткә керәсем килә!
Икенчесе, каршы төшеп:
— Синең урын ут эчендә, тәмугта!— дип аптыратты.
Бу халәтем җаныма өркү бирә, акылымның куәтен ала торды. Мин юләрлек белән янәшәдә идем. Менә-менә акылым шашынып китәр дә җанымны изеп ташлар кебек тоелды.
Хәтер, күпме сиңа таяндым да, үлчәвеңә салып, яшәеш-тормышымның мәртәбәсен барламадым? Менә хәзер болар барысы да кирәксез, әһәмиятсез һәм хата булып чыктылар. Ә миңа башкача яшәргә кирәк булган икән!
Татар әйтә: «Хәтерем калды!»— ди. Бу сүзләрне күңеле кителгәндә, үпкәләгән чагында исенә төшерә ул. Хәтер калудан да авыры юк икәнлеген һәркем белә. Ә югыйсә, хәтерне калдырырга ярамый икән бит!
Әбуталип минем уйларымны аңлаган булса кирәк. «Тормышны,— диде,— хәтер белән генә мәгънәле итеп булмый, әмма яшәешеңне нурландыр!» Аңладым, кабул иттем. Тик менә хәтерне беркая да куеп булмый икән шул. Аны яңартырга, тәртипкә салырга тиеш идем. Исемдә калган хәлләр-вакыйгалар яңадан күңел аша сугарылып, гамәлләремдәге хата һәм хаклыкларны бер җепкә тездем. Яшисе дә яшисе икән әле. Хата дигәннәрем дә хаклыктан, хаклык дигәннәрем дә хатадан торырга мөмкиннәр. Ул вакытларда таба алмадым, хәзер миңа акыл керерме?
— Хәтер ул тәртипкә салынганда гына файдалы. Чуар хәтерең белән түгел, киләчәк белән яшә!
Бу һәммә кешеләргә кагыла. Һәм киләчәк тормышыма таба ашкындым, үз бәхетемне әле тапмаганмын, уңышларына ирешмәгәнмен, яши генә башлаганмын икән!
— Ә ни өчен хәтердә тормышның матурлыклары калмый? Соклана белмәвебез сәбәплеме?
Әбуталипка биргән бу соравыма җавапны инде үзем дә белә идем. Хәзер ул кеше хәтеренең күңел кителгәндә яхшырак булуы хакында сөйләр сыман тоелды. Әмма Әбуталип кабатланып тормады, бәлки:
— Яшәешнең бүгенгесе дә үтелгән, үтелеп баручы аның,— диде,— яхшылыклы өмет һәм игелекле ният, менә шуларга ирешү омтылышы кешене бәхетле итә. Хәтерең якты булсын, гомер юлыңда очраган авырлыклар онытылсыннар. Шөкер итә бел! Теләкләреңә ирешерсең!
Ул минем белән саубуллашуын сиздерергә дип шулай сөйләгәнен әлегә белми идем. Ничек кинәт пәйда булса, ул шулай юкка да чыкты. Үзем дә хуш дип әйтергә теләмәдем. Гүяки без кабат очрашачак идек.

VIII
Еллар үтте. Еракларга һәм ераккарак кителде. Балачак та, үсмерлек тә, акыл бирүчем булган Әбуталип та бары хәтеремдә генә калдылар, нурлы бер мизгел булып, гүяки яшәмәгәнмен дә икән әле бу дөньяда дигән тоемым эчендә адаштырып. Кешенең тән күзәнәкләренә авыр хәтереннән тоз җыелып, таш булып утыра икәнлеген инде ничә тапкырлар сынап карадым. Үпкәләү, уңышсызлыкларымнан хәсрәт чигү галәмәтләрен ташладым. Игелекле ниятем дә барып чыкмый аптырата икән, монда булдыксызлыгымны гына гаепләдем, башкаларның катнашы юклыгын белеп тордым.
Мин менә шулай яшәдем. Һәм юлым Идел буендагы борынгы Тәтеш шәһәренә алып килде. Аның биек ярларында басып тора идем. Җанны яралагандай кычкырып акчарлак очып үтте. Миңа инде синең хакта сөйләп өлгергәннәр иде, күрешкәнебез генә юк. Бәлки яныңнан игътибарсыз үтеп киткәнмендер? Һәм менә ачыргаланып кычкырган акчарлак нәкъ синең кебек тоелды миңа. Идел акчарлагы! Әйе-әйе, Идел акчарлагы ул — син, ул синең җаның, һава дулкыннарында бәргәләнеп очучы. Канат очлары әллә кара булганга, буялдым бит, кайда шулай карага манчылганмын дип уфтанып елап кычкыргансыңдыр бәлки син, Идел акчарлагы?!. Әллә хәтереңне калдырдылармы?
Синең белән беренче күрешеп сөйләшкәнемдә үк гомереңнең үтелгәнендә яшәгәнеңне аңладым. Казанда идек. Эш белән йөргән чагымда трамвайда бергә бардык. Үзең адашмагансың да, югыйсә, әмма юлларыңны бутагансың кебек аптырап, хәйран итеп бәргәләнгәндәй итәсең.
— Борчылмагыз... Әгәр шушы кадәр курыксагыз, барасы җирегезгә кадәр озатып та куярмын,— дидем.
Син кешеләрнең яхшылыклы мөнәсәбәтләргә ия булуын белмисең, күз алдыңа китереп карый алмыйсың икәнлеген:
— Юк-юк, кирәкми!— дип әйтүеңнән үк аңларга тиеш идем. Шунда Идел өстендә күргән акчарлак исемә төште һәм мин:
— Сез Идел акчарлагымы әллә?— дип сорадым. Уйлап та тормастан:
— Әйе, кайдан белдегез?— дип, раслаулы-сораулы җавабыңны бирдең.
— Идел акчарлагы...
Синең чәчләреңә бераз ак төшә башлаган. Күркәм йөзеңә алсулык йөгергән. Соры һәм боек Казан шәһәрен моңсу күзләреңнән балкып чыгарга торган якты хисләрең нурландырырга тиешләр иде, югыйсә. Әллә мәхәббәтеңне югалтып, шуны табармын дип эзләп йөрүең идеме?
Сорауларым белән күңелеңне ялыктырырга теләмәдем. Яшәештән арыган булуыңа аптырадым. Олы юлга чыгасың икән. Шунда кадәр озата килдем.
— Инде хәзер адашмассыз!— дидем.
Рәхмәт әйттең. Күреп торам, без — кормалар. Нидер әйтергә телисең, сүзләреңне таба алмавың күңелеңне гаҗизли. Синең инде тормышта гашыйк булырга да, мәхәббәт утыннан суынырга да өлгергән кеше икәнлегең йөзеңә чыкты. Боларны яшерә дә алмагансыңдыр инде. Бер караш ташлаудан ук аларны укып өлгерергә мөмкин иде.
Безнең юлларыбыз очраклы гына туры килеп, башка күрешмәскә тиеш идек. Син хәзер үз юлың белән китәчәксең, ә мин — үземнең якка.
— Хәерле юллар булсын!
Шунда тагын син миңа рәхмәт әйттең. Чибәрлегең каршында күңелем нурланды. Бәхетең камил булсынга дип Ходай тәгалә барлык гүзәллекләрне үзеңә мул итеп биргән. Яшьлегеңдә егетләрнең «җанын кыйгансыңдыр», күренеп тора. Ирең дә көнчедер. Мескен, чибәр хатын алганында нинди байлыкка кулы сузылганын аңлап җиткермәгәндер инде, үлә бетеп көнләшеп яшәгәндер!
— Нәрсәдер әйтәсегез бар сыман?— дидең, минем үз юлым белән китәргә борылганымны сизми калыпмы, әллә хушлашырга теләмичәме?
— Бар иде дә... Кирәкме икән?— дип, тукталып, сиңа таба борылып әйтеп куйдым. Шулай да безнең һичкайчан һәм һичбер вакыт очрашмаячагыбыз көн кебек ачык булганга, китеп кенә барсам да ярый иде. Бәлки сүземә колак салырсың диярәк:
— Нигә үткәнегездә яшисез?— дидем. Әмма бу соравымны аңлатусыз кабул итәчәгеңне башыма да китермәдем. Син:
— Ни өчен шулай әйтәсез?— дидең. Җавабымда: «Йөзегезгә чыккан!»— дип, җаныңны куркытып булмый бит инде.
Күз алдыма Әбуталипның сурәте килеп басты. Мин дә үземне чал чәчле, ак сакаллы бабай итеп тойдым. Хәзер сиңа аның сүзләрен кабатларга тиеш идем. Әмма кеше акылын үземнеке ясап, хаким сыйфатта күренәсем килмәде.
— Сез моны үзегез дә беләсез!— дидем.— Үткәнегездә яшәмәгез, киләчәктә ул тормыш, шул якка йөзегезне тотыгыз!
Кешеләр бер-берсеннән ишеткән сүзләрне дә, аларга үзләренчә мәгънә биреп, җаннары теләгәнчә аңларга бик маһирлар. Син дә шулай булдың. Сүзләремә күңел казаныңдагы мәгънәләрне салдың, әмма әйткәннәремнең асылын аңламадың. Мин дә вакытымны кызгандым бугай. Хәер, колакларың әлегә сүзләремне кабул гына итте, очына киртләде, мәгънәсенә дә төшенергә өлгерерсең. Көне килер, хакыйкате ачылыр. Әмма ул үзеңнеке булып, үз акылың булып ачылыр. Хәтта аның мин әйткән сүзләрдән агып чыкканлыгын башыңа да китереп карамассың.
Һәркемнең шәхси тормыш тәҗрибәләре, үз хисләре, тойгылары. Берәүләр аларга ябышып яталар, икенчеләр даими хәрәкәттә булалар. Болай эшләүчеләрнең икесе дә хаталана. Ничек кенә булмасын, үлчәмичә кисәргә киңәш итмәс идем. Сак булыгыз, тормыш бит бу. Бер генә тапкыр яшәлә һәм һичкайчан, башка һичкем тарафыннан кабатланмый торган, бары тик үзеңнеке генә булган тормыш ул — яшәешең.
Син үз юлың белән китеп бардың, мин — үземнеке белән. Гафу ит, егылганыңда кул бирүчең дә, авыр вакытларыңда гамьнәреңне күтәрешүчең дә мин түгел идем, мин түгел...
Тау белән тау гына очрашмыйлар икән. Кешеләр исәнлектә бер-берсенә юлыгучан. Ә менә мин сине кабат очраткач, хәйран идем. Танымадың түгел, таныдың. Инде әллә кем булгансың. Байлыкларың җитешле, тормышларың матур һәм бөтәү, диделәр. Соңгы вакытларда бөтенләй дә үзгәргәнсең. Таныш-белешләрең һаман да зарлы, шикләнүчән, икеләнүче кеше булуыңа өйрәнеп, сине бары шулай гына яшәргә тиешле хисабында исләрендә калдырганнар. Әмма үзгәргәнсең дә куйгансың. Хәзер сине тагын да аңлый алмыйча интегәләр. Хәер, исәнләшеп тормавың, узып кына китүең яхшы, анысы. Оныткансыңдыр, бәлки хәтерләргә теләмисеңдер дә? Сиңа истәлекләреңдә чокынмаска, үткәнең белән яшәмәскә киңәш бирүче дә мин үзем түгел идемме соң?
Идел ярында басып торам. Кыш ае, көннәрнең тәмам кыскарып бетеп, төннәрнең озынайган чаклары. Идел өсте — боз. Кая ди ул акчарлаклар, хәтта чыпчык яки каргалар да күренмиләр. Тик ялгыз балыкчылар гына, анда-санда, бәке тишеп булыр, калгып-калгып утыралар, ишелеп китәрдәй капчыклар сыман тоелалар.
Тормыш һаман үзгәрештә, алга барышында. Без аның хәтта иртәгә кайсы якка таба борылып китәсен дә белмибез. Хәер, аның бүгенгесе дә, күз алдыбызда була торып, бездән ерак.
Менә шундый көннәр җитәр, бозлар китәчәген белдереп иң тәүдә Идел өстеннән акчарлак хәбәр биреп үтәр. Бәлки ул акчарлак син булырсың, бәлки дә мин... Андамыни хикмәт, иң әһәмиятлесе — яшәү, тормыш яңара бара-бара дәвам итә һәм итәчәк бит!
10.01.04–17.12.04.


You have read 1 text from Tatar literature.