Latin

Хәерле Бабай

Total number of words is 504
Total number of unique words is 381
47.4 of words are in the 2000 most common words
61.1 of words are in the 5000 most common words
67.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Поездның юллар буйлар әкрен генә агышына инде күнегеп бетелгән иде. Тәрәзәдән күренгән акырын хәрәкәтле ак болытлар купшылыгында иксез-чиксез зәңгәр күк һәм андагы алтын кояш табигатьнең көзгә кереп баруын сиздермәсә дә, агачларның яшел күлмәкләре чуарлана башлау һәм кып-кызыл миләшләр инде җәйнең узганлыгыннан хәбәр биреп, күңелләрне кышка әзерли иде.
Купеда өч юлаучы гына булуыбызга куанырга өлгермәдем, бер ак сакаллы мөхтәрәми бабай килеп керде. Ул үзен шактый батыр һәм бәйсез тота иде. Кулындагы кәкре башлы таягы белән күршедәге таза һәм иркен холыклы юлдашыма җиңелчә генә төртеп алды. Тәртәләреңне җый, янәсе. Мин бу галәмәткә икесе өчен дә кыенсынып куйдым. Бабай, уйларымны сизенепме, күзләремә үтәли карап алды. Урынын җайлады, утырды. Хәл-әхвәл сораштырды.
Һәркайсыбыз үз уе белән мәшгуль иде. Мин тагын тәрәзәдән кызыл иренле миләшләргә карап бара башладым. Агачлар сабантуйга чыккан апалар кебек чуп-чуар күлмәктән булганлыктан, кайсыларын егет һәм кызларга, килен-киленчәкләргә, хәтта бала-чагаларга да охшатып куйдым. Авызым ерылды. “Ә миләшләр чыннан да кызыл иренле сылу кызлар кебек булып киләләр!”— дип тә уйлап алгач, шушы тойгыларымнан артыгы белән иркен елмайганлыгым сәбәпле, бу хәлемә оялып, янәшәмдәге юлаучыларга карап алдым. Тагын ул бабайның күзләре белән очраштым. Һаман мине үтәли күзәтә иде кебек.
Ул, карашымны күзләре тоткынлыгына алып:
— Нәрсә уйлаганыгызны әйтимме?— дип сорап куйды.
Әгәр дә кычкырып әйтсә, башкалар алдында һичшиксез оятка калачаклыгым хәтеремдә яңарып, бәгырем киселде. Әмма, Аллаһыга шөкер, күршемдәге иркен холыклы юлдашым, бабайның сүзләрен үзенә кабул итеп:
— Әйтеп карагыз, тыңлыйк!— диде.— Нәрсә уйлыйм икән?
Мин, бәладән котылуыма сөенеп, үземнең ни уйлаганымны тизрәк онытырга теләдем. Әмма поезд тәгәрмәчләренә кадәр:
— Кызыл иреннәр, кызыл иреннәр!..— дип көйли, мине сата кебек иделәр.
— Сез аракы хакында кайгыртасыз. Ресторанлы вагонга барып килергә дә исәбегез юк түгел. Әмма купедашларыгызның берсендә һичшиксез юлга дип алынган шешәсе булырга тиешлеген фараз итеп, нәрсәдән сүзне кузгатып җибәрергә белмичә башыгызны катырасыз!— дип сөйләп алды бабай, бер генә дә икеләнеп тормыйча, сүзләрен сүзләренә тигез һәм тыныч тавышы белән ялгап, һич тә киселеп калмыйча.
Бабай янындагы ченовник кыяфәтле кеше әллә кайчаннан бирле гәҗит укып бара иде, күзлеген борын очына төшереп, хак әйттеме әллә дигәндәй, әле миңа, әле күршемә карап-карап алды. Ә бабай сүзен дәвам итте һәм күзлеген күтәрергә өлгермәгән юлдашыбызга:
— Ә сезне озатып калган сөяркәгез борчый. Шоферыгызның аңа һичшиксез бәйләнеп аптыратачагын белсәгез дә, күз алдыгызга китерергә теләмисез!— дип әйтте дә салды.
Ченовник бурсыкка охшап калды. Чират миңа җитте.
— Ә сез,— диде ул,— бигөнаһи бәндә, шундый да ачы миләшләрне кызларның баллы кызыл иреннәренә охшатып барасыз!
Минем авызым ачылып калды.
Ә бабай, берни булмагандай, көтелмәгәндә ничек килеп кергән булса, шулай ук җәһәт кенә чыгып та китте. Без, юлаучылар, узара карашып калдык. Һәркем үзенең уйлары хакында ишеткән һәм бабайның чыннан да хаклы булуына инанып өлгергән иде. Бәлки ул ялгышкандыр? Әмма минем нәрсә турында башымны катырып барганлыгым хакында дөресен әйтте. Димәк, юлдашларымның да уйларын хатасыз укый алган түгелме?
Без өчебез дә тыелгысыз хәлдә көлешә башладык. Хахылдашуларыбыз күрше купеларны да аякка бастырды булырга кирәк, ишегебезне ачып-ачып карадылар, әмма тынычланырга киңәш бирергә җөрьәт итмәделәр.
Чыгып киткән бабай да кабат әйләнеп кермәде. Без өстәлгә юл өчен алынган ризыкларыбызны тездек, кабымлыкларыбызны чыгардык.
— Дөрес уйлар, изге хыяллар өчен!— дип, юлдашларым беренчесен күтәрделәр.
Инде телләр ачылган, уйлар сүтелгән, хәтерне яшереп торыр чак түгел иде.
Сентябрь, 2002.
You have read 1 text from Tatar literature.