Latin

Хәят - 1

Total number of words is 4548
Total number of unique words is 2027
37.7 of words are in the 2000 most common words
53.6 of words are in the 5000 most common words
61.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
1. Ах, Хәят, нинди матур син!..
Майның бер якшәмбесе, көндезге сәгать өчләр иде. Бер сәгать кенә моннан әүвәл явып киткән җиңел яңгыр шәһәр урамнарының тузанын баскан һәм, һавадагы кызулыкны җиңелчә язгы җылылык белән алмаштырып, көнне ямьле-лекнең чигенә ирештергән иде. Әле һаман һавадан җуялып бетмәгән яз җиле кояш батышы ягыннан аерым бер акрынлык һәм тынычлык белән исә дә дөньяга яңару һәм яшәрү исләре чәчә һәм бөтен җанлы һәм җансыз нәрсәләрне үзләренә бер төрле тереклектә коендыра иде.
N шәһәренең уртарак бер урамындагы Гыймадовлар йортының капкасы төбенә килеп туктаган кечерәк кенә тарантастан гимназия формасында киенгән уналты-унҗиде яшьлек чандыррак (ябыграк) кына гәүдәле, уртача буйлы, зәңгәрсу күзле, кыскарак, ләкин бик куе сары чәчле бер кыз төште дә җиңел адымнар белән, ашыкмый гына, капкадан кереп китте һәм, ишегалдына кергәч тә, каршысына очраган, искерәк һәм шапшаграк киенгән, калын йөзле асрауны туктатып:
— Биби, Хаечка дома? — дип сорады.
Биби, ни өчен икәнен үзе дә белмичә, бик киң итеп елмайды һәм, җәһәт кенә адымнар белән ишегалды түрендәге бакчаның челтәрле коймасы янына килеп:
— Хәят апа, Лиза килде! — дип кычкырды.
Бер минуттан соң бакчадан Хәятның йөгереп чыкканлыгы күренде. Матур бу кызның озын керфекле кара күзләре алсурак йөзенә могҗизалы якутлар шикелле нур чәчеп торганлыктан, гүзәл башы, хәтта бөтен буе нурда йөзә шикелле күренә иде. Ул:
— О, Лиза! Менә гакыллы, дустын онытмаган! — дип, шатлыклы йөгереп, гимназистка янына килде. Дуслар, бик күптән күрешми торган шикелле, үбешеп күрештеләр дә өйгә кереп киттеләр.
Лизалар моннан ун көн әүвәл N шәһәреннән ике-өч чакрым ераклыктагы бер җиргә дачага чыкканнар һәм аның бүгенге килүе, дачага чыкканнан соң, әүвәлге килүе иде.
Кунак кыз Хәятның анасы Газизә абыстай белән ике куллап күреште дә хәзер Хәятны үзләренә кунакка алырга килтәнлеген сөйләде. Газизә абыстай Лизаны бик хөрмәтләп кабул итте, ләкин ватык кына русча тел белән, Хәятны атасы рөхсәтеннән башка, андый «ерак» җиргә җибәрергә яхшысынмый икәнен аңлатты. Лиза Газизә абыстайның бер дә ай-ваена карамады:
— Борһан Ахмедович ачулана башласа, мине гаепле итеп күрсәтерсез; мин аннан үзем гафу үтенермен,— дип, Газизә абыстайны, ярым көчләп, рөхсәт бирергә ирексез итте.
Кызлар Хәят бүлмәсенә керделәр. Хәятка өстен алыштырырга һәм чәчен прическаларга кирәк иде. Ул озын, куе һәм үз-үзләреннән күперенеп тора торган, кара ефәк көлтәсе шикелле чәчләрен тараганда, Лиза дача хәлләрен сөйли торды. Башкалар арасында, дачада егетләрнең күплеген, хәзер инде аларның һәммәсе белән үзенең танышып җиткәнлеген Лиза үзенә бертөрле кәефләп сөйләде.
Хәят прическасын ясап бетергәч, дуслар ничек киенү турысында кызу гына сөйләшеп алдылар да, Хәят киенергә, Лиза аңа булышырга тотынды. Хәят әле бары уналтынчыда гына булса да, быел кыш ул, кинәт үсеп китеп, буе-сыны белән инде җиткән кызлардан аермасыз булган иде. Аның яшь икәнлеген күрсәтә торган бер билге булса, ул да, бу яшьтә кинәт үсеп киткән кызларның һәммәсендә була торганча, әгъзаларның гомуми күренеше белән бик үк туры килмәгән нечкәлек кенә иде. Аның быел тектергән ал ефәк декольте күлмәге инде җиткән кызлар кия торган модаларның иң соңгысы белән тегелгән иде.
Хәят Лизаларга барырга шул күлмәген киде һәм, дустының киңәше буенча, күлмәге белән бер төстәге кечкенә генә калфагын да прическалы чәчләре арасына кадап куйды. Бу калфак, ефәк көлтәсенә чолганган гөл чәчәге (роза) шикелле, көлеп тора иде.
Ал кием безнең Хәятка бик килешә: ул аның эчендә ал фәрештә шикелле була. Бүген дә ул шулай ук булды. Моны күргән беркатлы (садә) Лиза:
— Ах, Хәят, нинди матур син! Син бәхетле, бик бәхетле! — дими чыдый алмады.
Дуслар киттеләр... Кояш, алар өстенә ак болытлар арасыннан карап, оялчан гына көлеп тора иде.
2. Ике тормыш
Хәят белән Лиза бала вакытларыннан ук бергә уйнап үскән дуслар иде. Хәятның атасы Борһан абзый Гыймадов күбрәк рус купецлары белән эш итә торган сәүдәгәр булганга, Гыйма-довларның йорты рус урамында иде. Шунлыктан Хәят бик яшь вакыттан ук рус балалары белән уйнап үсте һәм яшьтән үк бик яхшы русча сөйләшергә өйрәнде.
Лиза Гыймадовлар белән бер үк урамда торучы Мясников фамилияле бер гаскәри кызы булып, бу ике кыз, кечкенә вакыттан ук бергә уйнап үскәнгә күрә, бер-берсенә бик ияләнгәннәр иде.
Борһан абзый үзе дә хәрби оешмага гаскәр кирәк-ярагыннан кайбер нәрсәләр хәзерләттерүче һәм Мясниковның яхшы белеше-приятеле булганлыктан, бу ике яшь кызның дуслыклары гаиләләр арасындагы катышу белән тагын бер кат ныгыган иде. Шулкадәресе бар: дусларның алган тәрбияләре бер-берсенекенә охшамый иделәр.
Лиза, сигез яшеннән быелга кадәр гимназиядә укып, хәзер урта белемне тәмам итә иде. Хәят, җиде яшеннән ундүрткә кадәр Мәлихә абыстайда укып, үткән кыш «Дөррәтен-нәсый-хин»[1] нең яртысын тәмам итеп, сабак абыстаена йөрүдән туктаган иде. Хәят үскән бу чорда әле татарлар аз тора торган мондый шәһәрләрдә кызлар өчен яңа ысул мәктәпләре дә юк иде.
Гимназия Лизага, бер яктан, рус милләтчелеге рухы биреп чыгарырга тырышса, икенче яктан, рус әдәбияты белән таныштырып, аның җанына нәрсәдер эзләнү оеткысы сала иде.
Мәлихә абыстай Хәятны бөтенләй икенче юл белән тәрбия итте. Әүвәл ул аңар бик озаклык һәм читенлек белән язу танытты, аннан соң мөселман кеше тормышы өчен борынгыдан эшләнеп килгән берничә кагыйдәләр өйрәтте. Боларны кат-кат өйрәтте, төрле якларыннан өйрәтте. Мәлихә абыстайның тырышлыгы бушка җуялмады: Хәятка каршы сөйләү һәм шик итүне күтәрми торган, дини һәм дөньяви бер караш бирде дә шушы нәрсәдән дөрес, болардан туры һәм болардан кирәкле нәрсәләр дөньяда юк инде дигән фикер урнаштырды. Хәятның иң соң укыган китабы, «Дөррәтен-нәсыйхин», абыстайның бу тәрбиясен бигрәк нык беркетә бара иде. Бу китапны шәкерт тә, мөгаллимә үзе дә ярым-йорты гына аңлап барсалар да, аңланган кадәресеннән кирәкле нәтиҗәне чыгару Хәятка артык читен булмады. Ул бу китаптагы изгеләр һәм аларның тормышлары хакында язылган хикәяләрне чын бер дәрте белән укый, җәннәт рәхәтләрен, җәһәннәм газапларын язган җирләрне ихлас белән күңеленә салып кала иде. Аңа бу китап нык бер идеал (гаяте хыялыя) ясап бирде: ул изгеләрне һәм аларның тормышларын иң зур максут итеп күрә, «явызлар» һәм аларның эшләреннән бик курка торган булды. Шулай итеп, аның карашында адәмнәр ике, бер-берсенә бер дә охшамый торган, аермачык билгеле бүлекләргә аерылдылар: тегеләре — җәннәттә, болары — җәһәннәмдә!..
Ләкин алган тәрбиянең болай бер-берсенә капма-каршы булучылыгы да яшь кызларның якынлыгын боза алмады: Хәят белән Лиза һичбер вакытта артык чынлыклы (җитди) мәсьәләләр турысында сөйләшмиләр, бер-берсенең тормышка карашларын тикшермиләр иде. Хәятның рус телен бик яхшы белүе һәм, кечкенәдән үк рус гаиләләренә, һәм, бигрәк тә Мясниковларга катышып килеп, рус җәмгыятендәге гореф һәм әдәпләрне яхшы ук өйрәнгән булуы да тәрбияләр арасындагы бу зур аерманы каплап тора иде.
Гыймадовларның гаилә тормышлары да Мясниковлар-ныкына бер дә охшамый. Борһан абзый гади бер татар сәүдәгәре һәм гади татар бае тормышы белән тора торган кеше иде. Шуңа күрә аның йортындагы һәр кеше, үз теләге һәм үз тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга һәм шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш иде. Әмма Мясниковлар гаиләсендә берничә генә нәрсәне исәпкә алмаганда, һәркемнең үз теләге, үз тойгылары бик күп урында, бик күп нәрсәләрдән алда тотыла иде.
Шулай итеп, безнең Хәят ике, бер-берсенә бөтенләй каршы тормыш агымнары уртасында үсте. Рус җәмгыятенең күңелле тормышы аның яшь йөрәген үзенә тарта да, ул Мясниковлар һәм башка кайбер рус гаиләләренең күңелле вечерларында төнге сәгать өчкә кадәр танцевать итә ала иде. Икенче яктан, үз гаиләләрендәге тормыш һәм кечкенәдәге тәрбия аның җанын чолгап ала да, ул, шундый кызыклы вечерлардан арып-талып кайтып урынына яткач, икешәр сәгать тоташ төрле догалыклар һәм салаватлар укынып та ята ала иде. Хәят тормышны ике төрлегә аера: мөселман тормышы — монысы үзләре (Гыймадовлар)некечә булырга тиешле; рус тормышы — монысы Мясниковларныкыча булырга кирәк дип ышана иде. Менә шул ышану нәтиҗәсе — Хәят бу ике тормышның икесе белән дә торса да, аларның бер-берсенә кушылып, үрелеп китүләреннән курка, икесен йөрәгенең ике почмагына яшереп, араларына калын бер пәрдә корып куя иде.
Мясниковның киңәше буенча, Борһан абзый быел кыш Хәятны биш-алты ай русча да укытты. Зирәк, ләкин бераз ялкаурак Хәят, русчаны бик яхшы сөйләшә белүе аркасында, шушы аз вакыт эчендә русча укып аңларга, беркадәр язарга өйрәнеп һәм беркадәр хисап башлангычлары белеп өлгерде. Кирәк Борһан абзыйга һәм кирәк Хәятның үзенә шулкадәр нәрсә бөтенләй җитә иде...
3. Хәят, кач, мөселман килә
Лизалар тора торган дачага бару өчен, татарлар күбрәк тора торган берничә урамнарны да кичеп, шәһәр янындагы бер кырга чыгарга кирәк иде. Шәһәр урамнары яңгырдан соң тузансыз, йөрүчеләре дә яңгыр белән үсеп, тазарып, яшәреп киткәннәр шикелле булганлыктан, Мясниковларның матур йөрешле атлары белән бу урамнар буенча бару күңелсез түгел иде. Бары безнең Хәят бу урамнарда иркенләп бара алмады: еш-еш очраган татарлардан ул йөзен качыра барырга тиеш иде. Хәер, бу эш өйрәнгән Хәят өчен әллә никадәр авыр эш түгел; аның кулчыгы, күзләр бер татарны күрү белән, хәзер үзеннән-үзе күтәрелә дә шәлнең бер чите белән йөзенең өч
чирек өлешен каплый бара; хәтта күп вакытта Хәят үзе кулының бу эшне эшләп өлгергән икәнен сизми дә кала иде. Шулай булса да, җан, үзен бер төрле кысынкылык астында күреп, тарсына, бары бу кысынкылыкны бетерә алу бәндә кулыннан килә торган эш түгел дип уйлаганлыктан гына сукранмый буйсына иде.
Хәятның болай татар ирләрдән качуына Лиза да күптән өйрәнеп җиткән иде инде. (...)
Кырга чыктылар. Монда чыккач, Хәят та иркенләп утыра ала башлады. (...)
Кыр, яңа баш күтәргән очсыз-кырыйсыз чәчәкләргә батып, ерак түгел генә агып тора торган Идел елгасы күтәргән саф һәм бераз юешрәк һавага бер-берсеннән хушрак йөз төрле ис чыгарып тора иде.
Дөньяның җылы тарафларыннан Хәят туган илгә җәй , үткәреп кенә китәргә килгән кадерле кунак — вак-вак кошчыклар, табигатьнең бу күренешенә таптыйк булган шикелле, мәгънәсен үзләре генә белә торган музыкаларын яңгыраталар; вак кына канатлары мең төрле төс белән чуарланган юаш күбәләкләр дә көләч йөзле чәчәкләр белән кызу-кызу үбешеп йөриләр иде.
Дусларның хәзергә кадәр кызып китә алмаган сөйләшүләренә дә җан керде. Лиза күрше дачаларында тора торган Евгений исемле бер яшь офицер белән үзе арасында булып үткән вакыйганы бик озайтып, бик чуарлап сөйләде. Өченче көн Евгений Лизага, үзенең аны сөюен әйтеп, бер хат язган икән; дуслар, Лизаның кечкенә сумкасыннан алып, аны да укыдылар.
Лизаның кирәк сөйләү рәвешеннән һәм кирәк йөзенең яктылыгыннан Хәят нәрсә аңларга кирәклеген туры чамалады да кучерга ишетелмәслек шыпыртрак тавыш белән:
— Лизочка, дөрес түгелме, Евгений синең үзеңә дә ошаган булырга кирәк? — дип сорады.
Лизаның йөзе бер генә секундка алсуланып китте. Ул, дустының соравына туры җавап бирмичә:
— Күрсәң, син дә ошатырсың әле аны... бик мәхәббәтле егет ул,— диде.
Безнең мөсафирларыбыз бу вакытта инде дачаның урманына килеп җиткәннәр иде. Лиза үзенең кечкенә, ләкин
мәхәббәтле сопраносы белән бер романсның башын җырлап җибәрде:
Еще тобой полны воспоминания!
Куе агачлы карт урман шул ук сүзләр белән җавап кайтарды:
Еще тобой полны воспоминания!
Ләкин урманның тавышы Лизаныкына караганда киңрәк, тирәнрәк, калынрак һәм картрак шикелле тоела, колакларда тупасрак, ләкин мәһабәтрәк тойгы калдыра иде...
Килеп җиттеләр.
4. Мәҗлес күңелле иде
Мясниковлар тора торган дача бик бизәлеп, әллә ничә җиренә вак кына, җыйнак кына балконнар чыгарып, түбәсенең дүрт почмагына кечерәк-кечерәк дүрт манара утыртып салынган, әллә кай җирләренә хәтле төрле рәвештәге, төрле пыялалы тәрәзәләр белән бизәлгән җәйлек өй иде. Дүрт ягыннан каплап алган куе ботаклы, зурлыкланып, башларын югары күтәреп тора торган агачлар, бу бинаны үзләренең челтәрле күләгәләре белән кояшның башка каба торган эссесеннән саклап, җиңел һәм рәхәт салкынлык һәм ял итү урыны ясыйлар иде.
Кызлар өй эчендә озак юанмадылар: бакчага чыктылар.
Урманның бер кисәген койма эченә алып ясалган бу бакчаның карт-карт агачлар белән бер буйдан тезелгән топольләре аңкытып ис чыгаралар; читләренә чәчәкләр тезелгән юллары йөрүчеләрне үзләренә чакырып торалар, түре Идел елгасының нәкъ кырыена, биек бер ярга чыга иде.
Дуслар юлларның берсеннән киткәннәр иде, каршыларына Лизаның агасы Михаил очрады һәм, шат елмаеп, Хәятка кулын сузды:
— Кемне күрәм мин! Ничә җәйләр, ничә кышлар?! Бер кыш эчендә сез, Хаят, (Хәят), танымаслык булып үсеп киткәнсез, тагы да матурлангансыз,— ди-ди, кызлар белән бергә китте.
Михаил да, Лиза шикелле үк, Хәятның кечкенәдән бергә уйнап үскән иптәше иде. Ул, үткән көз Казан университетына кабул ителгәнлектән, бу кышны Казанда уздырып, кичә генә N шәһәренә кайткан иде.
Алар өчәүләшеп яр өстеннән Иделгә карап тора торган эскәмиягә килеп утырдылар. Иделнең киңлеге, иркенлеге һәм көчле агышы, аның өстендәге пароходчыклар һәм ал арга тагылган баржалар, төрле җирләргә таралган, бер яктан икенче якка чыгарга азаплана торган көймәләр, икенче якта күренеп тора торган авыл һәм аның кыры һәм көтүе иркен һәм матур күренәләр иде...
Әнә бер кеше йөртә торган (пассажирский) пароход, аның көпчәк тавышы Идел өстен яңгырата, морҗасыннан чыккан кара төтене, артында калып, һәм һаваларга күтәрелә, һәм дулкыннарга кадәр төшә, ләкин шул ничә йөз кеше төягән пароход моннан бик кечкенә күренә, өстендәге кешеләре чыпчыклар кадәр генә... Кояш, шул биек кояшның күз чагылдыргыч шәүләсе, пароходчык калдырган дулкынчыкларда сикеренеп, чумып, шаярып йөри.
Күптән күрешмәгән дусларда сөйләптер сүзләр күп табылды. Михаил Казан хәлләрен, анда ничек торганлыгын сөйләде. Хәят мондагы кышкы хәлләрне хикәя итте. Лиза сүзгә аз катыша, күбрәк тыңлап утыра иде. Михаил Хәятка туры гына карап утыра, урыны килгәндә мактау сүзләре әйтеп китәргә дә онытмый һәм бу эше белән Хәятны кайсы вакыт кызартып та җибәрә иде.
Бервакыт Михаил:
— Карагыз әле, Хәят, сез әле мин киткәндә генә бала идегез, җиде-сигез айда инде бөтенләй җиткән кыз булып өлгергәнсез: сез үзегез белми торгансыз, сез хәзер шәһәребезнең беренче гүзәле бит...— дип, тагы мактау сүзләрен әйтә башлаган иде, Хәят кызарынып китте дә күзләрен җиргә төшерде һәм:
— Фу, черкиләрегез нинди усал... Шулкадәр рәхимсез тешлиләр,— дип, одеколонга манчылган яулыгы белән маңгаена хәзер генә килеп кунган черкине куып җибәрде дә бу кечкенә «явызлардан» зарланырга тотынды. Аннан соң урманнар, елгалар, сәяхәтләр турысында сүзләр башланып, бер-бер артлы коелдылар. Мәҗлес күңелле иде.
«Кунаклар килә» дип хәбәр бирелгәч, Лиза һәм аның белән бергә Хәят та кунакларга каршы киттеләр. Михаил утырган җирендә калды.
5. Тупас Мамайның[2] тупас нәселендә...
Кызлар киткәч, Михаил урындыкның аркасынарак ята төште дә аякларын киеребрәк алга сузды һәм, ак ефәк күлмәге өстеннән бәйләнгән зәңгәр ефәк билбавының зур-зур чуклары белән уйнап:
— Шулай ук бу кызчык минем башны әйләндерермени? Матурлык! Менә матурлык! — дип уйланды.
Быелга кадәр Михаилның Хәятка мөнәсәбәте коры дуслык кына иде. Һәм шулай булмый хәле дә юк, Хәят моңа кадәр бала иде бит әле ул. Шулай да үткән көз, Казанга китәр алдыннан, Хәят белән ахыргы күрешүендә Михаил үзе аңламый торган бер тойгыдан әсәрләнгән иде. Ләкин барган яңа шәһәре, әүвәл бусагасын атлаган югары мәктәбе һәм яңа белешләр, Михаилның ул белемсез тойгысын тиз оныттырып, Хәятның сурәтен аның фикереннән качырганнар иде.
Мартның соңгы көннәреннән берсендә Михаил Лизадан бер хат һәм хат эчендә аның Хәят белән бергә төшкән портретын алды. Хатта Хәятның быел кыш кинәт үсеп киткәнлеге һәм тагы да матурланганлыгы язылган иде. Михаил, портретны бик яхшылап карап, бу сүзләрнең дөреслегенә күзләре таныклыгы (шәһадәте) белән ышанды.
Портретта инде Хәят бала түгел, бөтенләй җиткән кыз иде. Бу Хәят инде Михаилның бала чагыннан бирле үк белеп килә торган, дус итеп кенә яратылырга мөмкин кызчык түгел, бәлки кыз итеп сөелергә мөмкин бер матур иде.
Михаил рәсемгә бик озак карап торды да аңар хыялый бер тереклек бирде һәм Хәятның бөтен кыйланышларын: күз йөртешләрен, гәүдәсен тотышын, озын кара толымнарын селкетеп чабып китешен, матур кыйгач кашларын җиңелчә генә сикертеп сөйләшен... күз алдына китерергә тотынды. Ул Хәятның бу кыйланышларын моңар кадәр дә ярата иде. Ләкин ул ярату сөйкемле бала, сөйкемле дус баланың гөнаһсыз кыйланышларын яратудан гына гыйбарәт иде. Хәзер аның күз алдында бу кыйланышлар бөтенләй икенче мәгънә аңлата башладылар. Алар бер-берсе янына тезелделәр дә дөньядагы иң матур, иң шагыйранә күренешләрнең берсе булып киттеләр. Алар кинәт үзләренең балалык ларыннан чыктылар да кызлар кылануының иң матур, иң көчле яклары булып киттеләр. Михаилның йөрәге ешрак-ешрак, кау-шабрак-каушабрак, әллә нинди газаплы бер ләззәт белән тибә башлады.
Шул көннән бу көнгә кадәр Хәят Михаилның фикереннән чыкмады. Ул кадерле рәсем дә Михаил өстәленең иң кадерле урынына барып басты да китап карап арган күзләренең ял итә торган бердәнбер кәгъбәсе[3] булып торды.
Хәятның бүгенге күренеше Михаилда тагын теге тойгыны уятты һәм бу юлы инде кискенрәк һәм билгелерәк итеп уятты.
Михаил, борылып, кызлар киткән юлга караганда, алар инде юлның аргы башына барып җиткәннәр иде. Хәятның, кечкенә аякчыкларын җиңелчә генә ике тарафка каратып, нечкәрәк, ләкин бик зифа буен (фигурасын) иркә тотып барышын карап торганда, Михаилның йөзе бер төрле серле җыерылып китте:
— Тупас Мамайның монгол йөзле нәселендә шундый кыз!..
6. Хәят, мин сезне сөям!
Мясниковлар дачасы бу урманда ялгыз гына түгел иде. Бу урын, шәһәр тирәсендә иң матур урын булганга күрә, күптән үк инде үзенә шәһәрнең бик күп байларын китергән һәм бик күп купшы җәйге йортлар (дача биналары) белән тулган иде. Бу дачаларда торучы яшьләр дә инде, бер-берсе белән тәмам танышып, барысына уртак бер тормыш ясап өлгергәннәр... Вакыт күңелле, рәхәт һәм ахырдан искә төшерер өчен, төрле-төрле сагындыргычлар калдырып үтә иде.
Якшәмбе булганлыктан, бүген дачникларның һәммәсенә дә кунаклар килделәр. Мясниковларга да шәһәрдән Лизаның ике иптәш кызы агалары белән килгәннәр иде. Сәгать алтылар булганда, Мясниковлар бакчасында егетләр һәм кызлардан ундүрт-унбишләп кеше булды. Болар арасында Евгений да бар иде. Лиза Хәятны мондагы кешеләрнең әүвәлдән таныш булмаганнары белән һәм шулар арасында Евгений белән дә таныштырды. Каргылт йөзле, озын буйлы һәм калын җилкәле бу таза офицер, Евгений, Хәятта билгеле бер тойгы калдырмады дияргә ярый; бары аның калынрак һәм бик кызыл иреннәре әллә ничек ятрак нәрсә шикелле күренделәр.
Хәят, Лизаның бу серле үбүеннән һәм йөгереп китүеннән аптырашта калып, нәрсә дип уйларга белми барганда, үз артында Михаилның адымнарын ишетте. Яңадан бер-ике адым — ул килеп тә җитте. Хәятның күренешеннән куркып киткән сыман каранып, йомшак һом пошынган тавыш белән:
— Дускаем, бу кадәр үз-үзегездән югалып, ни уйлыйсыз? — дип сорады да, җавап көтмичә, кулындагы чәчәкләр бәйләмен
Хәятка сузды. Бу бәйләм, хәзерге вакытта үсә торган чәчәкләрнең һәр төрлесеннән оештырылып, килешле тезелгән, матур бәйләнгән иде. Хәят чәчәкләрне алып, йөзенә якынрак китерде дә күзләре белән Михаилга рәхмәт белдерде. Чәчәкләр Хәятка карап көләләр һәм әллә кай җирләреннән генә аның борынына берничә исне берьюлы сирпеп торалар иде.
Михаил, сынын ия төшеп, Хәятка култыгын бирде. Алар алдагылар артыннан китмәделәр: читкә аерылып киткән бер юлга чыктылар. Таррак кына, кызыл ком белән түшәлгән бу юлның як-якларында озын һәм эре агачлар тезелеп, батып бара торган кояшның кызгылт нур тамчыларын челтәрләндереп тектерәләр, чит-читкә утыртылган резедалар көчле исләре белән юл өстендәге бөтен һаваны аңкыталар; яфраклар арасына яшеренгән кошчыклар адәмнәр аңламый торган җырларын көйлиләр дә бөтен бу юл, бу кызыл тамчылы нур һәм бу резедаларның тормышларына бер серлелек бирәләр иде.
— Хәят, сез бая гына нинди шат идегез, хәзер әллә нинди бик тирән уйга баткансыз, кояшта сулган чәчәк шикелле булгансыз,— дип, Михаил Хәятка табарак бөкрәйде. Аның уйчан тавышы күңеленең тирән җиреннән чыккан шикелле иде.
Хәзергә кадәр җиргә карап килгән Хәят, күтәрелеп, Михаилның йөзенә карады. Бу йөздәге матур коңгыр күзләр уйчан карыйлар, күзләргә караганда каргылтрак киңчә генә кашлар да, бик кирәкле берәр нәрсә уйлагандагы шикелле, эшлекле җыерылып торалар иде. Хәят уйчан гына елмайды һәм, көчләнеп, җиңелчә һәм нечкә генә итеп тамак кырды да:
— Юк, бернәрсә дә уйламыйм. Озак кояшта йөрсәм, мин арам бугай, ахры,— диде. Үзе Михаилны әүвәл мәртәбә күргән шикелле: «Кара, мәхәббәтле генә бит бу урыс малае»,— дип уйлады.
Юл өстендәге эскәмияләрнең берсенә килеп утырдылар. Сүз әллә ничек җанланып китми иде. Башка вакытта шулкадәр сүзчән Михаилның хәзер генә шулай сүз таба алмый утыруы Хәятка сизелми калмады:
— Сез мине уйга баткан дисез, әмма үзегез хәзер уйга баткансыз,— дип, Хәят күзләрен Михаилга төшерде. Михаилның күзләре очкыннар чәчеп торалар иде. Ул салмак кына елмайды да, Хәятка туп-туры карап:
— Мин уйга чумган? Аның сәбәбе бар... Сез гаепле аның өчен...— ди башлаган иде, Хәят, аңар сүзен бетерергә ирек бирмичә:
— Михаил Алексеевич, Казанда торган йортыгызны бик сагынасыздыр, әйеме? — дип, сүзне икенчегә борды.
Михаил (...) чәчләрен кирегә сыпырып куйды да егет сыман гына тавыш белән:
— Беренче: мин сезгә Михаил Алексеевич түгел, Миша гына, чөнки яшьтән бирле Миша гына идем, шулай гына булып калырга телим дә. Икенче: Казанда торганда, йортым исемә дә кереп чыкмады, бары сезне генә сагындым,— дип, сынын Хәятка табарак бөкрәйтә төште. Хәзер аның йөзе Хәятның йөзенә якын ук килгән иде. Хәятның күзләре бу, үзләренә якын ук тора торган сөйкемле йөз һәм очкынлы, уйчанрак карый торган коңгыр күзләргә төштеләр. Күңелендә ниндидер бер тойгы кабынды да электрик токлар сыман бөтен барлыкка таралды. Бу тойгыны Хәят үзендә әүвәл мәртәбә сизә иде. Ул Михаилның йөзенең бу кадәр якын торуыннан курыккан сыманрак итеп читкәрәк кагылды һәм сул аягын, бераз киерелдерә төшеп, җирдән кузгатты да, күзләрен ботинкасының очлы башына төбәп, сүзсез һәм селкенешсез калды.
Хәят Михаилның үзенә нәрсәдер, бик кирәкле бер нәрсә әйтергә теләп тә, әйтеп бетерә аямаганлыгын томанлы гына сизенә, ләкин никтер ул кирәкле нәрсәнең әйтеп бетерелми калганлыгын теләгән шикелле була иде. Кулындагы чәчәкләр бәйләмен борыны янынарак китерде дә, шул чәчәкләргә әйткән шикелле итеп, ул:
— Ишетегез әле, сез әүвәлләрдә бик матур җырлыйдыр идегез. Җырлагыз әле берәр нәрсә,— диде.
Михаил чәчәкләргә карап әйтелгән бу сүзнең үзенә әйтелә икәнен белә иде, назланып тормады: уң кулын чалбар кесәсенә тыкты, йомшак кына тамак кырды да зәгыйфь, ләкин сөйкемле тенор белән:
В темной аллее заглохшего сада, Сидя вдвоем на дерновой скамье[4],—
дип башлады да, үз-үзеннән көлеп җибәреп, җырын кисте һәм:
— Юк, Хәят, мондый тавыш белән җырлаганны тыңлап утырганчы, әнә ул агачта сайрый торган кошчык сайравын тыңлагыз. Ул сезнең өчен сайрый һәм сезнең матурлыгыгызмы мактап сайрый,— диде.
Чынлап та, ниндидер бер кошчык, башкаларыннан аерым бер осталык һәм аерым бер дәрт белән, болар утырган эскәмия каршысындагы агачның яфраклары арасына яшеренеп сайрана иде. Соңгы сүзләрне әйткәндә, Михаилның тавышы бик чынлыклы һәм бераз каушанкырак чыга иде. Хәятның йөрәге тыпырчынган шикелле итеп тибә башлады: Михаилга әйтергә аның теленә җавап килми иде. Бер минутлык тик торыштан соң Михаил, уң кулы белән Хәятның сул кулыннан йомшак кына тотып, уйчан гына тавыш белән:
— Ачуланмагыз, Хәят, мин сезне сөям... Минем күңелемдә сез генә...— ди бантлаган иде, Хәятның кулының үз кулыннан ычкынган икәнен сизде.
Хәят болай итеп әйтелгән «сөям» дигән сүзне әүвәл мәртәбә ишетә иде. Ул, әле күптән түгел генә укып чыккан русча бер романда сөю, сөелү дигән сүзләрне күргән һәм хәтта үзен шул романда язылган кызларның берсе итеп уйлап укылган булса да һәм мондый эшләрне үзеннән зуррак иптәш марҗа кызларыннан әллә ничә мәртәбәләр ишеткән булса да, хәзер аптырашта калган: кирәк укыган романындагы кызның һәм кирәк үзенең иптәш кызларының үзләрен мондый вакытларда ничек тотканлык ларын хәтереннән чыгарган иде. Михаилның «сөям» дигән сүзен ишеткәч тә, ул ишетелер-ишетел-мәс кенә тавыш белән:
— Сез бик мәхәббәтле!..— диде дә, йөзен куллары белән каплап, олы юлга таба йөгерде.
Михаил да аның артыннан китте. Аның колагында Хәятның сүзе шатлыклы яңгырый иде:
— Сез бик мәхәббәтле!
Хәят үзенең кызарганлыгын белә, колакларының ялкынсыз янганлыгын да сизә; һәм хәзер генә булып узган эш аның алдында томан эченнән карап, шатлыклы елмаеп торган шикелле була да, йөздәге кызыллык, колаклардагы яну тагы да көчәя иде.
Яңадан бер минут — Хәят күңелендә куркугарак охшый торган бер китеклек сизде: кинәт бу бик күңелле һәм бераз оялткычрак эшнең бер чите җимерелеп төште. Кай җире җитешми? Кай чите китек? Анысын Хәят әле белеп җиткерми иде. Ләкин сизгер яшь йөрәк бу китеклекне тойды. Бары акыл гына әле аның кай җирдә икәнен анык билгеләп өлгерә алмады.
Хәят җәһәт кенә адымнар белән олы юл өстендәге бер озын эскәмия янында төркемләнеп тора торган кунаклар янына килеп җитте. Аның артыннан ук Михаил да килеп җитте һәм ләззәтле каушавын көчләнеп басып:
— Әмма каты йөгерәсез икән соң, Хәят, сезнең арттан йөгереп әлсерәдем, шулай да җитә алмадым,— диде.
Эскәмиядә утырып тора торган бер студент Хәятка урын бирде...
7. Хәят кызлык вакытын күңел ачлыгы белән үткәрде
Төнге сәгать өчләрдә Мясниковларның аты Хәят һәм аны озатырга килгән Михаил белән Лизаны Борһан абзыйларның капка төбенә китереп җиткерде. Михаил, звонок биреп, ишек ачтыргач, Хәятның кулын каты гына кысып күрешеп, шыпырт һәм яшерен генә тавыш белән:
— Мин җавап көтәм,— диде һәм, шуңар ук ялгап, ачык һәм шатлыклы тавыш белән: — Хәерле кич, матур төшләр, күңелле уйлар, рәхәт йокылар,— дип, берничә теләкләр теләде. «Мин җавап көтәм» дигән сүзнең бер төрле әйтелеп, бу соңгы теләкләрнең бөтенләй башкача әйтелүләре әүвәлге сүзне тагын да мәгънәлерәк ясый иде.
Озатучылар кайтып киттеләр. Берәр квартал җир киткәч, Лиза, күзләрен күккә күтәреп, йолдызларга сөйләгән сымак кыяфәт белән:
— Хәят, хәзер әүвәлге Хәят түгел, егетләр алдында чытлыкланырга бик ярата башлаган,— дип куйды.
Хәзергә кадәр уйга чумып килгән Михаил да, йокысыннан уянган шикелле уянып китеп, тупас кына:
— Дөрес түгел! Син Евгений ачуын Хәяттан аласың. Бу — ялган,— диде һәм үзе авызын бик зур итеп ачып иснәде. Лиза, ачуланып, яңадан берничә каты-каты сүзләр әйтсә дә, Михаил җавап бирмәде; шулай итеп, агалы-сеңелле юл буе күңелсез генә тик кайттылар.
Хәят, ишек ачарга төшкән асрау кызга кулындагы чәчәкләр бәйләмен биреп:
— Суга утыртып, минем бүлмәгә кертерсең,— диде дә, үзе аякларының очлары белән генә басып, йөгереп менеп китте һәм бүлмәсенә кереп, тиз генә өске кат киемнәрен ыргытты да караватына ташланды. Бөтен тәндә рәхәт арганлык тоела, бит урталары яналар, әле генә узып киткән күңелле кичнең төрле-төрле тойгылары башта чуалышып бетеп кайнашалар, Михаилның «мин җавап көтәм» дигән сүзе яшерен тавыш белән колакларны жулатып тора иде. Таң һавасы суыгы белән салкынланган матур бармакларының аркаларын бит урталарына куйды да ул, күкрәген бер күтәреп, бер төшереп еш-еш сулап, күзләрен түшәмгә төбәп, ике-өч минут ятты. Бу вакытта Биби чәчәкләр бәйләмен бер вазага утыртып керткән иде. Хәят:
— Биби, акыллым, минем ботинкаларымны гына чиш әле. Үзем бик иренәм,— дип, сул аягын бераз калкыта төште. Кысынкы ботинкалардан юка, саргылт оек эчендәге кечкенә генә нәфис аяклар килеп чыктылар. Моннан соң асрау Хәятның салган киемнәрен элеп куйды да, бер сүз сөйләмичә, авыр һәм ялкау гына атлап чыгып китте.
Хәят, ялкау гына урыныннан торып, бакчага караган тәрәзәне ачып җибәрде. Күрше бакчада, бөтен һаваны яңгыратып, сандугач сайрый иде. Таңның нурлылыгы, сөеклесе гөл чәчәгенең матурлыгы сандугачны шулкадәр җанландырган иде ки, ул үзе белгән көйләрнең иң матурларын сайрый һәм шул кечкенә гәүдәсенең әллә кай җирләреннән меңәр төрле ноталар чыгара һәм вакыт-вакыт үз-үзен һәм, гөл чәчәгеннән башка, үзен чолгаган бөтен дөньяны оныткан шикелле, үз тавышында үзе җуяла идек. Хәят бер минутка бөтенләй тик калды, тын да алмады. Аның хәтеренә Михаилның «ул кош сезнең өчен сайрый һәм сезнең матурлыгыгызны мактап сайрый» дигән сүзләре килде. Аннан соң кечкенә кулчыклары белән тәрәзә бусагаларына таянып, гәүдәсенең яртысын тышкы якка чыгарды да ләззәтле бер дәрт белән, сандугачны аерым бер бирелү белән тыңларга тотынды.
Сандугач, чынлап та, Хәят өчен сайрый, аның матурлыгын мактый, ул матурлыкка әллә нинди якты бәхетләр, күңелле киләчәкләр вәгъдә кыйла шикелле иде.Бөтен барлык ниндидер бер рәхәт онытылуга чумды; аллы-гөлле нурга чолганган бәхет, яшь канга аралашып, иң вак тамырларга кадәр үтте; бөтен йөрәкне шундый бер ләззәт чолгап алды ки, андый ләззәтне дәртле, моңлы, югарылыклы, ләкин тәҗрибәсез яшьлек кенә татый ала һәм аның гына әле бер дә алдану ачысын белмәгән гаклы ышаныч белән каршы ала ала. Хәят берничә минутлар шул хәлендә калганнан соң, хәтеренә кинәт бер нәрсә килеп төшкән кешенең ашыгычлыгы белән, тәрәзә яныннан китте дә ридикюленнән зур төргәк хатлар чыгарды. Бу хатлар узган кичтә уйналган «почта» уены вакытында алынган хатлар иде. Боларны Хәят, вакытында берәр, хәтта икешәр кат та укып чыккан булса да, һәммәсен бик тикшереп, яңадан берәр кат укып чыгудан үз-үзен тыя алмады. Хатларның берсеннән башка һәммәсе комплиментлар белән генә тулы иделәр. Бер хатта: «Сез матур, сез шәрык хикәяләрендә очрый торган пәри падишаһларының могҗизалы гүзәл кызларыннан да матур; кызганыч ки, миңа сезне күрергә бик сирәк туры килә»,— дип язылган иде. Хәят вакытында бу хатның кемнән икәнен белмәсә дә, уен беткәч, бакчада үзенә урын биргән студенттан икәнен белгән иде.
Хатларның берсендә: «Сезнең шикелле матур кызның мондый ачучан булганын күргәнем юк иде. Хәер, мин моны болай гына әйтәм: гөл чәчәге бик матур да, сабы бик чәнечкеле бит. Сез миңа бик салкын булсагыз да, мин сезгә бик мәхәббәт итәм»,— дип язылган иде. Хәят бу хатның Евгений хаты икәнен башта ук аңлаган, ләкин ни дип җавап язарга да белмәгәнлектән, җавапсыз калдырган иде. Хатларның берсе һәм иң озыны Михаил хаты иде. Михаил бу хатта үзенең Хәятка мөнәсәбәте башкару — дуслыктан күчү тприхын озын язганнан соң: «Хәят! Сез мине болай ачыктан-ачыкка үз тойгыларымны язган өчен гаепләмәгез. Сез мине яшьтән беләсез, мин болай үз-үзен дә тота алмый торган кешеләрдән түгел идем. Ләкин сигез ай күрми торып, яцпдан сезне күргәч һәм шундый искиткеч сөйкемле һәм матур итеп күргәч, мин иске Михаиллыгымны югалттым, яңа Михаил, гою дигән көчле хан кулында әсир булган Михаил булып калдым. Сез, бәлки мине рус булганга күрә, күрмәссез, ләкин, дускаем, сөю дигән нәрсә милләт аермаларым белми торган көчле нәрсә икән ул. Мин иим татып бслдом. Минем бәхетем хәзер сезнең кулда, туңа күр, мин сездән бер хөкем көтәм. Ул хөкем миңа йә чиксен кайгы, йә чиксез шатлык китерергә тиеш»,—дип янган. Хәят, хатны укып чыккач, күз алдына Михаилны китерде. Михаилның коңгыр күзләре һаман очкын чәчеп тора-лар, ул үзе «җавап көтәм» дип, озын һәм матур сынын нәфис бөкрәйтебрәк тора иде. Хәятның уена бакчадагы теге юл һәм анда булып үткән эш килде; үзенең йөгереп качып киткәнлеген уйлады да, йөзенә кан сикереп менгәнен сизеп, ни өчен икәнен үзе дә белмичә, җәһәт кенә утырган урыныннан торды һәм каршында эленеп тора торган стена көзгесеннән үзенең кып-кызыл кызарган йөзен күрде, үз-үзен оялды, йөзен куллары белән каплап, тиз генә яңадан урынына утырды. Фикергә җәһәт-җәһәт алмашына торган сурәтләр килделәр: Михаилның җырлый башлавы, сөям дип, Гюмптк кына итеп кулыннан тотуы, үзенең аптырап ка.муы, кызарынып йөгереп китүе... Кызарынып йөгереп китүе... Бу соңгы сурәт уйга кат-кат килде; соңгы катта әллә пичек килешсез булып килде дә Хәятның эчен пошырды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Хәят - 2
  • Parts
  • Хәят - 1
    Total number of words is 4548
    Total number of unique words is 2027
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Хәят - 2
    Total number of words is 4522
    Total number of unique words is 1867
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Хәят - 3
    Total number of words is 4425
    Total number of unique words is 1910
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    52.7 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Хәят - 4
    Total number of words is 1064
    Total number of unique words is 625
    48.0 of words are in the 2000 most common words
    59.6 of words are in the 5000 most common words
    66.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.