Latin

Һавага Да Счётчик Куймаслармы?

Total number of words is 817
Total number of unique words is 603
35.4 of words are in the 2000 most common words
43.4 of words are in the 5000 most common words
48.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Бу XXI гасыр тарихка, мөгаен, «счетчиклар гасыры» дип кереп калыр. Бөтен нәрсәгә исәпләгечләр куеп бетерәләр бугай инде. Электр энергиясен исәплиләр, су күпме тотылганны исәплиләр, квартирларыбызга килгән жылылыкны һәм кухняларыбызга килгән газны исәпли башладылар. Һаваны?.. Монысын, әйттем исә кайттым, әлегә исәпләмиләр. Тик болай барса, аңа да берәр прибор уйлап табарлар дип уйлыйм. Шулай булганда, һәрберебезнең сулыш органнарына, танышым Саттар бабай әйтмешли, «чутчик»лар куя башлаячаклар. Хөкүмәтнеңбу хактагы рәсми хәбәрен кешеләргә газеталар аша белдерәчәкләр, әлбәттә. Бераз гына фантазияне эшкә җиксәк, ул игъланның эчтәлеген хәзер үк чамаларга була. Әйтик, ме­нә түбәндәгечәрәк. (Матбугатта басылган hәp нәрсәне чын дип кабул итүчеләргә укымаска киңәш ителә).
«Илебез территориясендә яшәүче аерым кешеләр һәм юридик затлар игътибарына! Илебездәге haвa запасын исраф итмәү һәм экономияле файдалану максатында, кешеларнен борыннарына сулаган һава микъдарын исәпләү приборлары куела башлаячак. Моннан соң һәp гражда­нин счетчик күрсәтүе буенча haвa өчен ай саен акча түләячәк. Илебез галимнәре, озак еллар тикшерүләрдән соң, борын яфрагының аз гына тибрәнешен дә исәпкә алуга сәләтле бик сизгер электрон приборлар уйлап табуга ирештеләр. Мондый индивидуаль приборларны кешеләрнең борынына махсус курсларда укытылган сантехник-табиблар урнаштырачак.
Исәпләү приборларын вакытында куйдырмаган кеше­ләр һава өчен хөкүмәт билгеләгән нормативлар белән түләячәк. Ә бу исә, үзегез беләсез, ОДН (общедомо­вые нужды — гомуми йорт хаҗәтләре) өчен, ягьни хаҗәтләреңне үтәгәндә гомуми йортка таралган ис һәм, шу­лай ук, кемнеңдер җәмәгать урынында һаваны бозганы өчен сезнең кесәдән китә торган акча, дигән сүз. Ә счетчикларны үз вакытында куйдырганнар исә күп мәртәбә отачак, суланган һавага тиешлесен генә түләячәк.
Тагын шунысын да искәртергә кирәк, счетчикларны вакытында куйдырган гражданнар өчен һаваны экономияле суларга өйрәтүче кыска сроклы түләүле курслар да эшли башлаячак. Анда укучылар һаваны дөрес су­ларга өйрәнү өстенә, сула­ган һаваның организм тарафыннан нәтиҗәле үзләштерелүе һәм аны рациональ файдалану буенча да белемнәрен тирәнәйтәчәкләр. Экономия йөзеннән, сулыш алуны сирәгәйтү күнекмәләренә өйрәнәчәкләр. Бу кышын йоклап үткәрүче кайбер кыргый хайваннарның су­лыш алу механизмын тирәнтен анализлау юлы белән тормышка ашырылачак. Рациональ файдалануның та­гын бер юнәлеше — организмга кергән һаваның гел кирәкмәскә кабат тышкы тирәлеккә чыгуына юл куймауга ирешү. Һава колактан hәм гәүдәдәге башка тишекләрдән (алга таба кыскартып ГБТ дип языла) чыкмасын өчен, борынга куела торган исәпләү приборларның аксессуарлары буларак, герметик бөкеләрдән файдалану нәтиҗә бирәчәк, дип искәртәләр «Россинформ»ның регионнардагы мәгълүмати филиаллары белгечләре. Мон­дый бөкеләр — бушлай. Кую өчен махсус белгеч тә чакыртырга кирәк түгел, куллану һәркем булдыра алырлык дәрәжәдә гади.
Түләүле курсларга йөргән кешеләр, һаваны экономияле суларга өйрәнеп, haвa өчен акчаны да аз түләячәкләр. Һәм, галимнәр исәпләвенчә, бу тиз арада прибор бәяләрен аклаячак. Әлеге гамәлне тормышка ашыру максатында, илдә ике дистәләп фәнни-тикшеренү инсти­туты оештырылган, бюджеттан 20 миллиард сум акча бүленгән. Күргәнегезчә, монда инде хөкүмәтебезнең халык мәнфәгатьләрен кайгыртуы ачык чагыла. Бу акчаларкая китә икән, дип борчыласы юк, барысы да шул haвa счетчиклары куйдыру буен­ча нәтиҗәле эшчәнлек өчен тотылачак.
Һaвa ресурсларын экономияле файдалануның тагын бер әһәмиятле өлеше, ул да булса кешеләрнең һава бозу очракларын кисәтү, ягьни профилактик чаралар. Бу юнәлештә дә хөкүмәтебез тарафыннан зур эшләр башкарыла. Чыгарган газларны контрольдә тоту, һаваны яман исле катнашмалардан саклау максатында, ил территориясендәге сулау ресурсларына тулысынча хөкүмәт мониторингы урнаштырылачак. Урамнарда һәм җәмәгать урыннарында һава бозуларны кисәтү йөзеннән, экология полициясе оештыру да күздә тотыла. Бу эшкә борыны ис-хушларны сизүгә югары дәрәҗәдә сәләтле кешеләр алыначак. Күргәне­гезчә, бер атуда — ике куян, дигәндәй, монда хөкүмәтебез, гражданнарның чиста haвa сулавын кайгырту бе­лән бергә, кешеләргә эш урыннары булдыру мәсьәләсен дә хәл итә.
Экология полициясенең эшенә жиңеллек тудыру мак­сатында, илебез галимнәре тарафыннан, искә аеруча сизгер радар-приборлар да эшләнә башлады. Алар ярдәмендә ГБТдән кирәгеннән артык ис чыгаручыларны ачыклап, «за превышение» штраф салыначак. Киләчәктә кешеләр аеруча күп йөри торган жәмәгать урыннарына шундый радарлар урнаштыру күздә тотыла.
Боларга өстәп, моннан соң һәр кеше салым инспекциясенә еллык «һава салымы» да түли башлаячак. Аннан кергән акча илебезнең haвa балансын саклауга зур көч куючы әртилләрнең һәм күпсанлы экологлар армиясенең эшчәнлегендә тотрыклылык булдыру өчен китәчәк. Бу салымнан кайбер катего­рия кешеләре генә азат ителәчәк. Әле шушы көннәрдә генә Министрлар Кабинеты космонавтларны һәм Дәүләт думасы депутатларын салымның әлеге төреннән азат итү турында карар кабул итте. Моны да хөкүмәтебезнең халык мәнфәгатьләрен кай­гырту йөзеннән башкарган иң гуманлы карарларының берсе дияргә була. Чөнки космонавтлар, мәгълүм булганча, күп вакытларын галәмдә, ягъни һавасыз бушлыкта очып йөреп, илебезнең haвa запасына экономия ясасалар, депутатларыбыз исә, күп вакытларын чит илләрдә үткәрү сәбәпле, үзебезнең ил һавасына артык зыян салмыйлар. Күргәне­гезчә, аларнын шушы гамәлләре генә дә халыкка ни дәрәҗәдә бирелгәнлекләрен ачык күрсәтә: үз өлешләренә тигән һаваны да, авызларыннан (борыннарыннан дип укысагыз да була) өзеп, халык өчен экономиялиләр хәтта. Киләчәктә, илебезнең haвa запасын тагын да экономияләү максатларында, депутатларыбызны бөтенләй чит илдә яшәтү мөмкинлеге дә өйрәнелә. Бу уңайдан, хөкүмәтебез Канар утрауларының берсен депутатларыбыз өчен сатып алу мәсьәләсен күтәрде. Шулай булганда, халык хезмәтчеләре Мәскәүгә бары тик утырышлар өчен генә килеп йөриячәкләр. Ду­ма депутатларының яңа оешкан «Воздух» дигән партиясе бу мәсьәләне тагын да тирәнрәк өйрәнү эшенә кереште, терле фракция вәкилләреннән мәртәбәле ко­миссия тезелде...
Илебез халыкларының тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә башкарыла торган югарыда саналган барлык шушы мөһим эшләрне тормышка ашыру хөкүмәткә йөз миллиард сумга төшәчәк».
Игълан якынча менә шундыйрак эчтәлекле булыр иде, мөгаен. Хәер, аның башкача булуы мөмкин дә түгел.
You have read 1 text from Tatar literature.