Latin

Хат

Total number of words is 610
Total number of unique words is 427
55.4 of words are in the 2000 most common words
64.6 of words are in the 5000 most common words
71.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(моңсу хикәя)
Көзге моңсу бер көн иде. Агачлардан алтын төсле яфраклар коела. Алар, әкрен генә искән көзге җилгә ияреп, сибәләп торган салкын яңгыр тамчылары белән вальс әйләнеп, талгын гына җиргә яталар да: “Эх, безнең дә бәхетле мизгелләр бар иде бит...” – дигән сыман боегъшып, зәңгәр күккә карап, татлы хыял диңгезенә чумалар шикелле...
...Ул башта көн дә зиратка килә иде. Көн дә бер кабергә барып үкси-үкси елый, шашып шыңшый, нидер сөйли иде. Берәүләр: “Ниткән акылдан язган нәмәрсә бу?” – дип уйласалар, икенче бе­рәүләр: “Нәрсә булды, кеме үлде икән бу яшь кызның?” – дип, аны кызганалар, барып юатырга телиләр, ләкин, нидәндер куркып, эчтән генә билгесезлектә йөзәләр иде.
Мин дә шушы тирәдә торам, зират турыннан әллә нигә бер булса да үтә идем. Менә бүген дә, көзге ямансу боек көнгә, ямьсез соры болытлардан тамып торган вак тамчыларга карамыйча, ыңгы­рашып искән, күңелләрне өшетә торган җилгә колак салмыйча, ул зиратта йөри иде.
Гади генә курткадан, озын кара итәктән, кара яулыктан, ләкин, нигәдер, сары туфлиләрдән иде ул.
Менә мин аның янына якынлаштым. Курка-курка гына булса да хәлен сорадым. Ул башта бик сәер кыяфәт чыгарды, аннары елмайды, шул ук мизгелдә тагын моңсуланды, ләкин минем кем икәнемне белгәнгәме, әллә сизенүдәнме, әллә барыннан да бигрәк, соравыма җавапны үзе тапсын дипме – бер кәгазь кисәге сузды да: “Тик кире кайтарыгыз”, – диде.
Кайткач, мин бу кәгазь кисәген әкрен генә кулыма алдым. Ки­нәт тән буйлап ниндидер бер җылылык үтте... Ачтым. Хат...
“Исәнме, сөеклем!.. Саумы, матурым!..
Сиңа сине сөюче, өзелеп-өзелеп яратучы Илһамың хат яза. Хәлләрең ничек, кадерлем? Ниләр эшлисең? Минем хакта уй­лыйсыңмы? Мине онытмадыңмы, карлыгачым?
Армиягә киткән вакытта бүләк иткән чигүле кулъяулыгыңны һаман да түш кесәмдә саклыйм, йөрәк турында кадерләп кенә йөртәм. Аерылышканга бер ел вакыт үтсә дә, мин сине онытма­дым, сиңа булган хисләрем суынмады, ә киресенчә, мин сине та­гында ныграк ярата башладым!
Монда үткәргән минутлар сәгатьләргә, сәгатьләр көннәргә тиң. Синең хакта уйлыйм, назлы сурәтеңне күз алдыма китерәм һәмкөннәрем сизелмичә үтәләр. Миңа да, сиңа да авыр, бик авыр булса да, түзик, аппагым, түзик, тагын бер ел сизелмичә үтеп китәр әле! Сине сагындым, бик сагындым.
Беренче очрашуыбыз исендәме?.. Исеңәдер. Андый мизгелләр онытыла димени ул?!.
...Урамнан барган вакытымда чишмәдән кайтып килә идең. Шул чак йөрәгем чемердәп китте һәм еш-еш тибә башлады. Ә күзләрем сиңа төбәлгән, шундый чибәр, мөлаем кызны нигә моңа кадәр очратмадым икән, әллә күреп тә игътибар итмичә киттем микән, дип уйлап куйдым. Синең күк йөзедәй зәп-зәңгәр, чиста күзләрең, кызгылт-сары чәчләрең, үзеңә генә хас бертөрле серле карашың, уйчан елмаюың күз алдымнан китми. Шул көннән башлап мәхәббәт утына чумдым. Бу чибәр кызны тагын кайчан күрермен икән дип, һәркөн сине очраткан урынга бара торган булдым. Синең дә мине яратуыңны ишеткәч, бәхетемнән җиде кат күктә идем! Дөньяда бездән дә бәхетле кеше юк иде, шулай бит?..
...Төнлә дә мин йолдызлы күккә карап, сине уйлап ятам һәм рәхәтләнеп, ләззәтләнеп йокыга китәм... Төштә без очрашабыз да инде... Син зәп-зәңгәр күлмәгеңне жилфердәтеп, вак-вак атлап минем янга ашыгасың һәм: “Илһам, мин сине яратам, нык-нык яратам! Кайчан кайтасың инде, бәгърем?” - дип пышылдыйсың. Мин дә: “Алсу, бәхет кошым, мин дә сине өзелеп-өзелеп яратам!” - дим. Бу минутларда миннән һәм синнән дә бәхетле кешеләр бар микән? Мөгаен, юктыр...
Ярый, сау булып тор! Миңа тагын хатлар яз, гүзәлем! Көтәрмен.
Сине шашып яратучы, сөюче Илһамың”.
Икенче көнне мин хатны хуҗасына тапшырдым, ләкин егетнең ничек үлгәнен сорап, аның тирән ярасын кузгатырга, аны тагын газап утына салырга теләмәдем.
...Бу вакыйгадан соң ничә еллар үтсә дә, аның кызарып беткән зәңгәр күзләре, уйчан йөзе һаман минем күз алдымнан китми. Мин аны кызганам, кайчак, юатырга теләп, шул урынга чыгып китәм. Ләкин... ул юк инде. Бары янәшә урнашкан ике кабер генә ниндидер җылылык сирпеп утыралар. Ә яңа гына үсеп килгән пар каен, көзге моңсу көн булуына, сибәләгән карлы яңгырга карамастан, һаман да яфракларын коярга теләмичә, үзара серләшкән кебек уйга чумып утыра.
You have read 1 text from Tatar literature.