Latin

Гороскоп

Total number of words is 580
Total number of unique words is 391
51.5 of words are in the 2000 most common words
59.3 of words are in the 5000 most common words
68.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Кемгә - нәрсә, кәҗәгә - кәбестә, дигәндәй, Хәмзә гәҗиткә гороскоп өчен генә языла. Сәясәт-мәясәте дә, әдәбият-сәнгате дә һәм башкалары да чуртыма да кирәк түгел аңа. Атналык гороскоп булса, шул җиткән. Шимбә көннәрендә, эштән кайткач, диванга кырын ятып, киләсе атнада сине ниләр көтәсен фараз кылу үзе бер җан рәхәте.
Менә бүген дә өйгә кайтып, бер чынаяк чәйне каплап куйды да, диванга барып ауды. Гәҗитнең өченче битен ачып, гороскопны тапкач, ул иң беренче «Кысла» йолдызлыгы астында туганнар өчен язылганнарны укып чыга. Сүз уңаеннан, Хәмзәнең «Кысла» икәнен әйтеп үтик.
Тә-ә-әк, нәрсә дигән? «Хезмәт баскычыннан югары үрләү мөмкинлеге туар...». Менә монысын Хәмзә бер дә яратмый. Ул химия комбинатында слесарь булып эшли. Моннан ике ай элек гороскопта нәкъ шулай «югары күтәрелү» турында язганнар иде. Цехта авария булып, аңа «хезмәт баскычыннан» биек колонналарга атна буе менеп-төшеп йөрергә туры килде. Юк инде, андый «бәхет»тән Ходай үзе сакласын.
Тә-ә-әк, ә менә монысы әйбәт: «... читтән акча көтелә. Финанс ягың яхшырып китәчәк...» Дөрес, монысына да ышаныч бик аз. Төрле хәлләр булгалый. Әйтик, бервакыт, «Кысла»ларга акча көтелә, дип язганнар иде. Нәрсә булды дисез? Үч иткәндәй, шул көнне гороскопны алдан хатыны Хатирә алып укыган бит. Бер-ике көн кырын-кырын карап йөрде дә бу, бер заманны Хәмзәнең якасыннан йомарлап тотмасынмы?! «Син, - дигән була, - нишләп миннән акча яшереп тотасың?» Эзбир дә эзбир, хатыны да эзбир, юкка гына «Арслан» йолдызлыгы астында тумаган. Якасын җибәрми генә бит. Әллә соң теге «караңгы көнгә» дип, иске телогрейка эченә тиенләп җыеп яшергән биш йөз сумның эзенә төште микән, каһәр? Алай да сер бирми Хәмзә. «Хәтирүшкә, алтыным, нинди акча турында сөйлисең? Соң получканың тиененә кадәр апкайтып бирәм бит, карчыгым» - дип, хатынын юмалап азапланган булды. Ә Хатирә туктарга да уйламый, гәҗиттән кисеп алган гороскопны Хәмзәнең борын төбендә селкеп: «Моны күрмисеңме әллә?» - дип әйтеп салмасынмы?! Нихәл итмәк кирәк, барыбер табып алачак. «Узган атнада бераз шабашка эшләгән идем шул», - дип, Хәмзә теге биш йөз сумны чыгарып бирергә мәҗбүр булды. Әйтерең бармы, гәҗиттә эшләүчеләре дә инде «Кысла» белән «Арслан»ны бутап утырганнар.
Шул көннән башлап гороскоплы гәҗитне беренче үзе укый. Кайвакыт өйдәгеләргә күрсәтмичә бәтенләй җыеп куя торган булды. Әнә, бер көнне дә хатыны гел юкка бәйләнеп маташты. Ничектер, «Кысла»ларга «... фәләненче числода балагыз авырып китүе бар», - дип язганнар. Хатирә моны колагына киртләп куйган. Кызлары еш авырып интектергәнлектән, ул-бу булмагае дип, хәтта шул көнне «мамин день» алып эшкә дә бармады. Ә балада «пычак та юк». Кич белән, төпчегем авырып китте, дару-фәләнегез юкмы, дип, күрше хатыны килеп кермәсенме. Менә шуннан китте, китте хатын... Югыйсә, күршенең ул бакыр чәчле малае Хәмзәгә бөтенләй охшамаган бит. Хатын түгел, эзбир прәме, аҗдаһа. Кайвакыт, хатыны туган көндә кояш «Аҗдаһа» йолдызлыгына ышкылып узгандыр, дип тә уйлап куя Хәмзә...
Гороскоп белән алга таба танышуын дәвам итеп, «Кысла»ларга киләсе атнада мәхәббәттә зур уңышлар көтелә, бигрәк тә «Бәрән» йолдызлыгы астында туучылар сезгә назларын бик юмарт бирерләр», - дип укыды Хәмзә. Кызык бу. Кем булыр икән ул назын бирергә атлыгып торучы «Бәрән» - гүзәл? Хәмзә барлык танышларының, туганнарының, хезмәттәшләренең кайсы йолдызлык астында туганнарын белә. Чөнки ул танышканда кешедән беренче - исемен, икенче, кайсы йолдызлык астында туганлыгын сорый...
Күңеленнән барлый торгач, тапты Хәмзә, хатын-кыз затыннан булган һәм «Бәрән» йолдызлыгы астында туган бердәнбер танышын. Бу баҗасының күршесе алтмыш биш яшьлек Өммегөлсем карчык булып чыкты. Ха-ха, ну бу гәҗиттә утыручыларны...
Әнә шулай, һәр атнаның шимбә көнендә Хәмзә диванга кырын ятып, гороскоп укый. Башта «Кысла»ны, аннан соң «Арслан»ны, ягъни хатыны турындагыларын. Хезмәттәшләренең гороскоплары белән дә танышып чыга. Мастер, бригадир, смена һәм цех начальникларыныкын да калдырмый, күрше-күлән, таныш-белешләрнекен дә игътибарга ала. Ышана Хәмзә гороскопка. Ышанырсың шул, кайчак туры килгәли бит...
You have read 1 text from Tatar literature.