Latin

Гөлниса - 1

Total number of words is 4305
Total number of unique words is 1988
35.6 of words are in the 2000 most common words
50.4 of words are in the 5000 most common words
57.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Гыйбрәтле хикәяләр):

Әбекәй
(Гыйлемгә омтылышның башлангыч
азапларын­нан берничә күренеш)

Үз авылыбыз Өчөйледә җиде классны бетер-гәч, - Бездә тулы булмаган урта мәктәп кенә иде, - Класста­шым һәм якын дустым да булган Гали белән миңа Аксу дигән авылда яшәп, өч ел укырга туры килде.
Ул авылда беркайчан да булмасак та, аның безнең төбәктә иң зур татар авылы икәнлеген, анда атна саен клубта кино күрсәтүләрен, сирәк кенә булса да өлкә шәһәре Орынбурдан күчмә татар театры килеп, төрле тамашалар куюларын олылардан ишетеп белә идек. Зур авыл Аксуның, Сакмар, дигән, ике як яры буйлары тугайлар, уйсулыклар һәм чытырманлы урманнар белән капланган мактаулы зур елга буенда утырганлыгы хакында да күп тапкыр ишеткәнебез бар иде. Барыннан да бигрәк безнең күңелне тартканы анда ун еллык мәктәп булуы иде.
Анда мәктәп бинасы да шәһәрдәге кебек зур ди, ике катлы ди. Аксуга укырга бару теләге икебездә дә бар. Гали белән ул хакта сөйләшкәнебез дә булгалады. Ләкин бу безнең икебезгә генә мәгълүм хыял гына иде. Гали ничектер, белмим, ә мин әтием, әниемнән мине анда укырга җибәрергә теләкләрен беркайчан ишетмәдем. Теләгемне дә үзем әйтмәдем, курыктым. Андый зур мәктәптә әллә укый аласың, әллә юк!
Аксуга укырга барачагыбызны белгәч, Гали дә, мин дә бик шатландык.
Ул көнне мин кичен яткач, озак йокыга китә алмый азапландым. Нинди генә уй-хыял килмәде башыма: анда, Аксуда, дигән сүзем, ун класслык белем алам да, калага китәм, югары уку йортына керәм... Аны бетерәм... Тик кем булырга укыячагымны белмим.
Мөгаен, Галине дә шундыйрак уйлар борчыгандыр, тик ул миңа бу хакта берни әйтмәде, мин дә аңар сөйләп тормадым. Олылар уку-белем алуны энә белән кое казу кебек авыр нәрсә-диләр. Мондый чагыштыру дөресмедер, юкмыдыр - белмим, әмма уку-белем алуның авырлыгын мин җиденче класска күчкәч аңлый башладым. Олырак классларда тагы да авыррактыр ул уку дигән нәрсә. Бая әйткән идем инде, менә шул шүрләтә. Хикәямнең барышыннан алгарак китеп булса да шуны да әйтеп узыйм әле. Чыннан да, Аксуда уку безгә авыр булды. Бигрәк тә безне аның беренче елы азаплады. Укытучылар биргән белемне үзләштерү кыенлыгы хакында гына әйтмим мин. Моны без тырышлыгыбыз, үҗәтлегебез белән җиңдек. Унъеллык мәктәпне тәмамлаучылары белән саубуллашу кичәсендә мәктәп директоры Галиәхмәт абый безгә ун классны бетерү таныклык кәгазьләре-безне үз кулы белән тапшырды. «Сезгә барыгызга да киң, уңышлы тормыш юлы телим», - диде ул. Соңыннан Галине, мине - классыбызда тагы бер, Сираҗи, дип аталган укуга бик зирәк малай бар иде, - аны да аерым бүлеп: «Сез сәләтле егетләр, укуыгызны югары уку йортында дәвам итүне тәкъдим итәм» - дип хушлашты.
Хикәяләргә уйлаганым бу хакта түгел минем. Теләгем, Сезгә, хөрмәтле укучылар, белем-гыйлем алуны нинди авыр нәрсә икәнен күрсәтү.
Гыйлем дигән нәрсәне үзләштерү уку йортларында уку авырлыклары белән генә чикләнми икән, аның тагы да башка - уйга килмәстәй азаплары да була икән әле.
Шундый азапларны без Гали белән Аксу авылында укуыбызның беренче елында кичердек.
Башта безне, 13-14 яшьлек үсмер балаларны, әти әниләребезне, рәхимле, җылы өебез-йортыбыз-ны, аның кешеләрнең яшәү рәвеше сагындырып азаплады. Туган авылыбызга чагыштырганда Аксу зур авыл, урамнары да киң, йорт-каралтылары да төзеклерәк. Ләкин бу никтер безнең күңелебезне җылытмады. Монда һәр нәрсә, һәр күренеш әллә нинди, котсыз, салкын кебек. Сагыш вакыты белән күңелләрне шулкадәр нечкәртә иде ки, укуны бәреп кайтып ки-тәргә тәвәккәлләгән чаклар да бер генә булмады. Елаган чаклар да булгалады. Ләкин үземне тоттым, йомшаклыгымны беркемгә дә, хәтта Галигә дә бел-дертмәдем. Елау егетлек түгел бит инде.
Болары гына булса бер хәл иде әле. Сагыну-юксынуларга тора-бара күнә дә башлаган идек. Тагы да яманрак күңелсезлекләр килеп чыкты.
Кайсы көн икәнлеге хәтеремдә калмаган, август аеның азагы булуын беләм. Колхоздан ат, арба алып, әти безне Аксуга үзе китерде. Сигезенче класска алуларын сорап язган гаризабызны, җиде класс бетерде; дип бирелгән таныкларыбызны тапшырганда Аксу урта мәктәбенең директоры Галиәхмәт абый (аның атын без соңыннан белдек) әтигә: «Быел интернат йортын (тулаем торак шулай атала икән) ремонтлап бетерә алмадык. Бу уку елында балалары-гызның кая торачакларын үзегезгә хәл итәргә туры килер», - диде.
Без Гали белән куркынып бер-беребезгә каранып алдык.
Интернат дигән йортны без мәктәпкә килеп җиткәндә күрдек. Урамның теге ягында мәктәп би­насына каршы гына икән. Әти бу йортны электән бел-гән, күрәсең, - менә шунда яшәрсез, Алла кушса, - дигән иде безне шатландырып. Гали куаны­чыннан: «Мәктәптән якын гына, шәп булыр иде», - дип әйтеп куйган иде хәтта, ләкин куануыбыз юкка булган. Кайда яшәрбез икән инде без? Әти моңа бик борчылмады ахры. Галиәхмәт абый белән әйбәт кенә саубуллашты да, ишеккә юнәлде. Без, күңелсезлә-неп, аның артыннан иярдек.
Аксуда ерак кына, чыбык очы гына, булса да туган кешебез бар икән безнең. Сәләхетдин абзый икән ул. Әти безне шуңа алып килде. Без килеп туктаганны тәрәзәдән күреп торганнар, күрәсең, әти атын урам капкасы аратасына бәйләп тә өлгермәде, кечкенә капкадан Сәләхетдин абзый үзе дә күренде. Урта буйлы, түгәрәк йөзле кеше икән ул. Чәче тузган, күзләре әллә нинди тонык карашлы, өстендә майланып беткән сырма куртка. Капкадан чыгу белән туктап, бер мизгел нинди кешеләр икән болар, дигәндәй, таный алмыйча, күрәсең, бер әтигә, бер Гали белән миңа күз йөртеп карап торды да, кинәт шатлангандай ачылып китте.
- Карале, Вәлиулла абзый, син бит! Ничә ел күрешкәнебез юк, төсмерләми торам үзеңне, - дип әтине кочаклап алды, аннан соң гына
- Исәнме-саумы, син, абзыкаем? - дип күре-шергә кулларын сузды. Әтинең кулларын кысып, селкеп-селкеп озак күреште Сәләхетдин абзый, үзе сөйләвен дәвам итеп:
- Нинди язмыш белән бу якка килеп чыктың? - Без бит якын туганнар, ә күрешә, йөрешә алмыйбыз. Ай, бу яман дөнья - дип аһ орды. Бер мизгел уйлангандай туктап торды да дәвам итте:
- Дөрес әйтәм бит, Вәлиулла абзый, безгә си-нең белән кунак-кунак йөрешеп яшәргә положено, без бит, сүтки, якын туганнар, үзең беләсең, безнең әбиләребез бертуган булганнар.
Әтине Сәләхетдин абзый өйгә керергә чакырды, әтинең, йомыш белән генә килдем, хәзер ук ки-тәм, бригадир бүген үк кайтып җитәргә кушты, иртәгә ат кирәк, диде, диюенә карамастан:
- Бераз соңлап кайтуыңнан дөнья туктамас - дип, әтине көчләп дигәндәй чәйгә алып кереп китте.
Сәләхетдин абзый безгә, балаларга, аерым игътибар итмәде, күрешмәде дә, шуңа карамастан, без әти артыннан иярдек.
Яхшы кешеләр бар бит дөньяда, әнә әтине ничек каршы алды Сәләхетдин абзый, хатыны да өйдә икән, аңардан тиз генә чәй куйдырды, коймак пешертте. Үзе каяндыр табып бер шешә аракы куйды. Безнең әти эчүчеләрдән түгел, кыстап көчләсә дә эчмәде. Ярамый, юлга чыгам бит, дип сылтау тапты. Моның өчен Сәләхетдин абзый әтигә үпкәлә-гәндәй булды. Аннан, эчмәсәң, эчмә, дигәндәй, бер-бер артлы стаканын тутырып салып эчте дә, тагы да әтигә карата үзенең якын хисларын тасвирлый башлады: ул әтине сагына икән, күрешеп, йөрешеп торасы килә икән, аның безнең әтидән башка якын кешесе юк икән... шундый сүзләрне кат-кат кабатлады.
Әти китәргә ашыкты, Сәләхетдин абзыйның сүзен бүлеп, Аксуга ник килүен аңлатты. Сәләхи абзыйга керүенең ниятен дә тартмый-сузмый әйтте. Безгә ымлап:
- Менә бу егетләрне укырга китердем - диде, бер кыш безне үзендә фатирда тотуын сорады.
Сәләхетдин абзый уйланып, икеләнеп тормады, тагы да ярты стакан салып эчте дә, ихлас күңел сүзләрен дәвам итте:
- Укысыннар, укысыннар, галим булырлар эне-кәшләр. Бер кыш түгел, биш кыш торсыннар. Укып бетергәч нәчәльник булырлар, безгә дә файдалары тияр, - диде.
Олыларның сөйләшүенә камачауламыйк, дип, без ишек алдына чыктык. Сүзләре озын булмады күрәсең, без авылның тирә-як күренешенә рәтләп күз дә төшерә алмадык, алар да чыктылар. Ике капчыкка салган, - берсе Галинеке, берсе минеке, - азык-төлек-ләрне әти Сәләхетдин абзыйга тапшырды да, барыбыз белән дә саубуллашып, безгә яхшы укырга теләкләр теләп күреште, саубуллашты да, китеп барды.
Әтине озату миңа да, Галигә дә бераз моңсу булды, үзебездә ялгызлык, ярдәмсезлек тойдык, шулай да бераз күтәренкелек хисларыбыз да бар иде. Без зур мәктәпкә укырга кердек, яшәүчагыбыз да ят кешедә түгел, туганыбыз Сәләхетдин абзыйда фатирда торачакбыз. Гомумән, без бүген бәхетле идек.
* * *
Ләкин Сәләхетдин абзый безнең ышанычыбызны акламады. Ул нык салмыш һәм холыксыз кеше булып чыкты. Аларның балалары юк - хатыны Хәлисә апа белән икәү генә яшиләр икән.
Сәләхетдин абзый, безнең аңлавыбызча, - җентекләп сорарга уңайсыз, - кырда трактор бригадасында эшли ахры. Сәлихә апа колхоз эшенә чыкмый. Аның эше өйдә дә муеныннан: аш-су хәзерли, ишек алдындагы яшелчә бакчасын үстерә, абзар хайваннарын карый, шуның өстенә бушрак мизгел-ләрдә дә өйдә тынып утырып сатарга дебет шәл дә бәйләш-тергәли. Сәләхетдин абзый эшенә без тор-ганчы ук киткән була, караңгы төшкәч, ут алынган чакта гына кайта. Көн саен я кызмача булып, я исерек хәлдә кайтып керә ул. Шунысы хикмәт, көне буе эштә йөргән кеше ул кайтуга дип пешереп куелган тәгамга утырырга ашыкмый. Тупсаны атлап керү белән хатыны Сәлихә апага җикеренә:
- Хатын, бар китер!
Сәлихә апа мич алды мәшәкате белән тотрыкланса, исереклегеннән карлыккан тавыш белән акыра башлый:
- Нәрсә әйттем? Әллә син саңгыраумы?
Сәлихә апа үзенең хәлен белә күрәсең, бер сүз әйтми, карышмый, эш-мәшәкатын калдырып, каядыр чыгып китә. Тиз генә әйләнеп тә кайта һәм Сәләхетдин абзыйга я ярты, я шкалик аракы тоттыра. Шуның өчен җибәргән икән ул Сәлихә апаны. Гаҗәп, безнең авылда лавка көндез генә ачык була торган иде, монда, Аксуда, караңгы төндә дә эшли микәнни? Без моны, билгеле, ачыклап тормадык, ник кирәк безгә лавканың төнлә эшләве - эшләмәве. Әмма озакламый монда яшәвебез вакыйгалары безгә моны аңлатты.
Шешәне кулына алгач, Сәләхетдин абзый күңелләнеп китә, хәзерләнгән аш өстәленә килеп утыра да, ача башлый.
- Суган, кыяр кая?
Сәлихә апа ашыгып чыгып китә, ишек алды яшелчә бакчасыннан кыяр, бер-ике төп кыяк суган кертеп өстәлгә куя. Сәләхетдин абзый стаканга салып бер эчә, ике эчә, кыяр, суган белән авызын тәмләтә дә, исерек карашын өстәлнең аргы очына утырган безгә юнәлдерә.
- Беләсезме, мин кем?
Без дәшмибез, ашавыбызны дәвам итәбез.
- Белмәсәгез, әйтим. Мин, Сәләхетдин абзыегыз, трактор бригадасының главный учетчысы... Мине бригадада уважать итәләр, особенно тракторчылар. Потому что мин аларның эшен саныйм, гәрүчи-ләрен дә санаучы мин. Менә мине ни өчен уважать итәләр. Аңладыгызмы?
Җавап бирмибез, ашавыбызда булабыз. Тиз генә тамак туйдырып йокларга ятарга кирәк безгә. Иртән торып мәктәпкә барырга бит. Ниятебез: Сәлә-хетдин абзыйның игътибарын җәлеп итмичә генә моннан шылырга.
Сәләхетдин абзый алдындагы азык-тәгамне бераз капкалый да тагы эчә. Ул инде нык исерек: хәзер ул безгә сөйләми, үз-үзенә сөйләнә. Моңардан файдаланып, сиздерми генә йокларга сызабыз.
Сискәнеп, безне югалткан чаклары да булгалый.
- Әй, мальчуганнар, сез кая? Чыгыгыз монда!
Без йокыга йомылган күзләребезне чак ачып, азапланып торабыз да, ярым ялангач көе аның каршына килеп басабыз.
- Сезгә сөйлим... тыңлагыз! Мин...мин трактор бригадасының главный...главный учетчысы...
Ул тагы да эчә һәм тәмам исереп, өстәлгә башын салып, йокыга китә. Без йокыга тынычланыбрак ятабыз.
Бер көнне тагын да яманрак хәл булды.
Бәхетсезлегебезгә каршы, ул көнне Сәлихә апа өйдә юк иде. - Мин иртәгә генә кайтырмын. Аш пешереп калдырам. Абзыегыз кайтуга чәй кайнатып, ашны җылытып торырсыз, - дип әйтеп калдырды ул безгә. Без инде аның аш-су хәзерләүенең кайбер ысулларын аз-маз белә идек. Ул әйтеп калдырганча эшләдек тә. Кичке ут алынгач, Сәләхетдин абзыйның кайту вакытына чамалап, пешереп калдырган ашны җылытып, самовар кайнатып куйдык, яшелчә бакчасыннан кыяр, суган кертергә дә онытмадык. Теләге-без, Сәләхетдин абзый бездән риза булсын, ник бу юк, ник теге юк, дип безне аптыратмасын.
Бу көнне ул бигрәк тә нык исереп кайтты. Ишек тупсасын атлап керү белән, егылмаска тырышып мич почмагына сөялде дә, тонган күзләре белән безгә текәлде.
- Әй, мальчуганнар, килегез, килегез әле монда... Килегез, дим бит... Минем янга... менә монда килегез!
Без мич алдыннан Сәләхетдин абзый янына елыштык.
- Я, Сәләхетдин абзый, йомышыңны әйт, ни кушасың?
- Никакой йомыш... дайте миңа өч... өч су-ум акча!
Без бер мизгел ишеткәнебезгә ышанмый аптырап тордык. Гали миннән зирәгрәк тә, батыррак та иде, җавапны тиз тапты:
- Сәләхетдин абзый, каян килсен безгә акча?
- Алдашма! Мин беләм, акчагыз бар. Синеке булмаса, менә моныкы бар, - дип имән бармагын миңа төзәде.
- Сәләхетдин абзый, минем дә бер тиен дә акчам юк. Булса, бирер идем.
- Син, мальчуган, алдыйсың. Үзем күрдем, әтиең сиңа өч сум... так точно, өч сум, дим, акча биреп калдырды.
- Аны без, Сәләхетдин абзый, тоттык, карән-дәш, дәфтәрләр алдык. Ышанмасаң, Галидән сора, лавкага икәү бардык.
- Значит, акчагыз юк?
- Юк, - дидек без беравыздан.
- Алайса бурычка китерегез.
- Нәрсә китерик, Сәләхетдин абзый?
- Нәрсә, имеш. Белмәмешкә салышмагыз, алдашып котыла алмассыз.
- Чыннан да белмибез Сәләхетдин абзый.
- Белмибез, дисеңме?
- Әйе белмибез...
- Ә Сәлихә апагыз ни китерә иде? Шуны, яртыны, менә монда гына - ул бармагы белән урам якка төртеп күрсәтте - мәктәпкә баргандагы чатта гына аның өе. Төне буе тәрәзә төбендә утыра ул убырлы карчык. Тәрәзәсенә бер чиртәрсең, ике чиртәрсең, йокымсыраган булса, тагы катырак дөбердәтерсез. Уяныр. Йокламый ул карчык, черем генә итә. Тәрәзәсен ачар, ни кирәк? дияр, сез: Кәрмин абзый яртыны бурычка сорады, диярсез. Бирер, бирми җибәрмәс, миннән курка ул картлач. Юк, дисә, чикушка алыгыз, бирер. Бирмәсә, мин укытырмын аның сабагын.
- Сәләхетдин абзый, Кәрмин кем ул?
- Миндә торасыз, шуны белмисезме? И аңгы-ралар, укучылар имеш, белем алып йөргән буласыз тагы, шуны да белмисез. Кәрмин ул - мин. Авылда мине уважать итеп шундый матур исем куштылар. Кәрмин! Матур исем бит!
Без дәшмәдек.
- Барыгыз, бар, бар, бегом! - дип җикерде ул безгә ишеккә таба кулын селкеп.
Без Гали белән кыен хәлдә калдык. Мәктәп балалары булып ничек инде төннә аракы эзләп йөрик ди. Бу хәбәр мәктәпкә барып җитсә, мәктәп-тән куып чыгарырлар, адәм мәсхәрәсенә калырбыз. Әти, әниләребезгә ничек җавап бирербез. Бармасак, Сәләхетдин абзыйдан куркабыз. Ул бит безнең хуҗабыз, без аның өендә торабыз, аның хатыны Сәлихә апа тәрбиясендә яшибез. Шулай да аракы артыннан йөрү безгә килешә торган эш түгел. Мин шулай уйладым. Гали дә шулайрак фикер йөртте, күрәсең. Гали миңа караганда батыррак иде. Куркып, калтырап төшмәде.
- Юк, бармыйбыз, Сәләхетдин абзый, безгә, мәктәп балаларына, ярамый.
- Теләсә нинди йомыш кушыгыз, тыңлыйбыз, әмма аракы артыннан бармыйбыз - дип өстәдем мин дә.
Безнең карышуыбыздан Сәләхетдин абзый-ның йөзе кыйшайды, күзләре акайды.
- Бармыйбыз, дисезме?
- Әйе, Сәләхетдин абзый, бармыйбыз, Без...
Яман ачулануыннан котырынып, Сәләхетдин абзый әллә ниләр кыланды: йодрыклаган кулларын һавада болгап, терәлгән миченнән аерылып, безгә табан атламак булды. Ләкин кузгалып китә алмады, кире мичкә таянды.
- Сукин сын мальчуганнар, мин сезнең хәзер сабагыгызны укытам, - дип, мичнең түр як почмагына сөялгән кисәү агачына үрелде, ләкин кулы җитмәде, лапылдап идәнгә егылды.
Шушы мизгелдән файдаланып, без җан-фәр-манга йөгереп ишек алдына , аннан урамга чыктык.
Чыктык та, туктадык.
Сентәбер башының күзгә төртсәң күренмәс болытлы караңгы төне. Беркая тәрәзәләрдә ут күрен-ми. Кеше-фәлән сөйләшкән тавышлар да ишетелми. Сирәк кенә бер-берсенә тавыш биргәндәй этләр өргәләп ала. Салкынча җил өрә, бераз өшеттерә дә башлады, - күлмәктән генә чыгып йөгергәнбез. Авыл ят. Монда Сәләхетдин абзый белән Сәлихә ападан башка беркемне белмибез. Шәрик малайларның кайберләре белән дуслашсак та, кая торганнарын белмибез. Беркемгә дә барып йөргәнебез юк иде әле.
Безне шомландыра да башлады. Нишләргә, кая барып сыенырга? - Бер-беребезгә ни әйтергә белми гаҗиз булып, тынып тордык.
- Әллә мәктәпкә барыйкмы, бәлки ачыктыр?! - дидем мин бераз дәшми торгач, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
- Ачык булмас... Мәктәп кадәр мәктәпне төнгә ачык калдырмаслар, - диде Гали ышандырырлык басым белән.
Шул вакыт кинәт, безнең бәхетебезгә каршы, урамыбызның мәктәпкә бара торган ягы очында бер өй тәрәзәсендә ут кабынды. Әйтерсең безне анда көтеп торалар, уйлап та тормыйча, шунда кузгалдык.
Урам тигезсезлекләренә абына-абына, урамга чыгарып ясалган бакча рәшәткәләренә бәрелә-төрте-лә, йокысыз этләрнең өрүләрен кузгата-кузгата тонык кына янган лампа шәүләсе күренгән теге өйгә чак барып җиттек, ниһаять. Никтер тәрәзә шакырга уйламадык. Капшана-капшана йортның капкасын таптык. Хуҗаның эт-фәләне юк, күрәсең, ишек алдында тавыш-тын ишетелмәде. Зур капкасы да, кече капкасы да эчтән терәлгән булып чыкты. Без уйга калдык - капканы кагаргамы, какмаскамы, каксак, хуҗа безгә ачуланмасмы. Башка чарабыз булмагач, тәвәккәлләдек. Гали, куркынып, уңайсыз-ланып кына, кече капкасына бер-ике тапкыр төртте. Күрше этләре кат-кат өреп тавыш бирделәр, хуҗаның тавышы ишетелмәде. Икенче тапкыр капканы кагарга мин җөрьәт иттем. Бераз тынып көткәч, ниһаять әкрен әйтелгән өн ишетелде. Ләкин ул без көткән ишек алдында түгел, ут шәүләсе күренгән урамъяк тәрәзәдән килде. Без шул якка күз салдык.
- Эй, кем анда? Саташтыңмы әллә, ник капканы дөбердәтәсең? - дигән ярым пышылдап әйтелгән карлыккан тавыш ишетелде - күршеләрне уятасың бит, - ди безне орышып. Тәрәзәгә якынлашкач, хуҗа-ның үзен дә күрдек. Башта тавышыннан кем икәнле-ген аңлап җитмәгән идек - олы яшьтәге әби икән. Ияк астыннан бәйләгән яулыгы өстеннән бүрек кебек нәрсәдер кигән башы һәм ярты гәүдәсе белән тыш якка сузылып безне үзенә чакырды.
- Сез икәү икәнсез. Я, сезгә ни кирәк, яртымы, кечкенәме?
Әбинең ни әйткәнен аңламыйча, бер-беребе-згә каранып алдык.
Монда да сүзне өлгер Гали башлады:
- Әби, безгә берни кирәкми. Без, укучы балалар, Сәләхетдин абзыйда яшибез. Ул безне куып чыгарды. Кая барырга белмичә, сезнең утыгызны күреп килдек. Безне кунарга җибәрмәссез микән, әби!
- Бер кичкә генә, әби, үтенеп сорыйбыз, - дидем мин дә Галигә кушылып.
- Укучы балалар, дисезме, Сәләхи куып чыгарды, дисезме?
- Әйе, куып чыгарды.
- Булыр ул пианчуктан. Аңарда ике укучы бала яшәвен беләм. Беләм, беләм. Авылда мин белмәгән хәл-хәбәр юк... Яман кеше ул Сәләхи, холыксыз, исер дисә сугыш чыгара, хатыны Сәлихәне дә тукмый. Көнсаен аракы сорап хатынын миңа җибәрә. Бурычка сорый, ә бурычын кайтармый. Бирмәсәң, үзе килеп гауга чыгара. Сиңа, убырлы карчыкка, урын табармын мин, сәвиткә бер генә сүз әйтер-мен, - дип куркыта. Нишлим, биреп җибәрәм, я кечкенәне, я яртыны. Соңыннан хатыны Сәлихә түли, тартып-сузып, я шәл сатып, я кешеләрдән бурыч алып. Яман кеше Сәләхи. Аны авылда исеме белән дә атамыйлар, Кәрмин генә, диләр. Аракы тапмаса, лавкадан, Кәрмин, дигән хушбуй алып эчә ди, шуңа аны шулай атыйлар.
Без төнге салкында өшеп, калтырап әбинең җавабын көтәбез, ә ул һаман үзенекен сөйли.
- Куып чыгарды, - дисезме?
- Әйе, куып чыгарды.
- Шундый ул Кәрмин, аңар ышанырга ярамый.
- Бер кичкә генә, дисезме?
- Әйе, әйе, әби, бер кичкә генә, кунып чыгарга гына - дидек без тагы да.
- Ярый алайса, Алла хакына, сезне кызганып кына. Барыгыз капкага, хәзер ачам.
Без шатланып, капкага йөгердек. Башыбызда бер генә уй, әби кире генә уйлый күрмәсен инде.
Әллә без куркынып көткәннән шулай тоелды-мыдыр, әби озак маташты. Ниһаять әбинең йоткерә-какыра ишек алдына чыкканын, аннан лап-лап атлап капкага таба килгәнен ишеттек. Капканы әби азапланып озак ачты.
- Адашкан исерек килеп кермәсен, дип эчтән терим. Эт тота алмыйм, аны бит ашатырга кирәк, үзем дә анда-монда тамак ялгап кына яшим.
Алай-болай төрткәләп капканы терәгәч, әби өйгә табан атлады. Караңгыда аны югалтмаска тырышып без аның артыннан иярдек. Ул аякларын әк-рен һәм авыр атлый, үзе сөйләнә:
- Кәрмин яхшы адәм түгел, аңарда, балакайлар, яши алмассыз...
Чолан аша узып, әби өй ишеген ачкач, тәрәзә төбендәге кәрәсин лампа яктысы монда төште. Чоланда без кеше кулы тимәгәндәй тәртипсезлек һәм җыйнаксызлык күрдек. Әйтерсең бу чолан түгел, әйберләре анда-монда бәрелгән склад диярсең. Монда, ни генә юк: ике якка өсте-өстенә төрле зурлыктагы әрҗәләр тезелгән, дивардагы озын кадакларга иске-поскы киемнәр, чүпрәк-чапраклар эленгән. Идәненә дә нәрсә генә бәрелмәгән. Без абына-төртенә, ике якка тезелгән әрҗәләргә бәрелә-бәрелә, эленгән әйберләр арасыннан чак узып, өйгә кердек. Өй эченә атлау белән безгә искелек исе һәм тынчу һава бәрелде. Караңгылыктан тышта чамаламаган идек, кергәч, күрдек, әбинең өе мунча кебек кенә кечкенә корылма икән. Аны да әби ике бүлмәле итәргә уйлады, күрәсең, алгы якта бер тәрәзә калдырып стенадан ишектән сул яктагы урыс миченә кадәр чаршау шикелле нәрсә тартылган. Бераз ачылган чаршау аша тәрәзә төбендәге лампа шәүләсендә түр як та бераз күренә: өстенә сары төстәге киез палас җәелгән стенадан стенага сузылган озын сәке икән. Алгы якта да, чоландагы кебек үк стенага, тәрәзә яңакларына ни генә эленмәгән. Эленгән чүпрәк-чапраклардан чаршау бавы менә хәзер өзелеп төшәр кебек салынган.
Әбинең өй эченең катсызлыгы безнең күңел-не нык төшерде. Ләкин кая барыйк, без шуңар да риза. Бер кичкә кер мичкә, дигән сүз бар бит, безнең хәлебез дә шундыйрак иде.
Әби чоланнан иске-поскы киемнәр кертеп түр як сәкегә бәрде.
- Мендәрләрем юк, - диде ул, - баш астыгызга да, өстегезгә дә шулар булыр, - аннан кулы белән ал якка ымлап күрсәтте - минем урыным анда.
Ишекне кергәч, уңъяк дивар буйлап, лампа утырган тәрәзәгә кадәр җиткереп ясалган бер кешелек кенә ятагы бар икән әле әбинең - күрсәткәне шул иде.
Әби бәргән иске кием-салымнарны үзебезгә кирәкчә уңайлап, бер-беребезгә елышып йокыга яттык. Тәрәзә төбендәге лампа да басылды. Бераздан бөтенләй сүнде. Әбинең пыш-пыш сулыш алган тавышы ишетелә, ул да йокыга салынды ахры.
Ләкин мин йокыга китә алмадым. Сәләхетдин абзыйның безне куып чыгаруы мине тетрәтте. Иртәгә кая барып, кемгә мөрәҗәгать итәрбез, безне фатирга кертүче мәрхәмәтле кеше табылырмы? Табылмаса, нишләрбез? - шундый хәвефле сораулар башымда бөтерелде. Галине дә, мөгаен, шундыйрак уйлар борчыгандыр, аның сулыш алуыннан йокламаганлыгын тоям, еш кына ул кымшанып-кыбырсынып куя. Ләкин ләм-мим сүз кушмый.
Шактый озак вакыт узды, һаман йоклый алмыйм. Тегендә-монда өй чикерткәләре сызгыра. Без-нең өйдә андый бөҗәкләр юк иде, монда каян килделәр икән, дип тә уйлап куйдым. Бераздан йокымсырый башлаган идем дә, күзләрем тагы да ачылып китте. Тәнемне нәрсәләрдер тешли-аши башладылар. Зыр-зыр әйләнәм, кулларым белән капшанып, куарга маташам, ләкин файдасыз. Тәнемнең бер урыныннан кусам, икенче урыныннан тешлиләр. Болары тагы нәрсә? Соңыннан исемә төште. Кайбер өйләрдә, кандала, дигән кеше канын - эчүче бөҗәкләр була, дип әти-әниемнең сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде, болар шулар, күрәсең.
Тагы да күпмедер вакыт узды. Шундый азапта да йокы басты, ләкин йокыга китеп өлгерә алмадым. Кемдер әбинең башы очындагы тәрәзәне әкрен генә какты. Әби йокыга сак икән, тәрәзә ачылган тавыш ишетелде.
- Кем анда? - диде әби тавышы.
- Мин, Хәйрулла, Шәрәфи абзый улы. Мине «Хәйруш» диләр.
- Ни кирәк?
- Бер кечкенәне генә.
- Дөрес бирәсеңме? Ут ягып тормыйм.
- Дөрес, Сантый әби, артыгы белән, как положено.
- Мә алайса. Акчаңны, иртә белән санармын.
Әбидән тәрәзә каккан кеше нәрсә алгандыр, шайтан белә. Ярты төндә ул нәрсә аңар ник кирәк булгандыр, гаҗәп.
Тәрәзә ябылды. Әби ятты ахры, аның хырылдабрак сулыш алган тавышы ишетелә, йокыга да китте, күрәсең.
Иртәге көнебез хакында уйланып ята-ята ки-нәт кенә Сәләхетдин абзыйның: Ул убырлы карчык төне буе тәрәзәсе төбендә утыра, - дигән сүзе исемә төште. Аңлагандай булдым. Теге әбигә килгән кеше, бер кечкенәне генә сорады. Ул шкалик булган, күрә-сең. Без шул аракы сатучы карчыкка тап булдык, күрәсең. Алла сакласын - дөрес була күрмәсен.
Әби безне:
- Әй, шәкертләр, торыгыз, мәдрәсәгә соңга каласыз, - дип таңнан уятты.
Без Сәләхетдин абзыйларда болай иртә тормый идек. Сәлихә апа безне вакытында гына уята, юынабыз, ашыйбыз, эчәбез һәм ашыкмыйча дәрес-ләр башлануга мәктәпкә килеп җитәбез.
Йокыбыз туймаса да, хуҗа әби уяткач, күзлә-ребезне тырный-тырный кыенлык белән тордык. Өс-астыбыздагы иске кием-салымнарны әби әйткән урынга чыгарып элдек. Юыну комганы тышта икән, алмаш-тилмәш су салышып юындык.
- Сезгә бәрәңге пешердем, - диде әби чолан бусагасына чыгып, - кайнар чакта ашагыз, - шунда ук кинәт кенә. - Сезнең соң ашарыгызга бармы? - дип сорады сүз уңаеннан кебегрәк.
- Бар, әби, бар, - дидек без икебез берьюлы, - Сәләхетдин абзыйларда.
- Узган якшәмбе генә әти китереп китте - дидем мин өстәп.
- Маегыз да бармы?
- Бар, бар. Әти тагы йомырка да, тары ярмасы да китерде.
- Итегез дә бармы?
- Анысы юк әле, әти соңрак, салкынайгач, сугым суйгач, китерермен, диде.
- Алай икән, тәгамыгыз бар икән.
- Бар, әби, бар, Аллага шөкер.
- Бик әйбәт... бик әйбәт...
Без түр сәкенең мичъяк очына утырып, кабыгы белән пешерелгән, кайнарлыгыннан буланып торган бәрәңгене комсызланып ашарга керештек. Кичә кич Сәләхетдин абзый белән бергә утырып ашап-әчәрбез, дип, көткән идек, ә ул, белгәнегезчә, әнә ниләр кыланды. Без үзебез хәзерләгән аш-чәйне калдырып, Сәләхетдин абзыйның сугышуыннан куркынып, урамга йөгереп чыктык та, кире кайтмадык. Әбигә килгәч тә, ашамыйча, буш корсак белән йокларга яттык. Ачыкканбыз. Шуның өстенә әбинең бәрәңгесе дә бик тәмле икән.
Чоланга чыгып киткән әби бераздан кулына күптөрле чүпрәкләрдән җыеп тегелгән шактый зур букча тотып керде һәм безгә үзенең көне буе өйдә булмавычагын әйтте.
- Бәрәңгене күп пешердем. Төштә дә, кичен дә шуның белән тукланырсыз, - диде. - Мәдрәсәгә киткәндә кечкенә капканы ачык калдырмаска, эчтән терәп китәргә кушты. Коймада кул сыярлык тишек бар икән, капканы шуның аша бикләп була икән. Бераздан әби тагы әйләнеп керде.
- Азык-төлекләрегез бар, дидегезме әле? - дип сорады тагы да керү белән.
- Бар, әби, бар. Барысы да Сәләхетдин абзыйларда.
- Алайса, сез ул гөнаһ шомлыгына кире кайтырга уйламагыз. Сезгә ул пианчук тыныч яшәргә бирмәс,- дип кисәтте һәм кинәт кенә безгә үзендә калырга тәкъдим итте.
- Урыныгыз әнә бүген йоклаган түр сәкедә булыр. Сезне борчучы булмас, азык-төлекләрегезне монда китерегез, - диде.
Без көтелмәгән шатлыклы хәбәрдән аптырап калдык. Ашавыбыздан туктап, Гали белән бер-бере-безгә карашып алдык. Менә бәхет!
- Әйе, әйе, монда, миндә калыгыз.
Әбинең өй эче, андагы тәртипсезлек, паксызлык безгә охшамаса да, аның тәкъдиме нәкъ безнең теләккә туры килә. Шул мәсьәлә бит инде безне төне буе борчыды һәм хафаландырды. Без калырга риза булдык. Без бераз тынычландык: начармы, яманмы - яшәр урыныбыз бар. Бүген әйберләребезне Сәләхетдин абзыйлардан китерәбез дә, бу вакытта Сәләхетдин абзый эшенә киткән була, бу безнең өчен уңайлы хәл - аның белән очрашасыбыз килми. Алла сакласын, сугыша башлавы да мөмкин. Ләкин хәзер әле Сәлихә апа да өйдә булмас, чөнки, белгәнебезчә, ул станциядән, поездан дигән сүзем, төш вакытына гына кайтып җитә. Мәктәптән чыккач, барырбыз.
Бәхетебезгә каршы, укытучыларыбыздан безне тактага чыгаручы, сораучы да булмады һәм ваемсыз утыруыбызны да сизмәделәр. Дәресләребез беткәч, - көн икенче яртысына авышкан иде инде, - кием-салымнарыбызны, китап-дәфтәрләребезне, карандаш-каләмнәребезне һәм тәгам-азыкларыбызны Сәлихә ападан барып алып әбинең өенә китердек.
Безнең белән кичә булган хәлне Сәлихә апа белә иде ахры, - безгә шулай тоелды, - ул безнең бар азыкларыбызны да хәзерләп куйган, килүебезне көтеп торган. «Без китәбез», диюебезгә гаҗәплән-мәде, ник китүебез хакында да сорамады, без дә ачыклап тормадык. Ләм-мим сүзсез бар әйберлә-ребезне кулыбызга алдык та, киттек. Эчебездән Сәлихә апаның: «Китмәгез, калыгыз»,- дигәнен көтсәк тә, без аңардан бу сүзне ишетмәдек. «Хуш булыгыз, гаепләмәгез» - диюе белән чикләнде. Килгәләп йөрегез, дип тә әйтмәде, хәтта. Ләкин без аңар үпкәләмәдек. Сәләхетдин абзыйның эчкече генә түгел, яман холыксыз адәм икәнен һичшиксез ул күбрәк беләдер, аның безнең белән очрашуы хәерле бетмәвечагын аңлыйдыр. Шулай да рәхмәт-ләребезне йөрәк җылылыгы белән әйтә алмадык - сүзләребез бик салкын яңгырады. Ә бит ул безнең җылы, мәрхәмәтле сүзләребезгә лаеклы иде. Бер айга якын тәрбиясендә яшәдек, аңардан яхшылыктан башка нәрсә күрмәдек. Ул иртән безне нәкъ кирәк вакытта уята, чәй эчереп мәктәпкә озата, кайтуыбызга ашарга хәзерләп тора, кичен дә тамагыбызны туйдырып йокыга озата иде. Соңыннан аңа җылы сүзләребезне әйтә алмыйча китүебезгә үзебезне гаепле санап, озак үкенеп йөрдек. Соң булса да, Аллага шөкер, күкрәгебездә уңайсыз төер булып йөргән үкенечебезне җуя алдык. Ун классны бетереп, Аксудан бөтенләй китәргә җыенган көнне Сәлихә апага да кереп чыктык. Бәхетебезгә каршы, Сәләхетдин абзый өйдә юк чак иде. Безгә карата аның мәрхәмәтлеге, изгелеклеге өчен тартынмыйча аңар күп рәхмәтләребезне әйттек. Сәлихә апага бу көтелмәгән хәл булды, ахры. Башта ул җылы сүзләребезне аңламагандай, ялгыш ишетәм микән әллә, дигәндәй күзләрен тутырып бер мизгел безгә карап торды. Без аның күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп төшкәнен күрдек.
- Яхшы сүзләрегезгә үзегезгә рәхмәт, - диде ул безне озатып.
Ләкин без әбидә калырга ризалык бирүебезгә тиз үкендек. Аның яшәү рәвеше һәм гореф-гадәтләре безнең әдәп-әхлагыбызга туры килми икән.
Юк, ялгыш аңлый күрмәгез, әбинең өе эчен-дәге тәртипсезлеге, паксыз-пычраклык хакында гына әйтмим мин. Ят авылда һәр почмагы көзгедәй ялтырап торган әниебез өедәй фатирда яшәрбез дип хыял итмәдек без. Бер кичкә кер мичкә, диләр бит олылар. Хуҗа әбинең өй чикерткәләре сызгыруына да, кандалалары тешләвенә дә бер кышка чыдар идек әле, ә киләсе уку елында, Алла кушса, тулаем тору йортына, ягъни «Интернат» дигән өйгә күчәр идек.
Тик безне биредә һич тә башыбызга кермәгән ике яман хәл тәкатебездән чыгарды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Гөлниса - 2
  • Parts
  • Гөлниса - 1
    Total number of words is 4305
    Total number of unique words is 1988
    35.6 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    57.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Гөлниса - 2
    Total number of words is 4258
    Total number of unique words is 2101
    35.6 of words are in the 2000 most common words
    51.1 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Гөлниса - 3
    Total number of words is 4307
    Total number of unique words is 2077
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Гөлниса - 4
    Total number of words is 4220
    Total number of unique words is 2122
    36.2 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Гөлниса - 5
    Total number of words is 4224
    Total number of unique words is 2132
    34.8 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Гөлниса - 6
    Total number of words is 4255
    Total number of unique words is 2131
    34.7 of words are in the 2000 most common words
    49.9 of words are in the 5000 most common words
    57.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Гөлниса - 7
    Total number of words is 4282
    Total number of unique words is 2040
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Гөлниса - 8
    Total number of words is 969
    Total number of unique words is 624
    46.7 of words are in the 2000 most common words
    59.1 of words are in the 5000 most common words
    66.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.