Latin

Гөлбәдәрнең Мәхәббәте

Total number of words is 2725
Total number of unique words is 1285
46.6 of words are in the 2000 most common words
63.6 of words are in the 5000 most common words
71.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
Кизү бүлмәсенә килеп керү белән, баш врач Якупов сорашырга кереште:
– Я, ул-бу яңалыклар булмадымы?
– Барысы да гадәттәгечә генә әле, – диде шәфкать туташы Мария.
– Ә егетнең хәле ничек? Теге акыллы егетебезнең дим.
Бу юлы Мария тиз генә җавап кайтармады. Укып утырган китабын ябып, аны, һич тә моның кирәге булмаса да, өстәлнең икенче башына этеп куйды. Аннан соң гына:
– Шул бер көенчә, – диде. – Хәсрәт белән кибегеп бетә инде безнең ул егетебез.
Мария, үз уендагыларның барын да әйтергә уңайсызланып, беркадәр вакытка сөйләүдән тукталып торды. Аннары:
– Гомумән, ул егетебез үзен һич тә акыллыларча тотмый шикелле, – диде. – Алты ай буенча кеше белән сөйләшмә, нинди танышларың, туган-тумачаларың барын да әйтмә, имеш!
Ул тагын тукталып торды. Әмма баш врачның йөзенә күтәрелеп карамады. Аннан соң, әйткәч әйтим инде, дигән шикелле итеп:
– Бу инде үз-үзеңне артык дәрәҗәдә сөю, һавалану, кирәгеннән артык кирелек күрсәтү! – дип тә өстәде.
Түземлелекнең тәмам чиктән чыгуы аркасында ни эшләргә дә белмичә аптырау һәм газаплану нәтиҗәсендә әйтелгән сүзләр иде болар. Шунлыктан да бу сүзләрне әйтеп бетерер-бетермәстән үк аның яфрак шикелле юка иреннәре калтырана башлады. Күзләреннән, терекөмеш бөртекләре шикелле булып, кайнар яшь тамчылары тәгәрәп төште.
Баш врач Якуповка Марияның мондый борчулы, җан әрнеткеч газаплы хәлдә булуы бик сәер тоелды. Ул: “Бу нәрсә? Мәхәббәт дип аңларгамы әллә моны?” – дип уйлап, кызга һич тә сиздермичә, авыз эченнән генә көлемсерәп куйды. Ләкин баш врач Марияның хәлен беркадәр аңлый да иде. Нурислам алты ай буенча шушы госпитальдә хәрәкәтсез ята. Нәкъ алты ай буенча Мария аны тәрбияләп, кечкенә баласын иркәләгән ана шикелле иркәләп, аның күңелен табарга тырыша. Ләкин аның бу тырышулары һәрвакыт нәтиҗәсез кала килде. Марияның, ялынып-ялварып таныш-белешләре турында сорау һәм үтенүләренә каршы да Нурислам:
– Минем беркемем дә юк. Гомумән, хәзер инде мин берәүгә дә кирәксез булып калдым, - диюдән башканы белмәде.
Шунлыктан да Якупов, үзендәге беренче карашта туган җиңелчә елмаясы килү тойгысын бик тиз җиңеп, Марияга якын итеп карады:
– Менә инде монысы килешми, – диде. – Безгә, медицина хезмәткәрләренә, түземле булырга кирәк. Авыруны физик яктан сәламәтләндерү генә җитми әле. Бигрәк тә мондый авыруларны... Аңарда мораль яктан ныклык тудырырга, аның рухын күтәрергә кирәк. Ә сез, сеңелкәем, шушы көнгә кадәр түздегез-түздегез дә, бүген көчсезлек күрсәтәсез. Авыру эзлекле рәвештә үзенең башта ук уйлаган фикерендә нык тора. Ә сез... Бер сез генә дә түгел, без барыбыз да, аңарда ничектер килеп туган шушы кирәксез, һичбер төрле мәгънәсе булмаган фикерне һаман да әле сындыра алмыйбыз.
Баш врач ак халатын кия башлады. Шул ук вакытта ул үзенең сүзен дәвам итте:
– Аннан соң, сез әйткәнчә, ул һич тә кире, дуамал кеше түгел бит. Заманында ул, мөгаен, эш сөючән, булдыклы егет булган. Ләкин мактанчык булмаган. Ә хәзер ул нинди хәлдә? Ике аягы тиң тездән ала кисеп ташланган... Аңардагы көчле тыйнаклык, теге вакытта аны бизәп торган бу күркәм сыйфат, хәзер кире ягы белән үсеп китә...
– Ләкин, – диде Мария борчулы тавыш белән, – тыйнак булам дип әйтеп, үз-үзеңне ким күрүнең дә бер чиге булырга тиеш бит инде.
Якупов, Марияның бу сүзләренә җавап кайтарып тормастан:
– Кичә мин калдырып киткән “Корыч ничек чыныкты” китабын укымадымы? – дип сорады.
– Укыды. Кич буе шуны укып, тәмам арыганнан соң гына йокыга китте.
– Менә, менә! Бу инде үзе бик яхшы күренеш...
Баш врач, кизү бүлмәсеннән чыгу өчен ишек тоткасына кулын салды. Ләкин аның кулыннан тотка йолкынып, кинәт кенә ишек ачылып китте. Ишек янында ябык кына чырайлы, кыскартып киселгән кап-кара бөдрә чәчле, чым-кара күзле бер кыз бала басып тора иде. Аның шаян күз карашында, уенчак елмаюында, гомумән, торган урынында килешле генә хәрәкәтләнеп, кул бармакларын кузгаткалап торуында – бертөрле ягымлылык, кешеләрне үзенә тарта торган җылылык һәм саф яшьлек дәрте бөркелеп тора. Шул ук вакытта ул үзен инсафлы тотып, беренче мәртәбә генә күргән кешеләре алдында азрак тартынганлык күрсәткәндәй бер йомшак тавыш белән:
– Гафу итәсез, миңа госпиталь начальнигы кирәк иде. Аны күрергә мөмкин булырмы икән? – дип сорады.
Кызның муенында кызыл галстук иде. Бүген, бәйрәм көнне, бу кунакларның киләсен монда беләләр иде инде. Шулай да Якупов, уендагын аныклау өчен генә шикелле итеп:
– Сез кемнәр буласыз соң? – диде.
– Без егерме өченче мәктәп пионерлары, яралы абыйларыбызга бәйрәм бүләкләре китердек, – дип җавап бирде кыз.
Ул әле һаман да ишек янында, бер кулын ишек тоткасына салган килеш басып тора иде. Якупов, кул хәрәкәтләре белән кызга бүлмә эченә керергә күрсәтеп:
– Рәхим итегез! – диде.
Кул сәгатенә карап алганнан соң сүзен дәвам итте:
– Бик вакытлы килдегез әле сез. Иң элек, таныш булыйк...
Танышып алганнан соң, Мәсгудәнең иптәшләрен чакырып кертү өчен дип, алар өчесе дә тышка чыктылар.
Пионерларның кайсылары госпиталь баскычына, кайберләре шуннан ерак түгел генә агач күләгәләренә утырганнар да, үзара сөйләшеп, Мәсгудәнең чыгуын көтәләр иде. Госпиталь ишеге ачылу белән алар барысы да сикерешеп тордылар. Җиргә куйган кәрзиннәрен, газетага яки яулыкка төргән төенчекләрен алып, ашыга-ашыга госпиталь баскычы әйләнәсенә җыелдылар. Мәсгудә дә йөгереп барып иптәш кызы кулындагы үз кәрзинен алды.
Якупов, Ватан сугышында яраланган абыйларына шундый зур хөрмәт күрсәткәннәре өчен аларга рәхмәт әйтте. Шуннан ул пионерларны сафка тезде. Барлык палаталарга да җитәрлек итеп төркемнәргә бүлде.
Мария, беренче күрүе белән үк, Мәсгудәне Нурислам Әминов янына алып керергә кирәклек турындагы фикергә килде. “Ут чәчрәп торган терчә кыз... Бәлки, азрак сөйләндергәләп, күңелен ачып утырыр үзенең”, – дип уйлады ул. Якупов та моңар каршы килмәде, Мәсгудәне һәм тагын өч кызны Мария карамагына бирде.
Алар, аяк очларына гына басып, уң яктан бик күп ишекләр тезелеп киткән озын коридор буенча бардылар. Өске катка менделәр. Бер бүлмәне узып, икенчесенең ишеге янында туктадылар. Башта Мария бүлмәгә үзе генә кереп чыкты. Шуннан соң гына:
– Рәхим итегез, иптәшләр, рәхим итегез, – дип, һәрберсенең аркасыннан сөеп, кунакларны бүлмәгә алып керде.
Сокландыргыч дәрәҗәдә чиста һәм яп-якты бүлмә. Уң якта ике, сул якта ике карават булып, бүлмәдә барысы дүрт кеше, яралы дүрт сугышчы урнашкан иде. Караватлар, шулай ук авырулар үзләре дә ап-ак простынялар белән капланганнар. Һәрбер карават янында берәр тумбочка. Тумбочкалар өстенә алсу-кызыл чәчкәләр белән бизәлгән гөлләр куелган.
Мария, калган кызларның һәрберсенә берәр карават күрсәтте дә, Мәсгудәне уң як түргә, гаять зур тәрәзә турысына урнашкан караватка таба алып китте.
Ләкин менә шунда бер гаҗәп хәл, һич тә көтелмәгән вакыйга булып алды. Карават өстендә яткан яралыны күрү белән Мәсгудәнең ягымлы, дәртле елмаюлары юкка чыкты. Каяндыр кинәт кенә килеп чыккан болыт шикелле, аның йөзен караңгы пәрдә каплап алды. Берникадәр вакытка ул тукталып, ни эшләргә, нәрсә дип әйтергә дә белмичә аптырап торды. Кулындагы кәрзине идәнгә төшеп киткәннән соң гына, һушына килгәндәй, тиз-тиз генә як-ягына каранып алды. Аннан соң, яралы сугышчыга таба бер-ике адым атлап:
– Ах, Нурислам абый! Син түгелме, син түгелме соң бу, Нурислам абый?! – диде.
– Сеңлем Мәсгудә? Ничек син монда? – дип каушап калды Нурислам.
Мәсгудә аңар таба ташланды. Ни эшләргә дә белмичә аптырап, яңадан идәндә аунап яткан кәрзине янына барды. Кайтадан Нурисламга таба килде һәм аны кочаклап алды. Аннан соң, кул аркасы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә:
– Без ничәмә-ничә айлар буенча синнән хат көтәбез. Юк та юк. Ә син монда гына ятасың икән, – диде.
Кәрзинендәге бүләк әйберләрен алып, аларны тумбочка өстенә куя-куя сүзен дәвам итте:
– Менә бу алмаларны, менә бу ике зур кызыл алманы Гөлбәдәр апай синең өлешең... Нурислам абыеңның өлеше дип әзерләгән иде. Бу кадәр туры килер икән, бу кадәрле дә үзеңә туры килеп торыр икән!..
Берничә минут шулай үткәннән соң Мәсгудә елаудан туктады. Сүзләрен билгеле бер тәртипкә салып, үзенең мәктәптә укуын, Гөлбәдәр апасының заводта эшләвен, үзләренең ничек-ничек итеп көн-тормыш кичерүләрен сөйләп бирде.
Нурислам аның сүзләрен яратып, гаять дәрәҗәдә кызыксынып тыңлады. Соңгы ике ел эчендә Мәсгудәдә булган үзгәреш, тормыш мәсьәләләренә аның бөтенләй зурларча карап сүз-фикер йөртүе – Нурисламны аерата дулкынландыра иде. Шулай да ул үзен-үзе кулга алырга, матур, ләззәтле хисләр шаукымыннан мөмкин кадәр тизрәк айнырга тырышты. Һәм ул, әүвәлгегә караганда шактый ук коры, бөтенләй күңелсез бер тавыш белән сөйли башлады:
– Ә миңа сез һич тә үпкәләмәгез, сеңлем. Хәзер инде минем беркемгә дә кирәгем юк. Минем өчен, миңа якын булган кешеләрнең мине күрмәүләре, минем турыда уйлап аларның борчылмаулары... мине онытулары яхшы...
Мәсгудәнең күзләре яңадан яшьләнделәр. Иреннәре, куллары, бөтен тәне калтырана башлады. Ул:
– Бер дә кирәкмәгән сүзләр сөйлисең, Нурислам абый! Юк сүзләр сөйлисең, - диде.
Урыныннан кузгалып, чәчләрен рәтли-рәтли сүзен дәвам итте:
– Менә мин Гөлбәдәр апайга кайтып әйтим әле. Ул килеп, – шул вакыт Мәсгудә шаян, балаларча саф һәм беркатлы көлү белән көлеп куйды. Күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп алды, – апай килеп кирәгеңне бирсен әле, менә, юк-бар сүзләр сөйләнеп ятканың өчен...
Нурислам тагын нәрсәдер әйтмәкче иде. Әмма Мәсгудә аңар авыз ачарга да ирек бирмәде. Уйный-көлә үзенекен сөйләп, кайтырга җыена башлады. Мария да Мәсгудә ягыннан төште. Ул:
– Шундый якын, шундый үз итеп караган кешеләрең була торып, бу нинди хәл тагын, – диде.
Ләкин Марияның тавышы нык кына үзгәргән, ул шактый гына йомшарган иде инде. Хәзер аңарда әүвәлге борчылу, үзен чиктән тыш көчсез күрү һәм тынычсыз тоту сизелми. Киресенчә, Нурисламның кирелеген сындыру өчен мөмкинлек тууга шатлана иде ул.
Төнге сменадан Гөлбәдәр, тәмам талчыгып, көндезге уникеләрдә генә кайтып керде. Анасы кызын көтеп өстәл янында утыра иде. Гөлбәдәр өй ишегеннән кергәч тә, аның хәлен-әхвәлен сораштырып, Маһинур карчык урыныннан кузгалды. Мич кырыенда парлары бөркелеп утырган самавырны өстәл өстенә китереп куйды. Тагын ниндидер вак-төяк эшләрне башкаргандай итеп, ары-бире әйләнә башлады. Ә үзе, кызына аз гына үпкәләгән дә, һичбер үпкәсез, тик болай гына,фәкать эче пошканнан гына сөйләгән дә шикелле итеп:
– Уйлаган ием лә аны, тагын шул икенче сменага калгандыр дип, – диде. – Бәйрәмне дә матурлап кына ял итеп үткәрә белмисең инде, кызым.
Бераздан, көйләп кенә әйтелгән бу сүзләрне дәвам итте:
– Кино, театрларга баргаласаң, бәлки, кеше арасында күңелең ачылыр ие. Болай итеп бигрәк бетәсең, бигрәк тә кибәсең ләбаса инде син. Борының белән күзләрең булмаса, йөзеңә карап үзеңне танырлык та түгел...
Карчык сүзеннән бүленеп торды. Гөлбәдәр, аңа һичбер җавап кайтармыйча гына, өстәл кырыена барып утырды. Аңар ашау-эчү мәшәкатьләрен тизрәк бетерергә, эшкә барганчы бераз ял итеп, азрак кына булса да йоклап алырга кирәк иде... Карчыкның тагын нәрсәдер әйтәсе килә иде әле. Ләкин ул турыдан-туры Нурисламның исемен телгә алырга кызыннан уңайсызлана иде. Ул, эш юктан эш тапкан итеп, мич алдына таба китте. Гөлбәдәрнең мич өстенә куелган эш киемнәрен алып, бер урыннан икенче урынга авыштыргалап куйган итте. Бары тик шуннан соң гына:
– Кем белә бит әле, безнең бәхеткә аның исән-сау булуы да мөмкин. Дөнья булгач төрле хәлләр очрый бит ул. Бигрәк тә сугыш җирендә, – диде.
Нәкъ шул вакыт өй ишеге ачылып китте, һәм аннан Мәсгудә килеп керде. Ул, йөгереп барып Гөлбәдәрнең кочагына ташланды да:
– Апай җаным! Ни, госпитальдә, апай җаным, Нурислам абыйны күрдем! – диде.
Маһинур карчык белән Гөлбәдәр, ни эшләргә, нәрсә дип әйтергә дә белмичә аптырап калдылар. Бигрәк тә Гөлбәдәр югалып калган шикелле булды. Сеңлесе Мәсгудәнең сүзләрен ишеткән үз колакларына үзе ышанырга да, ышанмаска белми иде ул. Шулай да, урыныннан кузгалып, өстенә һәм аякларына киенә, Нурисламы янына бару өчен ашыгыч рәвештә җыена ук башлады. Кайда тукталырга, нәрсәгә тотынырга да белмичә идән буйлап ары-бире йөргән чагында анасы аңар куе чачаклы ак ефәк шәлен китереп тоттырды. Кызының колагына гына әйткән шикелле итеп, пышылдап кына карчык нәрсәләрдер сөйләнгәләп тә куйды. Мәсгудә дә Нурислам турында әллә нәрсәләр әйтеп бетте. Гөлбәдәр өчен, ул хәзер төш күрә, монда сөйләнгәннәрнең барын да ялгыш ишетә, бу эшләрнең һәммәсен өнендә түгел, әлбәттә, төшендә, бары тик төшендә генә эшли кебек иде. Ул, Мәсгудә әйткәннәрне үз эченнән генә кабатлый-кабатлый:
– Аяклар, аяклар... Нурисламның аяклары... – дия иде.
Гөлбәдәр өчен һәрбер минут кадерле иде. Аңа тизрәк, мөмкин кадәр тизрәк Нурисламны күрергә кирәк иде. Ул, өйдән чыгып капкага табан барган арада: “Нишлим икән соң, әгәр дә трамвайга чират зур булса?” – дип уйлады. Аны озата чыккан Маһинур карчык, кызының уендагын аңлап алган шикелле:
– Бала-ам! Кеше күп булса да трамвайны көтеп ала күр, – диде. – Җәяү ни хәтле генә кызу барсаң да, трамвай барыбер узып китә ул.
Һәм: “Нурислам белән ипләп сөйләшә күр, авыру кешенең хәтере калырлык булмасын”, –дип тә әйтмәкче иде. Ләкин моңар карчыкның авызы ачылмады. Уендагыларын аңлатырга тырышкандай, кызын кабат-кабат аркасыннан сөю белән генә канәгатьләнде...
Ерактан килгән трамвай тавышын ишеткәч тә, кешеләр арасында шау-шу кузгалды. Чиратсыз алга үтәргә теләүчеләрнең берсен дә җибәрмиләр иде. Шулай булса да Гөлбәдәр үзенә чират-фәлән алып тормады. Турыдан-туры алга үтеп:
– Иптәшләр! – диде. Ул чак-чак кына: “Минем эшем бик ашыгыч”, – дип әйтеп җибәрмәде. Мондагыларның һәркайсының да кичектерергә ярамый торган йомыш-юллары бар иде. Әгәр дә Гөлбәдәр эш турында сүз кузгатса: “Шулкадәр ашыгыч эшең булгач, нәрсәңә шушы көнгә кадәр йоклап яттың?” – дип әйтүләре мөмкин бит. Ул, чиксез дә көчле дулкынлану аркасында калтыранып чыккан йомшак тавыш белән:
– Иптәшләр! – дип кабатлап әйтте. – Хәбәрсез югалган кешемне таптым. Чиратсыз үткәрегез, зинһар.
Берничә минуттан ул инде госпиталь ишеге янында иде. Монда аны медсестра Мария каршылады. Мәсгудәгә бик нык ошавы буенча Гөлбәдәрне шунда ук танып алса да, ул:
– Сезгә кем кирәк? Үзегез кем буласыз? – дип сорады.
Гөлбәдәр, бераз тартына төшеп, яшь белән җепшекләнгән озын керфекләрен түбән иде:
– Мин Әминов Нурислам янына килдем, - диде. – Мин аның... сеңлесе...
“Беләм инде мин сезнең нинди “сеңел” булуыгызны”, – дип уйлап алды Мария. Ләкин нигә артык сүзләр, кирәге булмаган сораулар? Ул тик:
– Ә сез аның нинди хәлдә икәнен беләсезме соң? – дип кенә сорады.
– Беләм, барын да беләм, – диде Гөлбәдәр.
Мария аны сул беләгеннән култыклап алды да, үзенең матур елмаюы белән иркәли-иркәли, Гөлбәдәрне киң баскыч буйлап югарыга алып менеп китте.
Менә алар Нурислам ята торган бүлмәнең ишеге янына барып та җиттеләр. Мария:
– Тик бер генә минутка! Мин хәзер әйләнеп чыгармын, – диде. Ишекне шакып эчтәгеләрдән рөхсәт сорады да, яралылар янына кереп китте.
Гөлбәдәр түземсезлек белән көтеп калды. Сөйгәне белән аның арасын юка гына такта ишек аерып тора иде. Ул: “Беренче күргәч тә нәрсә дип әйтермен икән? Менә инде сиңа кирәк булса. Бик күп сүзләр әйтәсем, әллә нәрсәләр сөйлисем бар кебек иде. Ә хәзер бөтенесе онытылды, зиһенем-фикерем таралды”, – дип уйлады. Ишек аръягында Нурисламның кызып-кызып сөйләгән сүзләрен, аның ниндидер газаплы һәм әрнүле тавышын ишетү белән Гөлбәдәрнең уе бүленеп калды. Ул, аяк очларына гына басып ишеккә якынрак килде һәм тыңлый башлады. Нурислам:
– Иптәш медсестра! – диде. – Мин сезгә күп мәртәбәләр әйттем бит инде: минем өчен һич тә борчылмагыз, минем янга беркемне дә кертмәгез.
– Ә мин сезнең ул сүзләрегезне ишетергә дә теләмим! – диде Мария. – Әгәр дә үзегезне кызганмыйсыз икән, сезнең өчен янып-көеп йөрүчеләрнең кадерен белергә, аларның хәлләренә керергә кирәк. Аңлый алмыйм, бу нинди бетмәс-төкәнмәс кирелек, үзсүзлелек икән сездә?!
Марияның болай кискен, чын күңелдән үпкәләп, хәтта ачуланып ук сөйләве Нурисламны бераз йомшарта төште. Ул, инде җиңелә барган тавыш белән:
– Иптәш медсестра, нигә инде шулай кызып китәргә? Әллә ничек кенә җиңел карыйсыз сез бу мәсьәләгә. Минем нинди хәлдә икәнемне дә белми бит ул. Әгәр дә белсә монда кадәр килеп тә йөрмәгән булыр иде, – диде.
– Тагын шул иске җыр. Аңар сеңлесе һәммәсен дә сөйләп биргән инде. Ул белмәгән бернәрсә дә юк монда.
– Алай булгач, ул мине күреп китәр өчен генә килгән булыр. Мондый кирәксез кызыксынуның кемгә хаҗәте бар соң? Юк, иптәш медсестра, сез миңа ачуланмагыз, аның белән очрашу безнең икебез өчен дә авыр булачак. Мондый очрашу безнең кайгы-хәсрәтләребезне генә арттырачак...
Шул вакыт, бик каты тартылудан ишек ачылды. Бүлмәдәгеләр борылып карарга да өлгермәделәр, аннан Гөлбәдәр килеп керде. Ишек аркылы ишетелгән тавышлар буенча ук ул Нурисламның кайда ятуын чама белән белеп алган иде инде. Шунлыктан да, ишек катында тукталып-нитеп тормастан, туп-туры Нурислам караватына таба атлады. Идән уртасында басып торган Мария, Гөлбәдәргә юл биреп, җитез генә хәрәкәт белән читкә тайпылып калды.
Нурисламның зур кара күзләре аны туктатты. Уң кулы белән тумбочкага таянып, сулы белән башындагы шәлен артка ташлады. Берничә секундка нәрсә эшләргә дә белмичә югалып калгандай булды. Киң кара кашына, килешле генә бөгелеп килгән зур кылыч борынына, мөлаем гына елмаючан йөзенә караганда, моннан ике ел элек Гөлбәдәр озатып калган шул ук Нурислам иде бу.
Аны уңайсыз хәлдә калдырудан куркып, Гөлбәдәр аның аякларына карамаска тырышты.
– Сөеклем, Нурисламым минем! – дип кенә әйтте дә, тезләренә төшеп, башын аның күкрәк өстенә салды. Ул, үксеп, бөтен гәүдәсе белән сулкылдап елый иде.
Нурисламның шуннан да артык ышанмаучылык күрсәтергә, тагын да “киреләнергә” көче дә, сылтавы да юк иде инде. Ул, уң кулын Гөлбәдәрнең күкрәк астыннан суырып алды да, аның елаудан калтыранып торган җилкәсенә салды. Аннан соң йомшак кына итеп кызның башыннан, куе һәм озын чәч толымнарыннан сыйпарга кереште.
Шулай күп кенә вакыт узды.
– Гөлбәдәр, – диде егет ахыр килеп, – син монда дөрес килдеңме? Боларның барысын да аңлап эшлисеңме?
Гөлбәдәр һаман да аның күкрәгеннән йөзен күтәрмәде, һаман да шулай каты идәнгә тезләнгәне хәлдә калды.
– Әйе, гомерем буенча мин синең белән бергә булачакмын, – диде.
– Син үзеңне-үзең алдамыйсыңмы? Мин бит хәзер зәгыйфь кеше.
– Син зәгыйфь түгел. Бөтен әгъзалары төзек зәгыйфьләр бар.
– Ә син күз алдына китерә аласыңмы...
Кыз аның авызына кулын куйды. Шәл почмагы белән күз яшьләрен сөртеп алды. Ягымлы гына елмаеп:
– Мин сине беркемгә дә бирмим, - диде. Һәм, көчле ялкын өретеп алган шикелле кинәт кенә кызарып киткән йөзен яңадан Нурисламның күкрәгенә каплады.
– Рәхмәт, Гөлбәдәр, – диде егет.
Берничә минутка бүлмә тирән тынлык эчендә калды. Аннан соң, әле генә хәтерләп алган шикелле ашыгычлык белән, Нурислам тагын бер сорау бирде:
– Ләкин мондый авыр йөкне үз өстеңә алыр өчен сөю генә җитәрме икән соң?
Гәлбәдәр аның бу соравына каршы, тезелеп киткән берничә сорау белән җавап кайтарды:
–Нурислам, ни өчен инде шулай кабатларга? Нигә инде шулай тынычсызлык күрсәтергә? Син ни өчен дип Ватан сугышына бардың соң? Безнең бәхетебезне саклар өчен түгелмени?
Һәм ул, кояш шикелле балкып, сөйкемле генә елмаеп куйды.
Нурислам, гаять зур шатлык хисләре белән дулкынланып:
– Гөлбәдәрем, акыллым син минем! – диюдән башканы әйтә алмады.
Март, 1943 ел
You have read 1 text from Tatar literature.