Latin

Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты

Total number of words is 3115
Total number of unique words is 1677
34.0 of words are in the 2000 most common words
48.1 of words are in the 5000 most common words
55.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал – минем иң яраткан язучыларымның берсе. Шуңа күрә дә мин бу эшемне аңа багышларга булдым.
1926 елда Г.Камалга рәсми төстә “Татар халык драматургы-әдибе” исеме бирелә һәм ул – “татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе” дип бәяләнә.
Г.Камалның драма һәм комедияләре әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумән татар драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны биләүче әсәрләрдән саналалар. Ул әсәрләр татар әдәбиятының җәүһәрләре булып торалар. Һәм, минемчә, Г.Камалның әсәрләре белән таныш кеше генә үзен культуралы дип саный ала.
Бүген татар сәхнә сәнгатенең әйдәп баручысы булган Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.
Тормыш юлы
Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 январендә (искечә - 1878 елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге “Госмания” һәм “Халидия” мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган “Мөхәммәдия”дә укый, бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.
Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша. Ниһаять, аның үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда ул үзенең “Бәхетсез егет” (беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла (“Өч бәдбәхет”). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән “Кызганыч бала” драмасы (прогрессив төрек язучысы Намикъ Кәмал әсәре) 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлагач, Г.Камал, халык арасында аң-белем таратуга булышлык итү максаты белән, 1901 елда “Мәгариф көтебханәсе” исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елгы революция көннәренә кадәр бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә.
1905 ел революциясе Г.Камалның мәдәният өлкәсендәге эшчәнлегенә һәм әдәби иҗатына зур этәргеч бирә. 1905 елның октябреннән ул Казанда чыга башлаган беренче татарча газета “Казан мөхбире”ндә эшли башлый, ләкин бераздан, хуҗа-нәширләрнең матбугат өлкәседәге тоткан юлы, карашлары белән килешмичә, аннан китергә мәҗбүр була һәм 1906 елның февралендә демократик юнәлештәге “Азат” газетасына күчә, аның фактик редакторы була. Шул ук елның июнендә бу газетаның исеме “Азат халык” дип үзгәртелеп, ул бөтенләй Г.Камал нәшерлегендә һәм редакторлыгында чыга башлый. 1908-1909 елларда ул шулай ук, Г.Тукай белән бергә, революцион-демократик эчтәлекле “Яшен” исемле көлке журналы чыгара. Г.Камал, бу журналның нәшире, рәсми редакторы булу өстенә анда күп санлы мәкалә, шигырьләре һәм карикатуралары белән дә актив катнаша.
1906 елның 22 декабрендә “Гыйшык бәласе” һәм Г.Камалның тәрҗемә әсәре “Кызганыч бала” пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Профессионалт театр туу Г.Камалның иҗат дәртен бермә-бер арттырып җибәрә. 1907-1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил сәхнә әсәрләрен яза. “Бәхетсез егет” (икенче варианты, 1907), “Беренче театр” (1908), “Бүләк өчен” (1909), “Уйнаш” (“Өч бәдбәхет”нең үзгәртелгән варианты, 1910), “Безнең шәһәрнең серләре” (1911), “Дәҗҗал” (1912), “Каениш” (1912) – революциягә кадәрге татар тормышының төрле якларын чагылдырган һәм үткен, үзенчәлекле сатира чаралары белән буржуаз җәмгыять тәртипләрен, мещанлыкны тәнкыйть иткән бу драма һәм комедияләр әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумүн татар драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләр булып санала.
1914-1917 еллар арасында Г.Камал, газетадагы журналистик эшчәнлегеннән тыш, урыс һәм дөнья әдәбиятыннан татар теленә шактый гына сәхнә әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында А.Н.Островскийның “Гроза” (1914), француз драматургы Мольерның “Саран” (1914), һәм “Ирексездән табиб” (1916), Н.В.Гогольнең “Ревизор” (1916), төрек драматургы Г.Хәмиднең “Һинд кызы” (1917) әсәрләрен күрсәтеп үтергә мөмкин. Бу тәрҗемә пьесалар шул еллардагы театр сәхнәләрендә кат-кат уйналып, татар милли театр сәнгатенең үсешенә, формалашуына уңай йогынты ясыйлар.
Бөек Октябрь революциясен Г.Камал зур канәгатьлек һәм иҗади активлык белән каршылый. Совет властеның беренче көннәреннән үк ул татар совет көндәлек матбугатында хезмәт итә башлый һәм “Эш”, “Эшче”, “Кызыл көрәшче” газеталары битләрендә гражданнар сугышы чорының төрле актуаль темаларына багышланган күп санлы политик, сатирик шигырьләрен – атаклы декламацияләрен бастыра. Соңыннан (1921 елда), “Декламацияләр” исеме белән аерым китап булып басылып чыгалар.
Искелеккә каршы көрәш, яңалыкны раслау темасы Г.Камалның егерменче елларда һәм утызынчы еллар башында иҗат иткән “Тәкый гаҗәб, яки Ахыры заман”, “Могҗиза”, “Ысул кадимче”, “Җантаһир белән Җанзөһрә” кебек сатирик комедияләренең һәм “Хафизәләм иркәм” (1921-1922), “Күзсез мастерлар” (1930), “Өч тормыш” (1930) кебек пьесаларының да төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Шушы ук фикерне драматургның производство темаларына багышланган кечкенә күләмле эстрада әсәрләренә карата да әйтергә мөмкин.
1923 елда Г.Камалга, иҗат эшчәнлегенең егерме биш еллык бәйрәме уңае белән, “Хезмәт Батыры” дигән, ә 1926 елда, татар театрының егерме еллыгында, “Татарстанның халык драматургы” дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Ул Казанның М.Горький исемендәге Үзәк культура паркындагы туганнар каберлегенә күмелгән.
“Беренче театр”
(1908)
“Беренче театр” комедиясендә Г.Камал сәхнә сәнгате туып кына килгәндә аны кемнең ничек кабул итүен тасвирлый. Берәүләр театрга баруны, анда уйнап күрсәтелгән гыйбрәтле хәлләрне карарга омтыла. Икенчеләр исә бу эшне гөнаһ, ярамаган, бозык эшкә саный. Аларның шундый капма-каршы карашлары арасында калганнарга да җиңел түгел.
Әсәр барышында Хәмзә бай гаиләсе һәм аңа бәйле кешеләр белән танышабыз. Тасвирланган вакыйга гади генә - Хәмзә байның кияве белән кызы, килене белән улы, әтиләре өйдә булмаудан файдаланып, беренче мәртәбә татарча куела торган спектакльгә китеп баралар. Менә шунда барырга җыенган вакытта аларның театрга, бер-берсенә, әтиләренә карата булган мөнәсәбәтләре гаять оста итеп ачыла. Алай гына да түгел, без аларның гаиләдә һәм, гомумән, тормышта нинди карашлар белән, ничек яшәүләрен дә чамалый алабыз.
Ә хәзер әсәрнең төзелешенә игътибар итик. Бер пәрдәдән, берничә күренештән торган җыйнак пьеса. Чын тормышта театрга җыенып чыгып китү өчен күпме вакыт кирәк булса, спектакль дә шул вакыт эчендә генә бара. Драматург тагын бер алым куллана - әсәрнең геройлары сәхнәдә парлашып кына күренәләр, бер-берсе белән һәм, иң әһәмиятлесе, бик куркып торган әтиләре белән очрашмыйлар, әйтерсең качышлы уйныйлар. Менә шулай гади төзелгән әсәрдә автор көлке дә, гыйбрәтле дә, булган тормыш күренешләрен тасвирлый. Барлык сөйләшүләр театрга бару-бармау мәсьәләсенә бәйләнгән. Беренче карашка гадәти генә бу хәл әсәр геройлары өчен шактый катлаулы эш булып чыга.
Вәли инде күптән киенеп, әзерләнеп куйган. Хикмәт аның өстенә киенеп куюында гына түгел, ул – яңалыкка омтылып, үз ихтыяры белән, ирекле булып яшәргә теләүче актив кеше. “Каенатай кайтып керсә, гомердә театрга җибәрмәс” дип сөйләсә дә, бөтен күңеле белән яңача яшәргә теләгән Вәлинең, ничек кенә булса да, театрга бармый калмаячагына шикләнмибез. Гафифә образы да бик әһәмиятле роль уйный. Аның театрга барасы килмичә көйсезләнүе, бик озак әзерләнүе кызык. Матур күренәсе килеп бизәнү, кием сайлау, гомумән, хатын-кызларга хас сыйфат булганга, аның бу кылынышлары бүгенге көн укучысына да таныш, без шуңа күрә көлеп җибәрәбез. Инде ул “пудрам тигез төшмәгән” дип, яңадан юынып маташкач, күлмәкләре күп булганга, кайсын сайларга белмичә аптырагач, бик урынсыз чакта әле тегүчегә, әле иренә бәйләнеп торгач, гел көлкегә әйләнеп китә. Гафифәнең кием сайлаулары да, бармыйбыз дип сатулашуы да шактый җиңел хәл ителә. Беренче күренештә Вәли белән Гафифә арасында әнә шундый каршылык булып ала, аларны сәхнәдә без шул вакыт арасында гына күрәбез.
Икенче күренештә дә шул ук каршылык. Биредә инде, киресенчә, хатын-кыз булса да кыю, үткен характерлы Факиһә үзенең ирен - Хәбибраһманны театрга барырга күндерә алмыйча интегә. Мондагы каршылыкның да сәбәбе көлке – гомере буена әтисе кушканча гына яшәп, аннан коты очып курка торган Хәбибраһманны өеннән алып чыгып китүе кыен. Театрга, таныш булмаган җиргә барырга ул аяк терәп каршы тора. Аның холкын белгән Факиһә “әткәй орышса мине орышыр, сине орышмас” дип, җаваплылыкны үз өстенә алгач кына риза була.
Менә, ниһаять, “кайтып керсә, эш харап, ничек итсә итәр, гомердә театрга җибәрмәс” дип, барысы да куркып торган Хәмзә бай үзе кайтып керә. Әмма инде театрга бару-бармау мәсьәләсе ул кайтканчы ук хәл ителгән – яшьләр театрга китеп барганнар. Ул әле бу хәлне белми. Өйдә үзен бар кешегә хуҗа итеп тота, Бибине дә, башкаларны да туктаусыз орыша, сукрана, әмма инде без аның көче кимеп барганлыгын күреп торабыз. Сәхнәгә дә ул абына-сөртенә килеп керә, мәдрәсәдә лаканга егылганлыгы турында сөйли, ләкин үзенең җиңелә баруын танырга теләми, бу хәл белән килешәсе килми. Аның һаман да әле көчле, кодрәтле булып күренергә тырышуы тамашачыда, укучыда көлке тудыра.
Әсәрнең исеме бик әһәмиятле. Чөнки театр әсәр геройлары арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең үзәгендә тора. Алай гына да түгел, Хәмзә бай нәкъ менә театрны булдырмас өчен бик тырышып йөри. “Заманалар бозылды. Куйдырмагыз, рөхсәт юк” дип, кемнәргә генә бармый, шулай да театрны туктата алмый. Замана үзгәргән, аның рөхсәте яки тыюларының мәгънәсе калмаган.
Театр белән, ягъни алдынгылык, культура-мәдәният үсеше белән Хәмзә бай арасындагы каршылык – җитди мәсьәлә. Ләкин ул каршылыкны тормыш инде үзе хәл итә, иске карашлы Хәмзә бай тормыштан читтә кала. Аның тырышып йөрүләре дә кирәксез, файдасыз бер эш икәнлеге ачык күренә.
Язучының замандашлары әсәргә югары бәя бирәләр. Ф. Әмирхан түбәндәгеләрне язган: “Галиәсгар әфәнде бу әсәрне хосусый бер гаиләнең мәгыйшәтеннән (тормышыннан) алып язган булса да, урта буржуазный классның (сыйныфның) психологиясен бик яхшы төшенгәнлегеннән, комедиянең каһарманнарына бик оста сурәттә гомумият бирә вә, шулай итеп, бу кыска комедиясен гомуми, ярым “мөтәрәкъкый” (алга киткән, үсеш алган) купецларыбызның мәгыйшәт вә дингә нәзарларының (карашларының) бер бик тугъры көзгесе итеп чыгарадыр. Комедиянең баш каһарманы Хәмзә бай – җәннәт ачкычын үз кулына тотып, аныңча йөрмәгән кешеләрнең берсен дә анда кертмәскә мөтәкәффил (берәр хәлнең үтәлешен тәэмин итәр өчен вәгъдә бирүче) булган мөттакый (динче) – үзенең бик көлке хосусиятләре белән комедиядә бик ачык тасвир ителәдер. Моның тәрбиясе нәтиҗәсе булган балаларының хосусиятләре дә бик көлке сурәттә күрсәтелә”.

“Безнең шәһәрнең серләре”
(1911)
Галиәсгар Камал үзенең татарлар арасында яшәп килгән тискәре гадәт-йолаларның, кимчелекләрнең гомерлек дошманы итеп саный. “Безнең шәһәрнең серләре” комедиясендә мондый кимчелекләрнең һәм җитешсезлекләрнең ул тулы бер тасвирламасын тудыра.
Пьеса 5 пәрдәдән тора. Һәр пәрдә, вакыйгаларның кайда баруына карап, исемләнгән:
1. “Җәмгыяте хәйриядә”;
2. “Ресторанда”;
3. “Клубта”;
4. “Базар чатында”;
5. “Әдәбият кичәсендә җәнҗал”.
Димәк, зур шәһәрнеңкеше күп җыела торган урыннары, алардагы тормыш, хәлләре һәр тарафтан, киң итеп күрсәтелгән.Һәр пәрдәнең үз персонажлары, үз “каһарманнары” бар. Алар, кагыйдә буларак, башка пәрдәдә күренмиләр (бу яктан беренче ике пәрдә генә аерылып тора). Вакыйгалар арасында да тышкы бәйләнеш юк. “Җәмгыяте хәйриядә” булган вакыйгалар, әйтик, “Базар чатында” барганнары белән бәйләнмәгән. “Клубта”гы күренешләрһәм персонажлар белән “Әдәбият кичәсендә җәнҗал” пәрдәсендәге хәл-әхвәлләр арасында да бәйләнеш юк. Әмма аларның күпчелегендә уртак булган сыйфатлар һәи билгеләр бар. Болар – наданлык, кирелек, бозыклык, икейөзлелек, җаһиллек, һәртөрле яңалыкка дошман булу һ. б., ягъни татар җәмгыятенең алга үсешен, тәрәккыятен тоткарлап торган яклар, кимчелекләр. Шулар җирлегендә үзара охшаш хәлләр туа; җәнҗал, күзгә карап алдашу, намуссызлык, тәртипсезлек, юк-бар белән вакыт уздыру һ. б. Менә шул уртаклыклар пьесаны бербөтен итә. Шәһәр тормышының тискәре якларыннан гына төзелгән эпик тасвирлама барлыкка килә.
Үзләрендә тискәре сыйфатларны җыйган образлар арасында берничәсе чын тип дәрәҗәсенә җиткереп эшләнгән. Алар башкалардан нык аерылып тора. Бигрәк тә шкафчы Әхмәтҗан образы. Бу – наданлыгы белән дә, һәр яңалыкка дошманлыгы һәм әрсезлеге белән дә җиренә җиткереп эшләнгән тип. Әнчек эт шикелле һәр узган-барган артыннан “өреп” калуы дисеңме, оятсызланып, яшь кенә кызга бәйләнүеме, алдашуы һәм гайбәт сөйләве дисеңме, шул арада эт һәм күсе куып йөрүләреме – барысы да бу кешенең бозык рухи дөньясын һәм акылы сайлыгын күрсәтеп тора. Дин тәртипләре турында, зур сәясәт хакында һаваланып сөйләүләре белән аның үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре арасында зур аерма бар. Бу аерма образның сатирик эчтәлеген тагын да тулыландыра. Язучы искелекнең бер билгесе булып әверелгән, “Көфер почмагы” дигән исем белән дан алган иҗтимагый күренешне шушы образда һәм пәрдәдә туплап биргән. Себер бае әйткән, “шәһәрегезнең шәп кешеләре эт булып өреп калу белән генә канәгатьләнмиләр, мәче булып, күсе дә тоталар икән!” дигән сүзләре шкафчыны да, аның иярченнәрен дә дөрес тасвирлый. Бу образларда тискәре сыйфатлар арттырып бирелсә дә, кешеләрнең үз-үзләрен тотышында чынлык юкка чыкмый. Чөнки монда тормышчан җирлек көчле, автор шуңа ирешкән.
Комедиянең төзелешендә, ягъни вакыйгалар һәм күренешләр, пәрдәләр арасындагы бәйләнешне тәэмин итүдә Себер бае образы да билгеле бер роль уйный. Бу шәһәргә ерактан өйләнергә дип килгән, мәгърифәтле кеше ул. Шуңа күрә аның һәртөрле җәмәгать урыннары, алардагы тәртип белән танышып йөрүе дә аңлашыла һәм аклана. Чит-ят күзгә шәһәр тормышындагы уңае да, гаеп-кыегы да ачык күренә. Һәр җирдә хөкем сөрүче наданлык һәм җәнҗал, билгеле инде, аны тәмам аптырашта калдыра. Аның соңгы сүзләре шәһәрдәге тәртипсезлекләргә автор бәясе булып, төпләмеш аккорд төсендә яңгырый: “Җәмгыятегездә - җәнҗал, ресторанда - җәнҗал, клубыгызда - җәнҗал, базарыгызда - җәнҗал, әдәбият кичәгездә дә - җәнҗал! Булмас ахры, өйләнмим мин! Хуш, сау булыгыз!” Шуның белән пәрдә ябыла.
Г.Камалның замандашлары бу әсәргә дә югары бәя бирәләр. Аерым алганда, Г.Тукай түбәндәгеләрне язып чыга:
“Былтыр Галиәсгар Камал безнең шәһәрнеһ серләрен чит шәҺәрләргә сөйләде дә куйды. Электә чит шәһәрдә йөргәндә, синең яныңа киләләр дә:
- Казан ничек? Халкы ничек? Андагы “Шәрыкъ клубы” ничек? Фәлән ничек? – дип йөдәтеп бетерәләр иде. Әлбәттә, эчләреннән Казан вә аның мөтәгалликатенә (кешеләренә) бик мактаулы җавап көтәӨләр иде.
- Бирмәсәң – оят, бәдбәхеткә, бирсәң – кыен.
Ул акчаны тапкан бит ошбу муен, - дигән шикелле, Казан вә казанлылар тугърысында ялганлап, сүз истигъмаль (урынсыз куллану) итәсе килми иде. Ялганламасаң, аларның хөсне заннарын (яхшы уйда булуларын) бозу була иде. Менә хәзер аларга “Безнең шәһәрнең серләре” – укысыннар да белсеннәр, кемнәр барын күрсеннәр”.
“Банкрот”
(1911)
“Банкрот” әсәре реалистик драматургия тарихында күренекле урын тота. Язылуы белән үк сәхнәгә күтәрелгән бу комедия бүген дә театрларда яратып уйнала, тамашачыны тәрбияли. Акча бәрабәренә намусларын саткан кешеләрдән көлүе белән әсәр бүгенге көнгә дә аваздаш. Чөнки җәмгыятебездә бүген дә мондый кешеләрне очратып була.
Әсәрнең нигезенә вакытлы матбугатның “көндәлек вакыйгалар бүлеге”ндә яки, икенче төрле әйткәндә, “җинаятьләр хроникасы” бүлегендә генә урын алырлык вакыйга салынган. Комедиянең баш каһарманы Сираҗетдин Туктагаевка аны оештыру фикере, чыннан да, гәзиттә бер сәүдәгәрнең ничек талануы турындагы хәбәрне укыгач килә. “Үземезчә гәзитәләр чыкмаса, мин әле ул фикерне кайдан уйлап чыгара алыр идем”, - ди ул. Һәм менә Сираҗетдин бурычка алган товарларының бәясен киметеп түләү максаты белән банкротлыкка чыгу өчен шактый хәтәр хәйләсен эшкә җигә. Янәсе, Мәскәү сәүдәгәрләренә түләргә дип, ул читек кунычларына 49 мең акча урап кия (чынлыкта, акча урынына кәгазьләр чорный). Юлда вагонда аны “талыйлар”, һәм ул “акылдан яза”.
Моннан соң ул “җүләр” ролен шулкадәр оста уйный ки, берәү дә, шул җөмләдән, Мәскәүдән килгән доверенныйлар да, аның акча урлатуына шикләнмиләр. Сираҗетдинның җүләрлеген тикшереп карау өчен чакыртылган табиб-доктор ярдәмендә бу алдакчы үзенең акылдан язуына доверенныйларны тәмам ышандыра. Нәтиҗәдә, ул 120 мең сум бурычының 10 процентын гына түләү бәхетенә ирешә һәм шул ук докторның “тылсымы” ярдәмендә яңадан “үз акылына кайта”. Боларны доктор, әлбәттә инде, зур гына акча алу бәрабәренә эшли. Нәтиҗәдә, шушы оста үткәрелгән аферасы ярдәмендә Сираҗетдин 108 мең сум табыш ала.
Сираҗетдин Туктагаев - “тыштан бик изге күренә торган сәүдәгәр” дип тәкъдим итә автор баш каһарманны. Чыннан да, ул тыштан шактый гына итагатьле, динле, инсафлы булып күренә. Ә чынлыкта гел үзе өчен генә кайгыртучы, акча дигәндә оятын җуйган, комагай, икейөзле аферист. Дөрес, шәхес буларак аның игътибар итәрлек сыйфатлары да юк түгел. Мәсәлән, ул бик максатчан, эшчән кеше. “Әле мин белгәндә генә Сираҗи кышкы суыкта бер кат юка бишмәт белән калтырап туңып йөри торган бер кибетче малай иде, дип сөйләнә Нәгыймә карчык. – Аз арада гына нинди баеды да китте”. Димәк, аның сәүдә эшенә сәләте бар. Шулай ук аны тапкыр түгел дип тә әйтеп булмый, - әнә ничек оста оештыра ул алдашуны. Ә аның артистлыгы! Җүләр кеше булып ничек оста уйный ул! Үзен чолгап алган эшмәкәрнең дә, доктор кебек “зыялы”ларның да холык-фигылен яхшы аңлый ул, аларның кимчелекләреннән бик белеп файдалана.
Бер кешегә шундый капма-каршы сыйфатларны туплап биреп, драматург образны, бердән, җанлы һәм тормышчан итә, икенчедән, аның сатирик көчен арттыра. Җүләргә сабышкан кешенең кыланышлары болай да көлке тудыра, билгеле. Ләкин бу очракта бу кыланулар бик җитди төс ала, чөнки максат бик зурдан – 108 мең тәнкәне кулга төшерү! Шуңа күрә дә Сираҗетдинның “җүләрләнүе” сатирик көлү уята. Әгәр дә Сираҗетдинның максаты изгедә, мәсәлән, ярлы-мескеннәргә ярдәм итүдә булса, эш башкача булыр иде. Андый очракта укучы һәм тамашачы мондый хәтәр юлга баскан кешенең бу кыланышларын хупламаса да, беркадәр хәерхаклык белән көләр иде. Юк шул, максат бик тар, бик шәхсән. Моны Сираҗетдинның “сәламәтләнгәч”, ягъни алдашуларын төгәлләгәч әйткән сүзләре ачып сала. “Эш пещте! – дип куана ул. – Бер минут эчендә йөз дә сигез мең сум файда! Хатынны җибәрәм, яшь хатын алам, йорт салам, афтамабил алам! Типтерәм дөньясында!” Үз корсагын гына кайгыртып яшәгән мондый кешенең маймыл кебек кыланышларыннан бары тик мыскыллап көләргә генә мөмкин. Сираҗетдин – комсызлык корбаны, түбән җанлы, эче һәм тышы этлек белән тулы, динсез һәм денсез адәм! Бу образ ярдәмендә драматург җәмгыятьнең явыз чиренә әйләнә барган комсызлыктан, сәүдәгәрләр даирәсендә киң җәелгән кимчелекләрдән ачы көлә.
Баш персонажның көлкеле якларын тулырак күрсәтүгә аның әйләнә-тирәсендәге кешеләр ярдәм итә. Икенче төрле итеп әйткәндә, автор Сираҗетдинның шундый кешеләр белән уралып алган ки, алар мондый зур аферистның тууына һәм яшәвенә ышандыра торган мохит барлыкка китерәләр. Шул ук вакытта аларның һәрберсенең үз йөзе, үз дөньясы бар.
Менә Гөлҗиһан, Сираҗетдинның хатыны. Тар фикерле, иренең күзенә генә карап тора. Бар теләге-дошманнарның йөрәге янарлык итеп яшәү. Им-томчы карчыклар, гайбәтче хатыннар-аның аралашкан даирәсе, дуслары һәм ахирәтләре. Ә башкалар көнләшерлек итеп яшәүне ул кунакка йөрүдә, мәҗлес җыюда күрә. Асрауларның зарлануларына караганда, ул-тәкәббер, холыксыз, эш рәте белмәүче, саран һәм ялкау хатын. Аның кайгы-хәсрәтләре бик вак нәрсәләр тирәсендә әйләнә: әнә бламажилары әзерләнмәгән, кемнәрдер аның турында начар сөйләгән, кайсыдыр аның баласы булмый дигән һ. б. Инде зур кайгы килгәч, аны иренең акылдан язуыннан да бигрәк, 49 мең акчаны югалтып, ярлыланып калу борчый. Әгәр дә байлыкларына зыян килмәгән булса, ул бер дә артыгын пошынмас, җүләр иреннән тиз котылыр иде. Кыскасы, бу образ ярдәмендә язучы аксөякләр даирәсендә, тар дөньяда бикләнеп ятуга дучар ителгән хатын-кызның көлке дә, кызганыч та булган хәлен тасвирлый. Әйе, аны бераз кызганасың да. Әнә ул, мескен, “кунакка барам, кунаууа чакырам, мәҗлес уздырам! Янсын дошманнарның йөрәге!” дип шапырына. Тиздән үзен Сираҗетдинның куып чыгарасын башына да китерми.
Сираҗетдин белән Гөлҗиһан вакыйгаларда баштан ахырга кадәр катнашсалар, башка персонажлар чагыштырмача аз, кайберләре ара-тирә генә күренеп алалар. Шулай булуга да карамастан, алар укучының һәм тамашачының хәтерендә уелып калалар. Мондыйларны ярдәмче персонажлар дип, ә тагын да әзрәк катнашканнарын яки күренеп кенә киткәннәрен эпизодик персонажлар дип атыйлар.
Шундыйлардан менә Нәгыймә - им-томчы карчык. Бер караганда, ул Г.Камал пьесалары өчен инде яңа образ да түгел. Андый типтагы карчыклар “Бәхетсез егет”тә дә (Мәгъри), “Өч бәдбәхет” пьесасында да (Мөгълифә), “Бүләк өчен”дә дә (Мәхүпҗамал) бар. Әлбәттә, алар бер ук сыйфатлы персонаж түгел: берсе усал һәм астыртын булса, икенчесе хәйләкәр, өченчесе тупас та һ.б. Ягъни, һәркайсының үз холкы-фигыле бар. Шулай да бу карчыкларның барысында да уртак сыйфатларны күрергә мөмкин: байлар, бигрәк тә бай-бичәләр янында йөреп хәер-садакадан, яучылыктан, им-том өчен килә торган акчаны күбрәк эләктереп калырга омтылу. Нәгыймә карчык та шундый. Дөрес, ул күзгә керә торган әрсез түгел, күбрәк хәйлә белән эш йөртә. Изге, итагатьле булып кылану артында алдакчы, бер генә әйбергә - акчага табынучы кеше яшеренгән.
Эпизодик образлардан Гарифә белән Мәликә истә калалар. Алар бер күренештә генә катнашалар. Бу күренеш әлеге гайбәтче хатыннарның җанлы һәм тормышчан гәпләшүләреннән гыйбарәт. Болар – Гөлҗиһанның кунаклары. Шул кыска гына вакыт эчендә дә алар шәһәрнең аксөякләре катлавы тормышын тулы итеп күз алдына бастырылар. Шуның белән үзләре дә ярыйсы ачылалар.
Ярдәмче персонажлар арасында Доктор образына шактый җитди йөкләмә салынган. Сираҗетдинның хәйләсе уңышлы барып чыгуын тәэмин итүдә ул төп урынны тота. Башкалардагы чир – акча ярату – аңар да йоккан. 500 сум бәрабәренә ул да алдашуга бара. 10-15 сумга бер сыер сатып алырга мөмкин булган замана өчен бу – зур акча. Аферистлыкта ул Сираҗетдинга тиң. Хәл-әхвәлдән котылуның нинди җайлы юлын таба ул: авыруны терелткән булып, тагын 500 не кулга төшерә, иң мөһиме, яхшы доктор дигән шөһрәт татару мөмкинлегеннән дә файдалана.
Комедиядәге башка ярдәмче һәм эпизодик персонажлар да үзләренә хас сыйфатлары белән күренеп калалар. Вакыйганың табигый оешуында, үсүендә һәи чишелүендә, тормышчанлык һәм чынлык иллюзиясе тудыруда, иң мөһиме, Сираҗетдинның тулы, чын йөзен ачышуда аларның һәрберсе мәгълум бер роль уйный.
Шулай итеп, көлкеле хәл-әхвәлләрдән, сатирик персонажлардан, тел-сурәтләү чараларыннан оста файдаланып, Г.Камал татар драматургиясенең алтын фонында урын алган комедия иҗат итә. Аның бу һәм башка пьесалары бездә тәнкыйди реализм әдәбиятының югары баскычта булуын раслый.
You have read 1 text from Tatar literature.