Latin

Феномен

Total number of words is 306
Total number of unique words is 233
51.4 of words are in the 2000 most common words
59.4 of words are in the 5000 most common words
66.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Юмореска
Шулай бервакыт, тыны-көне бетеп, Фәрхетдин баҗай килеп керде. Баш түбәсенә таба шуыша башлаган маңгае тирләп чыккан, күзләре — пичәт.
— Карадыймы кичә? — дип кычкырды ул ишектән керешли үк, исәнләшеп тә тормыйча.
— Бик исән генә әле, баҗай, — дим аңа, тыныч кына кулны сузып.
—Ә-әй... — Юк белән вакыт уздырырга теләмәгәндәй, ул тиз генә кулын тартып алды да, коридордан муенын сузып залга күз төшерде.— Телевизор карадыңмы кичә? — дим.
— Әллә тагын... Балалар карап маташалар иде бугай, — дим, балаларның кичә шалт-шолт канал алыштыруларын хәтерләп. Балалар бүлмәсеннән кызымның:
— Ю-ук, карамадак,—дип сузганы ишетелде. — Без сорадык, сорадык, ә сиң... ясамадың.
— Нәрсә, футбол карый алмыйча калдыңмы әллә?
— Футболның исәбен карамасам да беләм мин... Кичә бер канадски фермер турында сөйләгәннәр. Миңа Пал Степаныч әйтте. Башын сыерга ялата икән.
— Кит әле! Әйтәм, башы пеләш аның...
— Һи, канадски фермерны сөйлим мин сиңа. Пал Степанычны түгел.
— Я, я, шуннан?
— Сиңа сөйләсән дә инде... Яңа туган бозавын имезеп маташканда, бозавы белән бергә моның пеләшен дә ялап алган ди сыер. Аннан ошап киткән ахры, гел ялый башлаган. Бер заманны көзгегә караса, башына чәч үсә башлаганын күргән. Аңладыңмы?
— Аңладым, шуннан?
—Нәрсә «шуннан»?
— Шуннан нәрсә булган?
— Ничек «нәрсә булган»? Феноменаль күрснеш бит бу!
— Ярый, феноменаль да булсын, хәтта ышаныйм да ди. Шуннан нәрсә?
— Әйттерерсең әллә ни. Соң син минем башка кара.
Мин аның инде яктыра башлаган түбәсенә карадым.
— Нәрсә, әллә син дә сыерга ялатып карарга уйлыйсыңмы? — дип шаркылдап көлеп җибәрдем.
— Көл әйдә, көл. Бер заманны абзаң бөдрәләрен җилфердәтеп килеп керсә, күзең шакмак булыр әле!
Уйнап әйткәндерме, уйлапмы, аңламый да калдым. Баҗай, исәнләшеп тә тормыйча, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Хотта отпускыга чыгып та, үзенең ни изге дип исәпләгән традициясенә хилафлык итте, отпускасын «юарга» килмәде.
Бу сөйләшү турында мин инде оныткан да идем. Хәтта баҗай үзе яртысын кыстырып килеп кергәндә дә, искә төшмәде. Әмма башындагы эшләпәсен салып чөйгә элгәч, «ах» иттем. Фархетдин баҗайиың башы... тавык йомыркасы шикелле шоп-шома, фәкать колаклары гына тырпаеп калган иде
You have read 1 text from Tatar literature.