Latin

Дан Рәхәте

Total number of words is 512
Total number of unique words is 400
47.4 of words are in the 2000 most common words
64.3 of words are in the 5000 most common words
69.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Мине “Хәерле иртә, Татарстан!” тапшыруында чыгыш ясарга дип “Татарстан — Яңа гасыр” телевидениесенә чакырдылар. Йокы качты. Профессор башым белән бала-чага эшендә йөрмәсәм, башка нәрсә беткән иде дип, тәмам борчылып, борчылуым борчасында уйларым хәлсез калдылар.
Дусларым, танышларым, йортым әһеле белән киңәштем. Бик мәслихәт күрделәр. Әмма куенымдагы җаным сикергәләп, шәм уты янында дөньясын оныткан күбәләк хәлендә буталса да, үземне мескенлектә калдырмаска исәпләдем. Алда мине дан рәхәте көтәргә тиеш иде, рухымны шул канатландырды.
Көткән вакыт озак йөрүчән, сәгатен-минутын санап диярлек аны көтеп алдым. Инде канатын көйдергәннән соң тынычлык таба алмый гаҗизләнгән әлеге дә баягы күбәләк хәлендәге җаным ничәнче төн хәтта йокының мыскалын да нәфсе җәтмәсенә тапшырырга кодрәте ирешмичә газап чикте. Әмма дә үземне афәрин, бик тә афәрин дип таптым. Минем телевидениедән чыгышым һәммә тамашачыны аягыннан егарга тиеш иде...
“Хәерле иртә, Татарстан” тапшыруыннан соң урамга чыктым. Иртәнге вакыт. Турыдан-туры зәңгәр экраннан һәркемнең өе түренә кердем түгелме диярәк күкрәк киереп сулыш алдым. Яңа гына яфраклар борын төртеп, язгы иртәнең ефәк чәчәкләр кочагына буй үрелеп маташкан чагы. Дөньям иркенәеп китте. Борын кояштан арырак чөелде, адымнар җиңеләйде, акыл тартмасы бушлык рәхәтендә, дан мәртәбәсе куен эчендә. Минме дөньяны яулаган Сөләйман пәйгамбәрдән бүген ким? Минме гайрәт иясе Давыт галәйһис-сәламнән калышам? Әнә Мөхәммәд пәйгамбәребез, ул Мигъраҗ сәфәренә дә барып кайткан әле, кабе-кәүкәйн нуры булып йөргән!
Моңа кадәрле минем болай ук игътибарлы булганым юк иде. Һәр очраган кеше таныйдыр төсле тоелды үземне. Казан кадәрле олы шәһәрдә һәр затны беләмдер сыман. Һәммә очраган кеше белән исәнләшеп, хәтта этләренә дә, мәчеләренә дә сәлам биреп, бераз юлымны автобуста, аннан күчеп, трамвайда көч хәл белән сәгать ярым эчендә барып җитә алмый интеккән эшемә инде җәяүләп кенә элдерәм. Йа Ходай тәгалә, бу Казан урамнары туган авылым кырларыдай киң һәм иркен икән, ләбаса!
Эшемдә һәммәсе дә минем белән хөрмәтле һәм игътибарлы булдылар. Хәтта ачыган катык кебек пыш-мыш килеп йөрүче Хәнифә Нәбировна да елмаеп, үз мәртәбәсенә мине дә күтәрә төшеп сөйләште.
Дан рәхәтенең хикмәте бәхетемне һаман да куш итүдә иде.
Шушылай көн үтте. Өемә кайттым. Тел ачкычлары теләп озатып калган иделәр. Хатын, гомер булмаганны, бәлеш пешереп көтеп алган, балалар актан һәм пөхтәдән киенеп куйганнар. Шаулашмаганнар, тәртип бозмаганнар. Фатирыбыз көзгедәй ялтыратылган. Чыннан да хикмәт инде, хикмәт менә!
— Эшеңдә ничек соң? Ни диләр? Караганнармы? Күргәннәрме үзеңне?— дип сорый хатын, мул елмаеп.— Данлы-шөһрәтле иргә хатыны булуы рәхәт икән ул!
— Белмим, аны-моны әйтүче булмады!— дидем, хатынымны тынычландырырга теләп.— Бәлки сүз башларга кыймый торганнардыр?
— Көнләшәләрдер,— ди хатын, песи баласыдай миңа сыпыргаланып.— Кайнатып бетерергә өлгермәгәннәрдер әле!
— Хөрмәт һәм игътибар белән генә сөйләшәләр үзләре,— дип, гүя сүзләрен куәтләгәндәй әйтеп куйдым...
Икенче көн, өченчесе, дүртенчесе үтте. Дан рәхәте бер атнага җитте, айга чыкты. Акрынлап кына тынычланып, кайчандыр телевизордан чыгыш ясаганымны үзем дә оныта башладым. Көннәр үз тәртибенә кайттылар, кешеләргә карата булган мөнәсәбәтем дә кабат искечә эз белән бара башлады, хәтта дусларымның йөзеннән дә шәхесемә карата пәйда булган ихтирам, хөрмәт эзләре китте. Мин шунда гына дан бакчасының алмасына үрелеп тә, аны өзеп ашый алмаган булуымны искәрдем. Рәхәт, бик рәхәт иде миңа ул вакытларда, үземне кеше итеп тоя идем. Менә хикмәт нәрсәдә икән: кешене дан кеше итә икән! Әмма аның җимешен ашап, берәүләр бәхетле булалар, икенчеләр агуланалар түгелме?
Хәер, мин агуланып алдыммы, әллә бәхеткә күмелепме — анысын ук аңламый калдым!
Март, 2004.


You have read 1 text from Tatar literature.