Latin

Чемпион

Total number of words is 3218
Total number of unique words is 1675
38.8 of words are in the 2000 most common words
52.8 of words are in the 5000 most common words
60.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
1
Безне озата баручы чал чәчле, мөләем йөзле, буйга-сынга әллә ни калку булмаган, ак киндер чалбарлы, кыска җиңле кызыл күлмәкле, аякларына сандали кигән әфәнде чираттагы һәйкәл белән таныштырды:
— Бусы — безнең мактанычыбыз, авылыбызның исемен дөнья йөзенә таныткан бөек шәхес — чемпион!
Сагаеп калдык. Эссе кояштан ничек тә күләгәләнергә теләп баш очларына җәеп гәҗит тоткан абзыйлар: “Йөзе таныш түгелме икән?”— дигәндәй, һәйкәлгә сузылып-сузылып карадылар. Пошык борынлы, чытык йөзле, киң җилкәле, кечкенә аяклы бер татар малае, ташка әверелгән хәлендә, җынсыз һәм җылысыз кыяфәтендә күккә текәлеп басып тора иде. Аны сынчы шулкадәр оста ясаган булып чыкты, бөтен тырышлыгын куйган, дөньялыкның барлык матурлыгын шушы эшенә бирергә омтылган.
Һәйкәлнең астында язулы такта һичшиксез булырга тиеш иде. Әмма ул кыршылган икән, берни укып-аңлап калу мөмкинлеге елмаймады.
— Бу — безнең чемпион!— дип дәвам итте, горурлыгын яшерә алмыйча, бераз сикергәләп, гүяки шулай озынаеп китәчәгенә шикләнмәгән озата килүчебез.— Вәлишин Гали Вәлиевич!
Бик таныш кешенең исемен ишеткән кебек, хөрмәтле халык “әйе” дип баш какты, соклануларын һичкем яшерергә теләмичә:
— Чибәр булган икән! Һай гүзәл!— дип сөенде.
Шушы көндә генә җитмеш беренче һәйкәлне каравыбызга күрә, башларыбыз әйләнгән, исемнәре генә түгел, аларның йөзләре дә бер-берсенекенә охшаш кебек тоела иде. Читкәрәк чыктым.
2
Ерактан басу-кырларның киңлеге һәм матурлыгы күзләрне сокландырып, шушы гүзәллекләр авылга таба ишелеп килгән кебек иде. Икенче тарафта, кояш чыгышы ягында мәгърур калкулыклар берсе өстенә икенчесе күтәрелеп, аннан арырак урман һәм агачлыклар күренеп торганлыктан, бу манзарага да күңел хушланды. Авылның көнбатышында да шулай ук таулар иде. Әмма алары тоташ бер сырт хасил итеп, гүяки олы-зур дөньядан бу тирәләрне ышыклап һәм яшереп торалар кебек тоелды.
Мин боларны һәрьяклап тамаша иткән чагымда, бер малай каяндыр килеп чыкты да, яшел хәтфә үләннән яланаяк йөгереп узды. Кыска балаклы чалбары, олы сыман тоелган башы, арык гәүдәсе, тетелеп беткән күлмәге аның яки бер-бер усал эттән, яисә яман иптәшләренең өркетүеннән качып баруына ишарә кебек иде. Аның күзләре белән очрашкач, бераз артка чигенеп куйдым. Ул гүяки менә хәзер:
— Абый, бир унбиш тиен? Хода сиңа сихәтең кайтарыр!— дип, кулын сузып үтенер сыман иде.
Артыннан карап калдым. Малай, ничек кинәт килеп чыкса, шулай ук юк та булды. Җир тишегенә кереп киткән, диярсең. Аны күздән югалттырган урамның шул урынында мөгаен бер-бер тыкрык яки капка бардыр? Белмим инде, белмим...
Тагын да читкәрәк китеп, кызыксынуымны яшермичә, тыкрык яки капка юктыр бит дип карашым белән эзләдем. Күренмәде. Тоташ койма иде.
Ул да түгел, бу малай тагын килеп чыкты. Койманы кузгатып, әүвәле бер кыршауны урам якка куйды, аннан соң тәмам үзе күренде. “Болай икән бу!”— дип елмайдым. Малай, кыршавын тәгәрәтеп, урамнан түбән таба элдертте. Артыннан озак кына карап тордым. Бүтән этле җан да күренмәде.
— Сез кая?
Бу сорауны миңа атап теге кыска буйлы озатып йөрүче биргән икән. Читкә чыгуымны яратып бетермәгән.
— Бире килегез! Ишетми-белми каласыз!
— Гафу итегез!— Мин шунда ук халык арасына барып бастым.
Һәммәсе дә таштан ясалган бер олы сыер сыны янында басып тора иделәр. Һәр имчәге чиләк кадәр, ә җилеме ярты гәүдәсеннән чак кына зуррак иде. Тәгаен дә сөт елгасының башлангычы булырга тиештер инде бу!
Сыер димәктән, асылында җимерек тракторга охшаганрак бер нәмәрсә иде бу. Бүтәннәр куркынып куйсалар да, мин көлеп кенә карадым — сынчылар талантына бәя биреп бетерү мөмкин түгел!
— Бу сыер елына биш мең литр сөт биреп, бөтен Рәсәй һәм илләр алдында танылу алды!— дип, горурланып сөйли торды озатып йөрүчебез. Ак эшләпәсен салып, тирләгән маңгаен сөртте. Яңадан киде, култык астындагы артыгы белән кырылуы сәбәпле кызыллыгы сизелми башлаган кечкенә һәм юка портфелен бер яктан икенчесенә күчереп. Аның сүзсез торуыннан файдалану җаен караган безнең тамашачы кавеменнән озын буйлыбыз, алгарак чыгып, сын куелган урында калкып-калкып торган тояк кебек дүрт нәрсәгә төртеп күрсәтте һәм:
— Болары нәрсә?— дип сорады.
Озатып йөрүчебез аны ишетмәде. Әллә игътибар бирергә теләмәдеме, анысын ук сиздермәде. Эшләпәсен кабат салып, бу юлы коры маңгаен юеш кулъяулыгы белән сөртте дә теге сөт елгасы булган сыеры хакында сөйләвендә булды. Сорау бирүченең сүзләре ул арада тәмам онытылырга тиеш иделәр. Экскурсоводыбыз:
— Ул сыерны ни өчен шушы урынга куярга булдык, чөнки дә бу, рәхмәт яугыры мал, кимендә биш мең литр сөт бирә торган иде!— дип, бер әйткәнен икенче тапкыр кабатлады. Әмма бу юлы тукталып калырга теләмәде:— Аның исеме “Машка” иде, ел саен бозау китерде. Күмхуҗ үгезенең, ягъни, үз кушаматы илә әйтсәк, “Байбәк”нең яраткан ние... ние...— дигәнендә, арабыздан берәү:
— Хатыны!— диярәк ярып салды.
Әмма озата килүчебез:
— Иптәше иде!— дип, ахырыл-әмер, сүзе белән бергә җөмләсен тәмамлады.
Теге какча ир тагын да соравын яңартты:
— Ә болары нәрсәләр?
Бу юлы ул шул тояк башларына ике куллап ябышкан иде. Гүяки: “Әйтмәсәгез, үпкәлим!”— дигән кыяфәт чыгарып, моннан җәһәтрәк кузгалу җаен караган озатып йөрүчебез экскурсоводны тукталырга мәҗбүр итте.
— Нигә җавап бирмисез? Нигә яшерәсез? Бозавымы?
Озата йөрүчебез тагын эшләпәсен салды, коры маңгаен сөртте, буталып, башы өстенә портфелен куйды, эшләпәсен култык астына кыстырды.
— Бусы...
Нигәдер җавабы юк иде.
— Бусы?!.— Теге адәм һаман да бәйләнә бирде.
— Бусы, ни, аның...
— Бусы?— Бу юлы һәммәбез дә бергә сорау бирдек.
Озатып йөрүчебез башы өстенә куйган портфелен төшерде, маңгаен сөртте, култык астында изелгән эшләпәсен киде. Портфелен сыерга таба сузды:
— Бусы...
— Сыер янына бәйләп куелган танамы?— диде теге адәм, мәсьәләне тагын да катлауландырып һәм чишелешенә артыгы белән таләпчән килеп. Ул бирешергә теләми иде.
— Бозавыныкы!— дип, озатучыбыз шунда ук каршыга суктырып куйды.— Сез кайдан белдегез?
Бу юлы теге адәм үзе сүзсез калды. Халык исә, озатып йөрүчебез ягына таба кабат төбәлеп:
— Шуннан?— дип сорау бирделәр. Имеш, тана булса ни дә, бозау булса ни?
— Халык күзе хак күрә!— дип әйтеп куйды озатып йөрүчебез, эшләпәсен бер салып, бер киеп, бер салып, бер киеп. Учындагы кулъяулыгыннан шыбырдап су ага, гүяки эсседән кар эри кебек иде.— Халыктан яшереп булмый!
Аның ни әйтергә теләгәнен бүтәннәр кебек мин дә белми һәм аңламый калдым. Тик озын сыйрак кына, әйтәләр бит: “Каланча кешенең бер буыны буш, кечкенә кешенең бер буыны ким!”— дип. Болар икесе — озата йөрүчебез һәм үтә артык кызыксынучыбыз — үзара карашып, күзләрен бер-берсенә текәштеләр. Алар өчен безнең барлыгыбыз-юклыгыбызның әһәмияте сукыр тиен дә түгел, имеш! Озын сыйрагы буш буынын акыл үзәге итеп хис кылып, базыгы ким буынын бар күреп, шушында үзара әйткәләшеп китәргә әзер иделәр. Шунда арабыздан бер апа,— ул мөгаен да бер әби кеше булырга кирәк, төс-кыяфәте үк әйтеп тора,— боларның уртасына керде. Каланчабыз тагын да озынаеп, озата йөрүчебез табигый хәленнән юанаеп һәм җәелебрәк киткәндәй тоелдылар.
— Җәмәгать,— диде, йодрыгын югары чөйгән әбиебез,— җәмәгать!
Бу сүзләрне ишеткәч, барчабызның дикъкате аңа юнәлде. Мәктәп балалары кебек бер сафка тезелешеп басудан чак тыелып калдык. Кайсыларыбыз берәр адым артка чигенде, әмма әбиебезнең сүзе шуның белән төкәнде. Тагын нәрсә әйтергә исенә төшерергә тырышып, ул кашларын җыерды. Чебен очкан тавышлар, чиләкләренә бал тутырып кайтып килүче умарта кортларының выжылдаулары ишетелә башлады. Шунда эт өреп куйды. Ул кайдан килгән әле дип борылсак, өне чыккан якта, яшел калкулыкта басып тора икән. Бу йолкыш этнең бер урында таптанып өргәләве безнең күңелләргә шом салды. Үзара бер-беребезгә елыштык.
Аллаһының рәхмәте, бу бәладән ничек котылырга белмичә торганда, эт, өрүеннән туктап, безгә карап торды-торды да, шомлануыбызга кәефе китеп, башын салындырган килеш үз юлына атлады. Шул килеш олаккан да булыр иде. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, теге әбиебез култык астындагы кечкенә редикюленнән нәни прәннек кисәге чыгарды һәм:
— Мә, маэмай!.. Аның ашыйсы киләдер!— диде дә эткә таба бара башлады.
Озын тырнаклы, какча тәнле, чиркангыч кыяфәтле, башына олы колакчынлы җәмшәйгән бүрек чәпәгән төсле күренгән бу мәхлукның ризык тәмен сизенеп алуы һәм, барган юлыннан борылып, безгә таба килә башлавы тагын да котыбызны ераккарак ашырды.
— Ташла тизрәк, прәннегеңне алдына ыргыт, юкса кабып йота, чәйнәп ташлый!— дип чәрелдәштек, хатын-кызлар белән бергә.
Әби кеше аларның сүзләрен әллә ишетмәде, әллә үз уе бар иде, килеп җиткән эткә прәннеген суза торды. Инде тешләр кебек иде. Әмма маэмай, тагын да мескенрәк һәм чарасызрак кыяфәткә кереп, зарлылыкта шыңшып куйды. Әбинең кулына борынын сузды. Прәннек кисәге җиргә төшкәч кенә, аны иснәп капты һәм чәйнәп тә тормастан йотты. Тагын да соранып шыңшып алды. Бу хәлне күргән барчалар кесә төпләрен һәм сумкаларын актарырга тотындылар. Халыкның эт белән мавыгуын күргәч, озатып йөрүчебез форсаттан файдаланып калырга ашыкты. Сүзен сыердан аңа күчерде һәм:
— Моның исеме — Сарбай, көтүче Камалинең эте. Хуҗасы — мәрхүм, гүр иясе булганнан бирле шулай адашып йөри инде!— диде.
— Ничек Сарбай?— дип, әбиебез аптырап калды.— Бу бит — кара, сары түгел!
Без дә аның белән килештек:
— Сары түгел шул, Сарбай булырга!
Озатып йөрүчебез, серләр белгән адәм кыяфәтенә кереп, авызын ерды һәм:
— Элекләр сары иде, олыгая-олыгая каралды,— диде.— Юынганы юк!
— Фу, шакшы!— диде гавам, аннан чирканып.
Әмма Сарбай безнең күңелләрнең киңлегенә күнегеп алган, бер дә ятсынмый башлаган, хәтта аяк асларыбызда туфрак булып иркәләнергә, ышкынырга да тотынган иде. Читкә куып карадык хәшәрәтне, китәргә уйлап та бирмәде.
— Ярар, ияреп йөрсен инде!— дидем, бүтән чара юклыкка офтанып.
— Үзеңә иярт, безгә килмәсен!— диделәр ятсынган халык.
Сарбай әллә адәм телен аңлый иде, әллә минем үз-үземне тыныч тотуымны ошатты, яныма килеп, кулыма карап тора башлады.
— Утыр!— дидем аңа. Утырды. Тыңлаучан эт икән.
Бу хәлне күреп, халык тынычланырга өлгермәде, озын торыгыбыз кабат үз тәлинкәсен әйләндерә башлады:
— Ә бу тояклар нәрсәнеке әле?
Һәммәбез дә кабат шул якка борылып карадык. Озатып йөрүчебез юлны дәвам иттермәкче иде, тукталырга мәҗбүр булды. Аның ачуы кабарган, йөзенә кайнар кызыллык иңәргә өлгергән иде.
— Сез нәрсә, тояк та тояк, тояк та тояк?!. Кем соң әле сез?— дип, озын торыкка, кечкенә буйлы булуына карамастан, бәйләнергә тотынды. Аның саен тегенең дә гайрәте кузгалды:
— Мин... мин-мин-мин...— дип үчекләнде ул.— Элекке... Элекке... Күмхуҗ рәисе Сафсата... Әйе, Сафин Самат Талибович булам!
Халыкның йөрәге, “күмхуҗ” һәм “рәис” сүзләрен ишеткәч, жу итеп китте. Аларның ишетүләре буенча, элеккеге заманнарда халык тәненә кандала кебек кадалган коммунизм калдыклары — рәисләр, алар кот чыккысыз адәмнәр булганнар! Кечкенә башлы, зур корсаклы, үз кесәләренә генә чумырырга торган дүрт учлы, олы авызлы, кызыл йөзле, исерек һәм әшәке гыйфрит токымыннан, имешләр. Ә безнең Самат Талибович, күз тимәсен, тфү-тфү, карап торуга нәкъ кеше кыяфәтле, җитмәсә — арык, әмма дә үтә үзсүзле иде.
— Юктыр ла!— дидек, аңа ышанмыйча.
— Билләһигазыйм!— диде ул, безнең аптырашуларны күреп.
— Син рәис булгансың икән, үзең әйт! Бу тояклар нәрсәнеке?— диде озатып йөрүчебез, зур бәладән котылганы сурәттә эче-тышы шатлык белән тулып.
— Бу,— диде Самат Талибович, үз туксанын тугылап, җегерләгән уеның җебенә чорналып бетеп, әмма очын табарга өлгереп: — Кабатлап әйтәм, сыер янына бәйләп куелган тананың тояклары!..
Зур серне ачкан кебек ул сөенеп җавап бирде. Тантаналы төстә борынын югары чөйде. Ә безнең өчен танамы ул, бозаумы — барыбер иде. Аның нәрсәсе бар? Бергә бәйләгәннәрме, аерыммы? Әллә соң, шундый данлыклы сыер янына бәйләп куйгач, аның танасы да биш мең литр сөт бирергә өйрәнәме? Әйтәләр бит: “Дусның холкы дуска йога, үзенеке юкка чыга!”— дип, хак микәнни?
— Шуннан нәрсә?— дидек бер авыздан.
— Шуннан шул...— диде ул, әйтеп бетермичә, үртәгән кыяфәттә.
— Нәрсә шуннан шул?
— Бу — тана!— диде Самат Талибович, инде ничәнче тапкырын, һаман шул тоякларга әле ябышып, әле төртеп күрсәтеп: — Бернинди бозавыныкы түгел! Утлык янына бәйләп куелган тананыкы! Юкса аны моннан алдыртмаслар иде. Сынчысы дөрес ясаган булган. Реалист булган!..
Ул тезеп-тезеп китте. Ул тоякларның тананыкы икәнлеген инде ничәнче тапкыр ишеткәнлектән, һич тә хәйран итмәдек. Чөнки монда һичбер сер һәм мәгънә күрми идек. Әмма кайберәүләребез, хикмәт тоякларда булырга кирәк дип, аларны барып-барып тоткалап карадылар. Каты һәм ныклы беркетелгән иделәр. Әйе, һичбер шик юк, алар чыннан да тояклар булырга тиеш иделәр.
— Бу нәрсә дигән сүз? — Электәге гадәте буенчадыр инде, Самат әфәнде безне юри үчеклидер кебек тоелды. Шулай да кабатланып:
— Ә нәрсә дигән сүз?— дидек.
— Элекләрне без, дәүләт заказларын үтәр өчен, күкрәкләребезгә орден-медальләр тагасыларына өметләнеп, һәр сыердан мул сөт савып алу максатында, хисапка кертми генә, савым сыеры янына бәйләп, икесенең сөтен бергә кушып тапшырта идек. Шулай сыерларыбызның сөте биш мең литрга җитә иде!— дип Самат Талибович кызып-кызып сөйләп алды. Әмма барыбер берни дә аңламадык. Хәерлегә булсын!
Бу вакытта безне шушы сыер янында акаеп һәм каңгырып, тыңлап һәм хәрәкәтсез басып тору тәмам туйдырган, күңелебездә юлны дәвам итү теләге арткан иде инде. Җәһәтрәк сөйләсә нәрсә булган?
Хәзер кузгалабыз дип ниятләнергә өлгермәдек, Самат Талибович кинәт кычкырып җибәрде:
— Ә бусы нәрсә?
Ул мәгърур иде, ул афәрин иде, ул әллә кем иде. Нәрсәгә ябышса, шуны әйләндереп ташлар кодрәте бар!
— Берни дә түгел!— дидем, ачуым чыгып.
— Алай димәгез! Алай димәгез!— Самат Талибовичның сүзләренә ияреп килеп ирешкән карашы да йөземә кадалуга, куркынып тукталып, котым чыкмасынга күкрәгемне тоттым. Әле дә ярый күзләрен башкаларга таба борды. Юкса тәнемне шул усал карашы үтәли тишеп чыккан булыр иде.
— Ә бусы нәрсә?
Төртеп күрсәткән Самат Талибовичның бармак юнәлешеннән һични чамалый алмадык. Әлеге дә баягы теге әби, кемгә дә тимичә, бераз гына башын игән кебек басып торган сыерның пьедесталына сул яктан килеп ябышты, шулкадәр биектәгене ничек күреп алгандыр, кычкырып җибәрде:
— Тояклар!
Хәер, аларны без дә әллә кайчан таныган инде!
Яңарак кына бик тәфсилләп ул тояклар мәсьәләсен чишкән идек түгелме соң? Аларга күпме бәйләнеп була, җәмәгать! Ну бу кеше дигәнең, чәйнәп кенә калмый, йотарга тиеш чагында төкерергә үк кирәк аңа!
Борылып китмәкче идек, Самат Талибовичның сүзләре котларыбызны алды:
— Бу — тояклар түгел, бу — таяклар!— диде ул.
— Бик яхшы!— дидем мин, гүяки исем дә китми, имеш.
Хәер бу чыннан да шулай иде. Әгәр дә һәр таш сыер сыны янында озаклап басып тора башласак, һәрьяктан аңа бәйләнсәк, әнә алар алда әле никадәр — бер көтү, авылның теге башынача чыга, ашханәләренә дә кереп авыз итә алмаячакбыз. Ә монда, корсакта, ач бүреләр йөрәк тамырларын тырнап улаша башладылар бугай инде.
Әйе, көн эссе иде. Минеке кебек үк хисләре ташып чыккан халык төркеме Самат Талибовичтан ераклаша башладылар. Ул анда, безне үзенә ияргәннәр дип белеп, кулларын җәя-җәя ниләрдер сөйләнә-аңлата. Тавышы гына ишетелә. Күрми икән шул, безгә арты белән баскан.
Һәм ул борылып карады. Китеп баручы халыкны күреп шым калды һәм, көтмәгәндә сикеренеп алды да, йөгерергә тотынды. Безне куып та тотты, узып та китте.
3
— Мин сезне хуҗагызга әйтәм! Мин сезне акылга утыртам! Мин сезне... Мин сезне!..
Самат Талибовичның “утыртам” дигән сүзен ишетеп, халык дер калтыранып алды. Берәүләр “әстәгъфируллаһ”ны укындылар, икенчеләр “ләхәүлә”гә үк кереп киттеләр. Бу кадәр укынуларыннан соң, Самат Талибович, моңа һичбер шик юк, шайтан кавеме кебек янарга тиеш иде, югыйсә!
Теләмәсәк тә шул әлеге дә баягы сыер сыны янына кабат килеп басарга мәҗбүр идек.
— Сез кем буласыз әле?— Самат Талибович шунда озатып йөрүчебезне тагын шомландырып алды.
“Сез кем буласыз әле?”— дигән сорауны безнең татар үзенә кирәкчә итеп аңлый. Монысы миңа сер түгел. Бервакытны шулай, яшь чакларым, институтта укып йөрим, дөньяда ни бар һәм нәрсә юк, ис китә торган түгел, тәрәзә янына килеп, чиксез зәңгәр күкләрнең бихисап биеклекләренә текәлеп карап тора идем, яныма бер әфәнде килеп, ашыкмый гына сөйләштерә башлады. Әмма бик вакчыл кеше икән, әллә нәрсәләр белән башымны ватарга тотынды. Җитмәсә, һаман: “Мине беләсездер!.. Мине беләсездер!”— дигән сүзләр кыстыргалап сөйләшә. Ятып калмадым: “Сез кем буласыз?”— дип исемен, дәрәҗәсен сорадым. Күргән-белгән кешем түгел бит, бәлки язган хезмәтләрен укыганым бардыр! Ә ул, бу сүзләремне “сез кем әле шулкадәр” дип аңлаптыр инде, үпкәләп китеп барды. Аның артыннан мин: “Алай икән!”— диярәк аптырап карап калдым. Оныттым. Әмма шушы сораганым беркөнне башыма күсәк булып орды.
Утырыш вакыты иде. Минем язмышка бәйле мәсьәлә тикшерелә. Теге әфәнде дә монда икән. Сикереп торды да, миңа бармагы белән төртеп:
— Ул миңа “сез кем әле” диде! Тәрбиясез, ахмак, надан!..— дип, бик тә дулкынланып, үзен кулында чак тотып сөйләнеп алды.
Шулай харап итеп ташлады.
Баксам, ул чыннан да әллә кем булмаган икән: сәясәт белән тарих фәнен бутап, хакыйкатьне идеология белән бозып харап иткән галим кисәкчеге. Менә нәрсә эшли шул алар! Хәер, “сез кем буласыз әле” дигән тезмә дә ике яклы пычак кебек, суя да сала. Аннары соң, мин алай әйтмәдем, болай сөйләдем дип акланып кара, барыбер ышанмаслар!
Һәм менә монда да, Самат Талибовичтан шундый сүзләр ишеткәч, иярчен әһеленең дә “әйе” диярәк баш кагулары күренгәч, озатып йөрүчебезнең төс-кыяфәте китәргә тиеш иде. Ә ул:
— Әйттем бит инде, мин — Сафсата Сталинов, дидем. Ә син, юри болгатып, сүз кузгату җаен карыйсың!— дип, үпкәләгән кыяфәттә иренен турсайтты. Аның болай борчылуы безнең дә күңелебезгә тиде.
— Сез нәрсә инде, сез нәрсә?— дидек, әле берсенә, әле икенчесенә карап. Әмма алар бил алышып китәргә җыенмыйлар иде булырга кирәк. Самат Талибович та, Сафсата Сталинов та бер-берсенә күзләрен текәшеп тора бирделәр. Каян килеп чыккандыр, теге йолкыш Сарбай боларның икесенең урталарына килеп баскан, безнең кебек үк әле анысына күтәрелеп, әле бусына коерыгын болгап аптырап карап алды. Хәзер өрә башлаячак, ләң-ләң килеп, кабат котларыбызны алачак иде.
— Бусы нәрсә? — Самат Талибович йолкыш эткә караган хәлендә сорады.
— Әйттем бит инде!— дип җавап бирде Сафсата Сталинов.— Безнең авылның иң озын гомерле җан иясе — Сарбай!
— Юк!— диде, аңа каршы килеп Самат Талибович.— Болары — каткан кирза итекләр! Сыер савучыныкылар!
— Ә алармы? — Сафсата сүзнең нәрсә хакында барганлыгын аңлап өлгерде.— Дөрес әйтәсез!
— Ә савучысы кая?
Әйе, бу сорау хәзер безне дә кызыксындыра иде:
— Адәме кая киткән?
— Без аны алып ташладык! Әнә теге куаклар артында ята!
Чыннан да анда бер баш күренә иде. Нигә моңарчы игътибар итмәгәнбез?
Һәммәбез дә шул аунап яткан сынның әйләнәсенә килеп бастык.
— Матур йөзле булган икән, күркәм!— дип, Самат Талибович шунда ук таш сын савучыга бәя бирергә маташты, бераздан соң кабат олы фикергә килергә өлгергән Сафсата Сталинов та:
— Әйе!— дип мөһер сукты, эшләпәсен салып, маңгаен әллә кайчан юешләнеп беткән кулъяулыгына сөртергә әзерләнеп. Әмма ул минутта без аны дөрес аңламадык, һәммәбез дә шулай ук баш киемнәребезне салдык, күләгәләп тоткан гәҗитләребезне төшердек, матәмгә тезелгәндәй саф-саф булып бастык.
— Харап иткәннәр икән!
— Күрше күмхуҗга күчте ул!— диде, бераздан мәсьәләгә ачыклык кертеп Сафсата Сталинов.— Ачуыннан рәисебез аның сынын алып ташлаттырды!
— Алай икән!
Дөресен генә әйткәндә, без бернәрсә дә аңламый идек. Нигә шулай мыскыллаганнар? Нинди гөнаһы өчен? Таш сыннарны да кияүгә алалар микәнни? Алайса нигә монда ята ул? Нәрсә, күрше хуҗалыкка китүдән генә данлыклы гамәлләреңнең төсе уңамыни?
Боларны уйлап башларыбыз катып бетте, шунлыктан бары тик:
— Алай икән!— дигән сүзләребездән уза алмадык.
4
Алга аба тамаша кылып йөрүнең кызыгы калмаган кебек иде. Без инде кабат, эсселектән әлсерәп, баш очларыбызга “Хакыйкать” гәҗитен күтәрдек. Аның күләгәсе генә коткарырлык булмаганлыктан, кайсыларыбыз агачлыклар арасына качу җаен карадылар. Тагын югарырак күтәрелә барган кояш кызыл әләм кебек яндыра, өтә һәм хәлләребезне ала иде. Сафсата белән Самат һаман да шул сыер сыннары арасында лаф орып бәхәсләшә, якалаша, тешләшә калдылар. Күреп торабыз, озата йөрүчебез күптән инде бездән туеп бетте, аның да тәкате чикләнде.
Башыма бөркәгән катлы-катлы калын һәм куе хәрефләр белән бастырылган “Хакыйкать” гәҗитенең бер сәхифәсе, таралып, алдыма төште. Мин утырган таш, көннең эсселегенә карамастан, салкын кебек иде.
Гәҗитнең алдымдагы сәхифәсендә “Иптәш президентыбызның олуг нотыгы уңаеннан” дигән эре хәрефле баш астында шактый озын һәм тәфсилле мәкалә урнаштырылган икән. Андый язмаларның һәммәсенең дә эчтәлекләре бер үк сыйфатта булганлыктан, саруым кайнап, укшыта ук башлады. Сәхифәнең югарыгы почмагындагы бихисап күп герой йолдызларының санына игътибар итеп тә тормастан, кайчандыр СССР белән идарә иткән һәм мин яшьлегемдә кыяфәтен күреп калган Леонид Ильич Брежневкә охшаганрак бер мәгърур сурәткә күз төбәдем. Ул уң күзен йомып куйгандай итте. “И хәсис,— дип уйладым, үземне әллә кемгә куеп,— үртәп тормасаң! Синең олагуыңа бишбылтыр түгелме соң? Кайчан әле монда кире кайттың? Кемнәр сине шулай сагынганнар?”
— Җәмәгать!— дип эндәште озатып йөрүчебез. Ул Самат Талибовичның тырнагыннан ычкынырга өлгергән, төзәтенеп маташа иде. Аның янында бер муркыргыры фәкыйрь кәҗә басып тора, авызында олы әрекмән яфрагы, шуны чәйнәштерә. Әмма, нигәдер аның белән генә канәгать итмичә, озатып йөрүчебезнең чалбар балагына үрелде. Тегесе, аңламыйча һәм игътибар итеп тормастан, аңа тибенеп алды.
Кәҗә китә белмәде. Тагын да моның чабар балагын тартып маташты. Әрекмән яфрагын калдырып, татлырак тоелган балагын җайлап чәйнәргә кереште. Сафсата аны куа башлады. Ә кәҗә — сикерде, очынды. Йа Хода, болар куышып ук киттеләр һәм харап булдылар. Безнең күз алдыбыздагы басулар, кырлар, болыннар, аларда йөрүче көтүләр чайкалып куйдылар. Җир тетрәве булдымыни, төзек һәм матур йортлар чайкала һәм җимерелә башладылар.
Инде дә саташаммы дип торам, теге муркыргыры фәкыйрь кәҗә, суга чумгандай, нәкъ болын уртасына сикерде һәм юк булды. Заман ахыры җиткәндәй дөньялык һаман чайкалды да чайкалды һәм, урынына кайта алмыйча, иләмсез хәлендә өстебезгә ауды.
Күтәрелеп карасак, алдыбызда бөтенләй башка манзара ачылды: ватык ихаталар, җимерек йортлар, ялангач басулар... Өстебезгә ауганы бары тик ялган сурәт, күз буяу гына булып чыкты. Кирәк бит шулкадәр рәсемнәрне ясатып, аларны алларыбызга элдереп, халыкны алдау әмәлен уйлап чыгарырга! Менә ул бәхетле тормыш!
Баядан бирле без әйләнеп йөргән ике-өч сыннан гайре һичнәрсәсе булмаган җимерек һәм караңгы авылдан тәмам кәефсез хәлебездә автобуста кайтып киттек. Мин теге чемпионның сынын эзләдем. Ул йөзтүбән килеп төшкән иде. Аның әйләнә-тирәсе каберлекне хәтерләтте. Озатып йөрүчебез артыбыздан елап калды:
— Алыгыз мине дә үзегез белән! Алыгыз!..
Аңа борылып та караучылар булмады. Ә арабызда Самат Талибовичның юклыгын әлегә искәрмәгән идек.
Сентябрь 1999 – апрель 2000.
You have read 1 text from Tatar literature.